– Әле менә тарих юлларын хәтеремә төшереп утырдым, хан хәзрәтләре. Бүгенге көндә дин-телләребез аерылса да, без бит Дунай болгарлары белән кан кардәш халык идек. Дунай буенда тереклек иткән кардәшләребезгә Византия императоры Никифор ул вакытта тәхеттә утырган Кырым атлы болгар ханын буйсындырырга килә. Коралы камил, гаскәре тәртипле, әйбәт өйрәтелгән. Сан ягыннан да Болгар кардәшләрнекенә караганда күп артык. Әлбәттә инде, император Никифор Дунай Болгарын яулый. Әмма Кырым атлы хан, башкаласын ташлап, бериш гаскәриләре белән тауларга кача. Анда ул император гаскәре тарафыннан куылган гади халыкны җыя һәм кайту юлына чыккан император гаскәрен тозакка эләктерергә тели. Гаскәр талаган әйберләрен тарттырып, ике тау арасыннан таркау рәвештә үткәндә, кардәш болгарларыбыз гаскәрне ике яктан да бүлеп алалар: чыга алмасыннар өчен таш тәгәрәтә, агач аударалар. Һәм китә кырыш. Никифорның бер генә сугышчысы да, хәтта үзе дә котыла алмый, дүрт-биш тапкыр артык гаскәре, ә бәлкем, ундыр, ике тау арасында ятып кала. Кырым хан тагын бәйсез һәм мөстәкыйль рәвештә тереклек итә башлый: каласын тергезә, сараен яңабаштан бина итә. Хак, Сарык елында без дә монголларны шушы ысул белән кыйнадык. Юл өстендә генә Болгарга кереп, кала-авылларны яндырып, баеп, бауга әсирләр тезеп алып китәргә җыенган Җәбәй нойон белән Сүбәдәй баһадир өч-дүрт мең яугире белән үзләре көчкә котылалар. Бу орышта Сүбәдәй бер күзен югалта, аңын җуя, Җәбәй нойон исә шушы бәрелештән соң мәңгегә яу чабудан баш тарта. Ә менә Сүбәдәй баһадир белән эшләр башкарак, баһадирга гүя Иблис оялаган, Болгар чикләре тирәсендә җәйли, мәгълүматлар җыя, димәк, илебезгә яу чабу турында хыяллана. Гәрчә болгарлар тарафыннан янә ике-өч тапкыр кыйналса да, ошбу кеше Болгарга яу килер. Һәм бусында инде берүзе генә түгел, өерләре белән ябырылырлар. Болгар чарасыз калыр. Чөнки Тангут һәм Җирсөн дәүләтләре бер дә Идел буе Болгарыннан ким дәүләтләр түгел иде. Моның өстенә җирсөннәрдә бездәге кебек туплар да була. Ә ул илләр, ишетеп беләсез, икесе дә күптән монголлар кул астында инде. Хан хәзрәтләре, минем сезгә киңәшем шулдыр: урыс кенәзе каршына барып егылганчы, Үгәдәй хан каршына барып баш июегез кулайрак булыр. Чөнки Аллаһы Тәгалә һәр халыкка да үзе җир-ил бүлеп биргән, әгәр дә мәгәр теге йә бу халык, нәфесе кузгалып, башка халык иленә баскынчылык итеп, анда калырга тели икән, ул халык барыбер бу төбәктә бәхетле булмас, еллар үтә-үтә булса да, яуланган халыкның телен-динен кабул итәргә мәҗбүр булыр. Һәр халык бары тик үз ил-анасында, үз ватанында гына бәхетен табар, дигән Аллаһы Тәгалә. Кенәз Юрий исә, хан хәзрәтләре, безнең максатны үзенчә аңлар. Аның Болгар йөзендә көчсезлек сыйфаты күрү ихтималы бар.
– Кятип Хафиз, сезнең тәкъдимегез нидән гыйбарәт соң?
– Кенәз Юрий алдына барганчы, Үгәдәй хан алдына барып баш оруың артыграк булыр, хан хәзрәтләре. Шулдыр минем тәкъдимем, хан хәзрәтләре.
– Кятип хаклы, хан хәзрәтләре, без бармасак, бездән алда Үгәдәй ханга кенәз Юрийның баруы бар, – диде аксакал Камай.
Бер мәлгә тынлык урнашты, берәү дә сүз әйтергә кыймады, хәтта тамак кыручы да булмады. Илһам хан һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Ул аңлый иде: мәҗлестәге халыкның яртысы кятип Хафизны яклый, әмма барыбер кемдер сүз башларга тиеш иде. Хан вәзиренә карады.
– Вәзирем, нигәдер мәҗлестә шәех Кол Гали күренми, – диде.
– Аңа Багдадтан сабак алып кайткан Габдулла Хуҗа туктаган, башкорт ягыннан Байморза мулла килгән. Түбән оч мәхәлләсенең мәчетендә мөнәҗәт әйтәләр, хан хәзрәтләре.
– Син иртәгә Габдулла Хуҗаны да, Байморза мулланы да миңа дәш әле, вәзир Тимбай.
– Яхшы, хан хәзрәтләре, дәштерермен.
– Кардәшләрем, минем дә сезгә әйтер сүзем бар. Тик алдан ук кисәтеп куям: мин монголлар белән килешү ягында түгел. Аннары Үгәдәй хан каршына Каракорымга да бармам. Ә менә күршебез кенәз Юрийга илчеләрем җибәрермен. Ярдәм итсә, бихуш, ярдәм итми икән инде, Аллаһы хөкем итсен үзен.
– Бихуш, бихуш, Илһам туганый, син хаким, син хан, кыл кылырын, ил кайгысы алдан йөрер, сузмый гына йә теге якны, йә бу якны хәл ит, – диде Хаҗи әмир.
– Кенәз Юрийга кемнәрне җибәрәбез соң?
– Угланың Габдулланы, тамгачы Асылгәрәйне һәм хан оныгы Хансөярне. Сакны үзләре сайласыннар.
– Яхшы, абам, – диде Илһам хан, күтәрелә башлап. – Син дигәнчә итәрмен. Мөхтәрәм кятибебез Хафиз, сәркәтибемә хатны язарга ярдәм итегезче. Кардәшләрем, без ил-дәүләтебезне монголлардан сакларга булдык. Калганы Аллаһы Тәгалә кулында, Аллаһы ни кылса, шул булыр. Рәхмәт сезгә. Хушыгыз.
Икенче көнне Илһам хан берәм-берәм гаскәрбашларын чакыртты, алардан каладагы азык-төлек мәсьәләсен сорашты, акчага мохтаҗларына казнабаштан акча бирдертте. Аннары вәзире Тимбайга калага җыелган мая ризыкны саклау чарасын күрергә кушты, коеларны карарга фәрман чыгарды.
Бөек Болгар хансараенда монголларга каршы тору мәсьәләсе Маймыл елының җәй уртасында каралды. Атна дигәндә, Габдулла углан җитәкчелегендә Владимир каласына илчеләр юнәлде. Габдулла угланның туган каласына барасын белгәч, ханбикә Мәрьямнең битләре алсуланып китте, күчтәнәчләр җыйды, бүләкләр хәстәрләде. Бу хәл Илһам ханны бераз аптырашта калдырды, иллә ул хатынына бер сүз дә әйтмәде. «Углан анасы туган-үскән калага бара, туганнарына бүләк-күчтәнәчләрем бирер, сәламем юллар дип кинәнүедер», – дип кенә уйлады.
Ләкин ни мәҗлес нәтиҗәсе, гәрчә үз сүзен вә теләген уздырса да, ни туганы Хаҗи әмирнең яклавы, ни гаскәрбашларның хан теләген хуплавы Илһам ханга тынычлык китермәде. Аның күңеленә Камай вәзир белән кятип Хафизның тәкъдиме кереп оялаган, һәрдаим борчып, бимазалап тора иде. Бер уйлаганда, алар да хаклы кебек, әмма үзе дә хаклы ич. Кыйнадылар ич монголларны, кыйнадылар һәм бер тапкыр гына түгел. Аллаһы боерса, тагын кыйнарлар. Тик ни белән бетәр бу орыш? Монголлар галәмәт күп гаскәр җыйганнар дигән хәбәр килеп тора. Хак, монголлар белән килешкән хәлдә, сәүдә юлына шалтылар бина ителер, сәүдә чәчәк атар, ул гынамы, мәңгелек дошманы булган урысларга бергәләп яу чабар мөмкинлек туар иде. Тик бит, күрше хакы – Тәңре хакы, дигән мәкаль бар. Монголларга кушылып, ничек инде мең еллар буена күрше яшәгән халыкка яу чапмак кирәк… Шул ук вакытта күңел төпкеленнән капма-каршы фикер кузгала. Ә бит алар йөрделәр, Ашлыны яндырдылар, безгә йөз тоткан эрҗә-мукшы халыкларын тәмам чарасыз иттеләр. Аннары һәммәсе тукып тора: монголларда көч, монголларда күп санлы гаскәр. Илһам хан монгол илчеләрен кабул иткән мәлне күз алдына китерә. Тәхет ягындагы келәм өстендә яван утын яндырулары, ул келәмне алып чыгып китеп, аннан да зуррагын һәм күркәмрәген кертеп җәюләре искитмәлехәл булды. Хак, Илһам хан сер бирмәде, ләкин күңеленә корт төшкән иде, яшерми. Аңа, әлбәттә, җавап йөзеннән, кирмәнгә алып чыгып, туплардан атып күрсәтәсе булган, әмма әллә нигә шуны кылмады. Илһам хан күрде: аның яван уты шартлавына исе китмәгәнен илчеләр дә сизделәр, хәтта үзара сөйләшеп алдылар. Ханның тәвәккәллеге аларга ошады бугай, тизрәк китү ягын карадылар, аннары Илһам хан да аларны җибәрү җаен тапты, вәзиренә кулы белән ишарә генә ясады. Имеш, илчеләр белән сүзе бетте. Ханның илчеләр белән сүзне кыска тотуы янә аларга ошады булса кирәк, каладан да тиз шылдылар. Бу хакта, һичшиксез, Үгәдәй ханга җиткергәннәрдер. Һәм Үгәдәй хан, корылтай җыеп, Болгарга яу чабуны карагандыр. Корылтай исә карар кабул итә – яу чабарга. Шушы ук корылтайда атасы Җучи ханның биләмәләрен угланы Батый ханга бирәләр. Ә Чыңгыз хан васыяте буенча, моңа кадәр яуланмаган көнбатыштарафындагы җирләр вә илләр угылы Җучига бирелә. Әлбәттә инде, көнбатыштагы барча илләр дә. Йа Хода, тәвәккәллек бу Чыңгыз ханда, кодрәт, шаклар катмалы. Мәгәр шаклар катмаслык та түгел шул, дөньяның өчтән бер өлешен кул астына җыя ич. Андый илнең ни көнчыгышта, ни көнбатышта булганы юк иде әле. Шуннан соң, шуннан соң нишләргә тиеш Илһам хан?.. Әле булса хәтерендә: Җигүлат таулары арасында Илһам хан бер алай җәяүлеләр чыгарды һәм гаскәре ат менгән монголлар белән әллә ни кыла алмады. Шуннан соң Илһам хан җәяүле алайларын бетерде, барысын да атка атландырды. Ат өстендәге монгол дала төлкесе кебек хәйләкәр кылана: әле кача, әле кире борылып һөҗүм итә. Монголларның орыш тактикасын Илһам хан шактый өйрәнгән иде инде, алардан курыкмавы шуннан да иде. Аннары монголларга бу юлы кала-кирмәннәрендә бикләнгән болгарлар белән орышасы; далада сугышырга өйрәнгән монголлар дүртәр үр боҗрасы, биек-биек диварлар белән ныгытылган каланы ала алмаслар, иншалла.
Хак, тимерче тимер чүкеп өйрәнсә, сугышчы орыша-орыша өйрәнә, монголлар да калаларны алырга өйрәнгәннәрдер. Тангут, Җирсөн илләренең калалары Болгардан һич тә ким ныгытылган булмагандыр. Ләкин монголлар өчен ошбу яклар барыбер ят, барыбер әлегә кадәр күрмәгән җир булыр. Әнә шулай уйлана торгач, Илһам хан монголларга каршы торуның йөздән берсен сайлады: кирмән-кальгаларга бикләнеп орышырга. Хак, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд кардәш бу ысулны сайлап оттыра, ләкин бит Олуг Мөхәммәдтә, кальгаларны саклау өчен туплар булмый. Болгарны, боерган итсә, туплар саклар. Башкала кальгасының дивар-манараларына инде меңнән артык туп куелды, моның янына яван уты тутырылган чүлмәкләр бар. Һәм, әлбәттә, ил-ватан өчен гомерен бирергә әзер ватанпәрвәр сугышчылары…
Бәхтияр өйләренә кабаланып кайтып керде. Йөгән очын капка каршындагы баганага элде дә, йөгереп, болдырга менде, икенче катка әнисе бүлмәсенә ашыкты. Ул анасы янына һәрчак ишек шакып керер иде – шакыды.
– Инәй, син үзеңдәме? – дип сорады.
Хәйран, эчке яктан бөтенләй башка тавыш ишетелде. Юк, бу тавышны ул сандугач сайравы белән чагыштырырга курыкты, сандугач сайравыннан да моңлырак булып ишетелде эчтәге тавыш. Искитмәле хәл иде. Әнисе аңа, улы тавышын ишетүгә, һәрчак: «Кер, кер, бәбкәм, ишек ачык», – дияр иде. Ә монда, моңлы итеп: «Кем бар анда? Монда керергә ярамый», – димәсенме. Ошбу тавыштан Бәхтиярның йөрәгенә йомшак наз тылсымы коелды. Хан җансакчысы буларак, ул һәрчак ашыкты, бик сирәк өйгә кайтты. Әнисе аның бу хезмәтен яратмады. Күрше сәүдәгәр малае Фәризун белән чагыштырды. «Ул әнә кибет тота, балда-майда йөзә, син хан җанын саклап гомер уздырасың, – дип ачуланыштыргалады. – Атаңны да әйтер идем инде, сарай мәктәбенә бирәм дә, сарай мәктәбенә бирәм дип җаныма тиде. Хәзер әнә син генә түгел, үзе дә өйгә сирәк кайта. Ул чакта риза булган идем, хәзер үкенеп бетә алмыйм. Ерак юлларга чыгасың, әллә ниткән монголлар килергә тора. Кала тулы көнче дә, дала тулы баскын да юлбасар, Ходаем, инде үзең сакла хәвеф-хәтәрдән», – дип сукраныр, әмма, өйгә кайткан саен, аркасыннан сөя-сөя яратыр һәм күзләренә карар да: «Улым бәгърем, кайчан миңа килен алып кайтасың инде?» – дип сорар һәм Бәхтиярны шактый кыен хәлгә куяр иде. Чөнки аның бер генә дә күзе төшкән кызы юк иде. Ләкин күңеле нидер көтте, менә-менә аның насыйбы күз алдында пәйда булыр һәм ул, һич тартынмый, беренче көнендә үк аңа: «Чык миңа кияүгә», – дияр.
Түзмәде, тагын шакыды. Бигрәкләр тансык һәм моңлы күренде эчтән ишетелгән тавыш.
– Кем бар анда, монда керергә ярамый, дидем ич инде…
Менә сиңа мә, әниең бүлмәсенә дә керә алма. Бәхтияр хәтта сискәнеп киткәндәй булды. Әллә колагым ялгыш ишеттеме дип, яңабаштан анасының бүлмә ишеген күздән кичерде. Сәер, ишек әнисенеке, ә эчтән ишетелгән тавыш… чишмә челтерәвен хәтерләтә. Өй иясеме әллә шулай аның белән шаяра?.. Бәхтияр тәмам тәкатьсезләнде, сабыры төкәнде. Кулын янә ишек шакырга дип күтәрде, әмма кулы һавада эленеп калды.
– Кем анда, Бибиҗамал апа, сезме?..
Тәмам искитмәле хәл иде, чарасыз калды, әсәрләнде, аркасы белән ишеккә терәлде. Аннары аскы якка йөгереп төшмәкче итте һәм әнисеннән: «Инәй, әллә синең бүлмәңә алиһә ояладымы?» – дип сорасы итте. Ләкин кузгалмады. Рәхәт мизгелен сузасы итте.
– Мин бу, – диде, ниһаять, йөрәге кага башлавын тоеп. – Мин, Бәхтияр.
«Инәй» дип әйтүдән чак кына тыелып калды, чөнки бүлмәдәге серле затның тавышын һич тә әнисенеке белән бутау мөмкин түгел иде.
– Бәхтияр, – диде эчке яктан тавыш һәм шактый калтыравык чыкты, аның тавышын Бәхтияр бөтен тәне-җаны белән тойды. – Син кем соң?
– Мин… Син үзең кем соң? – дип сорады Бәхтияр, кыюлана төшеп, чөнки аның, хан җансакчысы буларак, сорауга сорау куярга да хакы бар иде. – Бу бит минем инәй бүлмәсе. Хак, элек Гәүһәр монда йоклый торган иде.
Ишек ачылды һәм Бәхтияр «өй иясе» н – алиһәне күрде. Ул аны бөтенләе белән күрде: гәүдә-сынын, бит-йөзен, өстендәге җиләнен, күлмәген, башындагы чак кына кырын төшкән калфагын, болгари итекләрен. Ниһаять, күзләре очрашты. Бәхтиярның беркайчан да бу кадәр гүзәл һәм мөлаем, бер күрүдә үзенә җәлеп иткән чырайны күргәне юк иде әле. Гаҗәп хәл: тик торганда, йөрәге еш-еш кагарга тотынды, аннары каушау килде. Ә бит ул хан җансакчысы, кыю, тәкәббер, тәвәккәл. Монда исә гүя кул-аягын бәйләп ташладылар, ул гынамы, авыз ачып сүз әйтә алмый тора. Кызның күзләре яшькелт-күк, кыйгач кашлары карлыгач канатын хәтерләтә, менә-менә җилпенер дә очып китәрләр төсле, керфекләре өскә таба кайтарылып тора, әкүзләреннән чишмә суыдай нур артыннан нур ага һәм син, шул нурлар рәшәсендә калып, зиһенен җуйган берәүдәй, әйтер сүзең әйтә алмый торасың. Кыяфәте риясыз, һавалануның әсәре дә юк, зөбәрҗәт ташлы көмеш беләзеге тәрәзәдән төшкән кояшка җем-җем итеп ала. Бәхтияр, ләззәтле шәраб эчкән берәүдәй елмая-елмая, кызга якыная башлады. Бу алиһәне ул күптән төшләрендә күрә бит инде, уе-теләге бары тик аны күрү, табу һәм…
Шул гүзәллекне бит инде төшендә күргән саен, уянуга күз алдыннан җибәрә алмый һәрчак изаланды, дөресрәге, җибәрергә теләмичә сөйләшергә, тегене ихласи чын итәргә теләп яткан мәлләре аз булмады, ә монда әнә шул гүзәл зат үзе аның алдында басып тора, җитмәсә, аларның өйләрендә, ул гынамы, Гәүһәр апасы бүлмәсендә.
– Сез кем? Нинди җилләр…
– Бүләк мин, Аллаһы бүләге.
– Бүләк, Аллаһы бүләге?! Нинди бүләк?..
– Атым Бүләк минем, исемем.
– Исемең Бүләк? – диде Бәхтияр, янә кызның күзенә карады, чөнки бу хәлне янә төшендә күргәндәй хис итте үзен. – Инәй кая соң? Гәүһәр апаны…
– Инәң, асыл егет, аскы катта, ипи сала.
– Аскы катта, ипи сала, – диде, кинаяләп, Бәхтияр һәм борылып чыгып китәсе итте, әмма бу аның китәргә җыенуы түгел иде, гүзәл зат ни әйтер, нинди хәрәкәт ясар дип кенә ымсынуы иде.
Әмма Бүләк атлы кыз аңа дәшмәде генә түгел, хәтта ишекне ябарга үрелде.
– Бүләк, – диде Бәхтияр, – утырмага килдегезме? Әнинең чыбык оч кардәшеннәндер әле.
– Мине атаң асрауга сатып алды, Бәхтияр, – диде кыз тыныч кына. – Ерактан мин, бик ерактан, гәрчә атам-анам Болгардан чыккан булсалар да. Сезгә безне айдан артык китерделәр.
Ни әйтә ала иде ул аңа. Һични. Хак, ни дә булса әйтә дә алган булыр иде, әмма тел очына кызларга әйтә торган бер генә дә баллы-шаян сүз килмәде. Әмма шәех Кол Галидән сабак алган кеше лә ул, кинәт аның шигырь юллары исенә төште:
– Тулган айга охшар йөзең нәкъше,
Сөйләр булсаң, тыңлар өчен, сүзең яхшы, —
Тәңренең зур бүләге моның барсы,
Сәне күреп, кемнең сабыры калыр инде?!
– Абау, шигырь әйтә тагын, – диде Бүләк һәм, яулык очы белән уймак кебек авызын каплап, янә ишекне япмак итте.
Мәгәр үрелеп Бәхтияр аның беләгеннән тотып алды.
– Елмай, ач нурлы йөзең тагын бер, юкса аягыңа төшәм…
Бүләк елмайды, бит очларына чокырчыклар кунды, кайтарылып торган керфекләре чәчәккә кунган күбәләк канатларыдай җилпенеп алдылар. Бәхтиярга, керфекләрен ныграк җилпесә, ошбу күктән ашкан кыз очып китәр кебек иде, ул әле булса бу хәлнең чынлыгына ышанмый тора иде.
– Инде күрдеңме?..
– Бүләк, Бүләк… Иртәгә мин Владимирга китәм. Аннан кайткач, Саксинга.
– Анда каты орышлар бара, Бәхтияр. Сәлахетдин агай Саксинны читләтеп үтте.
– Мин анда хан чапкыны йөзендә барачакмын. Хан әмере— аткан уктыр, Бүләк. Бер үтенечем бар сиңа… Сиңа димме? – Кыз, елмая-елмая, килешеп ияк какты. – Утырма кызы булчы? Аннары китми торасың. Мин тиз кайтам. Ышан, егет сүзе бер булыр.
– Мин утырмага килмәдем. Бәхтияр, мине атаң…
– Әйтмә алай, кирәкми. Зинһар, әйтмә…
Аскы якта аяк тавышлары ишетелде, әнисе дәште:
– Бүләк кызым, бире төш әле! Кем белән сөйләшәсең анда? Әллә Бәхтияр кайттымы? Бәхтияр, балакаем, син дә төш әле бире.
Бәхтияр Бүләкнең кулыннан алды, кызның кулы учына керү белән, ниндидер тетрәнү тоеп, шатлыгы эченә сыймас халәттә аска төшә башлады.
– Инәй, инәй, дим. Утырма кызын да алып төшәм.
– Алып төш, алып төш, улым. Пәрәмәчләрем дә өлгерде, чәйләп алырбыз.
Аларны, алъяпкыч бәйләгән килеш, әниләре беренче катта көтеп алды.
– Инәй, – диде, төшеп җитүгә, Бәхтияр, – мине ханиям Владимирга җибәрә, аннан кайткач, Саксинга китәм.
– Йа Аллам, балакаем, синнән башка чапкынчы беткәнмени?! Каныкты тәмам Тимбае да. Яман йомыш төштеме – синеҗибәрә. Владимирга атаңны җибәрәләр түгелме соң, балакай?
– Владимирга илчеләр җыена, вәзир Тимбай, сине дә җибәрербез, бәлки, диде.
– Йа Хода, аталы-уллы китәләр.
– Димәк, ышаналар, инәй, Асылгәрәйләргә.
– Хан кул астында син бер җансакчымы?! Җитте, йә атаң бара Владимирга, йә син.
– Борчылма әле юкка. Бәлкем, мине иртәгә үк Саксинга җибәрерләр. Эшләр шәптән түгел, ди анда. Саксин камауда, диләр. Сүбәдәй белән Күнбай тулганага алганнар, имеш.
– Бачман баһадир ни карый икән соң?
– Ул кальганы калдырырга тиеш, инәй. Мин шул хакта аңа хан фәрманын җиткерергә барам.
– Хәерлегә генә була күрсен инде, балакай. Үзең генә бармыйсыңдыр, ишләрең дә аласыңдыр?
– Алам, алам, инәй. Кайгырма, атна дигәндә, ялтырап кайтып та җитәрмен.
– Алла теләсә, диген, балам. Аллаһы сакласын, диген. Әйдәгез, әйдә, табын хәстәрләгән, пәрәмәчләрем дә суынгандыр инде, капкалап алыгыз да, кичкә итләп токмачлы аш пешерермен. Ул арада атагыз да кайтып җитәр.
– Нургали кая соң?
– Иртә әле аңа, иртә, укыйлардыр. Әй, гел онытып торам, аны хан оныгы Галимбәк алып китәм дип әйтеп әйтте. Бәйрәм итәргә җыеналар диделәрме. Карале, улым, Бүләк кызым белән танышып та өлгергәнсең икән, бик әйбәт. Син аны, бәбкәем, сеңлеңнән дә якын күр.
– Сеңлем булмады минем, апам гына.
– Алайса, апаңнан да якын күр. Ул да сине якын итәр, туганы итеп күрер. Шулай бит, Бүләк кызым? Бәхтияр сиңа абаң булыр. Ә Бүләк сиңа – сеңлең. Бүгеннән үк бертуганнар булып китсәгез иде. Ишетәсеңме, Бәхтияр, дим, сиңа әйтәм, пәрәмәч күрмәгән кебек кыланма, Бүләкне дә кыста. Әллә бисмиллаңны да әйтми утырдың инде, балакай. Ашыкма алай, ашыккан ашка пешәр, ди.
Әнисе мич каршына кереп китүе булды, Бәхтияр, кыз ягына кырыная төшеп:
– Бүләк, фәрештәме әллә син, шулхәтле чибәрсең! Билләһи менә!
Бүләкнең бит очлары кып-кызыл булды.
– Бик узынсаң, Бәхтияр, әниеңә әйтәм, – диде Бүләк.
– Ә мин сине әләкче дип ирештерәм.
Күзгә-күз карашып алдылар, көлештеләр. Әниләре аларны ишетсә дә, ишетмәгәнгә салышып, яннарына чыкты, табынга утырды.
– Бүләк кызым, син тартынып торма, җитешеп утыр. Ә син, Бәхтияр, баланы интектермә. Онытып торам икән әле, сине мөгаллимең Кол Гали чакырды.
Кол Гали атын ишетүгә, Бүләк сискәнеп китте, кадерле әйберен югалткандай, ике кулы белән дә битенә кагылып алды.
– Әнием, – диде ул кыяр-кыймас кына. – Кол Гали шул шәех-шагыйрьме?
– Шәех тә, шагыйрь дә, мөдәррис тә ул, балам.
Бүләк шунда Бәхтияр ягына күз төшереп алды, теге исә, ике яңагына да тутырып, пәрәмәч ашый, әмма кызның карашын үзендә тоеп, гелән ашаудан туктады.
– Ни булды? – дип сорады ул, авызындагы ризыкны ашыгыбрак йотып җибәреп.
– Мин дә барам шәех янына, Бәхтияр. Биккол бабай аңа минем аша хат җибәрде.
Бүләк, сынарга теләгәндәй, әле Бәхтиярга, әле Бибиҗамал әнисенә карап алды.
– Хат кемдә соң?
– Миндә.
– Йөрмә, мин хатны үзем тапшырырмын.
– Мин ул хатны бирә алмыйм, Бәхтияр. Мин аны иясенә үз кулым белән тапшырырга тиеш.
– Бу ни инде тагын, Бүләк? Хан җансакчысына ышанмыйсыңмы?.. Инәй, күрче бу кызны, – диде Бәхтияр, уенын-чынын бергә кушып.
– Тимә балага, вәгъдәне бозу – иман сату белән бердер. Кулына тапшырырга вәгъдә иткән икән, үз кулы белән тапшырсын. Мөгаллимеңә Бүләкне дә алып бар.
– Мөгаллимем өйдә булмаса?
– Өйдә булмаса көтеп торырсыз. Һичьюгы, кятип Хафизга тапшырырсыз, алар каршы капка гына торалар.
– Белгәнемчә, Бүләк, Биккол агай Сүбәдәй баһадир тирмәсендә киңәшче йөзендә утыра.
– Нигә әле сиңа Биккол сәүдәгәр, ул Бүләк аша Кол Гали шәехкә хат җибәргән, Бүләк аны үз кулы белән иясенә тапшырырга тели, интектермә баланы, Бәхтияр, дим. – Бибиҗамал Бүләкнең күзләренә карады. – Болгар сәүдәгәре Бикколны каян беләсең соң син, балакай?
– Биккол бабакай мине монгол нойоныннан сатып алды һәм якташы Сәлахетдин сәүдәгәргә бирде, ә ул үз нәүбәтендә Җамалбикә абыстайга тәрбиягә бирде.
– Әниең, әниеңне кая илттеләр, балакаем?
– Әниемне нойон үзе белән алып китте.
– Ай Аллам, кемнәрне генә ятим итми бу сугыш, – диде Бибиҗамал һәм амин тотты да табынны җыештыра башлады. – Бәхтияр, дим, чыгып китми тор әле. Бүләккә минем туры бияне иярлә. Ипле йөри, ашыкмый.
– Ул буаз түгелме соң, инәй?
– Кумассыз, атлатып кына барырсыз. Артыгыздан төшкән кеше юктыр бит… Шулай булгач, бар, иярлә туры бияне.
Атка атланып урамга чыккач, Бәхтияр җилләнеп чаптырып алып китмәкче иткән иде, әнисенең сүзен исенә төшереп булса кирәк тыелып калды. Хәер, ул болай да Раббыбыз Мөхәммәд кебек җиденче күккә ашкандай хис итә иде үзен. Гүя Мигъраҗ кичәсе килгән иде: менә-менә күк капусы ачылыр да Аллаһы аны үз кырына алыр кебек иде. Бәхтияр Бүләккә якыная төште һәм:
– Аллаһы Хак сүбханәһү Тәгаләгә хәмед сәнәләрен, Расүлебезгә салаватларын багышлаган кебек, безгә, Бүләккәй, итагать кыла, бергә булуыбызга фатихасын бирә. Ишетәсеңме, Бүләк, дим… Дәш. Син минем сеңлем түгелме соң?
– Сеңлең, Бәхтияр. Тик миңа бераз оят, Бәхтияр. Син мине күрдең дә әллә ниләр сөйлисең. Тәмам куркуга салдың үземне. Бүтән алай шаяртма, Бәхтияр… Мин дә синең хәтерең калдырырга тырышмам.
– Кичер, Бүләк, кичерә күр. Мин бит болай гына. Әллә нигә сине күрүгә, шатлыгым эчемә сыймый башлады, ярларыннан ташкан елга кебек, бәхетем йөрәгемә сыешмый…
О проекте
О подписке