– Кем икәннәрен дә белмәссең. Бик күп алар монда. Ну эшчән дә халык инде үзләре. Шушы ком даласында оҗмах ясап куйганнар бит. Оҗмахның берәр хур кызы белән танышасың килмиме соң, якташ?
– Белмим…
– Ниткән «белмим» ул тагын? Киләсе увольнениедә, күр дә тор, таныштырам берсе белән.
Алар, шәһәр урамын иңләп, көлешә-көлешә күл буена төштеләр. Күл бик зур, Вятка киңлеге булыр. Чишенеп суга кергәч, Рифкать борылып карады. Яр башында, экскаватордан башын тыгып, әтисе карап торадыр шикелле иде аңа. «Әти, сиңа нишләп Шәфкать исеме кушканнар?» – дип сораган иде ул аннан бер тапкыр. «Кем белгән инде аны, улым? Аны-моны уйлап тормаганнар, тотканнардыр да кушканнардыр». – «Юк-юк, алай булмый инде». – «Нигә дип, шәфкатьле булсын дигәннәрдер. Миргазиз бабаң бик нечкә хисле, бала күңелле кеше иде. Шул кушкандыр. Нәкъ синең төсле иде инде: аксыл чәчле, озынча йөзле, зәңгәр күзле. Көлгәндә дә шаркылдап көлмәс, синең шикелле рәхәтләнеп елмаер гына иде. Ул елмайганда, күңелләр рәхәтләнеп китә иде». – «Әткәй, ә нигә аңа Миргазиз дип кушканнар?» – «Кайлардан белеп бетерим соң инде, улым? Бик тә олы җанлы бәндә иде бит, әүлия иде инде, чын әүлия. Кеше сораса, соңгы ыштанын салып бирергә әзер иде. Гомер буе изгелек кенә кылып яшәде. Шул, гөнаһы булмаганга, күңеле чиста, кеше алдында йөзе якты булганга сиксән сигез яшенә җитте дә. Безнең нәсел озын гомерле ул. Әнә Харис бабаң да җитмешнең өске ягына чыкты. Алла боерса, без дә бирешмәбез. Син Миргазиз бабаңа охшаган, йөзгә җитәрсең әле». – «Аңа нигә дип Миргазиз кушканнар соң?» Бер сүзне кабатлап тору әтисенең күңеленә тиде бугай, малаен кырт кистерде: «Нигә булсын, мир газиз дә җир газиз, аннан кала ир газиз», – дип сөйләнә торган гадәте бар иде мәрхүмнең. И-и, сине күрсә сөенер иде!»
– Рифкать, нәрсә каккан казык шикелле торасың? Чум әйдә!
Ул су чәчрәтә-чәчрәтә йөгереп барды да колач җәеп йөзеп китте. Әгәр, менә бу су Камага барып чыга, шуңа хәтле йөзә аласыңмы, дисәләр, ике дә уйламыйча, әйе, дияр иде. Увольнениегә чыккач, гел шулай туган як турында уйлый ул. Әле самолётка утырып кайткандай була, әле поезд, әле машина белән кайта. Ә менә бүген йөзеп кайтырга да риза. Тизрәк отпуск җитсен иде инде.
Йөзеп арыгач, алар озак кына кайнар ком өстендә кызынып яттылар. Прапорщик (Рифкать аның исемен дә белми, бөтенесе дә «иптәш прапорщик» дип эндәшкәч, ул да шулай гына йөртә) һаман анекдот сөйли. Бер җөмләсен әйтә дә буыла-буыла көлә, тагын әйтә дә тагын көлә. Кеше тыңлыймы-юкмы, аңа барыбер. Ул аны кеше өчен сөйләми дә кебек. «Үзе сөйли, үзе көлә, үз күңелен үзе күрә», – дип уйлады Рифкать. Ул шулай юл буе шаркылдап кайтты. Әйтерсең эченә бәләкәй генә шүрәле баласы кереп утырган да кытыклапмы-кытыклый тегене. Ул көлгән саен, Рифкатьнең кәефе төшә бара, әллә инде кан бирүдән, әллә эссе кояш астында ятудан, укшыта, башы әйләнә.
– Тукта! – дип кычкыра ул прапорщикка, ачуы чыгып. – Җитте, маймылланма, туйдырдың.
Моңа кадәр үзенә каршы әйткәнне ишетмәгән прапорщик аптырап кала. Бер мизгелдә ул шарык-шорык анекдот сөйләүче авыл малаеннан мәһабәт прапорщикка әйләнә.
– Нәрсә дисең, са-ла-га? Әллә башыңда кирпеч ярып күрсәтимме? – Ул кизәнә, янәсе, Рифкатьне куркытмакчы була. Рифкать җәһәт кенә читкә тайпыла һәм, башы әйләнеп, чак егылмыйча кала. Солдатлар аны, боҗра ясап, ул-бу хәл килеп чыкмасын дип әйләндереп алалар. Прапорщик көрәк кулын йомарлаган килеш басып тора-тора да кинәт кенә борылып китеп бара.
Рифкать күзен ачарга тырыша, ләкин күз кабаклары җилем белән ябыштырылган кебек кузгалмый. Кояш нурлары, утлы энә шикелле, башны тишеп керә. Менә ул утлы энәләр баш эчендә бергә тоташтылар да зырылдап әйләнергә тотындылар. Рифкать авызында бик тә ачы тәм сизде, аның күз аллары, күз аллары гына түгел, әйләнә-тирә, бөтен дөнья төпсез караңгылыкка чумды.
Шундый шомлы төш иде бу. Әле ул самолёт пропеллерына ябышкан да аның белән зыр килеп бөтерелә, аяклары, гәүдәсе өзелеп чыгарга җитеп тартыла, әле ул Илмәт урманына кереп адашкан да, кая барырга белми, бабасын чакыра, әле ул больница тәрәзәсе төбендә инде ничә сәгатьләр буе Саша өчен гитара уйнап тора: караса, уйный-уйный бармаклары чиләнеп беткән, әле ул ялкын чорнаган трактор кабинасына сикереп керә дә бар көченә рычагны тарта, ә трактор кузгалмый. Менә ялкын аның киемнәренә каба, куллары, аяклары пешә, ялкын чәченә үрли, күз алмалары шартларга җитеп кызыша һәм ул үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрә:
– Су!
Аның иреннәре буйлап су агып төшә, муены, җилкәсе юешләнә, керфекләре калтыранып куя. Өстән, югарыдан, тонык, салкын яктылык сирпелә, бөтен җиргә чәчелгән яктылык торган саен җыела, кечерәя бара һәм, ниһаять, бәләкәй генә ноктага әйләнә. Рифкать, баш очындагы лампочканы күреп, җиңел сулап куя.
– Уяндыңмы? – Табибәнең ягымлы тавышын ишеткәч, Рифкать, куркыныч төштән арынып, яңадан ак палатага кайта.
– Озак йокладың, егет, кан биргәндә дә уянмадың.
Нишләп болай аның әнисенә охшатып сөйли соң әле ул? Әллә әниләр бөтенесе дә бер-берсенә охшаган микән? Увольнениегә чыккач, ашханәгә кергәннәр иде. Анда да аш бүлүче апаны әнисенә охшатып озак басып торды. Елмайганда бөтен кеше дә бертөсле. Ачуланганда, усал чакта гына төрле була алар. Бик күп уйлый бугай ул. Әллә башы шуңа авыртамы? Унтугыз яшьлек кешенең дә искә төшерер нәрсәсе булыр икән? Юк, чыннан да артык уйлый бугай, болай хыялыйланып китүең дә бар. Картлар гына үткәнне уйлый ул. Ә аңа киләчәге турында хыялланырга кирәк. Авылда «Миргазиз карт» дип юкка кушамат такмаганнар икән үзенә. Бөтенесен уйлый, ә менә әнисе, әтисе, Азат, Әнфисә турында уйларга курка. Алар искә төшсә, ничектер күзенә яшь килә. Әнисенең күңеле йомшарырга гына тора иде бит. Армиягә озатканда да елады. «Исән-сау әйләнеп кайт, улым!» – дип, кат-кат кабатлады. Сизгән диярсең. Озату мәҗлесендә дә баштарак күңелле утырды да азакка таба гел коелып төште.
– Сугышка китмим бит, нигә елыйсың? – дигән иде аңа Рифкать.
– Дөнья хәлен белеп булмый, улым.
– Бер мин генә түгел бит, бар да китә.
– Анысы шулай да. Минем өчен син бер генә шул.
– Ташлале, Миңниса, шул суган сыгуыңны. Малаең солдат булганга еларга түгел, сөенергә кирәк. Менә нинди егет үстереп бирдең бит. Хезмәт итсен әйдә, илне, җирне куандырсын! Безнең нәсел, Аллага шөкер, моңа кадәр сынатмады, утка да, суга да керде, Рифкать тә йөзгә кызыллык китермәс. Шулаймы, әнисе, шулаймы, улым, – дип, әтисе өстәлнең әле бер башына, әле икенче башына йөри-йөри сөйләде. – Әйдә, улым, кунакларның күңеле ачылсын, үзебезчә бер көй сыздырып җибәр әле.
– Эрет әле йөрәк маен!
– Җыр да җырламагач, солдат озату буламыни!
Кунаклар гөр килеп шаулаша башлагач, әнисенең дә йөзенә нур кунды. Рифкать үз бүлмәсенә кереп гитара алды да өстәл янына килеп басты.
– Нәрсә уйныйм соң?
– Һи-һи! Кит моннан, – диде аңа җизни тиеш кеше. – Бу шалтыравыкка кушыла алмыйм мин.
– Ташлале шул тимерчыбыклы әрҗәңне.
– Гармун кирәк, гармун.
– Гармунның көе су аккан шикелле бит аның. Ә бу нәрсә шалтыр да шолтыр.
– Ярар инде, агайнеләр, – дип, аларны тынычландырды әтисе. – Кемгә нәрсә бит. Безнең колак шуңа күнеккәндер инде. Соң, улым, авылда өйрәнеп кайттым, дигән идең бит. Кунакларның күңелен күр әле бер.
Рифкать гитарасын стенага сөяп куйды да иң өстенә гармун каешын салды.
– Юньләп уйный белмим бит.
– Әйдә, әйдә, ялындырма!
Ул гармун төймәләренә карый-карый уйнап җибәрде. Шактый гына кызып киткән кунаклар, берәм-берәм сөйләшүдән туктап, тын калдылар. Өстәл почмагына утырган агай гына нәрсәдер әйтергә талпына, ә хатыны, аны тыярга тырышып, терсәге белән төртә. Менә ул, хатынының кулын этәреп куйды да торып басты:
– Ә минем малай бармый! – дип кычкырды ул. – Минем малай, институтка керәм, ди! – Мактануы идеме бу аның, әллә уфтануымы— беркем дә аңламады, аңа игътибар итүче дә булмады.
– Тукта инде, җүләр, – дип, хатыны, итәгеннән тартып, урынына утыртты.
– Ә минем малай бармый, ә минем малай… – дип, һаман сөйләнә бирде ул. Ләкин шулчак Рифкатьнең әтисе җыр башлап җибәрде, һәм аның тавышы күмелеп калды. Җырны барысы да күтәреп алдылар:
Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына.
Кайтыр идем яшьлегемә
Тик сине алып кына.
– Әйдә кушыл, кода.
– Җиңги, җиңги, нигә авызыңа су капкандай утырасың?
– Ә-әй, күрше, малай көн дә китми бит армиягә, селкетик әле дөньясын!
Әтисе белән әнисе, берсен берсе уздырып, кунакларны кыстый, болай да кызып җиткән мәҗлесне тагын да ямьлерәк, күңеллерәк итәргә тырыша иде. Җыр кунакларны җилкетеп җибәрде, кайберләре сикереп торып биергә үк тотынды. Рифкать бию көен белми, шуңа күрә гармунын өзек-өзек тарткалап кына торды. Ләкин җыр, бию, кычкырып сөйләшү авазлары астында гармун тавышы ишетелми дә иде. Ирләр чүгәли-чүгәли бии, хатын-кызлар, өстәлнең бер башына җыелган да, берсен-берсе бүлә-бүлә, нидер сөйләшә:
– Мәрфуганың малае армиядән кайткан, ул киемнәре, ул буй-сын, коеп куйган гөрнәдир инде.
– И-и кызый, әле генә елак бер малай иде бит. Әнисе итәгенә ябышып йөри иде.
– Сафураныкыннан да хат килгән. «Макарон» булып калам, дигән. Анысы нәрсәдер инде тагын? Солдатларны ашатып торучыдыр йә.
Ирләр дөбер-шатыр бии, ә өстәл читендәге агайның үз кайгысы кайгы— каршысында торган шешәдән сала да эчә, сала да эчә. Эчкән саен йөзен чытып куя да һаман бер сүзне кабатлый:
– Ә минем малай бармый. Минем малайны алмыйлар. Ул, институтка керәм, ди, зур начальник булам, ди.
Үзен беркем дә тыңламаганга, аның кәефе китә, ахрысы, әле берсенә, әле икенчесенә төртә. Ә кунаклар, борылып, баш кына кагалар да тагын уен-көлкегә биреләләр. Тора-бара гармунның да кирәге бетте, һәркем үзе яраткан, үзе генә белгән җырны җырлады: «Порт-Артур» ы да, «Дранча» сы да, «Баламишкин» ы да калмады.
Кунаклар таралышканда, төн уртасы җиткән иде инде.
– Улым, саубуллаш, – диде әнисе.
Рифкать һәрберсе белән аерым-аерым саубуллашып чыкты. Агайларның күңел йомшаган иде: аның җилкәсеннән сөйделәр, башыннан сыпырдылар, кочакладылар, ә ул, нишләргә белмичә, кызарынып, бер урында таптанып торды. Исерек абый, алпан-тилпән атлап, Рифкатьнең кулын тотты да җибәрми генә.
– Әйдә инде, саубуллаш та, киттек, – дип, хатыны кырыенда тыкырдатып тора.
– Тс-с! – ди ул. Үзе нәрсәдер әйтергә тели, ләкин сүз таба алмый, Рифкатьнең кулын кыскан килеш тик тора. Хатыны башына бүреген кидергәч кенә, ул аңына килгәндәй күтәрелеп карады да ишеккә таба атлады. Пальтосын кигәндә чайкалып китте дә стенага сөялде.
– И Ходаем, мәҗлестә дә кешечә утыра белмисең бит. Уҗымга чыккан сыер шикелле күбенгәнче тыгынмасаң!
– Тс-с, хатын, – дип еламсырады ул һәм бармак янады. – Тс-с! Ә минем малай бармый…
– Тукта инде, җүләр, тукта, ишеттек бит, бөтенесе дә ишетте. Бармаса, бөтен кешегә дә армиягә китеп бетәргә димәгән бит.
– Минме җүләр? Мин җүл-ләр түгел! Малаең җүләр синең. Боламык ул, мәми авыз. Синең эш, син шулай тәрбияләдең. Үчтеки-үчтеки итеп үстердең. И-их, без яшь чакта! Армиягә киткәндә, мине бөтен авыл озаткан иде. Бөтен авыл. Сабантуйда беренче килгән атны җиккәннәр иде. Шөлдерләр тагып, сөлгеләр элеп. Яшь чагым булса, тагын бер китәр идем! И-их!
Хатыны аңа артык сөйләшергә ирек бирмәде, таза кулы белән каерып алды да төрткәли-төрткәли алып чыгып китте. Подъездда аның исерек тавышы ишетелде:
Җиз кыңгырау тагып кына,
Атларда чабып кына…
Кунаклар киткәч, өй кинәт тынып, бушап калды. Рифкать, үзенә урын таба алмыйча, ишекле-түрле йөрде, аннары, бүлмәсенә кереп, магнитофон кабызды. Кухнядан әнисенең тавышы ишетелде:
– Улым, үзеңнең җырларыңны яздырып калдыр әле. Сагынганда тыңларбыз.
– Сагынырсызмы соң?
– Әй, сөйләмә әле юк сүзне.
– Ярый, иртәгә көндез яздырырмын. Иртәгә дә көн бар бит әле. Өстәл җыярга булышыйммы?
– Кит аннан, ир кеше эше түгел ул.
– Моңа кадәр җыештырганда сүз әйтми идең бит әле.
– Моңа кадәр әле син малай идең, менә инде хәзер ир-ат булдың.
– Хәзер хатын-кызга, ир-атка аеру бетте инде ул.
– Алайса нигә Әнфисәне армиягә алмыйлар соң? Аеру бетсә, аңа да солдат шинеле кидерерләр иде.
Рифкать җавап кайтармады.
Инде тәрәзәдә төн шәүләсе дә сизелә башлады, ә аның һаман күзенә йокы керми. Күрше бүлмәдә сәгать тавышы ишетелә. Келт-келт, келт-келт… Тагын бер төннән ул китәчәк. Келт-келт, келт-келт… Кара, моңа кадәр ул сәгатькә матур уенчык кына итеп, дәрескә барыр вакыт җиткәнне, тәнәфес беткәнне, әтисе эштән кайтырга чыкканны, кино башланганны күрсәтә торган серле бер уенчык итеп кенә карый иде. Баксаң, әйтеп тә, сөйләп тә аңлатып булмый торган вакыт атлы нәрсәне, гомер узганын, аның һәм башкаларның да гомере узганын искәртеп тора икән бит сәгать. Келт-келт… Әтисе белән әнисе дә йокламый бугай, стена аша аларның пышылдашып кына сөйләшкәне ишетелә:
– Әллә Казанга хәтле озата барасыңмы соң, Шәфкать?
– Кит инде, булмаганны сөйләмә. Кеше көләр.
– Бик кыерсытмасалар гына ярар иде инде үзен. Бигрәк йомшак күңелле бит. Кешегә күтәрелеп бәрелә торганнардан түгел.
– Алай димә, әнисе. Юаштан юан чыга, диләр. Бабасына охшаса…
– Анда караватлар ике катлы икән. Өстәгесенә эләгеп егылып төшмәсә ярый инде.
Әтисе әкрен генә көлеп җибәрде:
– Син инде бөтенләй бетереп ташлыйсың малаеңны.
– Күңелем тыныч түгел. Төпчек малай булгангамы, бер дә читкә җибәрәсем килми. – Әтисенең тавышы ишетелмәде. – Ни кушсаң, шуны эшләргә генә тора иде.
– «Иде дә иде»… Мәрхүм кеше турында сөйләмисең бит, – дип кызып китте әтисе.
– Игезәк бала үстерү авыр, диләр иде, болар икесе бер бала караган шикелле дә булмады. Әнфисәсе дә бик тәүфыйклы. Тик менә, Шәфкать, игезәкләрнең берсе озак яшәми, диләр, хакмы икән шул сүз?
– Авызыңнан җил алсын! Каян башыңа килә мондый тузга язмаган уйлар? Әллә, мин күрмәгәндә, шайтан суының катырагын да авыз иткәнсең инде?
– Болай гына әйтәм инде, аптыраганнан.
– Йокла әйдә, йокла, юк белән бетеренмә.
Әнисе авыр сулап куйды да тын калды. Ләкин аларның йоклый алмауларын, түшәмгә карап һәр икесе тиң үзалдына уйланып ятуын Рифкать стена аша да сизеп тора иде.
Иртән ул Әнфисә тавышына уянып китте:
– Подъём! Торырга вакыт, солдат. Казарманы җыештырасы бар. Әйдә, паласларны кагып керәбез!
Рифкать бераз гына иркәләнеп ятты да, сикереп торып, магнитофоннан музыка җибәрде.
– Хәзер, җыя тор!
Өчәр-дүртәр баскычны берьюлы сикерә-сикерә урамга йөгереп чыктылар. Паласны ике башыннан икесе тотып кага башладылар. Рифкать кинәт кенә ныгытып тартып җибәрә дә Әнфисә паласны кулыннан ычкындыра.
– Мин киткәч, бу паласны ничек кагарсың икән? – ди ул, ә үзе көлә.
– Бер башын баганага бәйләп куярмын.
– Ул баганаң да армиягә китәргә йөри бит.
– Әй лә, синең белән сөйләшеп тә булмый… Китсә, синекеләр кала бит. Киленнәрне чакырырмын.
– Нинди киленнәр ул тагын?
– Галия белән Әлфияне.
– Икесен дә берьюлымы?
– Әйе.
– Чакырсаң соң, исем китте…
– Исең китмәсә, бохар мәчесе шикелле, көннәр буе тәрәзә төбендә утырмас идең… Сер итеп кенә әйт әле, кайсын яратасың аларның?
– Икесен дә… Кайсы миңа хат яза, кайсы мине солдаттан кайтканчы саргаеп көтә – шунысын… Солдат булу безгә кыен түгел, риза булса кызлар көтәргә…
Кич аларга дуслары, сыйныфташлары, иптәшләре җыелды. Әтисе белән әнисе, яшьләргә комачауламыйк дип, туганнарына китмәкче булганнар иде дә, никтер яхшысынмадылар, Рифкать бүлмәсенә кереп утырдылар. Яшьләрнең сүзләре дә бүтән, уен-көлкесе дә бүтән. Кичәге кунаклар шикелле, тәмләп, озын-озак итеп сөйләшми болар: күңелдәгене ярып әйтә, хет җир астына кереп кит, җырласа, әдәп саклап, авыз эченнән генә көйләп утырмый, түшәмнәр күтәрерлек итеп яңгырата. Рифкать тә бүген танырлык түгел, артык сүз сөйләмичә, ни әйтсәң дә елмаеп тора торган малай мәҗлес үзәгенә әйләнде дә калды. Әле кызык сүз әйтеп, кызларны көлдерә, әле егетләрне дәртләндереп ала, әле гитара уйнап, үзе җырлый. Әтисе, йомыш белән чыккандай итеп, бүлмә аша узды. Күрә Рифкать, өстәлне тикшерә инде: бик тә шаулашалар, ул-бу юкмы, янәсе. Андый-мондый нәрсә күрмәгәч, суыткычтан алып, өстәлгә шампанский шешәсе утырта. Кызлар: «У-у-у!» – дип куя, егетләр бөтенесе бергә «ур-ра!» кычкыра. Рифкать шампан шешәсен төби дә: «Биреләсеңме, атам!» – дип кычкыра. «Биреләм, биреләм». Ул шешәне икенче, өченче кешегә төби, алар да кулларын күтәрә.
– Хәзер сез – минем әсирләрем. Ни әйтсәм, шуны эшлисез, кая кушсам, шунда барасыз, – дип көлә Рифкать.
– Риза, риза! – дип кычкыра барысы да.
– Автоматларны корырга! – Ул рюмкаларга күбекле шәраб коя.
– Коралларны әзерләргә! – Кызлар, егетләр, командага буйсынып, кулларына кашык, чәнечке алалар.
– Ата-ка-га!
– Ә тост? – дип сорый арадан кемдер.
– Дуслык өчен!
Рюмкалар чәкешә, тәлинкә шалтырый, уен-көлке, шаян сүзләр сибелә.
– Җыр башларга! – дип, барысының тавышын басарга тырышып кычкыра Рифкать. Ләкин аны ишетмиләр. Ул аптырап карап тора да кулына гитара ала.
– Теге яңа җыр ничек әле?
– Солдат турындагымы?
– Башладыкмы шуны?
Утларга да бер керербез әле,
Без менәрбез әле күкләргә.
Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
Кунакларны озатканда, Рифкать Рөстәмне үз бүлмәсенә чакырып кертте.
– Мә, Рөстәм, – диде ул, бүреген аңа сузып. – Миңа барыбер кирәк түгел. Картлар әйтмешли, ашау байдан, үлем Ходайдан анда.
– Кирәк түгел, кайткач киярсең.
– Кайткач, малай, тагын да затлырагын алырбыз. Мә, минем төс итеп киярсең.
Алар гитара уйнап, кочаклашып, таңга кадәр Түбән Кама урамнарын әйләнделәр. Йокыларыннан уятмыйк дип, Әнфисә белән чышын-пышын сөйләшә-сөйләшә ишекне ачсалар, борыннарына коймак исе бәрелде, кухнядан таба чыжлавы ишетелде.
– Кайттыгызмы? – Әнисе, онлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, аларга каршы чыкты.
– Пинжәгең кая? Әллә хулиганнар салдырдымы? – дип, күлмәкчән генә торган Рифкатькә карап алды. – Әллә…
– Борчылма, беркем дә бәйләнмәде. Бирдем мин аны.
– Кемгә бирдең?
– Кемгә булса да барыбер түгелмени, – дип, Рифкатьне якларга ашыкты Әнфисә.
– Бирдем дип… Әйбер кызганудан түгел… Кайтмаска китмисең бит… Әйбер кеше шикелле бит ул, кайтканыңны көтеп торыр иде. Көтәр әйберсе күбрәк булган саен тизрәк кайта, ди, адәм баласы. И-и улым… – дип сукранды-сукранды да әнисе кухнядан тәлинкәсе белән коймак алып чыгып өстәлгә куйды. – Ашагыз, ачыккансыздыр.
О проекте
О подписке