Тирән үзәккә җиткәч, җил басылгандай булды. Һашим, кулындагы солдат капчыгын ераккарак ташлады да кардан әрчелгән калкулыкка чалкан төште. Район үзәгеннән чыкканнан бирле җәяү атлаган аякларының балтырлары тартышып-тартышып куйды шулчак, табаннары да ут кебек яна. Шулай да рәхәт, чак кына ятып хәл җыяр да, үргәрәк күтәрелеп, Тәңребирде чишмәсенең суын эчәр. Шушы чишмәнең башындарак Һашимнарның чабынлыгы иде. Әтисе мәрхүм булды инде, хәзер кем чаба икән? Зарифа белән Ишмәмәт җыеп алгандыр әле. Хәер, болар вак мәсьәлә, иң мөһиме – ул тере, ул исән кайтып килә.
Һашим торып утырды, үтереп тартасы килде, капчыгының төбеннән бер төрерлек тәмәке тапмасмы… Бауны чишкәч, кулы җылы, йомшак тукымага тиде – Гөлбануга дигән ефәк бүләк ул. Көмеш саплы хәнҗәрен алыштырып алды шушы искиткеч шәлне Һашим. Госпитальдән чыккач, Ялта базарына барды, әнә шунда әллә чегән, әллә молдаван ире сатып тора иде аны… Һашимны тере күрәм дип уйлый дисеңме Гөлбануны: яралану, контузия алу, сукыраю, госпитальдән госпитальгә йөрүләр, аннан соң үлүе… яңадан терелүе. Терелү генә түгел – яңадан күзләре ачылу.
Баш очында карга каркылдады, якында гына саескан шыркылдады, артында козгын кычкырды.
– Кычкырма, козгын, ашыкма: Һашим сугыштан түгел, теге дөньяның үзеннән кайтып килә!
Солдат торды. Куак артыннан яшәреп, борынлап килгән бәбкә үләненә карап елмайды: Һашим сугышка кадәр шушындый матурлыкны, шушы җирне, шушы һаваны ташлап нигә читтә йөрде икән? Хәзер ул газиз туфракның бер бөртек яшел үләненә үзе әйләнергә риза булыр, әмма читкә китмәс. «Их, Гөлбану!.. Синең йөрәгеңне яулый алмаганга гына, көчсезлектән, чарасызлыктан чыгып киттем бит мин теге чак…» Гөлбану турындагы уй Һашимның битенә кызыл йөгертте, йөрәген ешрак тибәргә, ашыгырга мәҗбүр итте. Хәзер бит-кулын Тәңребирде чишмәсендә юар, учлап суын эчәр дә авылына атлар, күп калмады…
Менә ул Тәңребирде чишмәсе, язын, әлбәттә, киңәйгән, суы да саргылтрак, тирә-ягы да икенчерәк. Кышын да, җәен дә аның салкынлыгы бер чама була: туңмый да, җылынмый да. Шушының суына госпитальдә үпкәсенә операция ясаткач сусап яткан иде ул, гел күз алдында булды ул Һашимның, күңеленнән аны эчте, учында тотып торды, коенды. Шушы чишмә тәүлек буе Һашим белән яшәү өчен бергә көрәште.
– Саумы, Тәңребирде?!
Һашим учына аккан күз яше белән әзрәк тозланган суга иреннәрен тидерде. Эчкәч, кинәт буыннары йомшарып, аяклары хәлсезләнеп, чүгә башлавын тойды. Утырыр җир эзләп, ул яфрак арасыннан шактый калкып торган ташка иелде. Кулы шоп-шома каты нәрсәгә тиде. Тукта, ташмы әллә… Кинәт эсселе-суыклы булып кулын тартып алды, бәй, баш бит бу, баш сөяге. Баштагы каушау үткәч, ул сөякне каплап коелган яфрак арасыннан өскәрәк калкытты; шик юк, бу сөяк адәмнеке. Тип-тигез булып тезелгән менә бу тешләренә караганда, бу хатын-кыз башына охшый. Күрәсең, бу башның җаны чыкканга күп тә үтмәгәндер: тешләре дә ап-ак, мәрҗән кебек тезелеп торалар. Шулчак Һашим кинәт артка чигенде, зиһене томанланып, башы әйләнеп китте: баш әйтерсең лә кинәт җанланды, ул шул тип-тигез, мәрҗән кебек тезелгән тешләре белән… Гөлбану булып елмайды…
– Тәүбә, тәүбә! Юк, юк! – Һашим, артына әйләнеп карарга да куркып, килгән ягына ташланды. – Мираж, мираж! – дип кабатлады аның агарган иреннәре. – Хәзер менә кайтып җитәр дә Гөлбануын күрер, тере килеш, озатканда күргән моңсу карашы, күңелсез генә елмаюы, кызларныкыдай нәфис сыны белән бөп-бөтен, төп-төгәл килеш күрер!
Фәүзия үзенең бүген төнлә үлек кебек йоклавына аптырап уянды. Уянгач, күргән төшен исенә төшерергә ашыкты. Күңеле тоя: аның бу төше гади төш түгел иде. Тукта, төш күрдеме ул, әллә оләсәсе Күксу сөйләгәннәрне искә төшердеме аның тынгысыз уйлар биләгән күңеле?
– Оләсәй, нигә синең исемең Күксу?
– Булса, аның нәрсәсе бар?
– Тик, болай гына, сәер сымак. Башкаларның оләсәләрендә шундый исем юк.
Фәүзия, ул чакта Барсынбикә, оләсәсеннән курка да, ярата да. Белә ул: ыру-зат тирәсендәге бөтен тормыш аның тирәсендә әйләнә: сыерларының җилене шешсә дә, сарык-кәҗәгә сырхау төшсә дә, берәрсенең баласына зәхмәт кагылса да киләләр аңа. Кайсыларын бик ихлас кабул итә оләсәсе, бу чакта аның битендәге сырлары язылып, күзләре яшәреп киткәндәй була. Кайсыберләрен тыңлый да, тыңламый да кебек. Сөмсере коела да карашы бер ноктага төбәлә. Әле бүген килделәр аңа, әйттеләр, ерактан, дип. Зур гына малайны әтисе күтәреп китерде; әнисе, күзләрен мөлдерәтеп, Күксу карчыкка бакты:
– Зинһар, ярдәм ит, инәй… Унбер яшь малайга, үзе һаман атламый.
– Күрәм… – Күксу «күрәм» диде, ә үзе күзләрен ачмады. – Үпкәләмә, сеңлем, рәнҗемә миңа: бу баланы дәвалый алмыйм.
– Йа Рабби… Ничәмә зират аша, ничәмә су кичеп килдек.
– Аңлыйм. – Шуннан оләсәсе чаршау белән бүленгән тирмәнең теге ягына эндәште: – Айбагош, мосафирларны кара, бәләкәй киленгә әйт: казан асып, аш салсыннар, үзләренә ял итәргә урын-җир әзерләсеннәр.
– Инәй… – Күз яшьләре мөлдерәп аккан хатын янә Күксуга эндәште. – Бөтен өметем синдә иде, инәй.
– Аңлыйм. – Күксу шунда гына күзләрен ачкандай булды. – Тыңла: әгәр бу зәгыйфь улыңны савыктырсам, өйдә калган өч улыңа, мал-туарыңа зыян килер. Ыруыгызга төшкән каргышны шушы баланың чире тотып тора.
– Йа Рабби!.. – Хатын башын түбән иде, ире тамак кырды. Малай, берни аңламаган күзләрен чылт-чылт йомып, бер әтисенә, бер әнисенә карады.
Күксу тагын күзләрен йомды:
– Малайны рәнҗетмәгез, тамагыннан өзмәгез, яхшы мөгамәләдә булыгыз.
– Хәергә дип… сарык алып килгән идем…
– Сарыгыгызны алып кайтыгыз, юлда бер тоткарлык килеп чыгар, шул сарык белән котылырсыз…
– Йә, хуш, инәй…
– Хушыгыз.
Боларны каралты артында тыңлап утырган Барсынбикә бик жәлләде, оләсәсенең ак йөзле, моңсу күзле малайга ярдәм итмәгәненә җаны көйде. Көйсә дә, турыдан-туры бәреп-ярып әйтергә базмады…
Оләсәсе, әле генә юлаучылар белән сөйләшмәгәндәй, оныгы белән үзенең арасында сүз өзелмәгәндәй, ирен чите белән генә елмайды:
– Исемең сәер дисең инде…
– Сәер димим, кешедә юк исем, дидем. – Барсынбикә кыюлана төште. Белә ул: оләсәсенең җыерчыклары күз очында гына калса, аңа сорауны курыкмый биреп була.
– Тыңласаң, сиңа бернәрсә сөйлим, Барсынбикә.
– Әкиятме?
– Әкиятне көндез сөйләмиләр. Бик борынгы заманда булган хәл бу. Безнең кавемнәр, ыру-ыру булып, бик еракта, зур су буенда яшәгәннәр ул чакта. Маллары ишле булып, даланы иңләп йөргән, хатын-кызлар бик көчле булып, ыруның көч-куәтен җибәрмәс өчен, үзләренең башлыгын мәйдан җыеп, тирә-як батырларын ярыштырып сайлаган. Әмма берчакны, Ходайның рәнҗүе төшеп, далага зур корылык килгән: җир-су көйгән, малларга үләт-кыргын төшкән, Ходайдан ни тиклем яңгыр сорамасыннар – Тәңре ярдәмгә килмәгән, дала буйлап йомрандай сызгырган коры җилләр яңадан-яңа бөлгенлек китергән.
Ыру күз алдында корый, ачлыктан, сусызлыктан кырыла; зур диңгез янәшәдә генә, иллә мәгәр суы тозлы, эчәргә яраксыз…
Чарасызлык камавында калган зур ыру күзгә күренеп саеккан, бигрәк тә балалар күпләп кырылган. «Бөлдек! – дигән алар. – Бу каргыштан инде котылу юк. Барымта[5] өчен бу!»
Аптырашта калган ыру. Ыру башлыгы, Тумәрәс хатын, төнге йокыга талган ырудашларының баш очында тирән уйга чумган. Ыруны күп бәлаләрдән саклаган шушы хатын чарасызлыктан бүген шартлар хәлдә икән. Җитмәсә, аның карынында ике җан бар. Шушыларны тапмаса, Тумәрәс ырудан калачак. Хәзер инде аның мәйданнарга чыгып батыр сайлар мәле үтте, ә җенси теләген канәгатьләндерү өчен генә ул ир заты белән якынлык һичбер вакыт кылмады һәм кылмаячак! Шул чакта аның сизгер колагы бүре улаган тавышны ишеткән.
Бүреләр… Күптән ишеткәне юк иде аның бүре тавышын да. Корылык башлангач, алар да ташлаган иде даланы. Күрәсең, болары да узгынчылар гынадыр, ыруның калган малына ияреп килгәннәрдер.
Ыру берни белми йоклый. Көндез сусаудан, көйдергеч кояш нурыннан әлсерәгән адәм үле кебек хәрәкәтсез. Су эзләп йөргән бу далада бүре аларның беренче очраган тере җан иясе.
Тумәрәснең йөрәге бер ярсып тибә, бер тынып, төнге тынлыкка колак сала: Ходайдан җибәрелгән котылумы, кырылу-бетү чарасымы бу?! Бүре көтүе ишлегә охшаган, әгәр алар актык дөянең башына җиткәннән соң үзләренә ябышса?..
– Аһ, Тәңрем, ярдәм ит, зиһенемне яктырт, акылыма ачыклык бир! Нишләргә миңа, нишләргә?.. Карынымдагы сабыйлар тумаса, ыруым корыячак, сусаудан хәлсезләнгән ырудашларым бала табудан узганнар… Алар… бер-берсенең канын эчеп, сусауларын басар чиккә җиткәннәр. Аһ, Тәңрем…
Тумәрәс кара төндәй күзләрен тагы кара төннең кара төпкеленә төби, ялтыраган ут нокталары якынайган саен күбәя, улаулары да тынды хәтта, ит-кан исе тоялардыр, ахры. Йа Рабби!.. Әнә дөя торган җиреннән кире гөрселдәп җиргә ауды. Йөрәгеме ярылды урталай?!
Тумәрәснең дә йөрәге, әгәр берәү булса, ярылыр иде, юк шул: анда өч җан. Ә бүреләр һаман якынрак килә, кыршау булып камый ике дистәдән дә аз калган адәм өерен.
– Шулай ук соңгы чарага мөрәҗәгать итәргәме, аһ, Тәңрем?! – Тумәрәс ашыгып җиргә тезләнде, башы белән өч тапкыр җиргә кагылды, авызыннан кайчандыр ишеткән, ләкин беркайчан да әйтеп карамаган татран-арбау яңгырады, шулчак бүреләр дә, түземен җуеп, корбаннарына тәүге һөҗүмгә ыргылды, ләкин адәм дигәннәре зур йомры ташлар булып чыкты, ә бердәнбер дөя үлеге янында үзләренең токымдашы күк яллы ана бүре ята иде…
Күксу, кулын күтәреп, оныгының шомырт кара чәченнән сыпырды, ә Барсынбикә аңа сыенды:
– Оләсәй, Тумәрәснекедәй көчем булса, бу баланы мин ирекле кошка әверелдерер идем!
– И бала…
– Оләсәй, Тумәрәс бүреләр белән киткәндер, әйеме?..
– Бар, уйна, анысы соңрак.
– Уйна дип, мин бит инде… үзем оләсәй!
– Беләм, шуңа да әйтүем: уйна.
– Аңламадым, ничек инде…
– Бар, бар… Ярый әле исемеңне алыштыргансың. Алыштырмасаң, рәнҗеш сине күптән юллап тапкан булыр иде!
– Син… – Нидер сорарга теләгән иде, әтәч кычкырды, Фәүзия-Барсынбикә күзләрен ачты. – Аһ! – Күргән төшенә гаҗәпләнеп, Фәүзия торып утырды. – Нәрсә булды бу?! Төшме, әллә бала чагындагы хатирәме яңарды? Фәүзия сәкенең икенче очына карады: Сибгат юк, кайтмаган. Карт бүре… Раузага ияләнгән дигәннәре чындыр, ахры.
Дулкынланып, куллары калтыранган хәлдә, Фәүзия комганына үрелде: Раузадан ничек биздерергә бу карт алашаны?
Ихатаны чыгып, тәһарәт алырга да өлгермәде, өй ишеге ачылды. Аннан килененең тузган чәчле башы, элеккедән дә ныграк саргайган йөзе күренде:
– Кайнәм, улың бүген дә кайтмады бит…
Фәүзиянең башына килгән беренче уе «яман хатыннан яр пәрие качкан» булса да, үзен тыйды, килене алдында тыныч, гамьсез, дөньясы түгәрәк бер адәм булып күренергә өйрәнгән бит ул.
– Аһ, аһ! – диде ул, комганыннан ашыкмый гына учлап су алып. – Кайтмаса ни, үләргә китмәгәндер бит! Бар, әнә, ирем кайтмады дип, урамга чыгып яу сал, кычкыр, ела…
Сәбилә, борынын җыерып:
– Мин алай димим лә…
– Димәгәч, начар хатыннар кебек тавыш күтәрмә. Бар, әнә сыерыңны сау, җилененә теге майны сөртеп җибәр, кичәге кебек тагы елан имеп кайтармасын… – Фәүзия ашыкмый гына, килененә боера-боера, өйалды баскычына менде. – Самавырны кичтән китергән судан куйма, аны юынырга гына тот…
– Ярый, кайнәм, шулай итәрмен. – Киленен яратмаса да, күндәмлегенә шуның исе китә Фәүзиянең. Ихсанбае ни тиклем кыланса да, бер кайтып китмәде, үз туганнары белән аралашуның ни икәнен белмәде. Авылда халык: «Фәүзия киленен сихерләгән», – дип сөйли. Фәүзиянең исә бу турыда иманы камил: Ихсанбайның күләгәсе кебек йөргән хатынны нидер эшләтергә ничек кулы барсын?!
О проекте
О подписке