Арттан аксый-туксый ияреп килгән уртакул әдипләргә генә түгел, хәтта могтәбәр Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури белән Галимҗан Ибраһимовка да инде җиңелрәк булган. Начармы-яхшымы, бер юлга күндерелеп, максудлар карарлашкач, алар татар әдәби телен чарлау, шомарту белән иркенләп шөгыльләнә алганнар. Икенче бер фактор да бик мөһим: Көннән-көн катылана барган, бугазыңнан ныграк «кочкан» тоталитар режим шартларында әдип кеше ирексездән тел-өслүпкә ныграк игътибар итәргә, телнең аһәңле яңгырашына ирешү өчен күбрәк көч куярга мәҗбүр булган. Чыннан да, Совет хакимияте елларында татар теле, бик күп шәркый сүзләрне кирәксә-кирәкмәсә дә ташлап калдыруына карамастан, бер баскыч югары күтәрелде бит. Ул үзенең аһәңен, музыкальлеген үстерде, үз хәзинәсендәге чаралар ярдәмендә меңләгән яңа сүзләр тудырып, фәнни терминологиясен булдырды, Галимҗан Ибраһимовларны, Әмирхан Еникиләрне, Гомәр Бәшировларны, Фатих Хөсниләрне бирде. Менә хәзер әле кичә генә чүп итеп ташлап киткән шәрык алынмаларын янәдән берәм-берәм чүпләп тел хәзинәсенә тутыра барабыз һәм, кайберәүләрнең ифрат кылануына да карамастан, тулаем алганда, моннан безнең әдәби телебез ота гына. Шуңа күрә Гаяз Исхакыйны татар теле үсешендәге бер этап – гадәттән тыш мөһим баскыч дип карарга кирәк. Гаяз Исхакыйсыз һәм Фатих Әмирхансыз татар теле бүгенге камиллегенә ирешә алмаган булыр иде.
Ибраһимов исә сокландыргыч телбизәкләр белән мавыга. Әйе, әйе, аның лексикасы һәм фразеологиясе бай, теле дә аһәңлерәк, шигъриятлерәк, ул горбәттә язмаган, ана телебез күкрәгеннән аерылмаган, шуңа күрә ул безгә якынрак та…
Ләкин кемгә ничектер, мин барыбер Галимҗан Ибраһимовың мул итеп «иде»ләр белән чуарланган урыннарын кабул итеп бетермим. Хәер, мондый озын «иде»ләр тезмәсен Гаяз Исхакыйда да табабыз. «Кыйссаи Йосыф»тагы «имди»ләргә күнегелә, аны хәтта көтеп аласың, сөйләм телендәге «инде»ләр дә беребезгә дә ят түгел ич инде. Ә менә бүген прозаның шигъриятен җуйыйм дисәң, ялыктыргыч «иде»ләрне тезеп чык…
Мин, мәсәлән, байтак романнары белән җәмәгатьчелекне шаулаткан һәм күп санлы укучылары булган Г. Әпсәләмовның өслүбен яратмый идем. Бик дөрес фикерләр, хак сүзләр, редактор кулы кергән төзек җөмләләр. Ләкин алар миңа җансыз булып тоелалар иде. Заманында Г. Бәширов, әле ул вакытта Гомәр Разин, яшь Әпсәләмовның иҗатына бәя биргәндә, тел-өслүп мәсьәләсен дә кузгата. Ул биргән сабакларны Әпсәләмов үзләштереп бетермәгән иде…
Әпсәләмов белән Исхакый арасында параллельләр эзләмим мин. Киресенчә, алар бер-берсенә перпендикуляр.
Гаяз Исхакый теле демагоглар теле түгел. Ә бит бүгенге әдәби телне еш кына демагоглар һәм шомакай вә шамакай лыгырдыклар, тел бистәләре, төрле бушбугазлар эшкә җигәргә маһир… Монысы да хак! Шунысы кызык: кичә бу шомакайлар кеше ашаучы Сталинны, гадәттән тыш матур сүзләр табып, күкләргә чөеп мактаган булсалар, бүген, затлы кәләпүш киеп алып, ярыша-ярыша, милләтне мактарга тотындылар. Ә Гаяз Исхакыйча сөйләү һәм язу өчен бөтен барлыгың һәм фикерләвең дә Исхакыйча тирән һәм бәхәс кузгатырлык җәдиди булырга кирәк. Әйе, Исхакый ашыккан, яшәргә һәм гамәл кылырга ашыккан, очынкы фикере зәңгәр күк тирәнлегендә эреп җуелганчы аны кәгазьгә төшереп калырга ашыккан, ә язганын хәзерге әдипләр шикелле кайта-кайта шомартырга, камилләштерергә аңа насыйп булмаган… Тәкъдир.
Мин Исхакыйның тел-өслүбен булганынча кабул итәм һәм аны шул килеш яратып укыйм. Ул гына да түгел, аның искерә төшкән телендәге, ихтимал, замандашларына чүп үлән шикелле тоелган кытыршылыклар миңа табигый кыр чәчәге сыман булып күренәләр. Лев Тостойның стилистик тайпылышларын, төгәлсезлекләрен дә бүгенге рус укучысы шулай норма итеп, әдәби алым сыманрак кабул кыла түгелме? Толстойны искә төшергәч, аның яшь язучыларга башта каләмнәрен «үз иркенә куярга», фикереңне кәгазьгә төшереп калырга, аннары гына, әйләнеп кайтып, телне чарлау юнәлешендә эшләргә киңәш итүен дә онытмыйк. Бөек Толстой фикерне беренче урынга куйган. Ә бит телен шомартырга аңа турылыклы хатыны да ярдәм иткән әле…
Менә шушында минем бер тәкъдимем бар. «Гаяз Исхакый теле» дигән сүзлек эшләргә кирәк. Моннан ярты гасыр диярлек элек Гаян Әмиров әфәнде Тукай теленең сүзлеген төзегән иде. Татар китапчылыгында хөкем сөргән кысынкылык аркасында ул аны бастырып чыгара алмады, өстәвенә төрле сәбәпләрдән Казанны ташлап ук китте. Аның кулъязмасының язмышын ачыклыйсы һәм, югалып-таралып бетмәгән булса, шуны нәшер итәсе иде. Әнә русларның «Пушкин теле сүзлеге» бар бит. Начармы-яхшымы, Салтыков-Щедрин сүзлеге дә бар дөньяда. Беләсегез килсә, соңгы елларда борадәр Стругацкий әсәрләренең ике томлы сүзлеге дә чыкты. Фантастика!
Ә бездә «Тукай теле сүзлеге»ннән соң, «Исхакый теле сүзлеге», «Ибраһимов теле сүзлеге» кебек белешмәләр чиратка бассын иде. Минемчә, гайрәтле, тешләгән җиреннән өзә торган егетләребез булганда, озакка сузмыйча гына ерып чыгарлык эш бу. Гүзәл эш! Әйдә, тагын көнләшсеннәр бездән ут күршеләребез!
«Исхакый энциклопедиясе» дә бик кирәк татарга. Шөкер, анысын эшләп бирердәй кешеләребез җитәрлек.
Менә без «Инкыйраз»ны тулысы белән (диярлек) уку бәхетенә ирештек (Мирас. 2003. № 2). Тулысы белән басылган әсәрне редакция «публицистик-фантастик повесть» дип атарга мәҗбүр булган. «Инкыйраз», әлбәттә, ялкынлы публицистика белән канатлы хыял кушылудан туган. Ләкин ул ниндидер бер гарип кушылгак, азман түгел, бәлки сәер бербөтен тәшкил итә торган бөтенләй яңа җанр үрнәге – бидгать хәсәни булып чыккан. Үз заманы өчен бигрәк тә… Башта автор егерменче гасыр башларында болгарларга йоккан һәм фәкать мөселманнарда гына була торган хәтәр авыруның ничек итеп тамыр җибәрүе турында ачынып сөйли, бер карасаң, нәкъ бүгенгене тасвир иткәндәй тоелган фактларны тезеп сала, аннары гасыр ахырына күчә… 1997 елда халык санын алган вакытта, болгарларның нибары 3800 кеше генә калганлыгы беленә. Әсәрнең төп каһарманы Җәгъфәр, мәшһүр «Печән базары»ннан үткәндә, андагы «көфер почмагы»нда төртмә телле болгар сәүдәгәрләре урынына, «ярым-йорты русча сөйләгән еврейләр белән руслар тавышы гына ишетелә». Монда Гаяз Исхакый бер-ике хата җибәргәнгә охшый: юк, еврейләр инде егерме беренченең башында ук русчаны ярым-йортылы гына сукаламыйлар, алар бу матур телне русның үзеннән яхшырак беләләр, аны ихлас яраталар, руслар өчен ана телләре буенча дәреслекләр язып бирәләр, русларның иң атаклы шагыйрьләре һәм романистлары да, артистлары һәм тележурналистлары да, математик һәм хирурглары да борынгы гыйбрани чыгышлы… Миллиардерларны әйткән дә юк инде! Хатаның икенчесенә килгәндә, мәшһүр авторыбыз егерменче гасыр ахырында Казан базарларында Кавказ һәм Урта Азия таҗирларының чамасыз ишәю ихтималын күз алдына да китермәгән. Хәер, нигә тырнак астыннан кер – Гаяз Исхакыйдан хата эзләп маташырга?! Гаяз Исхакыйның хатасы да гыйбрәтле була, аның төп фикерен – болгар халкының инкыйразын – тагы да калкурак итеп күрсәтә.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз»ның тулы тексты басылып чыгу уңаеннан «Мирас» журналы редакциясенә рәхмәтебез дә, әзрәк үпкәбез дә бар. «Инкыйраз»ның текстында күп нокталар белән бирелгән упкын-лакуналар борчый. Бу урыннарны ачыграк күрсәтәсе, шәрехлисе иде. Ихтимал, алар барысы да цензор кулы кергәннән генә пәйда булмагандыр? Һәм, ниһаять, текстны матбугатка кем әзерләгән, ахырда бирелгән сүзлекчәне кем төзегән? (Академик Миркасыйм Госманов мәкаләсе белән чагыштыргач, сүзлекчәнең, нигездә, аңардан алынганлыгы күренә күренүен.) Игътибарлы укучыда бу сүзлекчәгә карата да кайбер сораулар туарга тиеш дип уйлыйм.
Бүген аермачык беләбез инде: Гаяз Исхакый татар әдәбиятының яртысы һәм саллырак яртысы булган икән. Мәрхүм Аяз Гыйләҗев бу сүзләргә (гадәтенчә, бераз арттырыбрак инде!): «Һәм шулай булып калыр да», – дип өстәмәс идеме икән?..
Безнең милли мәнфәгатьләребез, омтылышларыбыз һәм өметләребез һәммәсе дә Гаяз Исхакый дигән бөек затта чагылыш таба. Исхакый – безнең милли байрагыбыз ул. Ул байракны кулыбыздан төшермик, югарырак, югарырак күтәрик!
Әйе, ни гаҗәп: татар әдәбияты үскән, тулыланган саен, Гаяз Исхакый шәхесе дә олуглана бара, ераклашкан саен, аның күпкырлы иҗаты олылана бара, ә Совет чорында күкләргә чөеп макталган классикларыбыз әллә ничек кечерәйгән, карсакланган, тоныкланган һәм тыйнакланган төсле… Заманында мәктәп хрестоматияләренә кергән «Ныклы адымнар»га, «Агыйдел»ләргә, «Гайҗан бабай»ларга, «Онытылмас еллар»га, «Язгы җилләр»гә, «Мактаулы заман»нарга һәм күп кенә башка әсәрләргә без бүген яңа күзлектән карый башладык. Тәнкыйди күзлектән. Хәтта сөекле Такташыбызның да зәңгәр күзләре уңа төшкән, әле кичә генә куанып укыган «Тирән тамырлар»ыбыз да ул кадәр үк тирәнгә китмәгән икән ләбаса… Хәер, монысына без үзебез дә гаепле, чөнки ындыр артыннан, үкенечәдән ары китмичә, дөньядагы бөтен нәрсәне үз аршыныбыз белән генә үлчәп сөрсеп ятканбыз… Ә дөнья мәдәнияте үскән, яңа үрләрне яулаган, африкан әдипләр Нобель премияләре ала башлаганнар…
Исхакый океандагы бер континент булса, татар әдәбияты җәүһәрләре – аның тирәсендәге утраулардыр. Хәер, бу утраулар арасында төрлесе бар. Мәңгелек яз һәм мәңгелек бәйрәм утраулары бар. Шау чәчәкле бу утрауларда халык күп яши… Мин ул халыкны әсәрнең укучылары дип аңлыйм. Кайбер атауларда ярлы куышлар, салам башлы алачыклар гына күзгә чалына. Болары – уртакул әдипләребез исемен йөртә торган мескен җәзирәләр… Арада утрау дип атарлык та булмаган ялгыз кыялар һәм күбекле дулкыннар кочагында калган һәлакәтчел рифлар да бар. Ни гаҗәп: бу утраучыкларны, ягъни буш вә әһәмиятсез әсәрләрне, кайчак күренекле әдипләребез большевистик хакимият заказы буенча иҗат иткәнлеген күреп сызланасың.
Бүген язып азапланучылар буа буарлык, газапланып язучылар сирәк.
Әдәбият һәм фән күгендә ялтыраган, мәгълүм уңышлар да яулаган һәм, уңай җилләр исү сәбәпле, төрле дәрәҗәләргә ирешкән күп кенә галимнәребез һәм әдипләребез үзләреннән яктырак янган йолдызларны күрмәмешкә салыштылар, алай гына да түгел, ул йолдызларның яктысын томаларга тырыштылар. Алар, рәсми рәвештә билгеләнгән «җитәкчеләр», зәгыйфь йолдызлар янында гына якты күренәләр бит. Шуңа күрә алар, йолдыз дип әйтерлекләре бик чамалы булган вак шәхесләрне җыеп, үз тирәләрендә турылыклы «камарилья» тупладылар. Тел бистәләрен.
Мең авызлы һәм мең корсаклы бу куштан камарильядан тиз генә арына алмабыздыр әле. Шуңа күрә кайчагында үзбәкләрнең «Сөйләүче надан булса, тыңлаучы дана3 булсын» дигән мәкале белән күңел юатып торырга туры килә.
Совет чоры тәрбияләп үстергән һәм «кызыл профессор»ларның туры варислары булган төлкедәй хәйләкәр һәм куяндай куркак галимнәр буынына алмашка яңа формацияле шәхесләр килә. Сөрсегән советчыл фән бастионнарын шулар җимерергә тиеш. Мең куллы, мең башлы, мең битлекле һәм мең телле совет аждаһасын җиңәр өчен, тешләгән җиреннән өзә алучы фидакяр көрәшчеләр кирәк иде. Әйе, ОГПУ подвалларында җаннары кыелган, совет лагерьларында тузан булган яки горбәттә йөрергә мәҗбүр ителгән бөекләребезгә алмашка, төпле галим булу өстенә, арыслан йөрәкле шәхесләр кирәк иде, һәм менә алар бер-бер артлы пәйда була башладылар. Марсель Әхмәтҗанов белән Рифкать Әхмәтьяновлар… Әхмәдләр, Җәдидләр, яңартучылар килә.
Бүгенге Җәгъфәрләребезнең бөтенесен дә атап тормыйм, ләкин тагы берәүне искә алмыйча да кала алмыйм – анысының чын исеме дә Җәгъфәр булыр. Мин, иманыбызны ныгыту өчен, армый-талмый көрәшүче гап-гади Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкне күздә тотам. Белмәүчеләр булса, шунысын да әйтим инде: ул бит – Шәйхи ага Маннурның якын кардәше. Гаҗәп: алар тышкы кыяфәтләре белән дә, иҗаби үҗәтлекләре һәм гадел усаллыклары белән дә ике тамчы су кебек охшашлар сыман тоела миңа.
Мин югарыда санап күрсәткән асыл затларның холык-табигатьләре шулкадәр төрле! Әмма аларны пассионарий ясаган иҗаби, изге, максатчан үҗәтлек – бер үк Рушан йолдызны маяк итеп алулары бер кавемгә берләштерә. Бәлки, монда үҗәтлек сүзен кат-кат кабатлау бик үк килешми дә торгандыр, ләкин истә калырлык булсын дим, югыйсә йомшаграк итеп, уңайга сыйпаштырып та әйтә алган булыр идем… Көчле шәхесләр бишек җырына һәм бозау нәфасәтенә мохтаҗ түгел.
Без бүген күңел төпкелебездәге адәмилек, гуманлылык гафләт йокысына талган, ә яратылышыбыздан бирле шунда ук посып ятучы ерткычлык һәм вәхшилек дәррәү уянган бер бәдбәхет заманга килеп җиттек. Сәнгатькярнең иң Олы Максаты – шушы ерткычны тагын йоклатып һәм авызлыклап, гамьсез адәмне уятудадыр. Тагын йоклату дим. Нигәме? Чөнки ул ерткыч безнең каныбызда, геннарыбызда булганга, аны үтерү мөмкин дә түгел. Һәрхәлдә, хәзергә мөмкин түгел, бәлки, киләчәктә… Ә хәзергә без әнә шул ерткычыбыз белән, асылда, эчке иблисебез белән көрәшә белергә тиешбез. Ә бит Герберт Уэллс бу турыда безне йөз ел элек үк кисәтеп куйган иде! Аның мавыктыргыч «Күзгә күренмәс кеше»сен, марсианнарын, «Вакыт машинасы»н белмәгән кеше сирәк, ә менә «Крокет уйнаучы»сын кем хәтерли? Бу хикәядә кешенең кан тамырларында булган Иблис-ләгыйньнең уянуы һәм тантанасы тасвир ителә… Адәмдә ерткыч уяна… Нигә без шушы бөек фантастның «Доктор Моро утравы»нда хирургик операция юлы белән кыргый хайваннан ясалган «адәмнәр»е кебек яңадан вәхшилеккә, борынгы ерткычлыгыбызга кайтып барабыз?
Яшь Гаяз Исхакый «Крокет уйнаучы» әсәре белән таныш булмаган, әлбәттә, ләкин хронологик яктан карап, әдибебез Герберт Уэллсның беренче романнарын, шул исәптән Җир йөзендәге инсаниятнең гомуми инкыйразы тасвир ителгән «Вакыт машинасы»н, рус телендә укыган булыр дип уйлыйм. Мин хәтта Уэллсның иркә һәм зәгыйфь «элой»ларында Исхакыйның соңгы болгарларын күргәндәй булам, һәрхәлдә, элойлар да, болгарлар да күңелемдә бердәй сызлану тудыралар.
Киләчәктә, Исхакыйның тормыш сәхифәләре ныклап өйрәнелгәч, бәлки, мондый сорауларга да җавап табарбыз.
«Заманында Черек күл заказы буенча Исхакыйны сүгеп сәяси капитал туплап маташкан адәмнәр бүген ниләр майтарып ята икән? Теге «Мин исән чагында, Татарстанда Исхакыйга урын юк!» дип күкрәк төйгән түрә кебекләр… Мондый сорау күбәүләрдә туарга тиеш. Әлеге антиисхакыйчы бәндәләрнең куркыныч төшләр күреп саташуын, бастырылып, тиргә батып, йөрәкләре кагып уянуларын тели күңел. «Көн саен йокылары шулай тынычсыз булса иде, интексеннәр иде», – дип телисең эчтән генә… Ләкин юктыр шул. Ул бәндәләргә вөҗдан дигән нәрсә каян килсен? Вөҗдан булмагач, йокылары да тыныч, «пенсионнары» җиткелекле, абруйлы урамнарда (кайберләре Мәскәүдә) чын кирпеч йортларда яшиләр, һаман эреләнеп, күкрәк киереп йөри бирәләр… Озак яшәячәк алар. Чөнки махсус клиникаларда гади халыкның, Исхакый оныкларының төшенә дә кермәгән яңа американ дарулары белән дәваланалар, чит илгә чыгып операция ясаталар. Шунысына игътибар иткәнегез бардыр бит: авыл җирендә эшләгән «халык судьялары», пенсиягә чыгу белән, үзләрен белгән халыктан ераграк, һич югы, Казанга күчеп китү җаен карыйлар, Черек күл буе әһелләре күрше республикаларга китеп күздән җуелалар, өлкә комитеты секретарьлары Мәскәүгә барып оялый… Куркалар…
Ничектер бервакыт гәзиттә әлеге номенклатур зимагурның «Татарстаныма кайтып килер идем» дигән сүзләре күзгә чалынганы бар. Юк, брамат, «Татарстаным» дип әйтергә хакы булган кешенең Татарстанда Гаяз Исхакыйы булырга тиеш!
Әйе, кайчагында менә шуларны уйлыйсың да үзеңнең йокыларың кача, таң аттыра алмыйча интегәсең… Авырып-нитеп китсәң, «Тукай даруы» – аспирин кабасың инде. Күңелдә ризасызлык туа, фетнә туа…
Инкыйразга илтүче глобаль сәбәпләрдән иң хәтәре – рухи СПИД. Монысына каршы безнең кулда бердәнбер чара Иман һәм дини әхлак булыр. Исламда, Христианлыкта, Иудаизмда, Буддизмда рухи СПИДка каршы тору чаралары һәм ысуллары тәфсилләп каралган. Без олы диннәр тәкъдим иткән даруларны акыл белән, күләмен һәм чамасын белеп кенә кулланырга өйрәнергә тиешбез. «Чамасын белеп» дим, чөнки бүген без ул даруларны артыграк та куллангалый башладык, һәм җитәкче дин әһелләребез арасында чүп үләннәр, башбаштаклар да калкып чыкты. Томаналар, кызыл профессура урынына «кара профессура» килде…
Менә шушында бер хикмәтне искә төшерү урынлы сыман.
«Адәмнәрнең дүрт төре булыр. Белемлеләр һәм үзләренең белемле икәнлекләрен белүчеләр бар. Алардан сорашыгыз, белешегез! Белемле булсалар да, белемле икәнлекләрен белмәүчеләр бар. Алар онытучан, аларның исенә төшерегез! Белмәүчеләр, ләкин белмәгәнлекләрен белүчеләр бар. Алар җитәкләп баруга мохтаҗлар. Аларны өйрәтегез! Ниһаять, белмәүләре өстенә белмәгәнлекләрен дә аңламаучылар («җәһле мөрәккәб»ләр) бар. Алар томана. Алардан читләшегез!» (әл-Хәлил хикмәте.)
Югарыдагы хикмәтне Сократның «Мин үземнең берни белмәвемне беләм» дигән сүзләре белән чагыштыру һәм Борынгы Кытай галиме Лао-цзының «Иң яхшы белем – үзеңнең нәрсәдер белүеңне белмәү» дигән сүзләре белән янәшә кую да кызыклы.
Кызыгын кызык, әмма хәзерге вакытта җитәкче урыннарда эшләүчеләр арасында да, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә эш майтаручылар даирәсендә дә әл-Хәлил хикмәтендәге җәһле мөрәккәбләрнең гадәттән тыш күбәюе бер дә кызык түгел. Тәрәккыят өчен иң зур тормоз, киртә шулар инде. Һәм алардан арыну бик җиңел булмаячак, чын демократиягә ирешкәч тә, моңа дистә еллар китәчәк әле.
Ил-халык язмышы һәм, гомумән, киләчәгебез турында уйланганда, ирексездән бөек сатирик Салтыков-Щедринның «Бер шәһәрнең тарихы» исемле әсәре искә килеп төшә. Глупов шәһәренең соңгы градоначальнигы Угрюм-Бурчеев турындагы сәхифәләрне хәтерлисезме?
«Угрюм-Бурчеев:
– Килер… – диде.
Ләкин ул сүзен әйтеп тә өлгермәде, шунда ук шартлаган тавыш яңгырады, һәм тырыш прохвост күз ачып йомганчы юк булды, әйтерсең һавада эреп китте.
Тарих үзенең агышыннан тукталды».
(М. Е. Салтыков-Шедрин. Бер шәһәрнең тарихы. Х. Хәсән тәрҗемәсеннән.)
Яхшы, әйдәгез, бу сүзләрне алдан күрү дип түгел, кисәтү дип кенә кабул итик.
Мондый кисәтүләр әдәбиятта бик еш очрый. «Инкыйраз» да – шундый ачык кисәтүләрнең берсе.
Совет хакимияте елларында мәктәптә укыган бүгенге бичара пенсионерлар Максим Горькийның «Давыл хәбәрчесе турында җыр»ын хәтерлиләр булыр. Заманында аны татарчага күренекле тел остабыз Фатих Хөсни тәрҗемә иткән иде. Җырның авторы ялкынлы сүзләре белән халыкны көрәшкә күтәрелергә чакыра. Чамалыйсызмы икән, Максим Горький язган бу «җыр»ның базары төште бит хәзер. Һәм бүгенге лидерлар мондый инфляция белән бик теләп ризалашалар. Аларга төрле чуалышлар, болганышлар, кузгалышлар, кыям-фетнәләр, революцияләр кирәкми. Әйе, бүген Һади Такташның да гыйсъяни шигырьләре югары бәяләнми… Турысын әйтик: без барыбыз да халык фетнәсеннән куркабыз, чөнки фетнә берәүне дә аямаячак һәм беренче чиратта – ничәнче тапкыр! – милләтнең иң зыялы кешеләре, иң нәфис чәчәкләре харап булачак…
Әмма бүгенге Рәсәйдәге ертлач капитализм үзеннән-үзе генә адәми чырайлы капитализмга әйләнерме соң? Юк, әлбәттә. Бездәге капитализм вәхши генә түгел, ул – аңлы рәвештә җинаятьчел, ул ахырына кадәр криминаллашкан коммунистлар капитализмы. Мәшһүр Иван Ефремовның «Үгез мизгеле» («Час быка») дигән фантастик романын исегезгә төшерәм. Гаделлек көрәшсез генә килмәячәк. Ул шәһитләр сорый… Алда безне нинди көрәшләр көтә торгандыр – анысын әйтүе кыен. Күп сүзле митинглардан, урта гасырлардан калган зәгыйфь һәм ирреаль лозунглардан, ачлык тотулардан көчлерәк кораллар кирәк булмагае…
Максим Горький дигән идем. Безгә аның иҗатын «Ана» романы буенча өйрәттеләр. «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым» дигән әсәрләре дә шул Ленин бабай мактаган «Ана» романы күләгәсе астында кала иде. Ә бит Горькийның «Артамоновлар эше», «Окуров шәһәрчеге», «Матвей Кожемякинның тормышы», «Фома Гордеев» кебек әсәрләре русның да, татарның да бүгенге көнен көзгедәге кебек чагылдыралар, әйтерсең лә Рәсәй йөз ел гомерен мәгарәдә йоклап үткәргән дә бүген уянып чыккан һәм аның өзелеп торган болганчык тормышы дәвам итә… Әйләнә-тирәбездә тагын сәрхуш «Страсти-мордасти»лар, «Дөмбер карчык йортлары», «Баламишкин», «Дүдәк-дүдәк» көйләре… «Дума»да миллионерлар утырганда, урамда миллион ятим каңгырап йөри.
Горькийның актык сәгатьләре, соңгы фикерләре белән танышкач, мин аның тирән философ һәм чын пәйгамбәр булуына инанган идем. Яшьлегендә дә пәйгамбәр булган ул. Хәер, пәйгамбәрлек – тумыштан килгән сыйфат бит.
Мин Горькийның «Давыл хәбәрчесе» дигән нәсерен күздә тотам.
О проекте
О подписке