Ә бит Сталинны һәм урыс колонизаторларын сүгү белән генә җилкән киерелми. Милләтпәрвәрлек тә, хәттин ашса, башкорттагы кебек, буш шапырынуга, көнчелеккә йә төкеренүгә әйләнеп кала.
Җилкәнсезлек харап итә безне. Сыңарлы милләтпәрвәрчелек җилкәне чыпта җилкән кебек чыдамсыз ул. Бөтендөнья мәйданына чыгу өчен, безгә инсанпәрвәрлек җилкәне дә корырга кирәк, аны сәясәт үзгәргән саен ямыйсы булмый. Безгә хыялый Александр Гринның «ал җилкәннәр»е кирәк, очыйк дисәк, Ак барсның ак канатлары кирәк.
Зыялы, нәзберек әдәбият, интеллектуаль драматургия һәм җанлы телетапшырулар кирәк безгә.
Бераз катнашым бар дип уйлаганга, татар әдәбиятының үги баласы булган фантастика жанры турында бер-ике сүз әйтсәм артык булмас.
Гадел Кутуйның «Совет әдәбияты» журналында сугыш елларында басылган «Рөстәм маҗаралары», әлбәттә, чын фантастика жанрына карамый. Ул фэнтезига тартым. Асылда, Рөстәм – бүген дөнья шаулаткан әкияти Гарри Поттерның элгәре (ихтимал, Рөстәмнең башка элгәрләре дә бардыр, бәхәсләшмим).
«Рөстәм маҗаралары» – тәмамланмаган әсәр. Дөресен әйтсәк, ул языла гына башлаган һәм… язылып та беткән дияргә мөмкин. Чөнки абага чәчәге кабып күзгә күренмәскә әйләнгән батыр Рөстәмне автор алга таба нишләтергә белмәс иде, совет чынбарлыгы аның хыялый каләменә богау салыр иде. Әйтик, «Хоттабыч карт»тагы Вова маҗаралары да узган гасырның 40 нчы елларында мөмкин түгел иде әле. Гомумән, совет әдәбиятында фәнни-популяр мәкаләгә тартым беллетристика гына чәчәк атты. Беренче совет фантастларыннан Александр Беляев юкка гына: «Мине электр лампочкасы турында фантастик әсәр язарга мәҗбүр итәләр», – дип зарланмагандыр.
Шулай да мин, әгәр «Казан утлары»на бүген «Рөстәм маҗаралары» тәкъдим ителсә, аның басылып чыгу ихтималы «ике сарылы» дип уйлыйм.
Гасырлар буе җирдә мүкәләп йөрергә мәҗбүр ителгән татар фантастиканы өнәми микән әллә дисең? Ул, түше белән шуышкан җирне генә күреп, югарыда йолдызлар җемелдәгәнен дә белми микән әллә? Мин моңа ышанмыйм. «Җөмҗөмә солтан»нарны, «Кисекбаш»ларны, «Мең дә бер сәхәр»ләрне биргән хыял ияләребез булган безнең.
Бүген фантастика жанры үсмәгән әдәбият тулы канлы була алмый. Әйе, кибет киштәләрен бихисап фантастик әсәрләр тутырды. Ныклабрак карасаң, алар бер-берсен кабатлыйлар, күбесе – ияреп язылган тәкълиди әйберләр. Реалистик әдәбияттан бушаган вакуумны шулар тутыра бугай.
Хәер, реалистик әдәбият киштәләрендәге макулатураның да исәбенә чыгышлы түгел.
Фантастлардан берәү: «Әгәр сиңа сызыклы кәгазь тоттырсалар, сызыгына аркылы яз!» – дип киңәш иткән иде. Фантастларны менә шушы кыю фикер өчен генә дә ихтирам итү тиеш.
Ярар. «Казан утлары» журналына әйләнеп кайттык.
Журналның тиражы 100 мең данәдән ашып киткән уңышлы еллар да булган. Ә хәзер ул нибары 6–7 мең данә тираж белән чыгып килә. Артка китешнең сәбәбен журналда басыла торган әйберләрнең сыйфатыннан гына эзләү, әлбәттә, дөрес булмас. Үзәктә чыга торган русча әдәби журналларның да тиражы шул нисбәттәрәк азайды. Рәсәйдәге башка халыкларда да эш шулайрак тора. Монда тормыш-көнкүрешкә телевизион тапшыруларның тыелгысыз үтеп керүе зур роль уйный. Яманаты чыккан телесериаллар, хатын-кызларыбыз, бөтен эшләрен калдырып, телеэкранга багынып утыра торган «сабын опералары»… Уртакул әдәбият хәтта болары белән дә ярыша алмый. Үкерепләр еласаң да булмый.
Янә китереп, Интернет – бөтендөнья гайбәт челтәре… Ләкин безгә барыбер шул челтәргә тоташырга туры киләчәк, чөнки акыл ияләре: «ХХI гасырда кешелек дөньясы тормышындагы революцион үзгәрешләр Интернет белән баглы булачак», – диләр.
Димәк, укучыбызны саклап калыйк дисәк, сыйфат планкасын нык күтәрергә туры киләчәк. Әдәбият артыннан театр да, журналистика да, телевидение дә күтәрелер иде.
Менә «Сүнмәс утлар балкышы»нда әдәби планканы югары күтәреп бик дөрес эшләгәннәр. Хәзер исә, журналның агымдагы саннарын оештырганда да, планка шул югары кимәлендә торсын иде. Шул чагында… Шул чагындамы?! Әгәр сыйфат планкасы ун дәрәҗәгә күтәрелә калса, журнал редакторының дошманнары ун тапкыр ишәер дип бәхәсләшә алам.
«Әдәбият тапкырлау җәдвәле түгел, анда ике икең беркайчан да дүрт була алмый. Әдәбиятта бергә берне кушсаң, ике килеп чыкмый, зуп-зур берлек пәйда була» (Шүрәле).
«Татар поэзиясе антологиясе»нең соңгы басмасы ике томлы булып чыккан иде. Ләкин, абсолют зәвык бизмәненә салып үлчәсәң, чын поэзиябез барыбер бер томнан артмый. Зурдан кубып әйтсәк, гел җырлап, гел шигырь белән генә сөйләшә-аңлаша торган хыялый халыкның да поэзиясе сыңар томга сыеп бетәргә тиеш. «Лучше меньше, да лучше», – дигән Владимир Ульянов (Ленин). В. И. Ленин теленең фразеологик сүзлегеннән бу гыйбарәнең ничек тәрҗемә ителгәнен карадым: «Аз булса да, яхшы булсын». Белешмә-сүзлектә вариантлары да бирелгән: «Бер булсын, бәрәкәтле булсын; ике булганчы, бер булсын да берәгәйле булсын». Иллә-мәгәр дөрес сүзләр.
Кыскасы, бу очракта чиктән тыш оптимист буларак, «Татар поэзиясе антологиясе»нең өченче басмасы өч том түгел, фәкать бер томлы гына булып чыгар дип өмет итәм мин. Олы юлда, атлаган саен, маяк кадамыйлар. Олы юл буена чакрым баганалары гына куела. Шәхесләрен атау өчен бер сүз җиткән Тукай – Такташ – Туфан – Хәкимнәрнең вәзенле авазы бер баганадан икенчесенә ишетелерлек булса, шәт, адашмабыз.
Мөдәррис Әгъләм шигырь сөюче каршына баһадир егет булып килеп баса. Аның шигырьләрен укыганда, ләззәтле пакьләнү тойгысы кичерәсең. Намаз укучылар тойгысы дип әйтимме? Заманында Аристотель бу халәтне катарсис дип атаган. Гомумән, чын шигырь кешегә эчке, рухи тәһарәт шикелле тәэсир итә дияр идем. Тукай әйткән әйтүен: «Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә – мунча, җанга – юк», – дигән. Белмәгән шагыйрь: баксаң, аның шушы сүзләре үк адәмнәрнең җанын пакьли бит. Ихластан булса, тәүбә дә пакьләндерә безне… «Әллүки», «Карурман» кебек җырлар да. Һәр гүзәллек шулай. Ә сабыйларның таң чыгыдай саф күз яше?
Бер томлык антологиягә лаек кандидат булган шагыйрьләрне атап тормыйм. Чөнки шигырь бәйгесендә гадел өлешсез калучылары да бар… Гомеренә бер, ләкин берәгәйле шигырь язган кеше дә шагыйрь ич. Их, шуныкы кебек бер шигырь язсаң иде дисең.
«Шагыйрьнең тормышы вафатыннан соң башлана».
Әгәр олы юлдагы әдәби маякларыбызга исем кушасы булса, мин түбәндәгеләрне тәкъдим итәр идем. «Туган тел». «Инкыйраз». «Алмачуар». «Тапшырылмаган хатлар». «Урман кызы». «Мокамай». «Туган ягым – яшел бишек». «Җәяүле кеше сукмагы». «Рәшә». «Өч аршын җир»… Болары әле – ун-унбер чакрымлык тарихыбыз маяклары гына. Һәр чакрымыбызга лаек исемнәребез булганга горурланмый мөмкин түгел.
Чөнки татар әдәбияты үсмер әдәбият, кәрлә әдәбият түгел.
«Сүнмәс утлар балкышы»нда ике генә битлек «Белешмә бүлек»тәге коры мәгълүмат та укучыны уйланырга мәҗбүр итә. Кайбер елларны карыйсың да журнал редакторларының бик еш алмашынганын күрәсең, сәбәбен беләсе килә. Арада журналны озак кына җитәкләүчеләр бар, ә кайберләре берәр санга гына кул куйган… «Казан утлары»ның хәзерге мөхәррире Равил Фәйзуллин иң озын гомерлесе икән. Абсолют рекорд иясе буларак, ул Гиннесс китабына керергә лаек, алга таба да эше уңгыры. Ул – «менә дигән» шагыйрь генә түгел, җәмәгать эшлеклесе дә (Тукай, мактаныбрак, үзен «общественный деятель» дип тә атый, ул заманнарда әле «җәмәгать эшлеклесе» дигән сүз тумаган була).
Китап безнең күбебез өчен яңа фотоиллюстрацияләргә бай булуы белән аерылып тора. Редакциянең фотоархивы булу – үзе бер казаныш. Китапта сурәтләр бизәү максаты белән генә бирелмәгән, әйтик, фотосәхифәләр ышанычлы тарихи мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итәләр.
Әдипләребезнең рәсемнәренә карагыз. Елмаюлы йөзләр. Нинди яшьләр, нинди чибәрләр… Аларның кайберсенә картлыкны күрү насыйп та булмаган… Ә менә болары – төрмә фотолары. Тетрәндергеч фас һәм профиль.
Ә монысы – төрмәнең үзе, казанлыларга бик билгеле пересылка (озату зинданы, мәхбүсләрнең мәнзиле). Гүзәл кремлебезнең ак диварлары астында ук урнашкан баструк – бәләкәйрәк кальга, замок.
Солдат Емельян Пугачёвны, япь-яшь студент Володя Ульяновны хәтерләгән бу бинаны мин түбә-түшәмнәре бүселеп, реконструкцияләнеп яткан хәлендә дә күрдем. Аннары пересылкадан яман авырулы кешеләрне мәңгелеккә озата торган онкология хастаханәсе – «рак корпусы» ясадылар. Аның борынгы мосафирханә (кәрвансарай) кебек шәкеле дә, шакмаклы ишегалды да, тимер капкасы да «исән» калды…
80 нче еллар ахырында, 9 нчы май көнне, мин бирегә авыру туганымның хәлен белешергә дип килгән идем.
Кырыс дежур ханым килүчеләрнең пакетларын бушатып ук тикшерә башлады шикелле. Мин, бәладән башаяк дип, акрын-акрын гына чыгып киттем дә элекке төрмә бинасының «кара» капкасына әйләнеп килдем. Көткәнемчә, ул ябык түгел иде. Бернинди тоткарсыз эчке ишегалдына үттем. Туганым – Карабаш асфальт-битум заводы директоры Ленар Зәйнуллин – бер иптәше белән ишегалдында кояшта утыралар иде. Иптәше дигәнем Татарстандагы тагы бер кечкенә битум заводының җитәкчесе булып чыкты. Яман шешнең, чыннан да, сумала шикелле канцероген матдәләргә бәйләнеше табибларга сер түгел…
Сөйләшеп утырдык. «Перестройка» дигән нәрсәнең башланган чаклары (перестройканың «атасы» Михаил Сергеевич Горбачёв әйтмешли, инде «процесс пошёл») һәм, яшерен-батырын түгел, минем «зәңгәр өмет»ләрем шушы процессның уңышлы чыгуына бәйле бит. Туганым бу хакта әллә ни әйтмәде, ләкин мондый үзгәртеп коруларга ышанып җитмәве аның кояш күрмәгәнгә аксыл маңгай сырларына язылган иде. Иптәше дә җилкәсен генә сикертеп куйды. Теманы алмаштырмак булып, сүзне Ленинның үзенә борып карадым. Коммунистлардан ерак ук торсам да, фиркале җитәкчеләр ленинчыл принципларның торгызылуын көтәләрдер дип уйлаганмын. Юк, алар моны көтмиләр икән. Яман шеш авырулы кешеләрнең өметсезлегеннәндер, бәлки? Якты дөньяга тәмам кул селтәгәнгәдер? Алай да түгел. Алдынгы һәм хөрмәтле совет хуҗалык җитәкчеләре безнең системаның савыгуына ышана алмыйлар иде! Мин аларның сагышлы күзләрендә ниндидер без белмәгән хакыйкатьне йөртүләрен күрдем. Системаның эчендә болганып, алар аның тамыры һәм бөтен кәүсәсе муртаеп черегәнен аермачык белгәннәр… Дәшмиләр генә.
Озын-озак авырган кешенең уйланырга вакыты җитәрлек. Авыру кешеләр күп беләләр.
Бу бинада Володя Ульяновның төн кунуын гына түгел, күренекле татар язучыларының да шушы пересылка төрмәсе аша үткәнен белә иде алар. Хәтта миңа билгесез фамилияләрне дә атадылар, патша заманыннан ук калган бер-ике төрмә легендасын телгә алдылар… Бу легендалар төрмәнең өсте-өстенә буяулы диварларына иероглифлар белән язылган да, алар, бер-берсенә терәлгән тимер караватларында чалкан яткан килеш, күзгә күренмәс шул язуларны уку әмәлен тапканнар диярсең. Бәлки, үлемдарларда шундый сәләт ачыла торгандыр… Кан юлларына турыдан-туры дару җибәрә торган система астында алар: «Там, там, тамчы там, тамуыңны яратам», – дип батырайган булып яталар, чөнки бу җырның авторы Сирин дә шушы камераларның берсен үткән бит… Сириннең тамчысы калды, бу аз түгел!
Китәргә кузгалгач, мин буаз портфелемнән берничә гәзит, тәм-томнар һәм энем тиешле Ленар («Ленин армиясе»!) сораган «тәгәрәткән бәрәңге», тозлы кәбестә һәм яшел суган белән шундый ук яшькелт шешәне чыгардым. Бәйрәм көне белән котлавым. Бәрәңгене күргәч, завод директорлары Мәхмүт Хөсәеннең бәрәңге турындагы җырын искә төшерделәр. Мин аларга бу җырның бик үк оригиналь түгеллеген, сугыш вакытында немец солдатларының бәрәңгене мактаган үз җырларын патефонда бик еш уйнатуын, бу җырның фронт сызыгы аша безнекеләргә дә ишетелеп торуын әйтергә базмадым…
«Хрущёвка» тәрәзәмнән сандугачларның, бәйгедәге кебек, ярышып-ярышып сайраганы ишетелә. Минзәләбаш дип аталган туган авылыбызда Ленар Зәйнуллинны җирләгән көнне дә шулай чут-чут сайраган иде алар. Карабаш халкы соравы буенча Зәйнуллин исеме бирелгән стадион янында да сандугачлар сайрый. Чак кына үзгәрәк, бормалырак итеп…
Тоталитаризмга тугрылыклы эш башкаручылар, күндәм хәдимнәр һәм ялагай ялчылар кирәк, тәнкыйди фикер һәм вөҗдан ияләрен ул, лимон шикелле сыгып, җелекләрен суырып ала да чәйнәп, бугазлап ташлый. Әйе, Зәйнуллин коммунист иде, фиркале коммунист иде. Ләкин ул барын да аңлап китте, «Ленин армиясе» дигән «мылтыклы исем»ен йөртә алмаячак иде инде ул.
Аның турында уйлаганда, Әмирхан Еникинең «Саз чәчәге» искә төшә. Монда да саз – тоталитар система, ә сазда үскән чәчәк кем? «Казан утлары»ның абунәчесе, җыр-шигырь сөюче милләтпәрвәр Зәйнуллин үзе.
Зиндан бинасына әйләнеп кайтыйм әле.
Анда, Кальга-кремль куенында, яман чир хастаханәсе булырга тиеш түгел!
Мин монда Рәсәй тарихында беренче төрмә тарихы музейханәсе ачар идем. Музей өчен искиткеч җайлы, кулай урын бу. Мәшһүр урын.
Хан заманы зинданнары – базлар. Җәллад балталары. Киселгән баш тәгәрәп төшә торган күн җәймәләр – сүрүкләр, натлар. Зынҗырлар. Эскәнҗәләр. Тырнак суырта торган кыскычлар. Газаплау кораллары. Дар агачлары. Картиналар. Документлар. Истәлекләр. Илне чуарлап бетергән ГУЛАГ картасы. Менә бу банкада гап-гади лагерь тузаны. Бу кара таш татарга да таныш Соловкидан кайтартылган. Бусы, – ипи йомшагын чәйнәп, шул «пластмасс»тан ясалган дивар сәгате. Менә бусы – корбаннарның һәм шәһит киткәннәрнең беркайчан да тутырып булмаячак күп томлы исемлеге.
Совет чоры юлбашчыларына куелган һәйкәлләр шушы зиндан ишегалдында урын тапсын иде. Ә Совет чорында канлы вә кансыз репрессия конвейерына «добро биргән» яманлык даһие Владимир Ульяновның алагаем зур сыны, хәзерге урыныннан куптарылып, зиндан капкасы алдында, уйсу җирдән генә калкыбрак торырга тиеш. Бу гигантка пьедестал кирәкми.
Балавыз фигуралар (курчаклар) залы. Монда Гаяз Исхакый Галимҗан Ибраһимов белән, Туфан белән Кутуй, әйтик, Минский белән очрашырлар… Курка-курка гына «Майт якасына!» дип пышылдап торучы Фатих Хөсни дә биредә… Солтангалиев сыны да шушында булыр… Максим Горький белән Владимир Маяковскийга да урын табарбыз. Казанның бөтен дөньяга мәшһүр «таш капчыгы» – «психушка» мәхбүсе, Эстония президенты Пяц әфәндегә дә.
Зал почмагына, башкалардан тутык чылбыр белән аерып, Ф. Мөсәгыйть, С. Мортазин, М. Парсин, М. Даутов кебекләрнең, һич югы, берсенең шөкә пәрие сыманрак кына сынын бастырасы иде, – калтыравык кулларына канлы язмаларын тоттырып.
Кавказ алдын кара канга батырган татар чыгышлы «башибузук» генерал Ермоловның, язмышы кыл өстендә торган чакта, Рәсәйне коткаручы керәшен Кузьма Мининның да балавыз фигурасы Казанда булырга тиеш, чөнки барыбыз өчен дә уртак «өтөрмән» булган Рәсәйнең тыелгысыз киңәюенә алар ифрат зур өлеш керткәннәр.
Ә зәңгәр бәрхет аркан белән аерылган хөрмәтле шәһитләр арасында Рәшит Әхмәтҗанны, Мөдәррис Әгъләмне, Зөлфәтне күреп тын калыр идек. Ничек чыңлый, ничек чыңлый ул салкын тынлык…
Сандугачлар янган утта
Җылынырга ярыймы соң?
Беләсезме, суфилар үзләрен «идиот» (дивана, әл-балда) дип атарга яратканнар. Шәрык поэзиясе суфичылык фәлсәфәсе белән сугарылган. Чын шигърият – Пушкиннар, Тукай суфичылык идеяләренә бик якын төсле тоела миңа. Утыз Имәни шигырьләрен әйткән дә юк инде. Игътибар иткәнегез бармы икән, татар шигъриятенең чишмә башы – дин әһелләре бит… Хәтта Шиһабетдин Мәрҗаниебез дә кәгазьгә шигъри юллар төшергәләгән, ләкин үзенең шагыйрьлек сәләтеннән мәхрүм икәнен дә яхшы аңлаган ул.
Соңгы вакытларда арабыздан чиратсыз китеп барган шагыйрьләребез иманлы гаиб ирәннәр иделәр. Ә бүген кайбер яшерен суфиларыбыз, үзләренең бөеклеген белмичә, гавами безләр белән аралашып, зарланмыйча гына, тигезләшеп яшиләр.
Бер тәкъдимем әйтелми калган икән. Журнал архивында әдипләребезнең рәссам каләме белән ясалган кечкенә портретларын туплаганда ничек? Рәссам күзе фотообъективка караганда акыллырак, мондый портрет җанлырак, җылырак та килеп чыга. Гомерлерәк тә булыр иде.
Менә тагын «сайлау» көннәре якынлашып килә. Әгәр, бирган булып, бу язмаларым басылып чыкса, ул вакытка инде хакимияткә яңарак кешеләр менеп утырган булыр. Кемнәр? Нәрсәне «сайларбыз»? Мүкәләп йөрүнеме, әллә аңгыра сарык мәхлукатын һаман «по-пластунски» үрмәләргә өйрәтерләрме? Купшы ялганлау сәнгате яңа тамыр җибәрерме? Янә кеше саен икешәр «Волга» машинасы вәгъдә итәчәк яңа бакырбаш Чубайсларга ышанып, барлы-юклы демократик казанышларыбыздан колак кагарбызмы?
Черек күл тәрбия кылган бәндәләр демократия шытымнарын бүген икенче кат утап чыкты бугай инде. Кара җир генә ятып калды. Эшләр болай барса, тиздән аны тигәнәк басачак.
1991 көзендә бер йотым хөррият һавасы сулап калган идек.
Олуг-кечек түрәләргә янә табына башларбыз дип кем уйлаган ул шанлы көннәрне? Башлыкларның авызына карап торабыз, ни әйтсә дә «Афәрин!» дип кычкырырга әзербез.
Хәтердәге авыр йөктән күңел сыкрый.
Кайда соң ул моңлы курай өздерепме-өздерә?
О проекте
О подписке