– Исәнмесез, миңа Рамилә апа кирәк иде, – шулкадәр оялып һәм тартынып эндәште ул, менә хәзер, авыр сүз әйтсәң, елый-елый чыгып качар кебек. Бу кешене күрүгә сискәнеп, хәтта бераз каушап төшкән Рамилә әзмәвердәй ирнең шулай үтә дә йомшак эндәшүеннән чак көлеп җибәрмәде. Менә сиңа мә, шундый таза кеше, ә үзе бала-чага кебек кыенсынып, тартынып басып тора…
– Мин – Рамилә…
Ир, гафу үтенгән кебек, тагын бер тапкыр баскан урынында таптанып алды.
– Сезгә грузчик кирәк, диделәр, мине алмассыз микән, Рамилә апа?
Кыз тагын кычкырып көлүдән чак-чак тыелып калды.
– Сиңа ничә яшь соң, исемең ничек?
– Илсур инде мин, миңа ни, утыз ике яшь…
– Алайса, апа түгел инде мин сиңа. Безгә грузчик кирәк, син аракы эчмисеңме?
– Юк, минем аракы эчкәнем юк, тәмәке дә тартмыйм әле мин.
– Ярар, эшләп кара, Илсур, тик эше авыр инде аның.
– Авыр эштән курыкмыйм ла мин.
Чынлап ышанырлык егеткә. Әнә бит, эшкә ашкынып, гайрәте ташып тора. Бу көрәк куллары белән берне кундырса, башың җиләнгә кереп китәр. Үзе шундый тыйнак…
Чынлап та, Илсур – әле япь-яшь егет кеше, бер тапкыр да өйләнеп карамаган. Ул кечкенәдән таза булды. Әнисе белән генә үсте. Әнисе Гөләндәм апа – укытучы, шуңа бердәнбер улын бик тәртипле үстерде. Илсурны атасына охшаган, ди, авыл халкы. Бәлки, шулайдыр. Әтисе, ул кечкенә вакытта ук авырып, бакый дөньяга китеп барган. Гөләндәм апа бүтән кияүгә чыкмады, шушы улын аякка бастыру өчен бар көчен куйды.
Илсурдан классташлары да көлә иде, алыптай тазалыгы янында юашлыгы да бар шул. Ул үзен «алпаш» дип үртәүгә дә сүз әйтми үсте. Ә үсә төшкәч, егетнең алтын куллы икәнен белде авыл халкы. Авыл капкаларына бизәк ясый, тәрәзә рамнарына шундый матур чәчәкләр уеп куя. Авыл халкының исе китә. Көрәктәй куллардан матур-матур бизәкләр чыкканга аптырый халык. Тик шундый таза да, юаш та булгач, кызлар игътибар итмәде аңа. Кызларга теле телгә йокмаган егетләр кирәк шул, авыз ерырга гына булсын… Бәлки, Илсурның әзмәвердәй гәүдәсеннән курыкканнардыр. Аннары егет үзе дә кызларга сүз катарга оялып үсте. Менә шулай утыз икене дә тутырды ул. Гөләндәм апа, улым ялгыз гына яшәр микәнни дип, бик уфтана иде инде.
Менә әле Рамилә бүлмәсендә дә, апа кеше урынында чибәр кызны күргәч, Илсур оялып куйды. Кая инде аңа мондый кызлар?! Мондый кызларны кыйммәтле машиналарга гына утыртып йөртәләр.
Башта кибетче кызлар Илсурга якын килергә куркып йөрделәр. Таза, аз сөйләшүчән Илсур ниндидер бер әкәмәт кеше кебек тоелды аларга. Соңыннан үзен бик яраттылар. Эшкә әрсез булып чыкты грузчик егет. Авыр капчыкларны, әрҗәләрне чөеп кенә йөртә. Кызлар ни кушса, барысын да карусыз үти. Бик ярдәмчел кеше икән бит Илсур абыйлары.
Илсур янында чаярак кызлар үзара шаяра ук башладылар:
– Уф, кияү табып булмый, җыен булмаган егетләр авылда. Илсур абый алам дисә, бүген үк кияүгә чыгар идем.
Илсур кызларның уйнап сөйләшкәненә үпкәләми, елмаеп кына куя да үз эшен эшли бирә.
Аны кибеткә кергән авылдашлары да «чеметеп» алгалый:
– Илсур, берүзеңә күпме кыз монда, әйдә берәрсен алып кайтып куй инде.
Шулай итеп, җәй дә үтеп китте, көз дә узды. Яңа ел бәйрәме җитәр көннәр иде. Бервакыт кибеткә ике егет килеп керде. Авыл аркылы олы юл үтә, шуңа да юл уңаеннан сугылучылар күп була.
Егетләр товар карап йөргән булдылар. Аннары берсе шыпырт кына ике шешә аракыны җиңе эченә тыгып куйды. Тагын пакетка ике-өч алма салдылар да касса каршына бастылар. Шешә яшергән егет икенчесе артына басты. Исәпләре – алмага гына акча түләп чыгып качарга иде, ахры. Тик кассир кыз күреп калган икән.
– Ике шешә аракыга да акча түләгез, егетләр, – дип, чыгарга омтылган егетләрне туктатты.
– Нинди аракы тагын, саташа башладыңмы әллә син? – Егетләр, үзләрен бик дорфа тотып, кызны куркытырга уйладылар.
– Менә синең җиң эчендә алар, түләгез акчасын.
Тавышка Рамилә килеп чыкты.
– Алсу, ни булды?
– Рамилә апа, болар ике шешә аракы урладылар, акчасын түләмиләр.
– Нинди аракы? Белмибез, яхшылап карарга кирәк башта.
– Егетләр, түләгез акчасын! – Рамилә бик катгый эндәште.
– Син что, курица, кемгә тавыш күтәрәсең? Авызыңда тешләрең күп, ахры, синең? – Караклар хатын-кыздан бик курыкмадылар.
– Түләгез, юкса полиция чакырам.
– Чакырыгыз! – Егетләр оятсыз рәвештә елмаеп җавап бирделәр.
Каян чакырасың инде аны, авылда полиция түгел, участковый да юк.
Кинәт егетләрнең муеннарын ике «келәшчә» кысып алды. Кысып алды да өскә күтәрде. Ике батыр, җепкә таккан курчак кебек, һавада асылынып чәбәләнә башлады. Юк инде, Илсурның кулыннан, ни генә кылансаң да, һич ычкынып булмый.
– Илсур, төшер боларны, имгәтсәң, әти-әниләре җаныңны алыр, – дип туктатты аны Рамилә.
Егетләрнең аяклары җиргә төште.
– Апалар, безнең акча юк, – дип мыгырдандылар юашланып калган егетләр. Илсур аларны кире төшерсә дә, муеннарын ычкындырмаган иде әле.
– Алайса, бар, урынына куегыз да чыгып китегез кибеттән!
Караклар шыпырт кына шешәләрне урыннарына илтеп куйдылар да ишеккә таба атладылар. Аннары, борылып, Рамиләгә карап эндәштеләр:
– Кич эштән кайтасыңны онытма, шалава, сөйләшербез әле синең белән!..
Рамиләнең эченә шом йөгерде, кышын көн тиз караңгылана. Ике чакрым кайтырга кирәк. Чынлап, бу егетләр саклап торса, ахыры бик яман бетүе бар.
Кичкә таба, нишләргә белми йөргән кызны күреп, Илсур дәште:
– Рамилә, егетләрдән куркасыңмы?
– Белмим инде, Илсур, чынлап саклап торсалар, ике авыл арасында адәм заты юк бит.
– Әйдә, үзем озатып куям. – Егет үзе әйткәнгә үзе аптырады. Аның авызыннан чыктымы бу? Кызларга «озатам» дип бер тапкыр да әйткәне юк иде бит.
Илсурның иске генә «Жигули» машинасы бар. Ничек сыядыр ул аның эченә, Ходай белсен! Тик менә эшкә көн саен шуның белән килә.
– Рәхмәт, Илсур, озатсаң, синең белән тыныч булыр иде.
Илсур янында булу – инде бернинди куркыныч янамый дигән сүз. Бу сөйләшүгә кибетче кызлар да кушылды.
– Ну, Илсур абый, күпме ялынып, беребезне дә озатканың юк. Кара аны, Рамилә апага «үзем озатам» дип тора. Сөйләшмәбез дә синең белән! – дип, авыз турсайткан булдылар. Кызларга нәрсә, кызык булсын инде.
Шулай итеп, кичке караңгы төшеп, кибет бикләнгәч, Рамилә Илсурның машинасына кереп утырды.
– Рамилә, безгә кереп, әнигә әйтеп кенә чыгыйк инде, борчылып тормасын.
– Ярар, мин каршы түгел. Борчылмасын Гөләндәм апа.
Илсур уйлаганча, кыйммәтле чит ил машинасына түгел, иске «Жигули» машинасына да риза булды Рамилә. Үзләре турысына җиткәч, Илсур машинасын сүндерде дә өйләренә кереп китте. Кызны да чакырган иде, тегесе баш тартты. Нишләргә белми утырган Рамилә кыбырсый башлады. Алай итеп карады, болай итеп карады, сумкасын актарган булды. Аннары машинаның бардачок капкачын күтәрде. Анда машина паспорты белән права ята, бер кырыйда блокнот та бар. Нигә кирәк икән Илсурга кесә кенәгәсе? Рамиләгә кызык булып китте. Билгеле инде, беләсе килү теләген тыеп кала алмады ул. Үрелеп ачты да кесә кенәгәсенең битләрен актара башлады. Абау, монда шигырьләр язылган түгелме соң?
Туктамасын иде кышның бураннары,
Суытып торсын минем янган җанымны.
Салкын кышны сизми адашырмын,
Чөнки беләм миңа язмаганыңны.
Х-а-а, кара-кара, мәхәббәт турында түгелме соң бу юллар? Кыз, ашыгып, икенче битне ачты.
Уйларыма кермә, кермә төшемә,
Саташтырма, зинһар, елмаеп.
Көн дә күрү сине – миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.
Абау, кемгә шундый шигырьләр яза икән бу Илсур? Көн дә күрәм, дигән. Әллә кибеттәге берәр кызга гашыйк булганмы? Рамилә үзен бик тә ярама- ган эш өстендә тотылган кебек сизде. Кара инде, нинди матур шигырьләр яза икән бу тыйнак егет! Карап торышка бер дә охшамаган. Тукта, кешенең эч серләрендә актарыну бер дә ярый торган эш түгел инде. Кыз тиз генә блокнотны урынына куйды. Ярый өлгерде, Илсур капкадан чыгып килә икән. Аны озатырга Гөләндәм апа чыккан. Дөресрәге, чынлап кызлар озата микән дип, карарга чыкты, ахры, әни кеше.
– Исәнмесез, Гөләндәм апа.
– Ә-ә-ә, Рамилә сеңлем, синмени әле? Син алай кич юлга үзең генә чыкма инде, бигрәк караңгы бит. Әнә Илсурга әйт, көн саен кайтарып куяр.
Әни кеше кай якка каерасын бик яхшы белә. Шуңа күрә, ятып калганчы атып калырга кирәк дип уйлады инде ул. Кем белә, бәлки, Ходай язганы шулдыр. Алдына оныгын утыртып сөю теләге бик көчледер шул Гөләндәм апаның.
– Алай гел Илсурны борчып булмас инде, Гөләндәм апа. Буранлы көн булса гына инде.
– Ярар, шулай ит, сеңлем. – Гөләндәм апа, үзалдына сөйләнеп, капка ягына борылды: «И-и, шул буран кыш буе туктамасын иде лә ул…»
– Киттекме, Рамилә? – Илсур, машинасын кабызуга, кызга таба борылды.
– Киттек, Илсур, озаграк тордык, өйдәгеләр борчылмагае.
Кышкы кич… Караңгы күптән төшкән, баштарак, машина фарасыннан төшкән яктылыкка карап, сөйләшми генә бардылар. Юлга кар салган икән. Машина карга чумам, чумам дип кенә бара.
– Юк, егетләр саклап тормый икән, әйеме, Илсур? Янап кына киткәннәр…
– Аның шулай буласы билгеле инде, Рамилә. Хатын-кыз белән булашкан адәм куркак кеше була. Якаларыннан тотып селкү җитә инде аларга.
Азапланып бара торгач, машина тәки кар көрте эченә кереп чумды. Алай итеп карады Илсур машинаны, болай итеп карады, машина яхшы ук баткан, кузгалырга исәбе дә юк.
– Булмады инде бу, чыгарга кирәк машинадан, – дип, Илсур машина ишеген ачты. Аның артыннан чыгарга омтылган Рамиләгә: «Утыр кабинада, Рамилә, чыкма», – дип туктатты кызны.
– Этмичә чыкмас инде, Илсур, булышыйм әйдә.
Егет азапланганда, кызның машина эчендә утырасы килмәде.
– Утыр кабинада, син эттең ни, этмәдең ни…
Ул, машинадан чыгып, бар яктан әйләнеп карап чыкты. Аннары, башта машинаның арткы ягын күтәреп кардан чыгарды, алгы якка килеп, алгы ягын күтәрде. Эчендә Рамилә дә утыра бит әле. Юк, егет авырлык сизмәде дә. Кабат кабинага кереп утыргач:
– Мин аны гел үзем чыгарам, авыр түгел лә ул! – дип, кызга карап елмайды егет.
Нәрсәдер булды шунда. Егетләр шулай күзгә туры карап елмайсалар, әллә ничек була икән… Бу юлы да Илсурның күзләреннән җылы нур ургылып килеп чыкты да кызның күңелендә ниндидер бер кайнар дулкын тудырды. Рамилә, ашыгып, башын читкә борды. Кызык, күпме бергә эшләп, Илсурның күзләренә игътибар иткән юк икән бит аның. Аның тагын, борылып, Илсур күзендәге якты нурны тотасы килде, тик үзен кулга алып өлгергән иде инде ул.
Өйдәгеләр белән чәй эчкәч, Рамилә ятарга җыена башлады, бүген дә арылды, хәтта китапларын да кулга аласы килмәде. Ул көзге каршына килеп басты.
Көн дә күрү сине – миңа газап,
Мин каламын бары моңаеп.
Кызык, кемгә язды икән Илсур бу юлларны? Чынлап, эштәге кызларның берсенә гашыйк булып йөри бу! Кем икән? Рамилә кибетче кызларны күңеленнән уздыра башлады. Кайсы артык яшь, бармый инде Илсурга. Кайсы кияүдә булып кайткан, юк инде, алары да бармый. Тукта, Рамилә чынлыкта бергә эшләгән кызларны үзе белән чагыштыра башлаган түгелме соң? Тагын игътибар белән көзгегә карады. Әйе, аның да Илсур гына карарлык чибәрлеге бар… Шунда ул Илсурны башка кызлардан көнләвен сизеп алды. Юктыр, булмаганны, ничек Илсурны көнләсен инде, сез нәрсә?
Икенче көнне кызлар бер-ике мәртәбә чеметеп алдылар Рамилә апаларын. Янәсе: «Ничек, Рамилә апа, тәртипле генә булдыңмы кичә?» Рамилә аларга бераз усал итеп карап-карап алды. Кызларга шул җитә калды, тизрәк урыннарына таралдылар.
– Рамилә апа, анда сине телефонга чакыралар, – дип эндәште бер кыз.
– Каян, кем?
– Хастаханәдән.
– Абау, минем беркемем дә ятмый бит анда.
Ул ашыгып кабинетына килеп керде дә телефонын кулына алды.
– Әйе, алло, тыңлыйм сезне.
– Саттарова Рамилә сезме?
– Әйе, мин.
– Сезгә тизрәк хастаханәгә, реанимация бүлегенә барырга кирәк.
– Нигә?
– Оркыя Зәкиевнаны китерделәр, инфаркт анда, башка туганым юк, дип, сезне чакырырга кушты.
– Абау, әле бер борчусыз йөри иде бит!
– Сез киләсезме?
– Әйе, билгеле.
– Яхшы.
Рамилә тиз генә җыенды да район үзәгенә чыгып китте.
Оркыя апа яткан бүлмәгә кертмәделәр Рамиләне. Медсестра кыз гына чыгып әйтте.
– Авыру янына керергә ярамый, куркыныч вакыты үтте инде. Дарулар кирәк булыр. «Әлегә кибетләр сезнең карамакта калачак», – диде Оркыя Зәкиевна.
– Күпме булачак соң Оркыя апа монда? – дип сорады Рамилә. Бик күп эш өелә, болай озак булдыра алыр микән соң ул? Шуннан шикләнде ул.
– Монда шул инфарктан соң унбиш, унҗиде көн яталар инде. Ныклап аякка басар өчен, кимендә ярты ел вакыт кирәк булачак.
Димәк, тиз генә булачак түгел икән, эш күбәйде.
Бу яңалыкны кибетче кызлар да авыр кабул иттеләр. Алай кырыс кеше түгел иде шул Оркыя апалары. Әрләсә, шул эш өчен әрли инде бераз. Аннары, аякка баса алмаса, кибет ябылачак дигән сүз. Әйбәт акча түли торган эшне тагын кайдан табасың? Колхозга кабат кайтсаң, өч айга бер хезмәт хакы эләгә. Ә акчасы көн саен кирәк бит.
Рамилә үзенең кибетендә аз була башлады. Мондагы кибеттән башка тагын ике кечкенә кибет бар. Кулында машинасы юк. Шуңа күп очракта Илсурга йомышы төшә. Егет карышмый, шул иске машинасы белән кызны теләгән җиренә алып бара, көтеп тора, алып кайта. Оркыя Зәкиевна хастаханәдән чыкса да, аягына әле тиз генә басмады. Инфарктның ахыры, кеше исән калса да, бик яман. Шулай да, кибеткә килгәләп, кызны күп кенә бизнес серләренә төшендерә хуҗабикә.
Рамилә Илсурга көннән-көн ныграк тартыла башлаганын тойды. Әллә күбрәк бергә юлда булгангамы, әллә мәхәббәткә сусаганмы – җаны шушы тыйнак егеттән аерыласы килмәде. Кызлар Илсур белән шаярып сөйләшә башласа да көнләшеп җәфалана, егет күздән озаграк югалып торса да борчыла. Әллә инде сөю дигән хис шундый була микән? Ник алай булганын белми кыз. Бу өлкәдә сеңлесе Раилә ай-һай оста инде, Алмаз белән ике ел очрашып йөри бит. Аннан сорасаң, бот чабып көләр генә. Аннары, егет бик тыйнак шул, аның да күңелендә ни барын беләсе килә. Шигырьдә язган да ул «көн дә күрәм» дип. Тик кемгә язган икән соң? Бик беләсе иде.
Кыз уйга батып торган җиреннән сискәнеп китте. Илсур килеп кергән икән.
– Рамилә, бүген иртәрәк китсәм ярыймы?
– Нәрсә, берәр кыз белән очрашуга барасың бармы әллә?
– Юк, яз бит инде, бераз өйдәге эшне карыйм дигән идем.
– Ә-ә-ә, ярар, алайса, эшлә, ник кызларның берәрсен кич ташу киткәнен карарга чакырмыйсың соң? – Рамиләнең егеткә тик торганда ачуы килә башлады.
– Ярар, көлмә инде, Рамилә.
– Юк, көлмим, чынлап әйтәм, чакырсаң, тотып ашарлар дип куркасыңмы? – Кыз Илсурның кемгә гашыйк икәнен бик тә белергә тели, шуңа да егетне сөйләндерергә тырыша.
– Чакырсам, килмәс ул, кызлар әйләнеп кенә үтәләр минем яннан.
– Ник алай дисең, әллә берәр кызны очрашуга чакырып караганың бар идеме?
– Юк.
– Булмагач, нигә алай дисең? Син башта чакырып кара, минемчә, кызларның кайсын чакырсаң да, синең белән кич утырырга риза булачак.
– Уйнама инде, Рамилә.
– Юк, чынлап әйтәм, кемне чакырсаң, шул риза булачак.
Кинәт Илсурның йөзеннән бер тәвәккәл чагылыш ялтырап узып китте:
– Уйнап әйтмим дисең инде?
– Юк, уйнап әйтмим.
– Алайса, әйткән сүзеңне раслыйсың инде?
– Ай Аллам, юрист мәллә син, раслыйм инде, раслыйм! – Рамилә көлеп җибәрде.
– Ярар алайса, Рамилә, синең эш ничәләргә бетә бүген?
– Сиңа нәрсәгә ул? Кичке сигезләргә бетәр дип торам.
– Мин сине сигездә кереп алырмын, су буена ташу киткәнен карарга төшәрбез, килештек?
Болай булыр дип көтмәгән иде Рамилә. Ничек инде, Илсур башка кызны чакырырга тиеш иде бит…
– Моны ничек аңларга, Илсур? Очрашуга чакырасыңмы әллә мине?
– Әйе, чакырам, син сүз бирдең.
– Бирмәдем.
– Бирдең, кайсы кызны чакырсаң да барачак, дидең. Мин сине чакырам, каршы килә алмыйсың.
Менә сиңа мә, килеп каптың, Рамилә туташ, риза булмый чараң юк.
– Риза булмас дисеңме әллә? Төшәм, төшәм синең белән су буена. Соңга калма, ишетсен колагың!
– Борчылма, калмам!
Илсур чыгып китте. Менә сиңа тыйнак егет! Рамиләне үз сүзләре белән очрашуга чакырды лабаса! Алай дисәң, кызый үзе бу чакыруга ныграк та шатланды бугай әле… Анысы сер, билгеле.
Илсур һаман шул иске «Жигули» е белән сигезенче яртыда ук кибет янына килеп туктады. Рамиләнең мин-минлеге өскә калыкты. Кара, сигезгә кадәр чыдамаган егет.
– Килеп җиттеңме, Илсур?
– Җиттем, Рамилә.
– Мин бит сигездә дидем.
Илсур бераз тартынгандай итте дә:
– Өйдә эш тиз бетте, – дип котылды.
– Ярар, иртә килүең яхшы булды, минем дә эшем беткән иде инде.
Яз матур шул инде. Тау башларын яшәртеп, бәбкә үлән шытып килә. Җиле дә шундый рәхәт. Кышкы салкын җил түгел инде, җылы җил битләрне назлап исә. Илсур белән Рамилә бүрәнә өстенә утырганнар да ташу күзәтәләр. Кыш буе җыелган кар хәзер тиз эри. Башта кечкенә гөрләвек булып ага, аңа башкалары кушыла. Шулай зурая-зурая су юлына төшә дә, ярларга сыймаслык булып, ташып ага башлый.
Егет белән кыз сөйләшмичә озак утырдылар. Рамиләгә күңелсез була башлады. Очрашуга чакырган егет, авызын ачып, ник бер сүз әйтсен. Булмады бу, кыз дилбегәне үз кулына алырга булды:
– Ник дәшми утырасың, Илсур, ичмасам, шигырьләреңне укыр идең.
Егет сискәнеп китте:
– Кая, нинди шигырь? Минем шигырь язганым юк.
– И-и-и, утырасың, мин бит синең машина бардачогында йөрткән блокнотыңны укып чыктым.
– Ярар, тоткансың, кеше блокнотын укырга ярамаганны белмисеңме әллә?
– Беләм, кыш көне, тик утырганчы дип, ачып кына караган идем. Үпкәләмә, яме, матур язасың, чыдый алмадым, кача-кача барысын да укып чыктым аннары.
Егет эндәшмәде.
– Матур язасың бит, Илсур, ник аларны берәүгә дә укытмыйсың?
– Көләрләр тагын.
О проекте
О подписке