Читать книгу «Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2» онлайн полностью📖 — Мусагита Хабибуллина — MyBook.
image

– Сарациннар яралады. Император ташламады, сарайгахезмәткә алды. Зарланмыйм. Яхшы түлиләр. – Дариан буйтурга әйләнеп карады, көтеп алгандай итте. – Агасике, Болгар илчесен император көтә… Күр әле син бу скиф токымын, матур адәми, һич тә варвар димәссең үзенә.

– Дариан, Болгар илчесе грекча белә, дидем түгелме мин сиңа!

– Ә-ә, кичер, Агасике, гел онытып җибәргәнмен. Кичә хазарлар килгәннәр иде, бер авыз сүз белмиләр, бөтенесен тылмач аударды.

– Болгар илчесен грек Константин укытты. Шагыйрь.

– Императрица Мартинаны яраткан шагыйрьме?

– Үзе, Дариан.

– Андыйларны император тотамы, һай, карале, кайтасы да килмиме?..

– Аның анда гаиләсе бар, балалары.

– Ә императрица?.. Ул аны әле булса оныта алмый, диләр, хат язышалар икән. – Дариан як-ягына каранып алды. – Әллә син дә шагыйрьдән императрицага хат алып кайттыңмы, Агасике?.. Шундый хәлләрне үлеп яратам… Юкмы?.. Ә өйләнүе хак булса, кызганыч. Императрица аның өйләнгәнен белми, димәк.

– Агасике, – диде Илбарыс. – Агасике, укытучы Константин беркемгә дә өйләнмәде, берүзе яши.

– Һо-һо-һо, менә сиңа варвар, менә сиңа скиф оныгы, бик һәйбәт сөйләшә бит бу изге телдә…

– Мин шулай дип ишеткән генә идем, буйтур, кичер, – диде Агасике.

Алар янәшә атлыйлар иде инде. Ике якка ачылмалы тимер капкаларны уздылар, айбалталы сөңгеләр тоткан каравыл алыплар Болгар илчеләрен сәерсенеп озата калдылар. Алыпларның берсе ак аю тиресен күтәргән иде, мондый затлы тиреләрне күрүгә, грекларның күзләре янды.

Ике канаты челтәрләнеп коелган капкаларны узуга, күпсанлы болгарлар гөлбакчадан бара башладылар. Ике якта да хатын-кыз, ир-ат сыннары. Бер кулына – гөлҗимеш чәчкәсе, икенче кулына кабырчык тоткан хатын-кыз сынын күрүгә, Дәнис:

– Күр әле, буйтур, тач су анасы, – дип пышылдады.

– Су анасы диңгездә калды, бу су анасының сыны, Дәнис.

– Философ шулай дидеме?

Буйтур дәшмәде, су анасының сыны гаҗәеп гүзәл иде. Сын яшькелт мәрмәрдән уелган, гөлҗимеш чәчкәсеннән күз яшедәй тамчы тама, ә кабырчыктан су бөркелеп үк тора иде.

Дариан белән Агасике дөньяларын онытып сөйләшеп баралар. Бу могҗизалы сарайда йөрү алар өчен гадәти хәл иде, күрәсең. «Димәк, Агасике биредә бер тапкыр гына булмаган, – дип уйлады буйтур. – Кем син?.. Кемгә ялландың, кемгә хезмәт итәсең? Кемне сатасың, кемне яклыйсың?.. Дусмы син Болгарга – Кубрат ханга, дошманмы?.. Әллә, булмаса, Болгарда да император теләкләрен үтәп йөрдеңме?.. Юк, Агасике Кубрат хан яклы түгел, хан яклы булса, императрицага дигән хатны укытучы аңа биреп җибәргән булыр иде. Хатны укытучы миңа бирде, димәк, грек Агасикегә караганда ул миңа ышанарак төшә…»

Баскычлардан югары менделәр, төп сарай ишекләренәюнәлделәр. Илчеләр килеп җитәр-җитмәс, ишекләр ачылды. Ниһаять, Болгар илчеләре тәхет бүлмәсенә керделәр. Диварларда – вакытлы фәрештәләр, гәүдәсен бары тик тукыма белән каплаган ир-атлар, сурәткә төшерелгән аксакаллар, идәннәре мәрмәрдән, ялтырап тора, бүлмәнең нәкъ уртасына куелган балык авызыннан һәм аның янәшәсендәге гөлҗимеш гөленнән су бөркелә. Бүлмәдә дымсурак саф һава. Җәннәт дигәннәре шулмы әллә, дип сөйләнде болгарлар. Ике якка баскан сакчылар яныннан уздылар. Сакчыларның кулларында капкада торган сакчыларныкы кебек айбалталы сөңге түгел, – ятаган, киемнәре дә кыска, үзгә иде.

– Болары императорның җансакчылары, – диде буйтур, Дәнис бик каерылып карый башлагач.

Императорның тәхете янына якынлаштылар. Дариан алгарак чыкты, тизрәк атлап китте. Бүлмә түрендә биек тәхеттә башына алтын таҗ кигән император Ираклий утыра, аның уң кулында… «Йа Тәңрем, – дип, сихерләнгәндәй императрицага карады буйтур, – йа Тәңрем, бу кадәр Аппак ханшага охшар икән!» Бер күрүгә үк императрицага үзе дә аңламаган якынлык тойды Илбарыс. Ирексездән укытучы биреп җибәргән хатны капшап карады. Түшендәге хат исән иде.

– Галиҗәнаплары бөек императорыбыз, күп яулар каһарманы, бөтен дөньяга ия Хода илчесе Ираклий, кыеп әйтергә мәҗбүрмен. Болгар илчеләре исән-имин килеп җиттеләр. Илчеләр башлыгы Кубрат ханның буйтуры Саклаб улы Илбарыс сезнең алда!

Тантаналы рәвештә илче турында әйтеп биргәч, Дариан бер читкә тайпылды, артында янәшә басып торган Илбарыс белән Дәнискә юл бирде.

Императорның уң кулында – чукмар башлы таяк, өстендә— кызылга алтын җепләр тукылган чапан, аякларында— болгарның сафьян итекләре. «Кубрат хан бүләге», – дип уйларга өлгерде буйтур. Императрицага карап алды. Бая ул, күргәч тә, императрицаны ханша Аппакка охшаткан иде. Хәзер исә алар арасында андый охшашлык күрмәде. Императрица Мартина тутсыл йөзле, кара чәчле, төз, озынчарак борынлы иде. Күзләре коңгырт. Императрицаның күзләрендә әйтеп бетермәслек мөлаемлык бөркелеп торган наз күрде буйтур. Императрицаның аяк астында – аю тиресе, иңендә – кеш тиресеннән тегелгән шәл, шәле иңнәреннән төшебрәк тора, ялангач иңбашларын үтә күренмәле челтәр белән каплаган.

– Бөек Византия империясенең галиҗәнаплары, Бөек Болгар дәүләте илчесе Илбарыс сезгә исәнлек-саулык, тазалык һәм мәхәббәт тели.

Император ярдәмчесенә күз сирпеп алды, елмайды, императрица исә, кызыксынып, илчегә карап куйды.

Илбарыс буйтур белән Дәнис императорга, аннары императрица Мартинага бил бөктеләр.

– Хәерле килүең белән, илче!

– Галиҗәнаплары бөек император Константин углы Ираклий, Бөек Болгар ханы Кубрат гүзәлләрнең гүзәле императрица Мартинага, дөнья халыклары белән идарә итүче Ираклийга күптин-күп сәламнәр юллады. Хәбәр итәргә кушты: болгарларның башкаласы Фанәгүрдә чиркәү салынды, барлык христиан халкы якшәмбе көн саен гыйбадәт кылырга җыела, Аллаһы Тәгалә ирке белән киләчәктә дә йөрерләр.

Император бу юлы башын түбәнрәк иде, императрица ягына карап, бөтен битен тутырып елмаеп алды.

– Янә шуны әйтергә кушты Бөек Болгар ханы Кубрат галиҗәнаплары, кызы Чәчкәне улыгыз Юстинианга бирү вәгъдәсен бозмады хан, әмма кайбер сәбәпләр белән киләсе язга кадәр кичектерүегезне үтенде.

Император белән императрица күзгә-күз карашып алдылар, императрица, сизелер-сизелмәс кенә килешеп, ияк какты.

– Теләген кабул итәм, илче. Кубрат ханга җиткер, император риза, диген. – Император Дәнискә ияк кагып күрсәтте: – Кем дип белик ярдәмчең, илче?

– Тылмач, – диде буйтур. – Тылмач итеп алган идем.

– Илчене кем укытты? Грекча бик әйбәт белә!..

– Шагыйрь, илче Феофан улы Константин, галиҗәнаплары.

Константин исемен ишетүгә, императорның кашлары җыерылды, императрица исә чарасыз кузгалгандай итте.

Дәнис буйтурга:

– Корал, корал турында әйт! – дип, терсәге белән җай гына төртеп алды.

Император ярдәмчесе белән шыпырт кына сөйләшә башлады. Илбарыс күзләре белән императорның улы Юстинианны эзләде. «Кайсы икән?.. Монда юктыр. Булса, читтә тормас иде. Күр әле, илхан Аслан…» Буйтур Асланны күрде дә елмайды. Аслан һични аңламый аңа карап тора иде. Аслан илханны тану мөмкин түгел, ул нәкъ дин әһелләренчә карадан киенгән, кулында – күн тышлы китап.

– Корал турында әйтәсеңме-юкмы, буйтур? – Дәнис тәмам гасабилана иде. – Буйтур, дим!

– Шапырынма, бүләкләрне китерә башла, – диде аңабуйтур. Аннары императорга, сүз әйтергә теләп, бил бөкте – Галиҗәнаплары бөек император изге Константин углы Ираклий, Бөек Болгар ханы Кубрат сездән бик күп корал сорады. Көнчыгышта, Итил елгасы тамагында, хазарлар күтәрелеп килә… Әмма әүвәл, галиҗәнаплары, сезгә Кубрат ханның бүләкләрен тапшырырга рөхсәт итегез. – Буйтур әйберләрне император алдына куярга дип ишарә ясады, җофар тиресеннән тегелгән тунны императрица каршына куярга боерды. Алдына өелгән бүләкләрдән канәгать калуын яшермичә, император аягүрә басты, кузгалды, килеп, буйтурны кочагына алды.

Бүләкләр арасында ниләр генә юк иде. Сафьян итекләр дисеңме, көмеш өзәңгеләр, тәпән-тәпән бал, сандал агачыннан ясалган иярләр, хатын-кыз калфаклары, затлы тиреләрдән теккән бүрекләр, иләгән күннән эшләнгән күлмәкләр, өс киемнәре дисеңме – һәммәсе бар иде. Җофар тиресеннән тегелгән тун исә күз явын алып императрица иңенә салынды. Хатын-кыз биредә дә хатын-кыз булып калды, бүләкне алгач, императрица күрше бүлмәгә чыгып югалды. Бераздан ул әйләнеп тә керде, күз-йөзе елмая – бүләктән канәгать иде. Хатынының елмаюын күреп, император тәхетенә утырды, кулына таягын алды.

– Илче, патрикий Кубрат хан империягә гаять матур бүләкләр җибәргән. Болгар илчеләре минем иң кадерле кунакларым булыр. Тиздән Кубрат ханга өч кораб корал озатылыр! – диде император, аннары янәшәсендә баскан ярдәмчесенә боерып. – Иң әйбәт коралларны илченең корабына төягез. Үтәгез!

Император, сөйләүдән туктап, бертын уйланып утырды, аннары тәхет тирәсендәгеләргә күз йөртеп чыкты. Шиге калмады, кирәкмәгән кешеләр юк иде. Чөнки кичә генә ул Йулыш каган сәүдәгәреннән коллар сатып алган иде һәм бер кораб корал биреп җибәргән иде. Коллар бик кирәк иде императорга, якшәмбе көннәрдә ипподромга чыгып орышырдай көчле алыплар калмады. Ә халык тамаша көтә, бер-берсен үтергәнче алышкан кол алыплар орышын күрергә гадәтләнеп киткән куштаннар гауга куптаралар, бу хәлдә күбрәк базилевсны гаеплиләр иде, аннары императорның үзенә дә үлемсез алыпларны карарга күңелсез була башлады. Ә хазар сәүдәгәрләре Төн илләреннән әллә ниткән батырлар китерәләр. Аларның бер-берсе белән канга батып орышуларын, үлем белән яшәү арасында тартышуларын каравы үзе бер гомер. Ул колларны сарациннарга каршы сугышка җибәрәсе иде дә бит, халык шаулый, азынды, узынды, бабалардан калган гадәтне куа. Шуның өчен коллар алырга алтын да, корал да кызганмады император. Ахыр чиктә кол тамаша кылу өчен генә кирәкми иде империягә, кол сугышта беренче булып кирмән диварына менүче дә иде. Кол артка чигә алмый, император укчылары аны шундук үтерәчәкләр, колга дошман дивары өстенә менү күп тапкыр артыграк. Чөнки дошманны җиңгән хәлдә генә, орышта катнашкан кол ирек алачак иде. Ниһаять, илче Илбарыс императорга соңгы әманәтне тапшырды – Кубрат ханның пергаментка язган хатын бирде. Шунда ул укытучысының императрицага булган хатын янә капшап карады һәм, текәлеп, аңа карап алды. Күңеле сизде бугай императрицаның, шул хәрәкәтләрдән соң ул буйтурдан күзен дә алмады. Буйтур да моны сизде һәм күзе белән генә аңа да хат булуын сиздерде.

Император, пергамент төргәген кулына алгач, әйләндереп-әйләндереп карады. Шиге калмады: тамга Кубрат ханныкы иде. Император хатны вәзиренә бирде. Тегесе төргәкне сүтте һәм кычкырып укый башлады. Кубрат хаты грек телендә иде. «Философ язган», – дип уйлады Илбарыс.

Хат укыгач, император, Кубрат хан үтенечен хәзер үк үтәргә, дип, янә бер тапкыр боерык бирде. Шуннан соң гына базилевс императрицага күз төшереп алды. Үзенә генә билгеле булган бер эчке сиземләү белән тойды императрица: ире тарафыннан варварлар арасына куылган сөйгәне шагыйрь Константин Болгар илчесе аша аңа хат җибәргән. Константинның хатларын әлегә кадәр император төрле юллар белән кулына төшерә килде, укыды, әмма бу турыда беркайчан да императрицага сиздермәде, һәрхәлдә, сиздермәскә тырышты. Әмма императрица белә иде иренең бу эшен.

Кунак сарае түшәмнәренең биеклегенә искитмәлеиде. Түшәмнәрдә янә төрле сурәтләр – аллалар ясалган. Сарайның мәрмәр баганалары көзге кебек ялтыратылган. Бизәкле идәннәр, мәрмәр баганалар, түшәмдәге рәсемнәр – барысы да сине шаккатыра, күренеше белән әсир итә. Мондый мәһабәт биналарны Болгарның күргәне юк. Таң калырлык иде гүзәллек, мәһабәтлек сарайда.

Аларны килгән ишекләр аша Дариан алып чыгып китте, Агасике император янында калды.

Болгарларны корабка кадәр Дарианның ярдәмчесе озата барды. Илче Илбарысны һәм аның тылмачын кунак сараена урнаштырдылар.

Кисәк кенә Илбарыс үзен шушы бинада бик кечкенә тузан бөртеге кебек итеп сизә башлады. Бина түшәмнәре аны басар, сытар, изеп ташлар, мәһабәт мәрмәр баганалар җимерелер, диварлары өстенә ишелер сыман иде.

Илчеләрне каршы алган Дариан аларны ян ишектән алып керде. Менә алар төрле сыннар куелган бүлмәгә юлыктылар. Сыннар менә-менә кузгалып китәрләр, кузгалып китәрләр дә, кемнәр болар, нигә монда йөриләр, дип сорарлар кебек иде. Ишекне ачып, аларны сарай хезмәтчеләре каршы алды. Дариан аларга хәтта күтәрелеп тә карамады. Ә тегеләре исә Дарианга барчасы бил бөгеп калдылар.

– Монда халык та мәрмәр сыннар кебек, – диде пышын гына Дәнис. – Күр әле әнә тегесен, башына ни кигән, кош оясы диярсең.

Буйтур аңа җавап кайтармады. Ул һаман укытучысын уйлады. «Аңладымы икән императрица сөйгәне Константиннан хат алып килүемне?.. Аңлагандыр, түшемдә аңа хат булуына ишарә ясагач, ничек кинәт йөзе яктырып китте. Мәгәр ничек бирергә аңа бу хатны?.. Дарианга бирсәң?.. Юк, Дарианның сатуы бар… Асланга бирергә. Аслан императрицага тапшырыр. Аслан, Аслан, ничек син яшисең биредә?.. Кыендыр сиңа. Син бит далада, киң болыннарда үскән кеше. Ә монда бар нәрсә дә сине изәдер, сытадыр…»

Бары тик шуны аңламады Илбарыс: ни өчен император сарайларын мәһабәт сыннар белән тутыра да, Кубрат ханны бөтенләй башка нәрсә – грек уты кызыксындыра икән? Әллә соң моның төп сәбәбе әнә шул мәһабәт сыннардамы, зур-зур биналардамы?.. Кубрат ханга бүген яшь дәүләтне ныгыту кирәк, шуның өчен тырыша, ә император боларга бик күптән ирешкән. Кем белә, дәүләт нигезен һәм чикләрен ныгыткач, бәлкем, Кубрат хан да сарайларына әнә шундый сыннар ясата башлар, менә шундый мәһабәт биналар салдырыр.

Греклар барысы да христиан динендә. Христиан дине кеше сурәтен ясауны тыймый, әнә яһүд-мөслимнәр сурәт ясауны тыялар, ди философ. Кемдә хаклык? Кемгә зыян килә бу сыннарны ясаудан? Бик соклангыч итеп ясалганнар, карап туймаслык түгел.

Сул як ишеккә борылдылар, тарлавыктай озын арадан уздылар. Дариан янә бер ишекне ачты.

– Алдан үтегез, – диде ул, алдан Илбарыс белән Дәнисне кертеп җибәрде. – Яшәвегез шунда булыр.

Дариан аларны эчкә алып керде, йөрәк турына кулын куеп саубуллашты да чыгып китте.

– Йа Хода, бу кешедән дә котылыр көнебез булыр икән! Ошамады бу кеше миңа, буйтур.

– Без аңа ошадыкмы?

– Анысы аның эше, әмма бу тәкъва кеше белән мин яуга чыкмас идем.

– Синең белән яуга барырга җыенмый да ул, Дәнис. Аның үз дөньясы. Бу кеше, беләсең килсә, сарациннар белән сугышта яраланып кайткан һәм аны, батырлыгы өчен, император сарайга эшкә алган.

– Таяк йоткан кебек йөри.

– Туктал, Дәнис, синең хатының кайда?

– Ул анасы белән китте, буйтур. Кайтыр ул, кайтам, диде. Ә нигә, буйтур?

Илбарыс дәшмәде, императорның тәхетенә охшатып, әмма кечерәк итеп ясалган урындыкка утырды. Бүлмәгә күз йөртеп чыкты. Түр якта каракош утыра, ишек яклап балык койрыклы хатын-кыз сыны, кулындагы чүлмәктән су агып тора, шул тирәдә үрмә гөлләр. Түр тәрәзә каршында— нефрит таштан ясалган өстәл, сул якта – чыбылдык, чыбылдык эчендә ятак булырга тиеш.

– Хатының бире алып килсәң, Дәнис, мин корабка китәр идем. Мондый ятакны ханнарның да күргәне юктыр.

– Исең китмәсен, буйтур. Безнең Кубрат хан аю-бүре, кеш-җофар тиреләрендә генә йоклый, ә монда мамык тутырылган чүпрәк. Дәмәшкъ сәүдәгәрләре бөтен Болгар базарын тутырдылар мамык-чүпрәк белән.

– Хатыныңны алып килмисеңме, Дәнис?.. Алып кил, күрсәт үзенә җәннәтне.

– Юк, буйтур, алып килмим. Илендә кунак булып калсын. Бер киткәч, әллә күрә, әллә юк туган якларын…

– Кызык та соң бу хатын-кыз язмышы, Дәнис. Синең хатының әнә Болгарга китәр, хан кызы Чәчкәне тиздән бирегә китерерләр…

Ишек шакыдылар.

Буйтур сикереп урыныннан купты, грекча:

– Керегез! – диде.

Чүлмәкләргә салып, сарай эчемлеге, җимешләр керттеләр. Икенче ашчы җиз табак белән өстәлгә ризык-нигъмәт китереп куйды. Ашчылар ничек керделәр, шулай тавыш-тынсыз гына чыгып та киттеләр, әмма берсе ялт кына яңадан әйләнеп керде һәм буйтурга императрицаның тәңкәсен сузды. Илбарыс императрицаның тәңкәсенә күз төшереп алды.

– Императрицаның иң ышанычлы кешесе Харон буламын, – диде ашчы, буйтурга бил бөкте. – Императрица Константинга дип хат бирде. – Харон ишек ягына карап алды һәм буйтурга түшеннән пергаментка язылган хат чыгарып бирде.