– Мин синең катыңа, кем, сәүдәгәр Сәлахетдин, гафу үтенергә дип килдем. Кичерә күр, Сәлахетдин, мин синең бер кызың алып калдым. Әйе, барыбер сатып җибәргән булыр идең, әйт, ничә дирһәм сорыйсың, әллә, булмаса, бер-ике бәлеш алтын гына биримме?
– Ике бәлеш алтын җитеп торыр, Асылгәрәй. Әйе, ике бәлеш җитәр. Тик бит, хөрмәткә лаек тамгачы Асылгәрәй, ул кыз баланы миңа Биккол сәүдәгәр атап җибәрде. Мин ул баланы хан оныгы Хансөяргә тапшырырга тиеш идем, ә ул – олуг шәех Кол Галигә.
– Сөбханалла, бу ни дигән сүз тагын, Сәлахетдин. Хәтерем ялгышмаса, хан оныгы Хансөярнең хатыны бар – Бачман баһадир кызы Сөмбелә, гүзәлләрнең гүзәле…
– Кыз олуг шәех Кол Галигә дим ич, хан оныгы Хансөяр аңа илтеп тапшырырга гына тиеш.
– Йа Хода, Сәлахетдин, шәех Кол Гали – Болгарда бер мөхтәрәм кешедер. Яше, дим, яше шактый бит инде аның. Бу балага исә яңа унбиш тулып узды диде бугай.
– Анда инде безнең эш юк, кем, Асылгәрәй тамгачы туганкай. Тели – өйләнә, тели – сата, тели чыгарып ата дигәндәй. Сәркәтип бугай ул бала, белемле, мәдрәсә бетергән.
Асылгәрәй тора ук башлады, иллә кире утырды, чөнки кымыз керттеләр, табак белән чүлмәкне, кәсәләрне уртага куйдылар, Сәлахетдин сәүдәгәр, бер сүз әйтми, кәсәләргә кымыз койды.
– Олуг шәехкә үзең илтеп бирерсеңме баланы, Асылгәрәй, Илһам ханга җиткеримме?
Асылгәрәй тамак кырды, күр инде бу сәүдәгәр халкын, ничек кактым-суктым китерә, Илһам хан белән куркытырга исәбе. Асылгәрәй бер сүз дә әйтмәде, кәсәне бармак очына гына утыртып эчеп куйды.
– Бүләк атлы ул бала миндә калыр, Сәлахетдин. Болгарга беренче килүең генә түгел, ризалаш, ары таба юлыңа киртә булып ятуым бар. Беләсең булса кирәк, улым Бәхтияр – Илһам ханның җансакчысы.
Асылгәрәй янчыгыннан ике бәлеш алтын чыгарды, Сәлахетдиннең кәсәсенә салды.
– Ул кыз бала Үргәнечтә бер иде, тамгачы. Мин чарасыз, ни кылырга белми торам.
– Җаен табарсың, Сәлахетдин. Сәүдәгәр ич син… Шулай булгач, җаен тап, ә балага кагылма. Бәлкем, ул бала – бәнем язмышымдыр. Бел аны, алыр итсәң, Бибиҗамалым гүргә тыгасың. Ә ул, бичара, куанычыннан ни кылырга белмәгән иде. Менә синең җиткән кызыңны утырмага барган җирдән кяфер атына аркылы салып алып китсә, җитмәсә, бу хәлне үзең күреп торсаң, ни кылыр идең?.. Дәшмисең. Бәлкем, кызны синең теләгеңнән башка алып хата итәмдер, гөнаһлы булуым бар. Тик бит мин синнән мал сатып алмадым, Сәлахетдин, җан сатып алдым, кяфер урлаган кызым җанын, Гәүһәремнекен…
– Сукыр түгел ич мин, Асылгәрәй, куйсана. Килешик. Шәехтә, бәлкем, Баһрам кызы кайгысы калмагандыр. Сабый чакта укыткан дип, Биккол теңкәгә тиде. Белеп торсаң икән, монголлар бире таба җыеналар – Болгарга. Каты орыш булыр. Дөньялар бозылырга тора. Ризалыгым бирәм, Асылгәрәй, әмма күңелдә йодрык хәтле төен кала. Ил чәчәне турында сүз бара лабаса!..
– Без монголларны Болгар тирәсенә якын җибәрмәбез, Сәлахетдин. Без алар белән бер генә орышмадык инде. Җигүлат таулары аралыгында да, Җаек буенда да, Саксинда да, далада да.
– Син, Асылгәрәй, монголларның көчен күз алдыңа китереп бетермисең, күрәсең.
– Көч – алардан, хәйлә – бездән.
– Хак, хәйлә белән Сүбәдәй баһадирны гомер онытмас иттегез. Әле булса Болгар чикләре тирәсендә җәйли, теш кайрый. Чыңгыз хан вафат булгач, угланнар арасында татулык китеп тора. Мәгәр бер дә таркалырга охшамаган, яу артыннан яу чабалар. Нәүбәт Болгарга җитсә, ни кылырбыз. Чыңгыз хан, вафаты алдыннан угланнарына васыять итеп: «Мин бер диңгездән икенче диңгезгә чыга алмадым, сез чыгарсыз», – дип үлгән диләр бит. Ә угланнар аталары каршында ант эчкәннәр, имеш.
– Тел сөяксез, ни сөйләмәс. Үзе вафат, җир куенында ята, әмер-фәрманы яши, имеш. Иделне кичмәгәннәр, икенче диңгезгә күз аталар – Әдрәнгә. Ай-һай, анда барып җиткәнче, Болгарны, Русьны, тагын уннарча халыкларны буйсындырасылары бар. Алар монголларны колач җәеп көтеп алырлар дип беләсеңме әллә!.. Булмас ул. Оешкан дәүләтне җимерү җиңел түгел. Аның гаскәре була, иман тоткан халкы. Аннары Болгарда корал да камил, тупларыбыз бар. Урысларны да шулар белән генә куркытып торабыз. Иншалла, монголларга да баш бирмәбез, Сәлахетдин.
– Бирсен Ходай, бирсен Ходай, Асылгәрәй.
– Аннары монголлардан өстә Аллаһы бар бит әле, барысы да аның кулында… Әйе, язганы булыр, – дип тора ук башлады Асылгәрәй. – Кабат әйтәм, кем, Сәлахетдин, болганчык суда балык тотып, тел очыңа ни килде шуны сөйләп йөрмә, кырын сүзең хансарайга ирешсә… Асылгәрәйдән игелек көтмә, үзем ассалар, дүрт угланым бар. Җучи олысына качсаң да, Чинга тайсаң да табарлар һәм упкынга атарлар, кан чыгармый гына, монголлар кебек.
– Сөбханалла, Асылгәрәй якташ, сөйләмә булмастайны. Бүләкне хан оныгы Хансөяр дә, олуг шәех тә күрмәгән… Кһм, җаен табармын, иншалла. Үзем белән китергәннәрне ошатмаса дип әйтүем…
– Анысын үзең кара, кем, Сәлахетдин, үзең кара, безгә синең белән ары таба да гомер итәсе… Моннан ни төяп алып китәргә исәбең соң?
– Тире, бал, ашлык, күн, итек-кәвеш, савыт-саба.
– Корал кирәксә, үземә кагыл.
– Яхшы, яхшы, Асылгәрәй, шулай итәрмен. Ни… теге тупларны, атка куя торганнарны, дим, һаман шул Бәкер углан коямы?..
– Шул, шул. Әмир Хаҗи бәндәләре, ул ия тупларга. Әнә шул атка куя торган туплар артыннан чаба бит инде баһадир Сүбәдәй. Әйтерсең Болгар чикләренә бал якканнар, керми дә, китми дә, тик җәйләп йөри. Бер күзен чыгарган идек бит инде, икенчесеннән каласы киләдер, бер дә бүтән түгел. Бик күп тулганса куып та җибәрербез әле үзләрен… Йә, хуш, Сәлахетдин, гаепләп калма.
– Хуш, хуш, Асылгәрәй. Бибиҗамалыңа сәлам юлла, тынычландыр үзен…
Караңгы төшкән иде инде, сак йөрүчеләр генә, ләң-ләң өргәләп алган этләргә җавап биргәндәй, шалтыравыкларын суга-суга, «һәй-һай», «һәй-һай» дип кычкырып куялар.
«Бүләк баланы өске каттагы Гәүһәр бүлмәсенә урнаштырырга булыр, – дип сөйләнә-сөйләнә, үз тыкрыгына борылды Асылгәрәй. – Угланнар күзенә чагылып йөрүдән ятсыныр. Сәлахетдин киткәч, Аллага тапшырып, сарай мәдрәсәсенә бирермен. Мөгаллимәлеккә укытырмын. Әгәр дә мәгәр анда бармыйм дисә, ятсынса, мөгаллимә яллармын. Белем-сабак алып, мөгаллимә булгач, Аллаһы теләсә, ипле генә кешегә кияүгә бирермен».
Илһам хан Каракорым илчеләрен теләр-теләмәс кенә кабул итте. Ят халык иде монголлар аның өчен, Болгар белән ике-өч тапкыр канга-кан килеп орышкан халык. Аннары иманнарын да ачыклавы кыен иде. Илчеләр арасында чалма ураганнары да, тәре такканнары да, тоташ күгелҗем-карадан киенгән ламалар[2] да бар. Сынга, потка һәм сурәткә мөкиббән китеп табынучыларны Илһам хан ни сәбәпледер өнәп бетермәде. Алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм бердәнберлегенә, һичкемгә дә охшамаганлыгына хилафлык кылалар иде. Гайсә пәйгамбәр сурәтенә табынучылар, аны Аллаһы Тәгалә йөзендә күрергә теләүчеләр күршесендә утыра – ханбикәсе Мәрьям. Гәрчә Мәрьямбикә күптәннән ислам динен кабул иткән булса да, ханбикәнең дә кайчандыр адашып вә саташып йөрүен онытмый иде Илһам хан. Хәер, ул белгәнчә, нәсараларның да төрлеләре бар. Берәүләре әнә шул Гайсә пәйгамбәр сурәтенә мөкиббән китсәләр, икенчеләре аның сурәтенә табынмыйлар, муеннарына тәре тагу һәм күңелләрендәге Гайсә пәйгамбәргә инану белән генә чикләнәләр. Илһам хан аларны базга төшкән гафил вә кадим адәмнәр белән чагыштыра, чөнки кеше күңелендәге Рух, Илаһы һәм Раббы – мәңгелектер. Ләкин адәмнең җан тартканы – теге йә бу кешенең теге йә бу дингә табынуында түгел, әаның кешелекле булуында, адәми затларга хас изгелектә һәм мәрхәмәтлелектә. Болгарга килгән мәлләрдә кыяр-кыймас кына мәчеткә йөри башлаган ханбикә хәзер абыстай булды, үзе вәгазь укый, үзе дин хакында нотык тота.
Илһам хан, бармагы белән төртеп күрсәтмәсә дә, вәзире Тимбайга илчеләргә хөрмәт күрсәтергә ымлады, мендәрләргә утырышкан илчеләргә шундук кымыз, шәраб, әче бал, төрле төнәтмәләр салынган чокырлар белән җиләк-җимеш куелган табаклар китерделәр. Тамаклары кипкән илчеләр теләгән эчемлекне эчеп, җиләк-җимеш кабып утыра алалар иде. Вәзир Тимбай хан кушкан эшне башкарса да, күренеп тора, борчулы— аның тизрәк монголларның Болгардан ни теләүләрен беләсе килә иде. Һәм, әлбәттә, шуннан илчеләргә карата мөнәсәбәт туачак, сәясәтнең төп кануны әнә шуннан гыйбарәт ич, чөнки ханның бөтен фәрман-теләкләре аның кулы аша үтәчәк иде. Хан хатасы – аның хатасы. Хан ялгышыр, аңа берни дә булмас, ә менә вәзир Тимбайның хансарайда калмавы көн кебек ачык – китәргә мәҗбүр булыр. Әйе, моңа барырга аны мәҗлес-диван аксакаллары мәҗбүр итәрләр, хәтта бу хакта зарланырга Илһам хан янына да кертмәсләр, хәер, хан моны үзе дә хәл иткән булыр инде. Тимбай вәзир – Илһам ханга чордаш кеше, мәгәр үзен күп тапкыр ханнан тәҗрибәлерәк дип саный. Чөнки чит илләргә җибәрелгән бөтен шымчылар аның кулында, хәбәр-хәлләр иң әүвәл аның кулына керә. Аннары аның әле төзелеп кенә яткан Каракорымда шымчы-сәүдәгәр йөзендә булганы бар. Җиһангир Чыңгыз хан яулап калдырган адәм колачы җитмәстәй ил-далаларга, кала-шәһәрләргә ия булган, элемтә-сәүдә юллары өстенә шалтылар бина иткән Каракорым дәүләте Идел буе төрки Болгары ил чигенә килеп орынды. Ары таба ни кылырга исәбе Үгәдәй ханның? Болгарны да канат астына җыймакчымы?.. Әллә, булмаса, юл өстенә кунаклаган Болгар каласын уртак сәүдә үзәге итмәкчеме?.. Сөйләшә алсалар, бу тәкъдим белән килешергә дә булыр иде… Монголларның йөзендә иман күренми бер дә… Килешеп сәүдә итү бит ул – бик тә нәзберек нәрсә, иң әүвәл күрше хакын саклау кирәк, ә болар, Тимбай вәзир хәбәрдар, Харәземдә нәмәләр генә эшләмиләр. Шаһ һәм солтаннарны куу бер хәл, халыкны, гади халыкны кыралар бит! Шуның өчен Каракорым сәүдәгәрләрен Болгарга Тимбай вәзир киңәше белән сайлап кына уздыра башладылар, бик каты тикшереп, төбенә тоз коеп дияргә була. Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд, Чыңгыз хан илчеләрен кылычтан уздырып, зур хата ясый, Илһам хан, иншалла, моңа бармас, башына тай типмәгән, һичьюгы, вәзиреннән киңәш сорар.
Вәзире Тимбай киңәше белән Илһам хан монгол илчеләрен тыныч кына кабул итте. Китергән бүләкләреннән дә баш тартмады, киңәшләрен дә тыңлады. Сүз, нигездә, сәүдә тирәсендә барды. Монголлар, нигездә, Болгар белән орышырга түгел, әсәүдә итәргә телиләр икән. Ләкин моның өчен аларга сәүдә юллары ошамый, аларның һәрбер көнлек юл өстенә шалты бина итәргә исәпләре. Һәр шалтыда тиешле кадәр ат, кунып чыгу өчен, сарай бина ителүне алшарт итеп алалар. Ул гынамы, шалтылар салу чыгымнарын монголлар хәтта үз өсләренә алырга да ризалар. Илһам хан үз куштаннары белән киңәште. Мәсьәлә ачык иде, монголлар сугышырга түгел, тыныч рәвештә сәүдә итәргә телиләр, моңа ничек каршы килмәк кирәк.
Баш илче тылмач аша сөйли башлаган иде, Илһам хан аны туктатты, мин тылмачсыз да сезне аңлыйм, диде. Һәм шуның белән ламаны бераз аптырашта калдырды бугай, чөнки ул бөтен төрки арасында берүзе иде. Җәйпәк йөзле, кысык күзле, уң яңагына кылыч ярасы төшкән илчеләр башлыгы төркиләр телен тылмачсыз авыр аңлавы турында аңлатты. Илһам хан янына тылмачын чакыртты.
Сәүдә вә элемтә юлы өстенә шалтылар бина итүне бәхәссез генә хәл иттеләр. Әмма соңгы мәлдә генә илчебаш корал сатуны сорады һәм аны-моны гына да түгел, атларга куела торган тупларны.
Илчебаштан бу сүзне ишеткәч, Илһам хан хәтта тәхетеннән күтәрелә төште, ләкин шундук кире утырды. Хан белән вәзир күзгә-күз карашып алдылар, икесенә дә гаять дәрәҗәдә сәер тоелды илченең бу теләге. Хак, Болгар чуен коя, туплар, ядрәләр ясый, әмма ике-өч тапкыр йөзгә-йөз килеп орышкан илгә ничек ул яңа коралны сатмак кирәк, шул ук корал белән монголлар Болгарга каршы яу чаба башламас дип кем әйтә алыр?
– Менә анысы булмастыр, илче, – диде Илһам хан һәм куштаннарына күз төшереп алды. – Болгар үзе коралга мохтаҗ. Чөнки бик сугышчан һәм талап яшәргә йөз тоткан халык белән күрше яшибез. Шуның өчен без коралыбызны елдан-ел камилләштерә барабыз, шуның белән ил тынычлыгын саклыйбыз. Инде сезнең дә камил коралларыгыз бар икән, алыш-биреш, ягъни өйгә – өй, чөйгә чөй алыштырырга мөмкин булыр кебек. Анда да тикшереп-карап кына.
– Без ул коралны үзебез белән дә алып килдек, хан.
Бу ни бу?! Монгол илчесен аңлавы кыен иде. Әмма Илһам ханны кызыксыну җиңде.
– Хуш, күрәек, багаек, – диде ул һәм тупчылар белгече хан оныгы Хансөярнең биредә булмавына үкенү тойды. Әйе, ул да күрсен иде, ни китерделәр икән монголлар Болгарга. Һәрхәлдә, кылыч, ук, көбә күлмәк түгелдер, алары Болгарның үзендә дә Аллага шөкер. Ташаткычны хансарайга кертеп булмый. Ни булыр?.. Монголлар келәм уртасына кечкенә бер чүлмәк китереп куйгач, Илһам хан түзмәде, тәхетеннән торып барып карады. Кечкенә чүлмәк шарның бер ягыннан мамык җеп чыгып тора, кай ягы беләндер оста Бәкер ясаган ядрәгә охшаган иде. Илһам хан тәхетенә барып утырды, шундук вәзире Тимбай аның колагына үрелде.
– Яваннар уты[3], бездә бу хикмәт бар, – дип куйды.
– Минем аны сынап карыйсым килә, – диде Илһам хан.
Вәзир Тимбай, илче янына килеп, шул хакта әйтте. Илчебаш тупны кертүче монгол белгеченә ияк какты. Теге исә, чакматаш чыгарып, филтәсен кабызды да барчасына да ун-унбиш адымга читкәрәк китәргә кушты. Кечкенә, йодрык хәтле генә шар, филтәсенә ут кабу белән, бераз пыскып торды да кисәктән шартлады. Хан сараена җәйгән келәмгә шундук ут капты, моны белгән кебек, вәзир кешеләре утны ком сибеп сүндерергә дә өлгерделәр. Ләкин хан каршындагы әрмән келәменең урта бер өлеше янган иде инде. Юри эшләделәрме моны монголлар, Илһам хан белмәде, әмма бер дә исе китмәгәндәй утыра бирде. Ул арада монголлар янган келәмне күтәреп алып чыгып киттеләр һәм моннан ике тапкыр зуррак фарсы келәме китереп җәеп куйдылар. Бер кәлимә сүз әйтергә өлгерми калган Илһам хан авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары вәзиренә:
– Ядрәгә хас нәрсә бу, чынлап та, яван уты, әмма бик кечкенә, – диде. – Әллә син кунакларның яван уты шартлатасыларын алдан белдеңме?
– Белдем, алар арасында да безнең кешеләр бар, хан.
Илчебаш Илһам ханга баш иде.
– Кичерегез, галиҗәнаплары, келәмегезне бозарга турыкилде. Әмма без бу хәлнең ничек бетәсен алдан күргән идек, сезгә фарсы келәмен калдырабыз.
– Зыян юк, – дигән булды Илһам хан, көлемсерәп. – Күрмәгән нәрсә түгел. Бу хансарайны Аллаһы Тәгалә коралы— яшен дә сукканы бар.
– Сезнең калалар агач, хан, – диде илче лама һәм арткарак чигеп куйды. – Таш мунчалардан башка.
– Ә мәчетләр, фән йортлары, мәдрәсәләр, – диде вәзир Тимбай, ашыга төшеп.
Илһам хан, көлемсерәп, ханбикәсенә ым какты, янәсе, күр әле бу илчене, ничекләр кыю сөйләшә.
– Атларга куела торган туплар булса, без сезгә бу коралны бирә алабыз, – диде илче.
– Без бу хакта уйлап карарбыз, илче.
– Сезнең кан дошманыгыз без түгел, хан, күршегез урыслар. Без – монголлар, гадәттә, яман күршедән котылу җаен карыйбыз.
– Хак әйтәсез, илче, без урыс күршеләр белән гелән тату яшәмибез, ләкин, Аллага шөкер, бер-беребезнең дәүләт нигезенә кизәнгәнебез дә юк. Ә сез бит ил-ил кырып киләсез…
– Без, хан, ирекле рәвештә кушылган ханнарга аеруча хөрмәт күрсәтәбез.
– Әйе, күрсәтәсез, ишетеп торабыз.
– Безнең сәүдәгәрләрне борып җибәргән очраклар да күп булды. Шул хәлне дә тәгаенләп сөйләшсәк иде, хан хәзрәтләре. Олуг хан Үгәдәй бер дә канәгать түгел. Күршегез буларак олуг хан сездән җавап көтә.
– Һәр хан үз иленә, үз җиренә, үз халкына ия, илче. Сез миңа җиткерәсен җиткердегез, мин дә әйтәсен әйттем кебек.
– Олуг ханга мин шулай дип җиткерермен, хан хәзрәтләре.
– Сәүдә юлына шалтылар бина итүгә мин каршы түгел, әмма корал алышу булмастыр, ә инде сәүдә итү, әйтик, мал-туар һәм товар белән – рәхим итәсез, базар капкаларыбыз ачык булыр, – диде Илһам хан һәм, илчеләр белән сүзе бетүен аңлатып, кулы белән, алыгыз боларны дигәндәй, ишарә ясады.
Илчеләр чыгып китте, Илһам хан вәзиренә бакты һәм:
– Монголлар белән дуслашу юк. Бу халык безнең беренче дошманыбызга әверелде. Сак бул, вәзир, барысын да энә күзеннән уздыр. Бүген үк абам әмир Хаҗига чапкының җибәр, килсен әле, киңәшәсем бар. Нык сакласын Шайтан каласын, бу имансызлардан барысын да көтәргә була.
– Туп сере әмир Хаҗида, хан хәзрәтләре. Ул моңа бармас.
– Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы, вәзирем. Шуңа дәштерүем абамны. Аллага шөкер, без аның белән татулаштык, бер-беребезне аңлый башладык кебек. Сүбәдәй баһадир һаман безнең чик буйларында җәйли, әллә соң һаман хатыны Карлыгач белән угланы Ташбайны оныта алмыймы, вәзир?
– Ташбай углан – хан оныгы Хансөяр кулында йөзбаш, тупчылар йөзбашы.
– Менә шул-шул, вәзирем. Ә ул беләме икән соң үзенең Сүбәдәй угланы икәнен?
– Менә анысы миңа караңгыдыр, хан хәзрәтләре.
– Тупчыларның бөтенесен дә Артык баһадир кулына бирү кирәк булыр, вәзир. Әйе, угланы Ташбайны да. Хан оныгы Хансөяр генә түгел, атасы да күз-колак булсын егеткә.
– Сезгә нәмәгълүмдер, күрәсең, хан хәзрәтләре, Ташбай углан күптән түгел монголларны куды, бөтен олау байлыкларын, көтүләрен, хатын-кызларын әсир итеп алып кайтты. Шунда аңа бер әсир: «Синең атаң Сүбәдәй баһадир, ә син безне әсир иттең, яугирләребезне туздырдың», – дип әйткән, имеш. Мин ул әсирне кылычтан уздырттым, иллә әйтүе хакмы – белмим.
– Димәк, Ташбай углан атасының кем булуын бераз абайлый.
– Хак Тәгалә, шулайдыр, хан хәзрәтләре.
Илһам хан бертын уйланып утырды. Артык баһадир монголлар белән орышта Карлыгач атлы бер балалы хатынга тап була. Яраланып, бер арбада кайталар бугай. Шуннан аларны Илһам хан күрде һәм Артык үтенече белән аңа ошбу хатынга өйләнергә фатиха бирде. Ә ул хатын Сүбәдәй баһадирның бикәсе булган икән. Тик бит ул чакта Ташбай бары тик нарасый бала иде, хәзер әнә тупчылар йөзбашы, иң җитди корал аңарда. Ташбай, үскәндә үк, ишләреннән аерылып тора – сөңгедә дә, кылычта да, уктан алганнар арасында да ул бер башка өстен йөри. Хан оныгы Хансөяргә мөгаллиме итеп карый. Шушындый илгә вә ханга ихлас хезмәт иткән азамат егетне атасы турында искәртеп рәнҗетмәсләрме? Бәлкем, бу хакта бөтенләй дәшмәскәдер, изге вә тугры хезмәт иткән егет күңеленә күләгә төшереп, гөнаһка батуың бар.
– Ташбай турында берәүгә дә бер сүз әйтмә, мин ул егеткә ышанам, вәзир.
– Бихуш, яхшы, хан хәзрәтләре. Мин аны шулай әйтерсез дип уйлаган идем дә. Аннары хан оныгы Хансөяр дә килештермәс иде. Ул йөзбашы Ташбайны бик тә якын итә, атасы Артык баһадир да килештермәс. Углан дип үлеп тора. Тапкан түгел, баккан сөяр, диләр бит.
Аңладым дигәндәй, Илһам хан кулы белән ишарә ясады, вәзир Тимбай чыгып китте, ханбикәсе Мәрьям монголлар туп шартлатасын күргәч тә тайган иде. Илһам хан берүзе калды. Торды, ишекле-түрле йөренергә кереште.
Элек Болгар бер күрше белән генә орышыр иде, хәзер ике ягында да дошман. Кайсы көчлерәк, кайсы куәтлерәк, сукыр булмаган кешегә мәгълүмдер – монголлар. Әрсез Сүбәдәй Кандырча, Карамалы кальгаларын туздырган, хак, Ташбай углан үч алган, әмма моннан ни файда? Телиме Илһам хан, теләмиме, хәзер Болгар – монголлар күршесе, гәрчә башкалалары Каракорым меңнәрчә чакрым җирдә булса да. Инде нишләргә тиеш ул? Башын диндарлыкка салган күршесе кенәз Юрийга барып киңәшсенме? Аның белән дә дуслык китәргә генә тора. Сыер елында болгарлар диндарлыкка йөз тоткан Владимир сәүдәгәрен үтерделәр. Илһам ханның күптәнге танышы, билгеле кеше – Яким Күчтемне. Бу хәлгә Илһам башта ышанмады, казыен тикшерергә җибәрде. Ике көн югалып йөргән казые, ниһаять, аның янына керде. Эш болай була икән. Илһам ханнан рөхсәт-фатиха алып, Владимир каласының олуг сәүдәгәре Болгардагы урыс бистәсендә чиркәү күтәрә. Ике ел дигәндә, Яким Күчтем чиркәүне күтәртә һәм хәтта манарасына чаңнар куйдырта. Куелган чаңнар эленеп кенә торсалар бер хәл иде, якшәмбе көн җитүгә, ошбу бистәдә даң-доң чаң суга башлыйлар. Чаң тавышы мәзиннәрнең азан тавышы гына түгел! Күрше мәхәллә мөселманнары бу хәлгә аптырап калалар, арадан диндарлары табыла, шул ук мәлдә чиркәү тирәсенә җыелалар, чаң сугуны туктатырга кушалар. Азан кычкырган тавышны туктатып булмаган кебек, чаң суга башлаган адәмне дә туктата алмыйсың. Халык – кара сарык бит ул: өерелеп чиркәүгә керә башлый, үзләре Аллаһы Тәгаләдән кичерүен сорыйлар, шулчак ишектә Яким Күчтем пәйда була.
Владимирда чиркәү дигәне – изге йорттыр, хак, әмма бу бит – мөселманнар мәркәзе, ислам иле, җитмәсә, даң-доң чаң суга, шуңа күрә урысларның изге йорты мизгел эчендә Иблис йортына әверелә. Мәһабәт гәүдәле, чал сакалы биленә җиткән, муенына кеше бәреп үтерерлек тәре таккан Яким Күчтем узынган халыкны туктатмакчы була.
– Туктагыз, туктагыз, кардәшләр, мөселманнар ич сез, Аллаһыдан куркыгыз, – дип кычкыра.
Иллә котырынган диндарларны ул гына туктата алмый инде.
О проекте
О подписке