Читать книгу «Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Журналист, библиограф

Журналист, язучы һәм әдәбият тарихчысы Исмәгыйль Рәмиевкә 70 яшь тулды. Аның биографиясе шактый кызыклы. Бабалары берничә йөз еллар буена нәсел тарихын язып килгәннәр. Бу язу безне XIII гасыр урталарына – татар-монголлар тарафыннан Болгар дәүләте җимерелгән чорга ук алып керә. Соңрак бу нәселдән Тимри бине Рәми дигән укымышлы кеше Мәскәү дәүләтендә Иван III хөкүмәте янында тәрҗемәче булып эшләгән. Тарихта бу кеше Митрий Рамиев дип билгеле. Рәмиевләр нәселе әнә шулай башланып киткән. Бу нәселдән XX йөз башында татарның күренекле шагыйрьләре Закир (Дәрдемәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр чыккан.

Исмәгыйль ага үзе 1895 елның гыйнварында Эстәрлетамакта туган. Ул, анда өч класслы рус-татар мәктәбен бетергәч, Учительская школага керү нияте белән Казанга килә. Ләкин бу чорда Учительская школага жандармерия тарафыннан әле генә тар-мар китерелгән «Буби» мәдрәсәсе шәкертләре килеп тулган һәм урын бик чикле була. Исмәгыйль Рәмиев яңа гына ачылган «Амур» гостиницасына конторщик булып урнаша. Бу гостиницага үз редакциясе белән Ф. Әмирхан күчеп килә, Г. Тукай да шундагы бүлмәләрнең берсендә тора. Монда эшләү чорында И. Рәмиев Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек күренекле әдипләр белән якыннан таныша. Бераздан ул, конторщиклык эшен ташлап, «Сәйяр» труппасына суфлёр булып керә. Труппада ул шул чорның сәхнә осталары, драматурглары белән аралаша, гастрольләр белән Россиянең күп шәһәрләрендә йөри.

1914 елда ул сугышка алына.

1917–1922 елларда И. Рәмиев – Кызыл Армиядә. Бу чорда ул Көнчыгыш фронтның 1 нче һәм 5 нче армияләре каршындагы политбүлекләрдә, «Кызыл йолдыз», «Кызыл яу» газеталарында эшли, РКП(б) ҮК янындагы татар-башкорт бюросы органы булган «Кызыл дөнья» газетасында актив катнаша. Бу газеталарда Г. Нигъмәти, X. Кәрим, К. Тинчурин кебек язучы-журналистлар эшли. И. Рәмиев 1922 елда Уфада чыга башлаган «Бабич» журналында да актив катнаша. Аннары ул Сәләх Атнагулов, Газим Касыймов, Галә Ходаяровлар белән берлектә «Кызыл юл», «Шәрекъ ярлылары», «Урал» газеталарында эшли. 1925 елда И. Рәмиев Казанга күчеп килә. «Чаян» журналы чыга башлау белән, ул анда сатирик хикәяләр, фельетоннар яза. Үткен сатира белән сугарылган «Советский намаз», «Торабыз… көн үтә» кебек нэп «каһарманнары» н тәнкыйть иткән хикәяләре ул елларда яратылып укылалар. Утызынчы еллар башында аның «Интер» тартты» һәм «Җипламат» исемле юмористик әсәрләре басылып чыга. Фән өлкәсендә И. Рәмиевнең иң зур һәм әһәмиятле хезмәте – «Татар вакытлы матбугаты» исемле библиографик альбомы. Бу хезмәттә 1926 елга кадәр Россиядә татар телендә чыгарылган барлык газета-журналлар, аларның редакторлары һ. б. турында бик бай материал тупланган.

Хәзер ул бик борынгы заманнардан алып татар иҗтимагый фикер үсешендә, әдәбиятында катнашкан кешеләрнең биографияләрен төзү өстендә эшли.

И. Рәмиев – үзенең бөтен табигате, эшчәнлеге белән галим-библиограф. Шуңа күрә аны яшь галимнәр «аяклы энциклопедия» дип йөртәләр. Ул, 70 кә җитүенә карамастан, һаман да яшь, җор күңелле юморист. Ул һәр көнне Казан университетының фәнни китапханәсендә китаплар, кулъязмалар өйрәнә.

(Социалистик Татарстан. – 1965. – 10 гыйнвар)

Көрәштә узган гомер

1919 ел…

Революция дошманнары, Советлар республикасын сытып ташлау өчен, тагын бер омтылыш ясыйлар. Илдә җимереклек, эчке дошманнарның саботажы, кырыс хәрби обстановка. Шундый авыр шартларда большевиклар партиясе илебез хуҗалыгын социалистик төзелеш юлына күчерүдә күпкырлы эш башлаган чор иде бу.

Казан шәһәре. Укытучылар җыелышы бара. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: укытучыларның, ягъни революциягә кадәрге интеллигенциянең, совет мәгарифе эшендә катнашу мәсьәләсе. Трибунада – кара чәчле, үткен күзле татар егете. Залда аның ялкынлы сүзләре яңгырый:

– Зыялылар алдында ике генә юл, ике генә күпер бар, – ди ул. – Берсе кара монархия ягына коллыкка, икенчесе исә Советлар ягына – иреккә. Менә шул ике юлның, ике күпернең кайсын да булса берсен сайларга вакыт җитте, сәгать сукты. Зыялыларыбызның, ирек күперен кичеп, Советлар юлы белән алга барачагына ышанам.

Залда утыручы йөзләгән укытучыларны үзенең тирән логикасы, ихтыяр көче белән җәлеп иткән оратор Бөтенроссия мөселманнары мәгариф комиссары урынбасары коммунист Шәһит Әхмәдиев иде.

Шәһит Әхмәдиевнең тормыш юлы кыска, ләкин вакыйгаларга бай булды. Чистай өязендәге авыл мәдрәсәләренең берсендә укырга-язарга өйрәнгән Шәһит 1899 елда, эш эзләп, Оренбургка килә һәм мәдрәсәгә укырга керә. Тормыш дулкыннарына ташланган ятим малай ярлы татар шәкертләре үткән авыр юлны үтә: кышын мәдрәсәнең коточкыч шартларында ачлы-туклы яши, тамагын ялгар өчен бай шәкертләргә хезмәт итә, җәен төрле урыннарда ялланып эшли. Якты дөньяга, белемгә омтылыш Шәһитне шул вакытның мәшһүр мәдрәсәләреннән булган «Галия» гә алып килә.

1905–1907 еллар революциясе татар мәдрәсәләрен дә хәрәкәткә китерә, шәкерт дөньясы ислях дип, рус телен, дөньяви фәннәрне өйрәтүне таләп итеп баш күтәрә. «Галия» мәдрәсәсенә шул чорда Г. Ибраһимов та укырга керә. Шәкертләрнең революция йогынтысына бирелүләренә каршы патша хөкүмәте, татар милли буржуазиясе кискен чаралар үткәрә. «Эш шуңа җитте ки, – дип язды Г. Ибраһимов бу вакыйгалар турында, – яңадан барсам, мине һәм минем берничә иптәшемне мәдрәсәгә кабул кылмаячаклары ачык сурәттә мәгълүм иде». Шундый шәкертләрнең берсе Шәһит Әхмәдиев була.

1910 елда Ш. Әхмәдиев Казанга килә һәм университетка укырга керү өчен әзерләнә башлый. Шул елларда ул газета-журналларда әдәбият, сәнгать мәсьәләләре буенча мәкаләләр белән чыга, беренче хикәяләрен бастыра. Аның беренче әсәрләре аерым китап булып та басыла. Әхмәдиев үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә әдәбиятта халыкчанлык принципларын, реалистик сәнгатьне яклап чыга.

1917 елның мартында Ш. Әхмәдиев коммунистлар партиясенә керә. Шул елның апрелендә аның редакторлыгында приказчиклар һәм контора хезмәткәрләре органы «Аваз» газетасы чыга башлый. Дөрес, газета большевистик газета була алмый әле. Шулай да партия оешмасы «Аваз» газетасын үз идеяләрен пропагандалау өчен файдалана. Газета үз тирәсенә татар язучыларын һәм шагыйрьләрен тартырга омтылыш ясый.

1918 елның башыннан Ш. Әхмәдиев – Казан губернасы мөселманнарының мәгариф комиссары. Ул татар буржуаз милләтчеләренә, корылтайчыларына каршы көрәшнең үзәгендә тора, контрреволюцион «Болак арты республикасы» на каршы көрәшә. Әхмәдиев, журналист буларак, сыйнфый көрәш елларында да кулыннан каләмен ташламый. «Мәгариф» журналының беренче номерында аның «Совет хөкүмәтендә мәгариф» дигән мәкаләсе басыла, 1919 елда аның Казанда февраль һәм Октябрь революцияләре вакыйгаларын тасвирлаган «Мулланур иптәш белән» дигән истәлеге басылып чыга. Ул бөек Ленин тәгълиматын, пролетар интернационализм принципларын ялкынланып пропагандалый.

Ш. Әхмәдиев совет мәгариф эшен оештыру буенча Урта Азия халыклары арасында да зур хезмәт күрсәтә. 1919–1921 елларда ул, башлыча, Үзәк Комитет линиясе буенча Көнчыгыш халыклары арасында эшли, «Кызыл Шәрекъ» газетасын чыгара, Төркестан республикасының мәгариф халык комиссары итеп билгеләнә. Соңрак Татарстан мәгариф халык комиссары була. Ул совет мәгариф системасын ныгыту, совет мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итүдә күпкырлы эш башкара.

Ш. Әхмәдиевнең революционер, язучы, публицист булып формалашуында Г. Ибраһимовның йогынтысы көчле иде. Алар яшьлек елларыннан алып һәрвакыт дуслык мөнәсәбәтендә булдылар. Г. Ибраһимовның Ялтадан Әхмәдиевкә язган хатында мәдрәсә стеналары эчендә башланган бу дуслыкның ничек итеп аларны изге юлга – революция юлына алып чыгуы ачык тасвирлана.

Ш. Әхмәдиев 1930 елда Казанда үлә. Аның үлүен ишеткәч, Ялтадан биргән телеграммасында Г. Ибраһимов: «Әхмәдиев пролетар революциянең хезмәткәре һәм бөек Ленин партиясе сафларында турылыклы көрәшче иде», – дип язды.

(Социалистик Татарстан. – 1965. – 10 июль)

Фәнгә багышланган гомер

Татар теле һәм әдәбиятының формалашуы процессында Галимҗан Шәрәф үзенчәлекле урын алып тора. Татарстан Республикасын төзегәндә, фән-культура тармакларының кайсына гына килеп кагылсаң да, анда Г. Шәрәфнең зур хезмәте бар.

Галимҗан Шәрәф шактый катлаулы тормыш һәм хезмәт юлы үткән. Ул 1896 елда Тәтеш кантоны Аксу авылында туа. Башта авылда, соңыннан Казанда мәдрәсә белеме ала. Казан реаль училищесын тәмамлый. Яшьтән үк әдәбият, тел, тарих кебек фәннәр белән кызыксынуына карамастан, ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтына керергә мәҗбүр була: зур сәүдәгәрләрдән Әхмәт Хәсәнов «реальныйны бетергән бер татар егетенә», бары тик шул институтка керсә генә, стипендия вәгъдә итә. Ләкин бу институтта укыган чорында Г. Шәрәф тел, әдәбият, тюркология фәннәре белән кызыксына һәм Петроград институтына ирекле тыңлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри. Анда ул күренекле арабистлар, ориенталистлар Бартольд, Крачковский, Самойлович кебек галимнәрнең лекцияләрен тыңлый. «Юл инженеры» на профессор Самойлович игътибар итә һәм аны публичный китапханәнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә юнәлдерә. Г. Шәрәф, шулай итеп, тюркологияне өйрәнә башлый.

Бөек Октябрь революциясеннән соң Г. Шәрәф күптөрле политик-агарту оешмаларында эшли. Ул Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда аңа Н. Ашмарин, Н. Ф. Катанов кебек галимнәр җитәкчелек итәләр. Университетта ул рус, гарәп, төрек, немец телләрен өйрәнә. Егерменче еллар башында Г. Шәрәф гаҗәп күптөрле эш алып бара. 1918–1919 елларда ул Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә, 1920, 1923 елларда Академик Үзәктә, Эчке эшләр халык комиссариатында эшли. Шул ук вакытта хезмәт мәктәпләрендә тел, әдәбият, тюркология буенча дәресләр бирә. Ул – Казан университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятенең члены. Татарстан Республикасын төзегән вакытта, аның этнографик чикләрен билгеләүдә Г. Шәрәф төзегән карта-проект нигез итеп алына. 1923–1924 елларда аңа Татарстан волостьларының административ чикләрен билгеләү эше тапшырыла. 1925–1926 елларда ул Г. Ибраһимов белән берлектә Бакудагы I тюркология съездын әзерләү өстендә эшли, ул съездга делегат итеп сайлана. Академик Үзәктә бу чорда Г. Шәрәф катнашмаган бер утырыш та булмый. Ул ТҮБК каршында административ мәсьәләләр буенча консультант һәм татар телен гамәлгә ашыру (РТЯ) буенча гыйльми секретарь да була. Г. Шәрәф, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсен әзерләгәндә, этнография, администрация, статистика мәсьәләләре буенча консультант сыйфатында катнаша. Ул Татарстан АССРның экономик географиясен төзи.

Г. Шәрәф бик яшьтән әдәбият, әдәби мирас белән кызыксына. 1915 елда ул «Тукаев сүзләре» дигән китап бастыра, революциядән соң беренче мәртәбә Тукай әсәрләрен П. Радимов белән берлектә рус телендә чыгара («Узюльган умид»). Болардан тыш, ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә катнаша, татар әдәбиятындагы формалистик мавыгуларны тәнкыйть итә. Аның лингвистика өлкәсендәге хезмәтләренә СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты В. А. Богородицкий югары бәя бирә һәм, үзе пенсиягә чыкканда, үз урынына куярга лаеклы кеше бары тик Г. Шәрәф кенә дип «Главпрофобр» га мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Г. Шәрәф 1935 елның ахырында Казан Көнчыгыш педагогия институтының эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләнә. Татар телен озак еллар өйрәнү нәтиҗәсе буларак, аның «Сонорная длительность татарских гласных» дигән хезмәте дөньяга чыга. Бу хезмәткә Советлар Союзының барлык лингвистлары югары бәя бирәләр. Аның турында уңай рецензия Франция лингвистларының фәнни бюллетенендә дә языла. Бу хезмәт үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмаган.

Г. Шәрәф керәшеннәр өчен «Якты юл» исемендә әлифба төзүдә катнаша, шул ук вакытта зур күләмле русча-татарча сүзлек әзерләүгә керешә.

Ләкин шәхес культы чорындагы урынсыз гаепләүләр аркасында талантлы галим фән дөньясыннан аерыла – 1937 елның 23 маенда ул кулга алына.

1947–1949 елларда ул Татарстанның район-авылларында укытучы булып эшли. Ул 1950 елның гыйнварында үлде.

Партиянең ХХ съездыннан соң галимнең намуслы исеме кайтарылды. Безнең бүгенге көнге фән-культура өлкәсендәге казанышларыбызда, һичшиксез, Г. Шәрәфнең дә өлеше – намуслы хезмәте бар.

(Социалистик Татарстан. – 1965. – 22 июль)

Галимҗан Шәрәф[1]

Күренекле лингвист, этнограф, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Шәрәф 1896 елның 25 декабрендә Татарстанның Тәтеш кантоны Урта Балтай волосте Аксу авылында крестьян семьясында туган. Башта авыл мәдрәсәсендә, соңыннан Казан мәдрәсәсендә укыган. Казандагы 2 нче реаль училищены бетергән. 1916–1917 елларда ул Петроград Аралашу Юллары инженерлары институтында укый. Шул ук вакытта Петроград мөселманнары комитеты каршында яралы һәм авыру сугышчыларга, сугышта үлгәннәрнең семьяларына ярдәм оешмасында эшли. Ләкин инженерлар институтында укытуның куелышы аны канәгатьләндерми. Ул Петроград университетына ирекле тыңлаучы булып йөри һәм анда профессорлар Бартольд, Гураев, Смирнов, Щерба, Кареев, Платонов, Владимирцев, Жуковский, Крачковский, Самойлович курсларын тыңлый. Профессор Самойлович җитәкчелегендә төрки халыкларның тарихын өйрәнә. Белемгә омтылган яшь егет Петроград китапханәсенең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә чума. Шунда ул татар һәм башка төрки халыкларның тарихы буенча монография әзерли.

1917 елда ул Казанда политик-агарту оешмаларында эшли. 1918–1920 елларда Г. Шәрәф Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә фәнни эшләрдә һәм соңрак статистика-картография бюросында мөдир булып эшли. Этнографияне яхшы белгән Г. Шәрәф 1920–1923 елларда – Татарстан Республикасы Мәгариф Халык Комиссариаты каршында Академик үзәкнең Көнчыгышны өйрәнү бүлеге мөдире, шул ук елларда эчке эшләр халык комиссары янында административ бүленеш мәсьәләләре буенча консультант. 1920–1926 елларда ТҮБК каршында шул ук мәсьәлә буенча консультант, 1922–1924 елларда Татар телен гамәлгә ашыру буенча ТҮБКда гыйльми секретарь. Г. Шәрәф татар республикасының территориаль чикләрен теоретик нигезләү буенча күп эшли. 1920 елда Татарстан Автономияле Республикасын төзегәндә, нигездә, Г. Шәрәф проекты кабул ителә. 1923–1924 елларда ул – Татарстанны административ бүлү буенча Госплан члены. Шул ук елларда ул профессор Победоносцев белән берлектә Татарстан волостьларын эреләндерү буенча эш алып бара.

1
...
...
20