Читать книгу «Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Тую…

Туйдым…

И. Юзеев

 
Туйдым ыгы-зыгылардан,
Кирәкмәгән фигыльләрдән,
Дәүләткүләм, милләткүләм
Бер файдасыз шөгыльләрдән…
 
 
Туйдым мәҗбүри җыелган
Бер мәгънәсез җыеннардан,
Туйдым политиканнардан
Һәм сәяси уеннардан…
 
 
Үз теленнән, үз дененнән
Ераклашкан татарлыктан,
Кабалана-кабалана
Урыслашкан татарлыктан…
 
 
Туйдым астыртынлыклардан,
Туйдым милли куркаклыктан…
Берни дә килеп чыкмады
Безнең алтын урталыктан…
 
 
Туйдым тирә-ягымдагы
Массакүләм маңкортлыктан…
Туйдым безнең мескенлектән,
Канга сеңгән мокытлыктан…
 
 
Туйдым безгә наданнарның
Акыл сатып ятуыннан…
Җәмгыятьнең әхлаксызлык
Сазлыгына батуыннан.
 
 
Аморальный кешеләрнең
Безгә мораль укуыннан…
Ә нормальный егетләрнең
Сүз әйтергә куркуыннан…
 
 
Туйдым икейөзлеләрдән,
Елмаючы битлекләрдән;
Туйдым күзгә күренмәгән
Һәм күренгән читлекләрдән…
 
 
Туйдым ялган пафослардан,
Туйдым мин сүз боткасыннан.
Бездә хәзер сүздән башка
Эшләгән эш юк та сыман…
 
 
Туйдым күзгә карый-карый
Бер-береңне алдаулардан,
Бер-береңне таптаулардан,
Мактаулардан, данлаулардан…
 
 
Туйдым ясалмалылыктан…
Юк, бу сездән тую түгел.
Бетте! Җитте! Туктыйм! Мин бит
Сезнең кебек кыю түгел…
 
 
Ә шулай да бу туктавым
Үз-үземне тыю түгел.
Һәм шулай ук мин әйтәсе
Сүзгә нокта кую түгел…
 
4.10.2017

Һәркемнең дә үз көзе…

 
Яшь чакта да күп язылган
Көзләремә багышлап…
Чөнки көз ул тылсым төсле,
Чөнки көз ул – табышмак…
 
 
Яшь чакта да ни өчендер
Көзләр бик елак иде…
Яшьлектәге ул көзләрем
Хәзер бик ерак инде.
 
 
Тик барыбер күңлем белән
Мин һаман анда әле.
Ул чактагы моңсулыклар
Һаман да җанда әле.
 
 
Көз җитүгә, дөнья һаман
Сарыларга күмелә.
Хәзер инде сарыларга
Күңелләр дә күнегә.
 
 
Безнең хәзер көз асылын
Аңлый торган чагыбыз.
Акрын гына көзгә таба
Якыная җаныбыз…
 
 
Көзгә кергәч, кем моңлана,
Ә кемнәрдер көрсенә…
Көзләр алар һич кенә дә
Охшамый бер-берсенә.
 
 
Без дә төрле, көн дә төрле,
Көз үзе дә йөз төсле.
Үзгәреп кенә торабыз,
Ел да килгән көз төсле…
 
 
Көзләр көзгә охшамый шул,
Һәрбер көзнең үз йөзе,
Һәркемнең дә үз хисләре,
Һәркемнең дә үз көзе.
 
 
Көз кабатлый күңелләрне,
Көз дә шул ук без бит ул…
Ким дигәндә, йөз җырлык һәм
Йөз шигырьлек көз бит ул!
 
7.10.2017

Казанда да кар күренде…

 
Казанда да кар күренде,
Торуыма иртән.
Әллә ничек булып китте…
Сагындырган икән.
 
 
Көязләнеп кенә ява,
Килештереп кенә,
Яуган шикелле ул, безне
Ирештереп кенә…
 
 
Ялындырып, уйнап кына,
Явар-яумас кына,
Минем хисләрем шикелле
Янар-янмас кына…
 
 
Җитешми ул төшәргә дә
Җилләп яткан җиргә.
Оча да китә, ияреп
Җилфер-җилфер җилгә…
 
 
Әллә үзен, әллә безне
Карый инде сынап…
Барыбер явар ул чынлап,
Иртәрәк йә соңлап…
 
 
Казанда да кар күренде,
Тора-бара нишләр?!
Килеп киткән кебек булды
Яшьлектәге хисләр.
 

Пушкин белми яратмаган…

 
Пушкин белми яратмаган
Көзнең шушы мәлләрен.
Әйләндергән ул шигырьгә
Көзнең бар гамәлләрен…
 
 
Сыйдырган ул шигыренә
Көзнең бөтен ямьнәрен…
Ә көз үзе гомерләрнең
Җыйган бөтен гамьнәрен.
 
 
Алтын төсле сары көзләр
Сагышлы шатлык кебек.
Салкын төсле сабыр көзләр
Сагышлы картлык кебек…
 
 
Яфраклар да картайганга
Шулай коеладыр ул…
Карт шагыйрьгә генә, бәлки,
Шулай тоеладыр ул?..
 
 
Әллә инде моңсулыкны
Җилләрдә җилгәрәсе…
Күнегелгән иде көзгә,
Килми лә җибәрәсе…
 
 
Минем көзге сукмакларым
Яфрак белән түшәлгән.
Ул яфраклар, келәм булып,
Ничек шулай төшәлгән?..
 
 
Көзләрнең бу гүзәллеге
Күзнең явын алырлык.
Шушы гүзәллек эченнән
Гомер буе барырлык…
 
 
Пушкиннар заманында да
Көз шушындый булгандыр:
Бар табигать алтын кояш
Яктысына тулгандыр…
 
 
Заманалар үзгәрсә дә,
Көз ул һаман шул уктыр,
Көздә шул ук моңсулыктыр,
Көздә шул ук холыктыр…
 
 
Көз турында мин дә язам…
Көзләр бездә мең төсле…
Көзләрне мин дә яратам,
Пушкин яраткан төсле.
 
15.10.2017

Миләш пешкән…

 
Көз елмая бөтен төштән!
Кызарып миләш пешкән!
Әллә каян балкып тора,
Миләшкә кояш төшкән…
 
 
Малайлар никтер ашамый,
Миләш быел уңса да…
Никтер ачы тоела шул,
Миләш матур булса да.
 
 
Кызыктыра кызыл миләш…
Чыннан да ачы ла ул…
Ләкин ачы миләш капсаң,
Күңелләр ачыла ул…
 
 
Миләшне кошлар ярата!
Ачы дип тә тормыйлар,
Күз ачып йомган арада
Киләләр дә урлыйлар…
 
 
Безгә ачы тоелса да,
Кошларга татлыдыр ул.
Иң дөресе – малайлар да,
Кошлар да хаклыдыр ул…
 
 
Кошлар юкка яратмас ул!
Сезгә, дуслар, бер киңәш:
Ачы булса да ашагыз,
Мин дә каптым бер миләш!
 
27.10.2017

Аңламассың…

 
Карлы яңгыр, җилле яңгыр…
Ни көз түгел, ни кыш түгел.
Аңлап булмый күңелемне:
Ул ни тулы, ни буш түгел…
 
 
Көз белән кыш кушылган чак…
Ни үз түгел, ни ят түгел…
Күзләремә яшьләр килә…
Ни өчендер оят түгел.
 
 
Туңмыймын да, янмыймын да…
Ни җылы, ни салкын түгел.
Нидер булды күңелемә:
Ул ни боз, ни ялкын түгел…
 
 
Нишләргә белми табигать…
Бу, әлбәттә, уен түгел.
Табигать кебек күңел дә…
Рәхәт түгел, кыен түгел.
 
 
Көн ни якты, ни караңгы…
Ни көн түгел, ни төн түгел.
Аңлый алмыйм халәтемне:
Ни төш түгел, ни өн түгел…
 
5.11.2017

Аптырамыйм. Аптырыйм

 
Мине аптырату җиңел түгел…
Күп әйбергә хәзер шаккатмыйм.
Әллә нинди могҗизаларга да
Гаҗәпләнмим, тел дә шартлатмыйм!
 
 
Минем күңел үзе бер могҗиза,
Минем дөньям үзе бер тылсым…
Алар барда, могҗизаларың һәм
Тылсымнарың бер читтә торсын!
 
 
Аптырамыйм төрле «нано» ларга,
Аптырамыйм төрле «…фон» нарга:
Аптырамыйм смартфоннарга мин,
Айфоннарга, телефоннарга…
 
 
Мин аптырыйм кояш баеганга,
Гаҗәпләнәм таңнар атканга…
Аптыраплар карап торам ел да
Сабантуйда чапкан атларга.
 
 
Сокландыра мине бал кортлары,
Кырмыскалар, башка бөҗәкләр,
Күбәләкләр, кошлар, гөл-чәчәкләр…
Табигатьтәге шул бизәкләр…
 
 
Аптырамыйм гомер буе миннән
Ни өчендер көнләшкәннәргә,
Аптырамыйм гел астыртын гына
Минем белән көрәшкәннәргә…
 
 
Аптырамыйм ялагайларга мин,
Аптырамыйм сатлык җаннарга…
Аптырыйм мин кешеләрдән күпкә
Акыллырак җәнлек-җанварга.
 
 
Аптырата Фәнис Яруллиннар,
Галимҗанов Әсхәт абыйлар…
Чөнки алар берәр генә данә!
Тарихта да бик аз андыйлар.
 
 
Бурлар дөньясында бер тапкыр да
Урлашмаганнарга аптырыйм.
Ялган дөньясында бер тапкыр да
Алдашмаганнарга аптырыйм…
 
 
Мине аптырату җиңел түгел…
Әйе-әйе, һич тә арттырмыйм…
Аптырарлык чакта аптырамыйм,
Йә юкка да кайчак аптырыйм.
 

Милли кием бизгәге…

(ТНВ каналыннан «Таяну ноктасы» тапшыруын карагач)
(Депутатлар милли киемнәр турында закон кабул итәргә җыена. Чиновникларны да милли киемнәрдән йөртмәкчеләр икән.)
 
Ниһаят, безгә дә җитте
Милли кием бизгәге…
Пальтоның да, куртканың да
Булсын милли бизәге…
 
 
Депутатлар уйлансыннар,
Аларга наказ кирәк!
Кытайлар тегеп бирсеннәр,
Срочно заказ кирәк!
 
 
Түрәләргә – милли чикмән,
Әлбәттә, милли башмак…
Депутатлар үзләре үк
Кияргә тиеш башлап!
 
 
Депутатлар утырсыннар
Бары милли башлыктан,
Аерылып торсын алар
Чуваш белән башкорттан.
 
 
Эшкә йөрсеннәр чапаннан!
Ярый камзол, бишмәт тә!
Закон кушкач, кими булмый,
Булмый берни эшләп тә!
 
 
Чиновниклар һәм түрәләр
Йөрсен милли формадан!
Зур штрафлар салынсын
Чыкса милли нормадан!
 
 
Депутатлар таләп итсен,
Әйтик, бухгалтерлардан:
Хатын-кызлары йөрсеннәр
Милли бюстгальтерлардан!
 
 
Үзегез күреп торасыз:
Татарлык бит бик кими!
Хатыннар, кызлар ник кими
Матур милли бикини?
 
 
Булмый милли бикинисыз,
Ни генә димәсеннәр…
Әгәр милли булмый икән,
Бөтенләй кимәсеннәр!
 
 
Мөгаен, икеләнмичә
Хупларсыз мине сез дә:
Безнең милли кызларыбыз
Чибәр бер киемсез дә!
 
 
Долой чит ил киемнәре!
Киемнәр милли булсын!
Әгәр инде милли булса,
Теләсә нинди булсын!..
 
 
Килер бер көн: татар йөрмәс
(Раз өстән кушкансыз!)
Өйдә милли пижамасыз,
Тышта милли ыштансыз!
 

«Яңа гына җәй иде дә…»

 
Яңа гына җәй иде дә,
Алтын сары көз иде…
Көннәремнең төсе китте,
Әллә инде күз тиде?..
 
 
Әллә инде күзләр тиде,
Әллә җитте вакыты…
Бер кояшсыз көннәремнең
Китте яме вә коты.
 
 
Табигатьтә дә, җанда да
Шундыйрак әверелеш…
Тик бу – үткенче бер халәт,
Бу – вакытлы күренеш…
 
 
Көзнең соры сагышларын
Юып атыйк күңелдән!
Аклыкларны, ак карларны
Көтеп яшик бүгеннән!
 
 
Килер ул, килер якты көн,
Яңа дәвер, яңа чак!..
Безгә дигән ап-ак карлар
Менә-менә явачак!
 
9.11.2017

Бәлеш
(Актуаль шигырь)

 
Кояш кебек тора көлеп,
Бәлеше дә бәлеше!..
Нәкъ шушы бәлеш шикелле
Хатынымның һәр эше!
 
 
Шундый тәмле, шундый тәмле
Бәлешенең һәр төше…
Бу бәлешне мактый-мактый
Ашар иде һәр кеше!
 
 
Бу бәлешне үзегез дә
Ну суктырыр идегез!
Һәм, әлбәттә, телегезне
Йоткан булыр идегез…
 
 
Кунакка дәшеп тормадык,
Сезне ардырмас өчен,
Саранлыктан түгел, сезне
Телсез калдырмас өчен…
 
 
Минем хатын мине шулай
Көн дә өнсез калдыра…
Мәскәү түгел, үз хатыным
Мине телсез калдыра.
 
11.11.2017

Әле таң ата гына…

 
Нигәдер иртә уяндым…
Уяндым кинәт кенә.
Уянуга уйлар алды
Күңелне биләп кенә…
Күземә һич йокы керми,
Күземне ачып ятам.
Уйларым белән биеккә,
Галәмгә ашып ятам…
Дөнья тынып калган кебек,
Тынмаган тик ми генә…
Нинди генә уйлар килми,
Башка керми ни генә?!
Уйларның кирәкләре дә,
Кирәкмәгәннәре дә…
Уйларның бөреләре дә,
Җиләкләнгәннәре дә…
Бөтен гомеремне барлап
Чыктым шушы бер төндә…
Минем ниләр уйлаганны
Беркем белми, беркем дә.
Белмәсеннәр…
Тышта – галәм…
Күкне йолдыз каплаган.
Таң үзе дә йоклый әле,
Юк әле, юк, атмаган.
Яшь егетләр сөйгәннәрен
Озатып кайта гына…
Йоклагыз, и газизләрем!..
Әле таң ата гына.
 
13.11.2017

Күңелемнең табигате…

 
Нәкъ менә табигать кебек
Минем күңел дә.
Кояш та бар, болыт та бар
Күңел күгендә.
 
 
Кирәк чакта явып тора
Явымнары да…
Чыгып тора җилләре дә,
Давыллары да…
 
 
Әйе-әйе, андый чаклар
Еш булып тора…
Минем күңелдә яз, җәй, көз,
Кыш булып тора.
 
 
Бураннары чыгып тора…
Һәм тынып тора.
Күңелем бер бушап тормый,
Гел тулып тора.
 
 
Табигать гел үзгәрештә…
Күңел дә шулай.
Күңелемнең табигате
Нәкъ шундый бугай.
 
 
Табигатьнең бер төредер
Минем күңел дә…
Табигать төсле үзгәрде
Күңел бүген дә.
 
17.11.2017
1
...
...
12