Читать книгу «Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Ык буе күбәләге

 
Таш өстендә – күбәләк!
И гүзәл җан иясе…
Килә бу җан иясен
Иркәлисе, сөясе…
 
 
Таш өстендә – күбәләк…
Баш өстендә – кояшы…
Бу көзге күбәләкнең
Кайда икән оясы?
 
 
Таш өстендә – күбәләк…
Җылы кояш, җылы таш…
Җылы көннәр гел булмас,
Кояш башка җылытмас…
 
 
Таш өстендә – күбәләк…
Иртәгә яңгыр, диләр.
Гүзәллек нәзберек шул…
Көтәдер аны ниләр?!
 
15.09.2017

Агыйделдә акчарлаклар…

 
Агыйделдә акчарлаклар
Канат кага сак кына…
 
 
Агыйделдә канат каккан
Акчарлаклар ак кына…
 
 
Агыйделдә акчарлаклар
Оча торган чак кына…
 
 
Агыйделдә мин үзем дә
Акчарлак бит чак кына…
 
 
Агыйделдә акчарлаклар
Айкала да чайкала…
 
 
Акчарлакны хәтерләтеп,
Төнге күктә ай кала.
 
15.09.2017

Көзнең соңгы алмалары

 
Көзнең соңгы алмалары
Тәрәзә төпләрендә.
Өлгереп өлгермәгәннәр…
Җәй төсе күпләрендә.
 
 
Көзнең соңгы алмалары…
Татлы да, бик ачы да.
Күңелне ачып җибәрә
Алмаларның кайсы да…
 
 
Күзнең явын алмаса да,
Иркәли безнең күзне.
Алар көзге алмалар шул,
Өзелеп көтә көзне…
 
 
Көзнең соңгы алмалары
Кайчан балланыр икән?
Көзге кояшта кызына…
Кайчан алланыр икән?
 
 
Кызарып өлгерерләрме?
Булмый шул, булмый белеп…
Көзнең соңгы алмалары…
Соңгы мәхәббәт кебек.
 
17.09.2017

«Нишләттеләр сине, каен?..»

 
Нишләттеләр сине, каен?
Кемнәр шулай иттерде?
Сине кемнәр, каенкаем,
Шушы көнгә җиткерде?
 
 
Кая синең төп-төз буең?
Кая зифа буй-сының?
Кая нәфис сылулыгың?
Кая ап-ак тылсымың?
 
 
Синең каенлыкларыңнан
Калмаган шул берни дә.
Узалардыр, синең каен
Икәнеңне белми дә…
 
 
Сиңа кул күтәргәннәрнең
Күңелләре күмердер…
Юк, юк, каен мондый булмый,
Юк, син каен түгелдер!
 
 
Минем якташ каеннарым
Сине танымас иде…
Минем шикелле шагыйрьләр
Сиңа табынмас иде…
 
 
Гашыйк кызлар һәм егетләр
Сиңа сарылмас иде…
Авылларыннан киткәннәр
Сине сагынмас иде…
 
 
И каеным, сине күреп,
Әрнепләр йөрдем инде.
Күрмәскә кирәк булган да…
Нишлим соң, күрдем инде…
 
19.09.2017

Бу бит минем көзләрем…

 
Бу бит минем сукмакларым,
Бу бит минем эзләрем,
Бу бит минем гомерләрем,
Бу бит минем көзләрем…
 
 
Шушы көзге манзараны,
Шушы көзге төсләрне,
Миңа гына таныш булган
Шушы көзге төшләрне
 
 
Сөеп туймый күңелләрем,
Күреп туймый күзләрем.
Шушы сары көзләрдә дә
Алсулана йөзләрем…
 
 
Үзем дә сизми калганмын
Кергәнемне көземә.
Мөлдерәпләр карап торам
Көзләремнең күзенә…
 
 
Көзнең бөтен төсмерләрен,
Көзнең бөтен сүзләрен
Сыйдырыр идем шигырьгә,
Тоталмыйм шул үзләрен…
 
19.09.2017

Сулар ага, сулар ага…

 
Сулар ага, сулар ага…
Яратам су тавышын.
Яратам шул су тавышын,
Яратам су агышын…
 
 
Сулар ага, сулар ага…
Яратам су агышын.
Сизәм мин суның сулавын,
Тыңлыйм канат кагышын.
 
 
Сулар ага, сулар ага…
Су – җанлы ул, су – тере.
Җырлый белә, елый белә…
Шигырь төсле су теле.
 
 
Сулар ага, сулар ага…
Тоям сулар сагышын.
Шул суларга карап торам,
Шул суларга багышым…
 
 
Акмасалар да ишетәм
Суларның тын алышын…
Үземнең дә гомер дигән
Суда агып барышым.
 
 
Сулар ага, сулар ага…
 
19.09.2017

Элеккеге агач…

 
Бу агач шаулап торгандыр,
Язын яфрак яргандыр,
Җәй көне – чәчәк, көз көне
Аны җимеш саргандыр…
 
 
Сайрарга, оя корырга
Аңа кошлар кунгандыр…
Аннары яфрак койгандыр,
Кыш буена туңгандыр…
 
 
Ни булса да яшәгәндер,
Бизәп туган якларын…
Ә хәзер оныткандыр да
Агач булган чакларын.
 
 
Ул инде агач түгел шул…
Корыган, үлгән инде.
Үзенең үлгәнлегенә
Ул күптән күнгән инде…
 
 
Мин дә искә төшералмыйм
Ни исемен, ни исен…
Һәрнәрсәнең үз чоры шул,
Хәзер инде ни дисең…
 
 
Тик ни гаҗәп, егылмый бит,
Тора бит баскан килеш!
Элеккечә басып тора
Күкләргә ашкан килеш!..
 
 
Белмим, ни булгандыр аңа?
Югыйсә яшь иде ул…
Бәлки, шушы кыяфәттә
Кабаттан яшидер ул?!
 
23.09.2017

Ай да мин…

 
Төн эчендә мин берүзем,
Күктә – ялгыз ай гына…
Тып-тын гына очып бара,
Йөзеп бара җай гына…
Яктысы – су өсләрендә,
Сагышы – җаннарымда…
Яшьлектәге аебыз да
Һаман күз алларымда…
Бу ай безнең ай микән ул?
Әллә бүтән ай микән?..
Һай, бу күңел…
Хыялларга
Нигә шулай бай икән?..
Ай тын гына, талгын гына
Китеп бара түбәмнән.
Мин дә айга карап торам,
Ай да миңа төбәлгән…
Бер-беребезне без шулай
Бер сүзсез дә аңлыйбыз…
Очрашканда, күзебездән
Күзебезне алмыйбыз.
Галәмәт бу төнге галәм…
Галәм катлы-катлы шул.
«Очсыз-кырыйсыз күк бит ул…»
Тукаебыз хаклы шул…
Белсә беләдер ай гына
Төннең бөтен серләрен.
Мин дә беләм ай белгән шул
Серләрнең кайберләрен…
 
24.09.2017

Нәргизә чәчәк ярата

Балаларга


 
Нәргизә чәчәк ярата,
Булса да кеп-кечкенә.
Чәчәк күрсә, туктамыйча
Китә алмый һич кенә.
 
 
Матур-матур чәчәкләрне
Әллә каян таный ул.
Чәчәкләрне ләкин өзми,
Иснәп кенә карый ул.
 
 
Күрсә матур чәчәкләрне,
Нәргизә и сөенә!
Сөенечтән бии башлый
Шул чәчәкләр көенә…
 
 
Нәргизә чәчәк ярата!
Ул үзе дә гөл-чәчәк!
Үскәчтен, гөл-чәчәкләрне
Үзе дә үстерәчәк!
 
24.09.2017

Бөтен өмет сездә!

(Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка ачык хат)
 
Бөтен өмет, Энгель Нәвапович,
Сездә генә, фәкать сездә генә!
Башкаларга берни кирәк түгел,
Бар эшләгәннәре сүздә генә…
 
 
Батыр булып йөргән иделәр дә,
Качып бетте алар өннәренә…
Аларның бит запас телләре бар…
Төкерәләр туган телләренә…
 
 
Яу кырында хәзер берүзегез!
Ә башкалар тора күзләп кенә,
Ул-бу була калса, үзләренә
Качар өчен урын эзләп кенә…
 
 
Болай булса, иртәме йә соңмы,
Телебездән колак кагачакбыз!
Телебезне жәлләп дәшми торсак,
Телебезне учлап калачакбыз!..
 
 
Халкыбызны телдән яздырабыз…
Юкка чыгарабыз телебезне…
Әгәр саклап, яклап калалмасак,
Каргаячак татар теле безне…
 
 
Ишетергә язмасын дип телик
Газиз телебезнең каргышларын!
Кабатлатмыйк, Энгель Нәвапович,
Үткәннәрнең ачы ялгышларын!
 
 
Хәлләрегезне без бик аңлыйбыз,
Кысалардыр сезне астан, өстән!
Өстәл сугып таләп итәләрдер
Бөтен тарафлардан, бөтен төштән!
 
 
Сезнең изге гамәлләрегез дә
Кемнәргәдер, беләм, ошамыйдыр…
Ә кемнәрдер сезнең батырлыкка,
Тапкырлыкка, бәлки, ышанмыйдыр…
 
 
Ә без ышанабыз! Телебезне
Чит-ятларга бирмик телгәләргә!
Телебезне саклап калган өчен
Утыртмаслар әле төрмәләргә…
 
 
Нык торыгыз, Энгель Нәвапович,
Телебезне мыскылламасыннар!
«Татар теле безгә кирәкми!» – дип,
Сезнең алда мышкылдамасыннар…
 
 
Бер адым да чигенмәскә кирәк!
Җиңелербез, әгәр чигенсәгез!
Телсез калыр безнең татарыбыз,
Бу алышта әгәр җиңелсәгез!
 
 
Бирешмәгез, Энгель Нәвапович!
Бирешсәгез, безнең эшләр харап!
Бөтен өмет сездә! Күрәсезме,
Бөтен татар тора сезгә карап!
 
26.09.2017

Мәхәббәтле көзләрем…

 
Син миңа бик кирәк, җаным,
Су кебек, һава кебек!
Янымда синең булуың
Миңа бер дәва кебек!
 
 
Син миңа гел кирәк, җаным,
Көн саен, сәгать саен!
Син һәрчак кирәк буласың
Юк кына сәбәп саен…
 
 
Янымда гына басып тор!
Кирәкми бер сәбәп тә…
Янымда син булсаң гына
Мин бөек бер халәттә!..
 
 
Җитә миңа бер сулышың,
Җитә күз карашың да…
Мин үземне күрәм, җаным,
Синең күз карасында…
 
 
Син – минем кыюсызлыгым,
Син – минем кырыслыгым.
Син – минем шаулы яшьлегем,
Бүгенге тынычлыгым!
 
 
Син – минем елмаюларым,
Шатлыклы күз яшьләрем.
Яратуымны аңлата
Кайчакта сүз дәшмәвем…
 
 
Ярый әле син янымда,
Син – минем сабырлыгым.
Синең өчен генә язам,
Син – минем шагыйрьлегем.
 
 
Син бит минем гомеремнең
Мәгънәсе һәм асылы…
Килә генә әле безгә
Чын мәхәббәт фасылы.
 
 
Син – минем җырлы, сагышлы,
Мәхәббәтле көзләрем…
Күңелемдә йөргәннәрне
Яздым инде, түзмәдем.
 
27.09.2017

Парк. Көз. Моңсулык

 
Ялгызым буш парк буйлап
Арып-талып килеш…
Яфраклар ява юлыма
Саргаймаган килеш…
 
 
Башымда бер юньле уй юк,
Төрле имеш-мимеш…
Күңелләрне бушатырга
Юк бер таныш-белеш…
 
 
Яшь тавышлар ишетелми,
Юк бернинди көлеш…
Яшь гашыйклар да күренми,
Юк бернинди үбеш…
 
 
Кайда йөрисең син, кояш?
Хәлләремне белеш!
Тизрәк чык та нурларыңны
Минем белән бүлеш!..
 
 
Юк, бүлешми… Кайчан үтәр,
Кайчан бетәр бу эш?
Югыйсә бигрәк күңелсез…
Ну просто үлеш!
 
 
Шушыдыр инде, күрәсең,
Миңа дигән өлеш…
Яңгыр яварга җыена,
Аяк асты юеш…
 
30.09.2017

Кишер үстерүчеләргә киңәшләр
(Шаяру, әлбәттә)

 
Яшисегез килсә озак,
Сез кишер утыртыгыз!
Сез күршеләрегезне дә
Кыстагыз, котыртыгыз!
 
 
Җирегезне сез ел саен
Тирес белән бутагыз!
Вакытында сирәкләгез,
Вакытында утагыз!
 
 
Кишерләрегезне, зинһар,
Судан мәхрүм итмәгез!
Көн саен сибеп торыгыз,
Тик артыгын сипмәгез!
 
 
Көн саен карап торыгыз:
Үсә микән, юк микән?
Кәефләре әйбәт микән,
Тамаклары тук микән?
 
 
Кишерләрегезне, зинһар,
Караклардан саклагыз!
Базарга чыгып сатсагыз,
Бик арзанга сатмагыз!..
 
 
Мул уңышлар биреп торсын,
Яшәсен кишерегез!..
Киңәшләрем ошамаса,
Сез, берүк, кичерегез…
 
1.10.2017

Исә каен җилләре…

 
Каеннар җилдә тирбәлә,
Каеннар иркәләнә.
Җилләр иркәләгән саен,
Каеннар күркәмләнә…
 
 
Җилләр, кунар урын эзләп,
Каеннарга сугыла.
Каеннар җил искән саен
Бөгелә дә сыгыла.
 
 
Җилләр исеп куйган саен,
Каеннар и назлана!
Көязләнә, сылулана,
Әйтерсең лә кыз бала…
 
 
Каеннарга җил кагыла,
Каеннар канатлана.
Каен җиле искән саен,
Шушы хәл кабатлана…
 
 
Канатлы каеннарымның
Бигрәк нечкә билләре…
Үссен каен җиләкләре,
Иссен каен җилләре!
 
2.10.2017