Карабәк Болгар каласында имән бүрәнәләрдән яңа дивар күтәртү белән мәшгуль иде. Туктамышның Мәскәүне тез чүктереп кайтуын ишеткәч, хәйранга калды. Ханның Сарай тәхетенә менүенә ике ел чамасы гына булып килә, ә ул әнә үзен Чыңгыз сәрдәр, Бату сәрдәр тиңе санап йөргән Дмитрий кенәзне дә бик тиз кан костырды. Каты куллы, усал тотынды бу. Аның һәрчак миһербанлы, мәрхәмәтле булып хакимлек кыласына өмет баглап яшәү – нык саташу. Эт симерсә, хәтта үз оясында үсеп җиткән көчекләрен дә артыксына, талый-тешли башлый. Ә Карабәк – көндәш. Туктамышның, казна коргаксыды йә фәлән дошман миңа сугыш белән яный дигән кырык сәбәп табып, иртәгә дә, аннан соң да бертуктамый Карабәкнең баш түбәсен чүкеп торуы бик мөмкин. Их, үзбаш булып, беркемгә дә буйсынмыйча яшәрдәй дәүләт төзергә иде дә! Әнә, башка чыгып, үз йортын һәм келәтләрен корып яшәгән гаиләгә бер күрше дә «Ник сыерыңны иртә-кич савасың» йә «Нишләп әле бер каз оясы бәбкә үрчетәсең» дип кереп бәйләнми бит. Балаларыңа дога ятлатасыңмы син, әллә инде аларны типкәләп йөртәсеңме – анысына да читләр тыкшынмый. Бер күрше икенчесенә ясак түләүне, сугыш аты яисә яугир бирүләрне, бер-берсенең каралты-кураларын җимереп китүләрне, талауларны белми. Күршеләрнең бер-берсенә гозере төшә икән, сәнәк кирәк булса, оны бетеп китсә, кибән куйган йә йорт күтәргән чакта ярдәм кирәк булса, ахыр чиктә инде килен төшерсә йә кызын кияүгә бирсә… Ә дәүләтләр шушы кагыйдәне боза, кара гавамга түгел, ә менә казнага, ил табынына хуҗа булып алган таҗдарларга һаман байлык җитми. Һәммә сугыш, барча даулашулар санаулы гына караклар аркасында килеп чыга…
Халкыңны иярт идең дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җиргә китеп олак идең! Бер генә күрше дә сиңа низаг белдермәсен, һичбер дошман өстеңә яу йөрмәсен, сине ничек яшәргә икәнен өйрәтмәсен иде. Әмма Казан, Болгар, Чаллы, Алабуга, Кирмән, Җүкәтау, Кашан калаларын тутырган татарыңны, оясыннан куптарып, кайсы якка гына алып китәсе соң? Татар барып сыенырдай иясез дала-таулар калмаган бит инде җир йөзендә. Синең Болгар олысың төрле яктан киртәләп куелган һәм капкыннар корылган гомумурда, гомуми читлек эчендә. Болгар – чиксез мәмләкәтнең сыңар алачыгы, мал абзары, тегермәне, остаханәсе, ахыр чиктә бер имчәге генә. Мәркәз каракларының нәфесен канәгатьләндерер өчен ит китер, сөтен-маен китер, тире-киндер, тырма-сабан юнәт, ат вә сыер бир, җариялектә әрәм булачак җиләк кебек кызлар, мәет булып сытылачак яу ирләре җибәр… Аһ, ничек кенә котылырга соң бу эт тормышыннан?!
Карабәк Казан каласын да, Җүкәтау, Чаллы, Кашаннарны да биш әйләнеп чыкты. Әй, беткән соң, җимерелгән, таланган бу җирләр! Болгар каласында элек сәед булып торган Низами карт сөйли:
– И-и, апаем! Кем иренми, кем җокламый, барысы да эт шикелле килеп таладылар инде. Җегерме ел элек әүвәл Наугырыттан җиде җөзләп кенә ушкуй төшкән иде. Безнекеләрнең Сарайга үзара ызгышып җаткан Хызыр илә Килдебәкнеңме, әллә Хызыр илә Тимерхуҗаныңмы – кайсысындыр җаклап җауга киткән чагы. Теге ушкуй җулбасарлар каян гына моны белеп алганнардыр, шул җиде җөз кеше, гарасат сымак җимереп кереп, Болгар сарайларын нигезенә тикле талап җугалдылар. Безнекеләр җимерелгән җыртыкларны да җамап өлгермәде, җәренгә, икенче җылны әйтәм, көзге җәмсез җаңгыр төсле әйләнеп килделәр дә, җәнә барча келәт-лапасларны корыттылар теге җулбасарлар. Өченче җылны тагын. Җәмгысы җиде тапкыр килеп таладылар. Җимерелмәгән җорт, җыртылмаган койма калмады. Шуннан нишләп безнең Болгар мантысын ди инде? Безне җаклар өчен Сарай җагыннан сыңар гына да җаугир килмәде, Сарай безгә җыгылып җатканда да җәрдәм кулын суза белмәде бит. Шуңа без ни җыртыгыма дип һәм дә нинди җөз илә ул ханнарга хөтбә укыйк ди соң?!
Низами картны тыңлау да ширбәт түгел, ә үзе әллә ничә кабат яуга кереп йөргән Җәүдәт атлы ирдә дә үч вә рәнҗеш һич бетмәгән әле.
– Чулман буйлап төшкән ушкуйлары бер хәл, алар, таласа да, көймә белән каекларына сыймаган байлыкны барыбер дә ташлап китәләр бит. Алар яшь кызларны да көтү-көтү итеп коллыкка алып китми, монда гына әтәчтәй таптыйлар да, эсселәре басылгач, барыбер югалалар. Ә менә шулар эзеннән килеп җиткән кенәз алайлары каза да каза инде. Алары сыңар көбә белән калканны да, ат вә сарыкны да калдырмый. Өстәвенә җария итеп тоту өчен меңәрләгән безнең чибәрләрне үзләренә алып китмичә калмыйлар бит шулар. Каладан чыккан чакта ут ташлап калдырырга да онытмыйлар. Интек аннан ел буена яңа бура бурап, дивар корып. Аякка бастырдык бугай дип, тураеп, маңгай тиреңне сөртергә өлгермисең, икенче бер кенәз килеп җитә. Шуннан менә тернәкләнеп кара.
– Урысларны Болгарга кертми калган, куып җибәргән чакларыгыз да булды лабаса. Кырымда яшәсәк тә, без дә ишеттек бит, – ди Карабәкнең «куз ташлавына», әлбәттә инде, Җәүдәт яугир кабынып китми калмый.
– Шулай шул, алты ел элек кыш башында урысларның берьюлы өч кенәзләре ияртеп килгән гаскәрен Болгарга да, Казан эченә дә якын җибәрмәдек. Юкса Болгар каласы өстенә бик шәпләнеп ташланганнар иде. Уен-муен түгел, Чулман яклап, козгын өере сыман, берьюлы егерме мең ирләре диварга ябырылды. Өсләренә кайнап торган сумала, мичкә-мичкә сулар, арбасы белән таш коябыз, юк, күзләре тонган үгез шикелле һаман үрли болар. Янгын элгән бүрәнәләр тәгәрәтә башлагач кына беркадәр чигенделәр, мәгәр барыбер дә яуга ыргылу бит исәпләре. Шуннан Хәсән бәгебез туплардан ядрә очырырга әмер бирде инде…
«Хәсән» исемен ишетеп алуга ук Карабәк капылт әсәренде, читтән күз ташласаң, бу мизгелдә ул үзе дә, чукышырга әзерләнгән әтәч төсле, иңбашларын кабарткан, сулыш алулары да кайнарланган иде, әмма моны яугир Җәүдәткә генә бик үк сиздермәде.
– …Ун туп берьюлы ут бөркегәч, һәммәбезнең колаклары тонды, диварларга чаклы дер-дер килде. Урысларның да коты алынды шул. «Кыямәт, кыямәт! Шайтан, шайтан!» дип үкерә-үкерә кирегә сикерделәр. Өнсез калган атлары, котырынып, җайдакларын җир өстенә койды. Ул гына җитмәгән, Хәсән бәк капкаларны ачты да дөяләргә атланган аерым бер алайны яу кырына ташлады. Акыра-акыра, ике өркәч арасына таккан бакыр табак-комганнары белән ду куптарып өсләренә килгән дөяләрне күргәч, ат бичаракайлары тәмам шашты. Җайдакларын коеп төшерү генә түгел, аларның йөгәнен җибәрми йә авызлыкларыннан эләктерергә маташкан урысларны да таптап бетерделәр. Аннары барысы да, бүре өере куа килгән сыман, ачык дала ягына торып качты. Шуннан яу тукталды. Урыс кенәзләре безнең янә туплардан ут ачудан шүрләп тора. Ә чынында бездә уч төбенә кырып салырлык та дары калмаган шул. Иллә мәгәр Хәсән бәк моны сиздерми, ул безнең өчен отышлы солых төземәкче…
– Ә ни өчен солых? Хәсән бәккә анысы ник кирәккән? Сез инде тулы җиңүгә дә ирешә алырлык хәлдә булгансыз бит, – дип, Карабәк ярсый-ярсый бүлдерсә дә, Җәүдәт бирешмәде.
– Урыслар ниндидер качак соран аша бездә дары юклыкны да, каладан тышка чыгып яуга ташланырдай чирү калмавын да белеп өлгергәннәр. Кенәзләр, әтәчләнеп, ун мең тәңкә йолым сорый башлады. Безгә ярдәмгә Казаннан Мәхмүт солтан атлы әмир килгән иде. Ул дивар эчендә җыелган меңбашларга: «Йолым түләмибез, яуга керәбез, шәһит булсак та, Ходай Тәгалә каршына чиста намус белән китәбез», – дип белдерә. Ә Хәсән бәк каршы. «Йолым өчен без соңыннан йөз мең тәңкә дә, ике йөз меңне дә табарбыз, ә ирләребез яуда кырылып бетсә, хатыннар – ялгыз, ил баласыз калыр, Болгар үләр», – дип, һич чигенми. Меңбашлар шаулаша, моны тыңламыйлар, һәркайсының лачын, бөркет булып таныласы килә. Ахыр чиктә шул Хәсән бәк урыс кенәзләрен һәркайсына берешәр мең тәңкә чыгарып бирергә үгетләде. Кенәзләрнең шундый сәдака күргәч тә өннәре тыгылды, күлнең төбен күккә аскан кебек, шундук кире борылдылар. Меңбашлар һаман тынмый, әмирлеккә Мәхмүт солтанны таләп итәләр, Хәсән бәкне җебегәнлектә, соранлыкта гаепли башладылар. Ә Хәсән бәк түзә алмады, бер атнадан соң Казан каласына җыенды да китте. Шулай итеп, без акыллы бәксез торып калдык ул чакта…
– Имәндә икән чикләвек, – дип, үзалдына сөйләнеп куйды Карабәк. – Ә мин аны икейөзлелектә, Болгар-йортны сатып, Туктамыш арбасына күчеп утыруда гаепләгән булам…
Кайвакытта ник туганыңа үкенүдән бәкегә чумардай хәлгә килсәң дә, бәхет атлы кояшның болыт ертыгыннан елмайган чаклары да булгалый икән ул.
Туктамыш Мәскәү өстенә яу белән барган чакта Карабәк барыбер дә аңа җигәне Көңгер кул астына баскан бер мең җайдакны кушып озаткан иде. Орыш-бәрелешләргә керергә насыйп булмагач, болгарлар анда сынаулар үтәргә дә, үзләрен күрсәтергә дә өлгерә алмаганнар. Әмма, ни әкәмәт, буш кул белән генә кайтмаганнар. Көңгер энекәше Болгардагы кәрвансарайга йөздән артык япь-яшь кызлар кертеп бастыргач, Карабәк әүвәл үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Боларның күбесенә унөч-ундүрт яшьтән артык түгел, ләкин берсеннән-берсе чибәр, һәркайсы да чия кебек пешеп җиткән инде.
Карабәк аеруча җитен төсле аксыл-саргылт чәчлесеннән күзен аера алмый торды. Чибәрлекне бирсә дә биргән Ходай бу марҗага! Иртәнге кояш нурыннан керфекләрен ачкан чәчәк-гөлләр кебек керсез һәм гүзәл бит бу! Гаярь ирләрдән дә кайтыш булмас озын, зифа гәүдә. Күк йөзедәй ачык-зәңгәр күзләр. Пешкән алма төсле алсу яңаклар. Коллыкка төшү бәхетсезлегеннән усал кысып басса да, хәтфәлеген һич тә яшереп булмаслык күпереп торган йомшак сусыл иреннәр. Ә алга чыгарып салган озын толымнары астыннан төртеп торучы ике дәү алманы сокланудан карап туймаслык шул. Алар ике йомарлам камырдан әвәләп куйган шикелле түм-түгәрәк, өстәвенә песи балалары кебек җанлылар да сыман. Әнә, кызый сулыш алган саен, түшенә салган толымнар да кар астыннан типкән чишмәләрдәй уянып сулкылдыйлар…
Түзде, тешен кысып түзә белде Карабәк, кичке караңгылык төшкәнче сылу кызның тәненә бармак та тидермәде. Ә мунчага кергәч, җиткән тай йә кыргый җәйрән белән сокланган шикелле, кызның гәүдәсеннән күзләрен аера алмады. Озын, нәфис ботлар. Ике учка сыеп бетәрдәй неп-нечкә бил. Аккош канатыдай йомшак куллар. Һәм, әлбәттә, һаман-һаман үзләренә тартып тора торган, сихерле һәм тылсымлы ике гүзәл күкрәк. Ә ул ике шома бот тәхетендәге җәннәт пәрдәләре!
– Исемең ничек? – дип эндәште аңа Карабәк, кайнар һава белән кипшенеп беткән иреннәрен ялмап.
Әмма дәртләнүдән тамак төбе дә кибеп беткән икән, сылу кызкай аны аңламады. Карабәк, тамак төбен кыра-кыра, ләкин мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, янә дәште:
– Атың нинди, җаным?
Сылукай Карабәкнең саф рус телендә сүз кушуына гаҗәпләнде бугай, күл суыдай зәңгәр күзләре белән җил исеп уяткан чәчәк таҗыдай ачылып төбәлде.
– Анфиса мин, Анфиса атлы булам.
– Матур исем, сиңа бик килешә, үзең дә бик чибәр, – дип, Карабәк теленә беренче килгән сүзләрне тезгән булды, үзе яшь кызыйның аккошныкыдай ап-ак муеныннан, очлы, тыгыз күкрәкләр өстенә таралышкан аксыл чәчләреннән күзен аера алмады.
– Аһ, чәчләрең бигрәкләр дә хәтфә, бигрәк матур! – дип пышылдый-пышылдый, Карабәк аның чәчләрен сыйпады, әүвәл шуларга, аннары ап-ак иңбашына иреннәрен тидереп алды.
Кыз олыс хуҗасының инде талый, көчли башлавын көтә иде сыман, кул очлары, чияле күкрәкләре дер-дер килеп алды. Ә Карабәк бер генә тамчы да кыргыйлык һәм әрсезлек күрсәтмәде, үзен тыя белде.
– Чәчләрең, валлаһидыр, алтын кебек синең, алтын чәчләр… Тукта, ә нигә сиңа Алтынчәч дигән исем кушмаска соң?
Кыз, ниндидер хәвефтән саклангандай, ике кулын да күкрәк турысына кысып баскач, Карабәк элеккечә үк йомшак, назлы тавыш белән аңлаткандай итте.
– Соң, җаныем, син барыбер монда каласың бит. Сине хәзер кайсы яугир генә кире үз илеңә кайтарып җибәрсен ди? Сездәге кенәзләр дә бер генә тотакны да кире кайтармыйлар, җария итеп тоталар, ә аннары, чукындырып, үз диннәренә кушып, хатыннары итеп алалар. Сине дә әллә кемнәр түгел, ә үз туганнарың шундый ук язмышка ташлады. Алар өчен безне сүгәргәме?
– Әйе шул, атаем да, агаларым да яклап кала алмады. Үзләре урманнарга кереп качты, ә безне урам уртасында чебеш-бәбкәләр сыман ташлап калдырдылар. Әйләнеп кайтулар язмас инде…
Кызның күзләреннән ике тамчы яшь сытылып чыгуын шәйләп, Карабәк кул очлары белән генә аның ияген күтәрде дә юешләнгән яңакларын үпте.
– Кайгырма, җаныкаем, сине монда да рәнҗетүче булмас. Бигрәк чибәр бит син, бик кадерле, түрдә генә утыра торган хатын булачаксың.
Кыз сагаеп калды, янә аккош канатыдай ике кулын күкрәгенә кысты.
– Мине җарияң итеп тотарга исәбең юк, берәр хезмәтчеңә кияүгә бирергә җыенасыңмы әллә?
– Юк, – диде Карабәк, кайнар тыны белән пышылдап, кызның керәчтәй ак иңбашларын үбеп алды. – Мин сине үземә хатын итеп алам.
Әмирнең иреннәре, акрын гына шуа-шуа, күкрәк очларына, ике бөртек кызгылт чиягә күчте. Кызыйда да дәрт кузгалды, ахры, Карабәкнең башы аның пар канат кулларына, алтын-җитен чәчләренә күмелеп юкка чыкты…
Ай артыннан айлар киез казлар кебек үтә торды, ә Карабәк Болгар каласы белән горурланып, аңа сокланып туя алмый йөрде. Ушкуйлар һәм кенәзләр никадәрле генә килеп җимермәсен, аның тамырын да, үзәген дә корыта алмаганнар. Әнә шәһәр уртасында, Ходай Тәгалә тарафыннан кадап куелган ике калкан, ике маяк төсле, Зур һәм Кече манаралар калага дан һәм шөһрәт өстәп утыра. Алар шулчаклы да төз һәм мәһабәт ки, гүя күк йөзенә очып китәргә җыенган аксыл-соры ике каләм инде… Шәрык ягында келәмдәй сузылган хәтфә ялан буйлап Ак пулат, Кара пулат, Кәрвансарай, Ак мунча, Казый һәм Хөкем сарайлары тезелешеп киткән. Карабәк, беренче эше итеп, Зур һәм Кече манаралар янәшәсендә Ак мәчет күтәрде, аның гөмбәзләре өстенә көмеш йөгерттерде. Мәчет хозурында даны борынгы чорлардан ук килгән зур мәдрәсәне – дарелфөнүн[37] бинасын яңартып төзеделәр. Инде хаким йорты, әмир йорты турында да уйларга вакыт иде. Карабәк үзе дәшми йөрсә дә, башкалар аның аяк табанына ут үрләтте.
– Әмир сараеннан, таш кирмәннән гайре яшәп буламыни? Һәр каланың йөзек кашы әмир йорты лабаса!
Ниһаять, кала уртасында Чулман ярындагы ак ташлардан яңа, калын диварлы кирмән төзү эшләре канат җәйгәч, Карабәк Сөн белән Ык арасында калган гәрәйлеләр янына барып кайтырга ниятләде.
– Сез монда кирмәнне миннән башка да төзеп бетерәсез инде, ә минем үз туганнарымны ничә айлар буе күргәнем юк. Алып килде дә ачык кыр уртасында ташлап калдырды бу дип битәрләп ятмасыннар…
Ык ярларына якынлашкан саен, Карабәкнең күңелендә соклану һәм горурлану хисләре көчәя барды. Үзе сәер, үзе матур бу Ык. Урыны-урыны белән ике яктан урман-кырлар терсәкләре белән төртеп уяткан төсле кинәт тарая да тау елгасы кебек күбекләнеп, котырып ага ул. Аннары, бу коллык аранын ерып чыгуына сөенгән шикелле, берәр үзәнлек табып тынычлана, йөгереп йөреп арыган сабый бала сыман йокымсырый башлый… Елганың менә шулай җәелгән төшләрендә яр буйларын камышлыклар баскан. Алар арасында җәен, шамбы, чуртан, кызылканат, алабуга, табан балыкларының иренеп кенә йөзеп йөрүен чамаларга була. Ыкның колга шикелле йә җәядән ычкынган ук шикелле туп-туры булып аккан урынын эзләп табу кыен. Ык, кышкы юлда салулаган чана сыман, әле бер, әле икенче якка боргаланып ага да, кайчакларда, арттан куа килүче сунарчылардан койрык чәнчеп качкан төлке төсле капылт читкә ыргыла, урыны-урыны белән, эздән җуйдырырга тырышкан шикелле, бөтенләй кире якка борылып чаба башлый. Кем белә, бәлки, шул урындагы сихри дөньядан аерыласы килмәгәнгә шулай кабат кайта-кайта хозурланадыр ул. Ике як ярдагы шау чәчәккә чумган шомыртларны, алар янәшәсендә күпереп утырган әрәмәлекләрдәге камырлык, гөлҗимеш, чия куакларын ташлап китү ансатмыни?!
Ык турында риваять тә яши. Имеш, Таш Билбауга хуҗа булып утырган бер албасты аны, Ык елгасын, сылу кызлар урынына мәгарәдә генә бикләп тоткан, матурлыгына фәкать үзе генә сокланган, ди. Болыннар өстендә колыннар, җәйрәннәр шикелле сикергәләп-тилереп уйнарга тилмергәч, албасты гырлап йоклаган бер төндә чыгып качкан бу матур кыз. Куып тотмакчы булып, албасты аның артыннан улын җибәргән, ди. Елга яры буйлап сибелгән күлкәйләр әнә шул албасты малаеның куа барганда салган йә күсәген тидереп алган кайнар эзләр, имеш. Куып тота алмаган аны яшь албасты. Ык-сылукай Ак Иделгә чумып югалган, ди…
Асылда да, елга яры буйлап сибелгән эреле-ваклы күлләрне яшь кияү кыз алырга килгәч чәчеп җибәргән көмеш тәңкәләргә дә охшаталар бу якларда. Көзгедәй су өсләрендә – төнбоек, ярларында камыш үсә, ә ул камышлар арасында, һичбер шиксез, кондыз, көзән, сусар тереклек итә. Күлләр чәчелгән үзәнлекләрдә түбәтәй-түбәтәй булып утырган күкчәчәк, тукранбаш, зәңгәр чәчәк, кыңгырау «утраулары», яр буйларында, тау битләрендә бәбкә үләне, бака яфрагы, аксыргак, сарут, кылган… Иң мөһиме бу якларда көтү-көтү атлар изеп киткән ялан-үзәнлек юк, кылыч орышларын да, уклар болытын да күргәне юк бу тарафның. Кыргый, садә, керсез табигать. Мондагы алкалы каеннар, ак чәчәккә күмелгән юкә агачлары үбелмәгән кызлар, кочылмаган яшь кәләшләр сыман һаман яшь, һаман саф… Аһ, гүзәл дә соң, тылсымлы да соң оҗмахтай бу яклар!..
О проекте
О подписке