Читать книгу «Бәхетсез җаннар» онлайн полностью📖 — Хәбир Ибраһим — MyBook.
image
 







Кунаклар кичкә генә җыелып беттеләр. Аңа хәтле Мәхмүтнең кәләше Алсинә килеп, Инсафларның аш ягында матур итеп табын әзерләп китте. Мәхмүт Инсафка анасы ягыннан туган тиешле кеше иде. Алар балачактан ук бер-берсенә «туганым» диеп яшәделәр, кыскасы, бергә уйнап үстеләр. Аларның дуслыгы Инсаф төрмәгә утыргач кына өзелде. Мәхмүт әллә кайларга ыргылмады, армиядән кайтуга ук, райондагы милиция бүлегенә эшкә урнашты. Озак кына өйләнмичә йөргән иде, инде менә үзеннән биш яшькә кечкенә Алсинәгә өйләнергә булган. Кәләш тә тумышы белән шушы яктан, шушы авылдан. Инсафның Мәхмүткә әзрәк үпкәсе бар: төрмәгә утыргач, ул туганын бөтенләй онытты. Соңрак ул аны үзенең эчке органнарда хезмәт итүе, милициядә тоткыннар белән аралашуны бигүк хуп күрмәүләре белән аңлатырга тырышты. Инсаф бар булган үпкәләрен авылга кайтуга ук онытты, Мәүмүт белән кабат дуслашты. Хәер, туганы әллә ни эреп китмәде, шулай да Инсафның чакыруына каршы килә алмады.

Кунакка аның белән бергә укыган яшьтәшләре дә килде: Сылу, Хәмдия һәм Хәсти. Алар барысы да авылда яшиләр. Хәсти белән алар бер класста һәм хәтта бер партада утырып укыдылар. Ул бик тә авыр укыды, дәресләрен дә гел башкалардан гына күчереп яза торган иде. Инсаф, отличник ук булмаса да, «дүрт»ле һәм «биш»легә генә укыды, шуннан түбән төшмәде. Нәселләрендә әбисе (сүз Хәлимә турында бара) укытучы булгангамы, әллә үзе бик башлы булып тугангамы егет мәктәптән яхшы аттестат белән чыкты. Хәстине исә көч-хәл белән тартып чыгардылар. Шуңа күрә дә ул читкә китәргә ашыкмады, башта комбайн ярдәмчесе булды, аннан, авылга инвесторлар килгәч, фермага терлек караучы булып урнашты. Бүген ул фермада сыерларның асларын чистарта, ат җигеп, тирес чыгара. Холкы белән ул – шактый шук, мәзәкчән һәм күңелле кеше . Тиктомалдан гына берәр кызык нәрсә сөйләп куя да, көлдерә-көлдерә, арт ягыңа утыртып китә. Ул әле һаман да өйләнмәгән, өйләнергә уенда да юк бугай. Авылдагылар аның турында, бик яшьли кияүгә чыгып, ике баласы белән тол калган Хәмдия тирәсендә чуала икән, дип тә сөйлиләр. Сыер савучы Хәмдия Инсафтан бер класска югары укыды, мәктәпне алданрак тәмамлады. Ул Инсафлар урамында, ике йорт аша гына тора, алар хәзер бер-берсе белән һәр көн диярлек күрешеп, исәнләшеп китә торганнар иде. Хәмдия – җор күңелле, сүз эзләп кесәгә керә торган хатын түгел, әйтсә сүзен чартлатып әйтә торган кеше. Бу яктан алар Хәсти белән бик тә охшашлар, икесе дә бертөрлерәк булгач, бер-берсенә төрттереп алып бәхәсләшергә һәм хәтта ачуланышырга да күп сорап тормыйлар. Сылу, Инсаф белән яшьтәш булса да, ул авылда түгел, район мәктәбенә йөреп укыды. Бишкүлдән районга биш кенә километр, шуңа күрә бик күп балалар шунда укыды. Ләкин Сылу, нихәтле генә яхшы укыса да, калага китәргә ашыкмады, салада калды. Педагоглар тәрбияли торган училищеда экстерн белән генә укып чыкты да, авылга кайтып, балалар бакчасына эшкә урнашты. Башта ул Мостафа атлы авыл егетенә кияүгә чыкты, ләкин ул бик нык эчә һәм сугыша башлагач, аңардан аерылды. Мостафадан ул бер ир бала да тапты. Мостафа Сылу белән аерылышырга теләмәгән, хәтта бер мәлгә эчүен дә ташлап торган, янәдән кушылуны сорап, аңа килеп, ялынып та караган, тик хатын барыбер ризалашмаган. Бер кискән икмәк телеме кире ябышмый, янәсе. Шуңа җавап итеп, ул Сылуны бик нык мыскыл итеп, каргап киткән һәм әнә шуның каргышы яшь балага төшкән, диләр. Шуннан соң өч яшьлек бала озак тормаган, җан тәслим кылган. Дөресме бу, юкмы, анысын тәгаен генә беркем дә белми. Шул хәлдән соң хатынын каргаган ир бөтенләй түбән тәгәрәгән, эчеп, исереп, урамнарда, койма асларында кунып йөргән. Бу яман хәл әле дә дәвам итә, һәм инде кеше кыяфәте калмаган Мостафаны Инсафка берничә мәртәбә урамда һәм клуб буенда очратырга туры килде. Инсаф төрмәдән чыгар алдыннан гына, Сылу үзенә яңа пар тапты: Үзбәкстаннан шабашкага килгән бер үзбәк егете белән танышты. Авылда алар яңа мәктәп салдылар, ул шунда штукатур эшләре белән шөгыльләнде. Бу үзбәкнең Ташкент якларында үз гаиләсе, үз балалары да бар икән, дип тә сөйлиләр, ләкин бу сүзләрнең ничаклы дөреслеккә туры килүе әлегә берни белән дә расланмаган иде.

Табын аш ягында әзерләнде. Табынның иң кызган вакытында гына Мәхмүт Алсинәне зал ягына алып чыкты.

– Мәхмүт, нишләп син мине монда алып чыктың? – дип сорады аңардан кыз.

– Кысан анда, ә монда иркен! – дип җавап бирде бераз гына аракы кәккән егет һәм шундук Алсинәне кочаклап та алды.

– Ялгызың каласың килдемени соң?

– Анысы да бар инде! – Мәхмүт Алсинәне кочып үбә генә башлаган иде, аш ягыннан Инсаф килеп керде.

– Мәхмүт! Алсинә! Нишләп качтыгыз?! – диде аларга хуҗа егет.

– Менә… Алсинәгә аңлатып торам әле, – дигән булды Мәхмүт.

– Мәхәббәтеңнеме? – дип елмайды Инсаф.

– Юк… бу якта киң дә, иркен дә!

– Соң, әйдә, өстәлне бу якка алып чыгабыз, – диде хуҗа. – Кызлар, егетләр! Әйдәгез, өстәлне түр якка алып чыгабыз. Җитте анда кысылып утырырга!

Үзбәк белән Хәсти аш-су тулы табынны, өстәле белән бергә күтәреп, түр якка алып чыктылар. Хәмдия белән Сылу, өстәлдәге ризыклар идәнгә коелмасын дип, өстәл артыннан ияреп, аны саклап килделәр. Ниһаять, өстәл түр якның уртасына барып урнашты. Барысы да шуның янына тезелешеп утырдылар. Бер Инсаф кына басып калды. Ул башланган яртыдан гади генә рюмкаларга кабат аракы салып чыкты һәм, шуларның берсен кулына алып, болай дип сүз башлады:

– Егетләр, кызлар! Мин бу көннәрне бик озак көттем. Сез минем якын дусларым! Мәхмүт – минем туганым, Аллага шөкер, ул инде тиздән башлы-күзле булырга тора. Ходай аларның икесенә дә бәхет өләшсен! Сылу белән инде без гомергә аралашып яшәдек, яхшы дуслар булдык. Егет белән кыз арасында дуслык була алмый, диләр, була, ник булмасын, менә бу безнең дуслык шуның бер матур үрнәге булып торадыр. – Сылуның иңеннән җиңелчә генә сыйпап, ул аның янында утырган үзбәк егетенә ишарә ясады. – Гафу ит, иреңнең исемен белмим…

– Шамил! – диде Сылу. – Үзбәкстаннан килде…

– Шамил түгел, Шаман ул! – дип көлде тешсез Хәсти.

– Да-у… Хасти… дурус айта! – диде Шаман, аз гына да үпкәләмичә.

Аракыны якын дусты итеп күргән Хәсти, Инсафның тост әйткәнен дә көтмичә, рюмкадагы эчемлекне гопылдатып эчеп тә куйды. Аның һәр адымын тикшереп торган Хәмдия, ярсуланып, аңа усал гына карап куйды. Шук юләр шундук телләнә башлады һәм, тамак астына чиртеп, Инсафның тостын тыңларга әзерләнгән үзбәктән:

– Карале, Шаман, сездә бу нәстәне тоталармы, юкмы? – дип сорады. Хәсти маймыллана: ул аның белән бергә фермада эшли, аның аракы белән дус түгеллеген дә, үзбәк халкының ничек һәм ни күләмдә эчкәнен дә әйбәт белә, бу очракта ул, кызык табып, фәкать публика өчен генә уйный иде…

– Үзем үчмәгәч, низнай, айталмыйм! – диде үзбәк, алдында торган рюмканы читкә этеп.

– Сездә чәйгә салып эчәләр икән аны! Мин шулай дип ишеттем.

– Җитте инде, бүлмә кешене! – дип кычкырды аңа Хәмдия. – Әйтсен сүзен!

– Хәсти белән без бергә уйнап үстек, бер класста укыдык, – дип дәвам итте Инсаф.

– Тиңдәш, без синең белән гел сугыша идек, име?

– Свулыч, – дип кычкырды ул аңа, шаяртып. – Син бит минем битемә агач шәйбе атып, борынымны җимердең. Шуның эзе менә әле дә тора…

– Ә син, агач кылычың белән селтәнеп, чак кына күзне чыгармадың… уң күзне… әле дә шул күзем тартышып тора, – дип көлде Хәсти.

– Хәмдия белән сезнең мөнәсәбәтләр ничектер, анысын белмим… – диде Инсаф.

– Өйләнешергә торабыз әле, – диде Хәсти. Әйе, ул шулай әллә кем булып кыланырга ярата иде.

– Да-а-а!

– Ие… арттан йөри, малай, ал инде мине, дип!

– Кем?! Минме? – Хәмдия чәчрәп торып басты һәм кулына тоткан рюмкасы белән селтәнде. Хәсти куркып, башын иеп калды. Табындагылар көлештеләр. – И җаным, син җүләргә кияүгә чыкканчы, мин лучше Чурныш урысына чыгам!

– Ярар, көлештек, аңлаштык, – диде Инсаф бу юлы басынкы, калын тавыш белән. Табын тынып калды. – Минем нәрсә әйтәсем килә. Сез минем кайдан кайтканымны барыгыз да яхшы беләсез. Һәм инде… ни өчен утырганымны да беләсез. Бер гаепсезгә утырдым мин, бер гаепсезгә. Ни өчен шулай килеп чыкканын сезгә сөйләп тормыйм, тора-бара барысы да ачыкланыр. Иң мөһиме ул түгел. Утырганда, исән-сау гына авылга кайтып җитә алсам, дусларны, туганнарны җыйнап, бер чәйләп утырырбыз, дип хыялланган идем. Аллага шөкер, исән-сау әйләнеп кайттым. Һәм менә күрешү минутлары да килеп җитте: мин кабат сезнең янда, дусларым, сезнең янда! Мин бу дөньяның явызлыгын да, яманлыгын да җитәрлек күрдем. Мин менә шушында, туган авылымда, туган нигеземдә калырга һәм яшәргә дип кайттым. Минем, чынлап та, авылда каласым, сезнең белән бергә авылымда яшисем килә. Әйдәгез, күтәрик шушы бокалларны! Авыл өчен, туган нигез өчен!

– Авылда да хәзер җәннәт түгел! – Сүзгә Мәхмүт кушылды. Ул шулай кайчак акыллы булырга, кирәкмәгән җирдә бака боты кыстырырга ярата иде. – Минем дус авылда агроном булып эшли, инде ярты ел хезмәт хакы күргәне юк. Хәер, дәүләт эшендә дә күп тамызмыйлар. Җитмәсә, өйләнәсе ел! Авылга участковый булып кайтмыйча булмас инде!

– Шаһит итеп туеңа мине чакыр, – дип кысылды Хәсти. – Акча сорамам!

– Син дивана шту ли! – дип кычкырды аңа Хәмдия.

– Ә нәстә! Минем менә дипломым да юк, аттестатым да югалды. Фермада эшлим: көрәп акча алам!

– Алган ди бар берәү!

– Правды… Шаман миннән күбрәк ала. Менә шуны аңламыйм…

– Ышту? – дип сорады аңардан Шаман.

– Синең кебек эчеп йөрми ул, хезмәтен җиренә җиткерә! – диде Хәмдия.

– Егетләр, кызлар! – диде рюмкасын күтәргән Инсаф. – Мин тост әйттем!

– Әйдәгез! Әйдәгез! – диештеләр табындагылар.

– Әйдәгез, күтәрик инде! – дип көлдерде Хәсти. – Кеше арасында күңелле була ул! – Эчкәне эчте, эчмәгәне тукталып торды.

– Инсаф! – Ниһаять, Сылуның да теле ачылды. – Безнең кәләш кая соң әле? Раушания кая? Килмәдемени?

Кунаклар, аптырашып, бер-берсенә карашып куйдылар, шуннан соң шаулашырга тотындылар.

– Зарар юк, – дип бүлде аларны Инсаф. – Мин турысын сөйләргә яратам. Раушания белән безнең бар да тәртип. Прусты… ул шундыйрак инде… Үпкәләмик аңа, яратмый ул шау-шулы кичәләрне, бары тик шул гына. Йөрәге кабул итә алмый…

– Да! Аның йөрәге! – дип искәртте Хәсти. – Әйдәгез, дуслар, Раушания исәнлегенә!

Шулчак урам ягында тәрәзә чиерткән тавыш ишетелде. Барысы да шым булып калды. Кы-ы-зык! Кем булырга мөмкин бу? Инсаф тиз генә утны сүндерде. Тәрәзәгә капланып, урам ягына күз ташлады. Тик анда беркем дә күренмәде. Кабаланып, ул янә ут кабызды. Ни күрсеннәр: ишек төбендә Ландыш басып тора иде! Барысы да, бу хәлгә шаккатып, берникадәр вакыт эндәшә алмыйча тордылар. Дөресен әйткәндә, кунакта утыручыларның берсе дә (Инсафтан башка!) Ландышны яратып бетермиләр иде. Бишкүлдә килмешәкләрне болай да бик өнәп бетермиләр һәм аның әле, җитмәсә, Хатыйп хатыны булуы да нәфрәт хисен икеләтә көчәйтә иде. Авыл халкы Хатыйпны яратмый, чөнки ул инде ничәмә кешенең башына җитте. Каяндыр күченеп кайткан Ландышны да халык аның хәләл җефете итеп түгел, ә Хатыйпның кара күләгәсе, койрыгы итеп кабул итте.

Беренче булып урыныннан Хәсти кузгалды, һәм ул, кыланчыкланып, тәрәзә буйларын, ишек артларын карап чыкты һәм хәтта кием шкафы эченә дә башын тыгып алды…

– Юк…

– Нәрсә эзлисең син анда? – дип сорады аңардан Инсаф.

– Хатыйп килмәгән микән, дим…

– Нишләп?

– …хатыны артыннан ияреп…

– Ландыш… – Инсаф үзе дә каушап калган иде. – Кер… ишек төбендә торма…

– Исәнмесез! – диде Ландыш, үз-үзен бик тиз кулга алып. Оялу-каушау дигән нәрсә ят иде аңа, күрәсең, әрсезлек, кыюлык хисләре җитәрлек иде үзендә. – Тиктомалдан килеп керүемә исегез китмәсен, мин белеп килдем…

– Нәстәне? – дип сорады Хәсти.

– Аулак өйне…

– Аулак өйгә, между пручим, ирле хатыннар йөрми! – дип төрттерде Хәмдия.

– Ә без нәрсә? – диде Сылу.

– Сезнең никах кына, – диде Хәмдия. – Сез бит әле загста язылышмаган.

– Никах загстан җугарырак! – дип фикер йөртте Шаман.

– Дөрес һәм бик дөрес! – дип куәтләде Хәсти аның сүзен.

– Хәсти, бар әле, бутама кешене! – Инсаф Ландыш янына килеп басты һәм аңа кулын сузды. – Ландыш, әйдә, утыр безнең янга! Бергә күңелле булыр…

– Ие… кеше янында! – дип өстәде Хәсти.

– Рәхмәт, – диде хатын.

– Әйдә, табынга утыр! – дип кыстады аны хуҗа.

– Юк, утырмыйм, – дип кырт кисте ул. – Аракы куелган табынга утырмыйм!

– Ой, ой, каян килгән мулла кызы! – Бусы Мәхмүт иде. Бу аның үзенчә Ландышны кабул итмәве һәм үртәве иде.

– Юк, мин сезнең янда дини кеше булып кыланмыйм, биш мәртәбә намаз да укымыйм! – диде Ландыш. – Шуны гына әйтәм: аракысыз да күңел ачарга була!

– Нишләргә кушасың? – дип сорады Мәхмүт.

– Аулак өй, дисез бит…

– Аулак өй дигәч тә, нәстә, йөзек салыш уйнатмакчы буласыңмы?

– Ә нишләп уйнамаска?! Күңелне табын артында түгел, ә биеп-җырлап, уйнап ачарга да була, шулай бит?!

Табындагылар кабат тын калдылар. Авылда яшәгәч, Ландышның кайбер сәер гадәтләрен беләләр иде. Башта, килгән шәпкә ул клубта сәнгать җитәкчесе булып йөрде, анда бер ел гына эшләде, ире бик каты көнләшкәч, китапханәгә күчте. Ләкин шул бер ел эчендә генә дә ул клубта нинди генә чаралар уздырмады. Кичәләр, дискотекалар, аулак өйләр… Йоклап яткан клуб уянды. Клуб ишеге кайсы якка ачылганын да белмәгән, барсалар да тәртип бозып кына йөргән яшьләр кичләрен клубка җыела башладылар, бик теләп, яңа клуб мөдире оештырган чараларда катнаштылар. Ландыш теләсә кем белән уртак тел таба белә, сөйләшә белә, ул тырыш һәм актив, Ходай аңа оештыру сәләтен кызганмаган иде. Авыл яшьләре аны яратып, инде үз итеп кенә өлгергәннәр иде, Хатыйп, көнләшеп, аны клубтан чыгарттырды. Бер ярты еллар эшсез утыргач, китапханәгә урнашты һәм хәтта анда да тик утырмады, күңелле кичәләр оештыру белән мәшгуль булды…

Инсаф бу очракта әйдәманлыкны үз кулына алырга тиеш иде, һәм ул шулай итте дә. Күңел түрендә җылы хисләр калдырган хатынны уңайсыз хәлгә куярга ярамый иде. Ландыш хаклы! Нигә әле бер җилләнеп алмаска? Кая әле аның якын дусты? Ул сандык өстендә торган тальян гармунын кулына алды, бармак очлары белән аның телләрен сыпырып куйды. Гармун дусты телгә килде. Хәсти Инсафның ниятен бик тиз аңлап алды һәм: «Без бит Бишкүл егетләре, Бишкүл кызлары! Без биергә, җырларга тотынсак, безне, җаннарым, туктатам димә инде!» – дип сөйләнә-сөйләнә, тиз генә гармунчы каршына урындык китереп куйды. Урындык өстен сөлге белән сөрткәндәй итте. Янәсе, «Рәхим ит, утырып уйна, сөекле гармунчыбыз!» Инсаф урындыкка утырып, башына ни килсә, җаны ни теләсә, шуны уйнап, шуны җырлады. Җыр җаннарны актарып атты, күңелләрне җилкенсендерде, чөнки ул җыр чын авыл җыры иде:

 
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар.
Талда яфрак, бездә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
 

Күңел ачып, әзрәк кызарга өлгергән яшьләрнең күбесе Инсафка кушылдылар. Кайсы, урындык алып, аның янына утырды, кайсы идәнгә, келәм өстенә чүкте. Хәсти Ландышка урындык китереп бирде, ләкин ул утырмады, урынында басып калды…

 
Биек тауның башларында
Җил түгел, давыл бит ул.
Ефәк түгел, җилгә очмый,
Кайгылар авыр бит ул…
 

Һәм тагын:

 
Сызылып таңнар аткан чакта,
Кош куна тирәгемә.
Ефәк булып уралдың ла
Яшь кенә йөрәгемә…
 

Ниһаять, гармун тынды, гармун белән җыр да тынды.

– Бигрәк моңсу җыр, прәме үзәкне өзә! – дип такылдады Хәсти.

– Күпме өзәргә була үзәкне! – дип зарланды Мәхмүт. – Күңел ачармын дип килгән идем, булмады!

– Әйдәгез, алайса, уеннар уйныйк! – Мондый тәкъдимне Ландыш ясады.

– Зинһар, йөзек салыш кына уйнамыйк! Клубта күп уйнадык! Га-а-рык!

– Минемчә, бер әйбәтләп салырга да таралышырга кирәк! – дип өстәде Хәсти Мәхмүтнең сүзләренә.

– Хәсти, җитте сиңа! – дип, Хәмдия кабат аның авызын япты.

– Бетте, карчык, бетте!

– Карчык! Нинди карчык булыйм мин сиңа?!

«Карчык» дигән сүзгә нигәдер ачуы чыккан хатын кинәт кенә Хәстигә ябышты, тегесе, аңардан качып, урынга барып ауды. Хәмдия аның башын мендәр белән каплады. Чәчәкле-чуклы мендәр шактый зур, күперенке иде, Хәсти чак кына тынга капланмады. Ләкин (егет җитез!) ул, әйләнеп алып, инде өстенә менеп кунаклаган Хәмдияне идәнгә тәгәрәтте. Эчтән җылы ыштан, калын кара колготки кигән Хәмдиянең арт шәрәфләре шыр булып ачылып киткәч, кунаклар шырык-шырык килеп көлешергә тотындылар…

– Егетләр! Кызлар! – дип, Ландышның сүзләрен күтәреп алды Инсаф. – Җә, кем нинди уен белә?

– Белгәнне уйнарга инде! – диде Сылу.

– Җырлап уйнасак кына инде, – дип кушылды Алсинә.

– Алсинә дөрес әйтә, – диде Ландыш. – Барыбызга да таныш бер уен бар…

– Нинди?

– Аралашып уйнау. Әйдәгез, болай итик…

– Нәстә нитик? – Бусы Хәсти иде.

– Кызлар бер якка, ә егетләр икенче якка бассын!

– Беләбез, безне өйрәтергә кирәкми! – дип кычкырды Хәсти.