Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.
image
cover






Төрмәдән кайту белән, Кәнзел Талип абыйсы янына килде, эш сорады. Талип аны тегермәнгә җибәрде. Кәнзел иректәге эшкә хирысланып кайткан иде, күрәсең, бик теләп эшкә кереште. Тәүге тегермәнче үлгәннән соң, җүнләп тешәлмәгән ташларны тешәп, менә дигән итеп ремонтлап җибәрде, җитмәсә, икенче ташны фураж тартырга көйләде. Ә ул савым сыерларына бик ярап куйды.

– Сәлам, түрә ага-энегә!

– Сәлам, сәлам, Кәнзел. Ни эш бетереп йөрү?

– Эш беткән, чутлыйсы да, мүклисе калды. Өйләнергә исәп әле тагын. Бәлкем, монысыннан уңармын. Туйга чакырырга бара идем әле үзегезне. Килерсез бит, абзый кеше? – Кәнзел күз төпләрен җыерчыкландырып, авызын кыйшайтып елмаеп куйды. – Кичә җиңгәчәйнең туган көне түгел идеме? Ә син, ишеттем, райүзәктәге кәнтәең янында төн үткәргәнсең икән. Җиңгәчәй төнге сәгать уникегә хәтле көтеп утырган үзеңне. Ояла бел бераз, туганый…

Талипның башына кайнар кан йөгерде. «Карале син аны, чынлап та шулай бит! Кичә Кафиянең туган көне иде!»

Кәнзел, кулын кесәсеннән алып, куян бүреген күтәребрәк җибәрде:

– Кем янында уралганыңны җиңгәчәй белми дип уйлыйсыңдыр инде?

«Моннан да явыз, моннан да мәкерле кешене көндез чыра яндырып та таба алмассың», – дип уйлады Талип һәм кузгала башлады.

– Кем кемнең янына йөргәнне тикшергәнче, үзең турында уйла бераз. Өченчегә өйләнергә исәбең түгелме?

– Мин синең кебек катлаулы кеше түгел шул, туганый, итәк астыннан гына ут йөртә белмим. Кем әйтмешли, сиңа лафа инде. Башың чайкама. Җиңгәчәй дәшми. Без ни, түрәләр туй итә, без су эчәбез. Ярый, эчеңнән куан: җиңгәчәй әйбәт хатын, башка берәү булса, син майлы күзне әллә кайчан ташлап киткән булыр иде.

– Усаллык, әшәкелек синдә, Кәнзел. Кемнән килә – һич төшенә алмыйм.

– Синең мәктәбең, син укытып кайтардың, туганый. Бер дә бүтән түгел, син изге җан аркасында гына…

Кәнзел кесәсеннән сигарет чыгарды, чырт итеп, зажигалкасын кабызды, тәмәке көйрәтеп җибәрде. Талип туктап калган җиреннән тагын кузгала башлады, мәгәр нигәдер тагын туктады.

– Җиңгәчәңә җиткерсәң, җаның алам мин синең, Кәнзел.

Талип яңак итен чәйнәп, тагын ни өстим икән дигәндәй, бертын зират ягына карап торды.

– Куй, – диде Кәнзел. – Ул кайгымы миндә. Сиңа барырга чыккан идем әле. Киңәшкә, бер очтан туйга чакырырга. Туганнар бит без, сиңа бармыйча кемгә барыйм. Акча кирәк иде бераз. Туй булгач, туй булсын иде инде. Ә сине күргән дә юк. Эреләнде берәү, – диде Кәнзел, авыз тутырып тәмәкесен суырды да Талип карап торган якка өреп җибәрде.

– Акчасын бирермен, идарәгә кереп чыгарсың. Җиңгәчәңнең туган көне турында каян белдең?

– Ак түткәй әйтте. Ул кичә бездә кунган иде.

– Тегермәндә тартасы ашлык күпме? – дип сорады Талип, ни әйтергә белмәүдән җаны көеп. Ачуыннан ул иреннәрен тешләштерде. Кәнзелгә әйтергә көйдерерлек усал сүз эзләде. Ләкин теленә һичнинди рәтле сүз килмәде. Күңеленнән ул Кәнзел энесен бер яклады, бер эт итеп сүкте. Шул ук мәлдә ул аңа начар сүз әйтә алмавын да белә иде. Начармы, яхшымы, Кәнзел хакыйкатьне ярып әйтә. Дөрес, аның ул зәһәр сүзләренә Талипның бәгыре телгәләнә. Мәгәр нишләмәк кирәк, хак әйтә иде эт ялаган нәмәстә!

– Тегермәндә ашлык тормый хәзер. Ут ясадым мин ул ташларны. Наратбаштан килә башладылар. Тегермәндә минем, туганый, эшләр ал да гөл. Рәтле хатын гына таба алган юк. Чукынсын инде. Бусы хет ирдә булып кайткан, кадерем белмәсме. Бер авыз пешкәч, өребрәк кабасың бит аны.

– Җизнәйнең акчасы юкмыни? Акча сорарга түткәй җибәрдеме, үзеңнең башың җиттеме?

– Инәйнең акчасы булса, әтәйгә рәтле эшләпә алып бирер иде. Бетләре дә юк аларның, бөтен җыйган акчаларын туздырып торалар.

– Ярый. Күпме кирәк булыр сиңа?

– Ике төргәк җитәр дим мин.

– Ачыклабрак әйт әле, синең телең аңламыйм мин, күпме ул ике төргәк!

– Ике төргәк ул безнең телдә, туганый, ике йөз дигән сүз. Калганын үзем әмәлләрмен.

Урам чатында Кафия күренде. Хатынын күрүгә, Талип баскан җирендә таптанып алды, колакларына хәтле януын тоеп көрсенеп куйды. Абзыйсының кинәт кенә каушап китүе Кәнзел күзеннән дә читтә калмады.

– Юкка бимазалама үзеңне. Әйтер дип куркасыңмы әллә?! Мин әлегә чалбарлы ир-ат рәтендә йөрим. Әйтик, кайберәүләр кебек…

– Җитмәсме инде, Кәнзел, – диде Талип коры гына, кара күзләре белән ашардай дәрәҗәгә җитеп.

Талип Кафиянең килеп җитүен түземсезлек белән көтеп алды. Ул белә иде: каршысында басып торган туганыеннан теләсә нинди әшәкелек көтәргә була. Шуңа ул сорап куйды:

– Кемгә өйләнәсең, тагын кемне китерергә исәбең?

– Көйри бәгырьләр берәүнең, көйри, әй!..

– Аның өчен бик уфтанма, көйрәр-көйрәр дә бер сүрелер әле.

– Әттә-тә-тә-тә, туганый. Кемгә яныйсың син болай, ә!.. Карале, җиңгәчәй, – диде Кәнзел, Кафиягә таба кузгалып: —Талип абыйны карале, туйга чакырам үзегезне, ә ул, вакыт юк, Кафия җиңгәчәң ни әйтер бит әле, дип маташа.

– Исәнмесез! Исәнме, Кәнзел! Инде тагын өйләнергә булдыңмыни? – диде Кафия һәм кисәк кенә, Талип ягына борылып – Исәнме, Талип, – дип көйдереп карап алды. – Син кая болай югалдың, әтисе?

Үз итеп, якын итеп, һичнинди шик-шөбһә тотмыйча сорады кебек, ә Талипның гүя җаны үкчәсенә төшеп китте, тәнендә эчке бер куырылу тойды.

– Эш чыкты, – дигән булды Талип, гамьсез булырга теләп һәм Кәнзелдән – Бусысы кайсы авылдан? Киленебезне каян төшерәсең? – дип сорады.

– Наратбаштан. Иң алдынгы савымчы. Былтырларны районда беренчелекне алган булган. Менә дигән хатын булачак.

– Фамилиясе ничек?

– Хантимерова Зәйтүнә.

Белә иде ул кызны Талип. Менә ничә ел инде районда беренчелекне үз кулында тота, һәр сыердан дүрт мең литр сөт савып ала.

– Кияүгә чыкмаган түгелме соң әле ул?

– Кыз түгел инде, хатын. Ярамаган тагын безгә – каты тезгә. Зато ул – менә дигән оста. Карамалы чыгачак беренче урынга, туганый. Эш бирерсең бит үзенә?.. Энеңә рәхмәт әйтер көннәрең алда әле, туганый.

– Тагын язылышмыйча өйләнергә исәбеңме? – дип сорады Талип, нигәдер уңайсызлану тоеп.

– Бусы белән язылышмыйча өйләнмә инде, Кәнзел, – диде Кафия.

– Һәй, җиңгәчәй, язылышырга җүләрмени мин! Әйеме, туганый, – дип, Талипка күз кысып алды Кәнзел. – Нигә, әйтик, башта язылышмыйча берәр ел торып карамаска. Бәлкем, холкыбыз килешмәс. Аннары ул беренче ире белән дә аерылышмаган икән әле. Тегесе Себер якларына чыгып киткән дә хаты-хәбәре дә юк, ди. Тәк што, бәйрәм ашы – кара-каршы, җиңгәчәй. Сез лутчы әйтегез, туема киләсезме, юкмы?

– Киләбез, киләбез, Кәнзел. Ә нигә, Талип, – дип, иренә күзләрен түгәрәкләндереп карады Кафия, – бәлкем, ул өченчесе белән бәхетен табар? Шулай бит, Кәнзел? – диде, янә Кәнзелгә таба борылып: – Барабыз, барабыз, Кәнзел, күңелең тыныч булсын.

– Бигайбә, алай булгач, мин киттем. Сау булыгыз.

– Түткәйгә сәлам әйт. Барып та чыгып булмый үзләренә. Үзләре килеп утырсыннар. Җизнәйнең хәле ничек соң?

– Пычагым булсынмы аларга?! Аштан башлары кайтмый…

Кәнзел киткәч, Кафия Талипны култыклап алды. Ире үзалдына уфтанып куйгач, Кафия аның күзләренә үрелебрәк карады.

– Ни булды сиңа, нигә алай уфтанасың?

– Кичә Хөснетдинов белән әйтештек. Әдһәм абый да аның яклы булып маташа. Икәүләп акыл саталар. Әйтерсең мин агач бүкәне, бернәрсә аңламыйм да, һичнәрсәгә төшенмим дә, алар гына аңлый да, алар гына акыллы.

Кафия дәшмәде, зират ихаталарына, аннан олы юлга таба сузылган чана юлына күз ташлады, эчке бер хискә бирелеп, үзалдына елмаеп куйды. Талипның күңеле айкалды. «Иренең эчендә ни көйрәгәнен белә микән, ичмасам, бу Кафия? Сорамасаң иде шул турыда миннән. Их, сорамасаң иде, Кафия! Нинди изге һәм саф, акыллы хатын булып калыр идең син минем өчен! – дип уйлады Талип, бармак очларына кадәр оялу хисе таралуын тоеп. – Фәлән янында булгансың, туган көнемне онытып, аны кочаклап яткансың, битсез, дип ярып, күзеңә бәреп әйтсә, ни кылырсың, ни әйтерсең?»

Кафия, кыр-басуларны күзеннән үткәреп, Талипка сирпелеп алды. Нидер әйтергә дип авызын ачты. Талипка аның авызыннан иң яман сүз менә хәзер чыгар кебек иде. Ул аның үз «изге эшләрен» белүен теләми иде, теләми генәме, хатыны алдында чынлап та изге булып калырга иде исәбе. Чынын, тик чынын гына әйткәндә, Талип бүген дә, иртәгә дә Кафияне югалтырга теләмәде.

Шул ук мәлдә кылган эшеннән дә, күзгә карап әйтсә, баш тарталмас, гаеп миндә, дип әйтәчәгенә дә инана иде. Тик шул хәлдән соң Кафия аны гафу итәрме, икенче көнне үк ташлап чыгып китмәсме?

Зәңгәр һавадай күзләре белән хатыны үзенә текәлгәч, Талип ачкан авызын яба алмый торды. Ул хәтта: «Әллә соң үземә башлап әйтергәме?» – дигән фикергә килгән иде, хатынының тавышы аңына җитүен абайлап туктап калды.

– Кара аны, Талип, бүген кеше вакытында кайтырга тырыш. Кичә бит минем…

Талип кинәт бушанып калды, алсуланып киткән бит очларына гадәти төс кайтты.

– Беләм, – диде ул, йөрәгенең рәхәтләнеп тибә башлавын тоеп. – Бүген таш яуса да вакытында кайтачакмын. Ә хәзер кил әле, соң булса да колагыңнан тартыйм.

Кафия, текәлеп, аның күзләренә карады, Талипның йөзеннән янә каны качты. Нык итеп, туры итеп, сынап карады.

– Кичәге өчен гафу ит. Ышан, ул хәл яңадан кабатланмас.

– Ярый. Вакытында кайт. Пилмән пешерәм бүген. Кичә үзеңне көтә-көтә ит үткәреп куйдым…

Хатыны больницага таба киткәч тә, бертынга Талип уңайсызлану хисеннән арына алмый торды. Үзалдына оялып, өметсез бер кыяфәт белән ап-ак кар һәм иртәнге фирүзәдәй зәңгәр һава диңгезе эчендә тулганган Кафиянең гәүдә-сынына карап калды. Аннары, кузгалып, идарәгә атлый-атлый, яшьлеген исенә төшерде.

Язмыш аларны тагын кавыштырыр дип кем уйлаган.

Миңниса белән алар мәктәптән үк танышлар. Тугыз-унны бер класста укыдылар. Институтка керергә дип, бергә Казанга бардылар. Икесе ике институтка керсәләр дә, гел бергә булдылар диярлек. Икесе дә конкурстан узгач, шатлыктан кулга-кул тотынып, атна буена кино-театрларга йөрделәр. Университет белән финанс-экономика институты бер тын арасы юл гына. Лекцияләр бетүгә, Талип Миңниса янына йөгерә, институт бинасының биек баскычлары төбендә сәгатьләр буена аның лекциядән чыгуын көтә иде.

Талип аны, Кафияне яраткан кебек, яратып, янып-көеп, зарыгып көтүен хәтерләми. Алар арасында янып-көярдәй мәхәббәт гыйшкы булмады сыман, ә менә бер-берсенә ияләшү, озак аерылышып торсалар, бер-берсен юксыну булды. Бәлкем, бу Талипның беренче мәхәббәте булгандыр, ул аны яшьлеге белән генә сизми калгандыр?!

Дүртенче курста укыганда, Талип Кафия белән танышты һәм, әйтсәң кеше ышанмастай хәлдә, аңа гашыйк булды. Юк, ул гына аз, Талип Кафиядән башка берәүне дә күрмәде, аның белән очрашырга барганда, кавышыр минутларын җиткерә алмыйча, бәхет-шатлыгыннан җиргә басканын тоймый торган иде. Кая инде ул Миңниса кайгысы! Миңниса аның өчен көне белән юкка чыкты. Кафия үзенең ярсу мәхәббәте белән тәмам алгысытты Талипның күңелен. Ярата белү ул – сәнгать, диләр, әллә соң чынлап та шулаймы дип уйлый торган иде Талип, Кафиянең гүзәл йөзен, үз итеп, үтә яратып елмаюын күз алдына китерде исә.

Шулай да Миңниса белән булган бер хәл истә калган. Казанның Ленин урамындагы Үзәк ЗАГС бүлегендә Кафия белән язылышып чыккач, машинага утырырга гына торганда, аның янына чәчәкләр бәйләме тоткан бер кыз килеп басты.

– Талип, менә сезгә. Бәхетле бул!

– Кемнән? – дип сорады Талип, чөнки кызны бөтенләй белми иде.

Кыз аның янынарак килде һәм, Талип ишетерлек кенә итеп:

– Иң-иң якын кешеңнән! – диде дә кырт борылып китеп тә барды.

Талипның йөрәге кысылып куйды. Эче белән сизде ул чәчәкләрне кем җибәргәнен, йөрәге белән тойды. ЗАГС бинасы тирәсендә уралган кешеләр арасыннан Миңнисаны эзләде. Юк, якын-тирәдә Миңниса күренмәде. Ләкин Талип бүгенге көнгә чаклы чәчәкләрне нәкъ менә Миңниса җибәрүенә чак кына да шик тотмады. Күптән түгел ул шул турыда Миңнисадан сорады. Әмма инде тәҗрибә туплап өлгергән хатын аның күзенә туры карады да:

– Юк, мин җибәрмәдем, башка берәүдер, – диде.

Әле булса хәтерендә, бабаларына кайтып табынга утырганнан соң да, шушы хәл тиз генә күз алдыннан китмәде Талипның. Күзләре өстәл уртасындагы чәчәкләргә төшкән саен, Миңниса турында уйланды. Миңниса алдында ниндидер гаеп тойды ул үзендә. Әйтмәде бит, ичмасам, өйләнәм дип тә әйтмәде үзенә. Акыл җавабы йөрәк җавабы түгел шул, мизгел эчендә кайтарып булмый, Миңниса исенә төшәр хәлдә идеме Талип ул көннәрдә…

Талип Кафиягә өйләнүенә бер тапкыр да үкенмәде, кайта-кайта өзгәләнмәде, үртәлмәде. Кафия белән тату яшәделәр, алма кебек ике бала үстерделәр. Әмма теккән киемнең җепләре өзелсә дә, хәтер дигән нәрсәнең җепләре өзелми икән: юк-юкта үткән хәлләрне ялгап, күңел түрендәге әллә кайчан булган хатирәләрне искә төшерә, әллә кайчан булган вакыйгаларны яңартып җибәрә…

Күпме еллар үткәч, күпме сулар аккач бит тагын табыштылар һәм Талип яңадан әллә ничек бәйләнеп китте шунда…

Комплекс салу белән җенләнеп йөргән чагы иде, йомышы төшеп, ниндидер документка кул куйдырырга идарәнең төзелеш бүлегенә килеп керде Талип. Бүлек башлыгы ир-зат, аның якын ук танышы иде, рөхсәт-фәлән сорап тормады, ишекне киң ачып, бусагадан атлады һәм килеп керүгә катты да калды. Өстәл янында, тәүге башлык урынында, аның яшьлек дусты Миңниса утыра, ул бәрелә-сугыла килеп кергән Талипка караган да сәер-серле итеп елмая.

– Әйдә, түрдән үт, Талип. Нигә алай керә-керешкә үк аптырап калдың? Мине биредә күрермен дип көтмәгән идеңме?

Әйе, тора-торып гаҗәпләнерлек иде бу хәлгә. Атна-ун көн элек кенә шушы кабинетта ир-ат утыра иде, хәзер әнә хатын-кыз, җитмәсә, Талипның яшьлек танышы. Миңниса гәүдәгә юанаеп киткән, тавышы көрәйгән, күкрәк түреннән чыга, тулы йөзендә, күк-яшькелт күзләрендә тылсымлы сәер елмаю – бераз масаюмы шунда, эрелекме, беләм мин сине, Талип, дигән сыман мыскыллы бер кинаяме – ниндидер эчке тәкәбберлек, хатын-кызга хас булмаган горурлык чагылды.

Миңниса урыныннан күтәрелде, беренче булып кул бирде.

– Әйдә, башта күрешик әле!

Миңниса аның кулын тотты да яшьлек дустының күзләренә карады. Юк, күңел яшерсә дә, күзләр яшерә алмый: Талип аны онытмаган иде. Шунда Миңниса кулының җиңелчә калтыранып китүен, уч төбенә эләккән кош баласыдай, сабырсызланып алуын тойган иде. Күңелендә үзе дә көтмәгән гаҗәеп рәхәт бер хис кымырҗып китте. Моңа каршы Талип аның кулын ныграк кысты, шуңа Миңнисаның бит очлары алсуланып, дугаланып килгән кашлары калтырап алды.

Утырыштылар. Сөйләшеп киттеләр.

Шушы еллар эчендә Миңниса кияүгә чыккан, әмма тора алмаганнар, аерылышканнар һәм менә Миңниса Галимуллина, Ниса Хәйдәровна Куклина булып, туган якларына кайткан.


Зур урамны бер итеп, юл ярып, бульдозер килә. Аның көчле гөрелтесе кышкы һаваны тетрәтә, тавыш, тоташ гүләүгә әверелеп, колак түрендә эленеп тора. Төнге буран сыртлап-сырынтылап салган көрт өстендә купшы саесканнар йөренә. Ихатага кунган ала карга тәкәббер башын әле бер якка, әле икенче якка боргалап тора-тора да: «Карр!» – дип аваз сала.

Таз тау итәгендәге кырда ике трактор кар тота. «Иртәләгәннәр егетләр бүген, агроном эшне коры тота болай булгач», – дип уйлады Талип, соңгы минутта Мидхәтне исенә төшереп.

Талип агрономның эшеннән канәгать иде. Менә өч-дүрт ел рәттән нигәдер җәйләр бик эссе килә, айлар буе яңгыр таммый, шул хәлне истә тотып, кар тоту, туфракта дым сакларга тырышу – уңыш өчен көрәшнең иң сыналган чараларының берсе.

Эшкә хирыс булса да, холкы бик үк ошап бетми иде. Теге йә бу мәсьәләне хәл иткәндә, председатель белән бәхәсләшергә генә тора, килеп эшләвенә ел тулмаган – иген игүдә үз ысулларын үткәрергә тырыша. Нигә соң әле «Берек» кә генә бу кире беткән агрономнар туры килә?! Садыйков әнә агрономы белән кулга-кул тотынып эшли, ди.

Иң әүвәл Талип әнә шуңа төшенә алмый иде.

6

Баш очында гына тургай талпына. Аның җыры зәңгәр һавада яңгырап тора-тора да, чылтыр-чылтыр аккан чишмә шикелле, язгы кояш нурларына изрәп яткан кыр өстенә коела, гөрләвекләр тавышына кушылып, сине хиссияткә күмә, моңа чаклы йоклап яткан күңел кылларыңны тибрәтеп җибәрә.

Таз тау түбәсе шәрәләнеп калган. Инде ничәмә-ничә еллар каршы ала ул шундый тыныч язларны. Ил өстендә афәт юк, тау турыннан туган ил самолётлары гына оча. Ала-кола булып торган басулар өстеннән күзгә күренер-күренмәс кенә бу күтәрелә. Урман буена ниндидер бер дәһшәтле бик борынгы җанварга охшап кар сырынтысы сузылып яткан. Борынга урман ягыннан бөре исе, язгы дымлы туфрак исе килеп бәрелә. Буй урман агачларында каргалар, кызып-кызып, оя ясыйлар. Мәрхәмәтле, игелекле яз барысын да уяткан, һәммәсенә эш тапкан.

Гариф, Чәчәганак чокырына батып калган райком газигына әйләнеп карый-карый, Карамалыга таба атлый. Кичә район үзәгенә килеп төшкәч, соң дип кунып калган иде, ялгышкан булып чыга, яз ашыга. Юл әнә өзелеп тә куйган. Трактор алырга киткән шофёр озаклагач, Гариф авыл ягына таба җәяү атлый торырга булды.

Әллә ниткән күңел җилкенүе тоя Гариф. Күңел түреннән яшьлек хатирәләре калкып чыга, моңа кадәр тыныч кына типкән йөрәк каядыр, ни өмет итептер ашкына башлый. Ул үз гомеренә туры килгән бар язны да авылда каршылый алмады. Аларның күбесе, сизелми-күренми генә, Казан шәһәренең асфальт җәйгән такыр урамнарында үтте. Шәһәр язы белән авыл язын, басу язын ничек чагыштырмак кирәк! Шәһәрдәге асфальт исеннән генә дә борыныңны тотар дәрәҗәгә җитәсең, чак кына әчкелтем, чак кына төчерәк тә сыман туфрак исен сулаган саен сулыйсы килә – кошлар тавышы, шарлавыклар шавы, гөрләвекләр челтерәве! Юк, тиңләр җирләр таба алмый Гариф, адымын тизләтә төшеп, күкрәген тутырып-тутырып сулыш ала. Бу туган якларның һавасы да шифалыдыр, күрәсең, әгъза-буыннарга әллә ниткән дәрт иңгән сыман, атлаган саен атлыйсы килә.

Моңа чаклы Гарифка туган авылына бер тапкыр да кайтырга туры килмәде. Нишләмәк кирәк, җае чыкмады. Әнисе кайткалады, ә ул туган авылының нинди икәнен дә белми яшәде. Кызы Әдилә дә кайтмады шикелле. Хәер, Әдиләгә ни, монда туганмы да монда үскәнме дигәндәй… Карамалы үзе шактый зур авыл икән. Кояш баешы ягында берничә яңа өй дә күренә. Шул ук тирәдә дәү-дәү биналар – мәктәп, клублардыр инде. Арырак, ындыр артында – җитештерү биналары, тегермән, үзәк урамның түбән очы су буендагы урманга барып төртелгән. Урман күрше авыл Наратбаш чигенә җиткән дә, кырт уелып, әрәмәгә әверелгән.

Нәкъ менә шунда – Наратбаш авылы белән Карамалы чигендә – Чәчәганак чокыры һәм шул чокырга батып калган газик. Чокырны чыгу белән, тау башлана. Тау өстеннән чана җиккән бер атлы төшеп килә. Атлыны күргәч, Гариф туктады, чокырны ничек чыгар икән бу юлчы дип күзәтә башлады. Арбага иртә, чанага инде соң булган бу көндә нинди адәм тәвәккәлләп юлга чыккан икән болай? Чокырны ничек үтәр?

Гариф, кызыксынып, атның чокырга төшүен күзәтте. Чанада ике кеше икән. Берсе хатын-кыз сыман. Карале син аны, аты шәп булдымы, чыктылар бит.

Гариф кузгалмады, аттагыларны көтеп алды. Гариф янына җитәрәк, хатын-кызы чанадан төште һәм, кала төшеп, җәяүләп китте. Гариф борын тишекләре киңәйгән атны һәм бүрек колакларын бәйләмичә, куян колакларыдай күтәреп куйган ат тотучы агайны ияк кагып кына исәнләшеп үткәрде дә юлдан атлаучы хатынны көтә башлады. Хатынның башында ак калфак, өстендә ак якалы чия төсендәге пальто, аякларында резинитек.

Хатын, килеп җитәр-җитмәс, күзләрен күтәреп, Гарифка карады. Аның күзләрен күрүгә, Гарифның йөрәге дерт итеп китте. Бик якын кешесенә охшатты ул аны.

– Исәнмесез! Көттереп киләсез. Әдһәм абый кичтән үк көтә иде инде сезне.

– Исәнмесез-саумысыз!

Бу хатынның, танышыр-танышмас борын, үзе белән артык ачылып китеп сөйләшә башлавы бераз сәеррәк тоелса да, Гариф аның адымына тигезләшеп атлап китте.

– Гафу итегез…

– Сезне белүемә аптырый калдыгыз? Шулаймы, Гариф Әюпович?

Гарифка: «Шулайрак шул», – дип, ияк кагудан башка әмәл калмады.

– Карамалыга беренче тапкыр килеп төшкәч, мине дә шулай шаккатырганнар иде, исләрем китте, гайбәтләремә чаклы белеп торганнар, – диде хатын, атлаган җайдан Гариф ягына сирпелеп карый-карый.

Сәер, күңел түрендә матур хисләр, язмы шулай тәэсир итә.

Шул мәлдә Саниясе белән танышулары күз алдына килә Гарифның. Күз алдында тулганган рәшә сыман язгы тыгыз һавада гүя Саниясе пәйда була: көләч йөзле, бераз хәйләкәррәк кыланышлы, зифа буйлы… Ягымлы бәрхет тавыш… Гүя ул җиргә иңгән дә аңа таба йөгерә, бөтен хәрәкәтендә нәфислек, гүзәллек, тик нигәдер Гариф янына гына килеп җитә алмый, һаман бер урында тулгана. Буй-сынына сыланып торган аксыл-зәңгәр күлмәгенең озын, киң итәкләре аякларына урала, шуңамы һаман килә алмый. Менә ул кузгалды, ләкин урман буендагы кар көртенә җитүгә, йөзтүбән капланды һәм шунда ук юкка чыкты… Ниндидер мизгелдә Гарифка моңсу, бик моңсу булып китте. Шушы мизгелдә Саниясе сурәтенә кергән алиһә юкка чыккач, ул үзалдына сискәнеп куйды. Нәрсә бу, галлюцинацияме әллә?..


1
...
...
18