Искәндәр сер бирмәскә тырышты, гәрчә чәч төпләренә кадәр тир бәреп чыкса да. «Димәк, фетнә буласы», – дип уйлады ул һәм ни сәбәпледер күкрәгенә хәнҗәр кадалган воеводаны күз алдына китерде.
– Искәндәр – минем мөгаллимем, мин аңа ышанам, ул хансарайда калыр, – диде Сөембикә ханбикә. Ул моны шундый катгый итеп әйтте ки, барчасы да аның белән килешеп ияк какканнарын сизми дә калдылар.
– Хуш, хуш, ханбикә, син дигәнчә булсын, – диде Җангали хан.
– Керешергә вакыт, ханиям, – диде ханбикә, тәүге җитдилегендә кала биреп. – Җангали хан хансарай азатлары белән Ташаяк базар төбәгенә юнәлә. Ходайкол углан Хан капкасын саклый. Калган капкаларга Ходайкол углан үз меңбашларын билгели. Вәзир Коләхмәт хансарайда кала! – дип боерды ханбикә Сөембикә.
Шаккатмалы, хәйран калмалы хәл иде, Искәндәр үз колакларына үзе ышанмады, улмы, ханбикә Сөембикә шулай әмер бирәме? Ә бит тәхеттә Җангали хан утыра!
– Мин биредә нишләргә тиеш соң, ханбикә? – дип сорады каушый калган вәзир Коләхмәт.
– Барчасына да минем әмерләрем җиткереп торырсың, вәзир.
– Йа Рабби, баш өсте! – дип, ханбикәгә бил бөкте вәзир Коләхмәт.
Җангали хан тураебрак утырды, ләкин ханбикә Сөембикә янында олуг хан тәмам кечерәеп калган кебек иде. Мәгәр хан ханбикәсен бүлдермәде, бары тик борсаланып кына алды.
– Хәзер миңа казнабаш Идрисҗанны чакырыгыз! – диде ханбикә һәм, иелеп, Җангали ханга нидер әйтте, тегесе килешеп ханбикәсенә ияк какты.
Казнабаш килеп керде, ишекъяры туктады, бил бөкте дә кулларын кая куярга белми туктап калды. Сөембикә ире Җангали ханга «Йә!» диде.
– Казнабаш Идрисҗан, мәркәздәге һәммә урыс сәүдәгәрләренең товар-малларын хан амбарларына алып кайтырсың, бер җайдан артык нык тырышып урысларны яклаган алатларныкын да. Синең белән Юныс меңбашы Тургай булыр.
Казнабаш Идрисҗан Җангали ханга килешеп баш иде.
– Аллага тапшырдык, халаяк, иншалла, барысы да әйбәт булыр. Инде барыгыз, миннән фатиха, – диде Колшәриф шәех.
Барысы да чыгып киттеләр, хан янында Колшәриф шәех белән ханбикә генә калдылар.
– Искәндәрне кая качырасың, Сөембикә? Котырган халык кулына эләксә, синең мөгаллимең дип тормаслар, – диде Җангали хан.
– Мин аны Җәмилә янына җибәрәм, – диде Сөембикә. – Мөхәммәдъяр утарына озатам үзләрен.
– Бик әйбәт булыр, Җәмиләгә дә күз-колак булыр, – дип килеште Җангали хан, аннары көр тавыш белән өстәде: – Әй, кем бар анда, минем хәрби киемнәрем китерегез!
Сөембикә ире Җангали хан янына килде, кулын үзенең битенә куйды, күзләренә карады.
– Рәхмәт сиңа, Галием.
– Ни өчен?
– Кыюлыгың, тапкырлыгың, сабырлыгың өчен. Рәхмәт, йөземә оят китермәдең.
– Сөярбине озата алмадың да инде.
– Без анда барып кайтырбыз, Җангали. Илләр генә тынычлансын. Аны бары тик утырмага китте дип уйла. Шулай бит, утырмага китте ич!
– Ярый, утырмага икән утырмага, гәрчә сабый гына булса да, – диде Җангали хан, кузгала башлап. – Ә син, Сөембикәм, минем өчен борчылма, без аларны бик тиз калабыздан куарбыз.
– Амин, – диделәр беравыздан Колшәриф белән Сөембикә.
– Тик, Җангалием, алатларга тимә. Тәне-җаны кире булса да, иманнары безнекедер.
– Ханбикә хаклы, – диде Колшәриф шәех. – Алатларга тия башласак, үзара сугыша башларбыз.
– Шәех хаклы, тимәбез без аларга, әмма сиздерербез. Мәскәү, Мәскәү дип Мәккәләрен алыштырмасыннар. Хәер, бүген Мәскәүдә дә канлы сугыш бара. Биләмәле боярлар Шуйскийлар белән Бельскийлар тыныша алмый. Ике нәсел тиң кан коя-коя тәхеткә үрмәли. Кенәгинә Еленаның куенына кереп оялаган Иван Телепнёв үз ягына каера, Михаил Глинскийлар үз якларына. Мине бүген бер нәрсә борчый, ханбикәм, Мәскәүдә йөзләрчә татар морзасы яши, алар арасында Казаннан качкан үткен тылмачлар, илчеләр, муеннарына тәре таккан татарлар бар.
– Алатларны, ханиям, алар белән тиңләп булмый. Алатлар үзебезнекеләр. Йөзе кара Иван IV не кара син. Олан башы белән мөһерен сугып, синнән атлы гаскәр сорап җибәргән.
– Җибәрми торсын әле, ханбикәм, Җангали хан аңа гаскәр. Көтеп ала алмас олан кенәз, ханбикәм, бездән гаскәрне. Моны сиңа Җангали ханың әйтә, – диде киенә-киенә Җангали хан.
– Без алар белән орышмабыз, ханиям, без алар белән тыныч сәүдә итү өчен солых төзербез, шул ук олан кенәз белән.
– Мәскәү йортында бик яман чукынган татарлар бар. Әйтик, алат сәүдәгәре Һашим бай оныгы Адашев. Польшада, Төркиядә, Молдаван түрәләрендә хезмәт итә. Берничә тел белә. Хәрби белгеч, ниндидер яңа калканнар уйлап тапкан. Хәзер әнә бөек кенәгинә аягына килеп егылган икән. Олан кенәз тәрбиячесе Сильвестр белән кулга-кул тотынышып яшиләр, имеш. Олан кенәзгә нотык хаты язып биргән, олан кенәз укыган да тәмам мөкиббән киткән, диләр.
– Ул Адашевка без хат юлларбыз. Бөтен татар исеменнән. Онытмасын иде каян чыкканын.
– Юлларбыз, юлларбыз, ханбикәм. Йә, бакчы, килешәме иреңә хәрби кием?
– Сиңа бар нәрсә дә килешә, ханиям. Чөнки син – хан, – диде Сөембикә, Җангалинең янә битенә кагылып, ул ире белән чынлап та горурлана кебек иде. – Тик ашык, Җангали, воевода Василий да йоклап ятмыйдыр.
Җангали белән Колшәриф чыгып киткәч, Сөембикә «уф» диде һәм тәрәзә каршына барып басты. Бик озак дәшми торгач кына, Искәндәргә таба борылды.
– Барысы да без уйлаганча барып чыкса, Искәндәр, мин сине берәүдән дә рәнҗеттермәм. Өйрәндем, гадәтләндем мин сиңа, күрәм, үзең дә тәгаен күләгәмә әверелдең. Туганым кебек күрә башладым үзеңне.
– Ханбикәм, воевода Василийның Казанда кимендә өч мең батыры бар. Аларны да…
– Кылыч корбан сорамый, Искәндәр. Нишлисең, тәкъдирләре шуннандыр, мин аларны Казанга чакырып китермәдем. Хәзер инде воеводаны һәм аның батырларын синең белән мин генә коткара алмабыздыр. Арча капкасына Юныс бәк килеп туктады. Син беләсең булса кирәк, воевода Василий Пенков халык белән уртак тел таба алмады, үз өендә кебек кыланды. Халык ачуы яман бит ул. Шулаймы, син дә күрдеңме?..
– Шулай, ханбикә. Тик барыбер… Аннары алатлар яклы Булат бәк Ширин…
– Булат бәк Ширин гүзәл бикәсе белән алатларга киткән, диделәр. Ләкин мин беләм, ул анда китмәде. Миңа бу хакта угланы Нургали әйтте. Казанда качып ята Булат бәк Ширин. Ә Нургали угланын, мөгаллимем, мин фетнәдән соң баш карачым итеп куям, ягъни вәзирем булачак ул. Җангали хан да минем белән килешер. Акыллы, сабыр, тәвәккәл, дәрәҗәле аксөяк нәселеннән. Мин биредә әнә шундый кешеләргә таянырга тиешмен. Кенәгинә Елена кебек. Кенәгинә Елена әнә яшь кенәз Телепнёвка таяна, диләр. Барча йомышын ул башкара икән. Һәм бик дөрес эшли. Бүген акча реформасы уздырып ята, ди инде. Кремль-кирмәнен яңабаштан күтәртергә Италиядән осталар китерткән. Мин беләм, митрополит Даниил кенәгинәгә каршы иде, кылган эшләрен хупламый, дип сөйлиләр. Ләкин аны куганнар бугай инде. Кенәгинә шулай ук Дума боярларын алыштыра, үз тарафдарларын куя икән. Мин дә шулай итәрмен, иншалла, барысы да әйбәт булыр.
Сөембикә мөгаллименең агарынып китүен, кинәт урындыкка утыруын күрде дә янына килде:
– Ни булды сиңа, Искәндәр?
Яшерәсе килмәде Искәндәрнең, ул чарасыз иде, аннары яшерүдә ни җай һәм барысын да әйтергә булды:
– Ханбикәм, мине бирегә митрополит Даниил җибәрүчеиде. Ул бик тә каты бәгырьле кеше. Нәкъ менә шул кеше руханилары Шаһгали ханның кешеләрен төрмәләрдә интектереп, җәзалап үтертүче, ул гынамы, бер гаепсез сабыйларга кадәр кыш көнендә бәкегә ташлата. Миңа мәгълүм, ханбикәм, бүген Мәскәүдә митрополит Даниил Иван Бельский кенәз тарафдарларын яклап ята. Яман бетәр аның язмышы. Чөнки Бельскийлар белән Шуйскийлар кан дошманнар, пычакка пычак килеп тереклек иткән нәселләр. Казан мәмләкәтен мөстәкыйль вә бәйсез итүдә моннан да җай вакытны табу кыен булыр. Тәвәккәлләп дөрес эшләгәнсез. Бельскийлар белән Шуйскийлар бугазга бугаз килә торсыннар, ә без урыслардан, аларның элмәкләреннән арыныйк. Моны бер мин генә түгел, ирекле рәвештә Казан илендә яшәгән барча урыс тели, аларның күбесе ни чарадан бичара үзләре күченеп килделәр, ә Мәскәү кенәзләре аларны әсирләр дип иза чиктерәләр.
Хәзер инде ханбикәсе мөгаллименә шаккатып вә хәйран калып карап торды. Әйе, ул хәбәрдар, бүген Мәскәүдә Бельскийлар нәселе белән Шуйскийлар нәселе пычакка пычак киләләр. Әмма бу хакта мөгаллиме дә үтә нык хәбәрдар дип һич тә уйламаган иде.
Искәндәр дә үз-үзенә шаккатып утырды. Хәер, ул ханбикә якынлаша башлауга ук торып баскан иде инде. Ул хәзер воевода Василийның авызына карап торган Җангалинең кинәт кенә үзгәрүенә бер дә шаккатмады. Ханбикәсе һәммә нәрсәгә дә сәләтле зат икән, хәтта аны да тиз арада мөселман ясады һәм үз ягына аударды, хәзер әнә гелән аның җырын җырлый. Менә сиңа тыйнак, йомшак мөгамәләле, гүзәл вә гыйффәтле, саф күңелле самими ханбикә!
Искәндәр өчен бөтенләй көтелмәгән хәл иде бу. Ул гынамы, кичәле-бүгенле генә дияргә була, воевода чоңгылында бөтерелгән Искәндәр тәмам алышынды. Аның бит казанлылардан бер дә урысларны үтертәсе килми, хәтта бу хакта уйларга да курка. Бит Мәскәүдә дә меңләгән татар яши, мәскәүлеләр аларга да шул чараны куллана башласалар?.. Ә Касыйм татарлары, Җангали хан үзе! Ничәмә еллар инде Казан төбәкләренә урыслар белән бергә барымта йөриләр. Арчага барып оялаган Юныс морза да бөтенләй өметсез кеше түгел кебек иде, Сөембикә сеңлесе аны да үзгәрттеме? Бу хакта хәтта уйларга да куркыныч иде. Кан кою барыбер юньлегә илтмәс, тик бу хакта ничекләр ханбикәгә әйтергә?.. Хәер, соң инде, шәһәр яклап шау-шу ишетелә башлады.
Чынлап та, шәһәрдәге шау-шу, ыгы-зыгы, кычкырыш вә бакырыш хансарайга да килеп җитте. Сөембикә кала як тәрәзәгә барып капланды, ахыр ишекле-түрле йөренергә кереште. Сәер хәл, алгы яктагы вәзирдән башка ханбикәне берәү дә сакламый иде. Гадәттә, ханбикәне беркайчан да берьялгызын калдырмаслар иде. «Ә миңа ул үз туганына ышанган кебек ышана», – дип уйлады Искәндәр, торган саен гасабилана барып. Ул чынлап та чарасыз иде. Ханбикәгә кул күтәрү хакында уйларга да куркыныч. Чөнки ул аны ярата, үз-үзенә кул салып котылса гына инде. Ләкин аның бер дә үләсе килми, шушы гүзәл янында буласы килә, әйе, һич югы, ике-өч көнгә бер булса да тавышын ишетәсе, күзләренә карыйсы…
Бит әле соң түгел, һич югы, воевода Василийны коткарасы итсен иде. Ахыр чиктә христиан лабаса ул! Искәндәр аңа хәзер үк хәбәр итәргә тиеш, шул мизгелдә үк. Тик ничек? Ә нигә, хәзер ул борылыр да чыгып китәр һәм туп-туры воевода өенә юнәлер. Барып керер дә, калада фетнә башланды, качыгыз, дияр. Юк, соң инде, калада суешалар. Мәскәүлеләр килә калса, воевода Василийга хәбәр итмәгәнсең дип гаепләүләре бар. Кенәгинә Еленаның шымчылары Казанда да бардыр. Ә соң ул үзе шуларның берсе түгелме?!
Ошбу хәбәр митрополитка барып ирешсә, аның да башыннан сыйпамаслар, урыс һәрчак җәзага хирыс булды.
Шулчак тәхет ягына Юныс морза килеп керде. Һәрвакыт ыспай киенгән абасы бүген хәрби киемнән иде, корал-хәнҗәрләре ялтырап торган морза, Искәндәр ягына күз дә салмыйча, түр яктагы ханбикә янына узды, баш иде.
– Котлый аласың, Сөембикә, калада бер генә урыс та калмады. Атабыз васыятен үтәдек, Сөембикә. Ары таба ни кылабыз?
– Кенәз Василий кая?
– Ул мөртәт качып өлгерде шул. Миңа калса, аңа Ходайкол углан ярдәм итте. Хан капкасыннан чыгып шылган. Анысы бер хәл, үзе белән Җангали ханны да эләктереп киткән, диделәр. Куа киттеләр китүен…
– Тор, абам! Сиңа рәхмәтем белдерәсем килә. – Сөембикә Юныс морза янына килде, битен биткә терәде. – Воевода Василийның качып китүе хәерлерәк тә булыр әле, туганый. Безгә хәзер тәхетне ныгытырга кирәк.
– Сафа Гәрәй хан Казанга таба кузгалган, дип әйттеләр.
– Кем җиткерде?
– Атабыз хәбәр иткән.
– Килсен, – диде Сөембикә, – Сафа Гәрәй хан безне Мәскәү канаты астыннан йолып алып калырга ярдәм итәр. Без аны бәйсезлегебезне ныгытыр өчен файдаланырбыз.
– Ләкин бит Сафа Гәрәй хан Казан тәхетендә утырып киткән кеше, Сөембикә. Аннары кем урысларны Казаннан куды? Юныс морза түгелмени?!
– Син – морза, Сафа Гәрәй – хан. Гәрәйләрне Сөләймансолтан үз канаты астына алмакчы. Сәхиб Гәрәй хан Кырымга юнәлгән икән. Сафа Гәрәй хан Казанга килсә, Казан белән Кырым берләшсә, Мәскәүнең безгә теше үтми башлар, туганый…
Әгәр дә мәгәр аның каршында Сарайчык каласыннан килгән Йосыф бәк кызы түгел, ә Сөләйман солтан тарафыннан Казан мәмләкәте белән хакимлек итәргә килгән солтания дисәләр, ихтимал, Искәндәр әллә ни шаккатмаган булыр иде. Монда бит күптән түгел генә далада җил куып йөргән Йосыф бәк кызы, даны дөньяга таралган Сөләйман солтан кызы түгел. Хәйран, ул сабак бирдеме бу хатын-кызга, улмы өйрәтте урысча сөйләргә вә укырга-язарга? Исләр китмәле иде. Искәндәрнең башына да килмәгән сәяси хәлләр турында аяк терәп сөйләшә, җитмәсә, халыкара хәлләрне белеп, бар нәрсәдән дә хәбәрдарлыгын раслый-раслый. Әйе, бу хатында нидер бар, тик ни, бер Хода белсә беләдер. Бәхәссез, Сафа Гәрәй Казан тәхетендә утырган хан. Кайтырга хакы бар. Тик бирерме бу тәкәббер хатын горур вә дүрт хатыны булган иргә Казан тәхетен? Моның янына Искәндәр бераз чамалый, Казан тәхетенә Юныс морза да тоҗрый. Аталары да шулайрак әйткән бугай. Әйе, бу кешеләрнең Сафа Гәрәй ханны Казан мәркәзенә бөтенләй кертмәүләре дә бар. Эшләр шуңа таба бара. Шул ук вакытта Сөембикә дә, һичшиксез, Казан тәхетендә утыра алыр иде. Утыра бит әле Мәскәү тәхетендә кенәгинә Елена Глинская, утыра. Аннары казанлыларның Сафа Гәрәй ханны кабул итүләре дә икеле. Казанлылар хикмәтле халык, берәүгә дә бил бирергә теләмиләр – мөстәкыйль вә тәүгечә бәйсез яшәргә исәп тоталар. Сөембикә моны аңлый, шуңа омтыла, ә менә Юныс морзаның төп максаты тәхет яулау булса кирәк. Һәрхәлдә, Искәндәргә шулайрак тоела.
Шунда кисәк һич көтмәгән хәл булды, әллә артында күзе бар инде, Юныс морза кисәк борылды да:
– Бу имгәк нигә монда, туганый? Нигә яныңда тотасыңбу карчыганы? – диде һәм, тагын да үҗәтләнә төшеп: – Нигә кирәк бу имгәк сиңа, кяфер башы белән нигә тәхет ягында утыра?!
– Кяфер түгел инде ул, без аны үз арабызга кабул иттек. Мөселман ул хәзер, ислам динен кабул итте, шәех үзе раслады, – диде тыныч кына Сөембикә.
– Әйдә, миннән калсын, әмма Сафа Гәрәй хан тәхеткә утыра кала икән, бу имгәкне сарайда яшәтмәс, туганый.
– Кабат әйтәм, абам, имгәк түгел ул, минем мөгаллимем. Рәнҗетмә син аны! Мин аның аша Мәскәүдәге бөтен булган хәлләрне белеп торачакмын. Аннары ул миңа урыс телен өйрәтте, мин хәзер урыс телендә аның кебек үк укый-яза беләм. Кирәк миңа бу кеше, туганый, кагылма аңа.
– Хуш, яши бирсен, – диде Юныс морза, йомшара төшеп. – Мин болай гына. Ходайкол угланга ачуым чыгудан гына. Еландай телләрем чыгарып әйттем, воевода Василийны кулыңнан ычкындыра күрмә, дидем. Ә ул, камырбатыр, аны гына түгел, тегеңә Җангали ханны да биреп җибәргән. Мин бит белеп торам, Җангали хан Мәскәүгә үзе теләп китмәгән, аны әсир итеп алып киткәннәр. Бәйләп-богаулап. – Юныс морза янә Искәндәргә таба борылды: – Һәм монда синең дә кулың уйнамады микән, кяфер зат?!
– Сөйләмә тузга язмаганны, туганый. Искәндәр гел минем янда булды. Җангали хан үзе теләп китмәгән булса, аны Казаннан берәү дә кумады. Димәк, хан курыккан, тәхетенә әйләнеп кайтырга курыккан! Урыслар килерләр дә баш бирмәгән өчен аягыннан асарлар дип курыккан. Йә булмаса аны үтергәннәр. Урыс воеводасы Василийдан барысын да көтәргә була. Үтергән булсалар, мин аның өчен күз яшем белән елармын, инде үзе теләп качкан икән, намазлыкка утырып каргармын. Олан гына булса да, Иван кенәз дә кичермәс аны. Мин аңа яратып кияүгә килмәдем, туганыем, мине аңа кияүгә чыгарга атам мәҗбүр итте. Үзең беләсең, мин атам сүзенә каршы килә алмадым, хөрмәтем зур иде. Атам теләгенә иреште, мин – Казанда, син Арчада утырасың. Калганын Аллаһы Тәгалә кулына тапшырыйк. Бүген Казан мәмләкәтенә акыллы, кыю, батыр, үзбаш фикер йөртә торган хан кирәк…
– Андый хан бар – Сафа Гәрәй. Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыгарга җыенмый торгансыңдыр бит, туганый? – диде Юныс морза, елмаеп. – Бишенче хатынга алса гына инде.
Сөембикә яулык очы белән йөзен каплады, бертын дәшми торды. Юныс морза, уңайсызлану тоеп, бер урында таптанып алды, аннары ишекне барып ачты, тупсабашны дәште һәм кымыз китерергә кушты.
– Мин аңа бишенче хатын булып барырга җыенмыйм, туганый, булмас ул, – диде Сөембикә, күзен-кашын җимереп. – Иллә Аллаһы Тәгаләдән әмер булса, насыйп итсә, башым ташка да ормам, ил хакына, халык иминлегенә чыгармын да. Ләкин моны Сафа Гәрәй хан казанлыларны мәскәүлеләрдән якларга алынганда гына кылырым, йөзем чөермәм. Ил иминлеге вә бәйсезлеге миңа үз тормышымнан да кадерлерәк.
– Кыюсың, туганый, үтә дә кыюсың, – диде Юныс морза, тупсабаш кулыннан чүмеч белән кымызны алып.
– Иртәгә мәҗлес-диван, соңга калма. Мин синең, туганый, мәҗлес түрендә утыруың телим.
– Җәмилә кая?
– Җәмиләне мин утырмага җибәрдем. Искәндәр белән барырлар дигән идем дә, аны калдырып торырга булдым.
– Утырмада кемдә? Әллә барып урларга инде үзен?..
– Бармас ул сиңа, туганый. Тимә син аңа. Тиң түгел ул сиңа.
– Илдә атам рөхсәт итмәде, монда – син. Минме, улмы миңа тиң түгел?
– Хатының бар, бер түгел, ике. Яшә исән-имин, әмма Җәмиләгә тимә. Ул – минем ахирәтем.
– Ике хатыным булса да, мин аны әле булса яратам.
– Ләкин бит ул сине яратмый. Адәм баласы ат түгел, йөгән салып булмый.
– Сиңа салдылар бит әле.
– Кем?
– Атабыз.
Сөембикә башын түбән иде, лышык-лышык еларга керешкәндәй итте, ләкин ул еламый иде. Кинәт ул башын күтәрде һәм:
– Син мине рәнҗетергә телисең, туганый. Ләкин мин сине гафу итәм, кичерәм. Акыллы ир хатын-кызга, җитмәсә, туганыена бу сүзне әйтү түгел, бу хакта уйларга да оялыр иде.
Юныс морза бушап калган чүмечне тупсабашка бирде дә, Сөембикә янына килеп, аягына төште.
– Кичер туганыеңны, сеңлем, кичер юләр беткәнне.
– Йә-йә, тор. Ир бул. Беләсең килсә, син миңа кирәксең, туганый. Безгә бәхәсләшергә түгел бүген, берләшергә кирәк.
– Җәмилә Мөхәммәдъярга утырмага киттеме?
– Әйе.
– Эт авызыннан сөяк алып буламы? Мин аны теге вакытта ук күргән идем, күрде дә ул шагыйрь Җәмиләне, күзләре елтырый башлады. Миңа кияүгә чыкса, мин аны бал-майда гына йөздерер идем.
– Бал-майда син булган хатыннарыңны йөздер, туганый. Ә Җәмиләгә синең балың да, маең да кирәкми, ул башка камырдан ясалган. Рухи азык аңа күп тапкыр кадерлерәк. Гөнаһсыз җан ул.
– Хатын-кыз барысы да гөнаһсыз, бер ир-атлар гына гөнаһ тубалы. Ярый, килештек, утырмадан бер кайтыр әле, күрешербез, сөйләшербез.
– Сөйләшерсез, – диде Сөембикә битараф бер төстә.
– Ярый, мин киттем. – Чыгып барганда, Юныс морза Искәндәр янына туктады, бертын дәшми генә тегеңә карап торды. – Сары чучка, шымчылыгын яшерә бит әле.
– Әстәгъфирулла, туганый, нинди бәла тагасың тагын син аңа?!
– Чөнки мөгаллим түгел ул, шымчы. Ярый, бигайбә, яши бирсен. Кайчан да булса сиңа да ачылыр әле моның чын йөзе.
Юныс морза чыгып киткәч, Сөембикә бермәл тын утырды. Шуннан соң гына уфтанып куйгандай итте дә:
– Син аңа игътибар итмә, Искәндәр. Явыз түгел ул, кыланган гына була.
– Юк, мин аңа үпкәләмим, ханбикәм. Мин чынлап та шымчы. Ләкин мин сиңа беркайчан да хыянәт итмәячәкмен, муеныма бау салсалар да, алдыгызга төшеп ант итәм. Җир упсын, йөзем якты көн күрмәсен!
О проекте
О подписке