1970 еллар урталарыннан М. Мәһдиев башкарак характердагы материаллар әзерли башлый. Әйтик, Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» (1977) мәкаләсе докторлык диссертациясенең бер өлеше кебек уйланылган була. Татар әдәбияты тарихында беренче тапкыр Ф. Кәриминең юлъязмалар циклына төпле, тәфсилле анализ ясала. Бу материалда авторны татар яңарышы, аны кузгаткан кешеләр, аларның фикер-карашлары кызыксындырганы аермачык. Ләкин шәркый традицияләргә, Аурупа мәдәниятенә караш, рус-төрек мөнәсәбәтләре яссылыгында татарларда милли аң үсешенә югары бәя биргән әлеге хезмәт тә дөньяга чыкмый кала.
1980 елны, Мәҗит Гафуриның тууына 100 ел тулуга багышлап, олы әдип иҗатына үзенчәлекле бәя бирелә. «Халык образы, ил язмышы мәсьәләсе М. Гафуриның бөтен иҗат нигезен тәшкил итте. Гомер йомгагының төп җепләреннән берсе дә әнә шул – Гафуриның үзен ил, халык язмышыннан аерылгысыз каравы», – дип, галим бу иҗатны нәкъ шушы ноктадан анализлый. Бер үк вакытта М. Гафуриның татар әдәбиятындагы урыны хакында уйлана. Ул урынны бик хаклы билгели дә: «…поэтик осталык ягыннан Тукайның үз замандашы Гафуридан алдарак булуы фәндә беркайчан да бәхәс астына алынмады. Мәҗит Гафури шул ук вакытта С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд шикелле «идеаль поэзия» вәкиле дә түгел. Гафури – халыктан, шәкертләрдән, фәкыйрь крестьяннардан, һөнәрче, эшчеләрдән. Аның шигырьләрендә бәхетсез фәкыйрьләрнең иңрәү авазларын, ачы язмыш ноталарын башка шагыйрьләрнең әсәрләренә караганда ешрак ишетәсең. Халык аһ-зары, халык ыңгырашуы беренче рус революциясе елларында башка шагыйрьләргә караганда Гафурида тизрәк революцион рух алды, «зур агачны» аударырга чакыруга кадәр үсте. Менә бу яктан – политик вакыйгаларга бәя бирү, кыйбла табу ягыннан караганда, Гафури иҗаты тарихның һәрбер борылышына дөрес юлны башкалар белән чагыштырганда тизрәк табуы белән аерылып тора».
Шундый ук рухтагы Ф. Әмирханга багышланган материал – үзгәрәк, язучының иҗатыннан бигрәк, Ф. Әмирхан шәхесен, рухи бөеклеген ачу максатын куя. Бер яктан, автор Ф. Әмирхан тормышын бәяләүне үз нәсереннән өзектән башлый – «бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган» яшьлек гыйбарәсенә бәйли. Акыллы, сәләтле, укымышлы Фатихның аяксыз калу фаҗигасен күрсәтә. Икенче яктан, авыр сынауларга дучар ителгән әдипнең эшчәнлеге, иҗаты югары бәя ала.
1983 елны М. Мәһдиев Г. Камалның «Йолдыз» газетасындагы эшчәнлегенә багышланган зур мәкалә эшли, аны журналист буларак таныта. Татар матбугаты битләрендә Миргазиз Укмасыйга багышланган язмалары берничә тапкыр дөнья күрә, Н. Думави, С. Сүнчәләйләрнең аерым әсәрләрен анализлап, автор бу иҗатларны укучыга җиткерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.
М. Мәһдиев фәнни китапханәләрдә, архивларда утырып кына эшләүчеләрдән булмый. Аның язмалары арасында шәхси танышлык-аралашу нәтиҗәсе төсендә «табадан төшкәннәре» дә бар. Шундыйларның берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни тормышына багышлана.
«Гасыр» нәшрияты оештырып, татар китабын бастыру эшенә зур өлеш керткән, татар матбугаты үсешендә яңа сүз булган «Аң» журналын оештырган Ә. Хәсәнине, аның ярдәмчесе һәм мәсләктәше Зәйнәп апаны нәкъ менә М. Мәһдиев татар укучысына яңадан ачты дисәк ялгыш булмас. Әйтерсең галим китеп баручы буынның тере шаһитларыннан шулар хакында сөйләтеп калырга ашыга: Зәйнәп Хәсәнине тыңлап, блокнотлар тутыра. Репрессияләнгән асыл затлар: Мәхмүт Галәү хатыны Зәйнәпкә, Газиз Гобәйдуллин хатыны Рабигага, ирләре хакында мәгълүматлар сорап, хатлар яза. Соңрак, 1993 елда, ерактан-үткәннән килгән бу хәбәрләрне бастырып та чыгара.
М. Мәһдиевнең игътибар үзәгенә алынган шәхесләр арасында балалар язучысы Ф. Агиев, университет белемле, татар әдәбияты, әдәбият белеме хакында үткен мәкаләләр язган Н. Хәлфин, «Дим буенда» дигән гүзәл әсәр авторы Садри Җәләл, мәгърифәтче һәм дин белгече Габдерәшид Ибраһимов та бар.
Бер үк вакытта бу чор язмаларында совет дәверенә, ул чактагы карашларга бәяләр дә күренеп китә. Әйтик, «Казан утлары» журналының 800 нче саны чыгуга багышлап язылган «Тарихыбыз көзгесе» мәкаләсендә мондый юллар бар: «Без байтак җимердек. Татарның беренче әдәби журналларын – бүгенге «Казан утлары» ның башлангычы булган «Шура», «Аң» журналларын буржуаз, милләтче, панисламист, пантюркист дип, бөтенләй пычратып бетергән хәсрәт «галимнәребез» әле дә исән, исән генә түгел, алар әле һаман трибунада. Алар хәзер безгә «үзгәртеп кору» ның кирәклеге турында акыл өйрәтәләр. Ә журналистика, әдәбият тарихында «Шура» лар, «Аң»нар яши. Аралар ераклашкан саен, бу журналларның тарихи әһәмияте тагын да ачыграк күренә бара: Риза Фәхреддинев, Габдулла Тукай, Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Закир һәм Шакир Рәмиевләр эшчәнлегеннән башка, журналистика һәм әдәбиятыбыз тарихын күз алдына китереп кара!»
Үзгәртеп корулар алып килгән фикер иреге М. Мәһдиев материалларын дөньяга чыгаруга юл ача: галимнең ХХ йөз башына караган эзләнүләре һәрберсе бер докторлык диссертациясенә тиң зур фәнни хезмәтләр, монографияләр булып басылып чыга. Беренче җыентык (Әдәбият һәм чынбарлык: ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 304 б.) татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына караган күп кенә язмаларны берләштерә. Китапта гасыр башының күренекле шәхесләре: язучылар, матбагачылар, шагыйрьләр, журналистлар, мөгаллимнәр һәм дәреслек язучылар хакында сүз алып барыла. Язмышларны берләштерүче җеп булып Г. Тукай шәхесе тора. Мәһдиев яңа буын вәкилләрен Тукай язмышы, Тукай иҗаты, Тукай холкы белән «үлчәп-чагыштырып» бара, бер үк вакытта әлеге үзәк фигура ярдәмендә М. Гафури һәм Г. Камал, Ф. Әмирхан һәм Н. Думави, С. Сүнчәләй һәм Г. Ибраһимов, С. Рахманколый һәм Х. Искәндәрев, Г. Рәхим һәм Ф. Кәрими һәм башкалар бер агым, бер мәсләк, бер омтылыш берләштергән көч кебек бәяләнә.
М. Мәһдиев 1989 елны тагын бер монографиясен укучы хөкеменә тәкъдим итә (Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре. – Казан: КДУ нәшр.,1989. – 155 б.). Басылып чыгуга ук, яңа архив һәм матбугат материалларын беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп язылган китап кибет киштәләреннән юк була. Моңа М. Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар мәдәниятен, сәнгатен югары бәяләве, бу чорны милләтнең күтәрелеш вакыты буларак каравы да сәбәп булгандыр, әлбәттә.
Хезмәтнең «Әдәбият тарихы чыганагы буларак унынчы еллар татар вакытлы матбугаты» дигән беренче бүлек исеменә чыгарылган вакыт аралыгында таралган уннарча газета-журналларга гомуми күзәтү ясый, кайсы газета яки журналның нинди темаларны күтәрүен, аларда кемнәр эшләгәнлекне игътибар үзәгенә куя, әһәмиятле, актуаль мәкаләләргә тирән анализ бирә. Китапның икенче бүлеге авторның тагын бер фәнни «сукмакны» сала башлавы хакында сөйли: «ХХ йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте». Әлеге проблеманы фәнни эшләү методикасын тәкъдим итеп, автор рус һәм Аурупа әдәбиятларында прототипларны билгеләүгә туктала. Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Фәйзи әсәрләрендәге күп кенә геройларның прототиплары, аларның язмышы, әсәрләрнең язылу тарихы хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар китерә. Бу бүлек М. Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар дөньясын биш бармагы кебек белүен, андагы «беренче эшелон», «икенче эшелон» шәхесләрне генә түгел, аларның дус-иш, таныш-белешләре, тормыш мизгелләре турында да хәбәрдар булуын, яхшы хәтер һәм аналитик акыл, логик фикерләү иясе икәнлеген тагын бер кат исбатлый.
Китапның өченче бүлеге шулай ук аз өйрәнелгән катламга – ХХ йөз башында рәсем, опера, җыр, музыка сәнгатенә карый. Автор унынчы еллардан соң татар матбугаты битләрендә сәнгать һәм әдәбият арасындагы бердәмлекне теоретик нигезләүгә омтылыш ясалуын, әдәби процессны сәнгать алымнары белән якынайту эше колач җәюне күп санлы мисаллар белән дәлилләп бирә. Бу бүлектә ХХ йөз башы татар мәдәнияте тирәнтен тикшерелә, дини һәм дөньяви бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль кичәләр, татар яшьләрен берләштергән клублар, укучыга тәкъдим ителгән рәсем һәм җыр сәнгате, аерым бер сәнгать төрләрен үстерү өчен барган көрәш – бар да җентекле күзәтеп узыла.
1990 елны әлеге монографиянең дәвамы төсендә рус телендә «Талантның социаль тамырлары» дигән монография басылып чыга (Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы нового революционного подъёма и первой империалистической войны. – Казань: Изд-во КГУ, 1990. – 159 с.). Китап ХХ йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте тарихын берничә проблема яктылыгында карый. Беренчесе – әдәбият һәм публицистикада дөньякүләм хәлләрнең чагылышы. Тагын бер өлкә – әдәбиятта «уртак ватан», рус-татар мөнәсәбәтләре шулай ук кызыклы гомумиләштерүләргә китерә. К. Насыйри башлаган сөйләшүне 1913 елга китереп ялгый да, Мәһдиев, бу мәсьәләдәге эволюцияне «татарларның мөселманлык дигән тар калып кысаларыннан чыгып, кешеләргә мөселман яки христиан итеп түгел, бәлки халык вәкиле буларак карарга өйрәнделәр» дигән нәтиҗә ясый. Китапның өченче-дүртенче бүлекләре тулысынча архив материалларына таянып язылган. Биредә жандарм идарәсе һәм цензураның татар демократик көчләренә каршы алып барылган сәясәте, җасус-әләкчеләр, судлар һәм сөргеннәр, тоткыннар һәм төрмә очерклары кебек моңа кадәр татар укучысы күзеннән читтә кала килгән мәгълүматлар бәян ителә. Әлеге күренешләрнең татар әдәбиятында яктыртылышына тукталына.
Әлеге зур фундаменталь хезмәтләр Мөхәммәт Мәһдиевне ХХ йөзнең беренче яртысы татар мәдәниятен колачлы, комплекслы өйрәнгән абруйлы галим, тырыш һәм киң карашлы тикшеренүче итеп танытты. Нәкъ менә М. Мәһдиев татар мәдәнияте тарихыннан иң кызык һәм кызганыч, гаҗәпләндерә һәм сөендерә алырлык сәхифәләрне татар укучысына җиткерде, нәкъ ул, милли күтәрелешнең башында торган, идеологлары булган шәхесләрнең бай рухи дөньясын, күзаллау киңлеген, максатчанлыгын һәм кешелек сыйфатларын калкытып, аларны милли тарихның түренә уздырды. Шул шәхесләрнең фидакярлеген белү, алар янган идеаллар белән танышу татарның гасыр ахырында башланган рухи яңарышын әзерләүдә катнашты, телсез һәм күзсез коллар булып яшәмәскә, элгәргеләр эшен дәвам итәргә чакырды.
Ләкин, хөрмәтле укучы, сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән «Сызып ак нур белән… (Шәхесләребез тарихыннан)» хезмәте М. Мәһдиевнең бай мирасына, шәхесенә кабат бәя бирергә кирәк икәнлекне, вакыт җиткәнлекне дә искәртә. Бу хезмәт М. Мәһдиевнең татарлардан беренче булып, милли-мәдәни тарихны өйрәнү өчен, көнитеш тарихы методологиясенә мөрәҗәгать иткәнлеген ачыклый. Татар мәдәнияте тарихын, милли тарихны шәхесләр язмышы-тормышы аша өйрәнү, тергезү, бәяләү галимгә белгечләр өчен дә, гади укучы өчен дә кызыклы гаять күп чыганакларны, мәгълүматларны фәнни әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирә. Фән тарихыбызда ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәниятенә кагылышлы материалларны, гарәп графикасында сакланган көндәлек матбугат язмаларын, архив документларын, истәлекләрне гади һәм үтемле рәвештә бу кадәр колачлы итеп гыйльми эшкәрткән, бер үремтәдә карый һәм бәяли алган башка бер шәхесне аерып күрсәтү дә авыр! Бер үк вакытта киң масштабта өйрәнелгән милләт тарихы М. Мәһдиев хезмәтләрендә аерым шәхесләрнең аянычлы-үкенечле язмышлары, аларның рухи көче һәм фидакярлеге, көндәлек тормышы һәм югары омтылышлары хакында сөйләүче тарихларга таркала, шәхес һәм яшәеш, халык өчен яшәү һәм иҗат итү, идеалларга тугрылык кебек фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килә. Һәр аерым «тарих» этнографик, әдәби, мәдәни, тарихи, статистик мәгълүматлардан үрелгән киң культурологик фонга килеп кушыла, тулы бер гасырның аерылгысыз өлешенә әверелә. Әдәби тел, мавыктыргыч өслүб, характерлар тудыру осталыгы – фәнгә хезмәткә куела, тирән мәгънәле нәтиҗәләргә юл ача.
Үз чиратында бу фидакяр шәхеснең, хөрмәтле остазыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевнең фәнни мирасы, гыйльми эшчәнлеге аның исемен халкыбызның олы галимнәре, зыялылары, фикер ияләре Гали Рәхимнәр, Газиз Гобәйдуллиннар, Җамал Вәлидиләр белән бер биеклеккә күтәрә.
Дания Заһидуллина,Татарстан РеспубликасыФәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор
О проекте
О подписке