– Мин шул болгармыни?! Шул микәнни?!! Ул вакытта һәммә йирдә минем тазалыгым, өстем-башымның яхшылыгына, кайтсам, өемнең тынычлыгына исе китмәгән кеше юк иде, хәзер нинди булганмын – өстемә әллә нинди сәләмә кеше киемен киенгәнмен, элгәреге кызыл йөзләр урынында саргайган битләр булган. Уйнап тора торган күзләр урынында өметсез-өметсез карый торган тирән-тирән чокырлар булган, озын юллардан кайткач, хәл итәргә ята торган тыныч өйләрем кандала базы, корт оясы булган, аның да һәр көнне бер агачы сына, һәр көнне өстемә җимерелергә якынлаша, һәр көнне, шуларга карап, яшь вакытларны искә төшерәм. Картайдым, фәкыйрьләндем, авыруга сабыштым, – дип, үзенең хәзерге хәле берлән иске хәле арасын чагыштырып карарга сәбәп була иде.
Бу музыка, чыннан да, әхлак мөгаллиме була торган нәрсә булса да, чынлап та, «әхлакны төзәтү» өчен шул музыка җитсә дә, музыкага халкымызның карашы башкарганга, ягъни аның әхлак төзәтүче икәнлегенә ышанып, шуның берлән файдалану урынына, аны үзен «әхлак бозучы» дип каралганга һәм әхлакка хезмәт итә торган кеше арасында аны тыелган күрелгәнгә, аны әхлаксыз кешеләр кулына төшергән иде. Шуның өчен ул әхлаксызлар кулында әхлак бозар өчен бер корал булган иде. Әүвәлдә кайсыбер руслар яһүдиләргә исерткеч, фахешне үз музыкабыз берлән безнең үземезнеке итәр өчен буяп күрсәтә башлаганнар иде. Һәм, чыннан да, бик файда иткәннәр иде…
Һәммә йирдә музыканы фахеш, исерткечнең гаебен капларга куллану халык арасында тарала башлаган иде. Музыканың бу эшен күргәч, ягъни әхлакка файда итәр урында, әхлаксызлыкка тарта башлагач, музыка, һичшиксез, зарарлы хөкеме чыгарылды. Шуның өчен музыка үзе дә фахеш хезмәтчесе булды. Болгар музыкасы шулкадәр былчыракланган, болгар йырлары шулкадәр әхлаксызланган иде, аларны бер минут тыңлау бик авыр була иде. Шул сәбәптән милли тел, милли әдәбият, милли театр мәсьәләре арасына милли музыка мәсьәләсе керә алмаган иде. Шул мәсьәләләр берлән мәшгуль кешеләр дә милләтнең үсешенә милли музыкаларның кирәклеген, милли рухны саклау милли музыка эше икәнлеген хәтергә дә кертми кебек үтеп баралар иде. Болгар халкы никадәр музыка сөя торган милләт булсалар да, аларга кирәгенчә каралмаганга һәм аларны белүне җинаять итеп саналганга, ул дивар артларында гына калган иде. Хатын-кызымызда моңарга мәхәббәт тагы артык булса да, алар да изелеп кенә калганнар иде.
Ниһаять, унтугызынчы гасыр ахырларында музыка җинаять түгеллеге сөйләнмәсә дә, акыртын-акыртын гына рәтләнә башлады. Казанда Минкин Гариф исемендә бер кеше болгар музыкаларын нотага сала башлады, ниһаять, никадәр иске вә яңа көйләр рәткә салды. Бу кеше, бәлки, яхшы түгелдер, бәлки, яхшыдыр, бәлки, моны голямалар яратмый торганнардыр – мин анысын белмим, ләкин бу кеше милләткә шулкадәр хезмәт итте, моның хезмәте, һичшиксез, кыямәткә кадәр онытылмаячактыр.
«Яшәсен Гариф Минкин!! Яшәсен милләт!!» тавышлары бездин балаларымызга, балаларымыздан аларның балаларына кадәр, кыскасы, иң актыккы болгарга кадәр авыздин төшмәячәк, андин соң да шундый гүзәл музыка калдырдыгы өчен Аурупалар арасында да онытылмаячактыр. Моннан соң болгарлар арасында музыка машиналары күренә башлады. Болгарларның залында «Сакмар суы», «Тәфкилев», «Әллүки», «Казан алган көй» вә башка көйләр ишетелә башлады. Ирләремез, кызларымыз – һәммәсе йөз, мең елдан бирле бабайларымыз тарафыннан эшләнгән музыканың, бабайларымызга уйлаткан уйларны, бабайларымызга биргән хисләрне балаларына бирә башлады. Бу да байларга гына махсус булганга, гавам халкы арасында, һәр кыз мунчага төшеп биергә, кубыз уйнарга тырышса да, иркенлек булмаганга, аларның бик аз гынасы – халык арасында «азган», муллалар каршысында «ахмак» сүзе берлән телгә кергәннәре генә файдаланалар, искедәге бабайларның хисләрен аңлый алалар, үзләренең кайгыларын тарата алалар иде.
Әдәбият берлән музыка милләтнең атасы берлән анасы икәнлеге һәркемгә мәгълүм бер эш, тарих берлән исбат ителгән бер хакыйкать булса да, ата никадәр сәламәт булса да, анасыз бала тумавы мәгълүм эш булса да, атасыз-анасыз бала да зинадан туган икәнлеге ышанычлы эш булса да, милләтнең атасы берлән анасы булган музыка берлән әдәбиятны бергә торырга никях укытырга, берсенә берсе файда итешергә, берсен берсе саклашырга вәгъдә кылынышуларын алырга теләмиләр дә иде, алмыйлар да иде. Шуның өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә – безнең йөземезне генә кызартачак иде. Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда музыка … яшерен рәвештә тәрәкъкый итсә дә, гомум файдалана торган йирләр юк иде.
Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. Шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзене кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр, музыка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фахеш йиренә баралар иде, кайсылары икенче халык музыкасын тыңлыйлар иде, кайсылары кайгыларын йотып, өйдә утырып калалар иде.
Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы хакында фикерләшү башланды. Һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары ясау башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлге карашын үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес (кире, каршы) торганга, бу эш үсеш ала алмады. Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кирәк булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм гомерләр үтә-үтә, тарих берлән күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган икән» дип сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһәмият бирүче дә чыкмаган иде һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә тотынмаган иде. Шуның өчен музыка тагы фахеш эченә чумган. Тагы үзенең табигый гүзәллеген югалткан иде. Гәзитәләрдә ахырга таба музыка хакында язылган мәкаләләр күренә башласа да, алар да музыка кешеләре тарафыннан язылмаенча, музыка хакында мәгълүматлары бар кешеләр генә язган булганга, йөрәктән чыкмаганга, халыкка ул дәрәҗә тәэсир кылмый иде.
Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны табигый чисталыгына кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн артка кала, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә иде.
Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Динемездә рәсем ясау тыелган булгангамы, әллә үземездә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде. Рәсемнәремездә вак-төяк мәсҗед сурәтләре, изге урын сурәтләре – Мәккә, Мәдинә күренешләре генә булганга, алар да фотограф берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде.
Китап кибетләремездә «Башмак шәриф», «Гасаи мөбарәк», «Комган» һәм дә «Йаһу йаминһу» дип аһлар берлән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган «Мөэмин күңеле» исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, тормыш хакында ялган уйлар берлән гавамның башын гына тутыра иде.
Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Аурупада рәсемнәренең мәгънәлелеге, үзенә бертөслелеге, оргиналлыгы берлән бик хөрмәтле булдылар. Аеруча «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак сыйлавы», «Бер болгар картының сату сәфәренә китәр алдыннан юл киемнәре берлән балалары, хатыны җыелган бер мәҗлестә дога кылуы», «Бер болгар шәкертенең мәдрәсә почмагында елтырый торган ут яктысында күлмәк өстеннән генә юрганын салып, «Казый» моталәга26 кылуы», «Бер мулла кызының чаршау артыннан гына үзенең иптәшләре берлән аталарыннан качып язу өйрәнүе» рәсемнәре табигыйлар иде, дөрестләр иде. Бу рәсемнәр әүвәлләре һәммәмезгә дә үземезнең тормышымызны күрсәтә башладыклары кебек, арамызда шундый эшкә сәләтлеләребезнең дәртен уяндырырга да сәбәп булган иде.
Шуның өчен егерменче гасыр урталарында болгарлардан рәссамнар чыга башлаган иде. Һәм дә мәйданга болгар рәсемнәре атыла башлаган иде. Бу рәсемнәр арасында болгар кызларының киндер агартуы, болгар егетләренең тау башында яз көнендә су ташуында музыкада уйнаулары, ат ашата торган малайларның бәрәңге пешерүләре халык арасында хөрмәтле булган һәм дә рәсемнәрен дә игътибарга керткән иде. Моңарга башка әхлак галәменнән, әхлаксызлык күренешләреннән бик күп рәсемнәр ясалган иде. Кара халык, замана фикеренә авышкан халык, болардан зарар булуны һич уйламаенча, өйләренә тага, балаларына мәгънәләрен сөйләп күрсәтә башласалар да, голяма төркеме тагы бик каты аякланып, рәсемнең хәрамлыгы хакында, диварларга элү ярамавы хакында, рәсемнең күңел каралтуы, фәрештә качыруы хакында күп сүзләр сөйләнеп кенә калмаенча, мәсҗедләрдә вәгазьләр сөйләнеп, шул мөнәсәбәттә китаплар, рисаләләр дә язылды. Голямалар арасында «ярый» диючеләр дә булганга, тагы бер тавыш купты.
Дин мәсьәләсе хакында фикер алышу өчен мәҗлесләр ясала башланды. Яңа курчак туена мәйдан тагы ачылды. Язылды, укылды, сөйләнде, кычкырышылды – тагы берни чыкмады, мәсьәлә шул көенчә калды. Ләкин бу тавыш рәссамнарга шактый гына зарар булды. Рәсемнәре аз үтә башлады, үзләренә халыкның карашы башкарды. Рәссамлыкка хәзерләнә торган яшьләрнең күбесен атасы-анасы, карендәш-кабиләсе туктата башладылар. Туктамаганнарына тагы «бозылган» дип карый башладылар. Озак үтмәде, рәссамнарымыз кайсылары үлделәр, кайсылары тамак туйдырыр өчен рәссамлыкны икенче дәрәҗәгә калдырдылар. Ни булса да булды, бер вакытны мәдрәсәләр, мәктәпләр беткән кебек, музыкамыз әхлаксызлыкка чумган кебек, рәссамнарымыз да беттеләр.
Сез, шул вакытта фәннәр ни дәрәҗә иде, аларга игътибар бар идеме, фәнни китап бар идеме, диерсез. Бар иде. Унтугызынчы гасырның башында фәнни әдәбият мәйданга чыккан иде. Чыгуы илә бик олуглап каршы алынмаса да, акыртын гына тәрәкъкый иткән иде. Һәр фәннән кыскача, камил китаплар бар иде, һәр фәннең укучысы бар иде, һәр фәнгә чыгарылган кире каккан тәнкыйтьләр, һәр фәннең кирәклеге хакында язылган рисалә бар иде.
Һәр фән азмы-күпме укыла иде, фәнни мәсьәләләр хакында фикер алышалар иде. Ләкин бу фәннәр мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә укытылмыйча, романнар кебек, һәр кешенең үзе тарафыннан гына укылганга, төбенә төшеп йителми иде, һәм дә фән белүчеләре дә фәннең кагыйдәләрен генә беләләр иде, аны эшкә куя алмыйлар иде. Шуның өчен фәннең үсүе күз ачылуга гына сәбәп була иде. Милләткә матди файда итә алмый иде. Булмавына караганда монысына да шатланырга ярый әле. Ләкин шулай булса да, бу фәннең дә алга китүенә, аның милли булуына бик күп кешеләр, бик күп гайрәтләр, бик күп хезмәтләр сарыф кылсалар да, моннан да дингә зарар күргән голямаларымыз монда да бик зур низаглар чыгарганнар иде. Болар әүвәлдә астрономия мәсьәләсеннән генә чыкса да, бара-тора җир турындагы гыйлем, тарих, җәгърафия, табигать белеме фәннәренә дә барып җиттеләр. Һәммәсендә дә дингә каршы килү, шәригатькә сыймаулар китереп чыгаралар иде. Үз дәлилләрен куәтләр өчен, Коръәннән, хәдистән тирес-морыс мәгънәләр чыгарып, әллә ниләр кылындырып бетерәләр иде.
Бу да үзенчә бер курчак туе иде, бу низаглар гәзитәләремезгә, журналларымызга, хәтта календарьларымызга да кергән иде. Монда да актыккы хөкем «көфер» иде. Фән ияләре, никадәр фәнне яратсалар да, никадәр фәнгә хезмәт итсәләр дә, хезмәтләре нигезле булмаганга, фәнне дошманнан саклау өчен бер кальга (крепость), фән мәктәбе төзелмәгәнгә, бу фәнемез дә бервакытны музыкамыз, рәссамнарымыз кебек һәлак булачагында шөбһә юк иде. Ел үткән саен, фәнни китаплар арта барса да, укучылары азая иде. Һәм дә әүвәлдәге кебек фән фидаилары бер дә күренми иде. Шуның өчен бу да озакламаенча бетәчәк иде. Ислам фәннәре хакында сөйләргә дә юк. Чөнки бездә аның алга киткәне дә юк иде, артта калганы да юк иде. Нинди зур мөдәррисләремез, нинди шөһрәт тапкан галимнәремез булса да, һәммәсе исламның ни икәнен, исламның рухын аңламаганнар вә диннең фәлсәфәсеннән хәбәр ала алмаганнар иде. Безнең галимнәремезнең гыйлеме һәрвакыт бер хөкемне төрлечә фикерләп, бер юнәлештә аңлау булмаенча, диннең гадәтләрен белү белән генә чикләнә иде. Шуның өчен бездә пакьләнү мәсьәләсен, күрем, бала тудыру мәсьәләсен белгән кешеләр, пәйгамбәремез галәйһиссәламнең кая туганлыгын белмәсәләр дә, һич шәргый бер мәсьәләнең фәлсәфәсен белмәсәләр дә, «голяма» дип атала иде. Шуның өчен болар нинди генә файдалы яңа мәсьәлә чыкса да, үзләренең «Китабел истинҗа»ларына («Пакьләнү турындагы китап») карарга тотыналар иде, анда булмагач, хәрамлыгы берлән хөкем кылалар иде.
Мәдрәсәләргә карасак, аларда да өмет юк иде. Иске мәдрәсәләр замана үтә-үтә искереп, хәрабә хәленә килгәннәр иде. Төзүчеләре әллә кайчан үлеп беткәнгә, мәдрәсәнең кирәгенә вакыфлар калдырмаганга, мәдрәсәләр, элгәре торырлык булса да, бара-тора, әүвәле тәрәзәләре гамәлдән чыгып, аннан соң ашханәләре яраксызланып, гомер үтә-үтә түшәмнәре, диварлары да бозылып, торырлыктан чыккан иде. Шуның өчен теләр-теләмәс кайбер мәдрәсәләр ябылган, кайсылары ябылмаса да, мәдрәсәләрнең бер башында гына тора башлаганнар иде. Аңарга башка да, ул мәдрәсәләрнең дәресләренә үзгәртүләр кылынмаганга күрә, укыту ысуллары бик начар булганга һәм аннан белем алган кешеләр бернәрсәгә дә ярамаганга, ул мәдрәсәләргә керүчеләр көннән-көн азаюда иде. Кайбер мәдрәсәләрдә егерменче гасыр башларында реформа-фәлән дигән сүз[не] ишеткәләгән булсалар да, бу сүзләрне әйтүчеләр үзләре дә реформа ни дигән сүз, мәдрәсә ни дигән сүз икәнне белмәгән кешеләр булганга, фәкать фонограф төсле, кешедән ишеткәнне генә сөйләгәнгә яисә шулай сөйләү модада булганга, «Менә, әйе, реформа кирәк, ахрысы, без ысуле җәдиткә каршы килмибез, голямаларны гына сүкмәскә кирәк», – дип сөйләнсәләр дә, берни дә чыкмаенча калган иде. Яңа байлар, җәмгыятьләр бу мәдрәсәләрне төзәтергә, ислях кылырга акча да таба алмыйлар һәм черегән фикерле голямаларга да сүз дә аңгарта алмыйлар иде. Алар һаман шул урта гасырлар гадәтенчә китап күтәреп, «дәрескә кердем» дип йөрүне бик зурга саныйлар иде. Яңа кешеләр кыямәттән бигрәк гыйлем кирәклеген дә сөйләп, бер-берсен аңлаша алмаганга, икесе дә берсенә берсе кул селтәгәннәр иде, шуның өчен голямалар аларны кяфер дип, тегеләр голямаларны дин кортлары, дин бетерүчеләр дип йөриләр иде.
Мәктәпләр әүвәлрәк, ысуле җәдит яңа чыкканда, шактый гына ачылган булса да, алар да нигезсез булганга, бинаны салучы үлү берлән яисә мөгаллиме китү берлән, яисә хәзрәтнең сарыкларының бәрәннәре бу ел күбәю сәбәпле, абызтай бәрәннәрне шунда яптыра башлавы берлән беткән иде. Кызлар абызтайларда укып йөрсәләр дә, мәктәп исеме бирергә ярарлык кызлар мәктәпләре булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Шул сәбәптән бөтен Русиясендә бер-ике мәдрәсәгә башка һәм дә җәмгыятьләр идарәсендә укыла торган дүрт-биш мәктәпкә башка укыр йирләр юк иде. Хөкүмәт мәктәпләрендә белем алучылар бик аз иде. Күбесе иске фанатизмнарыннан котыла алмаган иде, кайберәүләр [балаларын] укытырга теләсәләр дә, акча юк иде. Шуның өчен русча уку интеллигентныйларга гына махсус иде. Алар да берәмләп яисә унлап кына саналганга, укучылар шул саннарыннан күп узмыйлар иде.
Егерменче гасырның яртылары йитте. Болгарлар һаман акрын гына, кая барганнарын белмәенчә генә, ни эшләгәннәрене дә уйламаенча гына, инкыйраз юлы берлән баралар иде. Мәктәпнең иң күбесе булган авыл халкы, кайберсе йир йитмәүдән, кайсылары йир йитсә дә, шәһәрләрдә торырга кызыгудан, төрлесе-төрле якка бәхет эзләргә таралганнар иде һәм көннән-көн таралуда иделәр. Бунлар, билгеле, әүвәлдә кара эштән башлап миллионщик булачаклар иде, шуның өчен һәммәсенең дә башта ук миллионнар берлән эш башларга әлегә акча булмаганга, заводларда аена сигез тәнкәгә эшләп, шул миллионнарны җыярга башлыйлар иде. Мондый йирләрдә, бердән, һавасы булмаганга, икенчедән, сигез сумга җәмәгатьне тәрбия кылу икмәк берлән судан артмаганга, боларның миллионщик булуы һаман артка кала барса да, сәламәтлекләре көннән-көн кимеп, ахырыннан вакытлы-вакытсыз бер эшкә ярамый торган картлар яисә үзләрен дә тәрбия кыла алмый торган гарипләр булып калалар иде.
Бундый йирләрдә шундый киләчәктәге миллионщиклар бик күп булганга һәм фатирлар-фәләннәр дә бергә булганга, андый җәмгыятьле йирләрдә таралуы табигый булган фахеш болар арасында бик тәрәкъкый итүдә иде. Бу фахешнең таралуы һәммә яманлыкның башы булып, әхлакның бөтенләй югалуына сәбәп булдыгы кебек, мондый баракларда фаҗигаләр дә бик күп булуына башчы була иде. Алар берлән генә дә калмаенча, фахеш бәласе булган йогышлы чирләр дә – сифилис (җөзам) таралып, ул кешеләрдән балаларына, карендәшләренә, ашташларына җәелеп һәм дә, авылларга кунакка кайтканда, авыл халыклары арасында да «бүләк»ләр калдырып, бөтен милләтне сифилискә вә башка йогышлы чирләргә ияртеп бетерәләр иде. Вакытында докторларга мөрәҗәгать кылынса, аларның киңәшләре берлән дарулансалар, бәлки, бу авырулар да ул дәрәҗә бөтен халыкка җәелмәс иде. Бердән, докторларымыз юклыктан, икенче, даруларымыз юклыктан, өченче, акча юклыктан, дүртенчедән, медицинага ышанмавымыздан, һич аларга каршы чарасы каралмаенча, «Алла сакласа, берни булмас әле» сүзләре берлән генә торалар иде. Һәм көннән-көн инкыйраз орлыгын чәчә баралар иде.
Моңарга башка да, әүвәлләре киң һавада тамак туйдырып, күп ит ашарга өйрәнгән бер халык булып, бердән һавасыз бүлмәләрдә ит урынына каткан икмәкләргә керешкәнгә, табигатьләре күтәрә алмаенча чахотка, катар, белмим, тагы ни кеби авыруларга дучар булып, көннән-көн үлүнең саны күбәюдә иде.
О проекте
О подписке