Безнең бу егерменче йөзне башлаганда, Гыйльмениса егермедән ашкан кыз була, бик аһ итәрлек чибәрләрдән саналмаса да, үз тиңнәре арасында матур кызларның берсе исәпләнеп йөри: буе-сыны коеп куйган кебек, чәч тәңкәләрен чыңлатып, вак-вак атлап, чишмәгә суга киткәндә, бүрәнә өсләрендә тезелеп утырган карт наяннар, инде әллә кайчан өйләнгән булганлыктан кызга бик төбәп карарга яхшысынмасалар да, берсенә-берсе сиздермичә, эчләреннән генә: «Җитте бит кыз да Әлмөхәммәт абзыйда, насыйбы кем икән дә, кайсы бәхетлесенең куенына кереп эрер икән!» – дип вәсвәсәләнеп калалар иде. Килешле буй-сын янына тагын каш-күз дә килгән, озын керфекләре китапларда язылганча кара күзләрен саклап ук басып тормасалар да, шулай да үз урыннарын беләләр, уйнап-сикергәләп кыланырга өйрәнмәгәннәр. Әйе, кыз бик тыйнак тыйнаклыкка да, шулай да яшьлек яшьлек инде. Аннары тагы җиле тыйнак түгел авыл җирендә. Кайчакта шулай, болында печән җыйганда булсын, тау буендагы кичке уен вакытларында искәрмәстән генә исеп, кызның башындагы яулык читен ачып ташлый, шунда аның пөхтә итеп үрелгән һәм чәчне тартып, басып торсын өчен тагылган көмеш чулпылы калын толымнары күренеп кала… Алай гына булса бер хәер иде, кайчагында түгәрәк ак муенының бәләкәй генә бер «уч төбе» дә ачылып китә. Ходавәндә, шул минутларда син инде күрми күргән авыл егетләренә «аһ!» дип шашынып бер кычкырып җибәрүдән тыелып калу өчен күркәм сабырлыклар бир!
Озын сүзнең кыскасы, кыз нәкъ үз ботагында, кояшның күзе астында пешеп җиткән алма, акылы-фигыле дә макталып телдән төшми, эшкә дә уңган, әйтүләренә караганда, абыстайдан укып кына булса да «китапны су урынына эчә», шуның янына тагын – бусын, бәлки, көнчелектән дә әйтә булганнардыр инде – егетләр хатын килештереп язарлык каләм дә кыштырдата белә, имеш.
Сездә дә шундый бер сорау туа торгандыр, минем үземдә дә беренче карашка андый сорау бик туды: шундый кызарып пешкән алма булгач, җитмәсә тагын, авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы да икән, нишләп соң ул егерме ике, егерме өч яшькә хәтле гел үз ботагында – әтисе өендә утыра? Нишләп аңарга, өйләнергә теләп, яучы җибәрмиләр? Яки соңгы исәп – кара исәп: нишләп аны берәр карчыгадай чая егет, каз бәбкәсен тибеп алып киткән тилгән кебек, көпә-көндез «тибеп» алып китми? Ул елларда безнең татарда андый эшләрдән качу булмаган бит! Тора-бара аңлашылыр, туктагыз, сез мине бүлдермичә, белгәнемне-ишеткәнемне әкрен генә тезәргә ирек бирегез.
Моның, әлбәттә, сәбәпләре күп булгандыр, хәтта безгә мәгълүм булганы да берничә. Беренчедән, Гыйльмениса, баш очында ничаклы гына чая карчыгалар үтәли-сүтәли кисешеп очканны сизмәсен, каз бәбкәсе кебек түгел, каз бәбкәсе кебек «пи-пи», каз бәбкәсе кебек юаш кыз булмый. Ул үз дәрәҗәсен белә, кирәк-кирәкмәс урында ихахайлап чапмый, теләгән-теләмәгән кешене кулына якын китерми, кичке уеннарга сирәк чыга, чыкса да, вакытында һәм берәүдән дә озаттырмыйча, үз өенә кайтыр юлны үзе табып, тизрәк кайтып китү ягын карый.
Икенче сәбәп: үз ишләре арасында иң чибәрләрдән берсе буларак, юкка-барга борылып карамау да бар, муенны-башны бик текә тота. Бу текәлек вакыты-вакыты белән тәкәбберлеккә үк үсеп җитә. Һәрхәлдә, син аңарга, күктән йолдыз ук чүпләп бирә алмасаң да, җирдәге йолдызларның яктыракларын тотып китер. Гыйльмениса да кеше ич, башка чибәрләргә хас борын күтәрү нишләп анда гына булмыйча калсын ди?
Өченче сәбәп – һәм бусы бичара кызны иң аптыратканы – Гыйльменисаның авылда бер Әлмөхәммәт бай кызы булуында. Аһ, кайдан гына килеп чыга икән бу байлык та фәкыйрьлек һәм шулар нәтиҗәсендә килеп туа торган тигезле-тигезсезлек! Нинди генә бәхетсезлекләргә сәбәп булмаган да бу, күпме генә гашыйкларны кан-яшь түгәргә мәҗбүр итмәгән. Без генә, безнең яшьләр генә моны хәзер белмәгәнгә салышабыз. Әлбәттә, дөньялар, гореф-гадәтләр бүтән хәзер. Ләкин шулай да – хәтта хәзерге көндә дә – берәү дә үзенең карап үстергән кызын әтисе акчасына ялтырап йөри торган, үзенең кулыннан нинди дә булса эш килмәгән «шома» пижон кулына ансат кына тоттырып җибәрмәс. Ә ул чагында, байлык һәм фәкыйрьлек кешеләрне урталай аерып торучы койма хезмәтен үтәгән ул заманда, үзен авылының өстен катламына калкып чыккан бердәнбер «әтәч Фәхри» итеп исәпләүче, тәкәбберлеккә алай тәкәббер булмаса да, үзен бүтәннәрдән берничә башка югары тотучы Әлмөхәммәт кибетченең хәленә кереп карагыз инде сез. Үзенең күз алмасы кебек карап үстергән бердәнбер Гыйльменисасын капка каккан һәрбер яучы-камчат бүреккә тоттырып җибәрә аламы соң ул?
Шулай да, никадәр генә авылда бер бай булма, кызың исә никадәр генә «сусыз кашык белән суырып йотарлык» булмасын, яшьлек законы үзенекен итә икән: шушы ук авылның Хафиз атлы бер егете, әйтергә кирәк, бик алай асыл кошлардан булмаса да, ярый торган ике аяклы, ике куллы, әмма җырлый яки бии башласа авылда берәүне дә алга чыгармаучы, шул һөнәрләре өстенә тирә-күрше авылларда Сабан туе саен батыр калып, көрәшче Хафиз дигән даны чыккан, шуннан ары тагы, картаеп чүгә төшсәләр дә, үз очларының күркәсе санала торган әти-әнисе, салам түбәле бер өе, берничә торык каралтысы, бер арык сыеры, дүрт-биш сарыгы булган бер егет белән әлеге безнең Гыйльмениса – «пешкән алма» арасында күзгә күренми торган ефәк җепләр – мәхәббәт җепләре сузыла башлый. Әлбәттә, башта бик яшертен рәвештә, сакланып, кеше теленә керүдән үтә куркып кына. Монда безнең Гыйльмениса туташыбызга әлеге шул сабак абыстаена йөргәндә ничек кирәк алай, күбесенчә үз тырышлыгы белән эләгеп калган «каләм кыштырдату» һөнәре дә, әлбәттә, ярдәмгә килә. Карагыз әле сез яшьлек, мәхәббәт дигән нәрсәне! Кеше күзенә күренмәс, ә ташны ярыр. Ташны гынамы соң! Хәзергә хәтле авылда берәүнең дә буе җитмәгән Гыйльмениса «тиң тапмас» ны әйт әле син. Йөрде-йөрде дә зәңгәр күкнең ялгыз Чулпаны булып, көне җиткәч, күпер төбе Хафиз өе башына төшеп кунакламасынмы! Хәйләсен әйт әле син, бары тик гашыйк кешеләр генә мондый беркатлы була ала торгандыр: кибеткә тозга дип килгән Сәрби түтәйгә – әлеге шул көрәшче Хафизның аны-моны абайламас әнисенә – тоз төргән кәгазь почмагына ике-өч авыз сүз «тырнап» җибәрә безнең Гыйльменисабыз: «Хафиз, бүген кич сезнең буй әрәмәлеккә тана эзли төшәм». Язган язуы – бары шул, ләкин күңелендәге планы – кыек атып туры китерү: тәмәке төрер кәгазьгә аптырап йөргән Хафиз тоздан бушаган бу кәгазьгә, әлбәттә, ташланачак һәм, ихтимал, әлеге сүзләрне күреп алуы да мөмкин. Бусын күрмәсә, иртәгә тагын икенчесен – ак муенлы чуар тананы «югалтып», аны эзли төшәргә кирәк булыр. Вакыты җиткән, дәрте кузгалган, ничек тә эзләп табар!
Моңа хәтле дә булгандыр, әйтмәгез «булмагандыр» дип, тоз кәгазенә язылган булмаса, күңелләренә, күзләренә язылганны эндәшми-тынмый гына «укып» йөргәннәрдер – яшьләрнекен белмәссең. Ә бу тоз кәгазе почмагына язылган сүзләр үз нәүбәтләрендә шулай ук үз эшләрен эшләделәр. Шул кичне, авыл өсте кызгылт шәфәкъ һәм яшькелт йолдызлар белән тулган шул дымык кичне, көрәшче Хафиз белән Әлмөхәммәт бай кызы Гыйльмениса кичнең кич буе әрәмәлектә ак башлы тана эзләп йөрделәр, ә ул, юньсез хайван, бактың исә әллә кайчан Әлмөхәммәт байның абзарында башка терлек-туар арасында җай гына күшәп ята, имеш.
Ни генә димәгез, башын күктә йөртә торган горур кызның күктән җиргә төшүенә сәбәп була ул кич. Бактың исә җирдә чагыштырмаслык рәхәт икән, җирдә, курка-курка гына булса да, җан сөйгән кешең белән бергә атлап йөрергә мөмкин икән. Ә ул җан сөйгән кешең шунда, ялгыш кына тиеп киткәндәй итеп, кулын синең билеңә орындырса, анысы инде бөтенләй дөнья җәннәте икән!
Әлбәттә, болай соңлап «тана эзләп» йөрүләр эзсез генә узмадылар. Буй җиткән кызның һәр адымын җентекләп күзәтә торган өйдә аның кичнең кич буе югалып торуы шактый зур җәнҗалга сәбәп булды. Ләкин, ничек кенә булмасын, бусы әле моның өй эчендә генә калган хәл. Соңга таба, булганы, уйлап чыгарылганы бөтенесе бергә кушылып, халык теленә үк менде, ә бу кеше сүзләре Әлмөхәммәт байны чәнчелсә бер тамчы каны чыкмас хәлгә китерде. Әйтергә ансат, ишетергә авыр: имештер, рәтле кунаклар колгасы булмаган Чуртан Хәсәнша малае Хафиз авылда бер Әлмөхәммәт байның ефәккә төрелгән кызына борын сузсын. Әллә кайлардан, әллә нинди затлы җирләрдән юлга тузан төшермичә яучылар йөреп торганда, җитмәсә.
Олылар киреләнә барып, кызны дүрт стена арасына кыса төшкән саен, яшьләрнең хәйләкәрлеге, тапкырлыгы шулай ук арта барды. Кайда инде ул тоз төргән кәгазь почмагына сәлам хат «тырнап» җибәрүләр – алары аның гөнаһсыз яшь чакның беркатлы шуклыклары гына булган икән. Киребеткән Әлмөхәммәт Хәсәншаныкыларны һәм аларның барлык агай-энеләрен кибеткә кабул итмәс, аларга әҗәткә кибеттән әйбер җибәрмәс булды – йөрмәсеннәр коры ком тутырган башлары белән Әлмөхәммәт кибетченең абруйлы исемен төшереп. Әйе, Хәсәншаныкылар ягына кибет тирәсенә хәтта көндез дә килергә ярамый, ә Хәсәншаның малае көрәшче Хафиз үзе төнен, кеше аягы басылгач, Әлмөхәммәт байның өсте чәнечкеле тимерчыбыклар белән беркетелгән биек коймалары аша үтеп, Гыйльмениса йоклый торган яңа өй тәрәзәсенә килгәли иде. Дөрес, Гыйльмениса мәхәббәттән шашынган Хафизны артыкка җибәрми, башка кызлардан ишетелгәнчә, яки җырларда җырланганча, тәрәзәдән тартып алырга һәм куенына салырга ашыкмый, Гыйльменисаның ул яктан тотырыгы җитә, ләкин шул ук вакытта Гыйльмениса хәзер, теге вакыттагы кебек, билгә егет кулы ялгыш тиеп киткәннән генә эреп калу дәрәҗәсеннән узган, Гыйльмениса хәзер шундый батырлык күрсәтеп тәрәзә төбенә үк килеп җиткән Хафизын, һич югы, тәрәзә аша гына сузылып булса да, бер үпмичә һич җибәрә алмый иде. Ә бусы – әлеге шул ачык тәрәзә аша курка-курка гына бит очыннан гына булса да бер үбешеп алу – бусы моның бөтенләй тамаша нәрсә икән: бер үк вакытта йокыны качыра һәм аннары татлы төшләр дөньясына очырып алып китә торган бер әкият икән! Ике хәл бу татлы әкиятне бозды да куйды. Шул ике хәл булмаса, кем белгән бу фани дөньяныкын, бу ике гашыйк тәрәзә аша үбешү белән генә калмаган булырлар иде. Беренчедән, әллә яше җитеп, әллә Әлмөхәммәт куштанның акча төртүе аркасында, шул көзне Хафизны, наборга кертеп, тиз генә солдатка озатып куйдылар. Солдат дигәне дә якын-тирәдә, бара-кайта йөри торган җирдә түгел. Якынрак, әйтик, Казандамы, Лаештамы икәнен белсә, ихтимал, ничек тә җаен туры китереп, барып күреп кайтуга да бер өмет сакланыр иде. Ә аның Хафизын, буе-сыны килгән дип, тотканнар да җәһәннәм астына, Каф тавы артына, Кара диңгезгә, әйтмешләренә караганда, биш-алты елсыз әйләнеп кайтмый торган җиргә олактырганнар. Анысы да әле, бәхете булып, сугыш-фәлән кузгалмый торса. Ә сугыш чыга калса, Алла сакласын, беренче булып кем диңгез төбендәге зур авызлы кит балыкларына азык булып китәр? Шул буе-сыны белән, әлбәттә, Хафиз инде. Әйтерсең лә сугыш буйны-сынны тикшереп тора да, су астындагы «зур авызлы кит балыклары» барыннан да элек Гыйльменисаның Хафизын гына көтеп яталар.
Нишләмәк кирәк, сөйгәнеңне сагыну ничек булырга тиешлеге бер китапта да язылмаган, Гыйльменисаның сагынуы әнә шулай тиле-тилемсәрәк булып башланды. Ул, кич яткан саен, белгән-ишеткән догаларын барысын да берәр кат укып чыкканнан соң, кинәт үз теленә күчеп, чын-ихластан: «Йа Ходай, Хафизымны – күз нурымны зур авызлы кит балыкларына ризык итә күрмә!» – дип, авыз эченнән пышылдап куя, тик шуннан соң гына бераз тынычлангандай булып йоклап китә торган иде.
Бәлки, кеше сүзе дә, керми дисәң дә, колакка кереп калгандыр, бермәлне аңарга, әлеге шул кич йокларга ятканнан соң (көндез алай уйланырга вакыт тими, дөнья мәшәкате: өен җыясы, суын китерәсе, терлеген карыйсы, кыр эшенә йөгерәсе бар – кырыкмаса кырык эш, кырык беренчесе чират көтеп тора), әлеге теге белгән-ишеткән догаларны укып бетергәч, Хафизын – күз нурын китлар авызыннан да саклап алып калгач, һич искәрмәстән башына кинәт мондый бер тәшвишле уй төште: болай да егерме өчне тутырып килә торган ул кызга, әгәр Хафизы анда биш-алты ел торып кайтса, егерме сигез, егерме тугыз тирәләре була түгелме соң? Ничек килеп чыга соң инде бу? Бик карт кыз булып утырып кала түгелме соң? Ярый ла, Хафизы киткән вакытта биргән вәгъдәләрен онытмыйча әйләнеп кайтса!
Кайдан башка килеп керде соң әле бу шайтан коткысы! Вәгъдәсендә тормыймы соң аның Хафизы? Торачак, Алла боерса, торачак. Дөресен әйткәндә, хатлары сирәгрәк килә килүен, мәгәр бит аның бу ягын уйларга кирәк: Хафиз – үз ирегендәге кеше түгел, солдат хезмәтендәге кеше, вакыты бардырмы, юктырмы? Аннары тагы хатны да турыдан-туры Гыйльменисага атап, аларның өенә яза алмый, яраткан кызына хат язган өчен әнисеннән әллә ни уңайсызланмаса да, кеше теленнән куркып, Гыйльмениса аңарга әнисе адресына да җибәрмәскә кушты. Җибәрсә, әлеге шул Түбән оч Хафаза апасы аша инде! Ярый ла, ул Хафаза апасының адресын почта йөртүчеләр бутамаган булсалар…
Кыскасы, башка бик күп борчулы уйлар янына бу борчу да килеп кушылды. Арада иң куркынычы булып «29 яшь!» кара маяктай алда басып тора иде. Болай да теле авызына сыймас көнче-күбәләкләр егерме өч яшьне «карт кыз булып утырып калуның башы» дип турыдан ук йөзенә бәреп әйтмәсәләр дә, читләтеп-читләтеп исенә төшерә торганда, утыз бусагасындагы «29» Гыйльменисаны – күктә йөреп өйрәнгән горур башны – бик-бик уйландыра иде…
Шул ук вакытта олылар да кул кушырып тик кенә утырмаганнар икән. Бер базар көнне Әлмөхәммәт кибетче аеруча күтәренке кәеф белән кайтты. Сәүдәсе дә уңган булса кирәк, ләкин төп сәбәп ул гына булмаган, кызын ярәшергә кешесен табып кайткан, имеш. Эшне озынга сузарга бирмичә, шундук чарасына да керештеләр. Ике як та хәрәкәткә килде: яучы, колак сөенчесе, сандык маллары әзерләү, туйга хәстәрләнү һәм башкалар, һәм башкалар… Кызыгы бигрәк тә шунда: иң әһәмиятлесен Гыйльмениса «һәм башкалардан» соң гына белде: аның кияве булып куенына керәсе һәм гомерлек ир булачак кешесе Чардаклы мулласының ничә еллар буе Мәчкәрә мәдрәсәсендә пишкадәм булып җилән чабуы туздырудан узмаган, авыл теле белән әйткәндә, ни Аллага, ни муллага өлеш чыгара алмаслык бөкре бер мәхдүм икән.
Ни сабыр, кулы сынса җиңеннән чыгармас кеше Гыйльмениса, моны ишетеп, хәтта аның да сабырлыгы күккә очты. Зур авызлы кит балыкларыннан курку кинәт арткы планга калды, Хафизы өчен бер төн төнозын елап чыкты да аны да әлеге шул Каф тавы артындагы диңгезендә калдырып торырга булды – насыйбы түгел икән, башны ташка орып булмый, әмма үзенең бернинди хорафатка да буйсынмас эчке горурлыгын җиңә алмады – аңарга бик тиз һәм бернинди киңәшсез-табышсыз тәкәббер әтисенең планын җимерү, дөньясыннан, диңгезгә китеп олаккан беренче мәхәббәтеннән, үзенең егерме өч яшькә хәтле карт кыз булып утырып торуыннан үч алу кирәк иде. Дөньяны вак-вак кына атлап үтүче һәм кирәкле сүзне дә әйтмичә эчендә йотып калдырырга сәләтле бер кыз күренә иде, ә эчендә купса давыл булып тузгый торган характер утырган икән. Әти-әнисенә ризалык биреп тә, каршы килеп тә бер сүз дә әйтмәде (ә тегеләр моны үзләренчә ризалык галәмәте дип юрадылар), бер кеше белән киңәш-табыш итеп тормады, сандык әйберләренә кул тидереп, өйдәгеләрне шиккә төшермәде. Беркөнне шулай, кичтән чишмәгә суга киткән җиреннән, чиләк-көянтәсен тал төбенә куеп калдырды да, кайчандыр үзләрендә батрак булып эшләгән, болай үзенең әллә ни дан җире булмаса да, җае туры килгәндә томырылып карап куюлары белән Гыйльменисаның исендә калган Галимбәк Барыеның бер якка кыйшайган ярлы өенә барды да керде. Өйдә Барыйның үзеннән бүтән берәү дә юк, ә Гыйльменисаның хәле тел яшереп торырлык дәрәҗәдә түгел иде. Гомердә күрелмәгән хәл: ачулы иде бу минутта Гыйльмениса, чая иде һәм бер үк вакытта күзендә яшь иде. Исәнме-саумы дип тә тормады, дуамал кызулык белән берьюлы әйтте дә салды:
– Мин сиңа ябышып чыгарга дип килдем, Барый. Аласыңмы мине?
– Тукта әле, чү… Менә монда сәкегә килеп утыр, – дип мыгырданды берьюлы тәмам аптырап калган Барый. Аның кинәт зиһене чуалды, нәрсә әйтергә дә, бу эшне нәрсәгә юрарга да белми иде бичара Барый.
– Утырып кына торырга дип килмәдем, – диде Гыйльмениса, сүзне шундук өзеп, – чиләк-көянтәләремне су буенда калдырып килдем, мине хәзер эзли чыгачаклар. Мине хатынлыкка алырга риза икәнсең, сузма вакытны, әйдә, су буйлатып, җәяүләп кенә Челәнле күл авылына барып никах укытыйк. Никах өчен түләргә миндә бар. Курыкма, Әлмөхәммәт бай кызы мин.
– Әлмөхәммәт бай кызы булганга әйтәм дә, Гыйльмениса… Мине бит беләсең, баш өстемдә – күк, аяк астымда җир генә.
– Шулары булып торсын, югалмабыз. Бергә эшләрбез, туры килә икән, бергә ач торырбыз. Тик син мине киредән ул якка кума. Җепләрне өзеп килдем мин ул як белән…
Дөньяны вак-вак кына атлап үткән кыз иде Гыйльмениса, бай кызы дигән яңгыраулы исеме бар иде, затлы кием-салымы бар иде, ә шулар өстенә, шуларның барысы өстенә тагын кеше белеп җиткермәгән давыллы характеры да булган икән. Булган бөтен байлыгын калдырды да авылның иң фәкыйрь егетенә, бернинди шарт куймыйча, беркемнән рөхсәт сорамыйча, тотты да кияүгә чыкты.
Ни белән бетәр моның азагы? Ни белән генә бетмәсен, Гыйльменисаның күңелендә хәзер тик бер генә акыл: үзе егылган еламас!
О проекте
О подписке