– Безнең турдан үтәсеңдер, Нур. Энҗе студент малайны уятсын, миңа ярдәмче кирәк, – дип калган туганы Нурулланың ярты кисәге иде. Ул да өрсәң шартлаган куык белән гомерен яндыра. «Без Энҗе белән яратышып кавыштык…» Шушы алдануың белән бәхетле син, Шәмсулла. Күрше авыл мәктәбе директоры Зөфәр үлгәч, аны Чурайбатыр зиратына җирләделәр. Энҗе соңыннан, халык таралышкач, аның каберенә ятып үкседе… Бу хакта сиңа бер ирештерерләр, Шәм. Ә син моны гайбәт дип сана. Сүз куган ир-аттан да кабахәт адәм юк!
Шәмсулланың олы малае капкадан чыгып килә иде, ләкин әнисе аңа абыйсы белән иркенләп сөйләшергә ирек бирмәде, куарга тотынды.
– Әй син, йокы капчыгы! Тизрәк элдер! Әтиең ачулана, Хафиз! Нихәл, Нурулла?
– Яхшы. Хафиз буйга үскән.
– Үсмәскә ни! Кыш буе биш капчык бәрәңге, ярты үгез ашый. Алай да укуы уртача гына.
– Казанда тамыр җәяме?
– Юу-ук, ниткән Казан ди! Безнең бәхет – авыл. Әнә мәктәпләргә хатын-кыз сырышты. Бер-ике ел укытса, бәлкем, директор итеп билгеләрләр. Хафизның буй-сыны иллә шәп!
– Мәктәп директорларын яратасың бугай, Энҗе.
Нурулланың теленнән шайтан тартты, ахрысы, ул, чын мәгәр, хатын-кызның күңелендә казынып, мондый түбәнлеккә төшмәскә тиеш иде.
Энҗе кинәт тотылган карак сыман калтыранды.
– Кайсы… кайсы укытучы бу урын турында хыялланмас икән. Безнең коллективта һәркем үзен директор итеп күрә.
– Китим әле, Энҗе, Габбас абзый чирләгән, ди.
– Нурулла! – Хатын аның беләгеннән култыклады. – Әллә җыр укытучысы дигәч тә, мин аңгырамы? Кинаяләрең белән бәгырьне чеметмә инде син, Нурулла. Син безнең тормыштан бихәбәр, чөнки колхоз туганыңны да, дустыңны да алмаштырды. Синдә безнең кайгы түгел иде. Шәмсулла мине төнлә урлап кайтты! Юлдан! Без Зөфәр Газизов белән Яр Елгада укыта идек. Без бер-беребезгә балачактан ук гашыйк идек. Шәмсулла мине егетемнең куеныннан каерып алды! Минем аңа тамчы да хисем юк иде. Мин балалар хакына түзеп яшим. Тик мин хыянәтче түгел! Күңел җылысын чит-ят ирләр кочагына ташымадым мин!
– Эрлисе эрләнгән, бәйлисе бәйләнгән, җиңги. – Нурулла әкрен генә Энҗенең кулын җиңеннән ычкындырды да, ачынып: – Шәмсулланың бәхет кошы да канатсыз! – диде.
Бу хатын да кызганыч иде. Яши. Язмышы белән тарткалашмый.
– Сабыр син, Энҗе, шуның өчен рәхмәт үзеңә. Зөфәр Газизовны догаңнан калдырма.
– Чү, ашыкмале. – Энҗенең ике бит алмасы кып-кызыл, гүя эчендәге ялкын йөзенә бәргән иде. – Син игезәгең өчен көенмә. Шәмсулланың тамагы тук, өсте бөтен. Өч бала атасы. Аларны өйләндерәсе менә. Туйларда парлашып утырырбыз, уртак оныклар сөярбез. Нурулла, карале, син тегендәге хәлләрне күреп-белеп кайткан, диләр. Халык у-у итә. Миңа анык кына әйт: хет анда җаным теләгән белән бер түшәккә баш куя аламмы? Сайлау мөмкинлеге бармы тегендә?
Йа, Нурулла, күкрәгеңдә кушаяклап тибенгән ярсу атыңны тышаулыйсыңмы, әллә иреккә җибәрәсеңме? Укытучы башы белән әкияткә ышана, тфү!
Юк, атыңны тышаула, Нурулла. Игезәк сыңарың никадәр генә газиз булса да, бу хатынның өмет учагына нәзек кенә телеп чыра сал.
– Куярсың башыңны, җиңги, куярсың.
– Шулаймы, туганым! Ай, рәхмәт!
Бу матур ялганың өчен җилкәңдәге фәрештә «гөнаһ» дип язар, Нурулла. Әнә сул аягыңа аксадың, димәк, «дәфтәрең» авырайды.
Аның каравы учакта чыра кабынды!
Туксан яшьлек Габбас карт, лупалы күзлеген борынына элеп, Коръән укый, ә инвалид арбасындагы улы – аяксыз Хәйретдин – кечкенә табакка бәрәңге әрчи иде. Хуҗалар кунакка шатланды.
– Уз, бирегә уз, улым, – диде карт, диваннан урын күрсәтеп.
– Мин үтешли генә, Габбас бабай. Ни хәлләрдә көн итәсез?
– Әлхәмделилләһ, улым!
Карт артыннан улы да кабатлады:
– Әлхәмделилләһ, энем. Безгә ни, пинсә – хөкүмәттән, үлем – Ходайдан дип, шөкрана кылабыз, әйеме, әти?
– Син, Нурулла улым, безнең хакта бер дә пошынма. Үебез җылы, син салдырдың кана. Тәмуг утын да син…
– Әй, әти, әти, – дип бүлдерде Хәйретдин абзый. – Ниткән тәмуг уты? Җир астыннан суыртылган табигый газ диләр аны, әти!
– Суыртса, тәмугтан суырталар, чурту-матыр! Кысылма олылар гәпләшкәндә, – дип ачуланганнан соң, карт рәхмәтләрен тезде: – Суын да калункадан ялгаттырдың, мунчабыз да янәшәдә генә, тәмуг уты белән җылытыла, дәүләттән пинсәне дә күп бирдерттерәсең, Нурулла улым.
– Әти, син – сугыш ветераны, рәис яраларың турында белешмәләр юллатты, шуннан акчаң артты, – диде Хәйретдин абзый.
Шуңа игътибар итте Нурулла: картның чәче чем-кара, ә улыныкы тузганак чәчәге төсле ап-ак, йөзендә дә буразна-буразна сызык иде.
– Сиңа алтмыш өч яшь бит, Хәйретдин абый?
– Алты да, өч тә, – дип җөпләде ул. – Беркөнне чегән катыннары өй борынча чүпрәк-чапрак сатып йөри. Миңа «папаша», әтигә «маладуй чалавик» диләр. Аңа – джинсы чалбар, миңа җылы эчле ыштан төртәләр. Әти – мут хайван, заманында өч катынга үләнгән. Мин гарипкә берсе дә тәтемәде, шуңа иртә картайдым мин, энем. Наз-тәрбиядән мәхрүм ир бәндәсе тиз муртая икән. Сиңа рәхмәт, энем, хет дөнҗа белән аралаштырасың. – Хәйретдин абзый арбасын өстәлгә табан эттерде. – Кампитыр бүләк итеп, ялгызлыктан йолдың син. Сәйдә әбинең оныгы Алмаз «ә» дигәнче үрәтте, малайгынам. Башлы икән прафисыр балалары. Абый, ди, аягыңа интпланты куйдырабыз әле, ди, киләчәктә, ди. Җөртәбез әле сине, ди. Монда җөргәннән дә артык. Ентирнитка тоташтыргач, Җир шарының любуй җире белән чүкердәшәбез. Әти, әтәчнең кикриге канаган иде, үлмәгәнме-төгәнме, караштырып кер.
– Ә син, чурту-матыр, тагын тартмаңа кадаласыңмы? Әй ахырзаман калдыклары! – дип, карт сукрана-сукрана чыгып киткәч, «тузганак», авызын ерып:
– Энем, мин моннан апамны таптым! – диде. – Ант, туган, көлемсерәмә! Үз акылымда мин. Сиңа безнең бүгенге тормыш тәрәзәсе ачык, ә үткәннәрнеке ябык, энем. Әти сугыштан марҗага өйләнеп кайта. Мария Сергей кызына. Аларның Маргарита исемле кызы туа. Ә бу чакта күршедә минем булачак әнкәм килен хезмәтен үти икән. Ул үлгәндә, син бишек баласы идең, Нурулла энем. Әнкәм гүрендә әйләнеп капланса капланыр, чүтеки дөресе шул: мәрхүмә кәкре аяклы, кылый күзле, чалыш авызлы иде. Чиләгенә таман капкачы – ире Гарәфетдин калхузда көтүче икән, ул иртән чыбыркысын асып киткәч, булачак әнкәм, шомырт куагы төбенә посып, җыру җырлый икән. Әби хатирәсеннән болар, энем. Габбас солдат аның моңлануыннан үксеп җылый икән. «Әй бакча карачкысы! Җыруы белән улымны сихерләде!» – дия иде әби. Габбас солдат марҗасын кызы белән йорттан куа да Гарәфетдин хатынын апчыга. Тугыз айдан мин – гарип туам. Әби: «Марҗаның каргышы балага төште», – дип, гел әнине талый иде. Маргарита апамның Ригада икәнен ачыклагач, хат яздым. Җавап бирде, ышанасыңмы, энем? Братишка, дигән, җәренгә Сабантуйга приеду, дигән, ышанасыңмы? Әтигә пока белгертмим, сюрприз ясыйм, Аллаһы боерса. Тик, энем, мин аяксыз килеш ничек Маргарита апамны каршылармын икән?
– Аэропорттанмы, поезданмы, апаңны үзем барып алырмын, Хәйретдин абый. Ике туган Сабан туе бәйрәмендә күңел ачарсыз.
– Өч туган без, энем, өч! – Хәйретдиннең күзләре сәер ялтырады. – Сеңел дә исән минем. Әти аны белми һәм белмәве хәерлерәк. Безнең әни им-томчы иде. Бервакыт яңа гына туган сабыен биләүгә төргән апа аңа өшкертергә килде. Мин мич башында идем, әни, кеше-фәлән юкмы дип, аралыкны карады, тик мине итекләр каплаган иде. Вәйт бу хатын җылый, Галимәттәй, кызым Габбас абыйдан, ди. Әни дә җылый. Үскәнем, нишләп син безнең тормышны ватасың, без бит гарип бала үстерәбез, ди. Ватмыйм, Галимәттәй, ант мәгәр, бу сер икебездә генә калыр, ди көндәш. Бездә ферма төзегән шабашниктан, дип әйтәм мин, ди. Хатынлы ир белән чуалган дип, авылда күземне ачырмаслар, ди. «Кызыңның дүрт саны да исәнме?» – ди әни. «Шөкер, исән», – ди тегесе. «Марҗа каргышы синекенә тимәгән шул», – ди әни, көрсенеп. Азактан ул минем тыңлап ятканымны күрде. Ботымнан умырып: «Син, шымчы, мәгәр атаңа лыгырдасаң, Ходай ике кулыңны да өздертә», – диде. Әни үзе дә ир аерткан, фәрештә түгел, шуңа күрә көндәшен кыйнап чыгармагандыр дим. Аннан, сугыштан соң ирләр аз, безнең әти кебекләр пачутта. Синең безгә яхшылыкларың күп тиде, энем. Ашка аш белән ат дисәләр дә, мин сиңа алай итмәдем шул, бер нәрсәне яшердем. Бүген буаны ерам, чөнки дә син әүлия өммәтеннән, энем.
– Гыйбрәтле язмышлар, – диде Нурулла, урындыгыннан күтәрелеп. «Әүлия» дисәләр, аның шунда ук йөрәге кага иде. – Безнең күңел киң, сеңелеңне дә чакыр. Кайчандыр ул да абыйсы белән бер танышырга тиеш.
– Монысы бик четерекле мәсьәлә, энем.
– Алайса, үзеңә кара, Хәйретдин абый.
– Башта син карап кара! Син әүлиямы – әүлия! Килешерме бу эш? Ул кыз – кияүдәге хатын! Габбасны әтисе дип уйламый да.
– Йә инде, Хәйретдин абый, кырмавык төсле ябышма! – Нурулла аяк очы белән идән тактасын ышкыды. – Чери, сулап юасыз, ахры. Алыштырырбыз, иншаллаһ!
– Вәйт, ябышам әле! Синең хатының Саҗидә иде теге төргәктәге бала! Ул миңа сеңел, ә син – каениш! Әһә, гарип туганыңнан ояласыңмыни?
Гөрс-гөрс… Җилкә чокырына гөрзи белән кундырдылармыни, ирнең колаклары шаулады.
…Ул хәтта Габбас белән дә саубуллашмады. Хәер, карт үзе дә илтифатсыз, эт сыман телен салындырып, сарай кырыенда чаш-чош чалгы кайрый иде.
– Авылда тагы ниләр сөйлиләр?
Нурулланың бу соравы һәр иртә кабатлана, һәм һәр иртә Саҗидәсе эчтәлеге белән бер-берсенә охшаган «исәп-хисап» тота иде.
– Сине мактыйлар, Нурла.
– Гелән-гелән мактагач, начар инде ул, бичәсе.
– Яманлаучылар да хәйран, Нурла!
– Менә монысы шәп! – диде ир, хатынны шаккатырып. – Нәрсә быкылдыйсың, бичәсе? Кайчакта мактаучылар, җиргә сылап, кабыргаңны сындыра, ә хурлаучылар, канат үстереп, күккә чөя. Кеше ул гел киресен эшли!
– Нурла, яшь хәзрәт безне сабакка җыймакчы да, ирләрегездән йә атагыздан рөхсәт сорагыз, ди.
– Рөхсәт, Саҗидә, рөхсәт.
– Әллә фельдшер Аниягә гашыйк инде Руслан хәзрәт, аңа караса, теле көрмәкләнә…
– Һе, «гашыйк» дисеңме? Безнең Чурайбатыр кызлары чибәр алар, – дип, Нурулла үзалдына елмайды. Читтән ярәшә, имеш, бу авыл кызлары хәрәм, имеш. Йөрәгеңә мәхәббәт шырпысы сызып ташласалар, дөрләп янасың, мулла энем!
Кинәт кенә ирнең күз кабаклары тартышты. Чаш-чош, чаш-чош… Габбас карт чалгы кайрый… Тау итәгендә печән чапканда да картның теле авызыннан бүселә иде…
– Ания акыллы нәселдән, безнең Рифатка да тиң иде дә… Ник син аны чит илгә җибәрдең инде, Нурла?!
– Өч айда улыңның укасы коелмас. Сентябрь урталарында кайтыр, иншаллаһ!
– Казан да Казан дияр микән? Хәзерге яшьләр авылда тирес түкмәс шул.
– Тиресен дә түгәр! Агроном бит ул. Син менә, бичәсе, аны бер начар гадәтеннән биздермәдең, ә?
– Нинди гадәт ул, Нурла?
– Берәр эш эшли башласа, теле авызына сыймый.
– Олыгая-олыгая җыйнакланыр әле, Нурла.
– Чир китә, гадәт китми, бичәсе! Әллә әтиең шундый идеме?
Нурулланың җилкә чокыры тагын бер гөрси тансыклый иде. Абыйсы кебек, сеңлесе дә, чатнатып, «Габбас карт – минем әти!» дисә? Тик Саҗидәнең керфеге дә селкенмәде.
– Мин әтине хәтерләмим, Нурла, – диде ул.
– Эзликме соң?
– Әйем лә, кирәге юк. Син атамнан да якын, синең җилкәңә ышыкланып яшәдем, шуңа бик канәгать инде мин. – Чәчәк сыман таҗларын йомган хатын әкрен генә ачыла иде. – Тел дип… Мин генә гаеплемени, Нурла? Син малаеңның йоклаган чагын гына күрә идең. Сиңа колхоз баладан да кадерлерәк иде.
Хәйретдиннән ишеткән хәбәр атна буе бәгырьне тырнады. Шул хак микәнни? Гарип ир алдашмас анысы. Саҗидәсе кызганыч, өч урам аша гына яшәгән атасына «әти» дия алмаган. Өч туганны Сабан туенда һичшиксез күрештерергә кирәк. Әгәр Хәйретдин абый моннан егерме ел элек үк сер төенен чишсә, мөгаен, Нурулла кыз кулын сорарга туп-туры Габбас картларга керер иде.
– Алайса, мин мәчеткә барам, Нурла.
Баштанаяк төренгән Саҗидә нәкъ япон курчагы иде.
– Килендәшең Энҗене дә үгетлә, – диде Нурулла. – Ул да догалар өйрәнсен.
– Ә син кая җыендың, Нурла?
– Үзәккә, бичәсе. Йомыш белән.
Аның «йомышы» бик катлаулы иде. Туйбикә чакыра… Йөрәк өчен ни-нәрсә белән бәхилләтер нечкәбил? Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле, тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике яктан ике көч йолыккалый: аның берсе – горурлык, икенчесе – ярату. Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәдән ул һаман суынмады.
…Ун машина, тузан болытына күмелеп, олы юлдан җилдерде. Беренче очраган агачка асылыныр хәлдә иде егет. Туйбикә Казанга качкан! Туй көнендә! Йа, нинди хурлык!
Җәйләү сукмагыннан бер кыз йөгерә иде. Күзен хәсрәт элпәсе каплаган егет аны танымады.
– Кем ул? – дип сорады.
– Мыштым Саҗидә бит инде, – диде сыңары. – Бездән өч сыйныф түбән укыды. Сыер сава.
– Яле, Шәм, тормозга бас.
– Нишлисең, Нур?
– Шул кызга өйләнәм!
– Акылыңдамы син?! Мыштым дөмә ятимә. Без хәерче, ул бездән…
Нурулла игезәгенә кизәнде:
– Бас!!!
Күрәсең, аның ачуы, бүртеп, тиресен кабарткан иде, кизәнгәндә кәчтүм җиңе шытырдап ертылды. Ул, кош кебек, Саҗидәгә табан очты. Кыз исә, ярсып өстенә килгән алыптан өркеп, җиргә чүгәләгән иде, егет аны култыклап торгызды.
– Курыкма, сылукай, мин сиңа өйләнәм.
– Кайчан? – Саҗидә, аска караган килеш, халатындагы сөт табын бармагы белән казыды.
– Хәзер үк!
– Ятимә дигәч тә, мыскылламасана, Нурла!
Егет, юлда туктаган машина күченә күрсәтеп:
– Әнә дуслар безне көтә, – диде. – Әйдә, җәлт кенә кулыңны сорыйбыз да…
– Кемнән, Нурла? Минем ни әти, ни әни юк.
– Кемнән кемнән, янәсе. Капкагыз баганасыннан! Таяк белән шалт берне, шалт икене, шалт өчне! Дәшмәсә, риза, димәк.
– Шулай ярый диме китап?
– Ярый ди, сылукай. Йә, ялындырма! Тиздән загс ябыла, кафеда ашлар суына.
Мәҗлестә Нурулла күңелсез иде. Гүя аны озак кына дөмбәсләгәннәр дә, аннары аркасыннан терәү белән терәтеп, өстәл янына утыртканнар: сулаган саен, тынга авырая, күз аллары караңгылана, ә үзе кунакларны сыйлаганда көләргә маташа, әмма бу көлү яралы арысланның ыңгырашуына тиң иде.
Туй узды. Кияүнең күңелендә төер-төер сагыш та ямаулы кесәсендә түләнәсе бурычлар калды. Җитмәсә, Шәмсулла, урман бете сыман кадалып, канын агулый иде.
– Хатаң бә-әк зур, Нур! Язмышыңны җан сөймәгән белән бәйләдең. Элдертәсе иде безгә Казанга, башына капчык кигезеп апкайтасы иде Туйбикәңне.
– Эчемне пошырма, Шәм!
– Ялгыштың, Нур, ялгыштың!
– Алай бик акыллы икәнсең, минем ялгышны кабатламассың, шәт, – диде Нурулла.
– Кабатламам, – дип әтәчләнде сыңары. – Кыз киреләнсә, мин аны урлыйм гына!
Нурулланың армиядә бергә хезмәт иткән дусты Идрис тә туйда иде. Ул институтның тарих бүлегенә имтиханнар тапшырган. Анда аның олы абыйсы декан икән.
– Син дә көндезге бүлектә укы, – диде хезмәттәше. – Абый барысын да җайлар.
Кияү егете ул кичтә томан эчендә йөзә иде. Шуңа күрә Казан кунагына «әйе» дә димәде, «юк» та димәде. Атна-ун көннән соң, зиһен күге аязгач, яшь ир игезәге белән уй-ниятен бүлеште.
Ни гаҗәп, «сыңары» аның шул сүзен генә көткәндәй:
– Миннән хәер-фатиха, хет син укы, иту безнең нәселдә гел кара халык – җир сөрәбез дә агачта чокынабыз, – диде.
Нурулла, сызланып кына:
– Туй чыгымнарын нишләтим? – диде. – Җизни – туган, кәҗә мал түгел, дигәннәр. Дөрес икән, әнә ападан әйттергән, кышка тиклем как ыштик акчаны китерсен энең, дигән.
– Ике бура бастырдым, шуларны сатып үзем түлим!
– Син аларны үзеңә атаган идең, Шәм. Үзбаш чыгам, дисең.
– Һи, балта безнең кулда, бүтәнен салырмын. Ә син укы, бырат, син башлы.
Игезәкнең ярдәменнән дәртләнгән Нурулла тиз сүрелде:
– Онытканмын, каһәр суккыры! Мин бит өйләнгән!
Ләкин Шәмсулла аның юлындагы киртәләрне берәм-берәм ишеп бара иде.
– Өйләнсәң ни! Хатының койрык мәллә? Дүрт ел әни карчык белән яшәр. Аңа бу бәхете дә җитеп ашкан.
– Күпсенмә, Шәмсулла.
– Миңа ни… Авыл кызлары тәтелдәшә. Шул буй-сыны, чибәрлеге белән баз бакасын ярәште, диләр.
– Саҗидә дә адәм баласы, аны кимсетмәгез! Колагыңа киртләдеңме?
– Киртләмәгән кая! Син дә бугаз ерма. Нервыларың тузган, тизрәк Казаныңа сыптыр, эһе.
«Көндезге бүлеккә укырга чакыралар», – дигәч, Саҗидә «синсез мин нишләрмен» дип, елап муенына сарылмады. Ул бер генә күзәнәктән яралган хиссез хатын иде, ахрысы. Ә бит Казан Нурулланы дәваламады, киресенчә, йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтте генә. Якында гына табиб студентларның тулай торагы иде. Урам аша чык та тәрәзә пыялаларын селкетеп сөрән сал:
– Туйбикә-ә-ә!
Йөзәрләгән тәрәзәнең берсеннән карабодай кырының буявына манчылган Туйбикә күзләре багар…
– Нурулла-а-а! – дияр кыз һәм, сөенеченнән аягына да кимичә, беренче катка атылыр. Тик нигәдер үз исеменең кайтавазын ишетми Нурулла. Ишетер иде дә, аңа Туйбикә кычкырмый шул…
Ял киче иде. Бүлмәдәш егетләрнең кайсы кая таралышты. Идрис аның караватына чалбар белән күлмәк ыргытты.
– Әйдә, киен! Күсе төсле үз-үзеңне кимермә, мәхәббәт колы! Туйбикәңне күреп кайтабыз!
Нурулла бу тәкъдимгә бишкуллап риза иде. Кыз белән кара-каршы утырып сөйләшсә, бәлки, бу газаплар кимер, ул тынычлап укыр. Ләкин акыл хистән көчлерәк иде. Ә горурлык баш имәс өчен тораташ катты. Гәрчә туеннан качкан Туйбикәне кичерсә дә, аңа үпкә-кинә сакламаса да, эчтә нидер бар, һәм шушы «нидер» кул-аягын тышаулаган иде.
Нурулла күлмәк-чалбарны бөгәрләп мендәр астына тыкты.
– Артык майлы ризык белән кыстама, Идрис, – дип, ул йөзтүбән караватына капланды.
Шунда тулай торакның типсәң генә ачыла, типсәң генә ябыла торган катыргы ишеге шыгырдады.
– Өйдәләрме? – Тонык тавыш иясе аның хатыны иде. Аркасына аллы-артлы төенчекләр аскан Саҗидә бүлмә уртасында йөген бушаткач, «уф» диде.
– Уф, алтынчы ятажда икән син, бик биектә икән, Нурла.
Идрис, ир белән хатынны калдырып, шыпан гына таю ягын карады.
Саҗидә, шәлен чишә-чишә:
– Мин сиңа күчтәнәчкә бәрәңге белән ике каз түшкәсе апкилдем, Нурла, – диде. – Ач ятадыр, ди әни. Быел тананы туңдыргач кына суярбыз, ди. Аңа тиклем каз итеннән шулпа пешерсен, ди.
Башта Нурулла йоны сирәкләнгән иске шәл бөркәнгән өтек кыяфәтле хатынына: «Нишләп кеше көлдереп йөрисең, көя күбәләге?! Мин төрмәдә мәллә?» – дип җикеренмәкче иде, тун төймәсен ычкындырган Саҗидәнең нәни генә түгәрәк шар «йотканын» шәйләгәч, ачуы басылды. Ул, үзалдына мыгырданып:
– Казларны иртәрәк суйгансың, декабрьнең яртысы гына бит әле, – диде.
– Ызбада без хәзер дүрт тамак. – Саҗидәсе капчыкларын бушатырга кереште. – Сиңа яңалыгым шул ие тагы, Нурла. Шәмсулла да иптәш хутлады.
Хатын идәнгә туңкайган саен «шар» кысыла кебек иде. Ир аны кулы белән караватка таба кысрыклады.
– Утыр! Кая, әйберләрне үзем урнаштырам. Шәмсулла нәрсә хутлады дисең?
– Катын инде.
– Кайчан?
– Өченчекөн никах укыттык.
– Кемгә өйләнде?
– Укытучы Энҗегә. Туйлары Яңа ел бәйрәмендә. Син кайт инде, зинһарлап сорыйм, Нурла. Әни дә борчыла, дүртенче ай өнсез-тынсыз, ди сине.
– Кайтам, билгеле, – диде Нурулла. Ул үзен дә, Саҗидәне дә түгел, ә кемнедер үртәгәндәй: – Сафиулла малайларының туйлары, ни хикмәт… – Тел очындагы «кызганыч» сүзен акыл тиз генә башкасы белән алмаштырды: – Кызык була.
Ир-атның хисе үрмәкүч кебек икән, пәрәвез җебе үреп, тоткын итеп ала да ычкындырмыйча киптереп үтерә. Ярты елда Нурулла ябыгып саргайды. Туачак сабый да аны бу тоткынлыктан коткара алмады. Көндез – институт, кич – бүлмә, алда исә сөремле күк йөзендә тонык кына җемелдәгән йолдызлары белән ялыктырган шәһәр төне…
Идриснең туган көне иде. Егет өстәл әзерләде.
– Сез миннән башка гына күңел ачыгыз, – диде Нурулла. – Мин барыбер капмыйм, ә табындагы аек ир-аттан шымчы дип шикләнәләр.
Солдат дусты аның мондый гадәтләренә күнеккән иде.
– Озак болганма, Казан җилендә суын да безнең әртилгә кушыл, – диде ул.
Хыянәтче йөрәк аны биш катлы тулай торак бинасына табан әйдәкли иде. Ир, йодрыгы белән сул кулының учына төя-төя, үзен тыярга маташты. Ахмак син, Нурулла! Туйбикә аргы ярда, син бирге ярда, ә уртада – тирән дәрья…
– Гражданин ир! – Супермаркет ишеге төбендә озын тунына уралган бер хатын аңа кул изәде. – Өч бүтилкәгә шабашка эшлисеңме?
– Мин эчмим, – диде Нурулла, юлын дәвам итеп. Ләкин хатын да эре иләктән иләнгән иде.
– Эчмәсәң, тагын да әйбәт! Акча белән бәхилләтермен. Акайма, гражданин, постельгә кыстамыйм, кибет директоры Анна Ивановна мин. Ике йөкчем дә дупыл исерек, машинадан товар бушатырга иде. Ризамы? Хәзер шофёрымны да чакырам.
– Чакырмагыз! – Ир фургоннан капчыгы белән шикәр комын алып, бала кебек кенә җилкәсенә «атландырды»:
– О боже, әкиятләрдәге дию мәллә син, гражданин?
Директор капчыкларны чөеп «уйнаган» егеттән биһуш иде. Акыллы хуҗа мондый баһадирны йөз алтынга сатып ала!
– Гражданин, әйдә миңа эшкә кер. Өчләтә түлим!
– Беренчедән, мин гражданин түгел, ә Нурулла. Икенчедән, мин – студент, ханым-апа.
– Нурулла икән, Нурулла! Кичкырын бушмы син?
– Буш!
– Давай, сәгать җидегә кил.
Йөкче һөнәре аңа бик килеште. Төннәрен студент Нурулла колагын аю чәйнәсә дә уянмас булып, изрәп йоклый башлады.
О проекте
О подписке