Моң дигәнең – серләр середер…
Әллә әйтми калган сүз микән?
Күңелеңә төнме, көн үткән?
Тик бер генә кара – боз эрер!
Моң дигәнең – серләр середер…
Әллә әйтми калган сүз микән —
Килә дә бит, җанга тия гел!
…Юкка, ахры, моны сөйләдем…
Газап иңә чиксез киңлектән —
Әллә әйтми калган сүз микән?
Күңелеңә төнме, көн үткән?
Шул микәнни нуры гомернең?
Бәндәм, ни кордың, ни җимердең?
Галәм дигән биек киңлектән
Күңелеңә төнме, көн үткән?
Тик бер генә кара – боз эрер!
Уты кабар хәтта керфеккә! —
Ялкын шавын ишет-ишетмә,
Җаннарыңа ялкын йөгерде —
Тик бер генә кара – боз эрер!..
Моң дигәнең – серләр середер!
Ниләр генә әйтим мин тагын?
Янсын әле дөрләп учагым…
Сөю һәрчак күккә үрелер!
Моң дигәнең – серләр середер.
Уйдырма булып чыктымы яшьлек? —
Ул бит гомерлек бер бәйрәм төсле
Булыр шикелле иде лә җанда…
Юллар өзелде… Ташулар төште…
Шомыртлы язлар, сыкылы кышлар
Яшерде миннән синең йөзеңне,
Оялчан Гөлем! Арага безнең
Ташулар төште… Юллар өзелде…
Юктан сарылмас сагыну җанга!
Юктан кабынмас нәзберек күңел.
Сөюле сагыш, сагышлы сөю —
Димәк, бу яшәү
Уйдырма түгел!
Димәк, бу яшьлек уйдырма түгел…
Кабыныйк әле тагын, яшьлегем!
Өзелсен юллар, ташулар төшсен —
Җимер әле бер көннәр тәртибен!
Нинди ахмак сүз – «тәртипле яшьлек»!
Чатнасын яшен, упкыннар упсын,
Була алмый ул җиңелгән яшьлек —
Өзелсен юллар, ташулар купсын!
Рәхмәт, язмышым!
Бәхтем шул булды! —
Моңардан башка тагын ни дисең! —
Насыйп булды бит
Яшьлекнең чыны —
Мәхәббәтлесе, чын сөюлесе!..
Ярат, имеш, сине уйда гына!..
Юкса, имеш, күк ишелеп төшәр,
Алашалар сайрар былбыл булып,
Сандугачлар алашадай кешнәр!
Җирнең асты өскә килер, имеш,
Сөя калсам сине дөньялыкта,
Җиһан, имеш, тәмам сүтеләчәк:
Утлар суга күчәр, сулар – утка!
Әверелсен! Зыр әвәрә килсен! —
Сөй дә, имеш, чыгырдан да чыкма!
Сөю, – димәк, канун җимерү ул,
Җил уйнату
Тыныч чынбарлыкта…
Иң беренче гашыйк түгел лә без —
Һәр тере зат акылыннан язган.
Һәр мәхәббәт аваз салган саен,
Бар дөньясы килгән пыран-заран!
Ярат, имеш, сине уйда гына…
Юк, яратам тоеп, сизеп, күреп!
Мең каргышка дучар булсам булам,
Тик барыбер эрим сиңа кереп!
Ярату аз миңа уйда гына! —
Кайнар күкрәгеңә башым салам,
Сайрый башласа да алашалар,
Сандугачлар кешни башласа да!..
Баллы Ай нурлары юкәләрдән
Саркып кына тама, тын гына —
Мәхәббәтнең саф догада чагы
Кичерәсе язмыш алдында…
Хыянәтсез көннәр бирче, Язмыш,
Мәкер, мәсхәрәдән азат кыл!
Ихлас узсын безгә насыйп гомер,
Булса да ул мең-мең газаплы!
Ике гашыйк синең алда, Язмыш!
Ниятләр саф безнең, уй якты…
Олы дөнья сезне көтә диеп,
Чын мәхәббәт безне уятты.
Без атларга әзер ул дөньяга,
Ташланырга шаулы агымга!
Чакырганың көтә айлы төндә —
Ике гашыйк синең алдыңда.
Ике гашыйк синең алда, Язмыш!
Саф могҗиза синең алдыңда —
Тылсымлы Ай нуры юкәләрдән
Саркып кына тама, тын гына…
…Иң гаҗәбе – шундый изге төне
Һәркемнең дә була…
Була бит!
Һәркем өчен
Шул бердәнбер төндә
Шул бердәнбер Ай да тула бит!
Нишләп икән шушы төнне узган,
Нур иңдергән адәм баласы
Җаны бөлгән,
Рухы өтеләнгән
Нурсыз бер зат булып кала соң?
Кайчан, кайда шушы изге төнне
Алдаган ул, иткән хыянәт?
Үз язмышын үзе адаштырып,
Мәхшәр тапкан шушы дөньялыкта,
Берүзенә тапкан
Кыямәт.
Ә сөю бит һәрчак саф догада
Кичерәсе Язмыш алдында!
…Баллы Ай нурлары
Юкәләрдән
Саркып кына тама, тын гына…
Шәфәкъ капты Ослан тауларына,
Син борынгы чорга бакканда,
Борын-борын заманнардан ташып,
Ак болытлар тауга ятканда.
Без икебез идек…
Борынгы да,
Бүгенге дә сыман гүяки…
Сәер милләттәге пар кошлар без,
Безнең милләт —
Сөю милләте…
Кил, шәфәкъка башың терә, җаным!
Тик бер төнлек синең назыңнан
Мәңгелек чор шагыйрьләре янган,
Яздай мең дастаннар язылган!
Күрәсеңме? —
Бу шәфәкълар синең
Карашыңнан ярсу ут алган!
…Янгын капты Ослан тауларына
Син ханбикә сыман бакканнан…
Күрер көннәребез ал таңнарның
Яктылары белән яктырды —
Ул таңнар гел атмас иде, бәлки,
Аларны без
Икәү аттырдык…
Таң үзенә тарта ике җанны…
Моның
Гаҗәп сере бар икән —
Таң аттырмый гына кавышканнар
Гел яктыга интизар икән…
– Нишләдегез фани дөньяда? – дип
Сорасалар бакый дөньяда,
Тик бер генә булыр безнең җавап:
– Таң аттырдык икәү без анда!
Таң аттыру – шашып яраттыру,
Сихерләнү таңгы чыклардан…
Таң күзенә күренмичә калсак
Нишләр идек? —
Язмыш саклаган!..
Уртак булды бугай
Хәтта безнең
Маңгайдагы «ләүхелмәхфуз» ләр! —
Язмыш тактасына
Үзе, бары Үзе
Алдан язып куйган ул сүзләр
Шигырь белән, ахры, язылгандыр…
Таң каурыеннан хәреф тамгандыр…
Бөек Каләм Иясенең ул чак
Илһам ташкан чагы булгандыр!
Шуңа күрә насыйп булды сөю,
Газизлектә икәү яктырдык…
Без бәхетле булдык бу җиһанда —
Яшәмәдек, без таң аттырдык!
Күрәчәк, безнең тирәгә
Килми тор берүк!
Зинһар, безгә кагылмый тор,
Тими тор берүк!
Гүзәл шаукымнар гел генә
Булмыйдыр ла бит,
Назлар дөньяга гел шулай
Тулмыйдыр ла бит?..
Нәкъ шушы мәлен гомернең
Мин күпме көттем:
Кыйбла җилләре кабызды
Йолдызлы күкне…
Әйтеләсе сөю сүзе
Ирендә яна,
Күренмәс күз яше булып,
Керфектән тама…
Күренмичә тор, күрәчәк,
Сөюле җирдә —
Бу икәү сине күрмичә
Кермәс бит гүргә!
Аңлачы берүк, күрәчәк,
Син безнең хәлне —
Бу мәл – гомер дигәннең бит
Бердәнбер мәле.
Сабыр ит бераз, күрәчәк,
Килми тор әле,
Тими тор әле безгә син,
Тими тор әле!..
Бик күптән үткән чорданмы,
Киләсе көннәрдәнме? —
Сөйләргә сүзләр җитмәслек
Дөньяның гүзәл яме.
Бөркелеп тора йөзеңнән
Гүя Табигать җыры —
Халкыбыз җаны гүя син,
Гүя син – милләт нуры!..
«Фәлән җирдә бер кыз бала
Фәлән кылана икән!»
Дигән сыман сүзләр чыкса,
Йөрәгем дертләп китә…
Була күрмәсен лә, зинһар,
Безнеке, димен, берүк!
Нишләрмен ак шан-даныңның
Былчыранганын күреп?
Инсафлы, саф данлы килеш
Бик ерак чорлар узып,
Сине фәлән димәсеннәр,
Зинһар ла, милләт кызы! —
Дип, гомер буе ялвардым
Чын хагын күргән килеш,
Оятымнан синең өчен
Янган, тилмергән килеш.
Чит-ятлар тешен агартып
Мактанган чакта кешнәп:
– Белмәгәнмен, татарка, – дип, —
Шәп икән теге эшкә!
Шуларны белеп теш кыстым,
Сыкранып башым идем:
– Гайбәт кенә була күрсен,
Юк сүз булсачы! – дидем.
…Нишлисең, мин уйлап тапкан
Яла түгел ләбаса!.. —
Максатына барган дошман
Еллар, гасырлар аша.
Һәм әйткән ул:
Бу зур халык
Төшсен өчен түбәнгә,
Иманын ал һәм кызларын
Иш ит безнекеләргә!
Иш булганнар ишәя шул —
Китәләр сылу затлар
Безнең милләт каны белән
Канын көчәйткән якка!
Кайт үзеңә, милләт кызы! —
Мең халык арасында
Горурланып, болай диеп
Дәшәрлек булсын сиңа:
– Бик күптән үткән чорданмы,
Киләсе көннәрдәнме? —
Сөйләргә сүзләр җитмәслек
Дөньяның гүзәл яме.
Бөркелеп тора йөзеннән
Гүя Табигать җыры —
Халкыбыз җаны гүя син,
Гүя син – милләт җыры!
…Әйтсеннәр:
– Төштем утларга,
Бер татар кызын күреп…
Куенымда тотар идем
Асыл ефәккә төреп! —
Ләкин… якын килеп булмый!
Салмый миңа һич күңел…
Милләтедәй горур, гүзәл! —
Юк, без аңа иш түгел!..
Әйтсеннәр… сине урап гел
Үтсен яман ялгышлар!
Үзеңнең кем икәнеңне
Оныта күрмә, зинһар!
Оныта күрмә, зинһар!..
Ай болытка туңып ябышкан чак.
Аяусыз кыш безнең якларда.
Егылды кош, канатлы боз булып,
Очып барган төштән
Ак карга…
Зәмһәрирле кышта бичара кош
Ярый әле сиңа юлыкты —
Бияләең салып,
Бичараны
Учларыңа алып җылыттың.
Сулышларың белән терелттең син,
Уянды кош… какты канатын!
…Һәм сискәнеп,
Тетрәп куйды йөрәк —
Нәкъ шул мәлдә сине яраттым.
Азмы кичтек гомер зәмһәрирен!
Без дә төштек туңып биектән —
Йөрәгемне
Учларыңа алып,
Тик син булдың мине терелткән.
Авыр чакларымда
Юаттың син,
Һәм,
Кышларда туңган кош сыман,
Сулышыңнан канат какты йөрәк
Синең җылы, нәни учыңда.
Һәм без ачтык табигатьнең серен —
Безнең җаннар җирдә бер икән!
Бу ярату гына түгел бугай…
Сөям, димәк, мин кош терелтәм!
Сагынганда, шул кош белән бергә
Төшләремә килеп керәсең:
«Яшә!.. Яшә!..» – диеп
Үрсәләнеп,
Нәни кошка сулыш өрәсең.
Карашларың,
Сулышларың белән
Бар дөньямны минем җылыттың —
Бу ярсулы дөнья уртасында
Ярый әле сиңа юлыктым…
Тымызык көз җанга иңгән мәл бу…
Көннәр моңсу, уйлар талгын чак.
Үзенеке итте мине тәмам
Көзләр яфрак койган тын сукмак.
Сары яфрак – көзге уйлар сыман…
Яңа еллар… Ходай ут яккан!
Синең өчен генә яралгандыр
Яфрак күмгән көзге сукмаклар…
Алтын көзнең барлык куанычы,
Саф сулышы бары синдәдер —
Юләр бер хис: кошка әверелеп,
Бер сайрыйсы килде нигәдер…
Син киләсең безнең аулак көзләр
Яфрак түшәп куйган сукмактан.
Юк, көз янмый җирдә,
Җаным!
Аулак үзе
Тын аулакка китеп олаккан.
Без – икәү… Һәм безне
Мәңгегә аерган
Вакытның агымлы,
Чоңгыллы уртасын
Бозлардан бозларга
Сикергән шикелле
Йолдыздан йолдызга
Сикереп уз да син,
Иң соңгы йолдыздан
Төш тә син бу ярга
Ал мине кочакка!
Дөньясы килешле! —
Кешегә киләсе
Бердәнбер мәхәббәт
Бары тик нәкъ шулай
Килергә тиешле!
…Онытма, сөюдән
Бер хәбәр шикелле
Йөрәккә яшерен
Ут кергән чакларны —
Бозлардан бозларга
Сикергән шикелле
Йолдыздан йолдызга
Сикергән
чакларны!..
Килсә килә көннең моңсызлары,
Өшегәне, тәмам туңганы —
Салкын кырау сугып киткән көне
Була икән
Гөлле дөньяның…
Моңсыз көннәремне моңлы итәр
Берәү бар бит әле дөньяда!
Яфрак шавы, дулкын шавы итеп
Сөйләшәм гел, дәшәм мин аңа…
Мин гомергә саныйм
Бары синле,
Җылы булган нурлы көннәрне…
Син булганга мин бар бу җиһанда —
Син исәнгә исән мин әле!
Безнең исән булу
Дөньялыкта —
Мәхәббәтнең барлык билгесе…
Безнең Барлык
Шушы дөньялыкның
Таң җиллесе, җылы гөллесе…
О проекте
О подписке