Сәйдә үз турларындагы коедан су ала иде. Ул – аның сыйныфташы. Эшкә батыр бу хатынны Нурулла биш ел элек, киендереп-ясандырып, Казанга, авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәргән иде, аннан мактау кәгазьләре генә кыстырып кайтмады сыер савучы, аңа бер ир бәндәсе дә тагылган иде.
– Танышыгыз, сабакташ, – диде бәхетеннән исергән Сәйдә. – Бу – Тәбрис. Улыма – әти, миңа – ир. Йомшак хайванкаем ул минем, син аңа да колхозда берәр эш бир инде, Нурулла.
Рәис «хайванкаем»ны төрле яктан сынап карады. Моның йолкысаң – йоны, саусаң сөте юк иде. Шәһәрдә трай тибеп яшәгән Тәбрисне, аптырагач, үз «тиңнәре» янына кушты рәис: көтүче чыбыркысын тоттырды. Әмма хөрәсән, көн уртасында болында йоклап, дистәләгән сыерны уҗымда күбендерде. Куды аны Нурулла, һәм шул ир аркасында иң уңган сыер савучысыннан да колак какты.
…Көтелмәгән кунак Сәйдәне каушатты.
– Сине «өй борынча иснәнә» дигәннәр иде, менә безгә дә чират җитте, – диде ул ризасыз тавыш белән. – Монда гына әрлә инде, җәме? Өйдә әтиебез исерек.
– Ник сәрхуш белән изаланасың, Сәйдә?
– Нишлим соң, синең кебек айныклары кыяклагач! Саҗидә очрады бит сиңа юлда. Бәхетеңне керпе тишкәләгәч, ни уфыр, ни пуфыр, мин дә ул көнне җәйләүдә идем. Саҗидә, башым авырта, дип, миннән алдарак теркелдәгән иде. Әнә бүген балда-майда йөзә, мыштым. – Хатын сулы чиләген, чайпалдырып, җиргә куйды. – Миңа да ир-ат назы кирәк иде. Казан урамында аунаган бомжны, кунакханәдә юындырып, кибеттә киендереп, закунный мужик ясадым, вәйт! Син миңа вәгазь укыма, җәме? Хет ун тапкыр әүлия бул, син миңа указ түгел, Нурулла!
Тиктомалдан җенләнгән Сәйдәне тынычландырмады рәис. Аның үзенең дә шулпасы, кайнап, казаныннан ташый иде. Уңганлыгы өстенә сабыр да, акыллы да иде сабакташы. Елгыррак савымчылар шешәләргә тутырып сөт урлаганда да, ул, гөнаһ дип, колхоз әйберенә тими иде. Ә бүген, гаҗәп, аны чүпрәсе искергән әче камырдан әвәләгәннәрмени, Сәйдә бүтән, Сәйдә үзгәргән! Авылдашларыңны үтәли күрәм дип мактанган җитәкче иптәш, йә, ни диярсең? Кайнап ташыйсың, бары шул гына, әйеме?
– Сәйдә, ирең белән яшисеңме, аерыласыңмы, синең ихтыярда, ә абзарга яшергән тукмакборыннар мәсьәләсендә болай: сиңа өч көн вакыт, әгәр дә өч көндә шакшыдан арынмасаң, өеңне, сүтеп, Ивановкага күчерәм. Суд белән янама миңа, файдасыз ул.
Сәйдә, чиләгенә абына язып, аңа ташланды:
– Мин ул дуңгызларны суеп ашамыйм, симертеп сатам! Улымны укытырга бит ул акча! Син бит әүлия, хәлемне аңларга тиеш!
– Фермага кил, синең кебек алтын куллы хатынга егерме сыер да аз!
Ир кызу-кызу китеп барганда, арттан Сәйдә кычкырды:
– Кабахәт син, Нурулла-а! – Ләкин баягы зәһәр тимер тавышы күз яшьләре белән җебеп изрәгән иде.
…Капка төбендә колхоз шофёры, бүкәнгә куеп, утын ваклый иде, Нурулла аның белән исәнләште дә:
– Яллар ничек, Шамил абый? – диде. – Мин сине Кара диңгездә су коена мәллә дип уйлаган идем.
– И рәхмәт яугыры, иптәш персидәтел, теге заманда ике тапкыр ял иттердең диңгездә, әле дә авызда тоз тәме, – дип кеткелдәде абзый. – Берсекөнгә эшкә миңа. Эш лутчы, иптәш персидәтел.
– Ташла әле шул «иптәш»еңне, Шамил абзый. Партия җыелышы диярсең. Тәҗел генә йомышымны үтәсәң иде. Сәйдәләр йортына каяндыр дуңгызлар адашып кергән икән, Ивановкадан, ахрысы. Шуларны кире үзләренә илт инде.
– Син Сәйдәгә ышандыңмы, иптәш… дим, персидәтел? Матри, көпә-көндез алдыйлар, имансызлар! Кемне диген? Иптәш… дим, персидәтелне! – Абзый балтасы белән чек-чек бүкән чокыды. – Иту ул мырык-мырыклар Арбалы Кәбирләргә дә, Закун Мансурларга да ялгышып кергән инде.
Кәбирләр? Мансурлар? Нурулла, иелеп, ике пүлән алды да шак та шок бер-берсенә бәрде. Аларга ни җитми икән? Тагын кемнәр?
– Шамил абзый, синең өең дә, мунчаң да газ белән ягыла түгелмени?
– Арткы ызбадагы мичне сүтмәдем мин, иптәш… дим, персидәтел. Газ чыгымлы. Мичне ягам да, күмерен көрәгәч, кызу ташында бәрәңге тәгәрәтәм. Ялгызакның ашы-сые шул икән аның.
Абзыйның бөрешкән кара карлыганга охшаган күзләре моңсуланды. Нурулланың аңа болай төбәп караганы юк иде. Картая Шамил шофёр, картая… «Йөгеңне төя, йөгеңне илт, йөгеңне бушат» дигән әмерләрдән гайре Нурулла бу бәндәгә берәр кәлимә әйтте микән? Машина төзек, хезмәт хакы түләнә, тагын нәрсә кирәк? Ә күңел? Анда ниләр бар? Юк, монысы сине кызыксындырмады, рәис! Әнә ялгызакның ашы-сые бәрәңге икән бит… Димәк, Шамил абзаңның машинасы гына төзек, ә күңелендә – җимереклек…
– Өйләнмәдең тәки, Шамил абзый.
– Өйләндем. Дүрт тапкыр, иптәш… дим, персидәтел.
– Ничек «дүрт тапкыр»?!
– Һи, син яшь идең шул, минем тарихлар сиңа караңгы. – Абзый кесәләрен актарды. – Чигарит… Кая соң бу чигарит? И-и, изелгән, хәерсез. – Сынык сигаретка ут эленмәгәч, абзый аны, учында уып, җиргә сипте. – Сирәк кенә тартыштырам, исеннән җеннәр качсын өчен генә. Беренче катыннан әни аерттырды. Күп йоклый дип. Икенчесен телләшә диде, өченчесе, сыерның сөтен сава да чиләге белән күтәреп эчә, диде. Дүртенче катын, Вәсимә, яшь иде, каенанага бирешмәде. Кушаматы да «Эт каешы» иде аның. Ике бичә көн-төн блач бүлеште, кем хезмәтче дә кем хуҗа! Мин шунда бүрек белән киңәштем. «Шамил, – ди бүрек. – Бу катыныңны да кусаң, нәселсез каласың. Катының ягына бас». Вәсимә тәки әнине җиңде. Мин эштә идем. Беркөнне ул сандыгы-ние белән каенананы урамга тибеп чыгарган. Хурланган әни ахирәтенә күчте. Улым килеп алыр дип көткәндер, бичара. Мин бармадым, иптәш… дим, персидәтел. Катын корсаклы иде. Әни ахирәтендә үлде. Вәсимә, малай мәктәпне тәмамлагач, аны укытырга урнаштырам, дип, Казанга киткән җиреннән суга чумды. Авыл тормышын бер дә өнәми иде, анда нәчәлник сымаграк ир тапкан, ди. Аннан соң унбиш ел узды. Мин дә яңадан өйләнергә уйладым. Фәнисә апаңны ошата идем, аңа сүз каттым. Син дә парсыз, мин дә парсыз, арканы аркага куеп булса да ятарбыз, дидем. Ризалаткан идем дә… Ул мулла белән киңәшкән, ә тегесе – чалмалы хәсрәт: «Шамил бишенче тапкыр никахлана алмый, шәригатьтә мөселман бәндәсенә дүрт кенә катын каралган, Аллаһ каршында гөнаһ кылмагыз», – дип, Фәнисәне орышкан. Киреләнде инде шуннан соң апаң, иптәш… дим, персидәтел. Мин сиңа хәрәм дә хәрәм, ди. Әни каргагандыр мине, ялгызлыкта интек, малай актыгы, дигәндер.
– Берәр бәрәңге тәгәрәткәч эндәш әле, Шамил абзый, гәпләшеп утырырбыз, – диде Нурулла. – Иркенләп чәй эчәрбез.
– Рәис белән чәй эчкән бар анысы. – Абзыйның йөзенә кояш кунды. – Ә мона әүлия белән юк. Шунысы кызык аның! Авылда ниләр генә сөйләмиләр, шулар чынмы соң, иптәш…
– Утыныңны яр, Шамил абзый!
Кәефе кырылган Нурулла Кәбирләргә табан борылды. Монысының ипи шүрлеген җимерергә микән әллә?! Ферма мөдире – уң кулы бит, билдән бөртектә йөзә бит! Кичә генә «хатын дүрт сыер сава, сөт файдалы кәсеп икән, дәүләткә тапшырабыз» дип мактанды, хәйләкәр төлке! Аның көненә өч тапкыр өен әйләнеп килүен дә, жәлт кенә арба төбенә йә печән, йә силос түшәгәнен дә күрмәмешкә салышты рәис. Хуп, аннан-моннан чәлдермәсәләр, колхоз колхоз буламыни ул. Бу гадәт авыл халкының канына сеңгәндер, мөгаен. Бабасы урлаган, атасы урлаган, оныгы гына әдәп сакламас, билгеле.
Кәбир ишегалдындагы зур ләгәндә бәрәңге боламыгы изә иде. Бәрәңге парыннан аның күзләре яшьләнеп, яңакларына тамчылар тама иде. Хуҗа капкада рәисне күргәч, чак кына борыны белән табагына кадалмады.
– Бәтәч, Нурулла туган, нинди җилләр ташлады?!
– Төньяк җилләре сезгә табан исә иде дә мине дә үзенә ияртте. Алла куәт бирсен!
– Миңамы? Эһе, рәхмәт. Менә хатынга булышам, – диде Кәбир.
– Булыш, булыш! – Нурулла карашын юри читкә борды. – Әзрәк су салып болгат, бәрәңгең коры.
– Миңа бер-бер гозерең бар идеме, Нурулла туган?
– Юк. Ә соравым бар иде. Син кем?
– Ә?
– Син кем, диләр?
Тезләнгән Кәбир аякланды. Аның авызы ачылган, күзләре шарланган иде.
– Минме?! – диде ул, күкрәгенә төртеп.
– Син, син!
– Үртәмә, Нурулла туган. Кәбир Ибәтов мин. Ферма мөдире. Үзең куйдың, туган эшлә дидең.
– Ничек «эшлә» дидем?
– Инде… Эшлә дип, намус белән, дидең, Нурулла туган. Инде күпсенмә, арба төбенә генә, арт шәрифләремә йомшак дип кенә салыштырам шунда. Угры дип сүгәсеңмени инде, туган? Ярар, бүтән чеметем дә апкайтмам. Ике күзем чәчрәп аксын!
– Юк, син апкайт, Кәбир, чеметем генә тагын апкайт! Колхозның аның шул ягы күңелле дә. Мин сине урларга күрше авыл хуҗалыгына җибәрә алмыйм бит, әйеме? Намусның мәгънәсе тирәнрәк, Кәбир. Оятсызда юк та әле ул. Дүрт сыер дисеңме?
– Берәү, Нурулла туган, – диде Кәбир кызганыч тавыш белән. – Оят миңа, оят. Хатын, тиз үрчиләр, артым шәп дип, өч баласын абзарга җибәргән иде, туган. Син мине, зинһар, мөдирлектән азат итмә, иртәгә үк бу зәхмәтләрне чүплек базына ташлыйм!
– Их, мин сине тукмар идем, Кәбир, тик синең мескенлектән гәүдәң кечерәйде, ә без кәрләләргә сукмыйбыз.
Нурулла, йодрыгын йомарлап, кара исемлектәге соңгы йортка табан китте. Ләкин монысының капкасы бикле иде. Чурайбатырда халык ябылып яшәми иде, ни кылана болар дип колак салган иде, бер ачыш ясады рәис. Закун Мансурлар капкасының «үпкәсе» үскән, ахрысы, ул мыш-мыш сулый иде.
– Ач, качышлы уйнама! – диде Нурулла, тимер тотканы шылдыратып. – Юкса койма өстеннән сикерәм.
Хуҗа, мытыр-мытыр килеп, келәне шудырды:
– Перси безнең турдан үткәндә, җиле бәрелеп капканы аудармасын дип кенә япкан идем, Алла бәндәсе.
Нурулла, аны этәреп, туп-туры абзарга юнәлде. Әмма сәнәк эләктергән Мансур аның юлын каплады:
– Син кая, перси? Сарайгамы? Нәмә тикшерәсең? Башта рөхсәт язуыңны күрсәт! Эчеңне тишәм, перси! «Йортыгызга бәреп керсәләр үтерегез» дигән закун бастырды пыркарур!
– Атасы, дим, атасы! – Баскычта куркынган хуҗабикә күренде. – Ыргыт сәнәгеңне! Нурулла бала сиңа перси генә мәллә, ул – әүлия хәзер, атасы!
– Исәнме, Гөлия апа?
– Исән, исән, бала! Син безнең атабызга ачуланма, бала. Күзләре әйле-шәйле генә күрә, колакка да каты. Әрмиянеке ул, бала. Мансур бит анда камандир белән даулашкан. Иртән «Торыгыз!» дигән боерыкны үтәмәгән, Русия гражданинына сигез сәгать йокы тиеш, дигән. Шуннан камандиры моның шытырдатып колагын борган, закун чыгарма, Ишкуатов, дигән. Бу хәлләрдән соң Мансур: «Әти, сәлам, әни, сәлам, килеп алмасагыз – вәссәлам», – дип, өйләренә хат язган. «Закун» кушаматы солдат бүләге аңа. Син бездән нәрсә сорамак идең, Нурулла бала?
– Мансур абыйның законына төзәтмәләр кертәсе иде, Гөлия апа. Сәнәге белән хәтәр кизәнә бит әле менә, – диде рәис, хуҗага ымлап. – Аның атасы Кираметдин бабай бигрәк иманлы карт иде.
– Мәзин иде, бала. Ипи валчыгына да: «Әгүзе әйтеп капсаң – туярлык», – дияр иде. Каенатамның урынын Аллаһ җәннәттән әйләсен берүк!
– Ай-һай, әйләр микән?
– Без аның нигезендә яшибез, Нурулла бала. Елына икешәр Коръән укытабыз, Аллаһ ризалыгы өчен. Абау, бала, шикләнәсеңме әллә?
– Кираметдин бабайга оҗмахлар насыйп микән, Гөлия апа? Йортыгызда хәрәм…
– Ай Аллам! Сиздеңмени, бала? Сизми ни, әүлия бул да, – дип, хуҗабикә аягындагы галошын салып шап-шоп кагарга тотынды. – Мансур, чукрак, акчага коенабыз дип асрый. Тот капчыгыңны, коенырсың! Өстебезгә бер-бер артлы хәсрәт ишелә: башта малай мотоцикл белән бәрелде, аның артыннан кызның малае хасталанды. Каенатам миңа рәнҗиме? Килен Мансурны аздырды диме? Әйтче шуны, Нурулла бала?
– Озак сөйләшмәдек. Озакламый үзем кайтып, колакларын борам, диде.
– Кем, бала?
Хәзер «теге дөнья хәлләре» Нурулланың үзенә дә мәзәк тоела иде.
– Каенатаң инде, Гөлия апа.
– И-и, шаян кеше син, Нурулла бала. Ничә ел кызыл туфракта череп ят та аннан терел, янәсе.
– Мин терелдем бит менә.
– Әй, син свижи мәет кана, бала.
– Нишлибез, Гөлия апа? – Рәис шаяртудан туктады. Сәнәгенә таянган Мансур абзый, мин җиңдем дип кәефләнеп, кетер-кетер көлде.
– Минем хуҗалыкта – минем закун, баста!
– Ә Чурайбатырда минеке, – диде Нурулла. – Мин сезне аксакаллар хөкеменә тапшырам. Гаиләгезне авылдан куаргамы, кумаскамы, әйдә, хәл итсеннәр.
– Чү, бала, ил-көннән кая сөрәсез?! – дип елап җибәрде хуҗабикә. – Чукрак абзаңны үзем җайлыйм, аерылышабыз дисәм, коты ботына төшә аның, хәзер абзарны тегеләрдән чистарта-а!
– Бүген үк аерылам диген, Гөлия апа, иртәгә кадәр сузма. Ачуым яман, беләсез!
«Ачуым яман, беләсез…» Әйе, синең холкыңны беләләр, Нурулла. Чөнки син урамнан үткәндә, һәр капка ярыгыннан, һәр тәрәзәдән күзләр озаткан. Күзләр булмаса, этләре өреп калган. Яратканы яраткан, нәфрәтләнгәне нәфрәтләнгән. Син – колхоз җитәкчесе, үзенә күрә хуҗа, ихтимал, барысына да ярап та бетмәгәнсеңдер. Кайберәүләр үз бәхетсезлегендә сине гаепләгәндер, ә икенче берәүләр рәхмәт кенә укыгандыр. Ә бүген син алар өчен әүлия икән… Сизәсеңме-тоясыңмы, халык чынбарлыктан арыган, ул могҗизага сусаган. Аның берара матур әкиятләргә ышанасы килә! Чынлыкта авыл синең гап-гади кеше икәнеңне таный, ләкин егерме ел хуҗалык сөйрәгән рәис барысын да туйдырган, алар сине гайре табигый сыйфатлар белән чуарлап-бизәп, әүлия исемле яңа зат тудырган. Сәбәбе дә булды: йөрәгең типмәде… Өсләрен – бөтен, тамакларын тук итәм дия-дия, артыгы белән җиргә беректе Нурулла. Элгәре морҗалардан бөркелгән төтен адәм баласының күк белән бәйләнешен искәртә, бисмилласын кушып пешергән ипи исе, галәм киңлекләренә таралып, дөньясын хушландыра иде. Нурулла Азизов иң беренчеләрдән булып Чурайбатырга газ торбалары суздырып, «төтенсезләр авылы» дигән кушамат тактырды. Баксаң, төтенсез авыл күңелсез һәм шыксыз авыл икән. Юк икән күкләр белән тоташу! Быел тау итәге дә догасыз тилмерә. Шул якка караган саен, кәеф кырыла. Һаман тамак кайгысы!
Урамнан, озын торыкларын чалыш-полыш китереп, Зәкия карчыкның оныгы йөгерә иде. Галимнең аркасындагы йонлач биштәре дылк-дылк итә, әйтерсең егеткә ябышып бер сары эт тә чаба иде.
– Нурулла Сафиуллович, спасите! Өч сәгатьтән Казанда учёный Капланның лекциясе икән. Интернеттан укыдым. Миңа аны тыңларга кирәк, срочно автовокзалга илтегез! Очень прошу! – Егет, машинага утыргач та, бал корты төсле безелдәде. – Боже, соңартма, Боже!
– Ленинга аткан Каплан оныгы мәллә?
– Вы что, Нурулла Сафиуллович! Бусы башка Каплан! Бөек учёный. Сез аның ачышлары турында ишетмәдегезме?
– Юк, Алмаз.
– Да, авыл агайлары надан шул. Гафу, абый Нурулла. Капланның исемен история китапларына язачаклар.
– Күбрәк татарча сөйләш, малай актыгы! Профессор атаң белән без бер урамда сугышып үстек. Яртылаш авыл егете син. Капланыгызның бөеклеге нәрсәдә инде?
– О-о, абый Нурулла! Ул кешенең гомерен ничек озынайтырга дип баш вата.
– Юк белән маташмагыз, энекәш. Аллаһы Тәгалә аны без карында чакта ук билгеләп куйган.
– Стоп, Нурулла Сафиуллович! Каплан – уникальный учёный. Ул, сначала телоны ясарга, ди, ягъни роботны. Күзе, колагы, авызы, кул-аяклары белән, ди. Потом биологик баш миен шушы тәнгә пересадить, ди, вот! Клиент сайлый: үләргәме яки ясалма гәүдәдә яшәвен дәвам итәргәме? Әгәр без учёныйлар, берләшеп, шундый робот ясасак, ул Айда да, Марста да яшәячәк, абый Нурулла! Халык күп, тиздән планета шартлый. Без робот сыманнарны бүтән күк җисемнәренә озатсак, җирдә катастрофалар кими, точно! Планета кызганыч, абый Нурулла. Һәр туган бала аңа үлем белән яный. Урманнар таптала, сулар агулана, тереклек үлә. Җиде миллиард без бүген, коточкыч цифр, да? Капланның ачышы хуплауга лаек.
– Тимер сыныгызга каш-керфек, авыз-борын чәпәрсез, бу катлаулы түгел, Алмаз. Ә менә җан белән нишләрсез, ә? Галимнәр ихтыяры белән генә җан беркая да күчми! Уйдырмалар белән вакыт уздырмагыз, энекәш.
– Ужас, сез полный отстой икән, Нурулла Сафиуллович. Сез наукада ни-ни! Фән ул – прогресс юлдашы, аңа вакыт та не жалко!
– Мондый фантазияләрдән бизәргә кирәк, энекәш. Син безне файдалы ачышларың белән куандыр. Ничә ел агулы бәрәңге ашыйбыз, шул каһәр суккыры коңгызга каршы робот-бөҗәк уйлап тап, һичьюгы.
– Фу, мине кемгә саныйсыз, Нурулла Сафиуллович. Жук, таракан, кандала кебек паразитлар белән кайнашырга башыма тай типмәгән! Мин – учёный. Мин – Каплан шәкерте! Без дә, сезнең сымак, авыл, җир, икмәк дип, вак мәсьәләләр белән шөгыльләнсәк, кем глобаль проблемаларны чишәр?
Тукталыштагы автобус менә кузгалам, менә кузгалам дип тора иде, Нурулла биштәре-ние белән юлдашын ишектән кертеп җибәрде.
– Капланга сәлам! – диде ул, әмма бу тозсыз шаярту иде. Синең сәламең кемгә хаҗәт! Әнә алар дөньякүләм проблемалар белән мәшгуль, гәрчә уй-теләкләре фантазиягә корылып, акылга сыймаса да, бөек эшләр майтарабыз дип шапырыналар. Ә Нурулланың эше чынлап та вак: язын сөрә-чәчә, көзен ура-суктыра. Хәсрәте дә чыпчык борыны хәтле генә: Чурайбатыр үлмәсен дип, көн-төн чаба-йөгерә… Киләчәктә рәхмәт ишетерме – ишетмәс! Капланнар кебек, алтын хәрефләр белән тарих битләренә теркәлерме – теркәлмәс! Һай, шайтан алгыры! Күңелдә нинди генә җүләр уйлар бөтерелми. Дан-шөһрәт казанып, сурәтен тимер такталарга уйдырыр өчен туганмыни Сафиулла малае?! Җир өчен дөньяга китергән аны Аллаһы Тәгалә. Кочагына йолдызы-ае, урман-кырлары, чишмә-елгалары белән Чурайбатыр исемле җыйнак кына, бәләкәй генә дәүләт салган. Йөрәгең белән янәшә кадерләп сакла, тузгытма, таратма, дигән. Әйдә, роботлары белән ят планеталарга Капланнар күченсен. Ә Нуруллага Җирдәге тормышның да үз җае, үз көе бар…
Менә шулай… Реанимациядән гомуми палатага чыгаргач, янәшә караваттагы абзый аңа:
– Ике тумыйбыз, ике үлмибез, иртән гел бүген бәйрәм дип уян, – диде.
Искерсә дә, асыл хакыйкать иде бу.
Менә шулай… Уяна Нурулла. Үз җае, үз көе булган тормыш иртәсе гәрчә йөз төрле мәшәкатьләре, аһ-зары, үкенеч-көенечләре белән бусага төбендә үк сагаласа да, ул разый иде. Яшәү – бәйрәм! Йөрәге бер туктап алган кеше моны бөтен вөҗүде, бөтен күзәнәкләре белән тоя. Шуңа күрә ир һәр иртәдә бәйрәмчә киенде: моңарчы шкафта сөрсегән өр-яңа костюм-чалбарлар, күлмәк-галстуклар берәм-берәм кузгатыла башлагач, хатыны, шикләнеп:
– Ник алай көязләнәсең, Нурла? – диде. – Элек өстеңдә джинсы белән свитер гына иде.
– Бәйрәм бит, бичәсе.
– Саташма, гап-гади көн, Нурла! Синең шулдыр инде… – Саҗидә мыш-мыш борынын тартты. – Даруга дип хәйләләп, аның белән серләшәсеңдер.
Нурулла бу очракта: «Син нәрсә лыгырдыйсың, ахмак бичәсе!» – дип ачуланырга тиеш иде, ләкин ул әлеге уен чалгы белән печән чапкан кебек кисеп ташлады. Тимә, көнләшсен! Сары алъяпкыч белән билен буган хатында җан юкмыни!
– Сөйлиләр инде… – Борын «ыш та ыш» һаман «такта ышкылады». – Син әүлияга ят хатын-кыз мәхәббәте хәрәм, Нурла.
– Кем әйтте?
– Яшь хәзрәт, никах тугрылыгы – җәннәтнең беренче баскычы, ди. Сиңа төбәп әйтмәде дә, Нурла. Алай да… Без кызлар белән мәчеткә аның вәгазьләрен тыңларга кергән идек.
Мыштым хатынның көнләшүе дә кызык түгел, әйтерсең коры чикләвек яшене: черт итә дә сүнә, черт итә дә сүнә… Зилзиләләр куптарып, тузан өемнәре уйнатып, күкләр күкрәтеп килсен иде дә, чартлатып яңакка суксын һәм күздән ут чәчрәсен иде! Юк шул, хатын-кызларның барысы да Туйбикә түгел. Син үзең дә күндәм, болай да басынкы кемсәне бастырасың.
– Халык арасында өтек-төтек йөрмәскә кирәк, бичәсе. Әллә миңа җүнлерәк кием дә хәрәмме?
Аңа «бәйләнеп» арыган хатыны аш бүлмәсендә кыштырдый иде инде. Нурулла озак кына көзге алдында галстук бәйләп азапланды. Муен элмәккә керергә теләми, башны әле уңга, әле сулга кыйшайта иде. Ир-атны йөгәнләр өчен уйлап чыгарылган чүпрәк кисәген шкаф тартмасына атып бәрде ул. Хуш, шушы килеш тә танырлар…
Авыл буйлап сәяхәт бүген дә дәвам итте. Юл уңаенда Нурулла такта яру цехына сугылды. Игезәк сыңары белән байтактан бирле күрешмәгән иде.
– Эшмәкәрнең хәлләре ничек? – диде ул, агач чүбенә буялган Шәмсулланың җилкәсеннән каккалап. Туган бит, якын.
– Икебез дә тартмыйбыз, ну барыбер тәнәфес ясыйк. – Игезәк өемнән киң генә такта суырып, баш-башларына бүкәннәр куйды. – Утыр, Нур! Син нигәдер бүген бәйрәмчә. Авылда туй-мазар мәллә?
– Туй, Шәм.
– Кемнәрдә?
– Миндә, Шәм. – Нурулла күңелле генә сызгырды.
– Ышандылар ди сиңа! Саҗидәңә кабат өйләнсәң генә. Тәки яшисез, ә?
– Мин нишләргә тиеш идем соң?
– Аерылмадың, рәхмәт яугыры. Исеңдәме?..
– Кузгатма! – Нурулла дорфа гына игезәкнең авызын япты. – Үз бәхетеңне бел дә дәшмә!
– Без Энҗе белән яратышып кавыштык, Нур.
– Мин сезнең өчен бик шат, эшкуар туган. Ярар, тәнәфес тәмам!
«Исеңдәме?» Исемдә, исемдә, сыңар. Тик син ул көнгә кагылма, яме?
О проекте
О подписке