Малайның башы әйләнеп китте, һәм ул, аркасы белән шакшы стенага терәлгән килеш, идәнгә шуып төште.
Бүлмә кысан һәм караңгы иде. Тәрәзә юк. Түшәмгә пыяла куеп эшләнгән трубадан тонык кына яктылык төшә. Почмакларда пәрәвезләр… Малайга куркыныч булып китте.
Башындагы чуалчык фикерләрен җыеп, Коля эшнең ничек булганын хәтеренә төшерде. «Ахмак димә инде син! Нинди шатланып, канатланып Казанга кил-кил дә… Әниең, акчалар туздырып, шәһәрдән шәһәргә йөртсен, гимназиягә кабул итегезче, дип, Яковкиннарга ялынып йөрсен дә… Краснов, аннары Яковкин бар шул монда… Шул әйтте ич әле, попугай булып кыланасың, дип. Юк, барыбер түзә алмыйм! Китәм! Качам!..»
Коля бераз кыймылдап куйды. Ятса, ихтимал, башы болай әйләнмәс иде. Ул идәнгә ауды. Уйлары аны, үз кочагына алып, әллә кайларга алып китте.
…Көз. Агачларны, ишегалдын, урамны йомшак мамык кар каплаган иде.
– Саша, кар ни өчен ява? – диде Коля.
– Салкын булган өчен. Мин укып утырам, башка комачаулама.
Коляны бу җавап тулысынча канәгатьләндермәде, әлбәттә.
– Ә салкын ни өчен була? – дип бәйләнде ул абыйсына.
Саша китабыннан башын күтәрде:
– Салкынны җилләр алып килә… Бар, әнидән сора, күреп торасың, минем… – Абыйсы, аңа арты белән борылып, укуын дәвам итте.
Коля кухняга күз салды, ләкин анда әнисе таба ашы пешереп мәшәкатьләнә иде. Малай көрсенеп куйды һәм, өстенә-башына киеп, Сергей Степанович янына кереп чыгарга булды.
Күн белән тышланган иске диванга аякларын бөгәрләп менеп утыргач, Коляга бик рәхәт булып китте.
– Серёжа абый, кар ни өчен ява? – дип сүз башлады ул.
Сергей Степанович, сызым сызудан туктап, башын күтәрде:
– Ә белмәсәм?! – диде карт, трубкасын алырга сузылып.
– Сез белмәгән нәрсә юк ул, – диде малай, бер дә икеләнмичә. – Дөресен сөйләмәсәгез, язык булыр.
– Әйе, – диде Сергей Степанович, уйланып, Коляның күзенә карап, – синең кебек егетне алдау гөнаһ, әлбәттә. Сөйләми дә булмас. Иртән болын өстеннән томан күтәрелгәнен күргәнең бармы синең?
– Бар, – диде Коля.
– Ә ул томан югары күтәрелеп, салкын һава белән очрашкач, нәрсә барлыкка килә?
– Болыт барлыкка килә, – диде малай, әйтеп калырга ашыгып.
– Әйе, әйе. Болытка әверелгән пар суынып, тамчылар хасил була. Һава бик салкын чагында ул тамчылар…
– Карга әйләнә! Карга әйләнә! – диде малай, кулларын чәбәкләп. – Әйттем ич, бөтен нәрсәне беләсез, дип.
– Юк, юк! Син үзең ул һәммәсен беләсең, менә миңа, карт кешегә, аңлатып бирдең, – диде Сергей Степанович, көлеп. – Аңламаган берәр нәрсә килеп чыкса, синнән сорарга туры килә, болай булгач.
Ишек шакыдылар. Коляның әнисе икән.
– Шулайдыр дип уйлаган идем аны, – диде әнисе. – Серёжа абыеңны тузга язмаган сораулар белән алҗытып бетерәсең инде.
– Син нәрсә сөйлисең, Парашенька, – диде Сергей Степанович ягымлы тавыш белән. – Егетне һич тиргәргә ярамый. Ул аягөсте йоклап йөри торганнардан түгел. Һәммә нәрсәне күрә, кызыксына, төпченә, белмичә туктамый. Һәр кешедә дә була торган сыйфат түгел ул, әйбәт сыйфат…
Идәндә яткан малайның иреннәре дерелдәп куйды, һәм аның йөзендә елмаю чагылды. Әнә шулай күңелле истәлекләргә бирелеп, ул шалтыр-шолтыр килеп йозак ачылганны һәм үзенең иңбашына кемнеңдер сакланып кына кагылганын да тоймады.
– Аянычлы хәл килеп чыкты шул, – диде сторож, артындагы надзирательгә таба карап. Ул аңардан нинди дә булса җылы, йомшак сүз көтте.
– Синең эш түгел анысын тикшерү! – Надзиратель малайны, иңбашыннан тотып, бик нык селекте: – Торыгыз, Лобачевский! Тәрәзәне Княжевич ватканын әйтәсегез калган. Класска керегез.
Сторож, бераз читкә атлап, надзирательнең тупаслыгына шаккатып карап торды.
– Бу чаклы миһербансызлык булыр икән! – дип сөйләнде ул үзалдына.
Коля исенә килде. Йөзеннән елмаю качты. Үзсүзлеләнеп, иреннәрен кысып йомды. Яткан җиреннән сикереп торып, артка чигенде, надзирательнең күзләренә текәлде.
– Нәрсә әйткәнне ишеттегезме? – дип кабат эндәште надзиратель, тавышын күтәреп. – Яңадан класска керергә рөхсәт иттеләр. Шулчаклы кире булмасагыз, бу бүлмәгә эләкмәс идегез.
Коля, тәмам аңына килеп җиткәнче, баскан урыныннан кузгалмады. Аннан соң, хурланудан башын да күтәрмичә, коридорга чыкты. Надзиратель аның артыннан ачулы тавыш белән:
– Башта юыныгыз, класска адәм рәтле кыяфәт белән керегез! – дип сөйләнеп калды…
Коля үзен карцерга япканнан соң класста нәрсәләр булганын белми иде. Ә класста мондый хәл булды: малайларның бик нык ачулары чыкты, алар Княжевичны инспекторга барып дөресен сөйләргә мәҗбүр иттеләр.
Инспектор Лобачевскийны чыгарырга теләмәсә дә, моны эшләргә тиеш булды. Аның ачуын бүтәннәрдән кайтарды. Каршында басып торган инвалид сторожның өстенә, төкерекләрен чәчә-чәчә:
– Тинтәк! Күсәк! – дип чәрелдәде. – Ни өчен мине борчыдың? Надзирательгә әйтсәң ярамаганмыни? Хәзер үк эзләп тап, чыгарыгыз шул тискәре Лобачевскийны карцердан! Тиз йөре! Күсәк!..
Коляны чыгару тәнәфес вакытына туры килде. Гимназистлар коридорга атылып чыктылар һәм, аны күреп, төрле яктан уратып алдылар. Гимназиягә әле башы керсә аягы кереп җитмәгән бу яңа малайның игътибар үзәгендә артык еш булуына берәүләр гаҗәпләнделәр, икенчеләр көнләшеп карадылар. Княжевич, нәрсә эшләргә белмичә, бер почмакта басып тора. Аның ягына әйләнеп караган кеше юк.
Немец теле дәресе башланды. Класска Әхмәтев фамилияле яңа укытучы керде һәм тавыш тынганны көтә башлады. Сакал-мыегын кырган, бик пөхтә киенгән укытучыга, аның көязлегенә сокланып, балалар тынып калдылар. Әхмәтев алар белән немецча исәнләште – «г» авазын ул үзенчә, матур итеп әйтә иде.
Башкаларга ияреп, Коля да китабын ачып куйды. Ләкин кичерешләреннән арына алмыйча, берни аңламыйча газапланып утырды. Нижнийда ук өйрәнгән готик алфавитның бормалы хәрефләре күз алдында бии башладылар… Күзләре китапка текәлгән, башы иелгәннән-иелә бара…
– Лобачевский, сез төш күреп утырасыз түгелме? Әллә немец теле калып торса да ярар дисезме?
Укытучының эндәшкәнен ишетеп, Коля кинәт сискәнеп куйды, дәреслеге идәнгә төште.
– Мин… юк… мин… – дип сөйләнде ул һәм китабын алырга иелде.
Укытучы тәрәзә вакыйгасын ишеткән иде. Ул, Коляга шелтә ясамыйча, дәресен дәвам итте.
Коля читкә карамаска, укытучыдан күзен алмый утырырга теләде. Ләкин ул күп сүзләрне аңламый иде, шуңа күрә дәрестән бик тиз күңеле кайтты.
Звонок булгач, укытучы немецча саубуллашты һәм, журналны култык астына кыстырып, класстан чыгып китте. Хәзер гимназистларның буш сәгатьләре: ял итәргә, әти-әниләре белән күрешергә мөмкин. Алар һәммәсе дә күрешү бүлмәсенә йөгерделәр.
Зур караңгы залда кеше күп түгел. Улларын күрергә килгән ата-аналар анда-санда гына. Тәртип саклап, бүлмә уртасында әрле-бирле надзиратель йөренә. Хәер, монда тәртип саклыйсы да юк. Ата-аналар әкрен сөйләшәләр. Ә инде кемнең дә булса калын тавыш белән кычкырып сөйләгәне ишетелә икән, надзиратель аның ягына кырын караш ташлаудан узмый. Үзен шундый иркен тоткан кеше берәр түрә булырга тиеш. Димәк, сүз әйтергә, бәйләнергә ярамый.
Коля беркемне дә көтми: әнисе чирләп тора, бүген килә алмаячагын хәбәр иткән иде. Килмәве хәерле дә; Коля барыбер аны бүген үк күрәчәк бит. Бүген үк!.. Ничек килеп чыгар икән…
Коля, тәрәзә янына барып, тышка күз салды. Гимназиянең болын кебек иркен ишегалды койма белән икегә бүленгән. Койманың урта бер җирендә – капка. Ул капка янында – сторож будкасы. Гимназистларга койманың бу ягында, ишегалдының чиста өлешендә уйнарга рөхсәт ителә, теге ягына кирәк булса гына чыгаралар. Анда гимназиянең абзарлары, мунчасы, аннан ары күл, чокыр. Ул чокырдан шәһәргә чыгарга берәр җай булырга тиеш.
Койманың бу ягында берни юк, фәкать шәрә агачлар гына. Тәрәзә янындагы малайның да күңелендә хәзер шундый ук бушлык. Залдагы кешеләр бер-берсе белән сөйләшәләр, серләшәләр, ә аңа әйләнеп тә карамыйлар. Аны барысы ят итәләр, чит күрәләр кебек. Ә ул гимназия дип күпме хыялланган иде. Барысы да юкка гына булган икән! Хәзер монда нәрсә эшләп калсын ул?
– Барыбер качам! – дип куйды малай, онытылып. Үз сүзеннән үзе өркеп китте, як-ягына каранды. Ләкин аңа караучы, аның сүзен ишетүче юк, ул монда берәүгә дә кирәк кеше түгел иде.
– Бүген төнлә, – диде ул, тавышын әкренәйтеп. Гүя мондый фикер аның башына хәзер генә килмәгән, гүя ул качу мөмкинлеген, качып китү юлларын төрле яктан уйлаган иде.
Пальтолар элгән шкаф бикләнә, аның ачкычы дежур надзирательнең тумбочкасында ята. Дежурный йоклап киткәч, Коля, ачкычны алып, шкафны ачачак. Ә гимназиядән ничек чыгарга? Тышкы ишекне кичтән бикләп куялар. Тукта, бая ул повар белән сторожның сөйләшеп торганын ишетте түгелме соң! «Көне буе арып-талып, бераз черем итеп алу теләге белән башыңны мендәргә куясың гына – су ташучы ишек дөбердәтә башлый. Ул суны ташып бетергәнче күпме вакыт үтә, кабат йоклап та китә алмыйсың, ул арада мич ягып җибәрәсе була…» дигән сүзләрне исенә төшерде Коля. «Ишекне ачканнарын көтеп кенә торам да…»
Кинәт кемдер Коляны җиңеннән тартты. Ул сискәнеп куйды һәм Миша Рыбушкинның:
– Нәрсә курыктың? Кабыргаңа инә кадамадым ла, – дигәнен ишетте.
– Болай гына…
– Безгә яңа директор килә, – диде Рыбушкин, пышылдап кына. – Лихачёв дигән кеше… Моңа чаклы училищелар директоры булган. Бик усал түгел дип сөйлиләр.
Ләкин дустының сер итеп әйткән сүзләренә Коляның бер дә исе китмәде. Гимназия, директор… Яңасы килсә ни дә, искесе утырса ни… Коляның берсен дә күрәсе килеп тормый.
– Килсә ни…
– Син бигрәк инде! – дип куйды Миша, дустының салкынлыгына гаҗәпләнеп, һәм яңа хәбәрне сөйләргә бүтәннәр янына йөгерде…
Моңа кадәр бервакытта да кичнең болай озакка сузылганы, төннең бу чаклы ялыктырганы юк иде. Гимназистлар һәммәсе йоклыйлар. Надзиратель камерага кереп тикшереп йөргәндә, Коля тып-тын ятты. Ул надзирательнең үз почмагына кереп китүен дә, сүгенә-сүгенә һәм көчәнә-көчәнә итекләрен салып, пружинасыз диванга ятуын да ишетеп торды. Озак та үтмәде, надзиратель гырлап йоклый башлады. Коля әкрен генә кроватеннан торды да тирә-ягына колак салды. Аннан, яланаяк килеш, салкыннан һәм дулкынланудан дер-дер калтырап, надзиратель бүлмәчегенең ишегенә якынлашты… Бу чаклы шыгырдар икән!.. Әллә кире кайтыргамы? Юк, юк! Ул качарга тиеш!
Менә ул диванга якынлаша, менә тумбочкага кулын суза… йөрәге шашынып тибә. Аның тибүен ишетеп, надзиратель уяныр төсле… Менә ул тумбочканың капкачын ача, өске бүлегенә сузыла. Булды! Ачкыч эләкте.
Нәкъ шул минутта надзиратель, мыгырданып, икенче ягына борылып ятты. Коля кычкырып җибәрә язды, ачкычы чак кына кулыннан төшеп китмичә калды. Малай бүлмәчектән ничек итеп чыкканын да, ничек кроватена барып ятканын да сизмәде. Диван тагын шыгырдады, надзиратель тагын нидер мыгырданды… Хәзер һәр тавыш Коляны салкын тиргә батыра иде. Ләкин бүлмәгә керүче кеше булмады. Надзирательнең яңадан гырлавы ишетелде. Болай булгач, Коля котылачак иде.
Йоклап китүдән куркып, Коля башын мендәргә куймыйча, терсәгенә таянган килеш кенә ятты. Төнге тынлыкта шулчаклы күп тавышлар ишетеләдер дип, ул бервакытта да уйламаган иде: нәрсәдер шыгырдап куя, нидер кыштырдап китә, чыелдаган тавыш ишетелә… Тычканнар шулай сөйләшә, ахры…
Төнге авазларны тыңлап, Коля бик озак ятты. Вестибюльдә сәгать сугуы гына малайны аңына китерде. Бер! Ике! Өч! Дүрт! Вакыт иде инде.
Аягына-өстенә киеп, Коля коридорга чыкты. Хәзер, үч иткән шикелле, итек шыгырдый. Күтәреп чыгасы калган икән… Йөрәге шашып тибә башлады: «Ачкыч белән тотсалар… каракка чыгам түгелме соң мин?!»
Ләкин шул чакны малайның күз алдына Яковкин, Краснов, карцер килде. «Юк, юк, үтерсәләр дә, монда калмыйм!»
Коля калтыраган кулы белән шкаф ишегендәге йозакны ачты. Ишек шыгырдавына кинәт уянып киткән надзирательнең тавышы ишетелде:
– Иван абый, синме ул анда?
Коля баскан урынында катып калды. Бер минутка сузылган тынлык бер сәгать булып тоелды.
– Тычканнар йөри, ахры. Нәрсә калган инде аларга? – Бу сүзләрдән соң надзиратель яңадан йоклап китте.
Коля үзенең пальтосын эзләп тапты. Бүреген кигәндә, маңгаенда салкын тир тамчылары бәреп чыкканны тойды. Шкафны ачык көе калдырды: иртәгә барыбер беләчәкләр. Аннары аяк очларына гына басып барып, коридордан ишегалдына чыга торган урынга, баскыч астына яшеренде.
Хәзер су ташучы килгәнне көтәргә калды. Иң авыры, иң куркынычы үтелгән иде, һәм ул бераз тынычлана төште. Йөрәге тигезрәк тибә башлады.
Ниһаять, тышкы ишекне шакыган тавыш ишетелде. Башта әкрен генә, соңга таба шактый каты дөбердәттеләр. Кухня ишегеннән аякларына иске башмак кигән повар чыгып, тиргәнә-тиргәнә ишек ачты.
– Кадалып та китә белмәдең, кайчан гына йоклыйсыңдыр син, Парфентий? – диде ул, исни-исни, һәм кире кухнясына кереп китте.
Коля моңа каршы әйтелгән «Аякны без юрганга карап сузабыз, шуннан артыгы ярамый» дигән шаярту сүзләрен ишетте. Бу сүзләрне әйтүче егет, күрәсең, йокы дип бик уфтанмый иде.
Коля баскыч астыннан башын чыгарды. Су ташучы егет, авыр чиләкләр күтәреп, кухняга кереп бара. Ишек ачык калган… Тизрәк чыгып чабарга кирәк!
Ишектән чыккач, ул болдырдан сикереп кенә төште. Коймага күз салды. Капка шар ачык, сторож күренми. Коля капкадан чыкканда, будка эченнән сторожның тамак кырганы ишетелде. Күзәтеп тормыйдыр ич?
Тәвәккәл таш ярган, диләр. Коля, уйлап-нитеп тормастан, чокырга таба йөгерде. Анда койма астыннан язгы сулар ерганак ясаган иде. Чокырның төбе караеп күренсә дә, Коляны куркыта алмады: Нижнийда ул моннан тирәнрәк чокырларны да күргән һәм кичкән малай. Куакларга ябыша-ябыша, ул түбән төште. Сөрлегеп, тез капкачын авырттырды; шулай да туктап калмады. Авырткан тезен карап торырга аның вакыты юк иде. Аксый-аксый алга йөгерде.
Чокырның икенче ягына үрмәләп менгәч, ул урамга килеп чыкты. Туктап хәл җыйды. Хәзер аңа йөгерергә ярамый – урам каравылчылары туктатуы ихтимал. Тик аның атлап барырга түземе җитмәде. Аягының авыртуын бөтенләй онытып, алга ыргылды. Куып җитә алсалар, тотсыннар! Ул иректә хәзер! Иректә!
Воскресенский урамына җиткәндә, Коля шактый арыды һәм атлап кына бара башлады. Бераз ял итәргә, сулу алырга кирәк. Тыкрыктан борылуга, ул Черек күлгә килеп чыкты. Монда инде юл таныш иде. Моннан өйгә дә ерак калмый.
Ләкин үз урамнарына якынлашкач, малай адымнарын әкренәйтә төште. «Әни нәрсә әйтер?» – дигән уй килде аның башына.
Ул ике катлы таныш йортның болдырына менеп, ишек белән янәшә тәрәзәгә чиртте. Тагын, тагын чиртте. Ниһаять, тәрәзә пәрдәсе күтәрелде.
– Кем бар? – дип сорады борчулы хатын-кыз тавышы.
– Мин… Коля… – диде малай кыюсыз гына. – Прасковья Александровна улы, – дип өстәде аннары.
– Хәзер ачам, – диде тавыш.
Бераздан ишек ачылып китте.
Йокыдан айнып җитмәгән асрау, гаҗәпләнеп, Коляга карап алды һәм:
– Керегез, – диде. – Әниегез торды, юлга җыена.
Коля икенче катка ташланды. Хәзер инде ул: «Әни аңлармы хәлемне, әллә юкмы?» – дип, үз-үзенә сорау бирми. Әнкәсен күрү теләге бөтен нәрсәдән өстен иде.
Әнисе өстенә-башына киенгән, кыштыр-кыштыр килеп, юл кәрзине янында маташа иде. Ишек ачылып, кемнеңдер килеп кергәнен ишеткәч, ул сынын турайтты һәм бермәлгә өнсез калды. Аннан соң алга атлады, улын чишендерә башлады; салкын бармакларын учына алып җылытты, бит алмаларын уды. Улының җылынганын тойгач, аның башын күкрәгенә кысты һәм ягымлы итеп сорады:
– Нәрсә булды соң, балам?
Коляга шул җитә калды: ул тетрәнеп, үксеп елап җибәрде.
– Качтым!.. Качтым!.. – диде ул, елый-елый. – Түзә алмадым. Китик моннан! Макарьевка алып кит мине!..
Прасковья Александровна, улының башын күтәреп, күзләренә текәлде. Бала күзләрендә коточкыч зур газаплану күргәч, көтелмәгән бер карарга килеп, катгый рәвештә әйтте:
– Алып китәм, балам. Калдырмыйм!
Берничә минуттан алар, икесе дә бераз тынычланып, диванда утыралар иде инде. Коля гимназиядә башыннан кичергән хәлләрне әнисенә сөйләп бирде. Прасковья Александровна бүлдермичә генә тыңлады. Битеннән күз яшьләре тәгәри, ләкин ул аларны сизми иде.
– Колюшка, без болай итик, – диде Прасковья Александровна, улы сөйләп бетергәч. – Боларны миннән башка беркемгә сөйләмә. Хәзер өйдә калып тор. Мин барып Саша белән, Алёшенька белән саубуллашыйм. Директорны да күрермен… Аннары бүген үк Макарьевка кайтып китәрбез. Мин Жарков приказчигын күреп сөйләштем инде.
О проекте
О подписке