Бер генә микән? Охшамаган. Айдар хатын-кыз күрмәгән егет түгел. Анысын гына аера белә. Чын-чынлап, оста хатыннар кебек назлады кыз егетне. Айдар аның иркәләвеннән берни тоймас, аңышмас хәлгә килә иде. Егетнең төрле шикле уйлары кыз кочагына килеп керү белән юкка чыга. Юк, үзен шушы назлыбикә назыннан аерыр көч таба алмады Айдар.
Бераз вакыттан соң, Ләйләнең туган йортына кайтып, аның әти-әнисе белән танышып килделәр. Сәкинә апа белән Илдар абый алай карт түгелләр, пенсия яшенә дә җитмәгәннәр. Айдарның бер алдына, бер артына төштеләр, елмаеп кына тордылар. Сәкинә ханым җитез булса, Илдар абый бик тыныч, хатынының авызына гына карап тора. Тик менә йортлары бик иске. Сарай, мунча дигәннәре ишелергә тора. Коймасын, капкасын да бик төзек дип әйтеп булмый.
– Ярар, балалар, – диде кич чәй эчкәндә Ләйләнең әнисе, – шушы көзләргә туйны үткәрербез инде.
Туй дигәч, Айдар сискәнеп куйды. Ул бит әле туй турында бер сүз дә әйтмәде, тәкъдим дә ясамады. Ничек алай бик тиз? Төрле уйлар белән кире шәһәргә кайтты егет.
– Мин аңламадым, нигә әниең туй турында сүз кузгатты, мин сиңа тәкъдим дә ясамадым бит әле?
– Ясама теләмәсәң, – диде кыз, – бер тапталганны таптап китүе кызык сезгә.
Ничек итсә итте, Сәкинә ханым үз дигәненә иреште. Айдарның туган авылында гөрләтеп туй үткәрде. Аннары, йола буенча, кода-кодагыйны, туган-тумачаны атна буе кунактан кунакка йөртте. Раят абый белән Халидә апа алҗысалар да шат иделәр, килен күрү бәхетенә ирештеләр бит. Ләйләгә «кызым-кызым» дип кенә тордылар. Тик менә ни өчендер Сәкинә апа белән Илдар абый гына, җавап итеп, кода белән кодагыен кунакка чакырмадылар.
– Кем белә, бәлки, аларда башкачадыр, – дип кенә куйды Айдарның әнисе.
Шәһәргә кайткач, Айдар инде шабашка эшен ерактан алмый башлады. Кунарга гел яшь хатыны янына ашыкты. Коля белән Айдар икесе дә бригадир ролендә. Эш күп, кайчак Айдар соң кайта. Моның өчен ул Ләйләдән үпкә сүзләре дә ишетә.
Яшьләр янына ай саен Сәкинә ханым килергә ияләнде. Акрынлап ул кияүгә ни эшләргә кирәген дә өйрәтә башлады. Инде Айдар чамалый: әби әби генә түгел, ә «генерал» икән бит. Аңардан Илдар абый да, Ләйлә дә бик «шүрлиләр» икән. Гомумән, Илдар абый басылып беткән, үз сүзен әйтә алмаслык бәндәгә әйләнгән. Ирлеген югалткан ир, билгеле, хуҗалыкны да карамый башлый. Эшенә бара, кайта, алдына куйганны ашый. Эшлә дисәләр эшли, юк икән – тик утыра.
Кияүгә биргәч, әнисе кызын да ничек итеп ирне кулга алырга икәнен өйрәтергә тотынды. «Кызым, Айдар һаман сине тыңламый, ник алай ул үз сүзен сүз итә? Ник син аңа ирек бирәсең? Бөтенләй басып бетерә бит сине!» – дия башлады.
Кияүгә бәйләнергә дә күп сорамый:
– Нәрсә, кияү, эштән иртәрәк кайтып булмыймыни? Ә? Дәшәргә ярамыймы? Бер сүз әйтеп булмый… Минем белән гел сүзгә киләсең. Һаман болай торып булмый. Төзелештә эшләп, фатир булдырма инде!.. Адәм көлкесе! Кит моннан, булмаганны…
Айдарның акчасы бар-барын, бер бүлмәле фатир гына алып була. Тик ике бүлмәлесен исәптә тота иде ул. Ә анысына бераз акча җитеп бетми. Ләйлә авырайгач, Айдарга бөтенләй көн бетте. Эштән кайтса, Ләйлә тавыш чыгара. Имеш, анысы алай түгел, монысы болай түгел… Әбисе дә килүен ешайтты – атна саен килә дә җитә. Хәзер алар Айдарны ике яклап талыйлар.
– Кызым, исенә килергә ирек бирә күрмә, гомерең буе иреңне көйләрсең, – дип, Сәкинә ханым кызына тукып кына торды.
Ни булганын аңышмый башлады Айдар. Тыйнак кына Ләйлә бер алдына, бер артына төшеп, елмаеп торган әбисе белән кинәт кенә ике аждаһага әверелделәр дә куйдылар. Болай да аз сүзле Айдар бөтенләй сөйләшмәс булды. Күбрәк уйчан йөри башлады. Бу хәлгә Коля да игътибар бирде:
– Айдар, сиңа нәрсә булды? Бик нык үзгәрдең, безгә дә килмәс булдың. Әни дә сине сорый, кая югалды, ди…
Айдар өйдә булган хәлләрне дустына сөйләп бирде.
– Да, брат, мочат тебя капитально, бәлки, аерып җибәрерсең? Болай яшәп булмый бит инде.
– Балабыз туарга тора бит, Коля.
– Бала тугач, бөтенләй бетерәчәкләр сине, анда инде бала белән куркытып. Үзең чамала, брат. Мин кызлардан белешәм әле. Алар белмичә кисәтмәгәннәрдер сине. Бер-бер хәл бар монда.
Шулай аерылыштылар дуслар.
Айдар өенә кайтып китте. Ачкыч белән ишекне ачып кергәч, аңышмый торды. Бүлмә эче буш. Өстәлдә хат ята: «Торырга фатирың булгач килеп алырсың, белдеңме?!»
Хат Ләйлә кулы белән язылса да, сүзләре – Сәкинә ханымныкы. Айдар урындыкка утырды да уйга калды.
– Бер бүлмәле булса да, фатир алмый булмас инде.
Икенче көнне Айдар, акчасын алып, фатир эзләп чыгып китте. Төзелеш өлкәсендә эшләгәч, кайда арзанрак бәягә алып булуы хакында хәбәрдар иде ул. Озак эзләмәде, очсыз гына хакка табып та алды. Кухняга – гарнитур, өстәл, залга диван, стенка кебек әйберләр алырга да акчасы калды әле. Шул эшләрне бетереп йөргәндә, кәрәзле телефон шалтырады. Әбисе Сәкинә икән:
– Нәрсә, хатын кайтып китте дип, иркенләп йөрисеңме? Ләйлә кыз алып кайтты. Тфү, ир булып йөргәнең!..
Айдарның башы әйләнеп китте. Ләйлә белән кичә генә сөйләшкәннәр иде бит, ул аны-моны әйтмәде. Анасы сүзен тыңласа да, хатыны аңа көн саен шалтыратып торды. Үзенеке үзенеке инде, Ләйләнең Айдарны читкә бер дә җибәрәсе килми шул.
Тормыш үз җае белән дәвам итте. Айдар хатынын бала тудыру йортыннан туры яңа фатирына алып кайтты. Гөрләтеп бәби туен да үткәрделәр. Авылдан әти-әнисе белән энесе, Соломиннар гаиләсе килде. Әби белән бабай да, ничектер, моңарчы тавыш булмаган кебек, матур гына бәйрәм иттеләр. Кечкенә Рәсиләне кулларына тотып карау бәхетенә ирешү өчен, олылар чират торды хәтта…
Шунда Ләйлә Айдарга үтенечен җиткерде:
– Айдар, туганнан туган Лилияне тулай торактан чыгарганнар, торырга урыны юк, бәлки, бераз торып торыр?
Айдарның ата булу бәхетеннән дөнья түгәрәк, бары тик яхшылык кына эшлисе килеп тора.
– Ярар соң, торсын, сиңа иптәш булыр, – диде.
Ир белән хатын өстәл артында шулай сөйләштеләр. Яннарында утырган Николай барын да ишетеп торды. Айдарның ризалыгын ишеткәч, Ләйлә янәшәсендәге кызга карап алды да үзалдына гына әйтеп куйды:
– Не одобряю.
Әти кеше гаилә өчен тагын да ныграк тырыша башлады. Эштән кайта-кайтышка тизрәк кызы янына ашыкты. Яратты, бик яратты Айдар үз сабыен.
Яшь гаилә янына Лилия дә күчеп килде, Ләйләгә булышкалый башлады. Тормышта бар да җайланып бетте дип йөргән ир бу бәхетле мизгелләрнең вакытлы гына булуын чамалый алмады шул.
Шулай бервакыт эштән кайтып керде Айдар. Өйдәгеләр күтәрелеп кенә карадылар. Ул моңа да артык игътибар бирмәде. Бәлки, арыганнардыр, дип уйлады. Карыны ачкан иде, тизрәк кухняга узды. Тик нигәдер ашарга пешмәгән.
– Әнисе, ашарга пешермәдеңмени?
– Көне буе бала кара, ашарга пешер, мин сиңа хез- мәтчеме әллә?
– Ник, сез бит икәү, өйдә хәзер Лилия дә бар, берегез пешерә ала иде бит инде.
– Нәрсә, мин генә җитмим, туганымнан да хезмәтче ясарга исәбеңмени хәзер?
Айдар җил кайсы яктан искәнен чамалый башлады. Тагын давыл башланырга тора, димәк. Аның алай тавыш чыгарасы килмәде.
– Ярар, үзем ашарга куеп җибәрәм, – дип, кухняга чыгып китте.
Аш салып җибәрде дә ванна керергә җыена башлады.
– Әнисе, мин юынып алам, ит кайнап чыкса, күбеген җыеп алырсың, яме.
– Үзең җыя алмыйсыңмыни, аннары ваннага керер идең, – дип, сүзгә Лилия дә кушылды.
Ир ишетмәмешкә салышты. Юынып чыкты да тагын аш хәстәренә күмелде. Карыны бик ачкан иде шул.
– Ух, ашыйсым килә! – дип куйды Айдар.
– Бер дә ач кешегә охшамагансың, тавышың яхшы чыга, – дип, Лилия каныгуын дәвам итте. – Ләйләне хезмәтче итеп бетергәнсең. Ә бәйләнә белә, анысына оста.
Кызлар инде күптән ирләрне талап җиңеп булуына әниләреннән өйрәнеп алган. Шуңа да, берсе иренә ябышса, калганнары да калышмый. Айдар мондый хәлдә еш кала башлады. Алай гына түгел, Ләйләнең туганнары Айдар хакында: «Булдыксыз, ялкау, усал, әшәке, Ләйләне көне-төне талап ята», – дип, бар дөньяга сөйләп чыктылар. Аларда нахак бик күп, жәлләми өләшәләр. Билгеле инде, боларның башында Сәкинә ханым үзе торды. Айдар нык күзәтү астына эләкте, аның һәр адымын, һәр сулышын гаеп иттеләр. Айдар шаярса да начар, җитди сөйләшсә дә үзен әллә кемгә куеп йөрү булып чыга.
Кияү кеше чамалады. Ләйләләр белән авылда беркем аралашмый, күрше-күлән аларны читләтеп үтә. Айдар белән аралашканда:
– Әллә нинди көнчел, нахак яга торган кешеләр алар, – дип әйткәлиләр иде.
– Сәкинә авыргач, күрше хакы дип, өен карап, чәй- ләрен куеп тордым. Ярты ел элек үзем операция яса- тып кайттым. Йортны караштыра алмассың микән дигәч, вакытым юк, диде. Больницадан кайткач, хәл бе- лергә дә кермәде Сәкинә, – дип сөйләде күрше апасы.
Күршеләр Айдар белән аралашырга бераз шикләнеп йөрсәләр дә, кияүнең Сәкинә кебек кара үчле, сүз йөртүчән түгеллеген тиз белеп алдылар, шуңа күрә, кунакка кайткан чагында, әллә каян кычкырып сәлам бирәләр, капка төбенә чыкса, иркенләп сөйләшә башлыйлар иде.
Сәкинә ханымга бу бер дә ошамады. Шулай булмый ни, кияүне кеше алдында әшәке кеше итеп күрсәтү читенләште аңа. Ләкин халык үзенчә хәл итте. Сәкинә теләгәнчә түгел. «Их, нинди егетләр шундый кешеләр кулына килеп эләгә бит!» – Күршеләрнең Айдар турында фикере шундый булды. Аңа карап, гаилә белән талау һич тукталмады.
– Кода-кодагыен әйтмим дә инде – ике ялкау. Ләйлә аларга кайтса, кодагый кузгалмый да икән. Бар эшне кызыма өеп калдыра. Кода да аннан калышмый, йортында берни эшләгәне юк…
Билгеле инде, Сәкинә үзләренең иске йортта гомер иткәннәрен, каралты-куралары ишелергә торганын исенә дә китермәде. Халидә апа белән Раят абыйның шыңгырдап торган таза, төзек, чиста хуҗалыгы ук аларның нинди тырыш кешеләр икәнен сөйләп тора югыйсә.
Сәкинә белән Илдар шуңа да күршеләрне күрә алмас булдылар. Бар яктан аларның иске йортларын таза хуҗалыклар урап алган. Сарайларында икешәр баш сыер, берничә симертеләсе бозау, сарыклар, ул тавык-чебеш, каз-үрдәк дисеңме!.. Ә үзләренең хуҗалыгындагы мал көчкә-көчкә ун тавыкка җитә.
– Атлаган саен сине көйләргә, кем әле син шулкадәр? – дип, Ләйлә һаман ирен битәрләүдән туктамады.
Аңа Лилия кушыла:
– Әйе шул. Өйдә бераз шыпырт кына йөрсәң дә ярар иде…
Айдар тагын шуны аңлады: Лилия аларга торырга бер максат белән кертелгән – аны чын-чынлап буйсындыру, тәмам бөгеп бетерү өчен… Моны вакытында туктатырга кирәк. Ул Лилиянең каршысына ук килеп басты:
– Син, минем йортка кереп, мине таларга җыена- сың, ахры, кызый? Мин сиңа ирек бирмәячәкмен, аңладыңмы? Кеше йортында тавыш чыгарып йөрергә сиңа кем рөхсәт бирде әле? Үз йортымда мин сөйләшергә тиеш түгел, алайса? Үзең ир белән хатын арасына кысылмый торсаң, минемчә, яхшырак булыр.
Лилиянең күзләре шар булды. Алай булырга тиеш түгел иде бит. Ул болай каты, кискен җавапка әзер түгел иде, куркып китте, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Әйе, өелеп ябышканнар, гадәттә, куркак булалар.
Лилия тиз генә киенде дә әйберләрен алып чыгып китте.
– Ник аңа шулай дидең инде? – дип, Ләйлә ысылдады. – Эндәшмәсәң ярамый идеме?
– Көннең көнендә эндәшми генә үз йортымда яшәргә кушасыңмыни миңа? Вакытында туктатырга кирәк бу хәлне.
Ләйлә телефонга барып ябышты:
– Алло, әни…
Айдарның Лилияне өйдән куып чыгаруы хакындагы хәбәр ярты сәгать эчендә Сәкинәнең бар туганнарына мәгълүм булды.
Кичерә алмады Сәкинә башбирмәс киявен. Барысы да аннан куркып тора, каршы сүз әйтми. Ә бу нишли?! Ярар, бу юлы нияте барып чыкмады, җебегән Лилия булдыра алмады. Ләкин «җиңдем» дип уйлама, кияү, «Сәкинә» диләр мине!
Хәтирәнең авылдан шәһәргә күчү сәбәбе башка авыл кызларыныкыннан һич аерылмый. Сазга баткан фермадан, чөгендер чүбеннән качып килде ул. Тик шунысы: Хәтирә бу адымны ясарга егерме дүрт яше тулгач кына батырчылык итте. Кыз иң элек авыл мәктәбендә бер-ике ел укытып йөрде, аннары гына авылны ташлап чыгып китте. Туган апасы ике бүлмәле фатирда ялгызы гына яшәп ята иде, кызны үзенә иптәшкә чакырды:
– Авылда тормыш та, аек кияү дә юк. Әйдә минем янга шәһәргә, – диде.
Кияү дигәннән, Хәтирә кич клубка чыгуның бер дә кызыгын тапмады. Авызларыннан көмешкә исе килеп торган егетләр белән аралашуны кирәксенмәде, чөнки Хәтирәнең әтисе беркайчан аракы белән шаярмады. Шулай итеп, кыз, өйдә утыра торгач, егерме дүртне дә тутырды. Шул ук апасы ярдәме белән төзелеш оешмасына генераль директор Соломин Сергей Ивановичның сәркатибе булып урнаша алды. Хезмәте авыр түгел. Белеме булган кыз документлар эшен тиз төшенде. Торуы шул апасында булды, кичке клубларга барып, егетләр эзләп йөрмәде. Чынлыкта, мәхәббәт дигән хис кызга әле таныш түгел иде.
Ул шулай иртән эшенә килеп утыра да эшкә ябыша. Сергей Иванович өчен мондый сәркатиб чын бүләк кебек булды. Күп нәрсәне өстән кушканны да көтмичә эшләп куя, бар шартын китереп, документларны тутыра. Директорга инде кул гына куясы кала. Шуңа күрә Сергей Иванович кызның хезмәт хакын да бераз арттырды.
– Исәнмесез, хуҗа мондамы икән?
Кыз башын күтәреп ишеккә карады. Ишектә мөлаем генә ир басып тора. Шундый ягымлы итеп елмайган үзе. Кызның өстенә бер чиләк кайнар су койгандай булды.
– Монда, сез кем буласыз, абый?
– Айдар булам мин, сеңлем. Миңа хуҗа кирәк иде, – дип, ул тагын елмайды.
Елмаюы шуның кадәр матур булып чыкты, кызның сулышы капты.
– Ә, әйе, ул сезне көтә инде, керегез, – диде кыз, көчкә телен әйләндереп.
– Рәхмәт, – диде дә, Айдар Соломин янына кереп китте.
Хәтирә, хәле китеп, урындык аркасына сөялде. Нәрсә булды соң әле бу, нигә сулышы капты, нигә хәле китте? Кыз күзләрен йомды, тагын баягы ир затын күзаллады. Әллә гашыйк булды инде? Аның бар күзәнәкләре, бар кан бөртекләре «Булса ни! Мин – хатын-кыз!» дип, котырынып эшләргә тотынды.
О проекте
О подписке