– Исем йөк түгел, туташ, иңгә төшеп ятмый. Безгә бергә эшлисе.
– Сез хаклы, Искәндәр әфәнде, – диде Җәмилә һәм Сөембикә ягына карап көрсенеп куйды.
Алар куе үлән арасыннан янәшәдән киттеләр. Әле анда, әле монда кызыл, сары, ак вә зәңгәр чәчәкләр таҗларын җәеп утыралар, үлән кыяклары кеше хәрәкәтен сизгәндәй сискәнеп, селкенеп калалар… Биектә-биектә өзелеп-өзелеп тургай сайрый, күк йөзе белән җиһан тигезләшкән югарылыкта ялгыз тилгән канатларын җилпеми генә үзенә корбан күзәтә. Сөембикәнең су буеннан китәсе килмәде. Ул әле һавадагы тилгәнгә карады, әле тургай моңына колак салды. Шул тилгән кебек күккә күтәреләсе иде дә әкиятләрдә генә ишеткән Каф таулары артына китәсе иде. Мөгаллимәсе Җәмилә әйтә: ул тарафларда җәннәттәй урыннар бар, кыш булмый, кар яумый, ә гөлләр җәй буена, ел тирәли шау чәчкәдә утыралар, ди. Аны, Сөембикәне, Кара Идел буена, салкын якларга алып баралар. Ул инде беркайчан да Каф тавы артын күрмәс, җәннәттәй урыннарга күз ташламас. Булачак ире – хан. Иллә ниндирәк ул? Сөембикә белми иде. Шул ук вакытта күз алдына китерергә дә курка. Әле аның күз алдына юантык карсак гәүдәле, ямьсез йөзле берәү булып килә, әле кай ягы беләндер Юныс абасына охшата. Сөембикә, шушы бәйләнчек уйларыннан арынырга теләп, авыз эченнән генә җырлый башлый. Әнә олау да күренде. Кинәт кенә аның күңелен әллә ниткән шатлыклы хис биләп алды. Ошбу олау, йөзләгән-меңләгән кеше аны озата бара ич, алар аның һәр теләген үтәргә әзер торалар. Тиздән олау елга буена җитәр, һәм Сөембикә вәзир Тәбигә «менә шунда, су буенда кунабыз» дияр. Атасының вәзире аңа каршы төшмәс, карусыз буйсыныр, чөнки ул – тиздән ханбикә буласы кеше.
Сөембикә җырлый-җырлый ярга күтәрелде, аның тавышын ишетепме, ишен сагыныпмы, һавадагы тургай, таш кебек атылып, куе үләнгә төшә һәм шым була. Сайрар кош та моңга сусар икән. Әллә соң нәнәш кош хан кәләшен якыннанрак күрергә дип төштеме? Күр, күзәт, нәнәшем: аның өстендә балитәкле алсу күлмәк, яка вә итәкләре кеш тиресе белән каелган, көмеш белән тукылган яшел камзул, куе зәңгәр төстәге бәрхеттән тегелгән калфагының читләренә энҗе-мәрҗәннәр тезелгән, маңгай өстендә, урта бер җирендә, синең күзең хәтле генә асылташ. Муенса ефәк яулыгын җил суырып алып китмәкче, иллә иясе моңа бер дә игътибар итми, аның күз карашы килеп яткан олауда, офык читенә качып барган кояшта. Кичке кояш нурында калфактагы асылташ җем-җем итеп китә, һәм гүя кызның йөзенә ялкынлап ут каба. Сөембикә мөгаллимнәрен куып җитте. Искәндәр мөгаллимәгә тел өйрәтә иде.
– тургай урысча – жаворонок, ә елга, – әйткәнемчә,река, кыз – девица, кәләш – невеста. Суюмбика – невеста, димәк, кәләш, – диде Искәндәр һәм, сирәк тешләрен күрсәтеп, Сөембикәгә таба борылды.
– Ә сиңа татар телен кем өйрәтте, Искәндәр?
– Әнием половчанка иде. Ул мине җырлый-җырлый әлли-бәлли йоклатыр иде, әлли-бәлли итәдер, татлы йокыга китәдер…
– Димәк, син ни урыс түгел, ни татар түгел, – диде Җәмилә, көлә-көлә. – Ягъни син, Искәндәр мөгаллим, сандугач та түгел, карга да түгел, син – саескан.
– Саескан, сорока мин. Да, да, мин – сорока. Хак әйттең, Ямилә туташ.
– Ямилә түгел, Җәмилә, мөгаллим Искәндәр. «Җ» диген әле, әйтик, җилкән, җиләк-җимеш.
– Жиләк-жимеш тамлырак.
– «Ж-ж» түгел, «җ», ертык аваз.
– Мин өйрәнермен, Жамилә туташ. Тырышырмын.
– Мин сине татарчага өйрәтермен, Искәндәр мөгаллим, син мине урысчага. Килештекме?
– Жамилә туташ! Сез мине гаҗәпләндерәсез. Мин – Сөембикә колы. Йосыф бәк шылай диде. Димәк, мин сезне урысчага үрәтәм, ә сез мине…
– Тик син бит кяфер, Искәндәр, кяфер кеше.
– Аллабыз бит бер, Жамилә туташ, бер. Аллага ышануыбыз гына төрлебезнеке төрледер.
Ул арада вәзир Тәби килеп җитте.
– Сөембикә, балакай, бире кил әле, бире кил! – дип, Җангалинең кәләшен үз янына чакырып алды.
Кая алып бара аны язмыш, әле йомычка итеп елгага ата, әле өермәгә элеп һавада очыртып йөртә. Сөембикә яхшы аңлый иде, атасы аны Казан ханлыгы белән якынлашу өчен Җангалигә кияүгә бирә. Ни исәбенә корбан итте атасы сөекле кызын?! Ә бит былтырларны гына «җаның теләгән кешеңә кияүгә чыгарсың» дигән иде. Билгеле инде, Казан мәркәзендә атасы теләгән кеше утырмый. Казан каласына, Казан иленә урыс кенәзе кул салган. Мәскәү кенәзе Казанны үз йортым дип бара һәм ханны да үзе утырта. Әнә шул хакта тәфсилләп сөйләде аңа яучы Ибраһим морза, Җангали турында түгел. Бернәрсәне дә яшермәде, хәтта: «Казан халкы сиңа зур өмет баглый, балам», – диде. Нинди өмет, ни кыла алыр ул Казан тәхетендә утыручы ире янында… Сөембикә яшенә хас булмаган уйларга чумды. Айдан артык инде Казан иленә сәфәр кылалар, ә нурлы Казан каласы күренми дә күренми. Саны-хисабы булмаган авыллар, базарлы калалар үттеләр, елгалар кичтеләр, әллә ниткән моңа кадәр Сөембикә күрмәгән кара урманнар аша уздылар. Балачагын далада уздырган Сөембикә карурманга килеп кергәч, шомланып, куркынып киткән иде. Әмма Җәмилә аны тынычландырды. Бу якларда кара урманнар еш очрый, бер дә гаҗәпләнмә, дигән булды. Мөгаллимәсе Сөембикәне тынычландырса да, биредәге манзара ятрак иде аңа. Җиде-сигез яшеннән атта кыю йөрергә өйрәнеп, иге-чиге булмаган далада җил куып атта чапкан Сөембикә өчен еш кичәргә туры килгән инеш-елгалар, мөлдерәп тулган төнбоек чәчкәле күлләр очрату, чытырманлы әрәмәлекләр аша узу, сукаланган басулар, дулкынланган игеннәр, авыл саен буралап күтәргән өйләр күрү, текә ярлардан төшеп, биек тауларга менү, күл-елга буйларында туктап ял итү, тарлавыклар аша үтү үзе бер могҗиза, үзе бер дөнья вә ачыш иде.
«Казанга якынлашабыз» дигәч, Сөембикә үзе дә аңлап җиткермәгән ашкыну тойды. Ә инде биек-биек манаралы мәчетләрне күргәч, «Әнә Казан!» дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. «Мишә» дигән елганы кичкәч, ат тотучылар дугаларга бәйләгән көмеш кыңгырауларны чиштеләр. Җиз вә көмеш кыңгыраулар төрле моңнар чыгарып зеңли башлагач, җитмәсә, атлар да каланы күреп ашыга төшкәч, күңелләр күтәрелеп китте. Ибраһим морза калын тавышы белән җырлап ук җибәрде. Әйе, аңа җырларлык, ул үз дигәненә иреште – кыз-кәләшне алып кайта. Тик, Казанга якынайган саен, Сөембикәдә сагышлы дулкынлану арта барды.
Шулай шактый юл үткәч, көтелмәгән хәл булды. Калага якынлашып килгәндә, кала яклап тузан туздыра-туздыра аларга каршы килүчеләр күренде. Вәзир Тәби арба чүпрәген ачтырды, Җәмилә белән Сөембикә бихуш килеп, тирә-юньне күзәтеп бара башладылар. Ул да түгел, хан кәләшенең арбасын ыспай киенгән, билләренә кылыч таккан, җәяләрен иң аша ташлаган, ук-садаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән мәргәннәр уратып алдылар. Кәләш арбасы гаскәриләр уртасында калды. Атлар җилле генә юырталар, кыңгыраулар зеңли, күңелләр дулкынлана, Сөембикәнең исә йөрәге күкрәк челтәренә сыймый башлагандай тибә… Атлар шактый зур булган күл буена төшүгә, каршы алучылар килеп җиттеләр, кәләш арбасын туктаттылар. Вәзир Тәби арбадан төште, гаскәриләр биргән ара юлдан каршы алучыларга таба китте. Аңарга олпат гәүдәле Ибраһим морза иярде. Каршы алучылар өлкәннәрне атларыннан төшеп сәламләделәр. Шунда каршы алырга килүче карачы агай күл буенда торган бакалдактагы корабны күрсәтте. Ак җилкәнле кораб йөзеп барган аккошны хәтерләтә, җилкәнне беренче күргән Сөембикә аһ итте. Кораб аңа шулхәтле матур күренде ки, ул, Җәмиләгә сыенып:
– Әллә шул кораб белән барабызмы, Җәмилә, дим? – дип сорады.
«Нугай капкасына, Нугай капкасына!» дип кычкырсалар да, каршы алырга килүчеләр күл бакалдагындагы корабны күзәттеләр. Ул да түгел, Ибраһим морза белән вәзир Тәби кызлар янына әйләнеп килделәр.
– Кинәнәсе ит, Сөембикә, Җангали хан сиңа кораб төзеткән һәм әнә суга да төшергән. Күрәсеңме, күрәсеңме күл уртасындагы утраудагы өйне – сиңа салганнар, сиңа, балакай.
Кай тарафтандыр кәләш туктаган җиргә халык җыела башлады. Вәзир Тәби аларның аяк асларына акчалар сипте.
– Кызым, Сөембикә, сине хан һәм Казан түрәләре вә карачылары Нугай капкасында көтәләр икән. Өс-башыңны рәтлә дә, Аллага тапшырып кузгалыйк, – диде Ибраһим морза. – Вәзир Тәби, сиңа да әйтүем. Акчаң капка янына да калдыр. Халык тәгаен җыела башлап, кыен хәлгә калмыйк. Халык арасында яхшысы, яманы бар дигәндәй.
Атлар Нугай капкасына таба кузгалды. Халык үрелә-сузыла арбада утырган Сөембикәне карый, Җангали хан кәләшен, гүзәллеге турында еракларга даны таралган Йосыф кызын. Кәләшнең нурлы йөзен күрүчеләр арасында аһ итүчеләр, ваһ итүчеләр бар, артык исләре китмичә, борылып китүчеләр дә күренгәли. Чынлап та, Казан кадәр Казанда кыз беткән идеме ханзадәгә. Тик хәзер бала-чагасы, балигы-олысы ике якта да вәзир Тәби көмеш акчаларын ябырылып җыя. Алар өчен бу күктән төшкән табыш ич. Әнә шулай Нугай капкасына да җиттеләр. Капка канатлары киң итеп ачылган, асма күпер төшерелгән, басмадан капкага кадәр, эчкәре таба да зәңгәргә ак буй төшкән палас җәелгән. Вәзир Тәби, Йосыф бәкнең өлкән угланы Юныс морза, Сөембикә белән Җәмилә шул палас буйлап капка яры торган кала карачылары вә түрәләренә, алар арасындагы киемнәре күзгә бәрелеп торган кияү-ханга таба кузгалдылар. Быргылар кычкырды, кыл тарттылар, сыбызгылар сызгырттылар. Җангали хан өстендә елкылдап торган озын чапан, башында асылташлар белән бизәлгән, читләре кеш тиресе белән каелган алтын таҗ. Хан таҗы. Хәйран килешеп тора тагын үзенә. Тик кияү егет үзе генә буйга карсаграк та, бите җәйпәгрәк тә, күзләре кысынкырак шикелле. Сөембикә белән Җәмилә артыннан җиде кыя атлый, алар кәләш янындагы нур өстенә нур булып кунганнар сыман. Капкага җитәр-җитмәс, вәзир Тәби кызларны алга чыгарды. Ике якта да тынып калдылар. Кызлар, вәзир Тәби ым кагуга, җыр башлаячаклар. Сөембикә җаны-тәне белән тоеп тора, Казан түрәләре вә карачылары һәм халкы да кәләш гүзәллегенә сокланып туя алмыйлар. Шул хакта кычкырып-кычкырып сөйләшәләр, хәтта моны Сөембикә үзе дә ишетә иде.
Ул арада вәзир Тәби тамак кырды, көйчеләргә кул изәде. Казан каласын, елга буйларын моң күмеп китте. Халык тынды, кызлар җыр башлады:
Ай, имештән-имештән,
Тун төймәсе көмештән;
Кодаларыбыз, сезгә әйтәм:
Нинди бирнә бирмештән?
Капкадан Ибраһим морза егетләре чыкты. Ыспай киенгәннәр: көмеш чиккән түбәтәйдән, җем-җем иткән камзулдан, болгари итекләрдән. Елгырлар, җитезләр, көр тавышлылар. Вәзир Тәби көйчеләре туктауга, казанлыларның көйчеләре күтәреп алдылар. Егетләр җыр башлады:
Талдан талга ефәк элдем,
Тарта-тарта талчыктык;
Озын юл үттегез, кодачалар,
Көтә-көтә сезне зарыктык.
Вәзир Тәби кызлары вә көйчеләре күтәреп алдылар:
Әй, ай батсын иде, ай батсын,
Айлар баткач, якты таң атсын;
Нугай кызы сезгә килде,
Йорт анагыз аны яратсын.
Атлар җиктем яратып,
Кыйблаларга каратып;
Кызыбыз белән сезгә килдек,
Ханзадәгезне яратып.
Вәзир Тәби белән Ибраһим морза бер-берсенә каршы киттеләр, кушкуллап исәнләштеләр, битләрен биткә куештылар да теге яктан да, бу яктан да җырчы кызларны вә егетләрне чакырып, көйчеләрне кушып, җыр башларга ирештерделәр. Көй башлануга, алдан өйрәнеп куйган кебек, кызлар белән егетләр беравыздан җырлап җибәрделәр:
Ике Идел пар килгән,
Агар җире тар килгән;
Багдатта юк, Мәккәдә юк
Сезнең кебек пар килгән.
Шулай диделәр дә кызлар белән егетләр әле Сөембикә ягына баш иеп кул җәйделәр, әле Җангали хан ягына. Һәм янә дәвам иттеләр:
Челтерәп ага суыбыз,
Ялтырап ката бозыбыз;
Арысландай егетебез,
Зифа икән кызыбыз.
Көйчеләр икенче такмакка күчтеләр, җырчылар дәвам итте:
Кара гына болыт, ай, киләдер,
Урман буйларын иңләп;
Ай, сезне – безгә, безне сезгә
Хода үзе кушты җитәкләп…
Сөембикә аның күзләренә күтәрелеп карарга базмады. Ул үз кызларының җырын ишетте, кияү ягындагы егетләргә күз төшерергә җөрьәт итте, ахыр күзен күтәрә алмады. Оялмады да, әмма күтәрелеп багарга кодрәте җитмәде. Ниһаять, аны, ике яктан җитәкләп диярлек, кияү егете каршына алып киттеләр. Кияү егете дә аңа таба кузгалган икән, ул аның аяк хәрәкәтеннән күреп алды. Аяк астында йомшак келәм, капка башында төрле төстәге әләмнәр, хан тирәли затлы киенгән куштаннар… Ул аларны күрә дә, күрми дә кебек. Ниһаять, Сөембикә башын күтәреп Җангалигә карады. Хан янәшәсендә дәү гәүдәле имам хәзрәтләре, имамның башында зур яшел чалма, өстендә яшел атлас чапан. Озынча йөзле, кылыч борынлы, Җангалигә капма-каршы кыяфәтле адәм. Җангали исә чынлап та җәйпәк кабак йөзле, почык борынлы, кысык күзле. Сөембикә карашын янә имам хәзрәтләренә күчерде. Өлкәнрәк булса да, сөяге затлы иде имамның. Үзендә карашын тоеп, имам хәзрәтләре аңа тыенкы гына елмайды. Сөембикәнең озын керфекләре чәчкәгә кунган күбәләк очып китәргә җыенгандай лепердәп куйдылар. Имам хәзрәтләре тыенкы гына аның кулыннан алды, кулын Җангали кулына салды. Кулы тирләгән, бармаклары сынсыз йомшак иде Җангалинең. Сөембикә аңа күтәрелеп карады, елмаерга итте, иллә ихласи елмаю килеп чыкмады, киресенчә, булган тамашага йөрәге кысылып куйды. Беренче тапкыр күзе төшүгә үк ошатмады киявен Сөембикә. Аллаһы Тәгалә ярлыка күрсен. Фәрештәләр әйткән бит: адәм баласының тәүге карашы— Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе – адәмнән, өченчесе – шайтаннан, дип.
– Төкле аягың белән, балакаем! – диде имам хәзрәтләре, кулын ычкындырып.
Җангали исә аның кулын кыса, нидер әйтергә теләгәндәй итә иде. Җангалинең кыланышы, кулын кысуы, кулының дымлы булуы Сөембикәнең тәмам зиһенен чуалтты, шул ук вакытта кулын тартып алырга да кыймады. Калганын аз хәтерли Сөембикә, гелән төштә кебек узды каршы алу мәлләре. Җангали аңа нидер әйтте, кайдадыр әйдәде. Шул мәлдә Сөембикәнең мизгел эчендә күз алдыннан күргән-белгән егетләре, таныш-белешләре үтте. Җангали хан, аның булачак ире, аларның берсенә дә охшамаган иде.
Ләкин икенче мәлдә инде ул киявенә елмайды, ягымлы итеп дәште, исән-имин тордыгызмы, диде бугай. Ул Йосыф бәк кызы иде. Сөембикә ни өчен бирегә килүен яхшы белә. Аны бирегә атасы җибәрде. Ә сөйкемле кызы Сөембикә беркайчан да атасы сүзеннән чыкмаячак, чыкмас та, Җангали – хан, Казан мәмләкәте ханы, ә ул ханбикә булыр, Казан мәмләкәтенең ханбикәсе. Атасы аңа кат-кат: «Хатын – елга, хан – аның яры», – дип әйтте. Елга ярларына буйсынып ага. Аллаһы Тәгалә аның язмышын үзгәртмәсә, ул да агар, бәлкем әле, ташулар килгәч, ярларны да җимерер, үзенә яңа юл салыр.
Казанда Искәндәр өчен яңа тормыш башланды. Казан халкы аңа ошады. Тик гаҗәпкә калганы шул булды: аны берәү дә чит итмәде. Сарайда дәрәҗәле мөгаллимнәр санында йөрде, хәтта мәчеткә дә кереп чыккалады, әмма муеныннан тәресен салмады, мөселманнар алдында тора салып чукынмаса да, рухы, җаны, тәне булган Гайсә пәйгамбәрне еш кына исенә төшерде, авыз эченнән генә булса да, «рәхмәтеңнән ташлама» дип ялварды. Искәндәр ислам диненең җисмен белми иде. Изге юлдан язмас өчен, шайтан котыртуына каршы догалар укыды, мәкердән сакланды. Көненә биш тапкыр намазга утырган татарларны ул гомумән аңламады, артык диндар кешеләрне фанатикларга тиңләде.
Көннәрдән бер көнне олуг кенәз воеводасы Василий Пенков аны үз йортына чакыртып алды. Ошбу воевода хакында тәгаенләп ишеткән булса да, Казанга килгәннән бирле күзенә күренгәне юк иде әле. Аннары ул воевода белән кызыксынмады да. Җангали ханны «тегене болай ит, моны тегеләй ит» дип өйрәтеп тора дип сөйләделәр. Шулай сөйләсәләр дә, Искәндәр аны хан янында бер тапкыр да күрмәде. Хан диван җыйганда, гадәттә, мәҗлестә шәех Мансур, Булат бәк Ширин, аның хатыны Хөршидә, карачылар, угланнар утырырлар иде. Ул, гомумән, дәүләт эшләренә, биредә барган сәяси хәлләргә тыкшынмады. Һәр көн диярлек Сөембикә белән Җәмиләгә урыс язмасыннан сабак бирде һәм үзе дә алардан татар телен камилләштерү белән бергә гарәп-фарсы телләреннән сабак алды. Җангалигә кияүгә чыккач, ханбикә булып алгач, Сөембикә тагын да сөйкемлеләнеп китте, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә җитдиләнде. Еш кына Мәскәү түрәләре белән кызыксынды, чыгышларын ачыклады. Христиан дине белән таныш булса да, ул турыда да сораштырырга кыйды. Искәндәр бик теләп барысын да сөйләде, яхшысын яхшы дип, яманын яман дип. Искәндәр янә бер нәрсәгә игътибар итте: ханбикәнең йөзе-чырае гына, сыны-гәүдәсе генә түгел, хәтта тавышы да нәфисләнгән, гыйффәтләнгән иде. Бу сыйфатлар ханбикәнең зифалыгын, гүзәллеген тагын да арттыра төшкәннәр сыман. Күз карашларына кадәр үзгәргән. Барысыннан да, хәтта үз-үзеннән дә яшерергә тырышса да, Искәндәр аңа күргән көннән гашыйк иде, җисми яктан гына түгел, хиссияти сурәт аша да. Сөембикәнең бәрхет тавышын ишетүгә, аның тәне кымырҗып, йөрәге кага башлар, зиһене чуалыр иде. Ул аны еш кына төшендә күрде, ләкин беркайчан да аңа якыная алмады, ниндидер ят вә сихри көч хәтта төшендә дә аны ханбикәгә якын җибәрми иде, бер читтәрәк тота иде. Төшендә ул аның белән сөйләшә алмады, гәрчә үзе дәшеп караса да. Йоклар алдыннан да, йокыда да аның өчен ханбикә фәрештәгә әверелде. Шушы җисми булмаган телсез ләззәт аңа үзе дә төшенеп бетермәгән көч вә гайрәт һәм ышаныч бирер иде. Ханбикәсе төшенә кермәгән иртәләрдә күзләрен ачуга, бер ноктага текәлеп, бик озак уйланып ятар, Сөембикә тарафыннан яманлык көтәр иде. Хәтта шуңа охшаш интегү, сагышлану, изалану да аңа кабатланмас ләззәти рәхәт кояр иде.
Казанга килүенең беренче кышында ук бу хис тагында көчәеп, аны тәмам гасага салды. Әйе, ул аның колы һәм колы булып калыр да, гәрчә үзен беркайчан да кол сыйфатында тоймаса да. Чөнки аны сарайдагы барчасы хөрмәт итә. Ул— ханбикәгә, ханбикә аңа сабак бирә. Ә ул гүзәл зат юк-юк та синең күзләреңә тутырып карый, әллә ихласи, әллә юри: «Мөселман булсаң икән, Искәндәр», – дип уфтанып куйгандай итә. Шунда барысы да асты өскә килә, Искәндәр сөйләр сүзен, фикерен онытып, баскан җире убылмагае дип, ни бар, шуңа тотына, бармак буыннары агарганчы урындык терәген кыса. Аның бу халәтен күреп, ике хатын-кыз да беравыздан диярлек кеткелдәп көлешеп алалар. Көлсеннәр, Искәндәр риза, тик яннарыннан гына кумасыннар. Җәмилә дә аны ят итми башлады, урыс телен бик тиз үзләштерде, еш кына урысча дәшә, хәтта яза-сыза да әле. Бу туташның сәләтенә, сабакны тиз үзләштерүенә Искәндәр сокланып бетә алмый. Тик менә үзе генә гарәпчә бик авыр аңлаша, бик тиз татарчага күчә, татарча исә ул алардан да калышмый шикелле инде.
Искәндәр бүген ял итә. Җәмилә аңа сарайга килергә кушмады, ханбикә Юныс абасы урнашкан Арча каласына юнәлә, диде. Бик әйбәт, Искәндәр, ниһаять, олуг кенәз воеводасын күрер. Ни әйтер аңа воевода, хан өстеннән күзәтүче, ханга киңәш биреп торучы адәм? Ниндирәк зат воевода Василий Пенков, киләчәккә уй-максаты нидән гыйбарәт? Аннары, нигә аңа ханбикәнең мөгаллиме, ул гынамы колы? Абасы аны ханбикәгә кол итеп биреп җибәрде бит. Аннары ул – митрополит кешесе, аңа бары тик ул боера ала…
Искәндәр тәрәзә каршына килеп басты. Тышта кар ява, ялкауланып калган кар бөртекләре алпан-тилпән килә-килә очынып җиргә төшәләр, җир өсте инде ап-ак, ә кар бөртекләре һамантөшәләр дә төшәләр. Чарасыздан, ирексездән, ни теләптер, бер Хода белә.
Искәндәр акрын гына киенде, тышка чыкты, ап-ак карга басты да тынып калды. Учын җәеп салды, кар бөртекләре учына төштеләр дә шундук эреп юкка да чыктылар. Сәер, кеше гомере дә шулай бит. Ходай Тәгалә аны сиңа бирә һәм, тели икән, ала да. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ди Җәмилә туташ. Аллаһы Тәгалә Газраилгә адәми затларның җаннарын тәннәреннән аерып алу йөген йөкләгән. Ул һәр адәмнең ошбу дөньяда ризыгы бетүен алдан белер һәм җанын алырга килер. Кыямәт көндә җан белән тән тагын очрашырлар, дип аңлатты. Әйе, карны да Аллаһы Тәгалә яудыра, җирне дә ул яшәтә, сине дә – һәммәсен дә. Әйе, Искәндәр, сиңа биргән гомерне дә кайчандыр Газраил фәрештәләре килеп алачак. Тик бүген әҗәл бер нәрсәне аннан ала алмас – мәхәббәтне. Хәтта Аллаһы Тәгалә дә адәми затның мәхәббәтенә изге хис дип кагылмаган.
Воеводаның йорты хан сараеннан ерак түгел, Искәндәр шунда таба атлады. Кемнәрдер аңа каршы булды, ул аларга баш иеп сәлам юллады, хөрмәтләп дәште, изгелек теләде.
О проекте
О подписке