«Татар кызы» повесте безнең өчен темасының яңалыгы белән кызыклы. Илләр арасында булып үткән тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә Ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган татарларның күңелләрендә сызылып торган җирсү, туган илне сагыну, хәтта милли кием-салым, ашау-эчү әйберләренә кадәр тәфсилләү, җыр-шигырь, шагыйрьләр хакында, туган табигать хакында сөйләшүләр тормышка ашмас моңсу бер ашкыну булып тоела. Биредә Г. Исхакыйның үз халәте дә чагыла дияргә була. Әсәрдә чит илдә бүленеп калган геройлар үзләрен еш кына «ике ут арасында» калган кешеләр дип атыйлар. Язучының 1920 елда Парижда язылып, Варшавада югалган «Ике ут арасында» исемле әсәре дә, бәлки, шул – үз иленә кайтасы килеп, чит җирләрдә тилмереп яшәүче мөһаҗирләр турындагы әсәрдер, дип фараз итәргә мөмкинлек бирәдер?
«Хәят юлында» пьесасында Г. Исхакый, Аурупада шәүлә булып йөреп-йөреп тә, безнең илгә килеп кунаклаган кызыл идеянең тамыр җибәреп, ныгып һәм соңыннан ничек итеп әкренләп кабаттан башка илләргә җәтмәсен сузуын тасвирлый. Элек бездә эшләгән марксизм-ленинизм университеты тибындагы «Халык йорты» сәяси курсларына йөреп, еллар буе без ятлаган цитаталарны ятлап, реаль тормыштан ераклашкан бушбугаз, аферист Йосыф һәм аның коткысына бирелеп йөргән Сабахат, Пакизә, Зүхтүләрнең үз-үзләрен тотышлары нигезсез идеянең ничек итеп яшьләрне бозуын, күңелләрен буш калдыруын күрсәтә.
«Тәүбәгә килгән хатын» – хатын-кыз язмышын күңеленә якын алып язган әсәрләре белән танылган әдип бу төрекчә хикәядә дә тормыш төбенә төшә язган төрек кызының, юлында «Хозыр»ны очратып, тәүбә итеп, дөрес юлга чыгуын, бәхеткә ирешүен сурәтли.
«Олуг Мөхәммәд» – Г. Исхакый озак еллар дәвамында Алтын Урда, Казан ханлыклары тарихларын җентекләп өйрәнгән, әсәр язу фикерен күп еллар күңелендә йөрткән булса кирәк. Мәсәлән, 1937 елда ук әдип үзе нәшер иткән «Яңа милли юл» мәҗмугасында (№ 3. – 18–19 б.) «Олуг Мөхәммәднең Солтан Морадка язган мәктүбе» дигән мәкалә басылып чыга. Мәҗмугада шулай ук Һ. Атласи, Р. Фәхретдинов әсәрләрендә Олуг Мөхәммәднең Казанда идарә итү чорлары хакындагы фикерләр дә бәян ителә.
Г. Исхакый «Олуг Мөхәммәд»не дүрт ел дәвамында иҗат иткән. Әсәрнең язылу вакытына игътибар итсәк, бу чор – Россиядә Алтын Урданы бары тик каралтып тасвирлау чоры. Бәлки, бу хәл дә язучының әсәр язу теләген куәтләндергәндер. Әсәр соңгы елларда мәйданга чыккан болгарчылык-алтынурдачылык кебек радикаль фикерләрне урта бер җирдә берләштерә, уртак бер фикергә китерә сыман.
Китаплары басылып тора, унбер ел инде «Яңа милли юл» мәҗмугасы нәшер ителеп килә… Г. Исхакый 1919 елда туган иленнән киткәннән бирле, мөгаен, беренче тапкыр тынычланып, әсәрләр язса, бастырып чыгарырга мөмкинлек булуына куанып яшәп алгандыр. Утыз биш еллык мөһаҗирлек чорында бу еллар әдипнең иң бәхетле еллары булгандыр. Әмма дәртләнеп, бөтен көчен иҗат эшенә җигеп, җимертеп эшләп ятканда, Гитлер Польшага сугыш ача. Г. Исхакый, Польша хөкүмәтенең киңәшен тотып, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә, 1939 елның 6 сентябрендә Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Әдип, үзе язганча, өеннән кулына бер сумка тотып кына чыгып китә.
Шулай итеп, сугыш Г. Исхакый өчен шәхси фаҗига китерүдән башлана. Шуннан соң аңа беркайчан да үз матбагасын кору насыйп булмый. Мондый вазгыять килеп чыкмаган булса, без, укучылар да, әдипнең югарыда аталган тагын ике әсәрен күрә алган булыр идек.
Татарның үткәндәге шанлы тарихы, агымдагы хәлләре, киләчәккә өметләре турында утызынчы елларда язылган, рус, француз, поляк, япон телләрендә басылып чыккан «Идел-Урал» очеркының татарча басмасы булмавы да югарыда бәян ителгән хәлләр белән аңлатыладыр, күрәсең.
Сугыш афәте шулай ук Г. Исхакыйның Аурупа һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән бәйләнешен дә чикли. Төрле илләрдә бик иркен йөри ала торган әдип, нигездә, бер урында гына – Төркиядә генә яшәргә мәҗбүр була.
Г. Исхакый Берлинда басылып чыккан (мөһаҗирәтнең баштагы чорында иҗат иткән) китапларыннан соң егерме ел әдәби әсәрләр язмый. Бу чорда ул каләмен публицистика өлкәсендә эшләтә. 1928–1939 елларда нәшер ителгән «Милли юл» («Яңа милли юл») мәҗмугасының һәр санында (барлыгы 136 саны дөнья күрә) әдипнең бер яки ике зур мәкаләсе басылып бара. Мәҗмуга чыккан дәвердә, 1931 елда, өч ай мөселман Көнчыгышында сәфәрдә булып кайта. 1933–1936 елларда Ерак Көнчыгыштагы илләрдә яши. Шул чорда гына «Яңа милли юл»да мәкаләләре бераз сирәкләнеп ала.
Г. Исхакыйның чит илдәге тормышын күзәткәндә, аның оптимизмына, оештыру сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Алыйк аның 1933–1936 елларда Ерак Көнчыгыштагы эшчәнлеген генә. Ул анда 1918 елда Уфадагы Милли мәҗлестә үзе һәм фикердәшләре тарафыннан тәкъдим ителгән Идел-Урал милли мохтариятының моделен кора. Мөһаҗирләрне милли байрак астына туплый. Милләттәшләренең дини мәхәллә тормышын дөньяви милли-мәдәни җәмгыять тормышына әверелдерә.
Ул Япония, Кытай, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларның унҗиде мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый. 1935 елның 4–14 февралендә Мукденда уздырылган Корылтайда Идел-Урал төрек-татар дини-милли җәмгыятенең Г. Исхакый төзегән Уставы кабул ителә. Мәркәз башкарма идарәсе каршында диния, мәгариф, финанс эшләре буенча шөгъбәләр (бүлекләр) оештырыла. Барлык мәхәлләләрдә дә шул шөгъбәләрнең бүлекчәләре төзелә. 1935 елның 1 ноябрендә Мукден шәһәрендә «Ерак Шәрекътагы Идел-Урал төрек-татарларының атналык гәзитәсе» «Милли байрак» чыга башлый. Гәзитәне оештырып, ярты ел чыгарышкач, Г. Исхакый 1936 елның мартында Аурупага китеп бара. Гәзитәнең һәр санында «мөәссисе13 Г. Исхакый» дип языла.
Гәзитә җитәкче бер органга әверелә. Бөтен мәхәлләләр тормышын яктыртып бара. Милләттәшләребез үз Ватаннарында уйларга да мөмкин булмаган тормыш белән яши. Әйтерсең лә алар башка – параллель дөньяда тереклек итә. Әйтик, Явыз Иванның Казанны алган көнне – 15 октябрьне ел саен кайгы көне дип игълан итеп, һәр мәхәлләдә җыелышып, Коръән укып, шәһид киткәннәрне искә алалар. 1917 елда Ватаннарында корылган Милли мәҗлеснең 20 еллыгын зур тантаналар ясап билгеләп үтәләр. Ураза, Корбан гаетләре бөтен шартларын туры китереп олы бәйрәм көннәре итеп үткәрелә (ә бу елларда Советлар Берлегендә мәчет манаралары киселә, муллалар эзәрлекләнә, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп, атеистик тамашалар оештырыла).
Бу чараларның барысы да гәзитә аша алдан хәбәр ителеп, урыннарда кичәләр уздырылып, соңыннан һәр мәхәлләдә узган кичәләрдән хәбәрләр басыла. Һәр елны Тукай көннәре дә милли бәйрәм итеп уздырыла. Гәзитә кайчагында унике битле дә булып чыга. Төрле мәхәлләләрдә яшәгән милләттәшләрнең бер-берсен котлаулары, кайгы уртаклашулар яки иганәчеләрнең исемнәре, сәүдәгәрләрнең рекламалары берничәшәр битне ала. Һәр төбәктә яшьләр, хатын-кызлар түгәрәкләре эшли, концертлар, спектакльләр куела.
Алты еллык дини-милли мәктәпләр дә ачыла. Идел-Урал комитетының уставы буенча, шул мәктәпне тәмамламый торып, балаларны чит уку йортларына бирү тыела. Һәр гаилә шул кагыйдәне төгәл үти. Яшь буынның чит-ят мохиттә үсеп, үз милли гореф-гадәтеннән, теленнән читләшер дип, ят милләтләр эчендә югалырлар дип куркып яшәгән татарлар бөтен күңелләре белән җирле җәмгыятьләрнең эшенә катнашалар. Гәзитәдә һәр мәхәлләнең тормышы көзгедәге кебек чагыла. Татар яшьләренең үз ишләрен табып өйләнешүләр мөмкинлеге туа.
Мөһаҗирләр, туган илләрендә үзгәрешләр булып, большевиклар властьтан китәр дә ирекле илебезгә кайтып яшәрбез дип өметләнә. Бөтен хосусиятләрен саклап яшәп, алар үзләрен Советлар илендә динсез, телсез калган милләттәшләренә беренче ярдәмчеләр булачакларына ышана. «Милли байрак»та үзара котлашулары һәрвакыт «киләсе бәйрәмнәрне үз Ватаныбызда каршыларга язсын» дигән сүзләр белән тәмамлана. Аурупадан Г. Исхакыйдан килгән котлауларда да шундый ук теләкләр кабатлана: «Мөхтәрәм милләттәшләр, Корбан бәйрәмеңез мөбарәк булсын. Милли-дини эшләремездә эшләүче, чалышучы, матди-мәгънәви ярдәм итешүче бөтен милләттәшләребезнең эшләре уңышлы булып, тиз көндә хөр-мөстәкыйль илебездә бәйрәмнәребезне бергә-бергә итәргә Тәңре насыйб итсен. Варшава» (Милли байрак. – 1938. – № 13 (112).
«Милли байрак» гәзитәсенең 116 саны кулдан языла. Бу эшне Ибраһим Дәүләткилде башкара. Аның хатыны – гәзитәнең, нигездә, алып баручысы Рокыя Мөхәммәдиш-Дәүләткилде һәр санда үзенең төпле мәкаләләре белән мөһаҗирләрнең милли хисләрен куәтләндереп тора. Бу ике фидакярнең милләткә иткән ун еллык хезмәтләре соңыннан Советлар төрмәсендә ун еллык тоткынлык белән түләнә…
Бу бердәм җәмгыятьнең, Г. Исхакый төзеп калдырган хөкүмәтнең нигезе шундый нык була ки, балигъ булган милләттәшләрдән җыелган взноска һәм баерак кешеләрнең иганә акчасына гына яшәсә дә, ул ун ел дәвамында – 1941 елда совет гаскәрләре Маньчжуриягә басып кергәнгә кадәр эшли: гәзитә дә чыгып килә, дини-милли мәктәпләр дә эшли, шул мәктәпләр өчен китаплар, уку әсбаплары да нәшер ителеп тора. «Идел-Урал» комитетының бу ун еллык эшчәнлеге Ерак Шәрекъта яшәүче татарларның милли аңы үсүгә нык ярдәм итә. Хәзер төрле илләргә таралып яшәгән милләттәшләребезнең күбесе – Ерак Шәрекътан киткән кешеләр. Туксанынчы еллардан башлап алар Казанга күпләп килде. Чит-ят җирләрдә гомер иткән татарларның туган телебезне, динне генә түгел, тарихыбызны да бик әйбәт белүләре, милләт җанлы булулары гаҗәпкә калдыра иде. Ә алар безнең телсезлеккә, динсезлеккә, бездәге битарафлыкка гаҗәпләнде… Алардагы һәм балаларындагы югары милли үзаң, дингә, телгә, үткән тарихыбызга хөрмәт, баксаң, Г. Исхакый чәчкән орлыкларның җимеше икән.
Мондый гаҗәеп тәҗрибәне күреп, күңелгә үзеннәнүзе татлы һәм үкенечле уйлар килә: 1917–1918 елларда татарның мөстәкыйльлеге өчен көрәш чорында большевиклар комачауламаган булса һәм ил башында Г. Исхакый кебек милләтпәрвәр, булдыклы каһарман затлар торса, татар иле нинди югары үсеш дәрәҗәсенә ирешер иде! Һәм без, татарлар, бүгенге кебек ярым ассимиляцияләнгән хәлдә, уфтанып, әдип «Инкыйраз»ында кисәткән XXII йөз башын шомланып көтмәс идек…
Г. Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе әдипнең унбиш томлык әсәрләр тупламасының бишенче томында бирелде. Әдипнең әтисе ягыннан нәсел тамырлары әлегә түбәндәгечә билгеләнә: Сөбханколый → Хәмзә → Исмәгыйль → Габделбакый (1734) → Мөхәммәдшәриф (1762) → Исхак (1807) → Гыйлаҗетдин (1839) → Мөхәммәдгаяз (1878).
Исхак мулла, хәзерге Әлмәт районы Елховой авылыннан хәзерге Чирмешән районы Лашман авылына килеп, 1851 елның 14 мартында имам-хатыйп итеп билгеләнгән. Аның биш улы булган: Гыйлаҗетдин, Лотфулла, Җиһангир, Ибраһим, Шәмсун. Бу вакытта Гыйлаҗетдингә унике яшь. Димәк, Исхакыйның әтисе Гыйлаҗетдин Елховой авылында туган булып чыга. Ул Чистайда Закир ишан Камалиев мәдрәсәсендә укый. 1873 елның мартында муллалыкка указ ала, Яуширмәгә килеп, 1902 елның гыйнварына кадәр авылның беренче җамигъ мәчетендә имам-хатыйп, мөдәррис булып тора. «Кызыл Армия» гәзитәсенең 1919 ел, 10 июль санында Гыйлаҗетдин хәзрәт Исхаковның 1919 елның 9 мартында вафаты турында язылган хәбәрдә болай диелгән: «Казан әтрафында атаклы хәзрәтләрдән саналып, уку-укыту эшләрендә татар дөньясына күп хезмәт иткән кеше… Үзенең утыз еллар мулла булып торган бер заманында тирә-як авылларда бик күп мәдрәсәләр ачып, татарларны укырга өндәгән. Мәрхүмнең үзеннән соң өч кызы, ике улы калып, кече улы Хәсән Исхаков иптәш – хәзерге көндә совет платформасында эшли торган яшь язучылардандыр».
Г. Исхакыйның әнисе – Габделвәли хәзрәт белән Мәхфүзә остазбикә кызы Бибикамәрия 1856 елның 12 нче августында (иске стильдә) Яуширмәдән 12 чакрым ераклыктагы Мөслим авылында (хәзерге Чистай районына керә) туган. Әдип «Тәрҗемәи хәлем» кулъязмасында: «Әниемнең әтиләре, әниләре ундүрт буынга кадәр голяма зөмрәсеннән, Казанның хәле авыр вакытта Кырымнан Кырым шаһзадәләре идарәсеннән Казанга ярдәм итәргә килгән, «Чура батыр» хикәясенә тема биргән кешеләр токымыннан», – ди.
Гыйлаҗетдин белән Камәрия 1873 елның 3 августында (иске стильдә) Мөслим авылында никахлаша. Аларның унике баласы булган: Мәрьям, Габдерахман, Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Салихабану, Гайнелмәрзия, Габдерахман, Мөхәммәдхәниф, Әхмәдгали, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән. Шуларның бишесе: Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән исән-сау үсеп җитәләр.
Г. Исхакыйның ике баласы булган. 1904 елның 3 (яңа стильдә 16) августында аның Мәэмүн исемле улы дөньяга килә, ләкин бала тугыз атналык булгач үлеп китә. Әдипнең икенче баласы Сәгадәт исә метрикә буенча 1905 елның 15 (яңа стильдә 28) июлендә туган.
Г. Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия (1882–1965) 1938–1939 елларда Чистай төрмәсендә утыра, аңардан Гаяз абыйсыннан килгән хатларны таптыралар. Олы улы Габделхак Мәскәүгә Калининга хат яза. Шуннан соң гына, ундүрт ай утырганнан соң азат ителә.
Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (1896–1940) башта Яуширмәдә укытучы була, 1923–1925 елларда «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә эшли, 1925–1930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укытучылар әзерләү курсларында укыта. Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яши. Гаяз абыйсының 1927 елның 21 апрелендә Истанбулдан язган хатындагы: «Сәгадәтнең тәрбия мәсьәләсе бик мөшкелләнде. Аурупада укытырлык акча эшләү бик авыр, хосусән миңа… Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы?» – дигән сүзләрен Әхмәтхәсән укый алмаган, хат КГБ кулына эләккән. «Халык дошманы энесе» дип эзәрлекләүләрдән качып, ул 1930 елларда Уфага, аннан Үзбәкстанга китә, Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма монда да тынычлап яши алмый, шул ук «гаебе» өчен кулга алына. 1937–1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Котылып чыккач та, НКВДга чакырылулардан туеп, авыру хатынын, мәктәптә укый торган ике улын калдырып, асылынып үлә. Аңа нибары кырык дүрт яшь була.
Яуширмәдә Исхакыйларның ояларын туздыралар. Йортларын, малларын алып, туганнарын урамда калдыралар, сеңелләренең балаларын уку йортларына алмыйлар. Барлык туганнар, Яуширмәне ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. «Халык дошманы»ның ерак туганнары да эзәрлекләнә. 1937–1940 елларда Г. Исхакый туганнарының җәзага тартылулары кайбер гаиләләрне хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр иткән.
Совет хөкүмәте чит илдә яшәп, Аурупа һәм Азия илләрендә абруй казанып өлгергән, инде үзенең трибунасын – мәҗмугасын да булдырып, үткен каләме белән большевизмның чын йөзен фаш итеп торган Г. Исхакыйның туганнарыннан менә шулай үч ала. 1989 елда Мәхмүт Таһир безгә: «Сәгадәт апа әтисенең энесе Әхмәтхәсәннең язмышы турында бик беләсе килә иде», – дип язган иде. Димәк, Исхакыйлар илдәге туганнарының хәлләрен белми яшәгән. Шулай ук Г. Исхакый, кызы Сәгадәтне үз янына алдырып, баласын үлемнән коткарып калган.
Сәгадәт Казанда Мариинская дип аталган гимназиядә укый. 1917 елның 7 мартында Казанда «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. 1922 елда әтисе янына чит илгә китә. Берлинда гимназиядә һәм аннан соң университетта укыган чорларда Сәгадәт тә, әтисе дә матди яктан бик авыр хәлдә яшиләр. Каникул вакытыңда Сәгадәт әтисе янына Төркиягә барып йөри. Истәлекләрендә, үзен каникулдан соң Берлинга озатканда: «Әтием үксеп-үксеп елады, – дип яза Сәгадәт. – Минем китү сылтау гына иде, аны елатучы сәбәп өметсезлек тулы тормышыбыз иде».
Г. Исхакый бервакытны илгә кайту мәсьәләсендә элек бергә сөргендә булган иптәше К. Е. Ворошиловка мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин, Сәгадәт апа язганча, «Ворошилов бер самими, бер иптәшлек хисе белән: «Тормышыңны саклау өчен тырышырмын, ләкин эш өлкәсе синең өчен ачык түгел», – дип җавап бирә».
Сәгадәт Чагатай тюркология буенча профессор булып җитешә, Әнкара университетында төрек теле укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай (1902–1984) шул ук университетта студентларга социология буенча белем бирә.
Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укый һәм сөйләшә. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнаша, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайлана. Аның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1963, I т.), «Казакъча мәтеннәр» (1961) «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1972, II т.) һ. б. хезмәтләре бар.
Сәгадәт Чагатай 1988 елда «Айаз – Таһир» («Төркстан – Идел-Урал») вакыфын төзи. 2007 елда Истанбулда шул вакыф тарафыннан «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле китап һәм 2008 елда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре» дигән ике томлы җыентык нәшер ителә.
Г. Исхакыйның бердәнбер исән баласы Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә сиксән дүрт яшендә Әнкарада дөнья куя, шул шәһәрдә җирләнә.
Сәгадәт ападан варислар калмый.
Г. Исхакый гомеренең соңгы унбиш елын Төркиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиядә калган әсир милләттәшләр Төркиягә күчәргә ярдәм итүен сорап иң беренче Г. Исхакыйга мөрәҗәгать итә. Әдип җиң сызганып әсирләргә беренче ярдәм – посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г. Исхакый, милләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә… тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», – дип хәбәр итә. Дөньякүләм танылган галим Әхмәт Тимергә язган хатында ул: «Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокукларын кайтару эшендә тырышабыз», – ди. Йөзләрчә татар әсирләре Г. Исхакый ярдәме белән Төркиягә килеп урынлаша.
Г. Исхакыйга Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре исә Төркия гражданлыгы алуда ярдәм итүен сорап язалар. 1949–1951 елларда Кобеда яшәүче Габбас Мөхәммәдҗанга җавап хатларында әдип аталарча һәм дипломатларча Төркия гражданлыгы алу өчен нәрсәләр эшләргә, кемнәр белән ничек сөйләшергә, хәтта гаризаны ничек язарга кирәклеген дә өйрәтә. Аларның гозерләрен үтәү юлында үзенең нәрсәләр башкарганын тәфсилли. Ә бу тәфсилләр артында никадәр мәшәкать һәм кыенлыклар ята. Истанбулдан Әнкарага барып йөрүләр, хөкүмәт кешеләре белән күрешүләр, дус-ишләрен дә шул юлда ярдәм итүгә тартулар һ. б.
Бу хатлар Г. Исхакыйның, чит мохиттә, тар кысаларда яшәгәндә дә, милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк итү, җиңеләйтү юлларын эзләшүен, инде үзе ярдәмгә мохтаҗ көннәрдә дә мөһаҗирләр турында кайгыртып, аларга таяныч булып яшәвен күрсәтә.
Г. Исхакый бу хатларда үзенең хәле, сәламәтлеге турында ләм-мим сүз сөйләми. Ә бит ул елларда әдип бик фәкыйрьлектә һәм саулыкка туймыйча яши. Бу хакта ул кызына гына зарлана: утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы, «һеморрой» белән интегүе турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез» ди. 15 октябрь мәрасименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята.
2011 елда Габбас Мөхәммәдҗанның кызы Рокыя ханым Вафаның безгә әйтүенчә, алар 1953 елда Төркия гражданлыгы алуга ирешкәннәр.
Төркиядә Г. Исхакый тырышлыгы белән юлга салынган тагын бер зур казанышны әйтеп китәргә кирәк. «Айлар, еллар маташа торгач, «Америка авазы» радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр», – ди ул Габбас әфәндегә язган хатында. «Америка авазы» – АКШ хөкүмәтенең чит илләргә тапшырулар алып бара торган радиостанциясе. Вашингтонда 1942 елда нигез салынган радио кырыктан артык телдә «сөйләшә», шул исәптән рус телендә дә (СССРда бу «аваз»ны тыңлау тыела).
Күрәсең, мөһаҗирләр шул каналда татарча һәм башка төрки халыклар телендә тапшырулар алып баруны дәгъвалаган һәм уңышка ирешкән. Г. Исхакый Истанбулдан Әнкарага кызы Сәгадәткә язган хатында «татарча радионың сәгате 4,30 да башлый, 15 дәкыйка14 сөрә, аннан соң Төркестан, аннан соң азәри…» дип хәбәр итә. Кызына язган тагын бер хатында исә: «15 октябрь өчен мин «Америка авазы» радиосына үз исемемнән бер сүз сөйләп күндердем», – ди, ә икенчесендә: «Без бу арада биш татар көе җырлатып, «Америка авазы»на күндердек. Шуны вөҗүдкә чыгарыр өчен, айдан артык куыштым, телефоннарын сорама да», – ди.
Г. Исхакый «салкын сугыш» чорында 1953 елның май аенда Германиянең Мюнхен шәһәренә Америка инициативасы белән оештырылган гайрерус мөһаҗирләренең конгрессына бара. Чыгышлар ясый, «Милли байрак» исемле кулъязма мәҗмугада мәкаләләре чыга. Конгресска Америкадан килгән вәкилләр белән әңгәмәләр кора. Шул конгресстан соң 1953 елның 11 декабрендә Мюнхенда СССР халыклары өчен оештырылган «Америка авазы»ның бер тармагы булган «Азатлык» радиостанциясе эшли башлый. Татарча тапшыруларны инде шул «Азатлык» радиосы яңгырата. Мондый зур эшнең оешуында Г. Исхакыйның да роле булган дия алабыз.
О проекте
О подписке