Читать книгу «Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон» онлайн полностью📖 — Алмаза Гимадеева — MyBook.

Бәхәс

Тәнәфескә чакырып кыңгырау тавышы ишетелүгә, Әфләтүнев, олы йодрыкларын чалбар кесәсенә батырып, ашыкмый гына коридорга чыкты. «10 нчы сыйныф» дип язылган ишекне аягы белән тибеп ябып, менә торган баскычка таба атлады.

Нәрсә соң ул «менә торган баскыч» дисезме? Әфләтүнев укый торган мәктәп ике катлы һәм аның ике башында ике катны тоташтыра торган ике баскыч бар. Тәнәфестә ашханәгә йөгерүче бер төркем укучылар икенче төркемгә бәрелеп, авария килеп чыкмасын өчен, мәктәп директоры махсус карар кабул иткән: баскычларның берсеннән фәкать менәргә, икенчесеннән фәкать төшәргә! Әлеге карарны үтәмәүчеләр «Тәртипсезләр дәфтәре»нә языла һәм һәр дүшәмбедә була торган линейкада аларның фамилияләре барлык укучылар алдында кычкырып әйтелә.

Шулай итеп, Әфләтүнев, өстән аска юл тотуына карамастан, менә торган баскычка атлады.

– Моннан төшәргә ярамый! – дип каршына чыккан кизү малайны колагыннан тотып кына читкә алып куйды һәм аска төшеп китте. Юлында очраган бәләкәй малайлар, стенага елышып, аңа юл бирде – ул аларның кайсына аяк чалды, кайсының башына «шалбан» биреп китте.

Әфләтүневнең кем һәм нинди малай икәнен чамалый башладыгызмы инде? Чамаласагыз, аның ничек итеп җыештыручы Маһинур әбигә кычкыруын, «Безнең отличниклар» дигән стендны пычратуын, яшь укытучы Гөлиягә «ялгыш кына» аяк чалуын тәфсилләп язып тормыйбыз. Кыскасы, ике минуттан ул, бишенче сыйныфлар янына кереп, аксыл чырайлы, сипкелле малай янында басып тора иде инде:

– Дөрес булса, сине бәхәстә һәрвакыт җиңә, диләр? – Әфләтүневнең иреннәре алда булачак кызыкны тоеп мыскыллы елмая, күзләре төссез һәм нурсыз иде. – Бәхәсләшәбезме?

Берничә секунд тынлыктан соң, сипкелле малайның зәгыйфь тавышы ишетелде:

– Бәхәсләшик… Нәрсә дип бәхәсләшәбез соң?

Әфләтүневнең мыскыллы елмаюы көчәя төште:

– Сине «гений» диләр бит! Уйлап тап берәр нәрсә!

Сипкелле малай чак кына уйланып торды:

– Ярый. Алайса… Алайса, менә болай. Әйтик, мин синең маңгаеңа ун тапкыр чиертәм һәм син миңа… моның өчен рәхмәт әйтәчәксең!

Әфләтүнев шаркылдап көлеп җибәрде:

– Шә-ә-п!.. Шәп әйттең! Мин сиңа рәхмәт әйтәчәкмен! Ха-ха-ха!.. Супер! Шәп! Гениально! Ну, нәрсәдән бәхәсләшәбез? Илле сумнан! Килештекме?!

– Килештек! – диде сипкелле малай, бәләкәй кулын сузып. – Тик иртәгә чиертәм, ярыймы? Бүген бармагым авыртыбрак тора…

Малайлар учны учка шапылдатты.

Иртәгесе көн озак көттермәде. Сөйләшенгән вакытта мәктәп ишегалдының аулак почмагында Әфләтүнев сипкелле малайны көтеп тора иде инде.

– Йә?! – диде ул, иренен чалшайтып.

Сипкелле малай ашыкмый гына кулларын төкерекләде, җиңнәрен сызганды һәм, аяк очларына үрелеп, тәмләп кенә Әфләтүневнең маңгаена чиертә башлады:

– Бер! Ике! Өч!.. Ун!

Әфләтүнев кызарган маңгаен ышкып алды:

– Ну! – диде ул усал гына. – Әйттемме рәхмәт дип? Ә?! Чыгар акчаңны, көчек! Юкса…

Сипкелле малай авыр сулап куйды һәм кесәсеннән өр-яңа иллелек тартып чыгарды:

– Син җиңдең… – диде ул тонык тавыш белән.

Әфләтүнев йодрыкларын уйнатып алды:

– Шулай, көчек, моннан соң бәхәстә һәркемне җиңәм дип әтәчләнеп йөрмә, яме! Булдыра алганыңны гына эшлә!


Ул көндәшеннән акчаны йолкып диярлек алды һәм, йодрыкларын кесәсенә батырып, эре-эре адымнар белән китеп бар-р… юк, китәргә өлгермәде, сипкелле малайның карлыккан тавышы туктарга мәҗбүр итте аны:

– Әйтмәм дигән идем инде… Ни… Әнә тегендә, өянке артында, муеннарына бинокль аскан ике малайны күрәсеңме?.. Ие, ие, син гел маңгайларына «шалбан» биреп китәсең, ди, аларның… Кичә шулар белән дә бәхәсләшкән идем мин, «бармагымны төкерекләп, Әфләтүневнең маңгаена ун тапкыр чиертәчәкмен» дип… Биш йөз сумга бәхәсләшкән идем…

Әфләтүневнең тамак төбеннән «ыйк» дигән шөкәтсез тавыш чыкты, күзләре акайды, йодрыклары төйнәлде, ул ачуыннан көндәшенә ыргылды, әмма сипкелле малайдан җилләр искән иде инде.


Мәүли йокысы

Мәүли бүген дә, йоклап, дәрескә соңга калды. Ишегалдында йөргән кикриксез әтәч тагын кычкырмаган, мөртәт! Мәүли, тузына-тузына, портфелен асып, мәктәпкә йөгерде…

Көн саен шул хәл, көн саен! Сыйныф җитәкчесе Бибигайшә апасы тиргәп тә карады инде аны, укучылар алдында оялтып та карады, юк – Мәүли уянып сикереп торганда, сәгать унберенче киткән була. Бүген Мәүли дәрестән соң авылның аргы очында яшәүче им-томчы Гөлҗиһан карчык янына барып кайтырга булды.

– И-и, балакаем, бер дә борчылма, – диде Гөлҗиһан әби, сандыгында актарына-актарына, – менә шушы үлән тамырын кайнатып эчсәң, әтәч белән уянырсың, Аллаһы боерса, бер дә борчылма…

Кадерле үлән тамырын Мәүли, түш кесәсенә тыгып, бер кулы белән тотып кайтты. Бер тыкрыкны узгач, малайга бер эт иярде, һич калышмый бара.



– Рекс, – диде Мәүли ялварулы тавыш белән, – син үлән ашамыйсың бит, нәрсәгә инде ул сиңа? Аннары синең иртүк торасың да юк, йокла шунда кояш баеганчы…

Исеме Рекс булмаса да, маэмай аңлады тагын – калды.

…Мәүли уянып киткәндә, сәгать теле алтыны күрсәтә иде. Иртәнге кояш нурлары өй эченә саргылт төс иңдергән. Малай җырлый-җырлый юынды, куначада йоклап утырган кикриксез әтәчне уятып керде.

«Вәт бит үләннең файдасы, вәт бит Гөлҗиһан әбинең файдасы, менә бит…» – дип сөенеп мыгырданды ул.

Мәктәпкә дә иң беренче булып килеп керде малай, хәтта Бибигайшә апасы да аңардан соңарып килде.

– Апа! – Мәүли, авызын ерып, укытучысы каршына ашыкты. – Апа! Сенсация! Гөлҗиһан әби миңа үлән тамыры бирде, менә, шуны эчкәч, иртә уяндым…

Мәүли ялкынланып сөйләгән арада, сыйныфташлары да җыела башлады:

– Йокы да туйган, баш та яхшы эшли, – дип дәвам итте Мәүли, үзе, сөенеп, иптәшләренә карады.

– Ярый, әйбәт булган, – диде Бибигайшә апасы, көлемсерәп, – тик кичә көне буе кайда булдың син, Мәүли? Дәрескә дә килмәдең, урамда да күрмәгәннәр сине… Кичә кайда булдың дим, Мәүли?!


Әләкче


Гомәр – беренче номерлы әләкче. Белми идегезмени? Һә-әй, нинди генә әләкче әле! Берәү дә яратмый аны. Яратмасалар да, сыйныфташлары ияләнде инде үзенә. Нихәл итәсең, тумыштан килгән гадәт, бернишләтеп тә булмый! Әле соңгы атнада гына Гомәр сыйныф җитәкчесе Камәрия апасына Раифның спорт мәйданындагы окопта тәмәке тартуын әләкләде. Аннан соң Рөстәмнең акбур урлавын, физикадан контроль эштә Маратның Фәридәдән күчерүен, физкультура дәресендә Азатның Равиләне кочаклавын да җиткерде…

Нишлисең, гадәте шундый.

Гомәрләрнең авылы бөтен республикада тавык фермасы белән дан тота. Шуңа да, дүртенче сыйныфтан башлап, укучылар атнага бер тапкыр фермага эшкә йөриләр. Журналдагы исемлек буенча дүртәр-дүртәр итеп бүлеп чыкты аларны Камәрия апалары.

Бүген иптәшләре белән тавык фермасына эшкә Гомәр дә бара. Дөресрәге, Раиф, Азат, Марат алдан атлый, Гомәр алардан өч-дүрт адым артта сөйрәлә.

Малайларның бүгенге планнары шундый: фермадан күкәй урламакчы алар. Ләкин арада Гомәр бар шул. Нишләргә? Әләкченең артта атлавыннан файдаланып, Раиф сүз башлады:

– Болай итәбез, – диде ул, күзләрен ялтыратып, – фермада эшне бетергәч, чыгабыз да Гомәргә әйтәбез, «шулай-шулай, Гомәр дус, без кәрт сугарга водокачка артына киттек…» дибез. Ул кәрт суга белми, димәк, безгә иярмәячәк! Дөресме? Ә үзебез фермага кире керәбез дә, «фиют» күкәйләрне…

– Әгәр кәрт сугарга киттеләр дип әләкләсә?

Азат шик белдерде.

– Күкәй урлау белән чагыштырганда, кәрт сугу чепуха! Фермага кире кереп киткәнне генә күрмәсен.

…Кызыл кикрикләр командасының астын өскә китергәч, ягъни асларын җыештырып, ашарларына, эчәрләренә салгач, газетада укыган ысул буенча тавыкларны чалкан яткырып гипнозлап карагач, малайлар, фермадан чыгып, кайтырга булдылар.

– Ыслушай, Гомәр дус, – дип сүз башлады Марат, – теләсәң әләклә, теләмәсәң – юк, но без кәрт сугарга киттек!

Сүзне артык озайтып тормыйча, малайлар водокачка ягына борылды. Гомәр дәшми генә өенә атлады. Ул бераз китүгә, малайлар «выжт» абзарга!

Көтмәгәндә Гомәрнең каршына Камәрия апалары белән бригадир килеп чыкты.

– Әбәү, Гомәр, нишләп берүзең генә син? – диде сыйныф җитәкчесе, гаҗәпләнеп. – Кайда башкалар?



Шулчак Гомәргә әллә нәрсә булды. «Авыздан тартып алып әләкләргә кушалар! – дип уйлады ул, гарьләнеп. – Нәрсә, гомер буе «әләкче» кушаматын йөртерменме? Юк, җитәр! Юри, үч итеп әләкләмим әле менә!»

– Гомәр, дим, кайда бүтән малайлар?

– Алар, ни… Камәрия апа… Водокач… Алар… алар фермада, тавыкларны ашаталар!

Гомәр җиңел сулап куйды. «Тәки әләкләмәдем!» – дип сөенде ул.

Бригадир белән Камәрия апалары фермага кереп китте. Ә аннан соң… Аннан соңмы? Калганын сөйләп тору, мөгаен, кирәкмәстер. Малайларның күкәй салынган пакетларын шунда ук бушаттырдылар, колаклар борылды, күзләр яшьләнде…

Шулай итеп, бу юлы малайларны Гомәрнең әләкләмәве харап итте.


Мәче? Тәрәзә? Бастырык?

Алты дәрестән соң Җәмилгә завуч янына керергә куштылар. Әлеге хәбәрне аңа сыйныф җитәкчесе Сәлимә апалары җиткерде. Малайның иртәдән үк кәефе юк иде, әлеге хәбәрдән күңеле бөтенләй төште. Тагын нәрсә өчен икән инде, дигән уй аңа көне буе тынычлык бирмәде.

Мөгаен, теге мәче өчендер. Әйе, узган атнада Җәмилләр, күрше урам малайлары белән бергәләп, Сәрби әбинең аклы-сарылы мәчесенең койрыгына өч консерва банкасы бәйләп чаптырганнар иде. Банкаларның берсе «тушёнка», икенчесе «сгущёнка», өченчесе «минтай»ныкы иде. Мескен мәче банкаларны шалтыратып, яшелле-күкле тавышлар чыгарып, тузан туздырып чабып китте һәм, чатка борылып, күздән югалды. Кстати, анда Сәрби әби үзе гаепле иде, «каз бәбкәләремне бетерәсез, блисәкитегез белән капка төбемнән йөрмәгез» дип, ачуны китергән иде.

Алай дисәң, аны «әләкчеләр компаниясе»ннән берәү дә күрмәде бит. Үзебезнең малайлар ышанычлы. Алар сатмаячак.



…Әллә директор кабинетының тәрәзәсен кирпеч белән бәреп ватканны берәрсе әйтте микән? Шулайдыр! Әйе, әйе, кич иде, мәктәп ишегалдында берәү дә юк – дус малае Юныс белән икесе генә. Әллә ничек, сүз иярә сүз чыгып китте дә, шунда Юныс әйтеп салды, «ваталмыйсың!» дип. Ә Җәмил ватты. Кирпеч ике кат пыяланы да челпәрәмә китерде! Куркыныч тавышлар чыгарып, сигнализация эшли башлады. И курыктылар соң малайлар, ничек кузгалып, кайсы якка йөгергәннәрен дә сизмәделәр. Аның каравы, бәхәс шарты буенча, өр-яңа сәпит яктырткычы Җәмилнеке булды. Иртәгесен линейка җыйдылар, тикшерү бик озак барды, әмма барыбер белмәделәр. Хәер, белгән булса, директор үзе чакырткан булыр иде.

Шулай да нәрсә өчен икән соң?

Кинәт Җәмилнең башын ток суккандай булды. Точно! Шуның өчен! Каравыл өенең ишеген ачылмаслык итеп бастырык белән терәтеп киткән өчен! Мескен каравылчы Галәү бабай йоклаган булган. Иртә белән уянып китсә, ишек ачылмый, ди, ә тәрәзә кечкенә, сыярлык түгел. Көч-хәл белән түшәм тактасын каерып, чормадан төшкән, пычранып беткән… Әйбәт булды! Ул каравылчы Галәүнең үзәккә үткәннәре! Ничәмә-ничә мәртәбә малайлар белән төзегән «алма» операциясе шул каравылчы Галәү белән аның бүредән дә начаррак Барсигы аркасында «провал»га очрады. Менә анысын завучка җиткерергә мөмкиннәр – Чистайдан кунакка кайткан шәһәр малайлары бар иде анда. Алар аша барып җитүе ихтимал…

Җәмилнең уйларын бүлеп, тәнен калтыратып, алты дәрес бетүне белдергән кыңгырау шалтырады.

Уф-ф!.. Малай, аякларын сөйрәп, завуч ишеге төбенә килеп җиткәндә, коридорда мәктәп директоры үзе басып тора иде.