– Дорогой мой человек! Шуны бел: мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәчәкмен. Син моны вәгъдә дип тә, изге әманәт дип тә кабул итә аласың.
Җылы, ифрат ягымлы, чын теләктәшлек белән әйтелгән бу сүзләр Иргалигә җан азыгы булды да куйды. Аңа кинәт рәхәт булып китте, ятсыну минутлары узды, тынычлана төште, тавышына кадәр тигезләнде. Барлык икеләнүләр, шикләнүләр томан кебек эреп юкка чыкты. Шул инде, яхшылык кыл да диңгезгә сал, адәм белмәсә, балык белер, дип әйтмәсләр иде аны.
Шулчак Илья Олегович җәһәт кенә урыныннан күтәрелде, елмайды һәм куанычлы хәбәр тапшырган кыяфәткә кереп:
– Әти дә кайтты, – диде.
Өлкән Клочкинны каршы алу өчен залга чыктылар. Алар чыкканда, башына кокошка утырткан горничная үз хуҗасы янында бөтерелә иде инде.
Ул арада өлкән Клочкин, көзге каршысына килеп, чал суккан чәчен таслап бер якка тарап куйды, тарагын агара башлаган сакал-мыегына да тидереп алгалады. Шунда ук кара төстәге пиджагының төймәләрен ычкындырып, итәкләрен сыпыргалады. Жилеты кесәсеннән ялтыравыклы чылбырга таккан сәгатен чыгарып, аңа күз төшереп алды. Бары тик шуннан соң гына саллы-салмак адымнар белән өскә, Иргали белән улы янына күтәрелә башлады.
Килеш-килбәте шәп иде мәшһүр докторның. Чак кына юаная башлаган таза-төз гәүдә. Чәчләре, сакал-мыегы гына түгел, көя төшкәнгә охшап тузгып торган калын кашларына кадәр чал йөгергән иде аның. Пенсне артында мөлдерәп торган соры күзләр үткен карыйлар, киң маңгаенда еллар сызган сырлар. Йөзе якты, чиста. «Әй-йе, – дип куйды Иргали. – Чыннан да, үзенә карата һәркемдә ихтирам хисе уята торган могтәбәр, ягымлы-игътибарлы, нәзакәтле кеше икән…»
Ул арада залга күтәрелгән доктор, ерактан ук елмаеп, Иргалигә таба якыная башлады.
– Исәнме, саумы, служивый!.. – дип, нәкъ мөселманнарча күрешү өчен берьюлы ике кулын сузды. – Миңа Илюша сезнең ничек итеп бергә хезмәт итүегез, ничек итеп аны газ эченнән, ут астыннан алып чыгуыгыз турында бер түгел, мең тапкырлар сөйләгәне бар. Күрче, зинһар, нинди баһадир! Гренадермыни!..
Өчәүләшеп яңадан Илья Олегович кабинетына керделәр. Әмма анда озак юанырга туры килмәде, аларны табын янына чакырдылар.
Ашханәгә кергәч, кабат һушы-исе китте, хәйранга калды Иргали. Ап-ак эскәтер җәелгән ындыр табагы чаклы өстәл өсте күзләрне чагылдырырлык итеп хәзерләнгән иде. Нинди генә савыт-саба, нинди генә сый-нигъмәт юк иде анда. Мондый мул нигъмәтле табын бары тик олуг кунак хөрмәтенә генә хәзерләнәдер. Әйе, бар икән әле бу фани дөньяда яши белеп яшәүчеләр.
Иргалине биек артлы йомшак кәнәфигә утырттылар. Алдына алтын йөгертелгән кашык, чәнечкеләр һәм берьюлы берничә төрле азык куйдылар. Беренче тост очрашу хөрмәтенә әйтелде. Иргалинең аракыдан баш тартуын сизенгән хуҗалар Ксения Семёновна алдында торган «чия суы» ннан авыз итеп карарга кыстадылар. Хәзер инде хуҗабикә дә ифрат нәзакәтле, бик тә игътибарлы иде.
Сүз иярә сүз китеп, Иргалинең ниндирәк шартларда үз офицерын үлемнән коткаруын, Аркадий Алексеевичның, җан дусты газаплануына чик куярга теләп, атар өчен пистолетын чыгаруын һәм Илья Олеговичның йөрәгенә терәвен күзалларлык итеп кабат искә төшерделәр.
Өлкән Клочкин Тарановның кем булуын, аңа карата үзенең мөнәсәбәтен ике авыз сүз белән әйтте дә бирде:
– Аркадиймы, аңа ышансаң, күзен дә йоммаячак, хәтта туган атасын да атачак…
Иргали доктор Олег Авдеевич ягына күз төшереп алгалый. Күңелендә – әйтеп аңлата алмаслык хисләр давылы. Бу дөньяда шундый рәхимле, рәхмәт яуган бәндәләр дә бар икән әле, дип уйлады ул. Күр инде син аны! Җентекләбрәк караган саен, кай җире беләндер татар кешесенә дә охшап куя. Бәлки, яңак калканнарының чыгынкы булуы беләндер?..
Беренче карашка өлкән Клочкинның кыяфәте чак кына кырысрак кебек. Тирән акыл чагылган үткер соры күзләре дә кешене сынап, тирәнтен өйрәнеп карый сыман. Бу караш әңгәмәдәшенең эчке рухын, эчке халәтен бернинди ялгышусыз белә аладыр төсле. Күз тирәләрен чуарлаган җилпәзә- җыерчыкларына кадәр килешеп тора үзенә. Сөйләгәндә фикер агымын әкрен, аңлы, салмак кына алып бара. Йомшак, мөлаем тавышын тыңлавына кадәр рәхәт. Һәрбер әйткән сүзе, ничектер, үзеннән-үзе күңелгә кереп, хәтергә сеңеп бара сыман. Олег Авдеевич татар халкы турында да үз фикерен әйтте. Гадел, кыю, ифрат та эшчән, дип атады ул татар халкын. Юк, кунагының татар булганы, каршысында утырган солдатның күңелен күрү өчен генә әйтмәде ул сүзләрне. Алай итәргә Иргалинең ни хаҗәте бар аңа! Гомерен борын-борынгыдан татар халкы яшәгән төбәк белән бәйләгән булуына һич тә үкенмәгән кебегрәк итеп әйтте ул әлеге сүзләрне.
Сүз кинәт кискен борылыш ясады. Сәбәпчесе – яшь Клочкин. Чак кына башына китте, ахрысы. Ул Иргалинең язмышын шушында, табын янында ук бер селтәнүдә хәл итәргә җыенгандай, барысының да игътибарын җәлеп итеп, болай диде:
– Әтием!.. Ксана, син дә тыңла. Әйтергә теләгәнем шул: әгәр дә бу кеше исән калып очрашырга язса, алдында тезләнер идем, ярлы булса, кулымнан килгән кадәр ярдәм күрсәтер идем, авыру булса, дәвалатыр идем дигән әманәтем-антым бар… Күреп торасыз, ул минем тезләнүемә мохтаҗ түгел. Ә ярдәмем кирәк булачак…
Барысы да тынып калдылар. Илья Олеговичны шулкадәр үк турыдан ярыр дип уйламаган Иргали, уңайсызлануын яшерә алмыйча, башын ияргә мәҗбүр булды. Баягынак кына әнисенең ачтан үлгәнлеге, хәзер дә кеше өстендә торганлыгы турында әйтеп зарланганына чынлап торып үкенеп куйды. Ул арада кече Клочкин тәкъдим сыман нәрсә дә кертте.
– Минемчә, эшне нинди дә булса табышлырак берәр эшкә урнаштырудан башларга кирәктер…
Яклап та, каршы да сүз әйтүче булмагач, тәкъдименең кабул ителүе дип уйлады булса кирәк. Илья Олегович шундук кызыл мал белән сату итүче зур мөлкәтле бер атаклы купецның исемен телгә алды. Ул сәүдәгәрнең шушы көннәрдә генә Рига кадәр җирдән өчме-дүртме вагон товар алып кайтуы турында әйтте. НЭПның чәчәк аткан чагы, нигә дип шул форсаттан файдаланып калмаска, янәсе. Бәлки, шул нэпман белән сөйләшеп карарга кирәктер? Җитмәсә тагын, ул кеше доктор Олег Авдеевичның якын танышы да икән. Иргали аның өчен шактый кулай кеше булыр иде, телне белә, әллә ни зур булмаса да, бераз грамотасы да бар…
Өлкән Клочкин йөзендәге бер генә мускул да селкенмәде. Менә ул, салмак хәрәкәтләнеп, якасына кыстырып куелган салфеткасын алып, иреннәрен сөртештерде дә яртылаш бушаган тәлинкәсе янына куйды. Бары тик шуннан соң гына сүзгә кушылды.
– Белмим, – диде ул, шушы беренче сүз белән үк Илья Олеговичның тәкъдименә кушылмавын аңлатырга теләгән сыман итеп. – Мин үзем җиргә береккән, тумыштан күкрәгендә крестьян йөрәге типкән кешене туган туфрагыннан аеру ягында түгел. Җир-анага береккән шул тамырларны өздеңме, андый кешенең өермә үләне дүңгәләккә әверелүен көт тә тор. Андыйлар белән әнә кала тулы. Служивыйның гаиләсе, әйтүенә караганда, ике баласы да бар икән. Шунлыктан чегән кебек кубып-күченеп йөрү – этнең мәче кууы кебек кенә булачак. – Олег Авдеевич, аппетиты югалган кеше сыман, алдындагы тәлинкәсен өстәл уртасынарак этәреп куйды да янә сүзгә кереште. – Хуш, служивыйны эшкә дә урнаштырдык ди. Шуннан соң нәрсә? Бераз алга таба карабрак эш итәргә кирәк. Менә әйткән иде диярсең, тиздән нэпманчыларны шундый итеп китереп кысачаклар, кая керергә тишек тапмаячаклар. Моны төшенү өчен әллә ни зур акыл кирәкмидер, минемчә.
Кече Клочкин, әтисенең киңәшен ишетү, аның әйткән сүзләренә колак салу гына түгел, берсүзсез кушылырга интегеп утырган диярсең, янәшәсендәге Иргалинең йөзенә туп-туры карап, искәрмәстән генә:
– Син үзең бу турыда ничегрәк уйлыйсың? – дип сорап куйды.
Кеше икмәгеннән дә ачы, аннан да яман нәрсә юктыр бу фани дөньяда. Үз уйларына бирелеп утырган Иргали, кырт кистереп бирелгән әлеге сораудан бермәлгә югалып калды. Әмма бик тиз кулга алды ул үзен.
– Бу очракта Олег Авдеевич хаклы, – диде ул. – Бездә, татарларда, иген иккән – нужаланмый көн иткән, дигән мәкаль дә бар…
– Үз акылы уенда булган кешегә хәзер авыл җирендә дә тормышны җайга салып була, – дип дәвам итте өлкән Клочкин. – Игенче бәхете – җирдә. Ата-баба һөнәрен сайлаган кешенең бәхетле булуын гасырлар исбат иткән. Ә инде ярдәм итүгә килсәк, бездән калмас, һәрхәлдә, ач-ялангач булмас. Баш өстен түбәле итү чарасын да күрербез…
Аштан соң ир-атлар яңадан Илья Олегович кабинетына җыелдылар. Сүз иярә сүз китеп, Чаллыда яшәүче ниндидер Кузька-Бурлак исемле бер башкисәрнең исемен телгә алдылар. Аның турында сүз кузгату Клочкиннарның икесенә дә кызык иде, ахрысы, бик аңлаешлы итеп елмаештылар. Иргали аша шул Кузька-Бурлакка хат җибәрергә, ярдәмне таш астыннан чыккан шул «зимагур» аша күрсәтергә булдылар. «Юкны да таба торган кеше», – диделәр аның турында.
Шактый юандылар. Ике-өч урында шәмнәргә охшатып эшләнгән электр лампочкалары янудан ялт итеп торган кабинетта утырулары бик тә, бик тә рәхәт иде. Илья Олегович йомшак креслода таралып утырып челем суырган арада, өлкән Клочкин Иргалинең изүен ачып, ярасын карады. Канәгать калды. «Чын хирург кулына эләккәнсең, моның белән яшәп була», – дип нәтиҗә ясады.
Күпмедер вакыт узгач, кичке чәйгә дип, аларны кабат аш бүлмәсенә чакырдылар. Чәй янында яңарып киткән әңгәмә янә Иргалигә ярдәм итүгә кайтып калды. Бу юлы күбрәк өлкән Клочкин сөйләнде.
– Дөнья күргән, тормыш итүнең ибен-җаен белгән кешене туган җиреннән аерырга ярамый. Кеше үз эшен тапсын, шунда гына җаны тынычлана аның. Сәләте булса, үз көченә лаеклы максатлар куеп эшләсә, кеше югалмый. Авылда хәзер кысыр, буш җиргә кытлык юк. Көч-егәрең генә булсын. Ә безнең служивыйның ул яктан зарланырлыгы юк. Татар халкы тырыш, иген игәргә дә, мал-туар асрарга да хирыс. Шуның өстенә бик чиста халык. Әйтергә теләгәнем шул: җире булыр, мал-туарын алышырбыз. Көч – ирдән, байлык – көтүдән, ди бит. – Шунда өлкән Клочкин аңлаган кешегә бик аңларлык сүз ычкындырып куйды. – Җитмәсә, без дә буш калмабыз… Югыйсә әнә бал-май, ит-мазар тирәсенә якын килерлек түгел. Коточкыч кыйммәтчелек.
Бу сүзләр айнытып җибәргәндәй итте Иргалине. «Аларның ярдәм итү дигәннәре шулай әҗәткә акча биреп торуга гына кайтып калыр микәнни? Ай-һай, белмим, белмим, дип уйланды ул. Уртак көймә сумала күрмәс дигәндәй, бурычка алып көн күрү төпсез көймәгә утыру булмасмы икән соң? Һәркем әҗәткә генә алып яшәр иде аны. Мәрхүм Миргали карт: өлеш бар җирдә үлеш бар, дияргә ярата иде. Урыны оҗмахта булсын, акыллы, зирәк карт иде».
Иргали үзенең күңелен янә тирән борчулы, хәвефле уйлар биләп алуын табын янында сиздермәскә тырышты. Авызында кара кан булганда да сер бирергә ярамый, дип уйлады ул. Әйдә, хәерлегә язсын, бурычлы үлмәс дигән булып, үз-үзен юаткандай итте.
Залдагы сәгатьнең, доң-доң килеп, төнге унберне сукканы ишетелде. Табын янындагылар тынып калган сыман булдылар. Шулчак горничная кереп, кунакка урынны Илья Олегович кабинетында җәюе турында хәбәр салды.
Иргали бушаган чынаягын әйләндереп каплады да, ачык йөзле, юмарт күңелле хуҗаларга кабат-кабат рәхмәтләр әйтеп, гафу үтенеп, урыныннан купты.
…Кемнәрнең генә теләкләре кабул булгандыр, Иргалинең юлы котырып уңды: Казаннан ат җигеп кайтты. Крестьян хезмәте белән көн күрә башларга ниятләнгән кеше өчен ат кадәр атның нәрсә икәнен аңлатып торуның хаҗәте юктыр. Аты юкның – заты юк, ди мәкаль.
Шуның өстенә әле чанада, торыпша астында, ике капчык он, бер капчыкка якын солы, кеше җилкәсеннән төшкән булса да, ярты авылны киендерерлек кием-салым да бар.
Өйдәгеләрнең шатлык-куанычлары баштан ашты. Тормыш көтмәгәндә-уйламаганда бәйрәм төсе алды. Бары тик Иргали генә үзен тыенкы-басынкы тотты, бүгенгә тамак тук, өс бөтен дип, артык туарылып ташламады. Хәер, моның сәбәбе дә юк түгел иде шул…
Бер хәстәр икенчесен тудыра, дигән сүз бик дөрес. Ат җигеп кайту гына да әллә никадәрле өстәмә мәшәкатьләр тудырды: кайда асрарга? Нәрсә ашатырга?..
Башта, берәрсенең буш абзарына куеп торыргамы әллә? дип тә уйлаган иде Иргали. Әмма баш вата торгач, бу уеннан кире кайтты. Өй хуҗасы Зәйтүнәнең кайчандыр кәҗә асраган, соңрак өч-дүрт баш тавык тоткан куышы бар, шул алачыкны файдаланып торасы итте. Әмма әлеге куыш бик бәләкәй, алды белән кертсәң, ат та борылырлык түгел иде. Арты белән чигендереп кертермен, дип уйлап куйды Иргали, мыек астыннан гына елмаеп.
Иргали иң әүвәл әлеге куышны иске каз ояларыннан, сынган көрәк, сапсыз сәнәк, иске себерке, бернигә яраксыз тимер-томыр ише нәрсәләрдән арындырды. Шул ук көнне Гыйззәт хәзрәттән бер олау салам сорарга мәҗбүр булды. Салам, бердән, ат астына салырга кирәксә, икенчедән, иске алачыкның тишек-тошыкларын томаларга да кирәк иде. Гаҗәп хәл! Тегесе, бер түгел, ике олау салам бирде. Шуның өстенә әле ындыр табагыннан бер чана солы саламы да төяп алырга кушты.
Иргали, ягар өчен сүтелгән өенең ныграк такталарын сайлаштырып, куыш алдына бөркәү сыман нәрсә дә әтмәлләп куйгандай итте. Югыйсә улак куярга да урын юк иде. Бу эшләрне ул ләззәт табып, ибен белеп башкарды. Саф һавада башы ачылып киткән сыман булды. Сулыш алуларына кадәр рәхәт иде.
Аты алдына йомшак солы саламы салды да, алачыкның бөркәвен чак кына томалый төшеп, өйгә керергә булды. Керә-керешли үк, яңа гына мичтән чыккан ипи исен абайлап алды. Юк, аның өчен гап-гади арыш ипие чак кына әчкелтем, җанга ял, тәнгә сихәт бирә торган муллык исе генә түгел, сүз белән аңлатып булмый торган үзенә бертөрле могҗиза сыман иде. Бусага аша атлап керсә, анда да үзгәреш: җылылык төшеп кенә калмаган, котсыз өйгә бердәм ямь иңгән. Йа-а Ходай! дип уйлап куйды Иргали. Һәр тумыш көнне үз әҗәлен көткән сырхау кебек калтырап иза чикмичә, менә шулай, интекми-нитми яшәсәң иде икән!
Шулчак почмак яктан аш-су әзерләп йөргән Гөлниса чыкты. Йөз-битләре алсуланган, хәрәкәтләре өлгер-җитез, күз тия күрмәсен тагы, яшәреп тә, матураеп та киткән ич! Кулында иләк. Күрче, зинһар, керфекләренә кадәр он кунган. Тавышына кадәр үзгә бит.
– Кердеңме, әтисе? Әйдә, чишен дә, чәйләп алырбыз. Әнә комганда җылы су…
Казаннан кайтканның икенче көнендә үк Иргали атын җикте дә Чаллыга китте. Клочкиннар тарафыннан Кузька-Бурлак исеменә атап язылган хатны илтә барды ул. Утлы башка ут кабар дигәндәй, Иргалине дә юлның юл буе берсеннән-берсе шыксызрак уйлар борчыды. Җанына ял, күңеленә тынгылык табарга язмагандыр инде, күрәсең. Бигрәк тә төнен авыр уздырды ул, үлеп арыган булса да, күзләренә йокы кермәде. Шулай күңеле кыйналып, көеп, сызып каршылады таңны Иргали. Җанын кыйнаган, тынгылыгын алган нәрсә, әлеге дә баягы, бурычка батып кайту иде. Әҗәткә эчкән ике исергән, диләр бит. Уйлый калсаң, бик тирән мәгънә ята бу сүзләрнең төбендә. Бирәләр дип бурычка алып, дөрес эшләдеме соң ул? Ничекләр итеп котылыр икән әлеге әҗәтеннән? Мондый уйлар аны тирән борчуларга салып кына да калмады, тәмам пошаманга төшерде. Әҗәткә күп кергән бүре бурычын тиресе белән түләр, диләр бит…
Иргали, шундый уйларга бирелеп, Чаллыга барып керде. Түш кесәсеннән хатны алып, конвертына күз төшерде дә беренче очраган кешедән Кузька Данилович Волгинның кайда торганлыгын сораштырды. Әлеге бәндә белмәде. Тагын берничә кешегә мөрәҗәгать итте: бер дә ишеткән-белгән кешебез түгел дигән сыман, һәркайсы җилкәләрен генә сикерткәләделәр. Ахыр чиктә, бәлки, кушаматын беләләрдер? дигән сорау туды. Шулай итте дә. Беренче сораган кешесе үк, алдан ук шулай дияргә иде дигән сыман, Кузька-Бурлакның кайда торуын гына түгел, хәтта ничегрәк итеп барырга икәнлекне дә бик теләп, бик тәфсилләп аңлатып бирде.
Иргали үзенә кирәк ике катлы йортның капкасы төбенә килеп туктады. Шулчак аны ишегалдында кайнашкан бер сакаллы бәндә күреп алды. Куе кашлары астыннан бәбәкләренең агы белән сөзеп караучы әлеге кешенең аны күрергә атлыгып тормаганлыгы шундук йөзенә чыккан иде.
Иргали исәнләште. Хатны чыгарып, сакалбайга сузды. Әлеге кеше, хатны алды да: «Хәзер белешәм…» – дип, икенче катка күтәрелә торган баскычка таба юнәлде.
Озак көтәргә туры килмәде Иргалигә, йөзе шул арада языла-ачыла төшкән картузлы урыс: «Әйдәгез! Сезне көтәләр… Рәхим итегез!..» – дип, Иргалигә үзе артыннан иярергә кушты.
Иргали атын өй каршындагы рәшәткә тактасына бәйләде дә сакалбайга иярде. Иң әүвәл текә баскычтан күтәрелеп, калын киез белән тышланган зур ишекне ачып эчкә уздылар. Аны ияртүче, тагын бер зур гына ишекне ачып, яктылык бөркелеп торган бүлмәгә үтәргә кушты. Үзе тышкы якта калды.
Иргали, бусага аша атлап керү белән, ындыр табагыдай зур өстәл янында утырган ике кешене күреп, тәмам аптырашта калды. Беренче тәэсир чыннан да котыңны алырлык иде. Кузька-Бурлакның кыяфәте, килеш-килбәте тел белән әйтеп, сүз белән аңлатырлык түгел икән. Сажин җилкә, пәһлеван гәүдә. Чегәннекенә охшаган, кара болыт кебек тузгып торган чем-кара бөдрә чәч, шундый ук сакал. Күлмәк изүе кендегенә кадәр ачык, җиңнәр сызганулы. Күкрәк-беләкләре дә, нәкъ сакал-мыегы кебек, бөдрәләнеп торган кара төк белән томаланган. Күкрәк йоны арасында, елык-елык килеп, чылбырга тагылган шактый зур алтын тәре чайкала. Йөз-чыраеның адәм карарлыгы юк. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган гыйфритнеке сыман сыңар гына күз үзендә, икенчесенең урыны, шыксыз яраны хәтерләтеп, чокыраеп тора. Әмма аның сыңар күзе дә биш күзгә торырлык, кешене үтәдән-үтә күрергә теләгәндәй, чекерәеп карый, карашы – нәкъ иблиснеке. Авызының уң ягы колагына кадәр ертылган. Өске ирененең бер чите китек, шул урыннан, ыржайганга охшап, атныкыдай ике эре теш күренеп тора. Әйе, бу адәм әлеге җан кайтаргыч җөйләнгән яралар белән тикмәгә генә бизәнмәгәндер, дип уйлап куярга мәҗбүр булды Иргали.
О проекте
О подписке