Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.
image

Талип, хатынын уятмаска тырышып, ипләп кенә торды да аяк очларына баса-баса чыгып китте, салкын су белән юынып керде. Алгы өйдә Миңлекамал карчык чәй эчеп утыра иде, Талипның юынып керүен күргәч, ул аңа да бер чокыр китереп куйды. Талип түр стенадагы барометрга чирткәләп карады, әмма прибор аны куандырмады, ук «коры як» ка таба калтырап китте. Айлык прогнозда явым-төшем күрсәтмәгәннәр, бу атна-ун көн эчендә яумаса, игеннәр күзгә күренеп көя башлаячак; иген белән бергә Талипның да җаны көяр, чөнки быелгы уңыш аның өчен аерата кыйммәт иде. Авыл хуҗалыгының экономикасын билгеләүче чара – иген игү бит. Терлекчелек исә – бер продукцияне икенче төргә әверелдерүче чара гына. Икмәк булдымы, терлеге дә көр була, саны да арта – бөтен нәрсә була.

Уйлана-уйлана, чәй эчте. Янә агрономны исенә төшерде. Әлегә егет басыла төште, ару гына эшләп ята, ләкин Талип барыбер аңардан канәгать түгел әле. Өлгерә алмый дияр идең, элек тә шул бер агрономда иде инде кыр эшләре. Нишләргә? Әллә ярдәмче бирергәме үзенә?.. Юк, ярдәмче биреп кенә котылып булмастыр бу болгавырлыктан. Җиде җитәкче иген игү өчен җавап бирә кебек, сорый башласаң, җидесенең берсеннән рәтле җавап юк. Ары болай эшләп булмый. Ниһаять, безгә дә ике-өч ел буена әзерләнеп, тикшереп, экономик яктан яхшы дип табылган цехлар системасына күчәргә вакыттыр. Талип аңлый: аның бу тәкъдимен барысы да хупламаслар, ләкин бит аның кулында ул ысулны исбат итә алырлык хуҗалык бар. Сына, кат-кат тикшер, аннары инде күтәреп чык. Әйтергә генә ансат. Райидарә моңа барырмы, Хөснетдинов хуплармы? Ә бит болай начар уйланмады. Миңнисаның да ярдәме тиде, исәп-хисапларны шундый иттереп төзеп бирде – Талип аның колхоз экономикасын белүенә шаккатты. Әйе, Миңниса аны ярты сүздән үк аңлады…

Ә колхоз белән идарә итүнең яңа ысулы моннан гыйбарәт иде: һәр тармакны аерым исәп-хисапка куярга. Ягъни, иң әүвәл промышленностьтагы кебек, һәр тармакны цехларга бүләргә. Әйтик, игенчелек цехы, ә аның белән идарә итүне агрономга йөкләргә, терлекчелек цехы – цех начальнигы зоотехник, бөтен җаваплылык аңарда, ярдәмче кирәк икән, махсус белемле кеше куярга. Төзелештә – инженер-техник, мастерскойда— инженер-механик баш, яшелчәлек үзенә. Һәм аларның барысы да председательгә буйсыналар. Һәр тармакта – ныклы хуҗалык исәбе. Шунда гына, тик шунда гына күренәчәк кайсы тармакның ничек, ни бәрабәренә эшләве. Орлыклар начар – моңа агроном гаепле. Машина-трактор паркы җайда түгел – баш инженер җаваплы. Җирне начар эшкәртәләр – агроном, механизаторлар…

Һәр эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш, һәркем үз участогында җаваплылык тойсын. Әйе, рентабельлек тик шунда гына килер безгә. Кыскасы, һәр кеше эшенең нәтиҗәсен һәм җитештергән продукциясенең үзкыйммәтен белеп торсын. Ул гына да аз, башкаларның да ничек эшләүләрен белсен. Моның өчен планлаштыру һәм исәп-хисап цехы булдырырга. Бәлкем, аны цех дип атап та булмас. План бүлегеме булыр шунда. Хикмәт исемдә түгел, җисемдә нәкъ шундый тармак булырга тиеш. План бүлегенең мәгълүматларын райондагы ЭВМга җибәреп торырга, аннан төгәл исәпләнгән перспектив күрсәтмәләр килер. Без аны белгечләргә, хәтта колхозчыларга җиткерербез. Һәр белгечкә аерым эш бирелер. Анда инде, мәсәлән, агроном белән комбайнчы юк кына нәрсә өчен дә бугазга-бугаз килмәсләр… Ә Зарифны яңа кайткан «Колос» ка утыртырга булыр, дип кинәт кенә күктән җиргә төште Талип.

– Катыгын да капкала, куе сөтнеке, күрше Сәрбиҗамал кертте, рәхмәт төшкере, – диде Миңлекамал карчык.

– Рәхмәт, кыстама, мин кунак түгел. Үзең аша, бер ай буе ураза тотып шактый ябыктың әнә.

– Катык-сөтебез булмагач, нишләмәк кирәк. Сыерны колхозга илтеп бик шәп эшләдең инде…

«Астыртын да соң бу хатын-кыз, билләһи. Кем карар иде ул сыерны? Яшең җитмешкә җиткән синме, һәр көнне битенә кояш төшкәнче йоклаган киленеңме? Юк инде, сезнең икегездә дә сөт кайгысы калмады. Балалар киткәч, тәмам иркенәйдегез, хәерле булсын. Ә сөт эчәсегез килә икән сатып алыгыз».

– Гарьләнәм мин авылда торып кешедән сөт сатып алып эчәргә, – диде Миңлекамал карчык, Талипның фикерен укыгандай.

Талип дәшмәде, чәй өчен рәхмәт әйтеп, урыныннан кузгалды да, пиджагын җилкәсенә салып, ишегалдына чыкты. Миңлекамал әбисе сөйләшә башласа, көн үткәнне сизми дә каласың. Үз язмышыннан башлый, Себердә күмеп калдырган Кадермәте белән тәмамлый. Ярый ла әле, тәмамлый алса, Таҗылбанат карендәшенә күчә, аннан Гайзуллага…

Кояш инде шактый күтәрелгән, күлмәк аша арканы кыздыра. Ә һава чиктән тыш коры. Беркөнне аңа райком секретаре Хөснетдинов: «Ел коры килә дип зарланасыңмы? Коры елны сынала яхшы председатель. Шуңа карап бәялим мин әлеге председательләрне. Яңгырлы елны бар да үстерә уңышны. Әсин менә, тиңдәшләреңне шаккатырып, коры килгән елны да түбән уңыш алма», – диде. Дөрес әйтә. Тик аның өчен коры елны председатель сыналса, минем өчен коры елны агроном сыналачак.

Аяк астында күпереп менгән юл тузаны. Печәнгә төшәргә дә күп калмады, яңгырлар һаман юк та юк. Җитәр кебек инде, моннан ары болай эшләп булмастыр. Сугарулы җирләр булдырырга. Йөз гектар гына түгел, өч, кирәк икән биш йөз гектар.

Бер атна элек Талип Кыяр тавы каршындагы Кыңгырау чишмәне буарга дип дүрт үзбушаткычны билгеләгән иде, ни сәбәпледер инженер ике трактор гына җибәргән. Көпчәкле тракторларның арбалары белән күпме генә балчык ташырга мөмкин? Үзбушаткычлар кая? Юк, юк, төгәл җаваплылык тойсыннар өчен, әлеге цехларны булдырырга. Башкача һич мөмкин түгел. Колхоз белән искечә идарә итү ул – бер урында таптану дигән сүз.

Бу фикергә килер алдыннан, Талип Казан галиме Гариф Латыйпов янына кереп утырды. Сүз ара сүз чыгып, басуларны сугару мәсьәләсенә кагылдылар. Гариф Әюпович аңа, Кыяр тавындагы Кыңгырау чишмәне буып, андагы биш йөз гектар җирне сугарып игәргә куша. Нинди культуралар чәчәргә кирәген әйтте, фәнни яктан нигезләде. Унбиш гектар сугарулы җир йөз гектар чәчү мәйданының продукциясен бирә ала икән.

Алда Харисов күренде. Ул болын ягыннан кайтып килә иде. Талип аны юл чатында көтеп алды.

– Исәнлекме! – диде партком секретаре, кулын биреп. – Механик җиңел машинаны рәтләде. Бюро уникедә башлана. Печән белән урып-җыю мәсьәләләре каралачак.

Талип яңагына ябышты.

– Ни булды?

– Теш сызлаштыра. Нервлар какшый, шайтан, – дидеТалип, йөзен чытып.

– Зарифны кая билгелибез? Рәнҗегән егет, сөйләшәсе иде үзе белән… Китеп баруы бар.

– Мин аны яңа кайткан «Колос» ка утыртам. Ә бригадир миңа кирәкми. Тиздән колхоз белән идарә итүне яңача корачакбыз.

– Гордеев абзыең ни дияр икән соң? Аның белән киңәшмичә булмас. Ни әйтсәң дә, район авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа башлыгы бит.

– Беренчедән, ул Гордеев түгел, Гуляев, икенчедән, Әдһәм абый, белгәнемчә, яңа башлык үзе дә – яңалык өчен яна торган кеше. Мин аның кылын тартып, чамалап карадым инде. Язып китер, районда, аннары Казанда карарбыз, диде. Хуплый болай. Сез шуны тагын бер укып чыгыгыз әле, Әдһәм абый. Килешмәслек нәрсәләр юк анда. Сез дә фатихагызны бирәсез икән, тормышка ашырырга керешәчәкбез. Югыйсә, һичнигә җавап бирмичә, күләгәдә генә йөргән белгечләр бар колхозда. Мин инде бер экономистка, янә агрономга, тагын бер зоотехникка заявка да биреп кайттым. Аннары цехларга күчәбез. Һәр белгеч үз эше өчен тулысынча җавап бирсен. Менә мин ни телим, Әдһәм абый…

21

Сабантуйларына иртәрәк иде әле. Язгы эшләр азая төшкәч, бер якшәмбе көнне ял оештырып алырга булдылар. Бу – яшьләр инициативасы иде, Талип та, Харисов та каршы килмәделәр. Теләгән кеше, сумкага салып, ризык-нигъмәт алып төште, чормага ташланган иске самавырларның да кирәге чыкты.

Кич белән радиодан хәбәр иткәч, гади генә ял көне бөтенләй бәйрәм төсе алды. Әтисе белән бергә Әдилә дә болынга төште. Бу тамаша хозурлыкны, чуар-чибәр киенгән Карамалы халкын күргәч, Казандагы Сабантуйларын хәтерләтеп җибәрде, Әдилә тәмам әсәрләнеп китте. Бер якта яшьләр җыелганнар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр, чыр-чу киләләр. Әдиләне шунда тартты. Ул әтисенең колагына гына, шунда барасым килә, диде. Ләкин Гариф гүя аны ишетмәде дә.

– Әти, мин әнә тегендә киттем, – диде Әдилә, яшьләр ягына кузгала башлап.

– Бар, тик ерак китмә, – диде әтисе.

Әдиләнең Карамалыга килүе һәм колхозга эшкә урнашуы турында яшьләр арасында имеш-мимешләр йөрсә дә, күбесе аны күреп белмиләр иде. Әдилә яшьләр янына килгәч, аерата егетләр болганыбрак алды бугай. Колактан колакка пышылдашулар, «Әйе, шулай икән шул», «Эһем, чибәр икән, шайтан!» дигән «ым» нар да булмый калмады. Бер караганда, моңа бер дә шаккатырлык та түгел дә бит, юк шул, яшьләр кайда да яшьләр, яңа кешене күздән ычкындырмыйлар.

Егетләре:

– Кияүдәме? – дип кызыксынсалар, кызлары:

– Үзе генә килгәнмени, кияве кая икән соң? – дип сораштырдылар.

Дөрес анысы: килгән-киткәннәр белән генә Карамалы яшьләрен әллә ни шаккатырып булмый хәзер. Саф һава суларга дип авылга кайтучыларның исәбе-хисабы юк. Ләкин бу бит Карамалыга тәмле каймак ашарга һәм арка кыздырырга гына килмәгән, эшкә килгән, җитмәсә, үзе – Әюп Латыйповның оныгы, ди. Ә инде Әюп Латыйповны Карамалыда белмәгән кеше юк – Совет властен урнаштыручы, ярлылар комитетының беренче председателе булган кеше…

Егетләр тыштан Әдиләгә игътибар итмәскә тырышсалар да, кыюраклары табылды тагын, берәве биюгә чакырды, бөтерелеп, кызны көлдерә-елмайта биеде, ниндидер кызык сүзләр дә әйткәләде бугай, Әдилә тыенкы гына кеткелдәп көлгәләп тә алды.

– Күрегезче бу Зариф абыйны. Күрде дә капланды, яныннан да китми Әдиләнең.

– Куйчы, тик биесен. Чәчләрен күрче син аның, нәмәләр китереп иңбашларына таратып җибәргән. Килешә тагын үзенә! – диде кызларның берсе, Әдиләнең чәчләренә кызыгып.

Әдилә үзенә күз атучыларга ул чаклы игътибар итмәсәдә, әллә ничек рәхәт булып китте аңа шул карашларны тою. Җитмәсә, аны биергә чакырган егет:

– Мин сезне бүген төнлә ак аргамакка атланып урларга киләм, – дип, уенын-чынын бергә сөйләп көлдерергә маташа.

– Килегез, урлагыз, – диде аңа Әдилә, көлә-көлә. – Мин сезне, Галиябану кебек, тәрәз ачып көтеп торырмын…

Менә бит син аны, дөньяны! Кем уйлаган аны шулай, үз-үзен онытып, шаяруга каршы шаяртып, кыланчыкланып, ирәя алырмын дип? Ә монда күңелне шундый хис биләп алды, гүя ул кияүгә дә чыкмаган, гүя аңа нибарысы унҗиде яшь, гүя аның егетләр белән беренче танышуы.

Яшьләрнең берсе:

– Әйдәгез Зур күл буена! – дип сөрән салды.

Ул арада гармунчы җыр көенә күчте һәм Зур күл ягына таба кузгалып та китте. Яшьләрнең күбесе аларга иярде.

– Әйдә, Әдилә, син дә! – диде Тамчы, аның янына килеп. – Зариф абый, сез дә чакырыгыз әле?!

– Бармыйм дисә, бөтенегезнең күз алдында мин Ыкка ташланам, – диде Зариф.

– Алай булгач, бармыйча да булмастыр, – дип, Әдилә Зариф ягына сирпелеп алды. – Көтеп торыгыз, мин әтигә генә әйтеп киләм.

Шулай диде дә Әдилә яр буенда чәй эчеп, гәпләшеп утырган әтисе янына йөгерде. Табындагылар кызып-кызып ни турындадыр бәхәсләшәләр иде, әтисенең колагына нидер пышылдаган Әдиләгә игътибар да итмәделәр. Аның каравы Әдилә аларга игътибар итте. Бигрәк тә әтисе белән янәшә утырган ак чырайлы, зәп-зәңгәр күзле, мөлаем генә йөзле бер хатын аның игътибарын җәлеп итте. Әтисе аңа ни турындадыр мавыгып сөйли, ә тегесе дикъкать белән аны тыңлый иде. Самавыр бу бөркеп, гөжләп утыра, ашъяулык өсте тулы тәмле-тәмле ризыклар. Әдиләнең авызына сулар килде, тик ашаудан кадерлерәк— болында йөрү көтә иде аны…

– Әти, мин Зур күл буена барып киләм.

Әтисе аңа кул гына селекте, Әдилә әйләнеп килгәндә, яшьләр төркем-төркем булып тарала башлаганнар иде инде. Төркемнең кайсы магнитофон кычкырта, кайсы гармун. Тамчы, Вафа, Зариф аны көтеп торалар иде. Әдилә алар янына килеп бастыда, егетләрнең икесенә дә күз сирпеп, сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Шунда Вафа аны култыкларга иткән иде. Зариф өлгеррәк булып чыкты, Әдиләне култыклап та алды. Әдилә башта беләген тартып алмакчы иткән иде, яхшысынмады, терсәген җыя гына төште. Егеткә күз кырые белән генә тагын карап алды. Киң кара кашлы, тулы гына йөзле, ияк уртасы чокыраеп торган бу егет күрер күзгә сөйкемле генә иде болай. Янәшә атлаган кызның җылы карашын үзендә тоюга Зариф та кыюланып китте.

– Мине Зариф диләр. Әбекәй Дарифулла ди. Минзәлә ягыннан ул минем әбекәй, «д» белән «з» ны буташтыра.

– Минем исемем Әдилә.

– Паспортыгызда да шулаймы? Минем паспортта Зарифулла. Нәкъ мулла кушканча…

Әдиләгә аның нык муены, уйнап торган беләк мускуллары күренә. Вафа белән Тамчы шыпырт кына алгарак уздылар. Аларның юри аерылып китүләрен Әдилә белсә дә дәшмәде. Егеткә күз белән генә тагын карап алды. Әллә ниткән сәер тойгы били бара Әдиләнең күңелен. Үзен тәкәллефсез генә култыклап алган бу егеткә ни әйтергә тиеш соң инде ул? Ни әйтсен, берни сорамый да бит әле ул. Күрче, нишләптер күңеле күтәрелеп тора. Кем алып килде аның боега башлаган күңеленә бу бәйрәмне? Шау чәчкәгә күмелгән болынмы яисә янәшәсендә атлаган егетме?

Әдилә күккә карап-карап ала. Күк йөзе чалт аяз, көн җылы, хәтта бераз бөркүрәк тә кебек. Алар болын буйлап Зур күлгә таба атлыйлар. Аяк астында хисапсыз чәчәкләр. Әнә иссез ромашка, күгәрчен күзе, кыңгырау чәчәк, тамчы чәчәк, тимәс борын очып таралырга торган тузганаклар.

Зариф барган җайдан ромашка чәчкәсен өзеп алды да Әдиләнең чәченә кадады.

– Сезгә урман кызы булу бик тә килешә икән. Әйдәгез, мин сезгә чәчәкләрдән такыя үреп бирәм. Хәзер…

Зариф тиз-тиз чәчәкләр җыя башлады. Аның бу шөгылен күреп, бер читкә тайпылган Вафа белән Тамчы да алар янына килделәр. Тамчы эшнең асылын аңлауга, чәчәкләр җыярга кереште, Әдилә дә калышмады. Вафа җиргә утырып такыя үрә башлаган Зарифның бәйләү бәйләгән кызлардай җәһәт йөгерешкән кулларына карап-карап торды да, гаҗәпләнүен яшермичә:

– Ай-яй, күрегезче бу әкәмәтне, ни кылана! – дип тел шартлатып алды.

Чәчәк янына чәчәк үрелә-үрелә бер такыя, икенчесе үрелде. Шуннан соң Зариф такыяның берсен Вафага бирде.

– Мә, дускай, бу сиңа, – Вафа күзләрен түгәрәкләтә башлагач, Тамчы ягына таба төртебрәк җибәрде. – Кигер әнә шул кызның башына…

Саф ромашкалардан үргән такыяны Зариф Әдилә башына кидерде.

– Ә менә бусы сезгә, урман кызы.

Тагын да күңеллерәк булып китте Әдиләгә. Ул, назлана төшеп, керфек астыннан гына Зарифка елмаеп карап алды. Юк, бу гади генә караш түгел иде, моны Зариф та аңлады, Әдилә үзе дә курка калды. Ышанычлы, сез миңа ошыйсыз, дигән караш иде.

Ык буйларында җыр, музыка, уйнаган-көлгән тавышлар яңгырап тора, Тамчы белән Вафа китүгә, шул якка каерылып-каерылып караган Әдиләгә Зариф:

– Кирәкмәс, калсыннар, минемчә, аларның бер-берсенә әйтәсе бик җитди сүзләре бар, – диде.

Шунда Әдиләнең: «Ә сезнең миңа әйтәсе сүзегез юкмыни?»– дип сорыйсы килде, ләкин сорамады, кыймады, киресенчә:

– Борылыйк, Зариф, – дигән булды. – Зур күл бик ерак бит…

– Әйдәгез соң Ык буенча гына төшәбез?

Әдилә иңбашларын сикертеп куйды.

– Төшәбез дә шундук борылабыз, сөйләштекме?

– Ашыкмагыз әле ул хәтле, Әдилә. Менә башта Ык буен күрик, яр кырыена басып, бормаланып, чоңгылланып аккан суга карап торыйк, аннан үзегез дә, шундук борылабыз, димәссез.

Зариф аны култыклап алды, һәм алар елгага таба киттеләр. Сәер бер хәл: Зарифның йөзеннән бер минутка да елмаю киткәнен күрмәде Әдилә. Юк, ул күрә бит, Зариф аңа ярарга тырышмый, башка бернәрсә бар иде бу елмаюда. Ләкин кабатлана торгач, Әдиләнең моңа эче поша башлады. Шул ук вакытта ул үзендә дә яшерен бер тойгы уяна баруын сизә иде. Җәвит киткәннән соң, күңеленә иңеп калган боеклык, моңсулык янында кечкенә, бик кечкенә, кесә көзгесе хәтле генә яктылык чагылды. Моны һич тә хис дип атап булмас иде, ләкин кем тарафыннандыр рәнҗетелгән кешегә шушы кечкенә яктылык та күңел тынычлыгы китерә, бик аз күләмдә булса да яшәүгә өмет чаткылары өсти, моңа кадәр иң-җилкәне басып торган авыр йөк җиңеләеп киткән сыман була икән. Бүген Әдилә шул кечкенә яктылык нуры аша гүя яңабаштан дөньяга карады.

Зариф аңа нидер сөйли. Әйдә, сөйләсен. Аның шул сөйләвеме, Әдиләгә күңел тынычлыгы китерде. Әйдә, барысы да чын да булмасын, ди, ләкин барыбер аңа бүген күңеллерәк. Бу, әлбәттә, вакытлы тынычлану гына иде, Әдилә анысын да белә, мәгәр күңел хәтта шуңа да шат иде. Күкрәк түрендәге төер эреп юкка чыкты, күңеленә читлектән иреккә җибәрелгән кош куанычыдай куаныч килде.

Әдилә Зарифка сирпелә-сирпелә янәшә атлый бирә. Зариф аңа хезмәттә булуы, аннан кайткач, бригадирлыкка укуы, аннары комбайнга утыруын сөйли, иген игүнең, аерата урак өстендәге эшләрнең мавыктыргыч булуын, шул чорның иң матур чаклары турында сөйли. Әдилә аны тыңлый да, тыңламый да. Аның комбайннарның урак урганын телевизор-киноларда гына күргәне бар, ул аңа төшенеп тә җитә алмый, әмма Зарифны тыңлавы рәхәт, торган саен зиһене сафлана, теләкләре ныгый бара иде. Аннары ул тагын бер нәрсә тойды: бу кешедән ул үзен кечтеки генә булса да өстен сизә, хәтта шуны тою да аңа рәхәт иде. Ә бит Җәвит янында ул үзен бик кечкенә, шөреп хәлендә генә тоя иде. Бәлкем, бу бер сүз белән әйткәндә эгоизмдыр, ләкин нишләмәк кирәк, бу хис аны инде менә Зариф белән танышканнан бирле ташламый.

Аяк астында йомшак үлән кыштырдый. Адым саен ал, сары, зәңгәр, көрән, шәмәхә төсендәге чәчәкләр очрый. Әдилә аларның хәтта исемнәрен дә белеп бетерми, ә менә ак таҗларын җәеп салган сары үзәкле иссез ромашка аңа таныш, бу чәчкәне Әдилә белә, яз да, көз дә чәчәктә утыра ул – болында да, юл буйларында да, кырда да, куак арасында да муенын сузып үсә ул. Һавада сәер тынлык. Әрәмәлектә, урман ягында, кызлар «ау-у!» дип кычкыралар. Бу аваз башкорт ягындагы Рә тауларына барып бәрелә дә, кире кайтып, болын өстендә яңгырап тора. Табигатьнең сихри көченә гашыйк итәрлек бу Ык буйлары. Күңел күтәрелә, сабый чактагы кебек, яланаяк йөгереп китәсе килә.

– Һәй, матур сайрыйлар да бу сандугачлар. Чү, күке дә кычкыра түгелме? – дип, Әдилә туктап тыңларга кереште. – Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде. Һи-и, бетте дәме? Димәк, миңа барлыгы җиде ел яшисе калган?

– Җиде түгел, җитмеш.

– Ничек җитмеш? – дип, Әдилә күзләрен уйнатып алды. – Җиде тапкыр гына кычкырды ич!

– Ә мин җиде саны янына бер нуль куям.

Әдилә рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Юк инде, Зариф, җиде икән – җиде. Миңа шул гомер дә бик җиткән.

– Дөньядан шулай бик иртә туеп та өлгердегезмени?

– Кайбер хәлләр мәҗбүр итә…

– Ай-һай-һай! Әйдә инде, ялганлашмыйк. Мин бу күке белән килешә алмыйм. Минемчә, ул җиде янына бер нуль куярга онытты.

Шунда Әдилә очып килгән энә карагын күрде, һәм кызыксынудан аның күзләре түгәрәкләнеп китте.

– Әйдәгез, тотыйк әле шул энә карагын, Зариф, ул минем энәмне урлады.

Зарифка шул җитә калды, ул, ду-у килеп, энә карагын куып китте. Яшелле-зәңгәрле канатларын пыр-пыр китереп, бер күтәрелеп, бер төшеп, чәчкә-үләннәргә куна-куна очты энә карагы. Икәүләп куа торгач, энә карагын югалттылар. Ләкин үлән-чәчкә арасыннан икенчесе килеп чыкты. Зариф хәзер анысын куа китте. Энә карагы безелдәп-пырлап оча, Зариф йөгерә, аның артыннан Әдилә чаба. Үзләре көләләр, үзләре йөгерәләр. Тик энә карагы гына моны белми иде, күрәсең. Югыйсә, аларны калдырып, туры елгага юнәлмәс иде. Менә энә карагы яр өстенә җитте, су буендагы камышка кунды. Зариф, җан-фәрман йөгереп килеп, яр читендә шып туктап калды, әмма артыннан шул шәпкә чапкан Әдилә аңа килеп бәрелде, һәм Зариф, тигезлеген югалтып, яр астына төшеп китте. Ярый әле, яры текә түгел иде, килеп төшүгә, бер аягы агач тамырына эләкте, һәм ул, гәүдәсен тота алмыйча, йөзтүбән капланды.