Читать книгу «Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон» онлайн полностью📖 — Алмаза Гимадеева — MyBook.
image

«Гроссмейстер»

Менә бишенче көн инде Фаил Рөстәмнең портфелен күтәреп йөри. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да, тәнәфесләрдә дә. Ә Рөстәмнең ике кул кесәдә, борын югары чөелгән. Нихәл итәсең – бәхәс шарты буенча тагын ун көн күтәреп йөрергә тиеш әле ул аны.

Ә бит барысы да юктан гына башланды. Беркөнне озын тәнәфестә, сүз иярә сүз чыгып, Рөстәм малайлар алдында мактанып ташлады:

– Мин берьюлы ун кешегә каршы уйный алам һәм унысын да отачакмын! – диде.

Һай, кысылмаган булсачы Фаил! Түзеп тора алмады шул, бәхәсләштеләр. Җиңелүче җиңгән кешенең портфелен ай буе күтәреп йөрергә тиеш булды.

Дәрестән соң һәммәсе актлар залына җыелды. Гомер күрелмәгән тамашаны карарга хәтта кызлар да килгән иде. Өстәлләргә ун шахмат тактасы куелды. Уен башланганчы, һәркем катгый кисәтелде: «Әйтеп тору тыела! Һәрберегез үзе уйларга тиеш!»

Шулай итеп, актлар залында чебен очканы да ишетелерлек тынлык хасил булды. Киеренке тынлыкны шалт иткән тавыш бозды – Рөстәм кыю гына беренче йөрешне ясады.

Ун тактада да уен кызганнан-кызды. Фаилнең күзләре түгәрәкләнә барды. Ул бертуктаусыз иренен чәйнәде: «Нүжәли унысын да отар?! Булмас!»

Әмма, «''   икеле''  капчыгы» Йосыфның контроль эшләрдә «бишле» ала алмаячагы ап-ачык билгеле булган кебек, Рөстәмнең отачагы да бәхәссез иде инде. Эшнең хөртилеген чамалап алган Фаил мизгел эчендә ишеккә ташланды. Әмма малайлар бик тиз эләктереп алды аны:

– Ә бәхәс?!

– Бәхәсне кая куясың?

– Кара син аны, ансат кына шылмакчы! – диештеләр.


Рөстәм исә тугыз тактада эшне бетергән иде инде. Менә ул ашыкмый гына соңгы көндәше Йосыф каршына килде һәм чираттагы йөрешне ясар алдыннан тәкәббер генә итеп Фаилгә карады:

– Шулай, энем, моннан соң минем белән бәхәскә кермәссең дип уйлыйм!.. Һм-м-м!.. Ә минем рюкзак авыр булыр, һай авы-ы-р… – диде ул, йөзен чыткан булып.

– Әйдә, әйдә, уйнап бетер! – диеште малайлар.

– Фи-и-и, нәрсәсен уйныйсың! – Рөстәм тактага кырын күз ташлады. – Беткән бит инде монда!..

Һәм ул күп уйнаудан сөялләнә башлаган имән бармагы белән оста гына итеп Йосыфның соңгы шашкасын тактадан чиертеп төшерде.


Батыр егет


Раушания – сыйныфта иң матур кыз. Моның шулай икәнлеген бөтен малай белә. Әхәт тә белә, ләкин аны белеп кенә ни файда? Менә Раушания Әхәтне матур итеп күрсен иде ул… Юк шул! Печтек кенә дә игътибар итми. Бәлки, игътибар да иткән булыр иде – Әхәтнең колаклары алагаем зур, көзге әче җилләрдә тирбәлгән әрекмән яфраклары шикелле селкенеп торалар. Ну, аннары буен да әйтер идем… Әнисенең кер юу машинасыннан әз генә калкурак. Ә шулай да бик дуслашасы килә бит шул тәкәббер Раушания белән.

Их, берәр батырлык кылсаң иде ул менә! Әйтик… әйтик, Раушания суга бата яза… Әхәт аны коткара… Яисә кызны зу-ур овчарка таларга җыена. Шунда Әхәт йөгереп килә дә, «рраз!», «рраз!»… Хыялларның чиге-чамасы юк иде.

Беркөнне Әхәтне, Раушанияне һәм сыйныфтагы тагын өч укучыны район үзәгенә, математика буенча уздырылган олимпиадага җибәрделәр. Олимпиада яхшы узды. Соңыннан, барысы бергә кереп, ашханәдә тамак ялгадылар. Ашаганнан соң укытучы апалары берәр сәгать ял итәргә рөхсәт бирде. Шунда Әхәт:

– Раушания, әйдә, ә-ә-нә теге супермаркетка барып киләбез, – диде, бераз дулкынланып. Кыз риза булды.

Теләгән әйберләрен алып кибеттән чыгып барганда, көтмәгәндә алар каршына Әхәттән дә бәләкәйрәк буйлы бер малай килеп басты.

– Сәлам, чибәркәй! – диде ул, кызга сөзеп кенә карап. – Телефоның бармы? Бир аны миңа! Тизрәк!!!

Әхәт катты да калды. Нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты… әмма дерелдәгән иреннәре арасыннан сүз чыкмады.

Шунда Раушания көтелмәгән тәвәккәллек күрсәтте – кулындагы сумкасы белән хулиган малайга китереп сукты. Тагын, тагын… Ялгышып, Әхәткә дә эләкте. Бу тавышка кибет эченнән кешеләр йөгерешеп чыкканда, бәләкәй буйлы башкисәр биредән табан ялтыраткан иде инде.

Раушания һушын җыярга өлгерә алмый асфальтта башын тотып бөрешеп утырган Әхәт янына чүгәләде:

– Авыртамы? Гафу ит инде, ялгышрак эләкте. Энекәшкә дип алган гантельләрне кулланырга туры килде шул…

Башы томаланган Әхәт исә:

– Мин – егет… батыр… егет… – дип мыгырданды.


Аукцион

Иртән мәктәпкә килгәч, бер көтү бала, гадәттәгечә, Фәннур янына җыелды:

– Малай, алгебрадан өй эшен күчерергә биреп торырсың инде, яме?!

– Фәннур дус, ничек кәефләр? Яшт иттереп кенә әдәбияттан иншаны күчереп алыйм әле?

– Малай, коткарсаң, син генә…

Ләкин бүген уку отличнигы никтер сумкасыннан дәфтәрен чыгарырга ашыкмады. Эре генә кыяфәт чыгарып кукраеп утыруын белде.

– Йә, ялындырма инде!

– Дәфтәреңне ашамыйбыз ла…

– Бүтән көннәрдә күчертә идең бит әле!

Ниһаять, Фәннурның масаю катыш чыелдык тавышы яңгырады:

– Бүтән көннәрдә шул менә… Ә моннан соң алай булмаячак! Бүгеннән башлап, бушка күчертүләр бетте!

Сыйныф бүлмәсе бер мәлгә тынып калды.

– Ярар соң… – дип сузды Кәлтә Закиры. – Жевачкы бирермен, брат. Күчерт кенә!

– Жевачкыңны бакчага йөрүче сеңлеңә бир, яме, акыллым! Ә инде күчертү мәсьәләсенә килгәндә… – Фәннур, текәлеп, һәрберсенең күзенә карап чыкты. – Бүгеннән башлап, һәр фәнгә махсус бәяләр куям! – диде ул тантаналы кыяфәт белән. – Әйтик, алгебра белән геометриядән күчертү ун сум торачак. Физика белән химия – авыр фәннәр, аларның бәясе егерме сум чамасы булыр… Инша язып бирү илле сумга тарта…

– Күрәләтә талау бит бу!!! – дип кычкырып җибәрде шулчак Закир. – Бер иншага илле тәңкә!

– Их син, кәлтә-мәлтә! – дип, аны үртәгәндәй итте Фәннур. – Мин бит үземнекен күчертмим, өр-яңадан, бүтән төрле итеп язып бирәм. Андыйга калса, илле сум аз да әле ул, бик беләсең килсә… Әле мин сезне жәлләп кенә…

– Кызларга да шул ук бәяме? – дип кызыксынды Наилә.

Фәннур әле бусын уйлап бетермәгән иде.

– Һм… – дип төртелеп калды ул. Аннары: – Әлбәттә, шул ук… Ярар, миннән булсын яхшылык, 8 нче Март бәйрәме алдыннан атна буе бушка күчертермен.

Боргаланырга урын юк иде – Фәннурның тәкъдименә ризалашмый чаралары калмады. «Физиканы өч сумга булса да төшермисеңме соң?» – диючеләр булды үзе, әмма Фәннур сүзендә нык торды:

– Бүген ирекле бәяләр заманы, агай-энеләр! Базар икътисады! Шушыңа риза булып, койрыгыгызны кысыгыз да тик кенә утырыгыз! Долларның курсы артса, тәк и тәк күтәрәчәкмен әле бәяләрне!

Шулай итеп, Фәннур укучылар арасында бизнесмен булып китте. Кесәсе көннән-көн калыная башлады малайның. Өй эшләре буенча гына түгел, контроль эшләрдә дә «базар икътисады»н кертте ул. Әйтик, контроль эш вакытында, пышылдап, мәсьәләнең җавабын әйтү алты сум тора. Шпаргалка язып ыргыту бер метр ераклыкка кадәр ун сум, ике метр белән дүрт метр арасы егерме, ә инде укучы дүрт метрдан да ераграк утырса, әлеге бичара утыз сум түләргә тиеш була. Тулаем контроль эшне эшләп бирү өч долларга тарта…

Эшләр шулай матур гына тәгәрәгәндә, Ерак Сахалиннан Фәннурның геолог абыйсы кайтты. Ике генә тәүлеккә. Ул көнне малайга соңгы дәресне – физиканы «тозларга» туры килде. Андый чакта бер дәрес каян килеп кая китмәгән лә!

Ә икенче көнне иртән мәктәптә мондыйрак хәлләр булды. Физика дәресе башланырга егерме минут кала, Кәлтә Закиры җәһәт кенә парта өстенә менеп басты.

– Малайлар! Кызлар! Игътибар! – дип шәрран ярды ул, кулындагы дәфтәрне һавада болгап. – Игътибар, аукцион! Физикадан өй эше сатыла! Башлангыч бәясе йөз сум!

Фәннурның аркасыннан кырмыскалар йөгерешкәндәй булды:

– Өйгә эш бар идемени?! – дип сорады ул калтыранган тавыш белән.

– Нишләп булмасын? – дип гөр килде сыйныфташлары. – Өй эшенең дә ниндие генә әле!

– Кая, ничәнче мәсьәләләр ул? – Фәннур тиз генә китабын өстерәп чыгарды. – Хәзер чишеп атабыз аны!

– Юк инде, брат! – дип, каһкаһә белән көлде Закир. – Әйтмибез. Аукцион тек аукцион! Кирәк икән, пажалысты, сатып ал! Башлангыч бәя йөз сум!

Эшнең хәтәр борылыш алуын Фәннур сиземләп өлгергән иде инде. Ул ялт кына кесәләрен капшап алды – акча күп анысы…

– Нигә шулай кыйбат соң? – дип чыелдады отличник. – Мин бит сездән бер мәсьәләгә егерме сумнан да артык алмый идем!

– Базар икътисады, брат! – Закир сыйныфташларына күз кысты. – Нинди бәя телим, шундыйны куям!

Инде чигенергә урын калмаган иде. Фәннур кесәсеннән бөгәрләнгән акчалар тартып чыгарды:

– Мә, комсыз! Китер өй эшен!

– Культурно гына сөйләш, брат! Мин бит күчерергә сораганда синең белән алай сөйләшмим. – Закир Фәннурның дәфтәргә дип сузылган кулын җай гына читкә этәрде. – Ашыкма… Җәмәгать! Иптәш Фәннур өй эшен йөз сумга алам ди…

Шулчак тәрәзә кырыендагы партадан Фәрит тавышы ишетелде:

– Йөз дә ун сум!

– Җәмәгать! Фәрит иптәш йөз дә ун сумга алам, ди. Йөз дә ун сум – бер! Йөз дә ун – ике…



Иптәшләренең кыланмышын әкренләп аңлый башлады Фәннур. Әһә, болар миннән үч алмакчы була. Бушка күчертмәгән өчен… Ә мин тотам да аукционыгызда катнашмыйм! Бетте-китте!.. Әмма шулчак аның баш миен икенче уй өтеп алды: әгәр «икеле» куйсалар? Отличникка, уку алдынгысына… Димәк, бердәнбер юл кала – ахыргача көрәшергә! Әлбәттә! Нәрсә куркам соң әле мин? Акча бар ла ул! Икенче юлы сабак булыр, ә бүген… бүген ничек тә сынатмаска! Аннан соң Закирга бернинди дәгъва белдерә алмыйсың! «Базар икътисады»н үзең керттең ләбаса!..

– Йөз илле!!! – дип кычкырды шулчак Наилә. – Мин йөз иллегә алам!

– Йөз илле бер сум! – дип өстәде Фәннур кыюсыз гына.

Кемдер пырхылдап куйды. Закир, гомер буе аукцион җитәкләгән кеше төсле, оста гына эләктереп тә алды:

– Җәмәгать! Йөз илле бер сум – бер!..

– Биш йөз!!!

Кибет директоры малае Сабитның тавышын ишетүгә, сыйныф бүлмәсе кинәт тын калды. Дистәләгән күз, кызыксынып, әле Сабитка, әле Фәннурга карады. Һәркем, дулкынланып, алда ни булыр дип көтте. Чираттагы тавыш озак көттермәде. Ни әйткәнен үзе дә чамаламаган, башы-күзе тонган Фәннур:

– Мең!!! – дип ярып салды.

– Ике мең!!! – дип кычкырды Сабит аңа каршы.

– Биш мең!!!

Фәннурның йөзе агарып чыккан, куллары калтырый иде.

Закир әйтерсең шул сүзне генә көткән:

– Биш мең тәңкә – бер! Биш мең тәңкә – ике! Биш мең тәңкә – өч!!! – дип шәрран ярды. – Сатылды!!!

Ур-ра-а-а! – Ул җитез генә парта өстеннән сикереп төште һәм очып диярлек килеп, аңкы-миңке утырган Фәннурның кулын кысты: – Котлыйбыз сезне, отличник иптәш! Чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фәннур калтыранган кулы белән биш мең сумлык дәфтәрне актарырга кереште, тик бераздан аның йөзенә аптырау галәмәтләре чыкты.

– Буш дәфтәр бит бу! – диде ул, Закирның күзенә керердәй булып. – Бир акчаны кире!

Тегесе йөзенә аңламаган кыяфәт чыгарды:

– Буш шул. Ә нәрсә?

– Өй эшен бир син миңа, ишетәсеңме, өй эшен?!

– Соң, өйгә эш шул иде бит инде, – диде Закир, гади генә итеп. – Узган дәрестә Илдус Гаязович әйтте, иртәгә контроль эш эшлибез, сезгә өй эше итеп унсигез битле яңа дәфтәр алып килү йөкләнә, диде…

Фәннур беp агаpды, беp күгәpде, нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, әмма әйтергә өлгермәде – дәрескә чакырып, кыңгырау шалтырады.