Читать книгу «Бәхетсез җаннар» онлайн полностью📖 — Хәбир Ибраһим — MyBook.
image
 







Китапханәче чыгып киткәч, ул озак кына үз-үзенә урын таба алмады. Ул, котырынып, урындыкка китереп типте. Каты типте – урындыкның арткы аягы очып ук чыкты. «Хатыйп… Хатыйп… килсә дә килә бит кешегә бәхет, килә! Тыныч тормыш, чибәр, акыллы хатын…» Инсаф шуны белә: Хатыйп акчаны эшли белсә дә, шабашниклар бригадасы белән җитәкчелек итсә дә, нигездә, ул – бер авыл наданы. Ул, мәктәптә укыганда да, бер елын утырып калды. Ә хәзер әнә кем булган! Нинди хатын алган! Әйе, бер күрешеп, аңлашып аласылары бар әле аның Хатыйп белән, бар! Ире турында күп нәрсәләр белми шул әле Ландыш, белми һәм ул үзенең кем белән яшәгәнен аңлап та бетерми. Белер тиздән, белер, иншалла.

3

Ландышның Инсафка керүен дәү әнисе дә күреп калган. Күрмәсә дә җиткергәннәрдер, күрәсең. Икенче көнне оныгы янына килгәч, ул шуны чәйнәргә тотынды. Инсаф кебек үк, Кәримә дә Хатыйпны өнәп бетерми, алай гына да түгел, аны бөтенләй күрә алмый икән.

– Әптиләр килене нишләп керде? – дип сорады ул.

– Әпсәләмовка кергән! – дип шаярткан булды Инсаф.

– Кемгә?

– Әти кайчандыр китап алган булган. Әпсәләмовны. Китапханәче шуны сорап кергән.

– Ул аны миннән бер сораган иде инде.

– Нигә бирмәдең?

– Җаны чыксын! – дип акырды Кәримә. – Әптиләр белән кушылган кеше җүнле була димени?!

– Хатыйп хатыны булып чыкты ул, бик беләсең килсә…

– Нәрсә тапкандыр ул шуңарда, белмим. Кунакка кайткан җиреннән алып калды ул аны. Хәер, Хатыйпка чыккач, үзе дә әллә кем түгелдер инде. Байлыгына кызыккан, күрәсең.

– Матур хатын – сүз дә юк. Баласы бармы?

– Бар, малай тапты.

– Да! Бәхете ташыган икән Хатыйпның!

– Син өтермәдә сөяк череттең, ә ул яхшы тормышта чибәр хатын белән чөкердәште. Шул кабахәт аркасында… сине…

– Дәвәни, кирәкми! – дип кычкырды Инсаф.

– Нәстә акырасың?

– Үткәннәрдә казынмыйк! Булган – беткән!

– Ачуым чыга бит, балам. Атаңны да ул гына кыйнатты…

Ниһаять, дәү әнисе күңел эчендә йөрткән серен ачты. Хәер, Инсаф өчен ул инде зур сер түгел иде. Хатыйпның кансызлыгы хакында аңа берничә кеше килеп сөйләде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант итеп, ул алардан үзенә кирәк бар булган мәгълүматны да алды. Яшьләр арасында Инсафка карата хөрмәт тә, ышаныч та зур иде әлегә.

– Менә анысы башка разгавур! – диде ул, нидер ниятләп. – Бу эш буенча Хатыйпны күрәсем бар әле минем!

– Зинһар, суга күрмә! – дип борчылды Кәримә. – Утыртып куймасын.

– Мин ул Хатыйпны узачак әле, дәвәни, бер узачак! – дип өзгәләнде ул.

– Ничек? Нәстәң белән?

– Тракторга утырырга хыялланам. Немес машинасына. Инвестор белән сөйләшергә уйлыйм. Төшемле эш. Ә көзгә… көзгә мин өйләнәм…

– Кемгә?

– Раушаниягә.

– Раушаниягә?

– Ие. Багыш кызына.

– Ай! – Кәримә ухылдап йөрәген тотты һәм шул килеш, артык кабаланмыйча, акрын гына карават кырыена түнде.

– Ни булды, дәвәни?

– Юк, берни дә юк, улым…

– Әйтеп бетер… дәвәни.

– Яшьтән… чирле кыз бит ул. Әниеңнеке күк… йөрәк паругы аңарда. Ничек шулай кабатлана соң бу язмышлар, ә?!

– Әйбәт кыз ул. Күңеле яхшы.

– Яхшыдыр… әйтмим…

Раушаниянең йөрәк авыртулы икәнен Инсаф күптән белә иде. Ләкин аның авыруына ул артык игътибар итмәде… Раушания бармы – бар, исәнме – исән! Яшь кешегә тагын ни кирәк!

– Төрмәдә утырганда, ул гына килде минем янга, дәвәни, – дип, ни өчендер аклангандай әйтте ул. – Ул гына йөрде свиданиегә, ул гына передача ташыды. Андый кешене мин хәзер ничек итеп читкә этәрә алыйм соң?!

– Анысы шулай инде…

– Ярата ул мине, дәвәни.

– Ә син үзең?

Инсаф җавап бирмәде, «әйе» дип, баш кына селекте. Кәримә башын чайкап, авыр сулап куйды. Билгеле, ул оныгына каршылык ясарга омтылмый, ә бары тик аңа бәхет кенә тели иде. Ләкин андый хәтәр чирнең ахыры ни белән бетәчәген ул, авыру бала үстергән ана буларак, яхшы белә иде. Алар нәселендә гомерендә (ире ягыннан да!) йөрәк авыруы белән интегүчеләр булмады. Зөмәрә исә туганда ук йөрәк өянәге белән туган. Башта аны авырый дип беркем дә уйламады, бары тик сабыйга биш-алты яшьләр тулгач кына, йөрәк үзен сиздерә башлады. Приступлары башлануга ук, кыз баланың тыны бетә, йөрәге кага башлый, йөзе агарынып, соңрак хәтта зәңгәрләнеп тә чыга. Йөрәк өянәгенә операцияне яшь чакта ук ясыйлар, ләкин Кәримә кызына операция ясаттырмады, нигәдер курыкты. Каладан кайткан бер туганы, авыруларның сиксән проценты пычак астында үлә икән, дип сөйләп куркыткач, алар операциядән баш тарттылар. Соңыннан үкенде үкенүен, ләкин соң булды. Зөмәрә гомере буе дару эчеп яшәде. Әле шул килеш тә ике бала тапты. Берсе үле туды, икенчесе, Аллага шөкер, исән, ләкин анысының яшьтән үк менә бәхете генә булмады. Ә язмышлар үч иткән сымак кабатланып тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк авыруы белән чирле икән…

Ләкин яраткан кызларын төрмәдән кайткан егеткә кияүгә бирергә аның әти-әниләре каршы иде. Алар аңа әле һаман да кырын карыйлар иде. Әйе, ул армиядән кайтмады, төрмәдән кайтты. Авыл халкы нигәдер шикләнә андый кешеләрдән. Ә бит төрмәдә утырып, Инсаф начар якка үзгәрмәде. Начарлыкка, әшәкелеккә өйрәнмәде. Ул анда да чын ир-егет булып калды. «Блатной»лар арасында аңардан көлеп, аңар мыскыл итеп караучылар да табылды. Янәсе, чын зэк бил бөгәргә тиеш түгел. Ләкин ул беркемгә дә һәм бернигә дә карамады. Кая куйсалар, шунда хезмәт итте. Цехта тимер койды, соңыннан корыч сетка бәйләде. Тагын шунысы да бар: хезмәт иткәч, вакыт та тиз уза. Әгәр дә үзеңне төрмәдә беренче көнне үк шулай куймасаң, анда яшәве икеләтә, өчләтә авырая. Билгеле, Инсафка карата провокация ясаучылар да булды: тоткыннар арасында гына түгел, конвоирлар арасында да. Авыр булса да түзде, күз яшен түгеп ятмады һәм өметен дә өзмәде. Аны иң элек өмет яшәтте, авылга кайтып, кешечә яшәү өмете яшәтте. Төрмәгә эләккәндә, ул әле борын астына мыек та чыкмаган бер нәүмиз яшүсмер генә иде, ә ул аннан чын ир булып чыкты.

– Раушания өчен борчылма син, – дип тынычландырды ул дәү әнисен, – әнкәйгә операцияне вакытында ясаткан булсак, ул бүген дә әле безнең янда утырган булыр иде. Мин Раушаниягә операция ясатам. Калада бер шәп профессорым бар минем. Мин аның малае белән утырдым. Эдуард исемле. Йомшак кына, слабый гына бер малай иде…

– Пырафисыр малайлары да утырамыни анда, җаным?

– Профессор гына түгел, банкир малайлары да утыра анда, дәвәни, банкирлар хәтта үзләре дә утыра. Закон һәркемгә дә бер…

– Ни булды пырафисыр малаена?

– Наркотик белән эләккән. Хәзер бөтен төрмә шундыйлар белән тулган. Иң мәгънәсез, иң әшәке статья. Башта бик кыерсыттылар аны. Мин аны берничә мәртәбә яклап чыктым. Шуның аркылы аның атасы белән таныштым. Ул миңа телефон аша рәхмәтләрен җиткереп торды. Эдуард әллә ни озак утырмады, атасы тартып чыгарды аны. Зур кеше чөнки. Профессорның әйтүе буенча, операция артык катлаулы булмаячак. Хәзер технология югары. Әзрәк кенә акча эшләп алам да Казанга, клиникага алып барам җаныемны. Ярты бәягә генә ясаячаклар. Менә шуннан соң берәр сүз әйтеп карасын миңа аның әти-әнисе! Авызларын да ачалмаслар!

– Ярар, әйдә, без дә авыз ачыйк, – дип көлде Кәримә һәм оныгына дип алып килгән ризыкларны өстәлгә чыгарып куйды.

– О! Тәбикмәк! – дип шаклар катты Инсаф һәм шундук ашауга да ябышты. – Камыр азыгы, бәрәңге валюта иде төрмәдә…

– Җылытып аша инде, ашыкма!

– Җылытмыйча да тәмле ул!

– Яңа тормышка өйрәнеп буламы соң, улым?

– Авырлык белән… һәр көн иртәнге җидедә торам да утырам…

– Нишләп?

– Тегендә гел җидедә торгызалар иде…

4

Раушаниянең атасы бүген ат җикте, һәм кыз күрше авылдан шуңа утырып менде. Колхоз таралгач, атлар кимеде, ләкин Гариф абзый, атсыз калудан куркып, өендә ат асрый башлады.

Ат эшкә дә, иткә дә бара. Атларны картайганчы тотмый, вакытында суя торган иде. «Ат тотмаган ир ирмени инде ул, атсыз калган колхозны колхоз дип әйтеп буламы?!» – дия торган иде ул, хуҗалык турында берәр төрле сүз-фәлән чыккаласа.

Бишкүлдә он тирмәне әле дә бар. Совет чорында төзелгән күп кенә тегермәннәр, икмәк пешерү цехлары тирә-якларда инде күптән бетте, ә менә бу авылда он тегермәне әле дә сакланып калган иде. Билгеле, хәзер анда югары сортлы он тарттырмыйлар, шулай да фуражга булса да ярап куя.

Алтын көз. Инде өченче көн яңгыр яуганы юк. Шулай да кырлары бушап калган такыр юлда яңгыр эзләре күзгә чалына, су җыелган урыннарда төрле бөҗәкләр, комбайннан киселеп калган үлән бөртекләре йөзеп йөри. Урып-җыю эшләре инде бетеп бара, тракторлар көзге сукага кергәннәр…

Ата белән кыз юл буе сөйләшмичә бардылар. Гариф абзый, кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бик өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде. Кемнең инде үзенең газиз баласын төрмәдән чыккан кешегә бирәсе, аны гомерлеккә төрмәче белән бәйлисе килсен ди?! Бу турыда өйдә сүз күп булды, алар Раушаниягә тегеләй дә, болай да аңлатып карадылар. Ә кыз барыбер үзенекен сукалады. Аның шундый үзсүзле һәм киребеткән булуына шаккатарлык иде. Әйе, ул чирле, йөрәге чирле, шуның аркасында читкә чыгып китәргә дә җөрьәт итмәде. Авылда өйләнмәгән, акыллы егетләр шактый, җитмәсә. Әнә Җамали малаен гына ал. Газда эшли. Акчалы. Кыз артыннан килеп тә, йөреп тә карады юкса. Юк, яратмады шуны. Ә шул төрмә кошын нигәдер үз итте. Юләр! Җиде ел көтте бит шуны! Ничә тапкырлар янына барды, качып барды. Апаларына кунакка барам, дип, калага чыгып китә дә атналар буе шунда ята, төрмәгә свиданиегә йөри. Ярата, имеш! Ярату шундый була микәнни соң?!

Гарифның аты тирмән янына барып туктады. Раушания: «Әти, мин озак тормыйм», – дип, сарык тиресе җәелгән арбадан шуып төште дә урам аша иң беренче тыкрыкка кереп китте. Ат тезгенен рәшәткә баганасына бәйләп торган Гариф абзый, авыр сулап, моңсу гына аның артыннан карап калды…

Нигәдер ашыгып барды ул. Алар инде өч көн күрешмәгәннәр иде. Ә аңа ашыгырга да, чабарга да ярамый. Өйнең бусагасыннан атлап кергәндә, бик нык йөрәге какты, тыны кысылды. Ул кергәндә, Кәримә әле һаман да оныгы янында тәмләп чәй эчеп утыра иде. Кыз, аны күргәч, бер мәлгә югалып калды, кызарынды…

– Ай… исәнмесез…

– Раушания! Кер! – Инсаф аны күргәч исе китте һәм тиз генә ашаган урыныннан сикереп торды. Киләсен белдереп, хәтта кесә телефоныннан да шалтыратмады.

– Кер, әйдә! – дип кыстаган булды аны Кәримә. – Мактап йөрисең икән. Күчтәнәчтән авыз ит.

– Рәхмәт! Мин… бүген килергә дип уйламаган да идем. Әти тирмәнгә он тарттырырга бодай алып менде. Нигәдер аңардан каласым килмәде. Килмәскә иде… име…

– Юк, син нәрсә! – диде Инсаф, аның кулыннан алып. – Бүген мин болай да синең артыңнан төшәргә дип тора идем әле. Шалтыратам, телефоның недоступен. Бүген миндә, беләсең килсә, аулак өй, яшьләр җыела…

Төрмәдән кайтканнан соң, дусларын, туганнарын, танышларын җыйнап өендә кунак итү уен Инсаф күптән башына кертеп куйган иде. Кайтуга ук кунак җыя алмады, ничектер килеп чыкмады. Аннан әлегә эше дә юк, акча яклары да такыр. Дәү әнисеннән мәҗлескә акча сорарга яхшысынмады, ашарлык-эчәрлек кенә ул аңа болай да биргәләп тора иде. Шуны аңлаган авыл яшьләре мәҗлесне, ягъни аулак өйне, үзләре оештырырга булдылар. Хәзергеләр бер җыелып сыйлануны аулак өй дип атыйлар. Элеккеге заманнарда аулак өй ул яшь кешенең, ата-анасы каядыр китеп, өйдә үзе генә калгач уздырыла торган бер күңелле чара булган. Борынгыдан шулай килгән. Тик заманнар алышына, заман белән кеше генә түгел, гореф-гадәтләр дә үзгәрә, йә ул яңара, йә бөтенләй онытыла, бетә.

– Әйбәт кенә утырыгыз инде! – Кәримә, шул сүзләрне әйтеп, әкрен генә урыныннан кузгалды. Инсаф, ашыгып, Раушанияне дәү әнисе белән таныштыра башлады. Алар, бер-берсен кеше аркылы гына белсәләр дә, әлегә кадәр очрашып күрешкәннәре булмады.

– Минем сезгә «Кәримә апа» дип түгел, ә нигәдер «дәвәни» дип эндәшәсем килә, – диде кыз. Монда ниндидер юмалану, яраклашу кебегрәк нәрсә сизгән, табигате белән шундый нәрсәне, төчеләнүне кабул итмәгән карчык:

– Вакыты җиткәч эндәшерсең, – дип, коры гына җавап бирде.

– Дәвәни, китмә әле! – дип, каршына төште аңа оныгы.

– Нишлим монда? Сезгә комачауламыйм, сөйләшегез рәхәтләнеп!

– Дәвәни!

Инсаф Раушанияне кулыннан борып алды да Кәримәнең каршына китереп бастырды. Кызның ипләп кенә биленнән каптырып, аны кочагына алды.

– Дәвәни, мин бит инде сиңа әйткән идем, – дип дәвам итте ул сүзен. – Без Раушания белән вәгъдәләшкән идек. Тиздән без аның белән өйләнешәчәкбез.

Кәримә «дөресме бу?» дигән сыман булачак кәләшкә карап куйды. Раушания «әйе» дип башын аска иде. Карчыкның чытык чыраенда исә «Миннән сезгә ни кирәк соң?» дигән сорау чагылды.

– Хәер-фатихаң, дәвәни! – диде шуны бик тиз аңлап алган егет. – Син бит минем әти белән әни урынына калган кеше.

– Капылт кына… Башка бәргән кебек булды. Әгәр мин булмасам, кемнән сорар идегез?

– Нәрсәне, дәвәни?

– Фатиханы?

– Ходайдан! – диде Инсаф.

Кәримә яшьләргә сәер генә карап-карап торды да болай диде:

– Әй балалар, ничек каршы килә алам, ди, мин сезгә. Риза мин, риза… тик… – Яшьләр бер мәлгә сагайдылар: карт кеше ни генә әйтмәс. – Бер-берегезне хөрмәт итегез, рәнҗетмәгез! Рәнҗеш һәрчак каргыш булып төшә, шуңардан сак булыгыз! Сәламәт йөрегез! Хәер-фатихам шул сезгә, балалар. – Соңгы сүзләрен карчык Раушаниягә ишарәләп әйтте. Кыз аны аңлады, үпкәләмәде, карчыкның сүзләрен кирәк нәрсә, хак вә дөрес нәрсә итеп кабул итте.

– Менә күрәсеңме, барсы да җиңел хәл ителде, – диде Инсаф, дәү әнисе өйдән чыгып киткәч.

– Ә мин ышанмыйм, – диде аңа Раушания.

– Ышанмыйсың? Кемгә?

– Сиңа.

– Миңа?

– Син мине яратмыйсың. Син минем белән уйныйсың кебек.

– Мин? Уйныйм?

– Инсаф!

– Әү, җаным?!

– Үзеңне көчләргә кирәкми. Сөю йә ул бар, йә юк…

– Җаным, син нәрсә инде?! – Әйе, ул йөргән кызының холкын яхшы белә иде. Болай карап торырга гына гади, сабыр кеше кебек тоела ул, ә эчендә исә аның әллә нинди давыллар, җен-пәриләр уйный. Шулхәтле сизгер, ихлас һәм нечкә күңелле бит ул, аның белән уйнап, аңа ялган сүз сөйләп тә булмый. – Дәвәнидән кала, син минем бердәнбер якын кешем. Син – чын кеше. Син мине ташламадың, миңа хыянәт итмәдең. Төрмәдә утырганда, мин үз-үземә сүз бирдем: исән-сау котыла алсам, чыгуга ук Раушаниямә өйләнәм, дидем…

– Үз сүзләреңне үзең үк раслыйсың түгелме? Мин синнән аерылмаган, мин сине ташламаган өчен генә үз-үзеңә сүз биргәнсең, антлар эчкәнсең. Бу бит әле чын ярату дигән сүз түгел, Инсаф?!

– Юләрем! – диде ул, сөйгәнен кабат кочып. – Сине яратмыйча мөмкин түгел.

– Син мине кызганасың гына кебек. Ә кызгану белән ярату ул – икесе ике нәрсә. Мин бит сәламәт кеше түгел, син беләсең… Моны хәтта дәвәниең дә белә…

– Белсә нәрсә?

– Җәфаланма минем белән, тап үзеңә тиң кешене! – Раушания, Инсафның кочагыннан ычкынып, читкә атылды һәм нәрсә белән бетәр бу дигәндәй тынып калды…

– Ә мин таптым инде.

– Кем ул?

Инсаф озак кына дәшмәде. Ул уйнады, билгеле. Раушания аңардан җавап көтте, куркып, сагаеп көтте.

– Син! – дип кычкырды егет һәм шундук кызны күтәреп тә алды. Раушаниянең кинәт кенә чырае агарды, сулышы капты. Егет аны тиз генә караватка утыртты.

– Бүтән алай эшләмә, яме! – диде кыз.

– Ни булды?

– Йөрәгем урыныннан куба дип торам…

– Гафу ит, чамаламадым.

– Зыян юк… ай… тәмам башым әйләнде минем…

– Мин сине аңламыйм! – Инсаф кызның алдына тезләнде. – Кем син? Минем өчен кем син? Таш камерада утырганда, гел сине генә уйладым, синең белән тизрәк күрешү турында хыялландым. Син миннән ерак булдың, ләкин син шундый якын идең. Менә хәзер син минем янымда, тик син миннән нигәдер еракта, каядыр бик еракта сыман…

– Әйе, бер еракта, бер якында… Нишләп шулай соң ул, Инсаф, нишләп?

– Белмим шул, җаным, әгәр белсәм икән…

Раушания, ашыгып, диварда текелдәгән күкеле сәгатькә карап алды. Әле генә учын йөрәгенә кысып тоткан кыз капылт кына торып басты да егет белән хушлаша башлады.

– Раушания…

– Әү?

– Каласыңмы бүген?

– Кая?

– Миндә.

– Синдә?

– Әйе, бүген миндә кич яшьләр җыйнала.

– Нигә?

– Аулак өй…

– Аулак өй?! – диде ул, елмаеп. – Синдә болай да аулак бит инде, син үзең генә торасың.

– Каласыңмы?

– Юк! – Кыз катгый иде: уйнап, көлеп сөйләшергә яратмый. – Никахсызмы?!

– Аңладым…

– Аннан…

– Әйе…

– Мин андый күңел ачу чараларын яратмыйм. Чит кешеләр арасында читен миңа. Шау-шу, чыр-чуны сөймим!

– Кыргый, димәк…

– Әйе… кыргый, – дип килеште ул. – Дөрес әйттең, мин кыргый. Мин кешеләр яратмыйм. Миңа син дә бик җиткән. Мин…

– Калмыйсың, димәк?

– Юк, мине әти көтә… Ярый, миңа вакыт…

– Яхшы, мин сине төшеп алырмын.

– Кирәкми, йөрмә!

– Нигә?

– Әти мине барыбер җибәрмәячәк… төнгә…

– Син бит бала-чага түгел инде. Төшимме артыңнан?

– Юк, мин үзем дә теләмим.

– Ну, ярар, үзеңә кара, тик соңыннан үкенерлек булмасын…

Инсаф бу сүзләрен аңа берникадәр үпкәләбрәк әйтте. Кызның үзсүзлелеге, тәкәбберлеге аның ачуын чыгарды. Раушания кабат-кабат: «Юк, килмим!» – дип әйтеп чыгып киткәч тә, бу юлы ул нигәдер аның артыннан чыгып йөгермәде, аны, гадәттәгечә, озата да бармады. Беренчедән, ул аның кырыс һәм тозсыз атасын күрәсе килмәде, икенчедән, ул шулай итеп яраткан кызын, ягъни булачак кәләшен тәрбияли алырмын дип уйлады…

5