Читать книгу «Көмеш дага / Серебряная подкова» онлайн полностью📖 — Джавада Тарджеманова — MyBook.

5

1805 елның 29 гыйнвары, суык иртә иде. Санкт-Петербургның кар баскан урамнарыннан тугыз ат җигелгән зиннәтле карета кызулап узды. Ул, шәһәрдән чыгып, борынгы трактка таба борылды һәм очы-кырые күренмәгән якты кар даласына кереп югалды.

Чал чәчле юлчының битләрен җилсез коры суык чеметтереп алды: ул төлке толыбының якасын күтәрергә, җыелыбрак утырырга мәҗбүр булды. Бу карт, Фәннәр академиясенең вице-президенты, гомеренең соңгы яртысын – кырык елдан артыграгын башкаладан беркая да чыгып йөрмичә уздырды – үзенең бөтен вакытын һәм иҗат көчен туган иленең фәненә багышлады.

Хәзер ул Санкт-Петербургтан ике атналык юлга – Казанга барырга чыккан иде.

Аның портфелендәге рәсми кәгазьләр арасында шундый документ та бар: «…действительный статский советник, Казан уку-укыту округының попечителе, господин Степан Яковлевич Румовский башкаладан Казанга, падишаһ галиҗәнаплары боерыгы буенча, кайбер мәктәпләрне тикшерү өчен бара». Чынында исә, бу «яшерен визит ясаучы» карт академикның Казанга юл тоту максаты 1804 елның 5 (17) ноябрендә патша тарафыннан уставы расланган Казан университетын ачып җибәрү иде.

Әйе, ул яңа университет ачарга бара! Нижний-Новгородтан Каспий диңгезенә кадәр – бөтен Волга буе өчен, барлык Кавказ районнары өчен, Урал тауларыннан Тын океанга чаклы сузылган иксез-чиксез зур край өчен бердәнбер булган югары белем алу учагы – Казан университетын ачарга бара. Бу уку йортының уставы расланудан җиде көн элек кенә Румовскийга 70 яшь тулган иде. Әмма ул сынатырга теләми, үзен нык һәм көчле ихтыярлы итеп тотарга тырыша. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки аның алдында гадәттән тыш җаваплы бурыч, моңарчы башкарырга туры килмәгән олуг бурыч тора. Тизрәк Казанга барып җитәргә, ялыктыргыч озын юлны җиңәргә кирәк. Ә хәзергә аның үткәндәге кичерешләрне искә төшерергә дә, киләчәктәге эшләр турында уйланырга да вакыты аз түгел иде.

Менә Степан Яковлевич үзенең остазы Ломоносовны, аның 1755–1760 елларда Ватаныбыздагы беренче югары уку йортын – Мәскәү университетын ачу һәм аякка бастыруда күрсәткән чиксез кыю эшчәнлеген күз алдына китерә. Ул чакта хәтта җәмәгатьчелекнең алдынгы катлавы дип саналган дворяннар да югары белем бирә торган «фән храмнары» ачуга бөтенләй каршы булдылар. «Университетлардан хөкүмәт өчен файда көтеп булмый, алар казнага бары зарар гына китерә», – диделәр алар.

Ләкин илебезнең алдынгы галимнәре һәм мәгърифәтчеләре, Ломоносов юлы белән барып, югары белем учакларын күбәйтү өчен көрәшәләр һәм әкрен-әкрен булса да үз максатларына ирешә баралар иде. Моннан берничә ел элек Вильно һәм Юрьевта университетлар ачылды. Хәзер инде Румовский, Казанда илле елга якын диярлек гимназия яшәвен күздә тотып, бу шәһәрдә яңа университет ачарга бара.

Шулай да Степан Яковлевич, бу округның попечителе буларак, узган 1804–1805 уку елында Казан гимназиясендә укучылар саны нибары 173 кеше булганлыгын да, шуның белән бергә бу укучыларның дистәләрчә губернияләрдән җыелган булуын да белә иде. «Әйе, – дип нәтиҗә ясады Румовский, – башкаладан 15 көнлек юлдагы бу университетка, үз эшен башлап җибәргәндә, гаять авыр шартларны кичерергә туры киләчәк».

Әле моннан ике ел элек кенә уку йортларының баш идарәсенә Казан байлары тарафыннан җибәрелгән рәсми кәгазьдә: «Биредә университет ачканда, аның фәкать яшүсмер дворяннар катлавы өчен, дәүләт эшләрендә мөһим хезмәтләрне башкарырлык яшьләр өчен булуын күздә тотарга кирәк», – дип тәкъдим ителгән иде. Степан Яковлевич бу турыда да ачынып фикер йөртте, чөнки дворян балалары белем алуга караганда хәрби хезмәткә язылуны артыграк күрәләр. Алар фәннең үсеше, культураның алга китеше белән кызыксынмыйлар. Ә шул ук вакытта түбән катлау балаларының берничә буынына югары белем алу ишекләрен бөтенләй ябарга туры киләчәк. Юк, мондый кыргый шартлар белән килешергә ярамый иде.

Ломоносов башлаган көрәшне дәвам иттерергә лаеклы, шундый көчле ихтыярга ия булган нык характерлы, тирән акыллы һәм армас-талмас кешене Казанда табып булырмы? Ул кеше чын мәгънәсендә халык университетын тудыра, аны үстерә алырмы? Чөнки мондый авыр бурычны карт Румовский үзе генә башкарып чыга алмаячак – моңа аның үз көче генә җитмәячәк. Әле яхшылап кабынырга да өлгермәгән яңа культура учагының сүнүе мөмкин.

Румовский, әнә шундый авыр уйларга батып, 1805 елның 11 февралендә Казанга килеп төште.

Өч көннән соң, 14 февральдә, гимназиянең актлар залында билгеләнгән сәгатьтән күп элек өлкән укытучылар киңәйтелгән советның беренче утырышына җыйналдылар. Ачылачак университетка профессор итеп чакырылган Цеплин да килде. Актлар залының киң, авыр имән ишегеннән күзләрен алмыйча, пышын-пышын гына сөйләшеп утырдылар.

Ул ишек, ниһаять, ике якка ачылып китте. Залга акрын, йомшак адымнар белән тәбәнәгрәк буйлы, юан гәүдәле, модасы чыккан камзол кигән бер карт килеп керде. Залдагылар аны аягүрә торып каршы алдылар. Аның артыннан канцелярия эшләрен башкаручы Соколов һәм, бераз читтәнрәк юргалап, Яковкин керде.

Румовский өстәл янына килде, эре генә кыяфәт белән елмаеп, укытучыларның баш иеп сәламләвенә җавап бирде һәм, Соколов ягына кулын сузып, аңардан күн тышлы зур папканы кабул итте. Папканың озын ефәк шнурына сугылган сургуч печать авыр булып аска салынып төште.

Яковкин, юрга тайдай юргалап, академикның икенче ягына барып чыкты һәм аңа креслоны якынрак китерде. Румовский башын кагып рәхмәтен белдерде, ләкин утырмады, папканы ачып, укытучылар өстеннән күз йөртеп чыкты. Алар һәммәсе аягөсте торалар иде. Румовский картларга хас калтыравык тавыш белән Казан шәһәрендә университет ачу турындагы грамотаны укырга кереште:

«Мәрхәмәтле әбиебезнең әбисе мөхтәрәм императрица Елизавета Петровна, Россияне яңабаштан үзгәртеп коручы бөек Пётрның изге юлын дәвам иттереп, башка данлыклы казанышлар рәтеннән 1758 елны Казанда гимназия ачып, зур илтифат күрсәткән һәм шуннан элек кенә Мәскәү университетына биргән кайбер хокукларны аңа да бүләк иткән иде. Аның үрнәге буенча, заманыбызның аң-белем дәрәҗәсенә туры китереп, шул ук урында университет төзергә, бу затлы йортның яшәвен мәңгеләштерергә, ватаныбызга файдалы гражданнар хәзерләүдә, гыйлем тарату бурычларына ирешүдә аңа мөмкинлекләр бирергә булдык вә үзебез һәм киләчәк балаларыбыз өчен түбәндәгеләрне боерырга карар иттек…»

Шушында җиткәч, попечитель тирән сулап куйды һәм, инде тантаналы тонны шактый киметә төшеп, грамотадагы аерым пунктларны санарга кереште. Аларда исә әле кәгазьдә генә «яшәүче» – бинасы да, аны төзергә акчасы да, уку әсбаплары да, хәтта студентлары да булмаган, – кыскасы, бернәрсәсе дә булмаган Казан университетының хокуклары һәм «төп нигезләре» турында язылган иде.

Ниһаять, Румовский раслау грамотасын ахырынача укып чыкты да аның төп нөсхәсен тантаналы төстә җыелышка тапшырды. Шуннан соң ул, халык мәгариф министры граф Завадовскийның 1805 ел, 23 гыйнвар көнне чыгарган боерыгын игълан итте. География һәм тарих укытучысы Яковкин – Россия империясенең тарихы, географиясе һәм статистикасы профессоры итеп, ә гимназиянең өлкән укытучылары Корташевский, Запольский, Левицкий һәм Эрих адъюнктлар итеп билгеләнде.

Приказ белән танышкач, яңа университетка укытучы итеп билгеләнгән кешеләрне тантаналы шартларда ант иттерү церемониясе булып алды. Соңыннан Румовский Казан университетының ачылуы турында «Московские ведомости» газетасына игълан җибәрергә тәкъдим итте. Шуның белән утырыш та тәмамланды.

Попечитель гимназия биналарын карап чыгарга теләге барын белдерде. Яңа университетның яңа укытучылары аның артыннан иярделәр. Степан Яковлевич башта классларны, ашханәне карап йөрде, аннары йокы бүлмәләренә күз салды. Көннең бу вакытында, гадәттә, гимназистлар ишегалдына чыгып китәләр. Бүлмәләр бушап калган, тик берсендә генә ниндидер гимназист өстәл янында утыра, ә өстәлдә бер өем китап ята. Малай, иягенә таянган килеш, бик бирелеп китап укый, ишек ачылганны да, аяк тавышларын да ишетми.

Румовский, артына борылып, укытучыларга туктарга ишарә итте. Үзе, әкрен генә өстәл янына килеп, малайның җилкәсе аша китапларга күз төшерде. Башта аның йөзендә аптырау чагылды, ләкин шунда ук галимнең чырае ачылып китте: өстәл өстендә аның «Кыскача математика» сы, Евклидның грек телендә чыккан «Нигезләр» е, сүзлек һәм ачып куелган дәфтәр ята иде. Гимназистның грек теленнән Евклидны тәрҗемә итеп утыруын күргәч, академик фәнгә үзенең ничек итеп беренче адымнар ясавын хәтеренә төшерде, һәм күңеле нечкәреп китте. Калтыраган кулы белән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды, күзен сөртеп алды.

Яковкин алга ташланмакчы булып талпынып куйды, әмма Корташевский, тиз генә өстәл янына килеп, малайга эндәште:

– Лобачевский әфәнде!

Коля башын күтәрде. Янында ук Корташевскийны һәм таныш булмаган картны күргәч каушап калды, урыныннан сикереп торды:

– Гафу итегез, Григорий Иванович…

– Галиҗәнап, – диде Корташевский, аның сүзен бүлеп, янындагы кешенең кем икәненә ишарә ясап. – Таныштырырга рөхсәт итегез: урта класста укучы Николай Лобачевский. Математика фәннәренә карата беркадәр сәләте бар. Әйтик, аны геометриянең күңелсез башланып китү сәбәбе кызыксындыра. Сез, галиҗәнап, үзегезнең «Кыскача математика» дигән китабыгызда бик урынлы рәвештә шулай дип әйтеп китәсез бит…

Яковкинның ачуы ташып чыгарга җитеште, нидер әйтергә кыймылдап куйды, тик, исенә килеп, шунда ук тынды.

– Әйе шул, башлангыч төшенчәләрнең ни дәрәҗәдә аңлаешлы булуына бик күп нәрсә бәйләнгән, – диде Румовский. Ул, тәмам тынычланып, оялчан малайны бик җентекләп күзәтергә кереште. – Менә сез, егетем, «Нигезләр» не грекчадан өйрәнәсез икән. Афәрин. Евклидның җөмләләре рус телендә аңлаешлы итеп бирелгәнме, шул хакта нәрсә әйтә алырсыз?

Коляга фикерен тупларга бераз вакыт калдырыр өчен, җавап бирүне Корташевский үз өстенә алды:

– Галиҗәнап, сез үзегезнең дәреслегегездә геометриянең башланып киткән өлешендәге сөрем – ялгыш тәрҗемә нәтиҗәсе генә түгел, дип, бик хаклы күрсәттегез, – диде.

Көтмәгәндә Россия академиясенең вице-президенты белән күзгә-күз килеп очрашудан малай бөтенләй югалып калган иде. Уен эшмени: Румовский бит – Ломоносов шәкерте, үткән гасыр галимнәре вәкиле!

Конец ознакомительного фрагмента.