Ниһаять, егерме беренче гасырның ахырына йитә башлады. Җәгъфәр һаман язса да, һаман элгәреге әхлакымызны, гадәтләремезне югалтмаска тырышса да, халыкның гадәте генә түгел, үзләре дә бетә иде. Егерме беренче гасырның 97 нче елында булган гомуми халык санын алуда Җәгъфәр Русиядә 3800 болгар барлыгын белде. Болар аңарга шулкадәр авыр булды – һич әйтеп бетерерлек түгел. Моннан ике йөз ел элек, унтугызынчы гасырда үзләрен язды[р]мас өчен сугышкан, халык санын алуда 15 миллион болгар халкы ике йөз елда 3800 гә калган иде. Бу цифрлар арасының күплеге Җәгъфәрне болгар халкының тәмам бетүенә ышандырган иде. Шуның өчен 15 миллион вакытта үзен үзе саклый алмаган, үз кирәген эшли алмаган, фараз берлән гомерен үткәргән бер халык 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип берлән алга китүнең имкяны юк иде. Моннан соң Җәгъфәр дә рәтләнеп язмый да башлады. Чөнки язуның файдасы юклыгын белгәнгә, тәмам гайрәте кайткан иде. Алай булса да, ичмасам, юкка чыксалар да, тарихтан исемнәре югалмасын дип, болгарларның фәнгә, әдәбиятка, музыкага иткән хезмәтләрен җыя башлады. Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен җыеп, тормышлары тугрысында, гадәтләре хакында бик күп нәрсәләр язды. Җәгъфәрнең әсәрләре һәр кеше өчен бик кыйммәт булганга, руслар өчен дә үзләренең ничә гасырлар бергә торган ватандашларының, хәтта кайбер җәһәтләреннән үзләренең мөгаллимнәренең ничек көн итүләрен белү, тарихлары, музыкалары берлән дус булу, әлбәттә, кирәк булачак иде. Шуның өчен Җәгъфәрнең һәр әсәре русчага тәрҗемә кылынып, меңнәрчә нөсхәләр тарала, рус галәменең һәр сыйныфы тарафыннан укыла, сөйләнелә, хәтта болгарларны кызганалар иде. Болгар әдипләренең әсәрләре, тәрҗемәи хәлләре, болгар белик (кәлим), хәким (фәйләсуф)ларының фикерләре русчага тәрҗемә кылына иде. Болгар музыкасы русларның иң зур шәһәрләреннән иң вак шәһәрчекләренә кадәр таралган иде. Русларның иң бөек сыйныфы да, иң түбән сыйныфы да болгар музыкасы берлән тәэсирләнәләр иде. Болгар әдәбиятында әллә нинди русларның үзләрендә күрелмәгән бер җитдилек, йөрәктән чыкканлык, нинди таш йөрәкләргә дә тәэсир кылырлык бер арт[ык]лык табалар иде. Болгар музыкасында кайгылыктан башка бер рухани халәт, инсанның бөтен фикерен, уен [җәлеп] итә торган бер үзлек табалар иде. Шул кадәрле гали музыканың моңанча үзләренең аталары, бабалары тарафыннан илтифатка алынмадыгы сөйләнелә иде. Моңанча үзләренең ата-бабалары[ның] шундый ләззәттән мәхрүмлекләре өчен аларны кызганалар иде. Аларның бәгъзе кимчелекләрен дә хәтта шул музыка берлән тәэсирләнә алмаганнан дип уйлыйлар иде. Театр, музыкальный вечер игъланнарының башына «болгар музыкасы» дигән сүзне бөтен халыкны җәлеп кыла торган бер сихер кебек карыйлар иде. Музыка магазиннары, музыка журналлары, музыка мәктәпләре шул мәсьәлә берлән мәшгуль иде. Рус театрларында болгар драмалары иң беренче урында иде. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре һәр рус тарафыннан мөкатдәс затлар санала иде. Хәтта никадәр кешеләр үзләренең нәселләре болгарлык булуын дәгъва берлән, болгарилыклары берлән горурланалар иде. Хаслы русларның түбән сыйныфында бер болгар бизгәге бар иде. Бу сүзләр, белмим, хакыйкать иде, белмим, «үлгән сыгыр сөтле була»ның хакыйкатьлеген исбат өчен тагын бер дәлил генә иде. Ни булса да, әдәбият һәм халык шуның берлә мәшгуль, һәммә кешегә болгар дигән сүз әллә нинди бер хисен уяндыра иде. Бер болгарга, кая күрсәләр дә, аның берлән танышалар иде. Аның берлән дустланышалар, аңардан үзләренең мәгыйшәтләрен сөйләндерәләр иде. Язу таныган һәр рус болгар язучыларының исемнәрен бер мөкатдәс итеп йөриләр, аларның тәрҗемәи хәлләрендәге вакыйгалары салоннарда сөйләнә, аларның көлкеләре һәммә кешене көлдерә иде. Чын, саф руслар шул дәрәҗәгә килгәннәр иде, әгәр шул вакытта яңа болгар милләте уяначак булса, үзләренең ярты тормышларын бирәләр иде.
Шул ук вакытта русларда икенче бер мәсьәлә дә бар иде. Ул да егерме икенче гасырны көтү иде. Рус халкы бу бәйрәмне бик шатлык берлән көтәләр иде. Һәм руслар бу гасырда бик күп эшләр эшләгәнгә, үзләренең эшләрен карау чыннан да бәйрәм булачак иде. Чөнки мәшәкать, хезмәт, гайрәт сарыф кылган бер эше эш булгач, карауның эшләүчегә биргән ләззәтене дөньядагы һичбер ләззәт берлән чагыштыру мөмкин түгелдер. Руслар моны беләләр иде. Бу көннең киләсен, бу сәгадәтнең тизрәк йитүен җаннары, тәннәре берлән көтәләр иде. Һәммә йирдә бәйрәмгә хәзерләнү, һәммә кешегә киләчәктәге шатлыктан ләззәтләнү йөзләренә чыккан иде. Рус гәзитәләрендә, журналларында русларның кешелеккә, үз милләтләренә хезмәт итүләре хакында озын мәкаләләр бизәкли иде.
Бу мәкаләләр болгарларның инкыйраз мәкаләсе берлән алды-артлы укылгач, русларның хезмәтләрен тагын ачык күрсәтә, русларда безнең беткән, юкка чыккан милләт булу ихтималымыз да бар иде бит, [әмма үлеп бетүче] без түгел бит, дип тагы шатланалар иде. Бу тавышлар зурая бара иде. Чөнки бу көн якыная бара иде. Ниһаять, бер елдан була, бер айдан була, бер атнадан була, дип сөйләнә башлады. Ахырда «иртәгә була» көне дә йитте. Һәммә кешедә хәзерләнү, һәммә кешедә бер шатлык, һәммә җәмгыятьтә шул көнгә хәзерләнү, һәммә гәзитәләрдә мәкаләләр хәзерләү, журналларда рәсемнәр хәзерләү иде. Җәмгыятьләр арасында Тарих җәмгыяте Петербургка үзенең әллә никадәр әгъзасын җыеп, Болгар хакында булган мәгълүмат нәшер кылыначак, болгарларның музее халык[ка] күрсәтеләчәк иде. Болгар әдәбияты, болгар музыкасы, халыкка болгар тормышы хакында мәгълүматлар биреләчәк иде. Һәм дә, болгарлардан бер кеше дә булсын өчен, актыккы болгар Җәгъфәрне чакырганнар иде. Җәгъфәр җәмгыятькә хәлне сөй[лә]мәгән иде. Бикә берлән килергә вәгъдә итте.
Руслар шул эшләрне эшләгән вакытта, безнең Җәгъфәр абзый да һәрвакыт үз эшендә иде. Ул, болгар бетүенә тәмам ышанганга, аларның калдырган әсәрләрен җыярга тотынган иде. Шуның өчен ул Идел буйлап, Казаннан алып Әстерханга кадәр киткән иде. Әстерханның хәрабә мәсҗедләрен тарих җәмгыятьләре үз идарәләренә алып, өстләренә кайвакыт салынганлыгын, кемнәр төзеткәнен, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын, кайсы елда, халкы бетеп, ташландыгын – һәммәсен язганнар иде.
Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Кайберләре ятимханә, кайберләре фәкыйрьләр йорты, кайсыберләре ночлежный домнар булганнар иде. Әстерханның мәшһүр зияратлары, зиярат өстендәге чардуганнары, ихатасы – һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде.
Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зияратларга кем зияраты икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде. Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, һәммәсен күрде, һәммәсе берлән күңелдән сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады. Мәсҗедләр: «Ник болай иттеңез! Болай калырга булсак, безне салмау кирәк иде. Әйе, сез безне кирәклегемез өчен салмаган идеңез, кайсыңыз – үзеңезнең «мулла» булмаса, тамак туйдыра алмаслык угылыңызга урын өчен иде, кайсыңыз – сукыр, чулак, гарип, эшкә ярамаган, кияү чыкмаган кызыңызны остазбикә итәр өчен иде. Безгә кереп гыйбадәт кылган булып йөрдеңез. Күңелегездән гыйбадәт кирәк дип яисә гыйбадәтне файдалы дип түгел иде, фәкать шундагы Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан агайларга күренеп, берсенең кызын алырга, икенчесенең акчасын алыр өчен иде. Безне шундый начарлык кыла торган урын ясасаңыз да, чыдадык. Ник болай иттеңез?
Әллә голямаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы? Һәммәсенә бер сүз әйтмәдек. Ниһаять, ни берлән кайтардыңыз! Ташладыңыз да киттеңез!» – дигән кебек була иде. Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә атап әйтелгән кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган адвокат кебек сүз эзләсә дә, бернәрсә таба алмаенча, тегеләренең сүзләренә раслап баш иеп кала иде. Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде. Алар гүя аңарга: «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип, гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап, шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, укыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез! Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен түбән, кабахәт, надан кешеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез! Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торамыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүегез берлән генә калдырмадыңыз, алардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттегез. Диварларымыз буенда көнегез-төнеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына тәсәлсел,27 «дәвер, иҗтимаг нәкыйзәен»28 тавышлары берлән үткәрдегез! Кая тәсәлсел?! Кая дәвер?! Һәммәсе бетте, һәммәсе бетте. Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыеп, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргалы китабыңыз берлән күзләрен сихерләп, «дәрес әйтәмез» дип, милләтемезнең булачак кешеләрен харап иттеңез! Шундый зур начарлык иттеңез! Безнең нинди дошманымыз да безгә ул кадәр зарар итә алмас иде.
Без шул фаҗигаләрне күрдек, тукта, рәтләнмәсме, тукта, рәтләнмәсме, дип түздек. Сезнең шул начарлыкларыңызны исемемез берлән яптык. Сез һаман тәүбәгә килмәдеңез! Шуның өчен җәзасын күрдеңез. Беттеңез! Беттеңез! Ичмасам, башымыз тыныч калды, актык гомеремездә мәдрәсә дип алдап торудан котылдык» дигән кебек булалар иде. Җәгъфәр әфәндегә, чыннан да, боларның бу сүзләре дөрест кебек беленә иде. Ул хәтта: «Ник бездә бу мәдрәсәләр булды икән? Әгәр булмаган булса иде, милләтемез укыр йиремез юк дип, кирәгенчә ясаган булырлар иде. Ясый алмасалар, икенче халыкларның ясаган йирләрендә укырлар иде. Һәммәсе бәхетсезлеккә каршы, һәммәсе – бәхетсезлек!» – дип уйлый иде.
Зияратлар, зияратлардагы олуг кешеләр моннан ике йөз ел элек болгарларның бөтен тарафыннан зиярәт өчен29 килгән каберләр Җәгъфәр әфәндегә: «Ни хәл? Син генә нишләп йөрисең инде?» – дигән кебек булган иде. Җәгъфәр әфәнде[нең]: «Тәкъсир, сезне зиярәткә килдем», – җавабына каршы, көлеп: «Кем кушты? Кем чакырды? Сез олуглау дисезме аны? Ул мине мыскыл итү генә! Сез, мине олуглыймыз дип, минем каберем янына тезләнеп утыруыңыздан миңа ни файда? Сез мин әйткән сүзләрне ишеткән, тыңлаган булсаңыз иде, миңа гомеремә бер кешеңез килмәсә дә, һич кайгырмас идем. Һәр көнне килеп, әллә нинди кылган кабахәтлекләреңезне миннән гафу кылдырмакчы булдыңыз! Үзеңез кылырга уйлаган кабахәтлекләреңезгә минем каберем янында утырган өч-дүрт гарипкә биргән сәдакаларыңыз берлән минем ризалыгымны, хәтта фатихамны сатып алмакчы булдыңыз! Сезгә миннән фатиха алырга кирәк дип кем әйтте? Ай-яй!! Бер төрлеләрегез сәләфләрчә30 буламыз дигән булып, аларның ишәкләре тычкан урынга сез дә тычтырмакчы булдыңыз! Безнең әйткән сүзнең, пәйгамбәремезнең әйткән сүзенең мәгънәсе берлән йөрмәдеңез, сүзе берлән йөрдеңез! Шуның өчен сезнең тарихыңызда сүздән бүтән нәрсә булмады, барыңыз да дин кайгырттыңыз! Барыңыз да милләт кайгырттыңыз! Милләткә нишләдегез?! Бусы болай кирәк, тегесе тегеләй кирәк дип сөйләдеңез дә, тамакларыңызны туйдыргач, корсакларыңызны тутыргач – таралдыңызмы?! Әй оятсызлар! Оятсызлар!» – дигән кебек була иде. Һәм Җәгъфәр әфәнде үзе дә бу сүзләрнең дөрестлеген белеп, колагыннан аягына кадәр кызарып, бер сүз әйтә алмаенча кала иде.
Әстерхан янындагы мөселман авылларның хәрабәләре, җимерелгән мәсҗедләре, зияратларындагы ташлары, тарих җәмгыятенең музәханәсендә китаплары, киемнәре, зиннәт әйберләре, табак-савытлары Җәгъфәр әфәнденең шулкадәр башын тутырган иде, ул һичнәрсә хакында уйлый алмый иде. Ул көнен дә, төнен дә төшендә шулар берлән мәшгуль иде.
Бәхетсезлеккә каршы, Җәгъфәр әфәнде урамда болгар көе уйнап йөри торган органчы күрде һәм анардан болгар көйләрен уйнатты. Ләкин һич сабыр итә алмый үксеп-үксеп егларга тотынды. Ул, кулыннан уенчыгын алган бала кебек, тәти казакиен котлатырга барганда егылып, тәти казакиен сазга былчыраткан бала кебек еглый иде. Бу музыка Җәгъфәр әфәндегә тагы болгарның бөтен дөньяны дер селкетеп, бөтен мәдәни галәмдә сату итеп йөрүләрен, хәзер үзенең музыкасын уйнарга да кешесе калмауларын, бер-ике елдан, белмим, бер-ике көннән музыкасын тыңларга да, тыңлагач, егларга да кеше калмаячагын уйлап-уйлап еглый иде. Бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр яшьләренең яшенең калдыклары, бу яшьләр унтугызынчы-егерменче гасыр картларының фанатизмының нәтиҗәләре, унтугызынчы-егерменче гасырның голямасының утырткан агачларының йимеше иде – зәкъкум (агулы җәһәннәм агачы) йимеше иде. Җәгъфәр әфәнде болгарларның һәр әсәрләре берлән күрешеп, мәсҗедләрен кочаклап, китапларын үбеп-үбеп күрешеп, Әстерхандагы мәшһүр шагыйрьнең каберенә йөз сөртеп, Казанга таба юнәлде.
Әстерханнан китүе никадәр кәефсез булса да, парахутта аннан да кәефсез булды. Парахутның көпчәге өстендә «Громъ» дигән парахутның исеменең ике ягында да саргайганрак, аз гына таныла торган мөселман хәрефе берлән язылган сүзләр күренә иде. Җәгъфәр никадәр ни язылганын белергә теләсә дә, парахут барганда аз гына укып аңларлык түгел иде. Шуның өчен әүвәлге пристаньда ук бик тиз чыгып, шуны укырга тотынды. Ал ягында «Габд» сүзе, ахыр ягында «сыйри» сүзләрен укыды. Бу сүзләр Җәгъфәр әфәндегә яшен суккан кебек тәэсир кылдылар. Бу парахутның бервакытны болгарларның беренче мөхәррирләре «Габделкаюм әл-Насыйри» исеме берлән исемләнгәнен вә мөселманнар тарафыннан төзелгән «Йил» исемендәге ширкәтнең бер парахуты икәнлеген белде. Моның саргаеп, буяулары коелып, көчкә генә укылуы гүя шуның ачуын китерер өчен ясаган кебек күренә иде.
Җәгъфәр әфәнде нишләргә белмәенчә, тагы бик озын-озын уйларга чумып, бик авыр сагышларга төшеп, кая барганын белмәенчә кайта иде. Үз исәбе берлән сарайга керергә кирәк булса да, бу кайгылар берлән дә шулкадәр кәефсез уйлар уйлап йә бөтенләй гакылдан сабармын дип кермәскә уйлаган иде. Гакылдан сабуына да ис китмәс иде дә, рус тарихларында «актыккы болгар гакылдин сабып үлде» сүзен калдырасы килмәүдән иде. Шул кайту берлән Җәгъфәр Шәһре Болгарга да кермәде, туп-туры Казанга кайтты.
Казанга менгәндә, юлы Печән базарыннан үтәргә туры килде. Элгәреге үткән бер кешегә артыннан адресы берлән «иман» яисә «көфер» йибәреп тора торган, киеменнән алып хәрәкәтенә кадәр булган эшләрен иләкләрендин сөзеп чыгарып тора торган болгарлар урынына ярым-ярты русча сөйләгән еврейлар берлән руслар тавышы гына ишетелә иде. Казан тарихында укып, һәр кибеттә нинди кеше сату иткәнне, нинди товар берлән кәсеп иткәнне белгәнгә, һәр кибетне күргән саен шул кибетнең хуҗалары моның күз алдында һавасызлыктан кычкырып-бакырып үлгән кебек булалар иде. Шуның өчен болар яныннан үтү, бу хәлләрне сизү Җәгъфәргә бик авыр иде.
Аның берлән генә бетмәде, Печән базары мәсҗеде тугрысына йитте. Ни күзе берлән күрсен, мәсҗеднең алдына алтын хәреф берлән «Болгарский музей» дип язган бер вывеска күтәрәләр иде. Моңарга әллә никадәр кеше җыелган иде. Ишек төбенә әллә никадәр сачәкләр ыргытылган иде. Кич яндырыр өчен әллә никадәр электрик лампалары хәзерләнгән иде. Бу көн икенче октябрь булганга, русларның Казанга керүләре бәйрәм көне мөнәсәбәте илә болгарларның мәсҗедләренең музейга әйләнү бәйрәме шул көнгә тугры китерелгән иде. Шуның өчен хәзер бәйрәмгә әллә никадәр кеше җыелган икән дә, бер тарих мөгаллиме болгарлар хакында бераз тарихча мәгълүмат биргәч, рәсмән ачылачак икән. Җәгъфәр әфәнде, моны белгәч, тизрәк моннан үтәчәк булды. Ләкин халыкның тыгызлыгы сәбәпле үтү авыр булганга, халык авызыннан «бывшая мечета» дигән укларның Җәгъфәрнең йөрәгенә кадәр керүләренә сәбәп була иде. Мең бәла берлән Җәгъфәр бу күренештән котылды. Кабан буйлап китте. Кабан күле буенда Апанаевлар мәдрәсәсенә «Приют» дип язылган язуны күрде, тагы бер уфлады да хәзерге Екатеринский урамга чыга башлады, чатка йиткән иде, кыңгырау тавышы ишетелә башлады, кая икән дип караса, Апанаевлар мәсҗеде час булган икән дә, хәзер пожар чыккан вакытка тугры килгәнгә, шуның манарасында колоколны кагалар икән!! Җәгъфәр ни эшлисен белмәде, «уф!» дип сулады да күзен йомып тизрәк китте.
Юлы Борнаевлар мәсҗеденә тугры килде. Ни күзе берлән күрсен, манарасын павильон ясаганнар, ак алъяпмалы официантлар, башларын сачәк берлән тутырган барышнялар торалар. Җәгъфәр нишлисен белмәде. Күз йомды, күз алдында мәсҗед эчендә мулла хотбә укый, имеш, өсте павильон, имеш, кебек була башлады. Тагы Әҗемнәр мәсҗеде янына китсә, анда да шундый бер кәефсезлек булыр дип, атын Мещанский урамнан Печән базарына борырга кушты.
Тагы бәла! Тагы кайгы!! Зәңгәр мәсҗед бөтенләй юк!! Кая ул?!! Ахырда бервакытны манарасы ишелүен гәзитәдә укуы исенә төште. Зур хәреф берлән «Больница» дип язып куйган язу күрде һәм шуның элгәреге мәсҗед икәнлеген белде. Мәдрәсәсенең башында «Акушерский курсъ» дип язылып куелган иде. Моннан да котылды, әлхәмдүлиллаһ. Тагы бер бәла бармыни? Субай мәсҗеденә «Читальня» дип язып куйганнар! Тагы арырак ничә йөз шәкертләргә урын булган Галиев мәдрәсәсенең дә тарихын, үзләрен үзләре мактап язган шигырьләре янындагы ташка «Убежище для неизлечимых больныхъ» дип язып куйган вывесканы күрде, монысы тагы бик авыр булды. Алай булса да, бу мәдрәсәнең тарихы исенә төшкәч, кылт итеп: «Монысы, ичмасам, әүвәлге вазгыятен югалтмаган икән», – диде.
Извозчик та, борыла-борыла арып беткәч: «Инде кая?» – дип сорады. Җәгъфәр уянган кебек булды да кая булса да бер нумирга төшерүен үтенде. Болар шул урам берлән барганда, бик биек бер башняның башында флак күрде һәм шуның яныннан бик күп халыкның сачәк күтәреп чыгуын күрде. Исәпләп караса, бу йир Госманов мәсҗеде тирәсе икәнен белде. Һәм чынлап карагач, бу башня да аның манарасы, ул сачәк күтәргән кешеләр дә элгәре мәсҗед булып, хәзер гөлләр, сачәкләр кибете булган Госманов мәсҗеденнән чыгуын күрде. Монысына кайгырырга да өлгерә алмаган иде, извозчик атны туктатты, Җәгъфәр дә уянып, үзен әллә кайчаннан бирле вата торган уйлардан тынычлыйм дип, нумирга керә башлады. Күзе капка башына төште. «Госманов мәсҗеде мәдрәсәсенең вакыфы» дигән сүз моның элгәреге мәдрәсә икәнлеген белдереп, тагы моны изә башлады. Җәгъфәр әфәнде, ни булса булыр дип, нумирга керде. Һәм дә бик арыдыгыннан, тиз генә йокларга ятты.
Төшләрендә тагы Әстерхан халкы, «Хәзәр» идарәханәсе, Печән базары мәсҗеде, Казан халкы берлән саташып бетте. Берсендә һәммә халык яланбаш, яланаяк көзге кояшта йылынган төсле күренәләр иде. Икенчесендә сачәкләр, болгар музыкалары, болгар гәзитәләре берлән бер болгар бәйрәме ясыйлар, имеш, кебек күренә иде. Болгарларның мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре һәммәсе «Болгар мәйданы» дигән йиргә җыелганнар, имеш. Һәммәсе халыкка: «Безнең милләтемезнең бетү ихтималы бар иде, менә шул фидаиләр аркасында, шулкадәр хезмәт аркасында менә бүгенге көнгә килеп йиттек. Хәзер нигеземез таза, иске черек нигезне алыштырдык, халкымыздагы чергән фикерләрне, урта гасырлар уйларын бетердек; моннан ике йөз ел элек милләтемезнең иң куркынычлы вакытында, милләтемезнең голямасы исемендәге милләтемезне ашап тора торган бөек затларны, тирес иттереп, җир яхшыларга түктек. Йиремез яхшырды. Йиремездән менә сезнең кебек затлар мәйданга чыкты, мәдрәсәләремез, мәктәпләремез яңарды. Элгәреге «дәвер», «тәсәлсел» урынына – математика гыйлеме, схоластика урынына фәлсәфә дәресләре куелды. Шәкертләргә тәсбих урынына фәлсәфә китаплары таратылды, укытылды, укылды, бу дәрәҗәгә килде, бу көнгә йитте. «Милләт тагы меңнәр яшәсен!! Яшәсен меңнәр!!» тавышы бөтен дөньяны алган кебек була иде. Кул чабулар, болгар музыкалары, тагы «Яшәсен мөхәррирләр! Яшәсен болгарлар!!» тавышы галәмне тота иде.
О проекте
О подписке