Читать книгу «Үз туксаным туксан / Моя правда» онлайн полностью📖 — Гамила Афзала — MyBook.
image

«Оланнар»

Кара эшне эшләмибез,

Безнең белем югары.

Чиста эштә эшләр өчен

Безнең һөнәр юк әле.

Бәбчегем, ди, әни дә,

Оланым, ди, әти дә;

Шулай булгач, нигә эшләп

Интегергә яшь көйгә?!

Без балалар бит әле,

Яшьлек көннәр бит әле;

Тәмәке тарта башладык –

Бу да һөнәр бит әле.

Күңел – шайтан

Мактадылар дуслар көлә-көлә,

Имеш, исемем данга уралган.

Алдаганнарын да белә-белә,

Алданасы килә шулардан.

Күршеләр

Мөршидәттәй, Мөслимәттәй

Кер эләләр читәнгә.

Өмет баглап киләчәккә,

Күз салалар үткәнгә.

Мөслимә

Бәйрәм кичеме бездә,

Кунак-төшемме сездә,

Әйтим шуны: ашны-суны

Авыз итәбез бергә.

Әйтмә дә генә инде,

Сөйләмә генә инде,

Бу яшьләргә замананың

Иң матур чагы килде.

Мөршидә

Бер серем бар кечкенә:

Әле кичә кич кенә

Кызың белән безнең малай

Кинодан кайтып килә.

Сөйләшәләр төсле дә,

Серләшәләр төсле дә;

Пар күгәрчен кебек инде –

Берсе тиңдәш берсенә.

Мөслимә

Сәйфетдин дә соратты,

Гайфетдин дә соратты;

Әллә соң без җиде ятка

Кыз бирергә дуракмы!

Хәер-имин дөньясы,

Йортка күрә морҗасы;

Күрше-күлән арасында

Кардәш-ыру булсачы!

Мөршидә

Сез дә әйбәт күршеләр,

Без дә әйбәт күршеләр;

Ике күрше кардәш булып,

Әвеш-тәвеш килсеннәр!

Син булырсың кодагый,

Мин булырмын кодагый…

Ике күрше арасында

Андый хәлләр булгалый.

Әйтмә дә генә инде,

Кодагый!

Мөслимә

Сөйләмә генә инде,

Кодагый!

Мөдир төше

Бер төш күрдем таң алдыннан бүген иртән:

Ягъни үзем эш күрсәткән герой икән.

Иң алдынгы новатормын бу якларда,

Герой дигән даным киткән еракларга.

Радиолар үкереп тора, мине сөйләп,

Көн дә саен гәҗит тулы минем сурәт.

Начальниклар, бөгелә-сыгыла, минем алда

Елмаялар, иркәлиләр көйләп-чөйләп.

Ятам, имеш, рәхәт кенә мич башында,

Төрле нигъмәт, закускалар уңда-сулда.

Ятам, имеш, кәефләнеп, киерелеп кенә,

Тәмле ашлар ашап кына, симереп кенә.

Председатель эш эшләргә кушмый, имеш,

Эш хакында бер дә эчем пошмый, имеш.

Сарыклар да, сыерлар да фермаларда

Ашамый да, эчми генә кышлый, имеш.

Ятам икән рәхәт кенә, чыкмый эшкә,

Килсен, әйдә, дөнья йөзе асты өскә!

Уйлаганда минем эшләр ходта, диеп,

Абзагызны уяттылар, артка тибеп.

Бәй, уянсам, өем түгел, ферма икән,

Эш өстендә бәйрәм итеп йөрмә икән.

Кызлар килгән иртә белән сигезләрдә:

– Мөдир агай, салам кирәк үгезләргә!

Бәхәс

Көтүлекләр тирән карда күкселләнеп,

Чәчәк исле, җылы язны көткән заман.

Берзаманны, силос өчен ямьсезләнеп,

Телгә килде Бахбай белән Сыерҗамал.

– Тыгылма син монда, – диде Сыерҗамал, –

Бу силосны миңа салды Бибикамал.

Колхоз сыйлый мине, чөнки файда бирәм,

Тирес бирәм, сөт тә бирәм, май да бирәм.

Син йөрисең әрле-бирле койрык селкеп,

Анда-санда утын илтеп, кунак илтеп.

Сиңа дигән саламны да монда туры

Тракторлар китерә бит, адәм хуры.

Бахбай әйтте: – Күп сөйләмә, әвен корсак,

Синең өчен яхшы булыр, тату торсак.

Дөнья тулы файда биргән эшем минем,

Кирәк чакта яклый торган кешем минем.

Бәхәсләшмим синең кебек карга белән,

Агрономның үзен йөртәм арба белән.

Кая барсам, җитәкчеләр таныш миңа,

Зампредның күк айгыры кайнеш миңа…

Сыер әйтте: – Харап икән, әйдә, талаш,

Синдә әле тар милекчел, иске караш.

Юкка гына мактанасың син дус белән,

Американы узам мин силос белән…

Шулчак Бахбай, ярар инде, кодагый, дип,

Атларның да кирәк чагы булгалый, дип,

Башын иеп ялап калды улак читен,

Заманасы шундый булгач, нәрсә дисен!

«Акыл алып аннан тамчы, моннан тамчы…»

* * *

Акыл алып аннан тамчы, моннан тамчы,

Үсә берәү «Мин зур» диеп уйлаганчы.

«Мин зур» дигәч, бер урында туктап кала,

Кәрлә булып китә башлый артка таба.

Мөнәсәбәтләрне бозмыйча…

Бер цехта бер Имгәк Юныс була,

Зәмзәм суы белән бик дус була,

Атна буе, нинди эш чыкмасын,

Имгәк Юныс эчә получкасын.

Акча бетә, бурыч өскә чыга,

Имгәк Юныс инде эшкә чыга.

Начальнигы әйтә: – И дускаем,

Кайда йөрдең, Имгәк Юныскаем?

Нишләтергә инде син оланны, – ди, –

Тутырмыйсың бер дә планны, – ди.

Имгәк Юныс әйтә: – Мин ирекле эшче класс,

Миндә ни эшең бар, шулай булгач?!

Аптырады мескен начальнигы,

Аңа киңәш белән цехком килде.

Цехком әйтте: – И начальник дустым,

Тормышын яхшыртыйк Имгәк Юнысның.

Тәрбиялик аны, оланны, – ди, –

Тутырыр ул, бәлки, планны, – ди.

Премия бирделәр Имгәк Юныска,

Ордер бирделәр бик яхшы йортка.

Өч бүлмәле йортта үзе хуҗа,

Имгәк Юныс көн дә кунак җыя.

Ашап-эчеп, биеп, күңел ача,

Күңел ача торгач, бетә акча.

Акча беткәч, бурыч өскә чыга,

Имгәк Юныс инде эшкә чыга.

Начальнигы әйтә: – И дускаем,

Кайда йөрдең, Имгәк Юныскаем?

Нишләтергә инде син оланны, – ди, –

Тутырмадың тагын планны, – ди.

Имгәк Юныс әйтә: – Өй котлаттым,

Атна буе баш төзәтеп яттым,

Бар акчаны ямьле кичләр йотты,

Миңа тагын премия юкмы?

Аптырады мескен начальнигы,

Киңәш белән тагын цехком килде.

Цехком әйтте: – Мондыйлар бездә бик сирәк,

Имгәк Юныска әзрәк үгет кирәк.

Тәрбиялик аны, кеше булсын,

Сознательный, яхшы эшче булсын!

Бергә җыелып, бар начальниклар да

Тотындылар моны үгетләргә:

– Аңлы эшче бул син, и дускаем,

Зинһар, эчмә, Имгәк Юныскаем…

Имгәк Юныс көлеп карап тора,

Закусочныйларны уйлап тора.

Мәрхәмәтле өлкән абзыйлары

Бик беләләр илдә закон барын.

Имгәк Юныс бик нык канны боза,

Абзыйларның аңа йодрык кыза,

Татыр иде Юныс җилкәсе…

Һәй,

Директор шул аның җизнәсе!

Мин кем микән…

…Эшләр бара алга таба,

Кәгазь тулы портфель селкәм.

Зур начальник кызын тага;

Мин мин микән, мин кем микән!

Ары барсам, бире килсәм,

«Фәләнов кияве» дисәм,

Җылы урын, оклад исән;

Мин мин микән, мин кем микән!

Тузлар белән гүләйт итәм,

Торырга Мәскәүгә күчәм,

Су урынына коньяк эчәм;

Мин мин микән, мин кем микән!

Алтын таулар вәгъдә итәм,

Киләм-китәм, туйны көтәм,

Телдән төшми «җаным», «иркәм»;

Мин мин микән, мин кем микән!

Бүген иртән йөгереп килсәм,

Начальниктан җилләр искән –

Креслосыннан очып төшкән, –

Мин кем идем – мин шул икән.

Сатирик тәүбәсе

Шагыйрь йөри урам буйлап,

Төрле ямьсез уйлар уйлап.

Аптырады шагыйрь мескен,

Тема тапмый язар өчен.

Бара уңга, бара сулга –

Чәчәк исе аңкып тора.

«Волга» чаба такыр юлда,

Клублары балкып тора.

Үч иткәндәй, каравылда

Пожарнигы йокламый да,

Шунда берәр Гатаулла

Үз хәләлен тукмамый да.

Аптырады шагыйрь мескен,

Тема тапмый язар өчен,

Тәнкыйть диеп, фәлән диеп,

Инде борынын кая төртсен!

Китте шагыйрь басу буйлап,

Төрле ямьсез уйлар уйлап.

Менә, бәлки, кырда язар

Бер ялкауга тәнкыйть-мазар.

Әллә арыш, әллә бодай

Диңгез кебек шаулап тора…

Тәмле төшләр бирсен ходай,

Ятты шагыйрь җайлап кына.

Берзаманны ачса күзен,

Юл буенда күрде үзен.

Комбайнчы, йөзе кара,

Урып бетереп китеп бара.

Тирә-якта камыл гына,

Аны хурлап ни файда бар!

Китте күрше колхозына,

Бәлки, шунда тема табар…

Бара шагыйрь тузан ерып,

Бер машина җитте куып.

Шофёр туктый борылмада:

– Утыр, абый, машинага!

Ә кузовта кызлар тулы

(Мондый ямьнәр кайда гына?!),

Бер шаяны җырлап куйды:

«Утыр әле яннарыма…»

Тәрәзләрдә ут җемелди,

Кичке авыл гөрләп тора.

Шагыйрь кимчелекләр эзли,

Үзе эчтән уйлап куя:

Эшем алга тәгәрәсен

Дип тырышсаң – монда җәйлә!

Берәү ачты тәрәзәсен:

– Әйдә, туган, ашка-чәйгә!

Керде шагыйрь тыйнак кына,

Тәнкыйть-фәлән уйлап кына:

«Мөгаен, бу эчкечедер,

Азып беткән бер кешедер.

Менә хәзер акча сорар,

Сыйланыйк, дип мине буар…»

Хуҗа әйтте: – Менә комган,

Җылы су бар, юын, туган! –

Тагын китереп сөлге төртте:

– Битне сөртеп җибәр менә! –

Шагыйрь иптәш фикер йөртте:

«Бичәсе дә чибәр генә…»

Балалары идән тулы,

Берсе шаян, берсе елак.

Хуҗа агай әйтеп куйды:

– Утыр, кунак, җитеш, кунак!

– Быел җәйләр яхшы килде,

Көзен ничек боергандыр…

– Җитешегез, ягез инде,

Токмачы да куергандыр…

– Калҗасын да капкалагыз,

Күкәй салмый йөргән иде…

Икмәген дә күп алабыз,

Ике кило ярым тиде…

– Рәхәт инде колхоз эше…

– Аденауэр – начар кеше…

– Булдыклы ул минем Касыйм…

– Атом белән шаярма син…

Шагыйрь күңеле эреп китте,

Гүя монда бертуган ул,

Күрешергә вакыт җитми,

Интизар булып торган ул.

Бары да таныш, бары да туган:

Мич янында баулы суган,

Соры песи, калай комган,

Чуар мендәр, чуар юрган…

Шундый таныш, шундый якын

Өянке дә өй артында,

Чәй ясаучы уңган хатын,

Аның кунакчыл карты да.

Шагыйрь уйлый: «Менә бит ул

Гади халык, гүзәл халык.

Чәй эчәргә, кунакка кил,

Гаеп эзләп, гаеп табып,

Йөрмә икән тәнкыйть язып.

Менә синең геройларың:

Көне матур, күге аяз, –

Һәркайсына поэма яз!»

Бер тәнкыйтьче

Роман язды, хикәя дә, шигырь дә –

Рәтле булып чыкмады берсе-бер дә.

Хәзер инде тәнкыйть яза, үтә теш,

Эш килмәгәч, акыл сату – ансат эш.

Бөркет

Шулай беркөн абзаң алды палучка,

Пачке-пачке акчалар керде учка.

Карар кылдым палучканы юмакка –

Килсен миңа таныш-белеш кунакка.

Күрсен алар юмартлыгын хуҗаның,

Нинди муллык, рәхәттә мин торамын!

Әзерләдем кызыллар һәм дә аклар,

Күп тә үтми килеп тулды кунаклар:

Абзыйлар да, егетләр дә, туташлар…

Өстәл тулы закускалар һәм ашлар.

– Ягез, – дидем, – иң кадерле дусларым,

Күрәсез бит алдыгызда тост барын, –

Күтәрегез туганлык, байлык өчен!

Ну, егетләр, исәнлек-саулык өчен!

Сез, – димен, – дусларым, аллар да гөлләр,

Сезнең белән күтәрелә күңелләр…

Кызып алгач, ямьле-ямьле сөйләштек,

Кунакларның йөзе ай да кояш тик.

Бокал тулды ямьле мәҗлес кичендә:

Ягъни минем исәнлегем өчен дә,

Кунакларның исәнлеге өчен дә,

Кулакларның беткәнлеге өчен дә,

Матур кызлар исәнлеге өчен дә,

Хатынсызлар исәнлеге өчен дә,

Балның әче икәнлеге өчен дә,

Соры мәче исәнлеге өчен дә.

Гармунчылар бер дә туктап тормады,

Бии-бии дер селкеттек дөньяны.

Төне буе өзми җырлап торуда

Җырланмыйча калмады бер җыру да.

Зурлаулары эретте бит күңелне,

Учка гына утыртмыйлар үземне.

– Абзый, – диләр, – кайгырма без барында,

Бездән якын кемең бар Җир шарында!

Кунакларым үлеп торган чагында,

Юмартлыгым арта төште тагын да.

Дим: – Кунаклар, сез хуҗаның ишәге,

Даваегыз бушатыйк бер шешәне!

Берәү әйтә: – Ах, без әле ишәкме!

Ә син үзең ишәкләрдән бик шәпме?!

Кызган кунак озын сөйләп тормады,

Шешә белән яңак төпкә сылады.

Купты дөнья. Савытлар һәм шешәләр

Дөбер-шатыр таш идәнгә төшәләр.

И төяләр, и бирәләр чалт та чолт,

Күздән очкыннар чәчелә ялт та йолт!

Кунакларым миңа бик нык үпкәләп,

Таралдылар алҗыганчы типкәләп.

Кемнең, – димен, – кул тайганга ис киткән,

Алла саклаган бит әле, баш исән…

Агай-эне җырлашып эчкәч, – димен, –

Ике кабырга сыну пүчтәк, – димен. –

Яраларым төзәлде ай ярымда,

Менә дигән бөркет булдым тагын да.

1
...