Читать книгу «Бәхетсез җаннар» онлайн полностью📖 — Хәбир Ибраһим — MyBook.
image
 







 





 





 





Алар бу уенны клубта күп тапкырлар уйнаганнар иде инде. Шуңа күрә беркемгә дә аңлатып, өйрәтеп торырга туры килмәде. Егетләр, кызлар, аерым-аерым, каршы якка басып, сафка тезелделәр. Җырлы уенны Мәхмүт башлады, һәм ул уен болайрак барды:

 
Ак алъяпкыч челтәрле,
Илдә матур бетәрме?
 

Егетләр:

 
Илдә матур бетәрме,
Җан сөйгәнгә җитәрме?
 

Кызлар:

 
Челтәр элдек читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә.
 

Егетләр:

 
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
 

Кызлар:

 
Алын алырсыз микән?
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз икән?
 

Егетләр:

 
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
 

Арада Хәстинең карлыккан һәм әче дә яман тавышы яңгырады:

 
Урамнан узып бара,
Кашыннан күзе кара.
 

Егетләр:

 
Керфегеннән гөлләр тама,
Күрсәм, йөрәгем яна.
 

Хәсти:

 
Аклы ситсы күлмәк кияр,
Итәге җиргә тияр.
 

Егетләр:

 
Үзе сөйләр, үзе көләр,
Ул ярлар кемгә тияр?
 

Хәсти (уен шарты буенча) кисәк кенә кызлар сафына атылды. Ул җиңел генә Алсинәне тартып чыгармакчы булды. Ләкин карап торышка шактый нечкә, сыек күренгән кыз аны каты гына итеп этеп җибәрде. Хәстинең Алсинәгә ябышуын Мәхмүт яратмады, ул, шул юк нәрсәгә дә көнләшеп, ачуланып, аңа йодрык күрсәтте. Шулчак Хәсти Хәмдияне тартып алып, аны бер карусыз егетләр янына алып чыкты. Каты куллы, ярсу холыклы Хәмдия, шуны гына көткәндәй, егетләр ягына атылды. Четер-петер тавышлы Сылу башын артка ташлап җырлап җибәрде:

 
Ак алъяпкыч челтәрле,
Илдә егет бетәрме?
 

Кызлар:

 
Илдә егет бетәрме?
Җан сөйгәнгә җитәрме?
 

Егетләр:

 
Кирәк болай итәргә,
Кирәк тегеләй итәргә!
 

Кызлар җавапны калын, бас тавыш белән, егетләр булып җырлап бирделәр:

 
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә!
 

Егетләр исә, кызлар кебек, нечкәрәк тавыш белән җавап тоттылар. Болай җырлау, күрәсең, ике якка да шактый кызык булып тоелды, ике як та, шаярышып, көлешә-көлешә җырлады:

 
Алын алырсыз микән?
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз икән?
 

Кызлар:

 
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз.
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
 

Ландыш та җырлады. Аның моңлы тавышы аз гына калтыранып чыкты. Асылда, тавышта андый фальшь артык дулкынланудан, җырлаган җырыңны яхшы итеп башкарасы килүдән килеп чыга:

 
Урамнан узып бара,
Нинди егет ул, кара!
 

Кызлар:

 
Йөзеннән нурлар тама,
Күрсәм, йөрәгем яна.
 

Ландыш:

 
Башкаена кәпәч кияр,
Чалбары җиргә тияр.
 

Кызлар:

 
Үзе сөйләр, үзе көләр,
Бу ярлар кемгә тияр?
 

Ландышның күзе инде күптәннән Инсафта иде, ул, бернигә дә карамыйча, төркем арасыннан Инсафны чыгып алды. Авыл хатыны булса да, Ландышның куллары йомшак иде. Инсаф аны ычкындырырга теләмәде. Бу уен әле шактый дәвам иткән булыр иде, ләкин Инсаф белән Ландышның бер-берсенә гашыйк булып карап торганнарын күргән яшьләрнең кинәт кенә уенга күңелләре сүрелде. Хәсти, өстәл янына килеп, бер рюмка аракыны каплап куйды да тальянны кабат Инсафның кулына китереп тоттырды. Инсаф, гармунны алып, урындыкка утырды.

– Их, дуслар, әле дә ярый сез бар! – диде ул, үзенчә хыялланып. – Мин бит сезне сагынып кайттым, сезне! Бар да әйбәт кебек, бар да күңелле. Әйе, без бит яшь әле, без яши генә башладык. Тик менә авыл гына картаеп бара. Әле бер йорт ябыла, әле икенчесе. Кайсы таза, кайсы череп ята… теге авыздагы черек тешләр сыман… Без… яшьләр, без моңа юл куярга тиеш түгел, шулай бит…

– Таш дивар эчендә утырып, тәмам филусыф булып беткәнсең, туган, – дип бүлдерде аны Мәхмүт. – Яшә әле син башта авылда, аннан әйтерсең. Эш юк, акча юк. Яшьләр хәзер әти-әнисенең, әби-бабасының пенсия акчасына яши. Беләсеңме, авылда кемнәр кала?

– Кемнәр?

– Калага китеп урнаша алмаганнар…

– Тукта әле, дустым! – дип бүлде аны Хәмдия. – Син бөтен кешене дә бер себерке белән себермә, яме!

– Дөресе шул бит! – дип тәкрарлады Мәхмүт. – Бирсеннәр берәрегезгә калада фатир, тапсыннар берәрегезгә офиста яхшы урын, иманым камил, шул ук көнне авылдан китеп барасыз!

– Син үзеңне сөйлисеңме соң?! – дип, каршы төшеп маташты аңа Инсаф. Мәхмүтнең сүзләрендә әзрәк хаклык та бар иде кебек.

– Үземне түгел, сине сүлим, – диде район үзәген инде шәһәр итеп күргән милиционер туганы. – Менә синең кебекләр башта авылга мәдхия җырлыйлар, соңыннан чыгып качалар…

– Ие, ие, нәкъ шулай булып чыга да инде! – дип, сүзгә кысылды Хәсти. – Күп сайрадылар, сайрый-сайрый, кошлар сымак, читкә очып беттеләр… берәм… берәм… ие…

– Мин?! – дип каршы төште Инсаф. – Аллам сакласын! Ходай мине шушы туган йортымнан, туган нигеземнән аермасын…

Һич тә тынып торырга теләмәгән гармун кабат телгә килде, кабат шул моңсу җыр агылды:

 
Әй язмыш, язмыш,
Теләмим башка,
Башка бер җәйне
Мин үз җәемнән.
Аерма мине
Туган илемнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән…
 

Беренче булып Мәхмүт кузгалды. Ул, Инсафның уйнап бетергәнен дә көтмичә: «Ярый, кызлар, егетләр, аулак өй шуның белән тәмам, таралышыйк по домам!» – дип, Алсинәне култыклаган хәлдә, ишек ягына атлады. Бу үзенчә котырту кебегрәк килеп чыкты. Җитмәсә, Алсинәсе дә: «Соңгысыдыр инде бу, башка җыелып булмас!» – дип өстәп куйды.

– Нишләп соңгысы булсын! – дип каршы төште Инсаф. – Әле тагын җыйналырбыз, Аллаһы бирса! Мәхмүт!

– Әү?

– Мин синең милициядә хезмәт итүеңне бер дә хуп күрмим.

– Нигә?

– Мин анда бармас идем, мәсәлән!

– Ә анда сине алмыйлар да, син бит…

Мәхмүтнең «син бит…» дигән сүзе Инсафны ярсытты булса кирәк. Болай да төрмә сакчыларын, милицияне күрә алмаган Инсаф бу сүзне авыр кабул итте. Моннан җиде ел элек җинаять кылган урында бер ул гына түгел, ә Мәхмүт тә бар иде бит. Җиде-сигез авыл егете. Аңа берни дә булмады, ә хәзер ул әллә кем булган! Җинаять эшләрен тикшереп йөри, имеш. Ә туганы төрмәдә җиде елын калдырып кайтты…

– Кит син аннан! Ни өчен шундый киңәш биргәнемне син бик тә яхшы беләсең!

– Нәрсә беләм мин… берни дә белмим… әллә кайчан булганны! – дип мыгырданды Мәхмүт.

– Без дә белик, безгә дә кызык! – дип, арага кысылды Шаман.

– Тик кенә тор, Шаман! – дип кычкырды аңа Хәсти.

– Авырдыр сиңа анда, – дип дәвам итте ярсуын яшерә алмаган Инсаф. – Кешене хөкем иткәндә, күз алдыңа килеп басудан курыкмыйсыңмы? Вөҗданың газапламыймы?

– Нәрсә сүлисең? Нинди вөҗдан?

– Хайван сөякләре дыңгычлап тутырылган канлы авыз! – Бар да шым булды. Өйдә шомлы тынлык урнашты. Хәтта һәрбер сүзне мәзәккә әйләндерергә яраткан Хәсти дә, сөйләү сәләтен югалтып, дәшмичә, өнсез торды. Ике туган арасында бәрелеш башланырга тора иде һәм аның яхшылык белән бетмәячәген кунаклар яхшы сизенделәр…

– Син нәрсә, мине шуның өчен чакырдыңмы? – дип, төкерекләрен чәчте Мәхмүт. – Шушы сүзләрне әйтер өченме? Җаныма пычрак атар өченме?

– Ничек яшәргә уйлыйсың син… иманыңны?! Син бит Хатыйпны өстерүче, шул мескен малайны кыйнатучы син идең бит, син!

Матур гына башланган кичәнең шулай көтмәгәндә җәнҗалга әйләнә баруын беркем дә көтмәгән иде кебек. Инсаф туганына булган күптәнге үпкәсен бүген дуслары, авылдашлары алдында чыгарды. Ә кирәк булды микән? Ашыкмадымы? Соңыннан үкенерлек булмасмы?

Туганына бик нык ачуы чыккан, аждаһадай кабарынган Мәхмүт кисәк кенә Инсафка ташланды, ләкин Шаман белән Хәсти аны тотып калдылар…

– Мин түгел, ишетәсеңме, мин түгел!

– Тынычлан, – диде Инсаф Мәхмүткә. – Син түгел, син түгел…

– Алла! Нәрсә соң инде бу? Күпме булыштым үзеңә! – дип чәпчеде инде үзен Мәхмүтнең закунлы хатыны итеп сизә башлаган Алсинә. – Нигә җыйдың безне? Тавыш чыгарыр өченме?

– Юк, нигезне күрсәтер өчен…

6

Хәер, Мәхмүт, бик нык кызып, Инсафка янап чыгып китсә дә, аңардан гына кичәнең яме кителмәде. Калган кунаклар исә аңа рәхмәт әйтеп таралыштылар. Бераздан аулак өйдә Инсаф белән Ландыш кына утырып калды…

– Сиңа кайтырга вакыттыр бит инде? – диде Инсаф Ландышка.

– Куасыңмы?

– Юк, кумыйм… киресенчә… балаң, ирең бар… Көтә торганнардыр…

– Әлегә мине беркем дә көтми, өйдәгеләр йоклыйлар. Каенанам да, улым да, ирем дә. Безнең Хатыйп иртә ята, иртә тора…

– Әгәр дә Хатыйбың сине минем янда икәнен белсә…

– Нишләтә?

– Муеның борып ата.

– Куркым туйдым инде мин! – Ландыш горур гына башын өскә чөйде. Чибәр дә, хәтәр дә икән үзе! – Минем, беләсеңме, нишлисем килә…

– Нишлисең?

– Үч аласым килә.

– Кемнән?

– Хатыйптан.

– Үч? Нинди үч?

– Көчләп өйләнде. Көчләп өенә алып кайтты. Мин аны бервакыт хәтта күрә алмас хәлгә җиттем. Яратмадым! Яратып чыкмадым. Күрәсең, ул аны сизде. Ярты ел да үтмәде, ул югала башлады. Төннең бере, ә Хатыйп юк. Авыл ирләре дә йөри икән, дигән сүзгә ышанасым килмәде. Ышандырды! Иреңне яратсаң-яратмасаң да, көнләшү хисе барыбер үзенекен итә икән. Җиткерделәр: авызына аракы керүгә үк, ирем газигын кабыза да күрше авылга җилдерә икән. Машинасының көпчәге җиргә тисә тия, тимәсә юк. Җен урынына куа. Әйтерсең лә аны анда айдагы Зөһрә кыз, йә хатын-кыз җенесендәге гүзәл фәрештә көтеп тора! Юк бит! Фермада дуңгыз караучы Әлфинур исемле бер хатын янына ияләшкән бу. Ире юк, үлгән. Болар инде күптән – Әлфинурның ире исән чагында ук дус булганнар. Ире аның Казанга йөри торган булган, калада бер мәгъшукасы булган, шуның яныннан кайтканда, юлда авариягә эләгеп үлгән. Дусты үлгәч, тол хатынның күңелен кем күрсен дә кем юатсын, ди! Ә Хатыйп – тут как тут! Чибәр, матур булса бер хәл иде, гөберле бакага охшаган бит ул хатын, чат гөберле бака!

Инсаф үзен ниндидер бер әкияти дөньядагы сымак хис итте. Әйтерсең лә ул хан, бөек хан, ә янында аның әсире, чибәр хатын Шәхрезадә аңа искиткеч әкият сөйләп утыра. Ул диюне яманлый, ә шул дию – Инсафның кан дошманы. «Шәхрезадә» аңардан үч алырга тели, Инсаф та нәкъ шундый ук уйлар белән яна…

– Каладан кунакка каенанамның оныгы кайткан иде. Пачти бандит! Төшеп менде ул Әлфинур янына, тормышның кай тарафка акканын аңлатты ул аңа! Шуннан соң ул иремне бусагасыннан да атлатмады. Хикмәт! Хатыйп беразга тәүфыйклы песигә әйләнде. Хәтта, тезләнеп, миннән гафу да үтенде…

– Гафу иттеңме соң?

– Мин аны бөтенләй йөрәгемнән сызып аттым. Болай да яратмыйм үзен, инде бу хәлләрдән соң… Нишлисең! Яшәргә кирәк. Бала атасы бит… Ә үч алу теләге калды. Шулчак эчемнән генә: «Үрдәгеңә бер каз ясыйм әле мин синең!» – дип, үз-үземә сүз бирдем. Беләм… үч алуның икенче ягы да бар… начар ягы да. Үчләнү беркайчан да яхшыга алып бармый, анысын да беләм…

– Ә ничек үч алмакчы буласың?

– Ничек? – Ландыш, назланып, Инсафка карап куйды. – Бүген мин дә өйгә кайтмыйм!

– Кая барасың?

– Синдә калам.

– Миндә?!

– Әйе, җаным, синең янда.

– Шулай итеп…

– Үч алу дип кенә әйтә алмыйм мин моны… – Ландыш, төртелеп, башын аска иде. – Яшермим…

– Нәрсә?

– Син ошадың миңа.

– Ошадым?

– Әйе, ошадың…

– Ни өчен?

– Белмим… тик шуны беләм…

– Нәрсә?

– Юк, юк, бу әле ярату түгел, чын ярату түгел…

Ландыш Инсафның иңенә сарылды. Инсаф җилкәсе белән аның тән авырлыгын сизсә дә, чибәр хатынның кагылуыннан ул чиксез тәм һәм ләззәт тапты. Ул хатын-кызга, хатын-кыз назына бик нык сусаган иде! Кемгәдер табынып, ерактан яратып яшәүдән ул инде туйган, аның бүген үк чын-чынлап, шашып яратасы, яраткан кешесен рәхәтләнеп бер сөясе килә иде. Бу әле теләк кенә, ләкин аны тормышка ашыруы җиңел түгел, чөнки озак еллар ирегеннән мәхрүм ителгәч, ул бу мәсьәләдә шактый кыргыйланган һәм андый мөнәсәбәтләрдән бөтенләй читләшкән иде…

– Сине беренче күргәч үк, әллә нишләп киттем! – диде хатын.

– Нишләп?

– Син минем беренче мәхәббәтемә охшагансың.

– Яраттыңмы аны?

– Чын ярату дип әйтә алмыйм мин аны… Минем моңарчы беркайчан да чын-чынлап яратканым булмады. Ә минем яратасым килә, Инсаф! Әгәр дә мин аны бик каты теләсәм, үлеп-бетеп шуның белән җенләнсәм, мине берни дә туктата алмаячак… ышанасыңмы?

– Синнән теләсә нәрсә көтәргә була.

– Син мине җиңел акыллы дип уйлыйсыңмы?

– Юк, алай дип уйламыйм, – дип төзәтте сүзен егет. – Минем моңарчы ирле хатыннар белән йөргәнем булмады. Аны… бик зур гөнаһ, диләр…

– Мәхәббәттә гөнаһ юк, җаным!

– Бәлкем… шулайдыр да… ләкин…

– Әйтеп бетер!

– …минем ярәшкән кызым бар. Раушаниям.

– Яратасыңмы?

– Кемне?

– Раушанияне?

– Яратам…

Инсаф бу сүзне ничектер икеләнебрәк әйтте. Ландыш янында ул ярәшкән кызын гына түгел, ә үзенең кем икәнлеген дә оныта башлады бугай. Бу чибәр хатын, елан сымак сарылып, акрынлап аның куенына, куеныннан җанына төшеп бара кебек…

– Алдашма, Инсаф!

– Нишләп алай дисең?

– Күзләреңнән күрәм.

– Нәрсә?

– Ни кызганыч, син аны яратмыйсың. Яратасың килә, ләкин ярата алмыйсың. Аңлыйм, ул синең өчен якын кешедер дә… Әйбәттер ул. Ул, бәлкем, синең җан дустыңдыр да. Ләкин ярату аның белән генә чикләнми шул. Ярату ул бөтенләй икенче нәрсә. Синоптиклар әйтмешли, аңа прогноз биреп булмый.

– Каян беләсең?

– Күзләреңнән күрдем… Әнә шул күзләрең, төпсез зәңгәр күзләрең әсир иттеләр дә инде мине. Бир, җаным, үбим әле шул күзләреңне бер, бир! – Кунак хатыннан бу хәтле үк шуклык вә әрсезлек көтмәгән Инсаф йөзен читкә алды, ләкин хатын барыбер үзенекен итте, аның күзләреннән үпте…

– «Яратам» дисең инде?!

– Әлегә «яратам» дип әйтмәдем…

– Ә мине яратырга буламы соң? Син бит беләсең минем армиядән кайтмаганымны!

– Мин барысын да беләм. Ничә ел утырганыңны да беләм. Ләкин безнең мәхәббәткә моның бер катнашы да юк. Минемчә, син үзеңне бер дә кирәкмәгәнгә кимсетәсең кебек. Кимсенмә! Кимсенгән саен, кеше үзенә бары начарлык кына ясый, тормышы уңышсыз була. Дөньяның начар ягын гына күрергә ярамый, аның яхшысын да күрә белү кирәк. Син менә дигән егет! Авырлыклар артта калды! Синең киләчәгең якты! Кил әле, качма, кил!

– Кил…дем…

– Кил… – Инсафны кулыннан тартып, Ландыш аны идәнгә тезләндерде һәм үзе дә аның каршына тезләнде. – Әгәр дә Раушанияң сине минем кебек ярата алса, мин сиңа якын да килмәс идем, арагызга кермәс тә идем. Тик ул сине минем күк беркайчан да ярата алмаячак, аңлыйсыңмы? Әйе, ул сине карар, сиңа балалар табар, тик ярата алмаячак…

– Нишләп шулай дисең?

– Ул синең назга, сөюгә сусаган җаныңны аңламый һәм аңлый да алмаячак. Менә мин аңлыйм! Мин сине аңлыйм!

– Каян беләсең?

– Мин Раушанияне бер генә тапкыр күрдем һәм аның кем икәнен аңладым. Дөресме?

– Әйе, мин әле яшь, минем яратасым килә, – диде егет һәм, башын аска иеп, аның кулыннан алды. Ландыш, Инсафтан яшьрәк булса да, баласын сөйгән шәфкатьле, назлы аналар сымак, егетнең башыннан сыйпады. «Сабый бала»га, күз яшьләрен сыгып, инде елыйсы гына калды. – Чынлап та… шулай… ялгыз бит мин. Атам да, анам да юк. Читен миңа аларсыз, белсәң икән, шундый читен! Кайчак үкереп елыйсыларым килә! Шуңа күрә дә тизрәк башлы-күзле буласы, өйләнәсе килә. Кемгә булса да, тик ялгызым гына калмаска…

– Мин бар, мин сине ташламам…

– Сүз дә юк, син миңа ошыйсың, бик тә ошыйсың. Дөрес әйттең син, Раушания турында бик дөрес әйттең. Егет белән кыз арасында була торган ярату юк бит безнең арада, юк. Дуслык бар, ие. Төрмәдә чагымда ул мине ташламады. Ярдәм итте. Көтте. Анда мин гел аның турында гына уйладым…

– Аңлыйсыңмы…

– Ие…

– Төрмә – читлек бит ул, тирән чокыр… упкын… Син чокырда яткан, тирән, төпсез упкында яткан… Чокырның, упкынның өске башыннан кем кычкырса да, кем генә ярдәм кулы сузса да, шул кеше сиңа фәрештә булып күренгән. Ә хәзер син иректә. Үз иркеңдә. Сиңа кем кирәклеген аңлар вакыт җитте…

– Миңа шундый рәхәт синең белән…

– Миңа да…

– Ландыш…

Инсаф аңа тагын нидер әйтмәкче иде, хатын учлары белән егетнең авызын томалады. Әйтәсе сүз әйтелмичә калды, сөю дәрте икесен дә үзенең назлы кочагына тартып алды…

– Инсаф!

– Әү, җаным.

– Ал мине!

Инсаф, кабаланып, Ландышның күлмәк изүен чишәргә тотынды. Үч иткәндәй, ул күлмәк изүе вак кына төймәләргә беркетелгән булып чыкты. Бер ун-уникеләп төймә. Ләкин бик нык дәрте уянган, әсәрләнгән егетнең соңгы ике-өч төймәне чишеп торырга тәкате калмады, ул аларны өзеп кенә атты, күлмәк бер урыннан тартылып ертылды һәм аның изүе китте. Өзелгән төймәләр, күңелле чылтырап, берәм-берәм идәнгә коелдылар, карават һәм өстәл асларына тәгәрәделәр. Ландыш моңа көенмәде, андый вакытта чүпрәк белән хисаплашып торалар димени инде, ул сөенә-сөенә көлде генә, ә Инсаф, аңын җуйган кешедәй, күкрәгеннән сөт исе аңкып торган тансык хатынның кайнар кочагына чумды. Иреннәр иренгә кушылды. Егет, җиңелчә хәрәкәт ясап, хатынны урынга аударды. Инсафның куллары, хатынның дәртен, теләген тагын да көчлерәк кузгатып, тәнен иркәләде… Ике гашыйк, бер-берсен сөя-сөя, бар дөньяларын онытып, мәхәббәт диңгезенә чумдылар… Бары тик ышык почмактан Инсафның колагына: «Улым, улым, нишлисең син, нишлисең?!» – дип эндәшкән җан авазлары гына ишетелгәләп алды…