Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.
image
cover






 
























– Ур-ра! Ур-ра, алыпларым!

Чалбайлылар тарлавыкка кереп бетүгә, аларга ике яктан да уклар яңгыры яуды. Һични аңламаган чалбайлылар каушап калдылар, кире чигенә башладылар, әмма укчылар агач араларыннан аларны чүпли тордылар. Ул арада алыплары белән баһадир килеп җитте, ике арада орыш китте.

Чалбайлылар, чынлап та, исерекләр иде, күзләре тонган килеш өскә киләләр, сөңгеләрен аталар да кире борылалар.

Беренче тезмә ятып калгач, чалбайлылар чигенә башладылар. Ук тиеп ятып калган атлар ярсынып кешнәүдән, куркынып чинаудан елга буендагы кошлар, һәммә тереклек тынып калды. Бары тик козгыннар, аларга ияреп ала карга, саесканнар гына кан исенә исереп карылдыйлар, каркылдыйлар, шыркылдыйлар иде. Баһадир, өч-дүрт чалбайлыны укка алып, дошманга якынаюга, җәясен җилкә аша ташлады, кылычын суырып чыгарды.

– Ур-ра, болгарлар! Алыпларым, ур-ра!

Кайсының күкрәгенә ук кадалган, кайсының аркасын сөңге тишеп чыккан, кайсы, яралы кулын тотып, тояк астында калмаска теләп, куаклар арасына йөгерә, әмма ерак китә алмый, агачлар арасында яшеренгән укчылар аларны укка ала тора иде. Чалбайлылар кача башлагач, болгарлар аларны куа киттеләр. Кыска гына вакыт эчендә тарлавыкта йөзләгән алып ятып калды. Тарлавыктан исән чыккан чалбайлылар капкага ташландылар. Алар бик аз калган, әмма җан газиз, тизрәк капкага җитәргә тырышалар иде. Чалбайлыларны куып баручы болгарлар чигенүчеләрне бертуктаусыз укка алалар, алай да егермеләп чалбайлы капкага якынлашты. Шунда бер хикмәт булып алды: кирмәндәгеләр тиз-тиз капкаларны яптылар һәм чигенүче үз алыпларын укка ала башладылар. Бу хәлдән каушап калган чалбайлылар дивар буйлап елгага таба борылдылар, әмма анда аларга болгарлар каршы төште. Көтмәгәндә чалбайлылар уртада калдылар. Аларның кайсысын укка алдылар, кайсысын сөңге белән кададылар. Арадан берсе, кылычын бертуктаусыз селтәп, яман итеп кычкырып, баһадирга ташланды. Кылыч кылычка орынды, корыч корычка тиюдән очкыннар очты. Баһадир икенче тапкыр селтәнергә өлгерә алмый калды, Чалбай хан куштаны сөрлегеп киткәндәй артка чайкалып куйды, кулыннан кылычы төшеп китте. Баһадир шунда гына аның аркасына кадалган укны күрде. Укны Ташбулат мәргән аткан иде. Мәргән, чаптырып, баһадир янына килде.

– Баһадир, бу кеше Чалбай ханның уң кулы Күчтем батыр иде. Минем атамны ул яралады…

Баһадир күз карашы белән Ташбулат мәргәнгә рәхмәт әйтте, сөйләшергә вакыт тар иде. Баһадир өзәңгесенә басып күтәрелә төште, тирә-юньне күздән кичерде. Бер генә чалбайлы да исән калмаган иде.

– Укларны, сөңгеләрне җыярга, мәетләрне тарлавыктан агачлар арасына күчерергә!

Һәм баһадир, атын юырттырып, тарлавыкка юнәлде. Аңа Ташбулат мәргән иярде. Шунда гына ул мәргәнгә:

– Мәргән, мин сине уң кулым итәм, – диде.

– Мин аңардан үч алдым, баһадир.

– Баһадирыңны да үлемнән коткардың, мәргән. Тәңре сине бу игелегең өчен онытмас. Чалбай ханның батыры Күчтем Кубрат хан заманында ук орышып йөргән.

Тарлавыкка җитәрәк баһадир күкрәгенә ук тигән бер болгар алыбын күрде. Алып, Тәңредән мәрхәмәт сорагандай, күзләрен зур ачып, күккә төбәлгән. Кулында керешен тарткан җәясе, бармак арасында кыскан угы. Төптәңре биргән кояш сурәте төшерелгән тәңкәсе бер якта ята, очлымы тәгәрәп киткән. Таныды баһадир алыпны, Өске Кирмәнгә китәр алдыннан Кызкуыш туенда катнашкан егет иде. Кызны куып җиткәч, шатлыгын яшерә алмыйча, елмая-елмая ханша каршына килеп баскан иде, ханша ул тоткан кызга да, егеткә дә күлмәк биргән иде. Алып шул күлмәкне эчтән кигән.

Баһадир атыннан төште, алыпның күкрәгеннән укны тартып алды. Шул мәл мәетнең йөзе чытылып куйгандай булды. «Әллә соң үлгәч тә авырту сизәме кеше?» – дип уйлады баһадир һәм карашын кирмән ягына ташлады. Кирмәндә янә нәрсәгәдер җыеналар иде. Ул арада капка ачылды. Бу юлы капкадан бик күп алай чыкты. Чалбай ханның исәбе бер төркем исән калган болгарларны бер орынуда капларга иде, күрәсең. Чалбайлылар ашыкмадылар, акрын гына, атларын атлатып кына, болгарларга таба якыная башладылар.

– Болгарлар, тарлавыкка качарга! Тарлавыкка чигенәбез!

Баһадир сикереп атына атланды, юырттырып, тарлавыкка таба кузгалды. Баһадир кул астында дүрт йөзләп кенә алып калган иде. Беренче орышта ятып калучы болгарлар да булды.

– Болары да исерекләр, – диде баһадирның уң кулына баскан Ташбулат. – Каршы төшик, баһадир.

– Исерекләр. Бик шәп, – диде баһадир. – Димәк, Дәян алостаз белән төптимерче Агасике исәннәр… Каршы төшмибез!..

Ул арада чалбайлылар һай-һаулап аларны куа башладылар. Болгарлар ягына ук яуды.

– Уклары җитми, аталар.

– Атсыннар. Чапмаска! Ашыкмаска! Тарлавыкка керсеннәр!..

Баһадир, һәр боерыгын биргән саен, артына әйләнеп карады. Болгарлардан ерак түгелләр иде инде чалбайлылар, уктан алырга була иде.

– Җәелергә, укчылар!

Болгарлар ике якка сибелделәр, бер тапкыр әйләнмә ясап, чалбайлыларны укка алдылар, аннары тарлавыкка чигенә башладылар. Чалбайлылар кача башлаган болгарларны тагын һай-һаулап куа киттеләр. Менә тарлавык бугазы. Агач артларында болгар укчылары. Чалбайлылар һични аңламый һаман куалар, үкчәгә басып киләләр. Баһадир, бертуктаусыз артка карап, уктан атты. Баһадир чамалады, аны Чалбай ханның бәге куа килә. Бәк кулында сөңге, баһадирны ул киеменнән таныды булса кирәк, әллә батыр Күчтем белән алышканда күреп калдымы…

– Ташбулат, бәкне үзем алам, – диде баһадир һәм тезгенен җибәрде: ат үз иркенә чапсын, шулай артка карап укка алуы җайлырак.

– Юк, баһадир, бәкне мин алам. Атам өчен, анам өчен! Йә мин аны, йә ул мине, баһадир…

Тарлавыкка җиттеләр, болгарлар укчылар яшеренгән төбәктән үттеләр, ыргакчыларга җиттеләр. Чалбай хан алыплары, батырларның йөздән ким алаен тарлавыкка кысрыкларга уйлап, тагын да дәртләнебрәк куа башладылар.

Шул мәлдә ике яктан да чалбайлыларга уклар ябырылды. Сафлар бозылды. Кай тарафтан ук очканны абайламый калган чалбайлылар һаман алга омтылдылар. Бер төркем болгар алыбын сытып, изеп ташлау нияте белән, алга ташландылар. Баһадир яшеренгән алаен чыгарды, һәм болгарлар көтмәгәндә чалбайлыларга каршы борылдылар. Баһадир башта укчыларын җибәрде, алар әйләнеп килүгә, сөңгечеләр кузгалды, алар артыннан – кылыччылар. Бертуктаусыз әйләнә-тулгана орыша, атыша, суеша башладылар. Чалбайлыларның иге-чиге юк кебек иде.

Йөзгә-йөз килеп орышырга вакыт җитте. Баһадирның кулына сөңге бирделәр. Чалбай ханның бәге аны һаман күздән ычкындырмаган икән, янына ук килеп җитте. Һәм сөңгесен ташлады, баһадир чак кына ат өстенә ятып өлгерде, аның колак төбеннән выжлап сөңге узды. Янәдән иярендә сынын турайтты баһадир. Бу юлы бәкнең кулында кылыч иде инде.

Чалбай ханның бәге, акыра-бакыра, Илбарыска ташланды. Бәк кылычын селти, баһадир янына тизрәк килеп җитә алмаудан гаҗизләнә кебек иде.

– Кубрат хан угланы Илбарыс, котыл!

– Үзең котыл, бәк!

Кылычка кылыч бәрелде. Икенче тапкыр әйләнеп килделәр. Янә кылычлар чалышты. Өченчегә әйләнеп килгәндә, баһадир кисәк ат корсагы астына төште, бәк бушка селтәнде. Ат астыннан чыгып өлгергән баһадир бәкнең йөзенә чапты. Әмма бәк тә аңа орынып өлгергән иде, баһадирның калкан чите уелып очты.

Чалбай хан бәге иярдән ычкынды, гөрселдәп җиргә төште, яман тавыш белән акырып җибәрде. Бу тавышболгарларның алдыра башлаган вакытына туры килде. Чалбайлыларның күбесе тарлавык бугазында ятып калган иде. Исәннәрен болгарлар кысрыклый башладылар. Анда да, монда да болгар алыплары алдыра торгач, «ур-ра!» тавышлары ешрак ишетелде.

Баһадир иярдә калды, әмма кулында кылычы юк иде, үрелеп, сул ягына – ияренә таккан ятаганын алды.

– Ур-ра, ур-ра, болгарлар!

Чалбайлылар кача башлады, ә шунда аларның атлары аяк асларына очлы ыргаклар ташладылар. Кача башлаган чалбайлыларның атлары баш аша мәтәлде, ә аты егылганда, сикереп төшеп йөгереп китәргә өлгергән чалбайлыларны укчылар уктан ала тордылар.

Шунда берсе:

– Аһ, атакай, алдадылар безне болгарлар! – дип кычкырды.

Исән калган чалбайлылар, тарлавыктан качып котыла алмасларын абайлап, кире борылдылар. Моны күреп, баһадирның уң кулы Ташбулат, сул кулы Илбәк җәяләрен алдылар. Ни төз атсалар да, өч-дүрт чалбайлы болгарларга җиттеләр. Берсе баһадирга сөңгесен атты. Сөңге калканны тиште, алай да көбә күлмәкне тишә алмады, баһадир атыннан егылды. Ташбулат җирдә яткан баһадирга ташланды. Атыннан сикереп төшүгә, ул баһадирны аягына бастырды.

– Чалбайлылар кача, баһадир, җиңдек! Яраландыңмы?

– Зыян юк. Атка, атка атландыр мине. Мин исән. Ярам…

Ташбулат баһадирны атына атландырды. Баһадир чалбайлыларны куып барган болгарлар артыннан чапты.

Чалбайлылар арасында:

– Кардәшләр, атакай, без биреләбез! – дип кычкыручылар табылды.

Икенчеләре:

– Капкага! Капкага чабыгыз! – дип, аларга куәт биреп өлгерде.

Чалбайлылар:

– Биреләбез! – дип кычкырсалар да, ярсынган болгарлар тиз генә тыела алмадылар, дошманны чаптылар, кистеләр, арканга алып, сөйрәп киттеләр. Шул чакта капкалар ачылды, чигенгән чалбайлыларны уртага алып, коралланган өске кирмәнлеләр килеп чыктылар. Чалбайлылар, төркем-төркем килеп, коралларын ташладылар. Баһадир янына алостаз Дәян килде.

– Баһадир, капканы төптимерче Агасике ачты, – диде.

Капкадан хатын-кыз, бала-чага – дала көтүчеләренең, Чалбай хан әсир иткән кабилә-ыруларның туганнары чыктылар. Иң алдан колгага ат койрыгы таккан шаман атлый. Шаман туры баһадир янына килде дә җиргә хәтле баш орды.

– Кубрат ханның батыр баһадиры, бала-чага, кыз-хатыннарга тимә, иш табалганын ишле итәрсең, таба алмаганын каравыш итеп, Фанәгүргә озатырсың.

– Алостаз Дәян, шаманга аңлат, бала-чагаларга да, кыз-хатыннарга да тимибез, кызларын каравыш итмибез. Шаманны күздән ычкындырма, миңа шаман исән кирәк! – диде.

Шулай дип боерды да баһадир атын ачык капкага куды.


Соңыннан барысы да беленде: ахыр чиктә, котылу нияте белән, Чалбай хан, төркем җансакчыларын ияртеп, яшерен капкага ташлана. Әмма аларның капканы ачып чыгулары була, Чалбай хан каршына Мангыш тархан килеп баса. Мангыш тархан җан ачудан Чалбай ханга сөңге белән кадый, шунда Чалбайның бер җансакчысы тарханга пычак атарга өлгерә.

Яшерен капканы эзләп килгән Илбарыс баһадир күкрәгенә сөңге кадалган Чалбай ханны күреп йөзен чытты. Чалбай хан җан ачысы белән ике куллап сөңгегә ябышкан, гүя күкрәген тишеп чыккан сөңгене суырып алырга тели иде. Көтмәгәндә аркасына пычак аткан кешене дә күрмичә җан биргән Мангыш тархан чалкан килеп төшкән, колач җитмәстәй каен төбендә ята. Биредә кыска гына вакыт эчендә чалбайлылар белән болгарлар арасында суеш-кисеш, кадаш булып алган. Болгарлардан яралылар шактый, берсе яраланган беләген әрекмән яфрагы белән бәйләргә маташа. Чалбай ханның бер төркем алае урманга качып өлгергән икән, аларны Адай куа киткән.

– Яралыны имчегә илтегез. Мангыш тарханны, аның белән үлгән алыпларны, кабер казып, Тәңре кушканча күмегез. Чалбайлыларның мәетләрен яндырыгыз, – дип боерды баһадир һәм кирмәнгә керде.

Баһадир Мангыш тарханның өенә юнәлде. Юл өстендә аңа төптимерче очрады. Мәһабәт җиз сакаллы, киң күкрәкле тимерче юл уртасында аякларын җәеп баскан да сөңгесенә таянып тора. Баһадир аңа грекча дәште.

– Баһадир грекча белә?! – диде төптимерче, гаҗәпкә калуын яшермичә.

– Белә, Агасике, белә. Сине дә белә. Үлемнән курыкмыйча, капка ачуыңны да белә.

– Капканы ачулары җиңел булмады, бер чалбайлы башыма җитә язды, чак абайлап өлгердем. Сиңа Тәңрең ярдәм иткәндер, баһадир. Йырмач алаең белән Чалбай ханны җиңдең. Җитмәсә, Чалбай хан кирмәндә иде.

– Тәңре түгел, Кубрат хан җибәрде мине Өске Кирмәнгә, төптимерче.

– Кубрат хан – кодрәтле адәм. Озын гомер бирсен аңа Хода!

– Аңа гомерне Тәңре бирә, Агасике, синең Ходаң түгел.

– Тәңре дә шул ук Хода инде ул, баһадир. Философ Иоанн Фасиан шулай ди. Баһадир, тарханның кызы исән калды, мин аны йолып алып калдым…

– Игелек телим сиңа, Агасике. Изгелегең онытмам…

– Онытма, баһадир, – диде һәм, баһадирга юл биреп, читкә тайпылды.

Илбарыс баһадир Мангыш тархан өенә урнашты. Кич белән бозау тиресенең бер читенә «Сәне христианнарча алты йөз дә кырыгынчы, безнеңчә Тычкан елында Тәңре илаһы илән Өске Кирмәннән Чалбай хан алае куылды, угры явыз ханның башы киселеп, Фанәгүргә озатылды» дип язып куйды. Кирмәнне алганда, болгардан ике йөз дә кырык җиде алып башын салды, йөзгә якын яраланды. Соңгысын тирегә язмады баһадир, уйлады гына. Тархан өенә баһадир уң кулы Ташбулат белән урнашты. Ташбулат гаять эшлекле егет булып чыкты, кичкеякта ул казан асты, төнлә салкын булыр дип, күрше бүлмәдән тиреләр кертте. Баһадир туктаган бүлмәдә Чалбай хан Мангыш тарханның ике угланын чабып үтергән. Әмма тархан үзе тәрәзә аша йортка сикергән һәм җансакчылары белән яшерен капкадан качып өлгергән. Башта Чалбай хан тарханның хатынын үзенә ала, әмма күз алдында ике угланын чабып үтергән ханга буйсынырга теләми хатын. Әүвәл: «Мин риза, диварга чыгып, Итил суын гына карап керим», – ди. Чалбай хан риза була, хатынга ияртеп, ике җансакчысын җибәрә. Елга яклап дивар өстенә менгәч, елгага ташлана хатын. Бу турыда кайтып әйткән җансакчысын Чалбай хан уңлы-суллы яңаклый, аннары камчысы белән яра башлый. Шунда теге әйтә: «Хан, аның анасыннан да чибәр кызы бар», – ди. Чалбай хан җансакчысын кыйнаудан туктый: «Кызын табып китермәсәң, башыңны югалтырсың», – ди.

Җансакчысы Күчтем батырның кулыннан кызны тартып ала җилтерәтеп, хан янына китерә. Кызны күрә дә Чалбай хан, җансакчысына бер уч алтын тәңкә ташлый. Чалбай хан кызны түр бүлмәгә яптыра, җансакчысына аны күз карасыдай сакларга куша.

1
...
...
20