Читать книгу «Асыл ташлы муенса» онлайн полностью📖 — Тансулпан Гариповой — MyBook.
image

Сибгат йокысыннан әллә нинди җиңел тойгы белән уянды. Күптән мондый җиңеллекне тойганы юк аның. Кызык, Ихсанбаен каравыллап кына барган иде кәнсәләргә, соңрак каравылчы булып төште, эчкән баш белән кызык өчен генә бөеренә төртте шушы Раузаның. Рауза да шаяру белән җавап бирде. Шаярып кына ым-шым килделәр – хәзер менә икесе бер түшәктә, башлары бер мендәрдә. Дистә-дистә еллар тоткында зарыккан тойгылары бәйдән ычкынды микән Сибгатнең? Эчмәде түгел, эчте, эчен көйдереп барган сагышын аракы белән юарга исәпләде – булмады. Фәүзиянең, өзелеп яраткан хатынының, аннан баш тартуына, тораташка әйләнүенә дә ни заман… Хәзер ул дәрәҗәсен, малын, данын, хәтта исемен югалтканга да, бердәнбер улының үзенә бүре күзләре белән каравына да, хатынының төн пәриенә әйләнүенә дә, ничәмә еллар кешедән яшеренеп, кара тимерче алачыгында кара рухка әйләнеп яшәвенә дә кайгырмый. Үтте, бөтенесе дә үтте… Сибгатнең бөтен җаны-тәне тынлык-тынычлык сорый, ә аны ул шушы беренче карашка сантый гына күренгән юан хатында тапты. Кара син аны, Сибгат үзе дә әлегә тиклем көч-куәттән мәхрүм калмаган икән… Әнә Рауза, аның култык астына бәләкәч кенә борынын төртеп, бернәрсә белми мышнап йоклый.

– Их, гел шушылай гына булсачы! – Моны Сибгат үзе дә сизмәстән кычкырып әйтте.

Рауза күзен ачты, башын калкытты, симез бармаклары белән маңгаена сырышкан бөдрә-бөдрә чәчләрен артка сыпырды:

– Нәрсә дидең?

– Әйтмәдем. Йокла. – Сибгат Раузаның аркасына юрганны күтәрә төште. – Иртә әле, йокла.

– Таң сызылган… – Раузаның иреннәрендә елмаю уянды. Уңайсызлана нәрсәгәдер. – Кара әле, мин сине… уятмый йоклап киткәнмен…

– Уятсаң да кайтмас идем… – Сибгат битен Раузаның иягенә терәде. – Яныңнан торып китә алмас идем.

Рауза торды, йомры алсу беләгенә таянып, аның йөзенә текәлде, шуннан бармагын төкерекләп, Сибгатнең чигәсендәге миңне ышкып карады.

– Хы, чын миң икән. Элек… юк кебек иде…

– Кырындым бит, сакалны да кырып ташладым…

– Нигә?

– Яшь күреним дип, әтү яратмассың дидем.

Раузага бу кызык тоелды, эче катып көлеп, мендәренә капланды. Сибгаткә дә бу мәзәк күренде, хахылдап көлеп җибәргәч, үз тавышын үзе танымый торды – бу рәвешле көлмәгәненә күпме гомер үткән!

Кинәт ишек шакыдылар. Рауза сикереп торып утырды.

– Уй, әллә карчыгың?

– Юктыр. – Сибгат җәһәт кенә торып чалбарына үрелде. – Ят, ят! Үзем…

Пәрдә ябылган тәрәзәле бүлмәдә сизмәгәннәр икән – ишекне ачып җибәрүгә, биткә яңа туган кояшның ап-ак нуры бәрелде. Таныш түгел ирне күргәч, Сибгат шунда ук тынычланды.

– Кем кирәк?

– Кәнсә җыештыручысы… шушында торамы?

– Шушында.

Килүче Сибгатнең яңа гына йокыдан уянганын шәйләдеме, тавышын төшерә бирде.

– Шушында булса әйтегез: миңа тиз генә председатель белән силсәвитегезне табып китерсен. Камалетдинов үзе эзләтә, дип әйтсен.

– Ярар, хәзер!

Камалетдинов, кинәт аңа төбәлеп карагандай, кашын җыера биреп, аптырап калган кыяфәттә капкага атлады.

Рауза чыгып киткәч, Сибгат, кайтыр якка юнәлмичә, Зарифалар тыкрыгына төште. Элек булса, ул монда баш төзәтергә, янган йөрәген хәмер белән басарга барыр иде. Ә бүген – юк. Гаҗәп, нигә аның эчәсе килми икән? Ә менә Ихсанбайны табарга кирәк. Харап бит: Камалетдинов үзе эзләп килгән. Районның башкарма комитеты рәисе күрше Юлдаш авылыннан диләр иде, шуннан кайтып барышлый сугылуы микән, әллә икенче берәр җитди сәбәп беләнме? Табылса ярар иде Ихсанбай, Зарифада төн кунса, шыр исеректер әле ул…

Капка эчтән бикле булып чыкты. Сибгат ярыктан карады. Әһә, эчтә Шәңгәрәй йөри түгелме?

– Шәңгәрәй!

Җавап урынына Шәңгәрәйнең эт булып өргәне ишетелде.

– Шәңгәрәй, исәрләнмә әле, малай! Миңа Ихсанбай кирәк, сездә юкмы ул?

Җавап урынына тагы өрү.

– Шәңгәрәй, тукта, ташла әле! Ач капкаңны!

– Уоф, уоф! Ыу-уаф, ыу-уаф!

– Сездәме Ихсанбай, юкмы?!

– Тесләгәнче, балагыңнан эләктергәнче, сыпырт!

– Йә, җитәр, мин сиңа «эт син» димәдем бит!

– Шарифа сулай ди! Абзар басында йоклата! Йортны яхшы каравылласаң ашатам, каравылламасаң – юк, ди!

– Йә, тукта, икмәкне мин сиңа үзем бирермен.

– Икмәкне ышын бирерсеңме?

– Валлаһи-билләһи!

– Алдасмассыңмы?

– Ант.

– Ике сынык итеп бирерсеңме?

– Ә нигә ике сынык?

– Мин аларны Гөлбануның малайларына асатырмын.

– Бирермен, бирермен.

– Гөлбануның малайлары бит минеке! Гөлбану минем кәләсем иде! Белдеңме?

– Белдем, белдем!

– Малайлар кемнеке?

– Синеке, Шәңгәрәй.

– Чын әйтәсеңме?

– Ант.

– Алайса, ашам капканы. Юкса Шарифа әйтә, каян килсен сиңа малайлар, ди. Малайларны Гөлбану җилдән тапты, ди.

– Һашим кайтса, кирәген бирер әле Зарифаның!

– Шарифа Һасимнан курыкмый!

– Ну, Ишмәмәт әтиең кайтса…

– Әтием наган алып кайта, вәт! Шарифаны – тох, тох! Синең Ихшанбаеңны – тох, тох! Белдеңме?

– Авызыңнан җил алсын, Шәңгәрәй!

– Ха-ха-ха! – Эче катып көлә-көлә, Шәңгәрәй Сибгатне эчкә үткәрде. – Кара аны: икмәк бирмәсәң, мин сине дә – тох, тох!

Өйгә кергәч, Сибгат баскан җирендә селкенә алмый торды: Ихсанбае шәрә килеш идәндә ауный. Зарифа күренми. Төп өйгә үтте – Зарифа анда да юк.

– Кәнтәй…

Сибгат, иелеп, Ихсанбайның ялангач ботыннан тартты:

– Әй! Тор…

Ихсанбай янга әйләнде, ләкин тормады, хәтта уянмады да шикелле.

– Ихсанбай, Камалетдинов эзләтә сине!

– Ә?.. – Ихсанбай уянгандай булды, әмма күзен ача алмады.

Сибгат аның өстенә мич буенда торган бер чиләк суны сипте.

– Мә, хаин, эчә белми эчсәң!

– Һәй! Кем ул, ә? Әти?!

– Камалетдинов эзләтә сине, тор, тиз бул штобы.

Сибгат чыгып китте. Әле ярый Шәңгәрәй күренмәде, икмәк сорап өенә тиклем озатыр иде. Их, малайны сугыштан алып калып ялгышты, ахры. Үзе дә эчте шул, үзен онытыр өчен эчте дә бит, күрәсең, үзен түгел, Ихсанбайны онытты…

Өенә җитәрәк, Сибгатнең адымнары ышанычсызрак була барды. Хәзер аны Фәүзиянең дөм кара карашы өтәчәк. Ни уйлаганын сорашырга тырышып, күпме генә аның йөзенә карамасын, нык итеп кысылган юка иреннәрдән, керфек астына, тирәнгә яшеренгән күзләреннән аның берни дә укый алмаячак…

Шушы минутта ул кабаттан үз бусагасы аша атламас өчен генә әллә ниләрен бирер иде…

* * *

– Малайлар! – Өендә күренмәгәч, Мәдинә, энеләрен эзләп, тышка чыкты. – Малайлар, дим! Җантимер, Биктимер, сез кайда? Юклар бит… – Мәдинә, аларны эзләвен дәвам итеп, урамга чыкмакчы иде, үзләренә таба килгән ахирәтен күрде, анысы килеп җитәр-җитмәстән кычкырып сүз башлады:

– Нәрсә анда чебешләрен җыя алмаган тавыктай торасың, ахирәт?

– Малайлар әллә кая чыгып киткән. – Мәдинә Галимәнең өстендәге эре кызыл чәчкәле яшел ситсы күлмәкне шунда ук шәйләде. – Күлмәгең калын икән, – диде ул, ахирәтен чеметергә үрелеп. – Нигә эндәшмисең?

– Һәй! Сине очратып буламы? – Галимә быел яздан бирле колхоз идарәсендә кәгазьләр белән эшли. Әти-әнисе булгач, җидене бетерә алды шул ул, Мәдинә шикелле кара эштә интекми. – Сиңа киләм, ахирәт, кәнсәгә кешеләр килеп тулды, персидәтел мине чыгарып җибәрде…

– Кемнәр икән? – Мәдинәдә әле хаксызга тартып алган сыерын кире кайтару өмете сүрелмәгән.

– Камалетдинов диме шунда, этем белсен! Ихсанбай да шунда кереп калды…

– Камалетдинов районда… баш кеше була түгелме?

Әмма Галимә Мәдинәгә төпченергә ирек бирмәде:

– Әй Мәдинә! Аның Ихсанбае ни дә, Мирхәйдәровы ни. Түрә бит алар! Әллә аларда синең белән минем кайгы дисеңме? Лутчы үзеңә бер нәрсә күрсәтәм.

– Галимә…

– Әйдә әле… Теге чак әйткән идем бит! – Галимә, якын-тирәдә кеше-фәлән күренмәсә дә, Мәдинәнең колагына иелде.

Мәдинә кызыксынуын җиңә алмады:

– Әйдә соң…

Өйгә кергәч, Галимә төенчеген чиште:

– Менә!

– Кемнеке бу?

– Укытучы Сәрбиназ апайныкы.

– Уй… нинди тамаша! – Мәдинә юка ак тукымадан ике бала башлыгын бергә тоташтырган кебек итеп тегелгән әйбергә ис-акылы китеп карады. – Ничек кияргә икән?

– Артында… менә төймәсе бар!

– Уф, әйкәем… Үзең сорап алдыңмы?

– Сорамыйча… Карап тегәбез дә китерәм, дидем!

– Ә нәрсәдән тегәбез?

– Кайгырма! – Галимә икенче төргәкне таратты, аннан метр чамасы ак тукыма килеп чыкты.

– Монысын кайдан алдың?

– Савымчыларга халат тегәргә дип бирделәр, шуннан чәлдердем.

– Уй, Галимә… тотылсаң?!

– Этем белсенме?

– Әй курыкмыйсың да инде, ахирәт!

– Куркып торсаң… – Галимә яңгырап торган тавышы белән янә кычкырып көлде. – Синең белән мин «туес» дигән сүзне өйрәнер идекме? Әйдә, ал кайчыңны, җеп, энә алып килдем.

Ни чыкса, шушы Галимәдән чыга иде элек – әле дә шулай. Мәдинә аңа карулашмый буйсынырга өйрәнгән. Бала чакларында, Мәдинәгә күп булса сигез-тугыз яшь булгандыр, шушы Галимә, Алайгыр базарына барып, урыслардан урысчага өйрәнеп кайтыйк дип котыртты. Әтисе Мөхәррәм агай, бик каты үтенгәч, утыртып алып китте боларны. Караңгыдан ат җигеп чыккач, иртәнге уннарга барып керделәр. Шулкадәр күп халыкны күрүдән Мәдинә дә, Галимә дә башта каушап калдылар, Мөхәррәм агай, атын койма буена туктатып, ыңгырчагын бушатты да:

– Мин әнә теге якка барып әзрәк сату итәм, сез арбадан төшмәгез, атны күздән югалтмагыз! – диде. Үзе, сатуга дигән әйберләрен алып, халык арасына кереп китте.

Мәдинә белән Галимә күпме генә тырышып тыңламасыннар, халыкның сөйләшкән сүзе монда килеп ишетелми. Урыс дигәне кайсыларыдыр, әнә ул юан-юан сары йөзле хатыннар шулар микән?

Бераздан үзләреннән ерак түгел бәләкәйрәк бер өй торганын күрделәр. Галимә сикереп төште дә:

– Барып карыйм әле, нәрсә икән! – диде.

– Әтиең күреп калса киткәнеңне…

– Күрсә… – Тиктормас Галимә инде өйгә барып җитеп, ишек башындагы язуны укып маташа иде. – Л-а-в-ка – Лавка, Мәдинә, лавка!

Ул арада лавка болдырына бер хатын күтәрелде, Галимәгә елмаеп сүз кушты:

– Кто ты будешь, девочка? То есть, чья будешь?

Галимә, бу тагын берәр нәрсә эндәшкәнче дип, арба ягына йөгерде.

– Нәрсә диде ул сиңа? – Ят апай белән сөйләшкән Галимә үзе дә бик серле булып киткәндәй тоелды Мәдинәгә.

– Ишетмәдеңмени: туес, диде.

– Туес?

Аннары кайтып барганда Мәдинә, Галимәгә карап, авыр көрсенеп куйды:

– Әй… урысча да өйрәнеп булмады…

– Һи… «туес» ны өйрәндек лә инде?

– Аны Рауза да гел әйтә!

Әле менә, ак миткальне кискәли башлагач, шул базарга бару исенә төште Мәдинәнең.

– Моны укытучы хатын кемнән отып алды икән? Әллә марҗалардан күрде микән?

Галимәнең моннан башка да яңалыклары күп иде Мәдинәгә сөйләргә.

– Ахирәт, сезнең күрше, теге карт алаша, нәрсә эшли, беләсеңме?

– Ихсанбаймы?

– Түгел, теге ни… карты!

– Сибгат абыйны әйтәсеңме?

– Шуны!

– Юк, ишетмәдем, – Мәдинә, сүз үзе турында баргандай, нигәдер кызарып китте, – нәрсә булган аңа?

– Раузага барган.

– Шуннан? Барса соң?

– Уф, шушының… Аңламыйсыңмыни?!

Мәдинә тагын кызарды: шуның сыман нәрсәләрне ничек җиңел генә сөйли ала икән шушы Галимә?

– Юктыр, кеше сүзедер…

– Кеше сүзе, – Галимә янә кычкырып көлде, – Рауза үзе исән чакта кешегә сөйләргә сүз калдырамыни? Үзе сөйләгән! «Мин, – дип әйтә, ди, – хәзер, – дип әйтә, ди, – әкияттә яшим, – дип әйтә, ди. – Мин – Зөһрә, Сибгат – Таһир, аебыз – талир, төнне көтеп үткәргән һәр көнебез – үзе бер гомер!» – дип әйтә, ди.

– Адәм ышанмасны!

– Ышанмаска, Сибгат карт бит сакалына тиклем кырган! – Галимә янә шаркылдап көлеп сәкегә тәгәрәде. – Күрсәң, кыргач… уң битендә, колак янындарак, кара миңе килеп чыккан! Урысның теге… тәресе!

Мәдинә янә кызарды, бу юлы хәтта өшеп, калтыранып киткәндәй булды. Тәрегә охшаган кара миң… Җантимернең дә нәкъ шул урында. Шундый ук миң бар Биктимердә дә.

Үз сүзенә үзе исергән Галимә ахирәтенең бер агарып, бер кызарып утыруын сизмәде дә хәтта: аңа бит атна буе җыелган сүзен сөйләп бетерү кирәк.

– Ахирәт, ә безнең персидәтел Мирхәйдәров агай Ихсанбайны эштән кудырам дип кыза.

Мәдинә янә сискәнде. Ихсанбай дигәннән, ул барлык язмышларны бармак очында гына әйләндереп тоткан дәү бер гыйфритне күз алдына китерә.

– Булмас-с!

– Чын, үзем ишетеп калдым! Теге Камалетдинов белән сөйләшкәннәрен ишетеп тордым! Мирхәйдәров агай Ихсанбайны «сөрсегән мәет» диде!

– Кит әле!

– Ишшү, җитмәсә, – Галимә матур иреннәрен бүлтәйтте, – шул килбәтсез Ихсанбай кеше юкта гел минем янга керергә тырыша, әкияттәге хур кызын бер суырып үпсәң иде, ди.

– Уй, ахирәт… сак бул!

– Һи! Үзең беләсең, ахирәт, миңа кем ошаганын. – Галимәнең чем-кара күзләре азга гына сагышка манчылды. – Их, тагын килеп китмәс микән?

– Ә минем кичәдән бирле уң күземнең өсте тарта… – Кайгыдан башка нәрсә күрмәгән Мәдинә моны үтә хафаланып әйтте.

– Ә күз караң борчымыймы?

– Юк шикелле…

– Алайса, әйбәт, уң күзнең асты тартса гына начар була ул.

– Шулай да хәер биреп куйыйм.

Галимә ахирәтенә жәлләп карады: нәрсәсен бирсен инде ул хәергә? Әле дә әнә түр башлары ялтырап ята. Ичмасам, икмәк валчыгы гына булса да табылсачы.

* * *

Әтисе чыгып киткәч, Ихсанбай ах-вах килеп торып утырды. Баш тубал кебек, күзләргә кургаш тутырганнармыни – күз кабакларын күтәрермен димә. Ул, кичә нәрсә булганын исенә төшерергә тырышып, башын чайкады. Хәер, ни булган дисең… Шул Зарифа, шул көмешкә… Тукта, әтисе нәрсә диде әле? Әллә… әллә… Камалетдинов дигәндәй булды түгелме? Әйе, әйе! Бәй, шулай булмаса, әтисе пычагыма эзләсенме ул сакалы биленә җиткән улын?

– Зарифа! – Ихсанбай, угаланып, киемен эзләп, тирә-ягын капшады. – Зарифа!

Ул арада ишектә Шәңгәрәйнең йомры башы күренде:

– Әй, Ихшанбай, синең мөһерең кайсы җиреңдә?

– Авызыңны каерыйм. – Ихсанбай шунда аунаган катаны эләктереп, Шәңгәрәйгә җибәрде. – Яп ишекне, инәңнең…

Шәңгәрәй әллә кайсы арада бер-икене «лаф-лаф» өрде дә ишекне шапылдатып ябып куйды. Зарифаның өйдә булуыннан өметен өзеп, Ихсанбай мич янындагы комганнан чөмереп су эчте дә калганын битенә койды. Ах, әзрәк хәл кергәндәй, күзе ачылгандай булды. Ай-яй-яй… Йомышлыйсы хаҗәте дә кыстап тора бит әле, каһәрең!.. Болдырдан торып кына эшен бетерер иде дә бит, теге уйнаштан туган эзләнеп йөри микән? Ай-яй-яй… Ихсанбай түзмәде, атылып болдыр читенә басты, әмма йомышын башлап кына җибәрүгә, болдыр астыннан күшеккән Шәңгәрәйнең башы күренде.

1
...