Читать книгу «Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Һич онытмыйм…

 
Һич онытмыйм яр буенда
Пароход көткәнемне,
Пароход килгәч, Казанга
Утырып киткәнемне…
 
 
Китеп барам, туганнарны,
Туган якны калдырып.
Борылам да карыйм артка,
Күзләремне талдырып.
 
 
Күзләремә яшьләр килә,
Күзләрем талды бугай.
Туган ягым мин киткәнне
Сизми дә калды бугай…
 
 
Минем килеп төшкәнемне
Ә Казан сизәр микән?
Тик пароход бик ашыкмый…
Гел шулай йөзәр микән?..
 
 
Пароходта китеп барам,
Яуларга дип Казанны.
Мин әле белмим, билгеле,
Миңа ниләр язганны…
 
 
Казан әле мине белми
Ишетеп тә, күреп тә…
Ул мине ничек каршылар?
Булмый әле белеп тә…
 
 
Казанны уйламый калган
Юктыр минем бер көнем…
Тик Тукайдан башка анда
Юк бит минем беркемем…
 
 
Белмичә ни күрәсен дә,
Белми ни буласын да,
Китеп барам пароходның
Дүртенче классында…
 
 
Әй гомерләр…
Гомерләр дә
Шактый кичелде инде…
Ә ул пароход «Габдулла
Тукай» исемле иде.
 
9.02.2018

«Быел безне бәхет басты…»

 
Быел безне бәхет басты:
Ак-караны күрмибез без,
Көрибез дә көрибез без…
Көрәмичә кермибез без.
 
 
Көрәмичә йөрер идек,
Көрәмичә йөреп булмый,
Көрәмичә керер идек,
Көрәмичә кереп булмый.
 
 
Безнең эшләр шундый инде…
Бер уңмаган уңмый инде…
Күпме яуса да, ул карны
Көрәмичә булмый инде…
 
 
Беләм инде, булмый инде…
Йә, әйтегез, бу ни инде?
Кар көрәргә бер теләк юк…
Теләмичә булмый инде.
 
 
Югыйсә мин өлкән яшьтә,
Көрәмәскә хакым да бар!..
Борчылмагыз! Көрәшергә
Минем әле хатын да бар!
 
14.02.2018

Сезне яратмасам…

 
Мин яратам сезне, кызлар!
Яратам шул бигрәк!
Ярату ул гөнаһ түгел, –
Яратырга кирәк!
 
 
Яратмаслык та түгел шул,
Тормышның сез җаны!
Сезгә бара да тоташа
Тормышның бар ягы…
 
 
Ничек гашыйк булмыйсың да
Ничек яратмыйсың?!
Яратасың!.. «Яратам!» дип
Мең кат кабатлыйсың…
 
 
Сөю ялкыны сүнмәсен
Безнең җаныбызда!
Яратырга яратылган
Безнең барыбыз да!
 
 
Гөнаһ булыр иде, гөнаһ,
Сез дип җан атмасам…
Шагыйрь булып та йөрмим мин,
Сезне яратмасам!
 
7.03.2018

9 нчы март иртәсе…

 
Тәрәзәбез карланган…
Әллә инде карланган ул,
Әллә инде парланган…
 
 
Иртәсе дә иртәсе…
Безгә шундый ияләшкән,
Кышның килми китәсе…
 
 
Тышта минус унҗиде…
Әле һаман кыштагыча
Ул салкыны, ул җиле…
 
 
Югыйсә март бит инде…
Югыйсә язга ашкынган
Күңелләр шат бит инде…
 
 
И матурлыгы тышның…
Тәүге көннәре бу язның,
Соңгы көннәре кышның…
 
 
Ә тышта шундый аяз…
Нишләргә белми табигать:
Үзе кыш бу, үзе яз…
 
9.03.2018

Яз килергә җыена…

 
Тамчылар тама башлады,
Тып та тып тама инде…
Тышта салкынча булса да,
Язларга таба инде…
 
 
Тамчысыз язлар башланмый,
Тамчыдан күл җыела…
Кыш китәргә җыенмый да,
Яз килергә җыена…
 
 
Язгы тамчыларга карап,
Күзләрем тала инде…
Яз җилләре күңелләрнең
Капкасын кага инде…
 
 
Табигатьнең аклыклары
Кышларда кала инде…
Күңелләрем ел да шулай
Бер ярсып ала инде…
 
 
Шагыйрь иптәш, синең күңел
Болай да язда инде…
Урамга чык, шигыреңне
Тиз генә яз да инде…
 
12.03.2018

Башкорт кымызы

 
Юктыр сезнең эчкәнегез
Башкортның чын кымызын…
Шул кымызны бер капсаң да
Бәхетле син көнозын!
 
 
Әгәр син тапмыйсың икән
Дөньяның бер кызыгын,
Син бер генә кабып кара
Башкортның шул кымызын!
 
 
Уртлый-уртлый, туктый-туктый
Эчсәң әгәр кымызын,
Тыңлыйсың килер башкортның
Кураен һәм кубызын.
 
 
Биюләрнең дәртлеләрен,
Җырларының озынын
Тыңлый-тыңлый эчәрсең син
Башкортның чын кымызын!
 
 
Әгәр чынлап эчәм дисәң
Син башкортның кымызын,
Туры китермәскә тырыш
Вакытның син тыгызын!
 
 
Утыраек әле бергә,
Ашыкмаек, төн озын…
Телләр ачылып китә ул,
Капсаң башкорт кымызын.
 
24.03.2018

Ут эчендә…
(Кемеровода 41 бала утта янып үлде.)

 
Ни көннәргә калды бит ил,
Төштек бит ни көннәргә?
Шушындый авыр чакларда
Таяныйк соң кемнәргә?
 
 
«Ни эшләргә?», «Кем гаепле?»
Бу сораулар мәңгелек…
Ник югалды җаваплылык?
Кая китте гамьлелек?
 
 
Сәбәпләр табарга була
Йә болай, йә тегеләй…
Ә монда янгын…
Сабыйлар
Утта яна тереләй!
 
 
Сабыйлар яна ялкында,
Сабыйлар – ут эчендә…
Аларны беркем коткармый…
Елыйм шуның өчен дә.
 
 
Минем күз яшьләрем генә
Сүндермәс шул ул утны…
Нигә безнең илнең күге
Гел караңгы, болытлы?
 
 
Кем гаепле бу хәлләргә?
Бу кемнәрнең ялгышы?
Аларга да бер төшәчәк
Сабыйларның каргышы…
 
 
Гаеплеләр җәзаларын
Барыбер алачаклар!
Бу дөньяда янмасалар,
Тәмугта яначаклар!..
 
 
Мин үзем дә ут эчендә,
Утырамын сызланып…
Тере килеш утта янган
Сабыйларны кызганып…
 
27.03.2018

Көлке көне

 
Бездә көн дә «Көлке көне»…
Бертуктаусыз көләрлек!
Көлеп чиргә сабышырлык,
Көлә-көлә үләрлек…
 
 
Без яшәгән җәмгыятьнең
Көлке бөтен яклары:
Көлке бездә пенсияләр,
Көлке хезмәт хаклары…
 
 
Көлке безнең депутатлар,
Һәртөрле кандидатлар,
Көлке төрле телешоулар,
Көлке төрле дебатлар…
 
 
Көлке – эфир, көлке – экран,
Көлдерәләр котырып.
Шул шутлардан, клоуннардан
Булмый качып котылып…
 
 
Көлке – җитди сүзебез дә,
Көлке – кигәнебез дә…
Полный адәм көлкесе бит
Юмор дигәнебез дә!
 
 
Юмористлар сәхнә тулы,
Юк юморлары гына.
Мин шикләнә дә башладым
Бездә юмор барына…
 
 
Безнең тормыш үзе юмор…
Көлдерүчеләр – кәттә!
Бездә көн дә «Көлке көне»…
Елыйсы килә хәтта…
 
1.04.2018

И кызларым…

 
И кызларым-кояшларым,
Кояшларым-айларым!
Сезнең белән бергә үтә
Елларым һәм айларым!
 
 
И кызларым-йолдызларым,
Йолдызларым-нурларым!
Сез минем бик нәниләрем,
Сез минем бик зурларым!
 
 
И кызларым-чәчәкләрем,
Чәчәкләрем-гөлләрем!
Сезгә бәхет теләп үтә
Төннәрем һәм көннәрем!
 
 
И кызларым-шигырьләрем,
Шигырьләрем-җырларым!..
И кызларым, үземнең дә
Бик бәхетле чорларым!
 

Чәчәк идек…

 
Шомыртлар чәчәк аткан чак…
Исләреннән исерәм.
Яшь чактагы төсле тагын
Рәхәтлекләр кичерәм!
 
 
Чәчәкләрнең гүзәллеге
Иркәли күзләремне.
Яктырта күңелләремне,
Балкыта йөзләремне…
 
 
Бөтен дөнья шау чәчәктә,
Дөнья нурга коена…
Тик чәчәкләр бик тиз уңа,
Чәчәкләр тиз коела…
 
 
Чәчәк идек без яшьлектә,
Чәчәк идек кичә дә…
Чәчәк чакларның узганын
Калдык шул сизмичә дә.
 
 
Сагынырга гына калды
Чәчәк төсле чагыбыз…
Ак чәчәкләр төсле инде
Чәчләрдәге чалыбыз…
 
29.05.2018

Карашларың…

 
Карашларың шундый якты,
Карашларың шундый татлы…
Карашларың ялганламый,
Карашлар ул һәрчак хаклы.
 
 
Карашларың бигрәк алкын,
Карашларың бигрәк ялкын…
Ул карашлар – аңлый алмыйм –
Үзе ерак, үзе якын.
 
 
Карашларың иксез илһам,
Карашларың чиксез җиһан…
Ул карашлар җиһанга да
Сыймас иде әгәр җыйсаң.
 
 
Карашларың шундый тып-тын,
Карашларың төпсез упкын…
Шул карашлар упкынында
Бәргәләнә гашыйк тоткын…
 
7.08.2018

Әткәй туган көн

 
Син тугансың, әткәй, йөз ел элек!
Утырамын уйлар эчендә…
Сиңа караганда күпкә карт мин,
Яшәлгәндер синең өчен дә…
 
 
Мин еш кына синең хакта уйлыйм,
Ул уйлардан булмый котылып.
Синең белән, әткәй, бер ирләрчә
Сөйләшәсе килә утырып.
 
 
Ә сөйләшер сүзләр күп җыелган,
Мөлдерәмә алар җанымда…
Түгелергә тора күңелемдә…
Син генә юк минем янымда.
 
 
Синнән башка узды балачак та,
Синнән башка узды яшьлек тә…
Син мәңгегә балачакта калдың,
Кайталмадың күпме дәшеп тә…
 
 
Син истә дә, син истә дә түгел,
Белмим инде ниләр әйтергә?
Син яшь булып калдың күңелләрдә,
Япь-яшь булып калдың хәтердә.
 
 
Хыялларда калдың, сагышларда,
Шигырьләремдә һәм җырымда…
Син җанымда, әткәй, җанымдагы
Иң кадерле газиз урында.
 
 
Ишетәсең микән син, юк микән
Минем сиңа ниләр әйткәнне?..
Җитмешемдә сагынамын сине –
Кырык бердә киткән әткәмне…
 
7.09.2018

Якташларыма

 
Мин сезнең белән бергәләп
Бер сафта атлаучыгыз!
Кирәктә – мактаучыгыз мин,
Кирәктә – яклаучыгыз!
 
 
Мин сезнең якын кешегез,
Мин сезнең якташыгыз!
Кирәк чаклар бик күп була,
Мине дә яклашыгыз!
 
 
Мин сезнең бер туганыгыз,
Мин сезнең юлдашыгыз!
Бер туфрактан, бер үк судан
Безнең бит юл башыбыз!
 
 
Якташларым, мин бит сезнең
Зимагур бер улыгыз!
Мин сезнең ханыгыз түгел,
Мин сезнең бер колыгыз!
 
 
Мин сезнең бер абыегыз,
Мин сезнең бер энегез!
Безнең бит бер нәселебез,
Безнең бит бер телебез.
 
 
Мин сезнең Уралдашыгыз,
Мин сезнең Сөндәшегез!
Теләсәм дә була алмам
Мин сезнең көндәшегез.
 
 
Бергә гомер кичерәбез –
Мин сезнең чордашыгыз.
Җырыбыз – бер, минем белән
Әйдәгез җырлашыгыз!
 
 
Мин сезнең бер җырдашыгыз,
Мин сезнең бер моңыгыз!
Бергә гомер кичерәбез,
Мин сезнең чордашыгыз.
 
 
Мин сезнең гомерлек бер
Иптәшегез, дустыгыз!
Дуслык кадерен белергә
Сез үзегез куштыгыз!
 
 
Кирәк булса тәнкыйтьләгез,
Кирәк булса мактагыз!
Салып кына таптамагыз,
Нахак бәла такмагыз!
 
 
Укыгыз мине, тыңлагыз,
Җиткәнче сабырыгыз!
Яратасызмы сез, юкмы,
Мин сезнең шагыйрегез!
 
 
Иркәләгез, кирәк чакта
Миңа бармак янагыз!
Кайчак көләч, кайчак елак…
Мин сезнең бер балагыз!
 

Көннәр бозылыр төсле…

 
Мондый көннәр бик озакка
Сузылыр төсле иде,
Көннәребез гел рәхәттә
Узылыр төсле иде…
 
 
Миңа әле дә бу җәйләр
Озын, озындыр төсле…
Юк шул инде, җаным сизә:
Көннәр бозылыр төсле…
 
 
Күкнең дә төсе үзгәрә…
Элекке түгел төсле.
Үзгәрә дә куя көннәр…
Гел минем күңел төсле.
 
 
Яңгыр исләре дә килә,
Исә яңгыр җилләре…
Әйтәм аны агачлар да
Төн буена җилләде.
 
 
Көннәр бозылыр төсле шул…
Сулкылдап куя тәнем…
Татып та кала алмадык
Кояшлы җәйнең тәмен.
 
10.09.2018
1
...
...
12