Гап-гади бер татар сүзенең килеп чыгышы, аның җанлы телдә гадәттән тыш тиз үзләшеп һәм табигыйләшеп китүе, тамыр җәюе, хәтта өр-яңа үренте-тармаклар җибәрүе турында сөйләргә ниятем.
«Эшкәртү» сүзе ул. Без «тире-күн эшкәртү», «Беренчел йон эшкәртү фабрикасы», «туфрак эшкәртү кораллары» дип сөйлибез һәм язабыз, һәм бу сүзтезмәләр һәркемгә аңлаешлы. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» «эшкәртү» сүзенең төп биш мәгънәсен ачып бирә:
1) әзерләү процессында нинди дә булса төскә, тиешле формага кертү, әйбер итеп ясау;
2) чәчү, утырту өчен әзерләү (сөрү, тырмалау, культивацияләү);
3) киләчәктә куллана, файдалана алырлык хәлгә китерү, нәрсәне дә булса төгәлләү;
4) кемгә дә булса басым ясап, орышып-тәнкыйтьләп, берәр эшкә мәҗбүр итү;
5) кыйнау, тукмау.
Сүзнең һәр мәгънәсен һәм мәгънә төсмерләрен дәлилләү өчен китерелгән мисаллар Ш. Мөдәррис, К. Нәҗми, Р. Ишморат, Г. Әпсәләмов, М. Җәлил, Б. Рәхмәт кебек әдипләрдән алынган.
Телебездә менә шушылай актив кулланылышта йөргән «чеп-чи татарча» сүзнең әле пенсия яшенә дә җитмәгән булуына күбәүләр, бигрәк тә яшьләр ышанып бетми.
Ерактан башлыйк. Менә И. Гигановның 1804 елда Санкт-Петербургта басылган «Словарь российско-татарский» сүзлеге. Монда русча якта «обработка», «обработать», «переработать» кебек сүзләр теркәлмәгән. Шуңа күрә бу иң элгәрге һәм абруйлы сүзлектә «эш» тамырыннан ясалган «эшкәртү» сүзен, әлбәттә, таба алмаячакбыз.
Казан семинариясендә татар теле укытучысы булып эшләгән А.Троянский тарафыннан төзелеп, 1833–1835 елларда Казанда ике томда нәшер ителгән «Словарь татарского языка и некоторых употребительных в нём речений арабских и персидских» сүзлегенә мөрәҗәгать итик. Без анда «эшләтмәк», «эшләтмәклек», «эшләтү», «эшлә», «эшләнмәк» сүзләрен генә табабыз. Ягъни А.Троянский сүзлеге «эшкәртү» дигән сүзне, гомумән, белми әле.
Каюм Насыйриның 1904 елда Казанда басылган (беренче басмасы 1892 елда чыга) «Полный русско-татарский словарь, с дополнениями из иностранных слов, употребляемых в русском языке как научные термина» сүзлегендә «обработанный – мәгъмүр, абад (җир)», «обрабатывать – иген икмәк, ашламак» сүзләре теркәлгән. Күрәбез: К. Насыйри бүгенге «эшкәртү» сүзенең мәгънәсен гарәп-фарсы сүзләре белән аңлатырга мәҗбүр булган.
Үзебезнең чорга якынрак торган чыганакны актарыйк. Менә С.Рахманкулов һәм Г. Кәрам төзегән «Русча-татарча мөкәммәл сүзлек» (1921). Бу сүзлектә «обработка – эшләү, эшләнү, игү; Обрабатывать, обработать – эшләмәк, эшләп эшкә кертмәк, зирагать итмәк (соңгысы игенчелеккә кагыла), обрабатывать землю – иген икмәк, обрабатываться – эшләнмәк» дип бирелә.
Игътибар итик: бу сүзлек беренче тапкыр буларак «эшкә кертү (кертмәк)» сүзен тәкъдим итә һәм, гомумән, ул үз элгәрләреннән бер баскыч югары тора торган белешмә санала.
ХХ гасыр башларында русча фән һәм техника терминологиясе инде камилләшкән, әйтик, «обработка» сүзенең бүгенге төп мәгънәләре дә ныклап урнашып, карарлашып өлгергән була. Татарча терминология исә яралгы хәлендә генә булып, терминнар, гадәттә, гарәби, фарси яки интернациональ алынмалар рәвешендә яшәп килә. Ул вакытларда татар теленең ни дәрәҗәдә ирексезләнгән, чүпләнгән булуы тел белеме һәм логика терминнарында аеруча ачык чагыла.
20 нче елларда татар телен гамәлгә кую бурычы алга сөрелеп, күп санлы киңәшмә-конференцияләр уздырыла, тиешле карарлар кабул ителә, татарча мәктәп дәреслекләре, төрле фән өлкәләренә караган русча-татарча терминологик сүзлекләр, инструкцияләр типография ысулы белән дә, гектографта да бастырып чыгарыла һәм таратыла.
Әлеге «обработка», «переработка» төшенчәләрен татарчага тәрҗемә итү мәсьәләсе бу елларда ничегрәк тора соң? Алга китеш, тәрәккыят бармы?
Кулыбызда «Новый русско-татарский словарь» (коллектив төзегән, «Яңа китап» нәшрият кооперативы басмасы, 1929). Монда «обрабатывать, обработать» фигыльләреннән башка, «обрабатывающая промышленность» термины да теркәлгән. Беренчеләре «эшләп чыгару», «рәтләп эшләү», «эшләп эшкә кертү» дип тәрҗемә кылына, техник термин исә «эшләп чыгару сәнәгате» дип бирелә, ягъни без монда төшенчәне саф татарчага тәрҗемә итәргә омтылыш күрәбез. Ләкин төшенчә үзенең татарча тәңгәлен әле һаман таба алмый, аның татарчасы бик якынча мәгънәгә генә ия, һәм ул фәнни-техник әдәбиятта куллану өчен яраксыз. Әлбәттә, шул чордагы популяр мәкаләләрне һәм вак брошюраларны бусы да канәгатьләндергән.
Г. Алпаровның «Татар теленең имля сүзлеге» (Казан, 1927) «эш» тамыры кергән байтак кына сүзләрне туплаган. Без биредә «эшче-крәстиән», «эшчән», «эшхәб» (ягъни эшче хәбәрче – рабкор), «эшсезлек», «эшфак» (эшчеләр факультеты – рабфак) һ. б. сүзләрне табабыз. Ләкин күренекле тел галименә «эшкәртү» сүзе мәгълүм түгел, чөнки ул сүз «дөньяга килмәгән, тумаган» әле.
Яки менә 1931 елны икенче басма булып чыккан «Татарча-урысча сүзлек» (төзүчеләре проф. М. Корбангалиев, Р. Газизов, И. Кулиев; беренче басмасы 1927 елда нәшер ителә). Сүзлекнең фәнни яктан эшләнеше, әлбәттә, күпкә яхшырак, һәм ул шул чорның лексикасын тулы чагылдыра. Сүзлектә «эшләп чыгару – производство», «эшләп чыгарыш – производительность», «җир эшләү – обрабатывать землю» терминнары теркәлгән.
«Җир эшләү». Бусы инде җыйнаклык ягыннан термин булып җитешкән дә кебек. Ләкин «эшләү» сүзе, артык киң һәм күп мәгънәле булганга, терминология ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый, чөнки «термин» сүзе үзе үк мәгънәне чикләүне күздә тота.
Алга таба. 1938 елда Татгосиздат тарафыннан чыгарылган русча-татарча сүзлеккә күз салыйк. (Мәгълүм булганча, ул елны татар язуы әле рус графикасына күчмәгән була.) Сүзлекне телчеләрдән Г. Нугайбәк («О» хәрефенә башланган сүзләрне ул туплаган) «обрабатывать, обработать» сүзен татарча «эшкә кертү (эшкәртү), эшләп чыгару, җиренә җиткереп эшләү» дип тәкъдим итә. «Перерабатывать, переработать» фигылен карасак, шул ук төзүченең бу сүзне татарчага «эшкәртү» дип тәкъдим иткәнлеген күрәбез.
Шушы ук сүзлек ике елдан соң, беркадәр төзәтелеп һәм кириллицага күчерелеп, икенче тапкыр дөнья күрә. Әлеге сүзләр нәкъ беренче басмадагыча калганнар, ягъни «эшкәртү» сүзе әле һаман тулы хокукка ия булып җитмичә, төзүчеләр һәм редакторлар нидәндер уңайсызланган, шикләнгән сыманрак, җәя эченә яшереп бирелә.
Әмма шушы ук чорга караган терминологик сүзлек алай консерватив түгел. 1939 елда дөнья күргән «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге» «эшкәртү» сүзен тулысынча таный: «обработка – эшкәртү; обработка глубокая – тирән эшкәртү; җирне тирән итеп сөрү; обработка мелкая – сай эшкәртү; обработка поверхностная – өстән эшкәртү; обработка предпосевная – чәчү алдыннан эшкәртү». «Переработка» сүзе исә монда «яңадан эшкәртү» дип бирелә. Сүзлектә «переработка молока – сөтне эшкәртү (сөттән сыр, май, простокваша һ. б. эшләп чыгару)». Бусы да бер адым алга китеш.
«Политик-экономик терминнар» сүзлеге (Татгосиздат, 1941) «обрабатывающая промышленность – эшкәртү промышленносте» терминын канунлаштыра.
Моннан соң нәшер ителгән татарча-русча һәм русча-татарча сүзлекләр, шул исәптән терминологик сүзлекләр дә, «эшкәртү», «эшкәртелү» һ. б. кебек сүзләрне теркәргә онытмыйлар. «Эшкәртү» сүзе кергән кушма терминнарга, әйтик, «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге» (Татарстан китап нәшрияты, 1971) аеруча бай.
Мәгълүм булганча, бездә орфография сүзлекләре сирәк чыгарыла. Кириллицага күчкәч, мәсәлән, 1941 елда бик ашыгыч төстә (төзүчеләрдән берсенең сөйләвенә караганда, аны төзергә өч-дүрт көн биргәннәр) «Татар теленең орфографик сүзлеге» басыла, беркадәр үзгәрешләр кертелеп, шул ук исем белән ул 1948 елда кабат нәшер ителә. Бу сүзлекләр «эшкәртү» сүзен әдәби телгә кертергә җөрьәт итмәгәннәр. Хәлбуки ул елларда инде вакытлы матбугатта, китап-брошюраларда һәм радиода «эшкәртү» сүзе тәмам үзләшеп җиткән була. Бу сүзнең Муса Җәлил тарафыннан нәкъ менә «кулъязманы әдәби (!) яктан эшкәртү» мәгънәсендә кулланылган булуын искә төшерик. «Эшкәртү» сүзе татар теленең орфографик сүзлегенә беренче тапкыр 1983 елда гына теркәлә. Без анда «эшкәртелүчәнлек», «эшкәртелеш» сүзләрен дә таба алабыз.
Тел һәм борынгы әдәбият белгече Ф.Фасеевның «Татар телендә терминология» дигән китабында (Татарстан китап нәшрияты, 1969) «эшкәртү» терминының «тартылма» сүз булып, «эшкә кертү – эшкәртү» әверелеше нәтиҗәсендә барлыкка килүе һәм бу алымның терминологиядә аңлы рәвештә файдаланылуы әйтеп кителә. Дөрес, өлкән яшьтәге белгечләрдән ишетүемчә, «эшкәртү» сүзен телгә кертеп җибәрү мәсьәләсе 30 нчы елларның икенче яртысында, редакцион киңәшмә утырышында, чыннан да, аңлы рәвештә, фикер алышу юлы белән хәл ителгән. Моны беренче булып кем тәкъдим иткәндер – бусы, гадәттәгечә, билгесез булып кала. Ләкин минем фикеремчә, бу термин беренче чиратта авыл хуҗалыгы буенча китап-брошюраларда һәм мәкаләләрдә кулланыла башлаган булыр. Чөнки беренче ихтыяҗ шул өлкәдә («туфрак-җир эшкәртү») булган. Ихтимал, шул ук вакытта бу сүз мәшһүр Казан күнчеләре турында язучылар күңеленә хуш килгәндер («тире-күн эшкәртү»). Һәрхәлдә, төгәл мәгънәле терминның таралып, табигыйләшеп китүенә аңа булган ихтыяҗ ярдәм иткән.
Мондый ихтыяҗ башка төрки телләрдә дә булган, әлбәттә. Мин шушы чорга караган кыргызча-русча, русча-казахча, казахча-русча, русча-каракалпакча, русча-карачай-балкарча сүзлекләрне күздән үткәрдем, кырым татар теле, себер татар теле сүзлекләре дә, татар теленең диалектологик сүзлекләре дә игътибардан читтә калмады. Нәтиҗәдә мин бу елларда төрки телләрдә «обработка» терминының төгәл эквиваленты әле табылмаган булуына ышандым.
«Русча-төрекчә сүзлек»тә (Мәскәү, 1972) «обработка» термины, нигездә, «ишләмә», «ишләм» сүзләре аша бирелә. Төрек телендә бу сүзләрнең «возделывание», «вспашка» мәгънәләренә дә ия булуын «Төрекчә-русча сүзлек»тән күрәбез (Мәскәү, 1977).
Җыеп кына әйткәндә, без төрки телләрнең күпчелегендә татар теле калыбында ясалган «эшкәртү» сүзен тапмыйбыз.
Кем әйтмешли, ут күршебез башкорт телендә хәлләр ничек торган соң? Тугандаш башкорт теле татарча әзер терминны, ягъни «эшкәртү» сүзен тулаем кабул иткән дә куйган.
1954 елгы «Русча-башкортча сүзлек»тә үк инде «обработать» сүзе «эшкә иңдерү, эшкәртү, эшләү» дип тәкъдим ителә. Ләкин әле «обработать землю – җирне эшләү». 1958 елгы «Башкортча-русча сүзлек» исә «эшкәртү» терминының тәмам үзләшеп җиткәнлеген күрсәтә. Биредә без «экспедиция материалларын эшкәртү», «җирне эшкәртү» (эшләү түгел!) кебек сүзләрне очратабыз. Шул рәвешле, татар телендә туган ясалма сүз башкорт теле өчен дә үз булып китә. Бу очракта, билгеле, Башкортстанда татарларның күп булуы, татарча гәзитләр чыгып килүе зур йогынты ясаган дип уйларга мөмкин. Хәер, ут күршеләрнең шулай «лөгать алмашып» яшәве гаҗәпмени?
Менә без бер сүзнең бөтен тарихын, аның кызыклы биографиясен күздән кичердек. Бик гыйбрәтле тарих бу! Ул әдәби телгә катнашы булган һәрберебезне теге яки бу термин-төшенчәнең тәңгәлен беренче нәүбәттә ана теле хәзинәсеннән эзләргә, ана теле мөмкинлекләрен һәм чараларын эшкә җигәргә өйрәтә, шуңа өнди, моның нәтиҗәле алымнарын күрсәтә. Бу исә соңгы вакытларда кирәксә-кирәкмәсә дә гарәп, фарсы һәм төрек сүзләрен кыстырып үтә патроиот-ватанчы булып кыланган авторлар өчен дә, яңа төшенчәне белдергән сүзне, аны-моны уйлап тормастан, рус һәм Европа телләреннән күчереп кенә куючылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.
Сүземне шушында түгәрәкләп, нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин… Әйе, тагын бернәрсә турында әйтмичә ярамастыр. 1991 елда без Гаяз Исхакый әсәрләрен уку бәхетенә ирештек. Аның «Зиндан» исемле җыентыгы – сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре басылып чыкты. Укучыларның хәтеренә төшерәм: Исхакыйны, Казан зинданыннан чыгарып, туган авылы Яуширмәгә озаталар. Авылына кайтып төшкәч, Гаяз янына бәләкәй кызын алып чыгалар. Гаяз моннан өч-дүрт ай гына элек хатыны белән аерылышкан була. Нарасый, бер дә ятсынмыйча, әтисе кулына килгәч, җыелган карчык-корчык: «Әй бала, атасын таный! Алла эшкәртә, әнисе генә бик кызганыч шул!..» – диешергә тотына.
«Алла эшкәртә» дигән сүзләргә игътибар итегез. Гаяз Исхакыйның «Зиндан» хикәясе, әдипнең үз кулы белән төзегән библиографиясеннән күренгәнчә, 1906 елда Чистайда, хәбесханәдә язылган. Ни дигән сүз була соң инде бу? «Эшкәртү» сүзе татар телендә 1906 елда ук гамәлдә йөргәнме әллә? Ул чагында без телгә алган сүзлек һәм белешмәләр сукыр һәм чукрак булып чыгамы?
Кызганычка каршы, әдипнең бу мәҗмугасында ялгыш киткән. Төп нөсхәдә, һичшиксез, «алла әшкәртә» дип язылган булырга тиеш. Әшкәртә, ягъни зиһененә ачыклык кертә, «әшкарә итә». Монда машинистка хата җибәргәнме, әллә төзүче яки нәшрият хезмәткәрләре гөнаһлымы – боларын тәгаенләп тормыйк. Ләкин китапны чыгару өчен, җаваплы кешеләр татар теле этимологиясеннән азмы-күпме хәбәрдар булган булсалар яисә, һич югында, «алла эшкәртә» дигән сүзләрнең дорфалыгы, урынсызлыгы, мәгънәсезлеге колакларын сагайткан булса, мондый анахронизмга юл куелмыйча калыр иде.
Шушының белән төгәллик.
О проекте
О подписке