Читать книгу «Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви» онлайн полностью📖 — Роберта Миннуллина — MyBook.
image

Мин сагынмый, кем сагынсын…

 
Мин сагынмый, кем сагынсын
Газиз Сөн буйларымны.
Сөн аңламый, кем аңласын
Уйлаган уйларымны…
 
 
Мин яратмый, кем яратсын
Андагы талларымны.
Яктыртса, алар яктырта
Болытлы таңнарымны…
 
 
Мин сокланмый, кем соклансын
Сөннең көмеш суына.
Сөннең көмеш суларында
Сандугачлар коена…
 
 
Мин кушылмый, кем кушылсын
Сандугач җырларына.
Үзем дә әйләнәм инде
Сандугач моңнарына…
 
 
Мин көйләми, кем көйләсен
Сөн буеның көйләрен…
Сөнсылу – гомер агышым,
Сөн сылуы – сөйгәнем…
 
5.08.2019

Багышлаулар

Мостайга охшап киләсең…

Башкортстанның халык шагыйре

Равил Бикбайга

 
Мостайга охшап киләсең:
Ул атлап килешләрең,
Акрын гына, салмак кына
Мостайча йөрешләрең…
 
 
Мостайча сүз сөрешләрең,
Сөйләгән телмәрләрең,
Һәрвакыт биектә булды
Сайлаган мөнбәрләрең.
 
 
Һәрвакыт үлчәп сөйләдең
Сүзләрнең кыйммәтләрен…
Гел Мостайны хәтерләтә
Килешең-килбәтләрең.
 
 
Сине күрсәм, Мостай диеп,
Мин сискәнеп китәмен…
Син инде, агай, беләсең,
Кемнәрнең кем икәнен!
 
 
Беләсең кемгә охшарга,
Кемнәргә охшамаска,
Кемнәргә ышанырга һәм
Кемнәргә ышанмаска…
 
 
Булмаса да шагыйрьләрне
Үзара ярыштырып,
Булмаса да бөек Мостай
Кәримне алыштырып,
 
 
Мостайга охшап киләсең…
Шулай дигәч көләсең.
Мостайга охшаганыңны
Син үзең дә беләсең.
 
 
Мостай агай әле һаман
Безгә бер терәк шул ул.
Охшасаң да, Мостайларга
Охшарга кирәк шул ул.
 

Җитмеш биш тә җиткән икән, агай!..

Хөрмәтле якташларымның берсенә –

Тәлгат Нигъмәтулла улы Сәгыйтовка


 
Җитмеш биш тә җиткән икән, агай!..
Сөбханалла, хәйран яшәлгән!
Шушы яшеңдә дә бирешмисең,
Калышмыйсың әле яшьләрдән…
 
 
Үткәннәргә әгәр күз ташласаң,
Бер карасаң әгәр үрелеп,
Хәтерләрнең якты тәрәзеннән
Барысы да тора күренеп.
 
 
Яшәдек бит төрле дәверләрдә!
Туры килдек нинди чорларга?!
Торып калды алар тарихларда,
Яңгырады алар җырларда…
 
 
Без замана балалары идек:
Тегесен дә күрдек, ансын да…
Йөрәгебез, күңелебез аша
Уздырдык без, агай, барсын да.
 
 
Безнең эзләр калган заманнарга
Карыйсың бит нинди күз белән?
Ә син, агай, яңа заманга да
Аяк бастың якты йөз белән.
 
 
Оялырлык түгел гамәлләрең,
Үкенерлек түгел эшләрең…
Орденнарга, медальләргә алай
Бик бай булмаса да түшләрең…
 
 
Кыйммәтләрдән кыйммәт – бу тормышта
Үз юлыңны таба алуың…
Иң мөһиме – кайсы заманда да
Үзең булып кала алуың…
 
 
Ике гасырны без бер иттереп,
Дөнья буйлап озын юл үттек…
Җитмеш биш тә җиткән…
Бу бит, агай,
Картлык түгел, ә зур егетлек!
 

Шагыйрь булып бер тугансың икән…

Башкортстанның халык шагыйре

Хәсән Назарга

 
Шагыйрь булып туу Ходай эше,
Шигырь язу… Анысы үз эшең.
Шигыреңне син язарга тиеш,
Көткәндә дә башка йөз эшең.
 
 
Ләкин хикмәт шигырьдә дә түгел,
Хикмәт аның ниндилегендә,
Хикмәт аның асыл фикерендә,
Хикмәт аның миллилегендә…
 
 
Синең кебек асыл шагыйрь бит ул
Милләтенең бәгырь кисәге.
Шагыйрь бүген кирәк! Һәм иртәгә!..
Була алмый шагыйрь кичәге.
 
 
Шагыйрь бит ул батырлыкларны да,
Юләрлекләрне дә еш кыла…
Шагыйрь юлы – давылларга каршы,
Агымнарга каршы еш кына.
 
 
Тумый калмый шигырь, бәгырьләрдән,
Яралардан каннар саркылса,
Үз халкыңа әйтер кайнар сүзең
Күңелеңнән әгәр аркылса,
 
 
Күңелдәге нечкә милли кыллар
Җәя кебек әгәр тартылса…
Ул шагыйрь дә була алмас иде
Миллилектән әгәр тайпылса…
 
 
Нинди шагыйрь ди ул хакыйкатьне,
Гаделлекне яклый алмаса?!
Андыйлар да бар ул, тик алар бит
Шигырь юлы саен алдаша…
 
 
Фикерләрең – аксакалларныкы,
Синең хисләр һаман мәҗнүни…
Шагыйрь булып бер тугансың икән,
Шагыйрь булып калу мәҗбүри.
 

Тыныч кына ятмас ул анда…

Евгений Евтушенконың вафатына


 
Евтушенко ахирәткә күчте…
Һәркемгә дә килә бакыйлык.
Ихлас иде, аңа бик хас иде
Авантюра катыш даһилык.
 
 
Шигырь укыганда, әйтерсең лә
Китә иде бәйдән ычкынып…
Үзе генә түгел, киеме дә
Тора иде аның кычкырып.
 
 
Традикомедия, драма һәм фарс…
Тормышында аның бар да бар.
Евтушенко – шагыйрь-эстрада,
Евтушенко – шагыйрь-карнавал…
 
 
Чыгышлары, үзен тотышлары –
Клоунада, тоташ тамаша…
Танк кебек алга барды шагыйрь, –
Тамашалар аша, дан аша.
 
 
Жонглёр кебек уйнатты ул сүзне,
Күп уйнатты шагыйрь дан атын.
Күпме тырышсаң да, кире кагып,
Инкяр итеп булмый талантын…
 
 
Иреште ул күпме дан-шөһрәткә…
Шул шөһрәткә күпме биреште?!
Картайгач та пижон булып калды,
Нишләсә дә аңа килеште.
 
 
Тәнкыйтьләсәң, әйе, тәнкыйтьләрлек,
Мактыйм дисәң, әйе, мактарлык…
Тормышта да, кичәләрендә дә
Калкып чыга иде актёрлык.
 
 
Шигырь укыганда, шагыйрьлеге
Кала иде бик еш күмелеп.
Ә шулай да Евг. Евтушенко
Бөек шагыйрь иде иң элек.
 
 
Яңгырады бөтен Җир шарына
Шагыйрь сүзе, шагыйрь ораны!
Гөрләп торды урыс шигыренең
«Евтушенко» дигән урамы.
 
 
Андый шагыйрь башка булмаячак,
Халык башка хәзер, ил башка.
Шигъриятнең хәзер кирәге юк,
Башка мәшәкатьләр – иңбашта…
 
 
Бөек булалмыйсың, китапларың
Өеп куелса да кат-катлап…
Евтушенко – ул бер генә данә,
Бөекләрне булмый кабатлап.
 
 
Евтушенко ахирәткә күчте…
Нәкъ сиксән биш яше тулганда.
Ул анда да шигырь укып ятар,
Тыныч кына ятмас ул анда…
 

Белла Ахмадуллина

(3 октябрь, 2007 ел. Казан. Опера һәм балет театры)
 
Казан сәхнәсендә – Изабелла!
Көяз Белла – кара бәрхеттән…
Авызларын ачып тыңлый халык,
Авызлары ачык – бәхеттән.
 
 
Залда утыручы ир-атларның
Кысыладыр тыны, сулуы…
Ни дисәң дә, үзебезнеке бит,
Ни дисәң дә, татар сылуы!
 
 
Әллә инде шагыйрь җанындагы
Дулкын-дулкын хисләр айкалып,
Белла, шигырь сөйләгәндә, кинәт
Каен кебек куйды чайкалып…
 
 
Чайпалгандыр тойгылары аның,
Чайкалгандыр хисләр бизмәне…
Тик Белланың шушы бер мизгелен
Кемдер сизде, кемдер сизмәде.
 
 
Ул Казанда түгел, Күктә иде…
Ул үзе дә моны тоймады.
Ул уй җитмәс бер халәттә иде:
Әллә чынлап, әллә уйнады…
 
 
Мондый сылулыкны яшералмый,
Яшералмый хәтта картлык та.
Тик Белланың татар карашында
Сизелмәде моң да, шатлык та.
 
 
Ә зал тулы затлы тамашачы…
Утырганнар, хәтта басканнар.
Безнекеләр ләкин бик аз монда,
Булганнар да урыслашканнар.
 
 
Кара каен булып басып тора,
Кап-карадан Белла, карадан…
Ниндидер бер сәер борынгылык
Аңкып тора иде аңардан.
 
 
Җилфер-җилфер килә ул сәхнәдә,
Хәтерләтеп кара каенны.
«Ак тәнеңдә балкый кара тәрең,
Кая куйдың ап-ак аеңны?» –
 
 
Дип сорыйсы килә шагыйрәдән…
Югалткандыр Белла ул аен…
Югалткандыр аны туганчы ук,
Юк, тапмас ул аны, мөгаен…
 
 
Ниләр уйлыйдыр ул Казаныңда?
Калган микән анда татарлык?
Фамилиясеннән тыш тагын ни бар
Татар диеп аны атарлык?
 
 
Изабелла! Белла! Ахатовна!
Күз алдында сыны, күңелдә…
Нәрсә диеп әйтергә дә белмим, –
Безнеке дә бит ул, түгел дә.
 
 
Казан сәхнәсендә – кара балкыш…
Шигырьләре күпме укылган!
Карт шагыйрә кат-кат шигырь укый…
Карт булса да, чибәр, чукынган!
 

Мин мендем дә, менмәдем дә кебек…

Илһам дустым Йәндәүләтовка


 
Ирәндеккә алып килдең мине,
Ирәндек ул сиңа ят түгел.
Ә мин монда беренче кат кына…
Безнең Илеш таулы як түгел.
 
 
Ирәндеккә карыйм… Күңел кылы
Соңгы чиккә җитеп тартылган…
Син менеп тә киттең җәһәт кенә,
Мин ияргән булдым артыңнан.
 
 
Ә ирәндек, ай-һай, биек икән,
Менәсең дә һаман, менәсең.
Ирәндекнең биек икәнлеген
Менә-менә генә беләсең.
 
 
Менгән саен биегәя бара,
Ерагая бара түбәсе.
Ә шулай да биек Ирәндекнең
Түбәсен дә килә күрәсе…
 
 
Ирәндекнең түбәсенә менеп,
Утырасы килә ташына…
Ләкин сизеп торам, Ирәндекнең
Менеп җитеп булмас башына.
 
 
Таулар алдый алар! Мин үзем дә
Таулар диеп ничә алдандым…
Менгән җирдән төшәр чаклар җиткән,
Яңа гына шуны аңладым.
 
 
Менгән кадәренә шөкер кылыйк!
Болай булгач, күңел булырлык…
Шулай дидек тә без, ярты юлдан
Кинәт кенә кире борылдык.
 
 
Мин тауларга менә алмам инде,
Ә син әле, беләм, менәрсең!
Тик картларны алма үзең белән,
Яшьрәкләрнең ал син берәрсен…
 
 
Анда мине беркем көтеп тормый,
Биеклекнең хәзер ни тәме?
Безгә хәзер ярый үзәннәр дә…
Һич югында, тауның итәге…
 
 
Мин мендем дә, менмәдем дә кебек
Язмышымның биек үренә…
Ирәндекнең биек түбәләре
Түбәннән дә әйбәт күренә.
 

Синең белән бер дә утырган юк…

Башкортның талантлы шагыйре

Салават Әбүзәровка


 
Синең белән бер дә утырган юк,
Салмыйча да, хәтта салып та…
Утырырга туры килсә әгәр,
Булмас иде салмый калып та…
 
 
Хәлләреңне ә мин белеп торам
Марат Кәбировтан – Казаннан.
Һәм белешеп торам Уфалардан:
Өлкән дустың Хәсән Назардан.
 
 
Мин үземне гәрчә хәттин ашкан
Заман кешесенә чутламыйм,
Ә шулай да кайчагында мин дә
Интернетка кереп чыккалыйм.
 
 
Кем генә юк анда, ни генә юк!..
Синең шигырьләр дә күренә.
Кайберләре җанны өтеп ала,
Үтеп керә күңел түренә.
 
 
Бүләк итеп биргән китабың бар…
Гәзит кәгазендә басылган.
Гәзит кәгазендә басылса да,
Ул китабың кат-кат ачылган.
 
 
Шигырьләрнең асыл бәяләре
Аңа карап кына үзгәрми.
Иң мөһиме, кәгаз битендәге
Ташка баскан юллар, сүзләр ни?!
 
 
Синекедәй чын шигырьләр барда
Алтыннарың торсын еракта.
Сине укыр өчен бөтен башкорт
Тезелергә тиеш чиратка!
 
 
Башкорт сине моннан соң да укыр,
Җырларыңны, беләм, җырлар ул!
Шагыйрьләргә – көн дә урак өсте!
Җырлар чәч тә, әйдә, җырлар ур!..
 
 
Утырасы килә синең белән
Гармун уйнап, курай тарткалап,
Бөекләребезне искә алып,
Кайберәүләргә таш аткалап,
 
 
Утырасы килә мактанышып,
Иңбашларыбыздан каккалап,
Һәм, әлбәттә инде, бераз гына,
Аз-аз гына шәраб капкалап…
Утырасы килә…
 

Хак төрекмән Мәхтүмколый

(Төрекмән халкының бөек шагыйре һәм акыл иясе Мәхтүмколый Фирагиның 290 еллыгы уңаеннан)
 
Син халкыңның горурлыгы,
Батырлыгы, мәгърурлыгы,
Мең шагыйрьгә торырлыгы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Синең рухи һиммәтең дә,
Язмышың да – милләтеңдә!
Шунда асыл кыйммәтең дә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Чынга ашты өметләрең,
Ораннарың, үгетләрең,
Милләтеңә теләкләрең,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Төрекмәннәрең азат инде,
Дошманнардан азат җирле,
Төрекмәнстанлы – азат илле,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Бер күргәч тә таң каласың:
Ашхабадың – таң каласы!
Ул – азатлык тантанасы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Мәңгелек – салган эзең дә,
Үлемсез – һәрбер Сүзең дә,
Милләтең дә, син үзең дә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Шөһрәтле син Ватаныңда,
Кодрәтле син Ватаныңда!
Шагыйре син татарның да,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Безне рухың бәйләп тора,
Берләшергә әйдәп тора,
Көрәшергә әйдәп тора,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Төрекмән кебек без дә атлы,
Азатлыкка без дә хаклы,
Без бит бер-беребез яклы,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Син йолдыз – Шәрык күгендә
Балкып янасың бүген дә,
Балкыйсың һәрбер күңелдә,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Шагыйрьләрнең гаделе син,
Милләтеңнең бәгыре син!
Шуңа күрә кадерле син,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!
 
 
Сине укыйм да моңланам,
Сине укыйм да юанам,
Сине укыйм да уйланам,
Хак төрекмән
Мәхтүмколый!