Ә бүген илне кичәге Бастилия архитекторлары һәм назирлары идарә итмимени? Ил байлыгын өч тиен түләп хосусыйлаштыручылар шулар түгелмени? Фәнне күптән академик ялга китәсе партбилетлы тере мәетләр җитәкләве дә җанга тигән иде… Алар бит фән арбасын, мәсәлдәге кысла шикелле, артка өстерәделәр. Әдәбиятны да.
Без, ватансыз чегәннәр кебек, һаман юлдабыз. Безне һаман шул «батман алтын» белән алдыйлар. Бурлак-буралгылар шикелле, ватык-җимерек «тартай арбасы»н тартабыз.
«Каф тау алтыны» үз җирендә кала бирсен. Ул безнеке түгел! Безнең дә кара алтыныбызга тимәсеннәр!» – дияргә куркабыз.
Китапны төзүче һәм редколлегия, шигырьләрне сайлаганда, саран кыланганнар, муен артларын кашый-кашый, барчасын җиз иләк аша үткәргәннәр, күрәсең.
Ихтимал, кайберәүләр: «Нигә Китапка минем шигырь сыймаган?» – дип үпкәли дә торгандыр.
Алайга китсә, нигә даһилар даһие иптәш Сталин турында Мәҗмугада бер генә шигырь дә кабатлап басылмаган дип, яхшук «шаян» сорау китереп куя алам. Объективлык хакына. Әйтик, 1949 елны (Сталин бабаңа 70 яшь тулганда) гәзит-журналларда номер саен юлбашчы турында шигырь йә җыр басылмый калмый, ә Сталин исеме бер санда йөзләрчә тапкыр кабатлана иде.
Бу шаукымга бирелмичә калган шагыйрьне белсә Әбрар Кәримуллин гына белгәндер. Менә шушында янә Шүрәлем килеп кытыкларга тотына: «Ә бүген? – ди ул. – Әгәр дә мәгәр Сталин золымы әйләнеп кайтса (тфү!), кайсы гына куштан рифмачы шушы кавказлы башкисәргә дан җырламыйча калыр иде?» – «Пакь каләм ияләре икәү-өчәү генә булса булыр иде», – дип җавап бирә Шүрәлем үз-үзенә.
Олысын, кечесен җен алмаштырган һәм саташтырган заманнар бит. Әткәсен сатучы Павлик Морозовның, үзен коллыкка бушлай тапшырган самими Павел Корчагинның рәсемен ызбаның кызыл почмагына тәре урынына элделәр. Коръәннәр, шәмаилләр, Инҗилләр һәм тәре-иконалар яндырылган, мәчетләр «сөннәткә утыртылган» дәһшәтле еллар иде бу. Павел Корчагинны (Николай Островскийны) кызганам мин. Ә пионер Павликны кызганышлы түгел, соңыннан төпченә башлагач, Урал якларында андый тиле малайның бөтенләй булмаганлыгы беленде. Кызык бит, Аркадий Гайдарның кызыл галстуклы Тимуры (һәм аның командасы) – авторның хыял җимеше генә, ләкин укучыны бу малай яраттыра һәм ышандыра, пакьлеге һәм самимилеге белән алдыра ул. Ә безнең Гариф Гобәй белән Роза Хафизованың кызыл галстуклы курчак малайлары һәм кызлары ышандыру көченнән мәхрүм, чөнки алар буш хыялдан да сыеграк «куян шулпасының шулпасы» гына иделәр.
«Халык рухы тәмам зәгыйфьләнгән чорлар була… Шул чагында әдәбиятның да биле сынып, ул җиңүче сыйныфның мәгънәсез һәм канунсыз кыланышларына мәдхия җырларга тотына. Ә бит башка вакытта ул алардан җирәнеп йөз чөергән булыр иде».
Революцион-демократ Добролюбовның әлеге сүзләрен яшь чагымда истә калдырган идем. Фикере искермәгән дә, картаймаган да. Хәтеремдә яңартырга тырышып, шуны монда татарча язып куюым.
Журналыбыз тарихында караңгы сәхифәләр бар, чөнки сәяси зәхмәтләр берсе дә аны читләтеп үтмәгән. Ул берничә тапкырлар иманыбызга, динебезгә каршы көрәшкә кузгалып ала.
1963–1965 елларда журналда җаваплы секретарь булып эшләгән Әхсән Баяновның «Хыялда туган калам» дигән автобиографик әсәрен заманында укымый калган булганмын. Аннан бер өзек шушы Мәҗмугага да кергән. Өзекне укыгач, Гариф Гобәйнең шул 60 нчы елларда дөнья күргән «Коръән серләре» дигән пасквиленең журналда ничек басылу тарихын уку миңа да кызык тоелды. Урыны-урыны белән солдат анекдотына охшап кала торган бу әйберне, партиячел юнәлеш тоткан дәһри авторга күбрәк гонорар түләү өчен, журналның алгы өлешенә – нәфис әдәбият бүлегенә күчергән булганнар икән. Бу мәсьәләдә редакциядә әзрәк ризасызлык та булып алган.
Гариф Гобәйнең «Антикоръән»ен басу, һичшиксез, журналның хатасы иде.
Соңыннан исә журналыбыз, бу ялгышын танып, үзен реабилитацияли алды дип әйтәсе килә. Моңа да көч һәм тәвәккәллек кирәк булгандыр.
Без инде монысына да канәгать.
Узган гасырның 70 нче елларында, борынгы сугыш баһадирларының көбә күлмәге шикелле калай күкрәкле кашлач генсек Брежнев чорында, Коммунистлар партиясенә беренче чиратта эшчеләрне алганнар. Норма буенча тугыз эшчене кабул иткәч кенә, унынчысы зыялы интеллигент булган икән. Чөнки шуны аермачык күрәләр: аена 120 тәңкә алып эшләүче зыялылардан диссидентлар чыга, эшче халкы исә, «артык» тиеннәрен арзанлы сыраханәдә калдырып, бөтен ачуын аты-юлы белән сүгенү кебек «зыянсыз» эшләргә тотып бетерә…
«Болганчык еллар авазы» мәкаләсенең авторлары: «Эшченең станок янында басып торасы, машина йөртәсе, урман кисәсе, күмер чабасы бар. Идеологиягә катнашырга аларның вакыты калмый – җитәкчелек өчен нәкъ менә шул кирәк тә», – дип язалар. Дөрес. Ләкин, нечкәләбрәк карасак, монда милли мәсьәлә дә калкып чыга әле. Еврей мәсьәләсе. Урман егып яткан, ятып күмер чапкан, олау белән элеваторга икмәк ташыган, сабан сөргән еврей хезмәт иясен бик үк күз алдына китереп тә булмый. Һәм КПСС Үзәк комитеты әлеге сәясәте белән берьюлы ике куянны тота иде. 1917 елда большевикларны хакимияткә китергән зыялыларның милли составы беребез өчен дә сер түгел. Совет чорында идарә эшендә мондый зыялыларның кирәге калмаган кебек иде. Ликбез курсларын үткән җирле кадрлар – уртакуллар диктатурасы башланды. Әлеге зыялыларның Израильгә качып бетмәгәннәре берәр директорның урынбасары яки киңәшчесе булып калды-калуын, чөнки аларсыз эшнең алга бармаганлыгы һәм бармаячагы бик тиз күренде…
Ярар, кем әйтмешли, болары инде бөтенләй башка һәм, шик тә юк, берәүләр өчен бик кызыклы, берәүләр өчен бик тә кызыксыз тарих… Без монда юдофобиягә (ягъни яһүдне сөймәүчелеккә) катнашы булмаган битараф кешенең дә чәчләрен үрә торгызырдай рәсми фактларны һәм саннарны китереп тормабыз, чөнки темабыз моны сыйдырмый, ә арзанлы сәясәтбазлык белән шөгыльләнәсебез килми.
Йөзәр меңлек тираж белән чыккан китапларга да кытлык булган вакытларны хәтерлисезме? Затлырак китаплар махсус исемлек буенча гына кибетләрнең арткы ишегеннән таратылды. Ә гавамга дигән киштәләре большевистик макулатурадан сыгылып-сыгылып тора иде. Соцреализм ашаган кәгазь рулоннарын санап карасак, ул бөтен Җир шарын ничә кат кәфенләргә җитәр иде микән?
«Букинист» кибетенә еш йөрдем мин ул елларны. Кызыклы гына очраклар хәтердә. Шулай бервакыт кибеткә яшел рюкзак күтәргән таныш кеше килеп керде. Моны без әле былтыр гына баш редакторлыктан «лаеклы ял»га озаткан идек. Капчыгы тулы марксизм-ленинизм классикларының әсәрләре… Атна-ун көн генә үтсә үткәндер, шул ук кибеттә бу юлы инде элекке нәшрият директорының кызыл тышлы китаплар тапшырып торуын күрдем. Монысының да ярты «байлыгын» кире бордылар, – ниһаять, Карл Марксларның базары төшә башлаган иде инде. Директор чыгып киткәч, кызыксынып, моның бер «классикасын» актарып карадым. Сталин чорында ук басылган шактый калын бу китапның битләре дә киселмәгән булып чыкты. Шул килеш саргайганнар… «Мәжикнең мәжиге» булган нәшрият директоры кайчандыр кунак залындагы шкафын «бизәп» торган бу китапны әллә 30, әллә 35 тиенгә тапшырган иде.
Татар китабын дөньяга чыгару әнә шундый таш маңгайлы монафикълар кулында иде бит. Фаҗигаме? Фаҗига. Кәмитме? Кәмит. Сабакмы? Ала алсаң гына – сабак.
Безнең буын татар укучысы бестселлер дип аталырга хаклы бер генә әдәби китапны да күрми үсте. Хөр әдәбиятка бай Көнбатышта исә бестселлердан да уздырган мегаселлер дигән термин барлыкка килеп өлгерде. Беренчесе миллионер булса, бусы миллиардер шикеллерәк инде…
Сатлык әдәбият кибет киштәләрендә сатылмыйча ятты.
Ә бит татар әдәбиятының олуг тарихы бар. Тик бүген ул үсештә артта калды, чөнки эчке сәбәпләр генә түгел, тышкы сәбәпләр дә әдәбиятыбызның үсешен тоткарлыйлар, аңа үсәргә ирек бирмиләр.
Татар әдәбияты – Ганс Христиан Андерсенның «Шыксыз үрдәк бәбкәсе» шикеллерәк. Без әдәбиятыбызның матур киләчәгенә – әкияти аккош булып җитлегүенә өмет итәбез, татар әдибе шуның өчен каләм тибрәтергә тиеш дибез.
Моннан егерме ел элек зыялыларыбыз төштә дә күрмәгән зуп-зур исем йөртүче бүгенге голәмәләребезнең корама тел белән көчәнеп язылган мәкаләләрен укыйсың да… җансыз җөмләләренең көпшәклеген тоеп, кәгазьгә төшкән арада искергән фикерләрен, урынлы-урынсызга кыстырган шәрык сүзләрен, шәкерт каләменнән туган зәвыксыз һәм күрексез чагыштыруларын укып гаҗәпләнәсең… Арада берсе бар, кырык ялгаулы дилбегә буе җөмләләр төзеп күрсәтергә маһир, аларның ахырына барып җиткәнче башын үзе дә оныта.
Чын белгечнең төшенә академиклык дәрәҗәсе һәм акчасы кереп йөдәтми. Академик Сергей Капица кебек хакыйкый галим яшь Рамзан Кадыйровлар әгъза булып торган әкәмәт академияне ташлап чыгу турында уйлап куйса гаҗәпмени?..
Хәзерге татар язучыларының күпчелеге оригиналь әдип түгел, алар – күчереп язучы хәттат кына. Мәймүннәрчә тәкълид, башкаларга иярү хасияте көчәя генә бара, һәм былтыргы «а»лар турында роман язучы әдипләр, асылда, милләткә аяк чалалар, аңа җәһәт атларга ирек бирмиләр. Деградация. Затсызлану. Токымсызлану.
Язып азапланучылар буа буарлык, газапланып язучылар сирәк.
Бусын да Шүрәле-ярымтык «фөкере» дип кабул итегез.
Менә тагын Шүрәлемнең ифратчыл сүзе: «Әдәпсез әдипләрегез «Татар хатыны ниләр күрми» белән канәгатьләнмичә, «Татар хатыны ниләр күрсәтми» дигән роман язып яталар… Эстрада йолдызларыгыз бәллүр башмак турында гына түгел, пыяла күлмәк турында хыяллана… Хәттин ашып шашканнары бөер-бөйрәкләрен үтәли күрсәтердәй крем уйлап табучы егеткә бүләк бирергә разый…»
Сыйдырыш ягыннан урта гасырлар фолианты белән чагыштырырлык бу Китап Зөлфәтнең «Яшәр безнең журналыбыз!» дигән шигыре белән тәмамлана.
Исән безнең кәрван башы, –
Яшәр газиз журналыбыз!
Нинди матур һәм мәгънәле сүз ул – «кәрван башы»! Бик борынгы заманнарда сәфәрчеләр кәрван башын имам дип йөрткәннәр, – шуны да әйтим әле. «Казан утлары» – безнең имамыбыз, һәм без аңа иярәбез, аңа ойыйбыз.
Нәфис әдәбият дибез.
Әдәби әсәрнең сыйфатын бәяләүдә төгәл критерийлар бармы соң? Гомуми критерийлар бар барын. Аларның иң беренчесе – әсәрдәге яңалык, беренчеллек, әлбәттә. Фәнни яки техник ачышка таныклык (патент) биргән вакытта беренче нәүбәттә аның яңалыгына игътибар ителә. Ләкин фундаменталь, әсасый фәндә яңалыкны билгеләү әллә ни кыен түгел, һәрхәлдә, мөмкин нәрсә. Монда тест дигән алымны да кулланып була торгандыр. Сәнгатьтә исә эш башка… Монда психологик фактор килеп кысыла. Монда яңалыкны замандашларының ничек кабул итүе дә, аның нәкъ кирәкле мизгелдә игълан ителүе дә мөһим. Гениаль әсәр өстәл тартмаңда озак ятса, ул сәнгать тарихына вакыйга буларак теркәлми кала, һәм мондый әсәрнең авторын инсаният күрми үтә («прозеванный гений» дигән төшенчә бар). Аңа тиешле урынны, бераз соңрак иҗат ителгән булса да, шундый ук кыйммәткә ия булган башка әсәр ала. Ә фәнни-техник ачыш ясаучы, беренчелекне дәгъва кылып, моннан соңгы тарихта танылырга да мөмкин…
Сәнгать прейскуранты исә үзгәрүне белми диярлек. Нефертити, Венера Милосская, Мона Лиза, Дауд сыннары, «Робагыйлар», «Илаһи комедия», «Гулливер сәяхәтләре», «Дон Жуан», «Евгений Онегин», «Ревизор», «Безнең заман герое», «Шыксыз үрдәк бәбкәсе», «Чия бакчасы» – болар барысы да мәңгелек маяклар булып хисаплана. Ул маякларга тиң әсәрләр санап бетергесез күп югыйсә, тик болары адәмнәргә хас каприз аркасында күләгәдәрәк кала… Мәңгегә.
Сәнгатьчә сурәтләүгә бәя бирүдән дә нечкәрәк эш юктыр. Монда да субъективлык һәм кайчагында сәясәт хөкем сөрә. Әйтик, соцреализм әсәрләренең күпчелеге ниндидер бер вакытлы прейскурант бизмәненә салып үлчәнде. Сталин премиясе алган йөзләгән әсәрләрне, аларның каһарманнарын хәзер кем искә төшерә? «Язгы җилләр»не, мәсәлән? Татар хәтере ул чорның «көзге ачы җилләр»ен генә белә.
«Хәлвә, хәлвә диеп кенә авызга татлы тәм керми», – ди таҗиклар. Дөрес, психологлар моның белән килешеп бетми. Ачы турында уйлаганда ук, ачы тәм тою кебек физиологик күренеш нормаль санала. Әмма таҗик мәкале аш кайнатуда катнаша торган реаль татлылыкны күздә тота… Соцреализм – сахарин кебек ялган татлы әдәбият ул, алдавыч җим ул. Әйтәсе килгән фикерем шул гына.
Сүзгә саранлык, җыйнаклык – сәнгатьчәлекнең мөһим билгесе. Мин монда юл арасына яза белү осталыгын гына күздә тотып әйтмим. Анысына өйрәтеп тә, өйрәнеп тә була торгандыр. «Кеше, Сәнгать һәм Табигать сүзсез генә сөйли беләләр» (Л. Салдадзе-ханым, «Әбүгалисина» / «Ибн Сина» китабыннан). Чиксез күпкырлы һәм күп мәгънәле сурәтең сөйләсен. Тыныш билгеләрең… «Күп сүз – юк сүз», – ди бит халык та. Әдәби осталык – күп нәрсәне әйтми калдыра белүдә ул.
Кирпеч калынлыгы роман – егерме беренче гасырда казылма мамонтка тиң. Анда сусыл һәм төче ялган күп, фальшь күп.
Язучының базары төште хәзер. Чөнки күп язалар, әштер-өштер язалар. Кибет киштәләре «абыстай романнары», башваткыч детективлар, һәртөрле уйдырма «фикшннар», тарихи фэнтезилар белән тулды… Телевизорны ачуың белән, сиңа алтатар көбәге карап тора… Әдәбиятны һәм сәнгатьне масскультура конвейерына әйләндерделәр – бөтен бәла шунда. Бу конвейер, «күмүшке аппараты» шикелле тамчылап, агуын берөзлексез җитештерә тора. Укучылар һәм тамашачылар нәрсәнең агу, нәрсәнең чәчәк балы икәнен аңламый башлады инде.
Кайбер китапны кулга аласың да бер-ике битен укып карыйсың. Шуннан ук авторның биографиясе сыек икәнлеге күренә: аяз күк, туп-туры юллары балалар бакчасыннан башлана да, әзрәк аң кергәч, ясле мисалындагы Мәскәү әдәби курсларыннан соң алар, шомарган каләм һәм катыргы калкан белән яракланып, олы юлга, хөррият ярминкәсенә дан-шөһрәт дауларга чыгалар…
Мәскәү курсларына тел тидергәнем өчен яратмаслар да, бәлки. Бу курслар безгә, кара гавамнан күтәреп алып, Рәсүл Гамзатовны, Виктор Астафьев кебек хакыйкать сөючене бирде диярләр. Ә бит заманында Евгений Евтушенконы аннан кудылар, башта комсомолдан да чыгарып маташтылар бугай. Сүз дә юк, анда укып кайтучылар роман язу техникасын яхшы гына үзләштергән була. Шома техникасын гына шул! Ә романның рухы, җаны да булырга тиеш бит әле. Фатих Хөсничәрәк итеп әйтсәк, аның Наташасы истә калырга тиеш. Боларына Мәскәү өйрәтми, өйрәтә алмый, чөнки бусы мөмкин эш түгел. Болары, чыннан да, «алладан һәм балачактан килә».
Әйтик, Муса Җәлилнең «Бригадир кыз Фәйрүзә»се истә калмый.
Ләкин һәр әдипнең үз «Моабит дәфтәре» булырга тиеш.
Дөрес, Моабит курсы үткән һәркемгә һәйкәл куймыйлар. Югыйсә бүгенге бурзай каләм осталары «Моабит дәфтәр»ләрен кочагы белән сатып кына алырлар иде.
Тукайныкы кебек үк булмаса да, һәркемнең үз шүрәлесе булырга тиеш. Скептик шүрәле. Ул синең тормозың һәм шәхси тәнкыйтьчең, таләпчән цензорың. Кайчак ул синең якын киңәшчең дә… Кәефе килгәндә, ул синең каләмеңне очлап бирә… Ачуы килгәндә, язганыңны ботарлап атарга йә яндырырга куша… Вөҗдан газабы – Шүрәлеңнең эше. Шүрәлең сине «адәмчеккенәм» дип йөртерлек гади бул…
«Кесәңдә акча булсынга дип язмаска кирәк, – ди Шүрәле. – Югыйсә син кәсепче булып, Фатих Хөсниегез әйткән «су өстендәге күбек» булып калачаксың… Сыра кружкасындагы күбек… Буш куык…»
«Галимҗанны да, Хемингуэйны да өйрән, ләкин барыбер үзеңчә яз! Беркайчан да көчәнмә, күңелең ни тели, шуны яз! Фәкать шулвакытта гына яхшы әсәр чыгарга мөмкин», – дигән иде өлкәнебез Гомәр Бәширов.
«Сүнмәс утлар балкышы» язучыга сыйфат планкасын һәм шул ук вакытта белем багажын күтәрергә боера.
Бездә Андерсен исемендәге «грамота» ияләре бар барын. Беләсе иде, татар язучылары арасында Андерсенның «Тәрҗемәи хәл»ен, «Минем тормышым әкияте» дигән әсәрләрен укып йөрәген яралаган әдипләр ничәү генә икән? Ә бит аларны укыгач, бөек әдипнең «Сандугач», «Су кызы», «Чыршыкай» кебек әкиятләрен кальбең белән дә аңлый башлыйсың… Элегрәк «аңладым» дип, алданган үз кальбеңне дә аңлыйсың. Элек язганнарыңа үкенсәң дә гаҗәп түгел.
«Адым-адым юл үтелер» дигән борынгылар. Атлыйк, көн саен бер адым булса да алга китик. Шуннан башка тәрәккыят мөмкин түгел. Инкыйлаби үзгәрешләрне һәм мутацион шартлауларны да шундый әкертен, салмак тәрәккыят әзерли.
Морза чыгышлы Әмирхан Еникиләр, тумыштан затлы Гомәр Бәшировлар киткәч, татар дөньясы рухи аристократларсыз – рульсез калды. Әдәбият көймәбез җилкәнсез… Боргалак җил һәм түбән таба агым иркендә без хәзер. Бөтендөнья туфан дулкыны басса нишләрбез?
«Нишләп җилкәнсез булыйк?» – диючеләр табылмый калмас. «Безнең әдәбиятта милләтпәрвәрлек ничек көчле хәзер!» – диярләр. Ничәмә әдәбият белгече җиң сызганып эшли диярләр.
О проекте
О подписке