1933 елның сентябрь ахырларында Казанда Татарстан колхозчы ударникларының съезды була. Татарстан совет язучылары союзы оештыру комитеты һәм съездны чакыру комиссиясе ударниклар съездына кунак итеп Кырымда дәваланып ятучы Галимҗан Ибраһимовны чакыралар. Съезддан соң язучы, Татарстанның күп кенә завод-фабрикаларында, колхозларында булып, хуҗалык һәм культура төзелеше белән таныша. Сәяхәттә аның белән шагыйрь Нур Баян да йөри. Маршрут буенча чиратта Арча районы да була. «Форд» машинасына утырып, Галимҗан Ибраһимов Арчага килә. Арча үзе бу вакытта инде шактый гына матур шәһәрчеккә әйләнгән булса да, урам юллары бик сикәлтәле була. ВКП(б)ның район комитетына барып керү белән, Галимҗан аганың райком секретаре белән сөйләшкән иң беренче темасы әнә шул Арча урамнарын рәткә салу турында бара. Соңыннан Галимҗан Ибраһимов нинди дә булса бер колхозга барып кайту турында теләк белдерә. Җыелышып, Кәче авылына китәләр. Биредә Галимҗан ага колхоз членнары: ударник Басыйров Галиәхмәт абзый, колхозның тимерчесе ударник Закиров Касыйм белән сөйләшә, аларның күпме хезмәт көне эшләүләре, күпме уңыш алырга мөмкинлекләре белән кызыксына. Тимерче Касыйм Закиров аңа үзенең бер генә айлык булса да курсларга барып кайту теләген белдерә. Сүзгә 16 партия члены һәм кандидатлары булган ячейка секретаре Әюпов кушыла. Галимҗан аганың партия ячейкасының эше турында сорашуына ул түбәндәгечә җавап бирә:
– Кышын кем кайда эшләү турында хәзер үк план төзелгән. Артык көчләрне завод-фабрикага бирәбез. Агротехника түгәрәге төзедек. Ат сарайлары эшлибез. Колхозчылар өчен кышын эш җитәрлек. Быел иң кимендә сыерсыз хуҗалыклардан 18 кеше сыерлы булачак. Колхозчылар шуңа күрә: «Колхоз безнеке, без колхозныкы», – диләр.
Бу вакытта Кәче колхозчылары 100 баш ат, 100 баш сыер сыярлык таш каралтылар төзиләр. Бу төзелешне карап, Галимҗан Ибраһимов:
– Колхозның атлар өчен эшләнә торган һәм эшләнгән ат, сыер абзарлары да элекке солдатлар казармасыннан әллә ничә өлеш чиста һәм пөхтә, – дигән.
Татарстанда берничә көн кунак булганнан соң, Ибраһимов яңадан Кырымга, үзенең дәвалана торган санаториена киткән. Бераздан аның Татарстанда булуы турында «Совет әдәбияты» журналында шагыйрь Нур Баянның «Галимҗан иптәш Ибраһимов Казанда» дигән очеркы басылып чыккан.
(Яңа тормыш (Арча). – 1962. – 11 март)
«– Ярый, мин сиңа тимим, Алла җәзаңны бирсен, моннан ары син миңа хатын түгел, син миннән талак! – дип, барлык тавышы белән кычкырды. Нәфисә бу кара сүзнең дәһшәтенә төшенеп алганчы: – Ишеттеңме, талак, талак!» – дип кабатлады. – «Абау!» – дип, Нәфисә ямьсез еларга тотынды. Бер секунд эчендә аның бөтен тормышын кисәкләп, теткәләп ташлаган бу сүзнең коточкычлыгыннан шашып калды».
Әйе, бу коточкыч сүз ир тарафыннан өч мәртәбә әйтелү шул минутта ук бөтенесен юкка чыгарырга, шәригать кануннары буенча ир белән хатын арасын бөтенләйгә өзәргә тиеш. Күренекле татар язучысы Ф. Сәйфи-Казанлының беренче хикәяләреннән булган «Талак» шәригатьнең әнә шундый кыргый йоласына нигезләнгән хатын-кыз трагедиясен тасвирлый. Хикәядә «кара сүз» барын да җимерә: ломовой Сөнгать үзенең хатыны Нәфисә белән аерылыша. Дөрес, бу сүзнең ашыгычлык белән ычкындырылган булуы Сөнгатьнең башын әйләндерә, аны ниндидер «кызу көч буарга тотына». Ләкин «кара сүз» әйтелгән. Шәригать кануннары рәхимсез.
1915 елгы беренче вариантында Ф. Сәйфинең бу хикәясе шулай драматик рәвештә тәмамлана. Ләкин 1934 елда язучы моңа кабат кайта һәм конфликтны башкача чишә. Бөек тәнкыйтьче Белинский: «Халык үзенең табигате буенча бик көчле атеист», – дип язган иде. Хикәянең икенче вариантында, конфликтны чишкәндә, Ф. Сәйфи кешеләрнең менә нәкъ шул сыйфатын калку итеп күрсәтә алган. Ломовой Сөнгать белән Нәфисәне бәйли торган җеп – мәхәббәт бар. Алар капитал дөньясының төбендә, хәерчелектә көн итәләр. Бары тик тормыш авырлыгы, фәкыйрьлек кенә аларның ярату хисләрен каплаган, ул хисләр шатлыксыз тормыш мәшәкате белән пәрдәләнгәннәр, күмелгәннәр. Аларның йорты да, җире дә, акчасы да, милке дә юк. Ләкин аларның шул хәерче тормышны таратмыйча тотып асрый торган бер-берен ярату хисләре бар. Һәм шәригатьнең рәхимсез кануны аларны бәйләп тора торган шушы бердәнбер җепне өзгәләп ташларга торганда, Сөнгатьтә кешелек хисе уяна.
«– Елама, Нәфисә, әйдә килешик, – дип, Сөнгать Нәфисәнең җилкәсенә кулын салды. «Талагы да, мулласы да чәнчелсен», – дип уйлады ул».
«Талак» – Ф. Сәйфинең иң уңышлы хикәяләреннән берсе.
Күренекле язучы-журналист, педагог, тарихчы һәм тәнкыйтьче Фатих Сәйфи-Казанлының тууына быел 75 ел тулды. Фатих Сәйфинең әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге беренче рус революциясе елларында ук башланып китә. Азатлыкка, яктылыкка омтылган яшь укытучының ялкынлы мәкаләләре бер-бер артлы татар матбугатында күренә башлыйлар. 1907 елда аның «Мөкатдәс хезмәт» дигән беренче әдәби әсәре басылып чыга. 1909 елдан башлап Фатих Сәйфи инде драматург. Беренче драма әсәрләреннән үк («Җәмәгать хадиме») Ф. Сәйфи үзенең әсәрләрендә һәрвакытта да теге яки бу күләмдә хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Әйтергә кирәк, аның әсәрләрендә хатын-кыз образлары шактый тирән, тере итеп, психологик планда бирелгәннәр.
Фатих Сәйфинең революциягә кадәрге чордагы драматургиясендә Г. Камал, Ф. Әмирхан күтәргән татарлар арасындагы аталар һәм балалар проблемасы аеруча күзгә ташлана. Бу яктан аның 1911–1914 елларда язылган «Ямьсез тормыш» исемле өч пәрдәлек пьесасы характерлы. Кечкенә генә күләмдә булган бу әсәрдә дин сөреме белән зәһәрләнеп каткан Гаҗби карчык, кадимче каенанасыннан да, «җәдитче» иреннән дә каһәрләнүче Әминә һәм яңа, ирекле тормышка омтылучы, ләкин тормыш тарафыннан канатлары киселгән Һаҗәр типлары авторның тормышны тирәнтен аңлаучы икәнен күрсәтеп торалар. Дөрес, Ф. Сәйфинең бу пьесасында, искелекне җимереп, яңа, якты тормыш төзү, шул исәптән хатын-кызларны да азат итү өчен дөрес юллар тапкан геройны без күрә алмыйбыз әле. Ләкин шунысы ачык: демократик рухта булган мөгаллим Мөхәммәт үзенең бурычын, түбәннән торып, халык арасында эшләүдә, халыкка хезмәт итүдә күрә. Шуның өстенә Ф. Сәйфи әсәрдә бик уңышлы гына символик бер деталь бирә. Искелекне яклап киресенә каткан Гаҗби карчыклар заманы инде узып бара, аның кайчандыр Мөхәммәтзариф белән төбендә чәй эчеп утырган агачлары инде корыган. Яңалык килә, русча укучы егетләр, битләрен яшермәүче кызлар көймәдә йөриләр, чәчәкләр турында сөйләшәләр, театрга баралар…
Язучылык эше – Фатих Сәйфинең күпкырлы эшчәнлегеннән бер өлкә генә. Аның тормыш юлына күз ташласаң, унынчы еллардан алып гомеренең соңгы көненә кадәр әдәби тәнкыйть мәйданында киң колач белән эш алып барганын күрәсең. Әдәбиятта буржуаз идеологиянең чагылышы булган футуризмга татар матбугатында беренче мәртәбә җимергеч тәнкыйть белән чыгучы кеше Ф. Сәйфи иде. «Йолдыз» газетасының 1914 ел 1136 нчы санында басылган «Футуризм» исемле бу мәкаләдә яшь тәнкыйтьче ялган модернистларның череп бара торган буржуазия идеологлары икәнен ача, футуризм агымын – «рухи авыру», ә ул агымны алга сөрүчеләрне «җәнҗалчылар» дип атый. «Хәзерге футуристлар кеби җүләрлек, шарлатанлык таратуны, – ди ул, – тарих көпчәгенә чолгана торган комачаулар гына димез».
…Ф. Сәйфи Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшләгәндә шул чорның алдынгы карашлы укымышлылары белән тыгыз элемтәдә була. Әдәбият мәйданында аның үсешенә бигрәк тә шул чорда «Галия» дә укыткан Галимҗан Ибраһимовның йогынтысы зур иде.
Октябрь революциясе булып бер атна үтүгә, «Безнең юл» газетасында татар революцион әдәби тәнкыйтенең башлангычы булган «Кызыл байрак» мәҗмугасы мөнәсәбәте белән» дигән мәкалә басылып чыга. Бу мәкаләнең авторы – Ф. Сәйфи. Монда тәнкыйтьче әдәби әсәрнең иҗтимагый эквивалентын ул әсәрнең революциягә ни дәрәҗәдә хезмәт итүенә карап бәяләүне яклый.
1921 елда Ф. Сәйфинең «Дошманнар» исемле драмасы басылып чыга. Пролетариатның азатлык өчен канлы көрәшен күрсәткән бу әсәрдә завод хуҗасына кияүгә бирелгән эшче кызы Айсылу язмышы тасвирлана. Революция барышында аның үз сыйныфы – эшчеләр сыйныфы ягында булуы драматургның реализм юлыннан баруын күрсәтә иде.
Революция һәм гражданнар сугышы елларында Ф. Сәйфи педагог буларак та зур эш башкара. Татар мәктәпләре өчен тарих, тел буенча иң беренче дәреслекләр төзи. Бу дәреслекләрнең яңа совет мәктәпләрендә укыту эшен башлап җибәрүдә роле зур иде. Журналистика, педагогика эшеннән аз гына вакытка да аерылмаган көе, Ф. Сәйфи зур күләмле әдәби әсәрләр дә бирде, җәмәгать эшенә актив катнашты. Егерменче еллар ахырында ул Татарстанда орфография реформасына да зур өлеш кертте. Ул «Яңалиф» комитетының председателе булды.
Бөтен җаны-тәне белән социализм эшенә бирелгән коммунист Фатих Сәйфи-Казанлының тормышы шәхес культы чорында өзелде.
(Азат хатын. – 1963. – № 9)
Г. Кутуйның 1953 елда чыгарылган җыентыгына язган сүз башында тәнкыйтьче Г. Кашшаф бик хаклы рәвештә Кутуйның публицистика-тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге игътибарга лаеклы икәнлеген әйткән иде. Безнең әдәбият фәнендә Кутуй әле моңа кадәр шагыйрь, прозаик һәм драматург буларак кына телгә алынып килә. Ә бит аның әдәби тәнкыйть өлкәсендә калдырган мирасы да бик зур. 1923 елдан башлап ул газета-журналларда пролетариат әдәбиятының эчтәлеген, телен, стилен билгеләү мәсьәләсенә карата язылган мәкаләләре белән актив катнаша. Кутуйның тәнкыйтьче булып формалашуына аның футуризм шаукымыннан котылуы зур этәреш ясый. Иҗатының беренче чорында әдәби мирас, форма һәм эчтәлек мәсьәләләрендә шактый гына ялгышлыклар җибәргән Кутуй егерменче елларның икенче яртысында тәнкыйть мәйданына тирән эчтәлекле мәкаләләр белән чыга.
Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти кебек күренекле тәнкыйтьчеләр, татар совет әдәбиятындагы яңа әсәрләр турында сүз алып барганда, ул әсәрләрне бервакытта да татар әдәбияты әсәре генә итеп карамадылар. Алар өчен һәрбер әсәр бөтен совет әдәбиятының бер кисәге иде. Тәнкыйтьче буларак, Г. Кутуй да менә шул принциптан чыгып эш итте. Ул тәҗрибәсез яшь язучыларны бөек рус әдәбиятын, Көнбатыш классикасын туктаусыз өйрәнергә чакырды. Кулына яңа гына каләм алган яшьләргә ул язучылык эшенең гаять зур белем, эрудиция таләп иткәнлеген һәрвакыт әйтә килде. Егерменче елларның урталарында эшче-крестьян яшьләре массовый төстә әдәбиятка омтылдылар, шигырь, хикәяләр язуда беренче адымнарын ясадылар. Ләкин аларның күбесендә әле гомуми белем җитмәү, тормышны белмәү, дөнья әдәбияты белән таныш булмау сизелеп тора иде. Г. Кутуй аларны тәрбияләргә, аларга вакытында ярдәм күрсәтергә, яшь талантларны үстерергә кирәклек мәсьәләсен күтәреп чыкты. «Талантлар, – диде ул, – күктән төшмиләр. Аларны тормыш чыгара. Ләкин үзенә эш, өйрәнү кырын тапмыйча, әдәбиятка кермичә сүнеп китүче талантлар да аз түгел… Тормышка үткен рәвештә сәяси, әдәби күз сала белү, аны тыңлый белү язучының әдәби тәрбиясен, белемен сорый» (Кызыл Татарстан. – 1925. – № 192). Буш сүзләр, мәгънәсез шапырынуларга каршы чыгып, ул язучыларны тормышны өйрәнергә, рус әдәбиятының казанышларын үзләштерергә чакырды. «Үз казаныңда гына кайнап булмый» – Кутуйның тәнкыйть мәкаләләрендә әнә шундый сүзләр бар. «Язучы укучыны тәрбияләргә тиеш. Димәк, ул инде укучыдан бик нык өстен булырга тиеш. Мин, – ди Кутуй, – Шекспир, Толстой, Лермонтовларны үземнең миемнән кичердем». Тукай иҗатындагы халыкчанлык мотивларын да Кутуй рус әдәбиятының уңай йогынтысына бәйле рәвештә карый. Тукайның рус телен һәм рус әдәбиятын өйрәнүе, ди ул, аны гарәпчелектән арындырды, гаммәчелеккә тартты (Безнең юл. – 1928. – № 3–4). Шул ук вакытта Кутуй язучылык эшенең кабинет эше түгеллегенә кат-кат басым ясады. Кутуй язучыларны яңа тормыш эчендә кайнарга, тормышны өйрәнергә, әдәби образларны массалар арасыннан эзләргә өндәде, «Газета редакцияләре язучыларны үз тирәләренә тупларга тиешләр» дигән фикерне яклады. Г. Кутуй татар совет әдәбиятының уңышлы адымнарын даими рәвештә популярлаштырып барды, яңа әсәрләргә җыйнак кына рецензияләр язды. 1925–1926 елларда «Кызыл Татарстан» газетасында әдәбият-сәнгать турында язылган мәкаләләр белән иң күп катнашкан кеше Кутуй иде. Аның тәнкыйть мәкаләләрендә яшьләргә ярдәм кулы сузу, аларның уңышларына шатлану, аларны яңа әсәрләр язуга рухландыру күзгә ташлана. Ул яшь язучы Ф. Әсгать хикәяләренең сәнгатьчә оста эшләнгән булуын беренче буларак күрсәтте, шул ук вакытта әдәбиятта матурлык белән идея бердәмлеге өчен көрәшергә өндәде. Г. Толымбай, А. Шамовларның җыентыклары чыккач та, Кутуй аларның хикәяләрен яңа әдәбиятны тудыруда уңышлы адымнар дип бәяләде. Бер төркем тәнкыйтьчеләр тарафыннан Һ. Такташ «вак буржуа шагыйре» дип кире кагылган чорда, аның иҗаты турында язган мәкаләсендә Кутуй шагыйрьнең үрнәк итеп өйрәнерлек ягын – «телгә, тасвирга байлыгын» күрсәтте. Шагыйрьнең каләме ышанычлы икәнлегенә басым ясап, ул аңа: «Көтәбез!» – дип дәште (Кызыл Татарстан. – 1925. – № 190). Кутуй теге яки бу язучының стиль үзенчәлеген гаҗәп оста тотып ала иде. Әдәби әсәрне тикшергәндә, ул язучының сүз белән ничек эш итүенә зур игътибар бирде. Ш. Госмановның хикәяләре басылып чыккач, Кутуй аның стиле өчен характерлы детальне шунда ук билгеләп үтте. «Ш. Госмановта, – диде ул, – сүзләр, җөмләләр бер-бер артлы тезеләләр дә узышалар, ашыгалар, аларның тизлегендә гаскәрилек бар. Сугышны тасвир иткән юлларыннан пуля… исләре аңкып тора» (Кызыл Татарстан. – 1925. – № 181). Кутуйның сүзгә никадәр әһәмият биргәнлеген күрсәтә торган тагын бер мисал китерергә мөмкин. 1929 елда ул «Авыл яшьләре» журналында тел мәсьәләсенә багышланган махсус мәкалә белән чыга. «Без язучыны әдәбият-матбугат заводында эшләүче бер эшче дип таныйбыз, – ди Кутуй. – Эшче үзе эшләп чыгара торган товарны нәрсәдән, ни белән һәм ничек эшләргә икәнлегенә игътибар итсә, язучылар да сүзнең, җөмләнең урынлы-урынсыз алынуына күңел бирергә тиешләр… Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз ул – мәгънә дә, ул – идеология дә, ул – матурлык та» (Авыл яшьләре. – 1929. – № 5). Г. Кутуй үзе рус әдәбиятын, рус телен яхшы белә иде. Ләкин татар әдәбиятында рус сүзләрен теләсә ничек куллануны ул бервакытта да якламады.
Ул еш кына «Табигать балалары», «Казакъ кызы» кебек әсәрләргә сокланып караганлыгын белдереп торды. Г. Ибраһимов әсәрләренең зур идея-эстетик кыйммәтен тануы белән бергә, ул аның иҗатын төрле формалистлар һөҗүменнән дә саклады. Г. Ибраһимов иҗаты турында матбугатта шактый буталчык фикерләр белән чыккан X. Вәлигә мөрәҗәгать итеп, Кутуй болай диде: «Кайсы фикерең синең дөрес, социолог-эстетик тәнкыйтьче? Кил, зинһар, ташла! Укучыларның, әдәбиятка сусаган массаның бөек әдипне белергә, аның турында дөрес бер фикерне ишетергә теләгән миләргә чуалчык кертмә. Бигрәк тә шундый зур юбилей алдында!» (Кызыл Татарстан. – 1928. – 22 январь саны.)
О проекте
О подписке