Борһан Шәрәфнең дә Оренбургка килеп, «Вакыт» газетасында эшли башлавына бер елга якын иде. Дөрес, үз дәрәҗәсендә мин аны да хөрмәт итәм, аның да яхшылыкларын оныта алмыйм. Казан татар матбугат тарихында беренче тапкыр барлыкка килгән «Казан мөхбире» белән аннан соң чыккан «Әхбар» газеталарын башлап оештыручы һәм аларның бөтен җаваплы эшләрен берүзе алып баручы кеше әнә шул Борһан Шәрәф иде. «Казан мөхбире» Сәетгәрәй Алкин акчасына чыгып, аның рәсми мөхәррире (редакторы) шул ук Сәетгәрәй Алкин булса да, ләкин ул газетага бер юл булсын нәрсә язмау гына түгел, бер тапкыр булсын аның редакциясенә дә килеп карамаганлыгын белә идек. Аның редакторлык эшен дә, секретарьлыгын да Борһан алып барды. Ул да шулай ук, Галиәсгар абзый шикелле, безнең ише яшь каләм ияләренә матди яктан да, мәгънәви яктан да ярдәм итә иде. Бигрәк тә Мәҗит Гафури, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасыйларның башлап матбугат һәм әдәбият дөньясына чыгуларына, күтәрелүләренә аның да ярдәме тиде.
Ул чагында бик күп яшь язучылар үзләренең язган нәрсәләрен бастырып дөньяга чыгарырга урын таба алмый, басылган әсәр өчен бөтенләй гонорар юк иде. Алган тәкъдирдә дә бер китап өчен, күп булса, җиде-сигез сумнан артмый иде. Мәсәлән, Г. Тукай үзенең беренче тапкыр басылган ике җыентыгына егерме биш сум гонорар алды. Бу инде бик шәп алудан санала иде. Менә шул чагында Мәҗит Гафуриның «Әхбар» газетасында басылган «Үги балалар» хикәясенә Борһан Шәрәф егерме биш сум түләде. Бу хәл күпләр телендә озак вакыткача гаҗәпләнү белән сөйләнде: «Череп баеган икән Мәҗит Гафури!» – диделәр.
1905 ел революциясеннән соң Казан шәһәрендә оештырылган «Борадәран Шәрәфләр» матбагасының төп хуҗалары Шиһап, Борһан, Шәһәр, Гыйльметдин, Галимҗан исемле биш агай-эне Шәрәфләрдән һәм дә аларның аталары Шәрәфи дигән авыл баеннан тора иде. Шәрәфи байның энесе Галәветдиннең дә моңа бераз кысылышы бар иде. Ләкин аның рәсми директоры булган Гыйльметдин Шәрәфтән башка боларның берсе дә әлеге матбаганың эшенә катнашмыйлар, тыгылмыйлар. Шәрәфи бай белән аның зур улы Шиһап хәзерге Татарстандагы Кишер Аксуы24 дип йөртелгән авылда сәүдә итәләр; Шәһәр Шәрәф «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта һәм ислам тарихын тикшереп, аның турында китаплар язу белән шөгыльләнә. Галимҗаннары исә укый иде. Борһан Шәрәф журналистлык эшендә. Матбага һәм нәшрият эшен алып барган Гыйльметдин Шәрәф, оста хәйләкәр, саран бер сәүдәгәр булып, нинди генә оятсыз юллар белән булса да, баю, мал җыюга омтыла иде. (Соңыннан, матбагалары ябылгач, ул Казанда ширкәт акчасына зур бер җимеш магазины ачты.) Аның язучылар, шагыйрьләр белән булган мөгамәләсе бик тә хәйләле, ничек кенә булса да, алар көченнән бушкарак файдалану юлы белән бара иде. Кайвакытларны аның артыгракка китүенә эче пошып, Борһанның туганы алдында язучыларны яклаган чаклары да булды. Мондый хәлне мин үзем дә күрдем. «Казан мөхбире» газетасында бухгалтер булып эшләп Гыйльметдин Шәрәф берничә тапкыр минем гонорарны басып калырга маташты. Менә шул чакларда Борһан ике арага төшеп эшне минем файдага җайлады.
Гыйльметдин Шәрәфнең күпчелек кыланышлары «Бу эш минем үз максатларыма, үз файдама зарар китермиме?.. Аның аркасында үземә дә берәр файдасы килүе мөмкинме?» дигән сораулар белән үлчәнә иде.
1908 елның көзендә, укулар башлангач, Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендәге шәкертләр, берничә мәсьәләдә реформа таләп итеп, баш күтәрде.
– Яки безнең таләпләр сүзсез кабул ителсен, яки без мәдрәсәне ташлап чыгып китик, икенең берсе! – диделәр алар.
Эш шактый зурга китте. Шәкертләр, барлы-юклы нәрсәләрен җыеп, төенләп, мәдрәсәнең ишегалдына чыгарып тезде.
– Таләпләр кабул ителә икән – алар яңадан мәдрәсәгә, кабул ителми икән – станциягә!
Мәдрәсә идарәсе белән мөтәвәллиләр (Әхмәт бай тарафыннан билгеләнеп калдырылган попечительләр) киңәш башлады. Җыелышка Риза Казый, Фатих Кәрими, Тимерша Соловьёв, Борһан Шәрәф шикелле шәһәрнең алдынгы җәмәгагь эшлеклеләре дә чакырылган иде. Уң яктан карап та, сул яктан карап та бу мәсьәлә белән кызыксынган һәркем мәдрәсәгә, аның тирәсенә җыелды:
– Эшне ни белән бетерерләр икән?..
Җыелган халык арасында үзара сүз көрәштерү бара. Берәүләр: «Мәдрәсәдән куу белән генә калмый, төрмәгә дә тыгып төяргә иде ул динсез башбаштакларны!» дисәләр, икенче берәүләре исә шәкертләрнең таләпләре хаклы булганлыкны исбат итәргә тырыша: Фатих Кәрими, Борһан Шәрәф кебекләр, шәкертләрнең хаклы булуларын мөтәвәллиләргә аңлатыр дип өметләнәләр. Баштарак шәкертләр дә аларга шундый өмет баглаган иде.
Халык кайный, сүз көрәштерә; урамда полиция күзәтеп йөри: андый-мондый берәр хәл булса, мөтәвәллиләр идарәсе белән эш итәргә әзер тора иде.
Җыелышта һәммәсе дә зур байлардан гыйбарәт әлеге мөтәвәллиләр, өстәл сугып:
– Һәммәсен куарга да чыгарырга ул бунтовщикларны! – дип кычкырына.
Ә «алдынгы җәмәгать хадимнәре» авыз ачып бер сүз булсын әйтми, тик анда-санда гына «әйе, әйе!» дип, тегеләрнең сүзләрен җөпләштереп куялар иде. Бераздан соң Фатих Кәрими һәм Борһан Шәрәфләрне шәкерт халкын тәртипкә өндәү өчен сайлап чыгардылар. Алар «Шәкертләрнең таләпләре төбендә хаклы, урынлы булса да, аны болай забастовка рәвешендә куярга ярамый. Безнең милләт әле ул дәрәҗәгә барып җитмәгән. Милләт байларының бу һиммәтләренә дә шөкер итәргә, кадерен белергә кирәк» дигән рухта сүз башладылар, шәкертләрне яңадан мәктәпкә кайтару нияте белән байтак кына үгетләделәр. Ләкин шәкертләр тыныч кына җавап бирде: «Рәхмәт инде, Борһан агай!.. Сез мондый вәгазьләрегезне Вәли мулла мәчетенә барып толчок әһелләренә сөйләсәгез, бәлки, үтемлерәк булыр иде» кебек мәсхәрәле сүзләрне дә ычкындыралар иде.
Ниһаять, җыелыш шуның белән нәтиҗәләнде:
– Баш күтәргән шәкертләрнең таләпләрен кабул итмәскә!
Шәкертләр исә моны зур тынычлык, салкын канлылык белән генә каршы алып, төенчекләрен күтәрделәр. Күпләр шәкертләр ихтилал, гыйсъян җырлары, «Марсельеза»лар җырлап кузгалыр дип көткән һәм шуңа каршы полиция дә әзерләнгән иде. Ләкин алай булмады. Тик шәкертләрнең кайберләре, мәдрәсә баскычы өстенә басып, салкын кан белән генә үзләренең нәфрәтләрен белдерде. Шуннан башка кызган бер хәрәкәт күрсәтмәделәр. Алар исеменнән миңа да бераз сөйләргә туры килде. Шул ук мәдрәсәдә урысча укытучы Хаҗиәхмәт Байтирәков белән без шәкертләрне озата киттек.
Байтирәков бер көлде дә:
– Күпләргә шунысы күңелсез булды, – диде, – шәкертләрнең тәртипсезлек күрсәтмәүләре һәрнәрсәгә әзер торган полицияне байлар алдында «егетлек» күрсәтүдән мәхрүм итте…
Мин, азмы-күпме үземә төшкән бурычны үтәвемә шатланып, риза булган хәлдә, матбагага кайтып кердем. Ләкин мине анда ачулы, күгәргән йөз белән каршы алдылар.
– Әһ-һә, социалист кайтып килә!
Минем өстемә барыннан да бигрәк Борһан Шәрәф белән Мәхмүт Мәрҗани (М. Галәү) ташландылар.
– Син бит әле яңа гына йомырка кабыгы эченнән чыгып киләсең!.. Мондый кыланышың белән син үзеңнең киләчәгеңне җуясың! – диде алар.
Тормыш шуны күрсәтте: алар безнең шикелле «юньсез» булып калмады. Бик тиз «зур уңышларга ирештеләр»: Борһан Шәрәф Фатих Кәриминең сеңлесенә өйләнеп, Рәмиев һәм Хөсәеновлар тирәсендә ныгып урнашып калды. Әйе, мал дигән нәрсә күп кешене үзгәртә.
Иран шаһы Мөхәммәтгали тәхеттән куылгач, «Вакыт» газетасының баш редакторы Фатих Кәрими аны Иранга «хәбәрче» итеп җибәрде. Ләкин ул аннан бер генә рәтле нәрсә язмаса да, үзләренең Казандагы җимеш сәүдәләрен үстерү юлында шактый зур эшләрне башкарып кайтты.
Оренбургка кырык ямаулы чалбар белән килгән Мәхмүт Мәрҗани дә озакламый, шактый зур байларга кияү булып, азагында бер китап магазины ачып, нәшрият эшенә кереште.
Галиәсгар абзый да, Казан байларыннан берсенең кияве булып, күп кенә придан алган иде. Әмма ул шул акчага «Мәгариф» көтепханәсен ачып, татар дөньясында башлап яңа әдәбият бастыра башлады. Башка көтепханәләр, «Бәдәвам», «Тәкыйгаҗәп» һ. б. шуның шикелле тиз сатыла торган нәрсәләрне бастырып, меңнәрчә байлык җыйган чагында, Галиәсгар Камал табыш алу урынына зарар китереп, яңа әдәбият һәм дәреслекләр бастыру эшен юлга куйды. Азәрбайҗанда чыга торган «Мулла Насретдин», «Фәюзат» кебек үз дәверендә шактый сул булган журналларны башлап «Мәгариф» көтепханәсендә күрдек.
Табыш артыннан кумаган Галиәсгар абзый, әлбәттә, артык ерак бара алмады. Аның китап сәүдәсе шартлады. Иң азагында ул бу көтепханәсен калдык-постыклары белән Шәрәфләргә тапшырды да үзенең тормышын бөтенләе белән журналистлыкка бәйләде. Күпләр аңардан көлделәр:
– Җөнтәй! – диделәр. – Татар шәкерте сәүдә итә беләмени соң ул!
Галиәсгар абзый Оренбургка килгән чагында, мин аннан бөтенләйгә китәргә уйлап йөри идем. Мине Каракул шәһәренә укытучылыкка чакыралар иде. Бу турыда мин башта Борһан Шәрәф белән киңәштем. Ул барырга киңәш бирде:
– Ул якка киткәннәрнең күбесе, мәсәлән, Фатих Садыйков, Тәхәви Туйбактин, Фәйзерахман Җиһандаров кебек укытучылар, зур бай кызларына өйләнеп, сәүдә эшләренә керештеләр, хәзер дә алар шактый зур байлар катарында йөри! – диде. – Андагы дала халкы да бик садә әле, алар арасында сәүдә итеп бик тиз баеп була!
Галиәсгар абзый белән дә киңәштем. Ул да шулай ук барырга киңәш итте.
– Анда гаҗәп дәрәҗәдә бай, матур табигать! – диде ул. – Биек таулар, тау араларындагы яшел, тигез далалар, салкын күлләр, аккан сулар!.. Әнә шул инде ул – матур шигырьләр язу өчен илһам бирә торган җир! Шулай кызыктыру өстенә монысын да өстәп куйды: – Син менә чуашлар турында кызыклы гына нәрсәләр язасың. Мондый эшкә яхшы гына талант, дәртең дә бар. Шулай булгач, әнә шул якташ кыргыз, казакъ, уйгур-таранчы, үзбәк халыкларының тормыш вә гадәтләре, тел вә халык әдәбиятлары белән танышып, алар турында файдалы нәрсәләр язарга мөмкин!
Шундый кеше иде ул Галиәсгар абзый. Остаз иде, иптәш иде.
Мин эшләп утыра торган бүлмәгә озын буйлы, таза гәүдәле бер кеше килеп керде. Аның аягында шактый иске, таушалган, тупас күннән тегелгән итек, өстендә соры төстә, кыскарак кына җәйге пальто, башында кызыл фәс иде. Ул, минем белән танышып-исәнләшеп тә тормастан, үткен зур күзләре белән миңа төбәп карады да:
– Монда Тимерша Соловьёвны кайда күрергә мөмкин? – диде.
Мин аңа Тимершаның эш бүлмәсен күрсәттем.
Ул шунда кереп киткәч, аеруча аның күзләре миңа ничектер таныш булып күренде.
– Кайчандыр кайдадыр күргән идем шикелле мин бу кешене?..
Ләкин мин аны кайда күргәнлегемне хәтерләргә дә өлгерә алмадым, Тимерша Соловьёв килеп чыкты.
– Менә нәрсә, – диде Тимерша, әкрен генә минем яныма килеп, – безнең өчен үтә кирәк бер кеше килеп калды. Аны чәйгә алып керергә иде. Өйдә Кәшифә генә. Син, безгә кереп, аңардан чәй әзерләт әле!
Тимершаның биш-алты бүлмәле квартирасы да шул ук матбага йортында иде… Кәшифә – аларның асравы. Ул тиз генә самавыр куеп җибәрде. Чәй әзерләнде.
Бераздан, ашыгып, Тимерша үзе дә килеп керде. Кайдандыр ачкыч алып шкафны ачты, чәйнеккә берничә чеметем чәй салды, өстенә бер шешәдән аз гына кызгылт- көрән куе сыекча агызды.
– Монысы нәрсә инде, Тимерша агай?
Ул күзен кысып елмайды:
– Чәйне куерта торган дару!
Озакламый Риза Казыйның зур улы Габдрахман Фәхретдинов белән әлеге кунак та рәхим иттеләр.
Тимерша белән кунак кеше арасында сүз дәреслекләр турында башланды.
– Хәзер мәктәпләр күбрәк матур исем астында ишетелгән дин дәреслекләрен сорыйлар… Тарих, җәгьрәфиядән дә берничә башлангыч нәрсә язарга була, – дип сөйләп китте Тимерша.
Теге кеше җавапсыз гына, салкын кан белән тыңлап утыра һәм ара-тирә:
– Алай, алай, – дип кенә куя иде.
Габдрахман Фәхретдинов, нәрсәдер әйтергә теләп, «Бәшири» дип миңа эндәшеп куйды. Шуннан соң кунак кеше дә, кинәт кенә миңа таба карап:
– Сез Зариф Бәшири буласызмыни? – дип сүз катты.
Ул, шушы сүзләрен әйтә-әйтә, миңа таба кулын сузды. Мин дә, кулымны сузып:
– Әйе! – дидем. – Ә сез кем буласыз соң?
– Нәҗип Думави!
Кинәт хәтеремә төште: 1905 елның көзендә минем мәдрәсәи «Мөхәммәдия»гә яңа гына килгән чагым иде. Беркөнне кич белән Шәһәр Шәрәф шушы кешене ияртеп бүлмәдән бүлмәгә йөргән иде:
– Танышыгыз: милли шагыйрьләребездән Нәҗип Думави.
Мин Нәҗип Думавиның «Казан мөхбире» газетасында басылган шигырьләрен зур мавыгу белән яратып, бирелеп укучыларның берсе булсам да, ул чагында, әллә ничек, иптәшләрем арасыннан чыгып, аның алдында «Танышыйк әле!» дияргә батырчылык итә алмаган идем.
Шуларны сөйләп биргәч, Нәҗип Думави, көлемсерәп:
– Алай булгач, – диде, – ул чагында таныша алмауның үчен менә хәзер чыгарырбыз инде. – Һәм ул мине кичкә үзе төшкән номерга чакырды.
Тимерша Соловьёв, дәреслекләр мәсьәләсе белән артык мавыгып киткәнлектән, безне таныштыруны исенә китерә дә алмаган. Үзенең бу эше килешсез чыкканлыгын аңлап булса кирәк, ул, аптырап, бер Нәҗипкә, бер миңа таба карады да:
– Сез әлегә кадәр таныш түгел идегезмени? Бер мәдрәсәдә укымадыгызмыни? – диде.
– Юк, – диде Думави, елмаеп, – әдипләр белән шагыйрьләрнең һәммәсе дә мәдрәсәи «Мөхәммәдия»дән генә чыгарга тиеш дип тәкъдир тактасына язылмагандыр бит?
Барыбыз да бердәм көлеп җибәрдек.
– Ә син кайда укыдың?
– Казанның Габдулла Апанаев мәдрәсәсендә.
Коры-сары капкалап шактый гына утыргач, Тимершаның хатыны Гасимә ханым да кайтып керде.
– И-и, кунаклар бар икән. Ә мин аны-моны белмәстән өйне ташлап йөри бирәм.
Ул өстәл өстенә карап алды да шкафтан чикләвекләр салынган тәлинкә чыгарып куйды.
– Ир кеше, ни, кунак сыйлый беләме соң ул…
– Зарар юк, – диде Тимерша. – Эш тәгамдә түгел, хөрмәттә!
Нәҗип тә аның сүзен җөпләде:
– Ачык чырай, такта чәй.
Гасимә хәйләле елмаеп Тимершага карады:
– Мин күрми дә торам, Бәшири дә монда икән. – Аннары Думавига борылды: – «Зариф» ди дә исе китә инде Тимер абзагызның. Берәр затлырак кешене чәйгә чакырса, аны калдырмый.
Мин мондый сүзләрне моңарчы берничә тапкыр ишеткән идем инде. Гасимә ханымны яхшы белгәнгә, күпсенү итеп кабул итмәдем. Менә Тимерша сине шулкадәр үз итә дип әйтергә тели иде Гасимә ханым, син дә аның кадерен бел, аның уңаена гына йөр!
Нәҗип Думавины озаткач, Тимерша минем колакка пышылдады:
– Кичен аңа барсаң, әлеге дәреслекләр мәсьәләсендә ширкәт файдасын онытма…
Нәҗип белән без дусларча озак кына сөйләшеп утырдык. Ул чәй китертте.
– Мин алай кешедәге кебек «ачык чырай, такта чәй» дип тормыйм, «хәлдән килгәнчә» дим. Хәзер кайнар пәрәмәч китерерләр.
Тимершаларда булган сүзләргә дә кагылып алдык. Нәҗип тә андагы кыланышларның серенә, сәясәтенә тәмам төшенеп утырган икән.
– Саранлыклары бер якта торсын әле аның! – диде ул. – Алар шулай безне ялланып эшләүче итәргә азаплана.
Нәҗип үзенең авыр хәлдә яшәве турында сөйләде:
– Гаиләм шактый ишле. Шәһәрдә яшәп язу эше белән генә тормыш кичерүе авыр. Хәтта мөмкин дә түгел!.. Аена ике йөз-өч йөз юл шигырь язасың икән, аңа, күп булса, дүрт-биш сум акча аласың. Әгәр дә берәр хикәя-фәлән язсаң, алты-җиде сум. Шунлыктан семьям авылда тора. Үзем кышкы көннәрдә берәр авылда укытучылык итәм. Аннан алган эш хакы да алай аякны бик үк иркенләп сузарлык түгел. Кышына йөз утыз-йөз кырык сум аласың икән, ашау-эчү, юл чыгымнары да шуның өстеннән. Шунлыктан яз көне авылга, балалар янына кайткан чагында, кесәңдә, күп булса, утыз-кырык сум акчаң була. – Нәҗип зарларының төп эчтәлеге шушындыйрак рухта иде.
Хатыны да укытучы булган кешеләр бераз яхшырак хәлдә булсалар да, Нәҗипнең хатыны исә гади генә бер авыл кызы. Шуның өстенә алар арасында татулык та чамалы икән. Дөрес, Нәҗип хатынын әхлак ноктасыннан да, тормышка сәләтле булу ягыннан да кимсетеп сөйләми. Ләкин хатынының кыз чагында булган гаебе күңелен гел тырнап тора. «Балдызым, йолдызым» дигәләп, җизнәсе кызның башын әйләндереп, үз дигәненә ирешкән булган. Бу хәлләрне белмичә кызга өйләнгән Нәҗип, әлбәттә, кәләшен кызганган, «җизни көчләде» дигән сүзгә дә ышанган. Әмма хәзер ул хатынына, гаиләсенә еш кына илтифатсызлык күрсәтә, үз-үзенең җанын талкый иде. Бу хакта ул «Кем гаепле?» дигән хикәя дә язды.
О проекте
О подписке