– Ихсанбай, уян әле, тор! Сүзем бар сиңа.
– Ә…
– Бала түгелсең иркәләнеп ятарга! Әйтәсе сүзем шул. – Фәүзия сүрән ут яктысында улының күзләрен эзләде. – Бала тумыйча киленгә якын киләсе, кагыласы булсаң, зираттагы казылачак чираттагы кабер синеке булачак!
– Соң инде, әни…
– Төшендеңме, төшенмәдеңме? Әй бәндәләр… хайванныкы кадәр дә тотнаклыклары юк…
Фәүзия янә урамга чыкты. Айга карады. Каймаланып тора ул бүген. Болай булгач, көн бозылыр микән? Көн яманы китәр дә ул… Менә Фәүзиянең күңеле кайчан бер тынычланыр икән? Сибгат беткәнгә кайгырмый ул: Гөлбануы әрнетә аның йөрәген. Менә ул тагын сөт-катыксыз калды. Өй тулы бала. Ничек яшәрләр, ничек җан асрарлар? Әнә ул ике сабый… Нишләп кенә ялгышты икән Гөлбану? Барсынбикәләрнең дә, Диңгезханның да нәселләрендә юк иде бит андый хәлләр… Нәрсә булды аның Күксылу-Гөлбануына? Аның ялгызлыгыннан, башына төшкән хәсрәтләреннән файдаландымы берәрсе? Әнә тагы кичә көпә-көндез сыерын талап алып чыктылар. Ихсанбай да йөрде шунда. Кемне талаганыңны белсәң икән, балам?! Ичмасам, Гөлбануга Фәүзия ачыктан-ачык кереп йөри дә алмый – Ихсанбаен күршесеннән үлеп көнләшкән килене аның һәр адымын каравыллап, Ихсанбайга әләкләргә генә тора. Ихсанбай хәзер үзе дә хатынына бәйле: башта армиядән, соңыннан сугыштан алып кала торган кәгазьләрне Сәбиләнең районда табиб булып эшләгән туган тиешле абыйсы ясап бирде… Аһ шул бармакларны: кайсын тешләсәң, шунысы авырта.
Гөлбану кич урыс авылы Казанкага барып җитеп туктармын да иртәгесен районга түрәләрнең эш сәгате бетмәс борын барып җитеп, йомышымны йомышлармын дигән уй белән чыкты юлга. Борынгылар: «Ай каймаланганда, каралты-кураңны ныгыт», – дигән дә ул, нишлисең, бармый хәлең юк: тамак тәмугка кертә.
Авыл өйләре артта калды. Аның, кар шыгырдатып, авыл урамыннан үткәнен хәтта этләр дә абайламады кебек, берсе-бер өрмәде дә. Ихсанбайларда гына ут яна иде шикелле. Фәүзия карчыкны: «Ул бит җен нәселеннән, шуңа бөтен эшен төнлә башкара», – диләр. Әллә шул чын микән?
Эш дигәндә Гөлбану да иренеп тормый да бит ул. Корылык елны алар бәрәңгенең һәр төбенә су сибеп үстерделәр, суны елгадан ташыдылар. Ә быел бәрәңгесе дә уңмады: үзе эштән бушамады, авырлы булуы да комачаулады. Сыер белән әле ничек тә ач калмаслар иде – менә ничек килеп чыкты.
Әче җил, кыска сырмасының эченә үтеп, җанын куыргандай итте. Гөлбану адымын тизләткәннән-тизләтә барды. Кайсы тирәгә килеп җитте соң әле ул? Бәй, үзләренең чабынлыгына борыла торган сукмак түгелме соң бу? Әнә бит күк тирәк кара булып күренә, аннан күп тә бармыйсың – Торна кичүе, аннан Тәңребирде елгасының аръягында аларның чабынлыгы. Кайчандыр ул җирләрдә Шәһәрбану Гөлбануга чалгы тотарга, печән чабарга өйрәткән иде, быел Гөлбану үзе Мәдинәсен өйрәтте. Игезәкләр булмаса, печәннең эшен икәүләп тиз бетерерләр иде алар.
Игезәкләр булмаса… Адәм баласыннан да аңлаешсыз зат юктыр бу дөньяда. Гөлбану менә үзендәге катлаулы тойгыларны үзе дә аңлап бетерми. Балаларны ул ике очракта да Ходайдан теләп-сорап алмады. Мәдинә күзенә күренгәч тә имезде дә кире урынына салды, үчти-үчти китереп иркәләп утыруларның ни икәнен дә белмәде. Мәдинәнең кырысрак холыклы булуын да үзе шуннан күрә: наз җитмәде аңа. Ә нигә әле менә бу игезәкләр өчен үлеп тора икән ул? Эштән шуларны сагынып, йөгереп кайтып керә, йокласалар, уянганнарын көтеп ала алмый йөри. Мәдинә кебек елгыр да түгел бит әле үзләре. Ашау җитмәгәч, капкорсаклы, нәзек кенә аяклы, зур авызлы җан ияләре инде. Мәгәр үзенә караган ике пар зәңгәр нур көлтәләрен күрсә, үзенең дә күңеленнән шундый ук зәңгәр нур агыла башлый. Бөтен дөнья шушы күзләрдән таралган зәңгәр нурга коенган кебек була.
Ә Ихсанбай йөкле йөргән чагында да, сабыйлар тугач та күпме очраганы булды, туктап хәлен дә сорашмады, әйтерсең артыннан кемдер каравыллап килә. Ә инде сыерын алырга килүчеләр арасында Ихсанбайны күргәч укшыды Гөлбану. Шушы кешегә карата кайчандыр йөрткән хисләрен дә, аның белән үткәргән теге төн тәэссоратларын да – бөтенесен берьюлы косып чыгарасы килде…
Юл тауга үрмәләде, аннан төшсәң – Тирән үзәк. Үзәкне үтүгә, таң да яктырыр. Таң атса, бәлки, артыннан берәр атлы кеше килеп чыгып, утыртып та барыр. Үр җиле әче шулай да. Гөлбану ике йомарлам корт, бер икмәк төйнәгән төенчеге белән битен каплады. Шулай итеп, бер алды, бер арты белән бара торгач, үзәккә төште. Монда тау башындагы кебек көчле җил юк, әмма бөтерелеп күтәрелә. Тирән үзәк буйлап байтак барасы бар бит әле, бөтерелгәч, буранга әйләнеп китмәсә ярый да… Гөлбануның аркасыннан ниндидер салкын калтыравык йөгереп үтте. Кызу атлагач өшемәде дә кебек, нигә болай калтыратып җибәрде әле?! Гөлбану белән мондый хәл булганы бар барлыкка, тик ул нигәдер ташкын вакытындагы агымны күргәндәй була. Төшендә дә ул, үзен йотарга килгән дулкыннарны күреп саташып, бастырылып уянганы бар. Бәләкәй чагында әнисе аны багучыга да алып барып карады. «Судан курыккан бу бала, – диде әби, – бәләкәй чагында батканы йә агып китә язганы булмадымы?» Монда ни… тып-тыныч бит. Тирә-ягында зирек шәүләләре генә чайкала. Бәй, әллә инде юлда ут та күренде? Печәнгә килгән кешеләр дияр идең – бу вакытта урлашырга гына килмәсәләр? Аннан соң, яңа чана юлы да күренмәде шикелле. Әллә күренеп тә Гөлбану үзе абайламадымы? Утлар инде яннан да күренә башлады, артына әйләнде – анда да утлар. Таң алдыннан төшкән куе караңгылык әллә шушы утлардан, әллә көчле җилдән чайкала. Шулчак Гөлбануның йөрәген үткен пәке белән телделәрмени: «Бүреләр!!!» Икмәк салынган төенчеге белән битен каплап, Гөлбану әкрен генә җиргә чүгәләде…
Ихсанбай эшкә таңнан ук йөри. Бүген исә бигрәк иртәләде. Беренчедән, почмакта шыңшып яткан хатынын күрәсе килми. Икенчедән, әнисенең бөтен нәрсәгә кысылып йөрүе саруын кайната. Ихсанбайның Сәбиләгә өйләнүе дә шул әнисенең тыкшынып, күзәтеп йөрүеннән килеп чыкмадымыни? Шуның аркасында Сәбилә белән яшәгән гомере зирек утыны, арыш икмәге кебек: уты яна – җылысы юк, ашап эчең тула – кәефең күтәрелми.
Әнисе белән әтисенең бетмәс талашлары да туйдырды аны. Әтисе әле булса үзенең совет власте тартып алган малын жәлләп елый, шуңа кайгыра торгач, эчүгә сабышып бетте. Әнисе, кулыннан дәүләте китсә дә, һаман да хан кызы кыланмышларын ташлый алмый. Дөресен әйткәндә, Ихсанбай әтисен хәзер санга сукмый. Ул аның эчкән баш белән тиешсез җирдә юк-бар сүз сөйләп куюыннан гына курка. Ә менә әнисе… һич аңламассың аны, һич төшенмәссең. Кичә булган хәлне генә әйт әле син. Колхоз фронтка оек-бияләй җибәрде. Караса, әнисе дә килгән, кулында олы бер төенчек. Алып килгән оек-бияләйләрен һәрберсен санап яздырды. Секретарь чыккач, әнисе белән икәүдән-икәү калды. Ихсанбай сүзне ерактан уратып маташмады:
– Менә кайда яткан ул патриотка! Белмәгәнмен…
– Инде белдең.
– Тик бер атнакысы бар бит әле, – Ихсанбай әнисенең күзенә туры карарга тырышты, – патриотның баласы… дезертир булмый.
Әнисенең болай да йомылган иреннәре тагы да ныграк кысылды, иллә мәгәр йөзен үзгәртмәде:
– Ихсанбай, син барыбер әйбәт солдат була алмас идең, чөнки син… әйбәт ул була да белмисең. – Шулай диде дә ишекне каты итеп ябып чыгып та китте.
Сәер хатын аның әнисе, бик сәер. Йә, бүген иртән нәрсә диде? Имештер, зираттагы чокыр синеке булачак… Ә инде Гөлбану игезәкләренең асылына төшенсә, ул чагында… Ул чагында әнисе Ихсанбайны тереләй тунаячак. Кеше чын сөйләсә, заманында ул Алладан да, бәндәдән дә куркуның ни икәнен белмәгән Һашимны кереп кыйнап чыккан хатын… Игезәкләр кеше тел-тешенә кергәләгәнче дөньядан киткәне хәерле инде. Әлбәттә, Гөлбануны ничек тә туктатырга кирәк. Менә сиңа – юаштан юан чыккан. Һич уйламаган иде, ул хатын мондый карарга килә алыр дип, башына да китермәгән иде…
Үз уйларыннан үзе өшегән Ихсанбай кулын мичкә терәде. Мич эссе иде әле. Рауза мичне күптән томалаган, күрәсең.
Ихсанбай кәнсәләрендә байтак уйланып утырганнан соң, Рауза килеп керде. Үзенең колач ярым гәүдәсе белән ишектән көчкә үтте дә эскәмиягә җәелеп утырды. Ихсанбай бүген кәнсәләргә чакыртыласы кешеләрнең исемлеген язып бетергәнче, Рауза авылның соңгы яңалыкларын түкми-чәчми тасвирлап сөйләп бирәчәк. Ихсанбайның кулында каләм, бер колагы телефонда, икенчесе – Рауза авызында. Шулай гадәтләнгән.
– Әй бу адәмне, әй бу халыкны…
Ихсанбай тыңлап утырганын белдермичә, Рауза дәвам итмәячәк – бер-берсен өйрәнеп бетергәннәр.
– Нәрсә булган, Рауза апай?
– Аһ шушы Ихсанбайны… Нәрсә булды дип, миннән көлеп утырасыңмы? Соң, син силсәвитме, минме?
– Соң инде, Рауза апай…
– Рауза апай, Рауза апай… Мин инде, Аллага шөкер, туганнан бирле Рауза…
– Шулаен шулай да…
– Шулай булмый, – аның шомырт бөртегедәй күзләрендә хәйлә галәмәте уйнап үтте, – мин бит әтиең белән әниеңнең сине җитәкләп, кирәк-яракларын ике тәгәрмәчле арбага төяп, Тирәклегә килеп кергәннәренә тикле хәтерлим. Әйе, әйе! Авылда беренче очраган кешеләре мин булдым. Совет йортын да мин күрсәттем аларга. Җизнәң бүләк иткән теге алтын балдак югалмаган иде әле ул чакта. Әйе, әйе! Башка бармакларыма ярамагач, уң кулымның чәнчә бармагына кигән идем шуны…
«Җизнәң бүләк иткән алтын балдак» Ихсанбайны әллә кайчан туйдырган, туйдыру түгел, гайрәтен чигереп бетергән. Шулай да түзә Ихсанбай, Раузаны туктатмый, чөнки белә: ул моннан утыз ел элек узгынчы бер татарны йортына кертеп, шуның белән бишме-алтымы ай яшәгән дәвереннән бер баласын – Хөсәенен – һәм алтын дип алдап биргән, шуның аркасында урлаткан балдагын сөйләмичә ары китмәячәк. Ярый ла сүзенең башы балдак белән генә бетсә? Әгәр дә шул татар белән Кызыл Мәчет базарына барганын, шунда аерылып, бер-берсен югалтып, ялгыз кайтканын сөйли башласа? Ә балдагын урлату вакыйгасына керешсә, үзе бер кыйсса, үзе бер хикәят. Шәһризадәнең әкиятләре бер читтә торсын. Күрмиме икәнни бу хатын Ихсанбайның бүген кәефе юк икәнен? Туктарга уйламый да бит ичмасам! Әнә аякларын тагы да киеребрәк утырды. Җәелде. Арты эскәмиягә ябышып калыр инде, болай булгач… Ихсанбай, ул сөйләгән арада, буш урын табып, сүз кыстырып калырга, тегенең игътибарын читкә юнәлтергә ашыкты:
– Мичне әйбәт яккансың… – Түрәнең мактавына барометр кебек сизгер Рауза моны шунда ук эләктереп алды. Ихсанбай, ниһаять, иркен тын алды.
– Кызу ягам да ул ягуга, Ихсанбай энем. Ягам, ул ягын… – үзенең үтә дә тугры хезмәт итүен телгә алырга форсат чыгуына куанудан Раузаның иреннәре калтыранды. – Түлке менә утын әзерләве…
– Анысын мин кайгыртам да инде, Рауза апай.
– Кайгырту белән дә… Әнә әле кичә кич утынга киткән Ишмәмәт нәрсә эшләп ята… Бу бит бары шул Зарифаның комсызлыгы аркасында килеп чыккан хәл! Урам тулы бары аларның утыны гынадыр, шәт. Ул кешедән ташыткан, ул үзләре ташыган… Әйтәм бит, бары Зарифа аркасында Шәңгәрәй ябалак – әтисез, Зарифа бичура үзе ирсез кала язды. Әллә, мин әйтәм, Ихсанбай энем, апаеның каргышы төшеп…
– Аңламыйм…
– Аңламаска ни… Ишмәмәтнең беренче хатыны Зарифаның бертуган апасы иде бит.
– Аны әйтмим… Кичә кич Ишмөхәммәт абыйга ни булган?
– Мин дә как рас шуны сөйли генә башладым түгелме? – Раузаның шомырт кара күзләре ризасызлык очкыннары чәчте. – Нибары шуны сөйләмәкчемен. Зарифага тел тидерә дисеңдер инде? Ну бит үзенең дә теле дилбегә буе! Аның теле! Кичә орлык тазарткан җирдә сөйләп тора, ди. Имештер, Гөлбануның игезәкләре энесеннән… теге ни… Урыс Һашимыннан түгел, дип. Ышанмасагыз, дип әйтә, ди, бармакларыгызны бөгеп санап карагыз: Һашимыбыз кайчан китте дә Гөлбану кайчан бәбәйләде, дип.
Аркасыннан тир бәреп чыккан Ихсанбайның башы әйләнеп, тамагы кипкәндәй булды – графиннан җәһәт кенә су салып эчеп җибәрде.
– Рауза апай, ни… – Ихсанбай, кандала тешләгәндәй төрле-төрле җирләрен кашып алды, – синең әйтергә теләгәнең…
– Как рас шуны әйтәм дә инде: Зарифаны һәм Ишмәмәтне. Ишмәмәткә барган бит Гөлбану. Сыерны алырга син кушкансың, район түрәләренә жалу белән барам, үз сыерыңны китереп бирерсең, дип. Зарифа бит инде шуңа да котырына. Элек тә бит алар Гөлбануны ярлы дип яратмадылар. Ишмәмәт Гөлбануга: «Минем гаебем юк, рәспрәжинене күршең, силсәвит бирде!» – дип чыгарган. Вәт менә оятсызлык кайда? Син бит инде кош балалары шикелле авызларын ачып яткан сабыйларны үз белдегең белән шулай итеп ризыктан мәхрүм итәсеңме? Андый фәрманны син, Ихсанбай энем, үлгәндә дә бирмисең! Гөлбану бит франтавик хатыны, районга барып җитүен җитсә, аның сүзе рас булмый, кемнеке рас була?
«Ишмөхәммәт – төлке», – дип уйлады Ихсанбай, моны ишеткәч. Фермадагы үлгән терлекне кешенең шәхси малын җыеп капларга мөмкин булуын алар бит икәүләп уйладылар. Ихсанбай гаепле булса да, исемлеккә Гөлбануны кертүе белән генә гаепле.
– Рауза апай… – һаман тәмләп-тәфсилләп сөйләвен белгән бу хатынга ни әйтмәкче иде әле? Хәтерең бар булгыры… – Ә, әйе… Мине сорасалар, сарык абзарларын карарга китте, диген, яме! Хәзер ат җиктерәм дә…
– Мин бит баядан бирле сиңа шуны тукыйм. Утынга дип барган Ишмәмәтне… – Ихсанбай колагына «бүреләр» дигән сүз чалынып калды, әмма аның бер аягы эчтә, икенчесе тышта иде. Ашыгырга кирәк, туктатырга кирәк Гөлбануны! Яңарак кына сугыштан яраланып кайткан Камалетдиновка эләксә, әллә кайсы җиреңнән асып куяр. Сугышка бармаганнарны, тыл күселәре дип, яман нык яратмый, диләр…
– Гөлбану чабынлыгын кыеклатып, яр астыннан килеп чыкканнар, ди, бүреләр. – Ихсанбай чыгып китсә дә, Рауза туктый алмый сөйләвен белде. – Ярый әле Ишмәмәт теге сары айгырны җиккән булган! Айгыр булмаса, шушы көнне Шәңгәрәй мескен ятим, Зарифа сантый ирсез кала иде. Ирсез калсаң, аңлар идең син дә ирсез хатыннарның хәлләрен. Син, мужет, икәүне түгел, өчәүне шунда ук табар идең. Артым сасык дип тормыйсың, кеше белән булышасың: апаеңның үз үлеме белән үлмәгәнен, нибары синең, җизнәңә гыйшык тотып, мунча ташына тавык тизәге ыргытып, ис тидереп үтергәнеңне бөтен дөнья белә! Ялгызлык… – Үзен жәлләүдән күңеле тәмам йомшарып, борыны җебеп киткән Рауза, итәгенең эчке ягын әйләндереп бер сеңгерде дә, тәмам тынычланып, эскәмиягә сузылып ятты. Гәүдәсенә күрә шактый бәләкәй күренгән башын йомры беләгенә салып йоклап китте…
Ихсанбай ат сараена барып кергәндә, Раузаның улы Хөсәен лапас астыннан чыгып килә иде. Бу, күрәсең, атларны эчерергә чамалап йөри. Эчерми торып, атны җикми киреләнер микән? Хөсәенне бу эштә ат җанлы булган өчен тоталар да бит, әнә шул сыйфаты өчен сугып җибәрәсе килгән чаклар да аз булмый.
– Сары айгыр мондамы, Хөсәен?
Хөсәен җавап бирергә ашыкмады, күренеп тора: сул ягы белән торган.
– Сиңа әйтәм, Хөсәен, айгыр мондамы?
– Сары айгырмы? – Хөсәен теш арасыннан чырт иттереп төкерде: – Ул пизди!
Менә бер галәмәт: армиягә тиклем гади бер егет шуннан «в» авазы урынына «п» дип, кызып киткән чакларында урысча сүгенергә өйрәнеп кайтты. Берәүләр аны кайтып килгәндә поезддан ташлаганнар, шуннан шулай булып калган диләр. Икенчеләр армиядә хезмәт иткән чагында кыйналганнан шундыйга әйләнгән диләр. Кайсыныкы дөрестер инде, әмма аңа ат җене кагылуы бәхәссез.
– Ничек инде визди, Хөсәен? Сары айгыр колхозда ничәү?
– Йөз, мең – менә ничәү!
Чыгырыннан чыгып кычкырган Хөсәенгә Ихсанбай шикләнебрәк карады: әллә моңа ат җененнән башка тагын башка зәхмәт кагылганмы?
– Шаяртма, Хөсәен! Атны җик, чана минем өйдә. Районга чыгам.
– Сорыйлар да сорыйлар… Әле генә берегез бүредән ашата язды! Псим нада! Пси просят! Юк сары айгыр, псю! – Әйткән уңаена Хөсәеннең тире туны эченнән кукишы да килеп чыкты.
– Кем белән сөйләшкәнеңне оныттыңмы? Әйтелгән – үтә!
Ихсанбайның кызганын төшенде, ахры, Хөсәен, йөнтәс төлке бүреге астыннан бүре кебек карап, лапас эченә шылды.
Урам буйлап өенә кайтып барганда ук Ихсанбай җилнең буранга әйләнеп котырына башлавын тойды. Толып алмыйча да булмас…
Толыпка дип мал өенә кергәндә, әнисе һаман йон белән булаша иде.
– Буран башланырга торганда юлга чыгарга булгансың икән… – Фәүзия аңа каш астыннан сөзеп-сынап карады. – Ул ниткән ашыгыч йомыш?
– Сугыш вакытында бөтен нәрсә дә ашыгыч, – диде Ихсанбай толыбына үрелгән уңайга. – Үзеңне белсәңче: җомгасына егерме пар оек-бияләй өлгертәсең…
Әйтте дә чыгып та китте. Әле кайчан гына берәр җиргә китәсе булса, әнисеннән фатиха сорар, теләктә торуны үтенер иде. Әнисе исә, җамаяк тутырып, сөт эчереп озатып калыр иде.
Гөлбануга бәйле ни генә эшләсә дә, ахыры хәерле бетмәгәненә үзе дә аптырый башлады Ихсанбай. Аны очрашуга чакырды – Сәбиләгә өйләнде; янә бер очрашуының әче җимеше булып, игез бала туды; колхозга бер аның гына сыерын тартып алмадылар – райкомга әләкләргә ул китте. Һәм, гомумән, Ихсанбай күңеленең гомере буена ярга чыгарып ташланган балыктай тыпырчынуына шушы Гөлбану гына гаепле түгелме икән? Алай дисәң, гаепне бер Гөлбанудан гына эзләү дә дөрес түгелдер: Ихсанбай бит, гомере буе елганың ике ярыдай, икегә бүленеп, үзе яшәгән тормышын яратмый, шикләнеп, икеләнеп яшәде. Ихсанбай: «Яшәсен партия, коммунистлар!» – диде, әнисе: «Зилзилә, вәхшиләр», – дип карганды.
Хәтерендә аның пионерга кергән көне. Кызыл галстук тагып, шатланып кайтып кергән улына әнисе:
– Бу нинди галстук булсын?! Күпме адәмнең башына җиткән элмәк бу! – диде.
– Такмыйммы әтү? – Аптыраган малай бер әнисенә, бер әтисенә карады.
– Тагасың инде, такмый кая барасың? Син туганчы ук тагылган иде бит ул…
– Элмәк булгач… мин аңа буылып үлмәмме?
– Үзеңне түгел, хәтереңне буар өчен уйлап табылган нәрсә ул.
– Хәтерем барчы минем, – дип, ничек булса да үзен якларга тырышты Ихсанбай. – Бүген әле арифметикадан биш алдым.
– Хәтерең булгач, син миңа җиде буыныңны, нәсел-нәсәбеңне, ил саклаган батырларны санап күрсәт!
– Ни… бабабыз… Лилин. Әтиебез…
– Партия…
Ихсанбай бер әтисенә, бер әнисенә карады:
– Минем әтием икәүмени, әни?!
– Хәтерем бар, дисең бит, үзең уйла.
Төштән соң аларның классы мәктәпкә барырга тиеш иде. Кикриге шиңгән Ихсанбай галстугын чишеп кесәсенә тыкты да, гадәтләнгәнчә, Гөлбануга керде. Кызыкайның битләре дә галстугы кебек балкып, нурланып яна, зәңгәр күзләре очкыннар чәчә. Ихсанбайны күрү белән, ул урыныннан сикереп торды:
– Ленин, Сталин эше өчен көрәшкә әзер бул!
Ихсанбайның кулы бик әкрен, ләкин барыбер күтәрелде:
– Һәрвакыт әзер…
Шуннан алар икәүләшеп мәктәпкә чыгып киттеләр. Мәктәп капкасына җиткәч, Ихсанбай галстугын кесәсеннән чыгарды да муенына такты.
Ул чактан бирле күпме гомер үтте. Ихсанбай да күптән инде адәм баласының әти-әнисе бер генә булуын аңлады. Әмма бер нәрсә үзгәрмәде: кесәсендә йөргән галстуктай, уе – бер, эше икенче булды…
Айгыр пошкыра-пошкыра тауга менеп җитүгә, җил каршыга әйләнде.
– Инәңне… – Ихсанбай толыбына ныграк уранды, – эт талагыры нәрсә! Хет кире борыл, авызыңны каерыйм!
Шулвакыт Ихсанбай колагына үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Бу йөрәк ярырдай иңрәүгә бихисап улау, канга сусап ырылдашкан тавышлар кушылды. Айгыр колакларын шомрайтып, кинәт үрә торды да артка чигенде. Янтайган чанадан егылып төшә язган Ихсанбай бөтен көченә чанага сеңәрдәй булып тәртәгә ябышты. Дилбегә! Дилбегәне кулдан ычкындырмаска! Ул арада баягы тавыш янә кабатланды. Бу рәвешле итеп йә җир, йә җил генә үкерә алыр, гади адәм баласы мондый тавыш чыгарырга сәләтле түгелдер.
– Малкай! Коткар, малкай!
О проекте
О подписке