Илья Олеговичка шундук ярдәм күрсәтә башладылар: ясалма сулыш алдырдылар, укол кададылар, авыз-борынына ниндидер сыекчалар белән чылатылган марля-маскалар куйдылар. Һәм шундук күләгәдә торган бөркәүле арбага сузып салып, әрәмәлек эчләтеп кенә каядыр алып та киттеләр.
Ниһаять, Иргалигә дә чират җитте. Ул да аягына күтәрелер хәлдә түгел иде. Аңа да укол ясалды. Шыксыз олы, тукмак танавына пенсне атландырган бер бәндә, мең төрле сорау биреп, аның теңкәсенә тиеп бетте. Илья Олеговичның кайдан һәм кем булуы белән кызыксынганнан соң, Иргалинең дә исем-фамилиясен, кайчаннан бирле хезмәт итүен, кайсы яктан булуын, денщик вазифасын кайчаннан бирле үтәвен бик җентекләп язып алды. Иргалинең бәхетенә, әрәмәлек арасындагы юл өстендә яңадан берничә бөркәүле арба күренде. Иргалине дә шуларның берсенә утыртып, кыр госпиталенә озаттылар.
Госпитальдә нибары дүрт көн яткырдылар Иргалине. Шул кыска гына вакытның икенчеме-өченчеме көнендә онытылмаслык бер вакыйга булды. Иртәнге як иде. Палатада алты-җиде яралы ята. Берзаманны ут капкандай йөгерешеп госпиталь хезмәткәрләре килеп керде. Керделәр дә, барлык солдатларга берьюлы мөрәҗәгать итеп: «Кайсыгыз Миргалиев?» – дип сорадылар. Бу көтелмәгән хәлдән башта югалып-каушап калды Иргали: «Мин булам…» Ике санитар йөгереп килеп, иң элек аны анадан тума чишендереп аттылар, өр-яңа күлмәк-ыштан кидерделәр. Җилкәсенә яраланган офицерлар кия торган һәйбәт халат салдылар. Аягына йомшак чүәк бирделәр. Борын төбендә бритваларын ялт та йолт китереп, сакал-мыекларын кырып аттылар. Күз ачып йомганчы палатаны да рәткә китерделәр: барлык яралыларның урын-җирләрен алыштырдылар. Хәтта уртада торган өстәлгә чиста эскәтерләр җәеп, чәчәкләр дә кертеп куйдылар.
«Нәрсә булыр бу?» дип озак баш ватарга туры килмәде яралыларга. Бераздан палата ишеге киң итеп ачылды. Аннан берьюлы биш-алты кеше килеп керде. Урталыкта – генералга охшаган кеше. Аның бөтен күкрәге тәреләр һәм орденнар белән чуарланган. Җилкәсенә күз явын алырлык ап-ак халат салынганлыктан, погоннары күренми. Генералга охшаган карт хәрби як-ягында бер артына, бер алдына төшеп юргалап торган ике яшь офицер да бар. Шунда ук графиняны хәтерләткән, бик горур кыяфәттәге бер хатын-кыз. Калганнары – госпиталь персоналы…
Әлеге төркем, палатага кереп, ишек катында туктап калды. Яшь офицерларның берсе, палатадагы авыруларны күздән кичергәннән соң, култык астындагы олы папкасын кулына алып, кирәкле урынын ачты да:
– Рядовой Миргалиев… – дип хәбәр салды.
Койкасы янында басып торган Иргали, үрә катты да:
– Рядовой Миргалиев – это я, Ваше высокоблагородие! – дип шәрран ярды.
Олуг кунаклар төркемнәре белән Иргалигә таба якынлаштылар. Генералга охшаган карт хәрби, иң әүвәл, каршысындагы солдатның күзенә керергә теләгәндәй, текәлеп карап торды, тамагын кырып, чаларган сакал-мыегын сыйпаштырды. Бары тик шуннан соң гына, янына килеп баскан икенче яшь офицерның кулындагы ачык тартмага сузылды. Аннан ялтырап торган медаль алып, Иргалинең түшенә кадады. Аннары елмайгандай итеп:
– Благодарю за верную службу! – дип, уң кулын чигәсе турысына күтәрде.
Иргалинең көчле тавышы янә һаваны ярды:
– Рад служить, Ваше высокоблагородие!
Кунаклар палатадан чыгып китү белән, яралыларның йөри алырлыклары Иргали янына җыелдылар. Башта тәбрикләделәр, аннары түшенә тагылган медальне алып, кулдан-кулга күчертеп, бик җентекләп караштырдылар. Тора алмаган яралыларга да тоттырып караттылар. Бу – 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллык юбилее уңае белән чыгарылган махсус көмеш медаль иде.
Офицерын ут, газ эченнән алып чыккан өчен бирелгән әлеге медаль төп-төгәл бер елдан соң Иргалинең үзен үлемнән алып калыр дип кем уйлаган! Ул вакыйга көне-сәгате белән хәтерендә аның. Үлгәндә дә онытасы юк.
1917 елның 9 июле иде. Двинск каласы янында хәрәкәт итүче 734 нче полк командованиесе, Вакытлы хөкүмәт күрсәтмәсе буенча, большевик-агитатор Акимны кулга алырга боерык бирә. Бу вакытта инде Иргали үзенең полкташы Аким белән шактый ук якынаеп өлгергән иде. Ул аның солдатлар арасында «Окопная правда» газетасын таратуын да, рота яшерен комитетының председателе булуын да яхшы белә иде. Шул ялкынлы агитатор-большевик авызыннан бит инде Иргали беренче тапкыр буларак Ленин турында ишетте. Ленинның абыйсы Александрның патша тарафыннан җәзалап үтерелүен дә, тигез хокук, азатлык даулап көрәшкәннәре өчен, кыз туганнарының да төрмәләрдә утырулары, сөргеннәргә озатылулары турында сөйләгән иде Аким. Ленинның барлык милекне гомуми халык милке итү турында хыяллануы һәм шуның өчен аяусыз көрәш алып баруы турында да Акимнан ишетте Иргали. «Кешене изүгә корылган дәүләт бетерелергә, власть халык кулында булырга тиеш», – дияргә ярата иде полкташы. Акимның ленинчы большевик булуы да, берничә тапкыр кулга алынып, төрмәләрдә утыруы да Иргали өчен сер түгел иде. Шунда Иргали революционер, большевик дигән төшенчәләрнең чыдамлык, каһарманлык дигән сүзләрдән аерылгысыз икәнлегенә төшенде.
Әлеге көтелмәгән вакыйга шул Акимны кулга алу вакытында булды. Нинди хис кузгалгандыр, Иргали дә озак уйлап тормады, өермә кебек ябырылып, Акимны яклаучы солдатлар арасына барып керде. Кулга алырга дип килгән офицерларның берсе: «Нәрсә, бунтмы бу? Хәзер үк таралыгыз, югыйсә атам…» – дип, кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды. Янап кына да калмады, Акимны яклаучы солдатларга төзи үк башлады. Шунда солдатларның берсе, мылтык түтәсе белән сугып, офицер кулындагы коралны бәреп төшерде. Кулы шартлап сынган офицер, яраланган ерткыч кебек үкереп, сыгылып төште. Штык белән икенче офицерның күкрәген яраладылар.
Бу кораллы бәрелеш бик кыйммәткә төште. Биш солдат кулга алынды. Алар арасында Иргали дә бар иде. Эшне бик коры тоттылар: кулга алынучыларның күбесен хәрби кыр суды атарга дип хөкем итте. Әмма солдат Миргалиевне, моңа кадәр турылыклы хезмәт итүен, шуның өстенә әле үз офицерын үлемнән коткарып калганы өчен юбилей медале белән бүләкләнүен исәпкә алып, 20 еллык каторгага хөкем итү белән чикләнделәр.
Хәрби кыр судының бу карары да гамәлгә ашырылмыйча калды. Күп тә үтмәде, зиндан ишекләре ачылды. Иргали солдатны азат иттеләр. Аннары инде тарихта тиңдәше булмаган вакыйгалар, ярларыннан чыккан ташкын кебек, Октябрь революциясе башланды. Иргали Октябрь ялкыны эчендә. Кулында корал. Яуланып алынган хөрриятне корал белән саклау еллары…
Давыллы-өермәле вакыйгалар эчендә кайнау сәбәпле, Иргали инде үзенең кайчандыр денщик булып йөрүен дә, Илья Олеговичны да оныта башлаган иде. Әмма уйламаганда-көтмәгәндә Аркадий Алексеевич Тарановны очрату барлык үткәннәрен яңартты да куйды…
Хәрби эшелоннар килеп тыгылган ниндидер тимер юл станциясендә булды ул очрашу. Иргали Тарановны тавышыннан таныды. Таныды да, аның, кызыл командир буларак, атлар белән тулы теплушкалар янында тезелешеп торган кавалеристларга ниндидер әмерләр биреп йөрүен күреп, авызын ачты да калды; бераздан исә, честь биреп, каршысына барып та басты.
Денщик Иргалинең кайчандыр кешелеген изгән, канына шактый тоз салган Таранов бер генә мизгелгә югалып-каушап калган кебек булды. Әмма үзен бик тиз кулга алды. Хәтта: «Дорогой Миргалиев! Синме соң бу? Күр инде, ә… Син дә исәнмени?!» – дип, Иргалине кочагына алды. Менә шунда Таранов, җан дусты Илья Олеговичның исән-имин булуы, аның да Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәнлеге, әмма, яралану сәбәпле, хәзерге вакытта тыныч кына Казанда яшәп ятуы турында хәбәр итте. Аркадий Алексеевич җан дустына газ атакасы вакытында булган хәлне сөйләп биргән булган. Менә шунда Илья Олегович: «Әгәр дә Миргалиев исән-сау калып, күрешергә язса, алдында тезләнер идем», – дип әйтеп әйткән, имеш.
Таранов белән очрашканда, тагын бер нәрсә гаҗәпләндергән иде Иргалине: этнең эте дип йөргән офицерның үзгәрүе, бөтенләй икенче кешегә әверелүе. Йөре син, канга сеңгәнне юып та, юнып та ташлап булмый дип.
Менә шулай, тигез-такыр юлдан җил-җил атлап, туган авылына якынлашып килгәндә: «Әллә чыннан да Илья Олегович янына сугылып карыйммы икән?..» – дигән уй туды да инде Иргалинең башында. Үзе үк аптырап калды. Нишләмәк кирәк, бата башлаган кеше саламга тотына, ди бит. Бу уй торган саен ныгыды. Ә ник? дип уйлады ул. Нәрсә югалта соң ул? Нәүбәттән калганчы үләттән кал, диләр ич. Хәзер бит аның дөньясы шундый. Иргали бит элеккеге офицер янына хәер эстәп барырга җыенмый. Гомумән, андый түбәнсенүләр Иргалинең табигатенә ят нәрсә. Кала тикле калада берәр уңайрак эш табыша икән, шул бик җиткән. Төкерә ул ниндидер офицер кисәгенең үз алдында тез чүгүенә!
Бу уй торган саен күңелен ныграк биләде Иргалинең. Ә ник? дип уйлады ул кабат. Ишетмеш буенча белә ул: Клочкиннар черегән байлар ук булмасалар да, киң дәүләтле, бик хәлле тормышта яшиләр. Булмас димә, кулында шифаханә тикле шифаханә тоткан, бөтен губернага атаклы доктор, ди бит.
Кыска гына вакыт эчендә башыннан әллә күпме уй үтеп өлгерде Иргалинең. Шул ук кичне ул күңелендә туган исәп-ниятен хатынына да чиште. Чишүен чиште дә, әмма тегесе иренең бу адымын хупларга бер дә атлыгып тормавын белдерде. Вакыйганың бик күптән булганлыгын, шуның өстенә әле патша армиясе «әфисәр» енә бәйле икәнен ишеткәч, тел яшереп тормады, бу эшне бер дә мәгъкуль күрмәвен ачыктан-ачык әйтте дә салды:
– Белмим шул, әтисе, тыныч башыңа хафа-бәла генә өстәп йөрүең булмасмы икән?
Иргали дәшмәде. Хатынының сүзендә дә хаклык юк түгел иде. Чыннан да, бик күп еллар үтте шул инде. Тарановны очратуына да ике елдан артык. Кем белә, өермәле-давыллы еллар Клочкиннарның да тормышын пыран-заран китереп ташлагандыр. Ярларына карап, елга тиклем елга агымын үзгәрткән кебек, алар да тормышларын заманага яраклаштырып корганнардыр. Ихтимал, шифаханәләре дә күптән инде түтүттер… Кем белә, элек-электән сәламәтлеккә туймаган Илья Олегович бәлки инде исән дә түгелдер…
Иренең күңеленә яңа хисләр, моңарчы сизелмәгән гамь керүен, үз-үзенә урын таба алмыйча изалануын, эчтән сызуын, йокысыз төннәр үткәрүен күреп, хатыны Гөлниса да үрсәләнде, аның җанын да тынгысызлык биләде.
– Артык аһ орма, сиңа әйтәм, Ходай кушса, бар да рәтләнер, җайга салыныр. Исән-сау булуыбызга шөкрана кылып яшәргә кирәк. Бер без генә шушындый хәлдә түгел бит, ил белән…
Юк, туасы көн өчен шикләнеп, ут йотып яшәгән Иргалине хатынының сүзләре генә тынычландыра алырлык түгел, аның уйлары мең төрле өмет төененә әверелергә өлгергән иде…
– Исемнәрен анык беләсеңме соң, ичмаса?.. Онытмадыңмы? Бик күп еллар үткән ләбаса!.. – дип сорады Гөлниса.
Күзләрен караңгылыкка төбәп яткан ир, үзалдына сөйләнгән сыман гына итеп:
– Хикмәт исемнәрен белүдәмени! Ул вакытта алар безнең өчен «Ваше благородие» иделәр, – дип җаваплады.
Иргали, без күрәсен кеше күрмәс дип, олы юлга җыена башлады. Ул көннәрдә күңеленең әрнүле дә, татлы да ярсуын тоеп яшәде. Башкача булуы да мөмкин түгел иде. Нинди генә йөрәкле, гайрәтле булма, нәрсәгәдер өметләнгәндәй йөз суы түгеп, ничекләр итеп кеше бусагасын атлап кермәк кирәк? Һай-ла, авыр булачак! Ни йөз белән, мин сезнең элеккеге денщигыгыз, ниндирәк хәлләр булганын хәтерлисездер инде, дип барып сүз катмак кирәк? Дөрес, Иргали алай дип әйтмәс. Әмма Илья Олегович аның ниндирәк уй-ният һәм ниндирәк өмет белән килгәнен сизмәс дисеңмени!
Хәзер инде чигенү юк, сәфәргә икән – сәфәргә! Йөрәгенең ашкынуына да тәкате бетте Иргалинең. Күңеле белән ул инде күптән юлда. Чыннан да, болай өй кошына әверелеп, кул кушырып утырсаң, берәү дә китереп бирмәс. Гайрәте ташып торган ир була торып, баш өстеңдә түбәң, теш араңа кыстырырлык бер кабым икмәгең булмасын инде, ыстырам!..
Иргали Кама аша юл төшкәнен генә көтте. Ниһаять, ул көн дә килде: җәяүлеләр генә түгел, атлылар да юл салганнар, имештер. Әмма, хәерчегә җил каршы дигәндәй, юлга чыгарга дип кенә торганда, искәрмәстән көннәр бозылып китте, күз ачкысыз бураннар башланды. Төннәрен аеруча нык котыра, бөтен дөньяны томалап, чал ялларын җилфердәтә, урам якка аяк атларлык түгел, һәрнәрсә чайкала, ыңгыраша, гөрелди, хәтта өй дер селкенеп тора иде. Бу хәл Иргалигә яу кырында йөргән чакларын исенә төшерде, баш өстеннән генә снаряд очып узган авазлар чыгарып улады шул әлеге буран.
Ниһаять, бураннар басылды. Таң белән сәфәргә. Төннең икенче яртылары. Өлкәннәрнең йокылары качты. Иргали иң әүвәл күн итеген һәйбәтләп каен дегете белән майлап, аяк чолгауларына төрде дә юл капчыгына салды. Аягына озын кунычлы тула оек белән чабата киде. Өй хуҗасы Зәйтүнәнең юнәтеп алып кайткан тегермән ташыдай олы ипиенең бары тик яртысын гына алды Иргали: юлга чыксаң – юлда тап, дигәннәр борынгылар.
Соңгы тапкыр киңәш-табыш тотып алдылар. Әйтәсе сүзләр күптән әйтелгән, биреләсе әмер-киңәшләр бирелгән иде инде. Шуңа күрә Иргали хушлашу минутларын бик коры тотты.
– Ярар, бәгырьләр, хәер-догада тора күрегез. Юлларым уңса-уңмаса да, әллә ни озак көттермәм, тулы ай кебек балкып, әйләнеп кайтып та җитәрмен…
Иргали сәкене тутырып йоклаган балалар янына килде. Аларга нәрсә, әнә гамьнәрендә дә юк, таралышып, рәхәтләнеп йоклыйлар. И-и, кайгы-хәсрәтсез балачак! Күңеле тулыша башлаган әти кеше, иң әүвәл үзенең нәниен сөеп, аркасыннан каккалады. Янәшә яткан Миңсылу-ятимәнең дә өстен рәтләгәндәй итте. Шулчак мизгел эчендә: «Юлларым уңа-нитә калса, беренче чиратта, син ятимәнең өс-башын карар идем», – дигән уй чагылып китүенә үзе дә гаҗәпләнде Иргали.
– Ярар, бәгырьләр! Хәерле сәгатьтә булсын…
Гөлниса озата чыкты. Яңа көн тууын белдереп, беренче әтәчләр аваз сала башлаган иде инде. Чатнап, зыңгылдап торган салкын иртә, сулу алуларына кадәр кыен, тын юлларын өтәләпме-өтәли. Чабата астындагы кар, атлаган саен, әллә кайларга ишетелерлек булып шыгырдый, гүя кемдер артыннан куа килгән кебек.
Басу капкасы янында туктадылар. Иргали ак киндер тышлы бияләе белән шул арада бүрек колакчыннарын, шинель якасын, мыегын сарып өлгергән бәсне сыпырып төшерде дә хатынының иңенә кулын куйды.
– Ярар, әнисе, Аллага тапшырдык. Бер күреп, бер әйләнеп кайтмыйча барыбер җан тынмас. Бер тузгымый корт та тынмый, ди бит.
Хатын-кызның билгеле инде, мышык-мышык килеп балавыз сыга башлады.
– Карап кына… сакланып кына йөри күр инде, сиңа әйтәм… Хәвеф-хәтәргә юлыга күрмә.
– Куй, әнисе, ул кадәр хафаланма. Хәзергә хуш-сау бул!..
– Хәерле юл сиңа, әтисе…
– Берүк, шулай була күрсен.
Иргали, җилкәсен сикертеп, аркасындагы биштәрен чөеп җайлагандай итте дә, җитез-җитез атлап, Чаллыга илтә торган олы юл өстенә куе булып төшкән сыкы эчендә эреп юк булды.
Чулман өстеннән үткән карлы-маяклы юлга килеп төшкәндә, көн тәмам аязып киткән сыман булды. Узган бураннар ике-өч көн эчендә елганы бире якның сөзәк яры белән тигезләп куйган. Энҗе бәс сарган яр буе әрәмәлекләре дә артта калды. Алда-артта атлар пошкырган, чаналар чыжылдаган авазлар. Тынга капланырлык бу зыкы салкын һавада һәрбер аваз аеруча ачык булып ишетелә. Ул арада таң яралды, тирә-юнь ут алганга охшап, ачылып китте. Әнә елганың урта бер җирендә, буйдан-буйга сузылып, җылу-күзләвеккә охшап, шәрә боз ялтырап ята. Аргы яктагы таулар тезмәсе артыннан күтәрелеп килгән кояшның беренче нурлары астында күзләрне чагылдырып яткан шул яктылыкны күрү генә дә Иргалинең күңелендә җылы өметләр уяткандай итте. Адымнарына кадәр үзгәрде аның. Шулай беләүләнгәнгә охшап ялтырап яткан юл буйлап атлаулары үзе бер җан рәхәте иде. Чабата киеп алган аякларына, хәтта яралы иңбашына көч-куәт иңгәнен абайлаган сыман булды Иргали. Шулай итеп ул, юлда очраган олауларны куып-узып, җилнең үзе белән ярышып, һаман алга атлады. Олы калада Иргалине гүя ниндидер шатлык, ниндидер өмет көтәдер сыман иде. Күңеле тикмәгә генә җилкенмидер. Бәлки шуңадыр, хәрәкәтләре ашкынулы, сулышы иркен, адымы нык иде аның.
Олы юлга, Казан юлына төшкәч, көн тәмам яктырды, очраган атлылар да ишәйде. Каршыга да киләләр, арттан куып җитеп: «Һай!» – дип аваз салып, җил уйнатып узып та китәләр. Һәйбәт артлы, бөркүле чаналарга парлап та, мичәүләп тә игелгән атлар очраштыргалый. Чанада утыручыларның эшләре хутта, якалары күтәрелгән, тун-толыплары эченнән борыннары белән күзләре генә чагылып кала.
Иргали атлый да атлый. Уйлары үзеннән узып алга йөгерә. Кеше күңеле нәкъ көйсез көн кебек, бик тиз үзгәрүчән. Иргалинең дә җанын янә икеләнүләр, шик-шөбһәләр биләп алды. Чыннан да, нәрсә көтә аны кала тикле калада? Иргали, олы сәфәргә чыгарга санаулы минутлар гына калгач, янә бер хата ясады кебек: таралып йоклап яткан бәләкәче белән саубуллашып, аркасыннан сөйгәндә, Миңсылуга да күзе төште. Шунда, алда хәтәр билгесезлекләр көтүен белә торып, әманәт-нәзер әйткән сыман итте. Үзенең зур хата эшләгәнен бары тик хәзер генә төшенгәндәй булды. Бу хәл аның чынлап торып җанын кыйный, җанын әрнетә башлады: ант-әманәт уен эш түгел!
Шулай мең төрле уй-хискә бирелеп, җилкенеп-җилкенеп атлый торгач, шактый юл үтелде. Кунарга кергән фатирларыннан да ачы таң белән чыгып китте. Ике тәүлектән соң, көн төшлеккә авышканда, ниһаять, мәшһүр Казанга барып та керде.
Кая карама – халык дәрьясы, мәхшәр көне диярсең инде менә. Әрле-бирле йөренгән халыкны ерып үтмәле түгел. Олырак кибетләр тирәсендә үзе бер тамаша. Кая карама – таш пулатлар, ак диварлар, шунда ук байларның пассажлары, гөр килеп торган кибетләре. Шунда ук бизәнеп-ясанган байбикәләр, байбәтчәләр. Урамның урта өлешендә уенчык төсле матур, өрсәң кузгалып китәрдәй җиңел чаналарга җигелгән атлар. Үзләре, каядыр соңга калудан курыккандай, ут капкан төсле чабалар. Ничек итеп бер-берсенә килеп бәрелмиләр диген син аларны.
О проекте
О подписке