Читать книгу «Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада / Гармонь со звоночками: стихи, поэмы, баллады» онлайн полностью📖 — Фатих Карим — MyBook.
image

Яз җитә
(Кечкенәләр җыры)

 
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
 
 
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
 
 
Агачка кунып, чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
 
 
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
 
 
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
 
 
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
 

1935

Дулкынланып китте ак болыт

1
 
Коңгырт күзләреңне кыса төшеп,
Югарыга табан карадың,
Күзәттең син йөзгән болыт белән
Җиргә чаклы булган араны.
 
 
Җылы көлү белән каршыланды
Күксел комбинезонны киюең…
Елмайсаң да калтыратты никтер:
– Сау булыгыз, киттем! – диюең.
 
 
Үзең сизми кыстың тешләреңне,
Самолётка менгән чагыңда,
Пропеллерның ярсып көч алуы
Бер кискенлек бирде тагын да.
 
 
Һәм самолёт, канатларын җәеп,
Аккош сыман башта йөгерде,
Гадәтенчә, безнең баш очында
Түгәрәкләр ясап йөреде.
 
 
Болытларга таба омтылдың син,
Ак яулыклар болгап күрештек.
Ерагайды ара,
Соң әллә без
Җиргә утырып түбән төштекме?
 
 
Ерак киттең,
Тик күңелдә калды:
– Сау булыгыз! – диеп дәшүең.
Иң тәкәббер болытларга чаклы
Күтәрелде синең яшьлегең.
Мамыкланып торган кар тавыдай,
Күктәге бер болыт астында
Йомшак саклык белән
самолётның
Канатына чыгып бастың да
 
 
Сикердең син киң бушлыкка,
Дулкынланып китте ак болыт,
Ниндидер көч һәммәбезнең
Йөрәкләрен кысты шулвакыт.
 
 
Йолдыз булып түбән атылганда,
Яулыгыңны әллә җил алды…
Менә,
Зонтик чаклы ап-ак чәчәк тотып,
Син һавада кинәт тукталдың.
 
 
Ә самолёт йөри әйләнәңдә,
Ул кыйгачлап китә тын гына,
Сөйгән балаларын очырырга
Өйрәтүче ана кош сыман.
 
 
Күктән сикереп төшкән җир кызын без
Каршыларга куллар сузсак та,
Җил бирмәде, һаман тирбәлдереп
Алып китте сине еракка.
 
 
Башың кырын салып тирбәләсең
Һәм болгыйсың безгә кулыңны,
Шатлан, әйдә, авыр көрәшләрдә
Сине саклый торган юлың бу.
 
2
 
Самолётлар белән бизәлгән күк,
Яңгырый күктә яшьләр җавабы:
– Җиңү көрәшендә юл итәбез
Ак болытлар йөзгән һаваны.
 

1935

Көтәм сине

1
 
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
 
 
Юлларыңа йомшак нурын сибеп,
Йолдыз диңгезендә ай йөри;
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
 
 
Күзләремә никтер очрамыйсың,
Алар сине эзләп йөрсә дә…
Мин сөялгән нарат әйтмәс инде,
Килүеңне алдан күрсә дә.
 
 
Тик бер тургай мине аңлый бугай,
Кушып җырлый синең исемне;
Тургай кебек кечкенә кош булсаң,
Алып китәр идем мин сине.
 
 
Соңгы кич бу,
Менә таң беленер,
Таң беленгән якка юл тотам,
Мин барасы җирдә карлы таулар
Биек икән йөзгән болыттан.
 
 
Болытларны үтеп, ул тауларга
Менгән чакта, бергә булырбыз, —
Минем йөрәгемдә булырсың син,
Без ул сакта икәү торырбыз.
 
2
 
Ни дисәм дә, бүген аерылабыз,
Син каласың, ә мин? —
мин китәм,
Анда мине илнең тынычлыгын
Саклау өчен куйган пост көтә.
 
 
Ни дим сиңа?
Дулкын көчле булса,
Ерак ярга җитеп кагылыр, —
Ил чигендә сакта торучыны
Йөрәкле кыз түзмәс, сагыныр.
 
3
 
Яшь наратка сөялеп көтәм сине,
Үләннәрне сыйпап, җил исә…
Дулкынланып китәр чәчкә исе,
Яулыгыңны болгап син килсәң.
 
 
Мин сөялгән нарат күрде, ахры,
Килә дигән сыман тирбәлә.
Бәлки, соңгы кабат очрашудыр,
Көтәм сине, син кил, кил бире.
 
 
Син кил,
Күкрәгемә башыңны сал.
Бер җыр җырла, шундый җыр булсын —
Ул җыр мине җиңү кырларына
Алып бара торган юл булсын.
 

1935

Без – җир балалары

 
Түшендәге чәчәк кебек итеп
Сыендырса мине үзенә,
Сабыйларча йомшак, саф карашлы,
Хыял күле булган күзеннән
Бөркелгән нур әгәр миңа төшсә,
Беләсезме, дуслар, иң башта
Мин тезләнеп җирне үбәр идем,
Аннан карар идем кояшка.
 

1935

Ике дус
(Җыр)

 
Айлы кичтә күлгә төштек,
Көймәдә йөрер өчен,
Айлы кич – йөрәк ачкычы,
Серләрне белер өчен.
 
 
Бар икән аның сөйгәне,
Минем дә бар сөйгәнем.
Сер итеп әйтте сөйгәнен,
Мин дә аңа сөйләдем.
 
 
Сөйгәнем, таң чәчәгем, ди,
Шулай ук матур микән,
Минем сөйгәнемнән аның
Кай җире артык икән?
 
 
Тиңләр чәчәк тапмас иде,
Минекен күргән булса,
Төннәрен йокламас иде,
Минекен сөйгән булса.
 
 
Айга карап әйтә куйды
Сөйгәненең исемен,
Тәннәремнән тирләр чыкты,
Сөйләр сүзем киселде.
 
 
Ике дус гашыйк булганбыз
Икебез дә бер кызга,
Иң мактаулы бакчачыга,
Колхоздагы йолдызга.
 
 
Беребезгә күз төшерсә,
Ут яна икенчебез.
Кайсыбызны сайлар үзе,
Түзми көтеп йөрибез.
 

1935

Зәңгәр йолдыз

 
Йокысыз үтә озын төн,
Кышкы төн озын;
Шатланып көтә бу төндә
Ана үз кызын.
 
 
Киенеп чыга урамга,
Күз сала ана;
Еракта, офык буенда,
Бер йолдыз яна.
 
 
Күктәгедәй гади түгел,
Зәңгәр йолдыз ул;
Сокланып елмая ана:
– Кызым бу! – ди ул.
 
 
Очып йөри зәңгәр йолдыз
Төнге тынлыкта;
Йолдыз түгел – кызы оча
Зур самолётта.
 
 
Аның канаты астында —
Мактаулы иле;
Пропеллер, күкне яңгыратып,
Ил көчен сөйли.
 
 
Бу ил аны дәртләндереп
Күккә мендерде.
Төннәрен күктә очарлык
Канатлар бирде.
 
 
Әйләнә офык буйларын
Бу зәңгәр йолдыз.
Һәм югары күтәрелә
Йолдыз кебек кыз.
 

1935

Күбәләк

Адага


 
Кызым, синең эшең бик күп:
Бакчага барасың да
Күбәләк куып йөрисең
Чәчәкләр арасында.
 
 
Чәчәккә кунган күбәләк
Күзен йомып утырмый,
Канат җәеп оча китә,
Еласаң да тоттырмый.
 
 
Кума, кызым, күбәләкне,
Бакчабызда йөрсен ул,
Кунсын йомшак чәчләреңә,
Бантик булып торсын ул.
 
 
Сагынырсың күбәләкне,
Җил-яңгырлы көз җиткәч…
Язгы таң кебек ягымлы
Иркә яшьлегең үткәч.
 

1935

Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл
(Әкият-поэма)

 
Җыелып утырыгыз,
Бер әкият укыгыз,
Кызык булса көләрсез,
Башкаларга сөйләрсез.
 

 
Моннан күп еллар элек
Бик еракта, Таулыда
(Таулы дигән авылда),
Бер кеше гомер иткән,
Хәйдәр исемле икән.
Хәйдәрнең аты булган,
Колагы каты булган,
Сызгырсаң ишетмәгән,
Сыптырсаң килешмәгән,
Рәттән тугыз мәртәбә
Тибә булган тәртәгә.
Җәй үткән дә, көз җиткән,
Кырда үләннәр кипкән.
Хәйдәр киткән урманга,
Утын кирәк булганга.
Иртән чыгып киткән ул,
Кичкә барып җиткән ул.
Баргач туарган атын,
Салдырмаган камытын.
Ат ачыгып кешнәгән,
Хәйдәр аңа дәшмәгән.
«Түзәр әле», – дигән дә
Бәйләп куйган имәнгә.
Хәйдәр тәмәке тарткан,
Аннан йокларга яткан.
Бертын изелеп йоклагач,
Төн буе кискән агач.
Кискән күңеле булганчы,
Балта сабы сынганчы.
Кояш чыгып җиткәндә,
Хәйдәр атын җиккән дә,
Күчәр сынар димәгән,
Бар кискәнен төягән.
«Ат бит ул, тартыр ла», – дип,
Кузгалган кайтырга дип.
Ат төн буе ач торгач,
Йөге дә авыр булгач,
Бер атлый да туктый, ди,
Хәйдәр аны тукмый, ди.
Тукмый, ди, егылганчы,
Чыбыркысы тузганчы.
Ат, мескен, хәле беткәч,
Аруы чиккә җиткәч,
Көянтәдәй сыгылган,
Аннан җиргә егылган.
Хәйдәрнең кыйланганын,
Малкайны кыйнаганын
Ак каенда утырган
Саескан күреп торган.
Тузгачтын чыбыркысы,
Хәйдәр, тешләрен кысып,
Сыек чыбык алырга дип,
Тагын атны ярырга дип,
Урман эченә кергән
Һәм коточкыч хәл күргән:
Икәү кочаклашканнар
(Ничектер дуслашканнар)
Маймыл белән Аю, ди.
Аю гармун уйный, ди.
Юл буйлап киләләр, ди,
Буылып көләләр, ди.
Маймыл, бармак шартлатып,
Урманны яңгыратып:
«Их-ма!» – ди икән,
Кычкырып җырлый икән:
– Дошман аяк чала алмас,
Кичәрбез судан, уттан,
Дусыбыз Аю бар чакта,
Безгә диңгез тубыктан.
– Әйттерәләр бит! – дип, Керпе
Төлкегә эндәшәдер…
– Безнең болай дус булуга
Бүре дә көнләшәдер…
«Их-ма!» – ди икән,
Кычкырып җырлый икән.
Хәйдәрнең төсе киткән,
Теле кабыктай кипкән,
Калтыраган тезләре,
Шардай булган күзләре,
Карамаган атына,
Качкан куак артына.
Озын койрык Саескан
Каен төбенә поскан,
Курыккан, имеш, үзе дә,
Яшь аккан, ди, күзеннән.
(Аккан яшьнең тирәнлеге
Булган, имеш, тезеннән.)
Маймылның егетлеге:
Булмаса да күзлеге,
Саесканны тиз күргән
Һәм аюга белдергән.
– Ни кайгысы бар моның? —
Дип, Аю үз гармунын,
Чын гармунчылар сыман,
Култыгына кыстырган.
Саесканга килгәннәр:
– Ник елыйсың? – дигәннәр.
Торса да безнең илдә,
Әллә нинди бер телдә
Саескан сөйләп киткән,
Маймыл тәрҗемә иткән.
Аюның исе киткән.
Саескан, яшен сөртеп,
Киткән Хәйдәрне тетеп:
– Рәхимсез ул, таш күңел,
Башкалар алай түгел,
Киләләр утынга дип
Шундый ук бер атлылар,
Килгәч йоклап ятмыйлар,
Ашаталар туйганчы,
Атның күңеле булганчы.
Чама белән төйиләр,
Какмый-сукмый йөриләр.
Маймыл йодрыгын төйгән:
– Ай ул Хәйдәрне! – дигән.
Аю, аңлагач хәлне,
Тузып киткән бермәлне,
Үрә торган йоннары.
Ачуыннан җиңнәрен
Сызганырга уйлаган,
Тик күлмәге булмаган.
Барса куак артына,
Анда Хәйдәр утыра.
– Сүс чыбыркың тузганчы
Синме ул ат кыйнаучы,
Төн буе ач тотучы?
Мин сине шуның өчен… —
Дип, Аю күтәргән кул,
Ләкин шул чакны Маймыл
Аюны тотып кала,
Читкә чакырып ала,
Учын куеп, тын гына
Пышылдый колагына:
– Ни булса, шул булган, – ди, —
Калдырыйк бер юлга, – ди.
Аю бертын уйлый да,
Тирән итеп сулый да,
Уйнаклатып киң кашын:
– Риза! – дип селки башын.
Гармуннарын алалар,
Ат янына баралар,
Төрле план коралар,
Торгызмакчы булалар.
Бигрәк Аю тырыша,
Торгызырга булыша.
Иңенә гармун аскан,
Үзе тәртәгә баскан.
Тарта атның койрыгын —
Үти Маймыл боерыгын.
Саескан ара-тирә:
– Әйдә, һап! – дип көч бирә.
Шулай бик нык тырышкач,
Саескан да булышкач,
Тирлиләр, кызалар, ди,
Атны торгызалар, ди.
Ат ашаган, ял иткән…
Хәйдәр кузгалып киткән.
Саубуллашкан чагында
(Дөнья хәле тагын да!),
Аю белән Маймылга
Бер үтенече булган:
– Алда бер текә тау бар,
Куркыныч андый таулар.
Атым тыела алмас,
Арбамда утын калмас,
Барысы коелып бетәр,
Хезмәтем бушка китәр.
Зинһар, төшерешегез,
Бәясен килешербез, —
Дип, Хәйдәр әйтеп салган.
Тегеләр уйга калган.
– Нишлик икән? – дигәннәр,
Ахыр чиктә күнгәннәр.
Ярты юлны үткәч тә,
Текә тауга җиткәч тә,
Маймыл, Аю – икесе —
Арканның очын кисеп,
Арт күчәргә бәйлиләр:
– Рәтен таптык бит! – диләр.
Урап тоталар баудан,
Ат төшә башлый таудан.
Аю, бер кулын болгап:
– Нык тотын, – ди Маймылга.
Икәүләп сөйрәләләр,
Дөберди бүрәнәләр.
Хәйдәр арба өстендә,
Тик курку бар төсендә.
Ул-бу булмасын өчен,
Аю сала бар көчен,
Маңгаеннан тир ага,
Йөрәге дөп-дөп кага.
Авыр була Аюга,
Чөнки гаеп Маймылда.
Ул шунда ук үз эшен,
Гадәтенчә, оныткан —
Бауны буш кына тоткан.
Күчәрнең мыгырдавын,
Май сорап шыгырдавын
Бик кызык эш дип белеп,
Бара, ди, кыт-кыт көлеп.
Маймыл көлеп барганда,
Тауны яртылаганда,
Көтелмәгән эш чыккан,
Аюның йөрәге купкан:
(Ничек аңларга моны?)
Төшеп калган гармуны.
Белдермәгән Маймылга,
Бауны җибәргән кулдан,
Киткән гармун артыннан.
Арба кинәт тартылган,
Көлеп барган маймылның
Бау кисеп кергән кулын.
Арба һаман тартыла,
Маймыл карый артына,
Караса, исе китә,
Калтырый – хәле бетә.
– Аю мине утырткан,