Читать книгу «Әсәрләр. 9 томда / Собрание сочинений. Том 9» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Татарча көрәш. Мәйдан батыры

Татар авылларында хезмәт сөймәгән, эш эшләмәгән кешегә борынгы заманнардан килгән гадәт буенча урын булмаган. Татар фольклорындагы меңнәрчә җырлар, меңнәрчә мәкаль эш сөймәс ялкауларны тәнкыйть итә. Эшсезнең ил өлкәннәре каршында да, егет-кызлар арасында да абруе юк. Ләкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан ун-унбиш көн кыр эшләренә йөрмәгән. Моңа халык үзе юл куйган, үзе шулай кушкан. Хәллерәк йорттан булса, ул кешегә мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында теләгәнчә йомырка, сөт-май торган. Теге кеше ял иткән, ашаган, көч җыйган…

Ул – көрәшче. Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап көрәшергә кирәк булачак. Картларның бөтен өмете шунда. Кайвакытта батыр егет күрше авыл Сабан туйларына барып та көрәшә, бер елда берничә урында батыр кала. Моның дәрәҗәсе тагы да зуррак. Көрәшченең татар халкы арасында абруе искиткеч. Казан артында татарча көрәшнең бөтен нечкәлеген, әдәп-әхлак кагыйдәләрен белгән көрәшчеләр авыллары бар. Элек-электән Казан артында Курса авылларының көрәшче буларак даны зур иде.

– Сабантуйга курсалар килгән! – дигән хәбәр авылны тетрәтеп куя иде. Колхозлар төзелгәч, ул авылларның исемнәрен дә үзгәрттеләр: «Көрәш Курса», «Батыр Курса» һ. б. Курса исемендәге авыллар өч-дүрт булганлыктан, халык әле дә аларны шулай исемләп йөртә.

Көрәшне күзәтеп торучылар – авылның иң могтәбәр картлары. Хәзер инде көрәшкә авырлык категориясе буенча кертәләр, инде Сабантуйда шәһәрдән кайткан тәҗрибәле спорт мастерлары да көрәшә – әмма аларның язмышын да әнә шул ил картлары хәл итә… Сабантуй мәйданында гаделсезлеккә урын юк. Чөнки ул – хезмәт халкының иң демократик йоласы.

Сабантуйда батыр калган егетнең авыл халкы алдында дәрәҗәсе – искиткеч. Батырны һавага чөю – мәйданның соңгы акты. Батырның алган бүләкләрен, гадәттә, аның туган-тумачасы җыеп ала, батыр аларга кулын да тидерми. Аны уртага алып саклап кына ат янына алып киләләр, атның дугасын аның бүләкләре белән бизиләр, батыр утырган ат кузгалу белән, мәйдан тарала.

Батырга бүләк бирү – Сабантуй программасының төп кадагы. Батырга элек-электән тәкә бүләк иткәннәр…

Батыр утырган ат шөлдерләр, кыңгыраулар белән авыл урамына кайтып кергәндә, авыл дерт итеп тора: җиңүче кайта! Капка төбе тулы халык, барысы да аңа елмаялар, кул болгыйлар… Ул киләсе ел Сабан туена кадәр әнә шундый мактаулы, дәрәҗәле, ул ел буе игътибар үзәгендә була…

Сабантуй программасы

Сабантуйның программасы бик зур. Монда иң борынгы уеннардан алып иң яңаларына хәтле була. Иң борынгылары шул: Сабантуй кечкенә малайларның көрәшеннән башлана. Егылган берсе мәйданнан чыга бара. Шулай итә-итә, мәйданда бервакыт таза егетләр генә кала. Алар «Сабантуй батыры» дигән исемне алу өчен көрәш башлыйлар. Халык гадел. Еккан кешегә генә түгел, егылганга да бүләкләр бирелә. Көчен сынап караган өчен. Халыкны ихтирам итеп уртага кергән өчен.

Аннан чүлмәк ватыш. Монысына көч кирәкми, әмма сизгерлек кирәк. Йөгереш. Монысында күбрәк яшүсмерләр катнаша. Капчык сугышта елдамлык та, көч тә, хәйлә дә кирәк. Ә менә колга башына менеп, андагы әтәчне алып төшү бик сирәк кешедән генә булуы мөмкин. Аякка капчык киеп йөгерү, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү дә бик борынгыдан – игенчелек белән көн күрүче бабаларыбызның көч, егетлек, елдамлык сынашыннан килә. Бау тартыш – хезмәтнең үзеннән килгән уен. Крестьян нинди генә хезмәт башкармасын, элек-электән бау белән эш иткән. Бау – көчлеләрне ярата. Йон эрләүдә, су китерүдә ярышу – хатын-кыз эше. Мондый уеннарга әбиләр дә бик теләп катнаша. Боларның берсенә дә хәрәм кертеп булмый.

Менә бер почмакта гер күтәрәләр. Икешәр потлы герләрне кем ничә мәртәбә күтәрә ала? Шулай итеп, Сабантуй крестьян хезмәтенең һәр өлкәсендә иң көчлеләрне, иң булганнарны аерып бирә…

Җыр, бию, уеннар, көч сынашу – татар Сабан туеның бөтен программасы шуннан гыйбарәт.

«Рус белән тормыш кичердек сайрашып…»

Татарның дини бәйрәмнәрен рус агай белмәгән. Белсә дә, ул аның мәгънәсен аңламаган. Рус пасхасының мәгънәсен татар аңламаган кебек.

Ләкин татарның бер бәйрәмен рус яхшы белгән: ул – Сабантуй. Нәкъ татар көткән кебек дәртләнеп көтә ул аны. Чөнки һәрбер тәртипле, әдәпле рус гаиләсенең күрше татар авылында тәртипле, әдәпле бер татар гаиләсе белән дуслыгы була. Шул дусты аны Сабантуйга чакырмыйча калмый. Ә дуслык үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Рус агай татарның чиләген төпли, самавырын төзәтә, су кисмәген кыршаулый, тәрәзә наличнигын буйый. Ә татар агае руска өй бурый, мунча сала, итек баса, такта яра. Хатыны-баласы авырса, рус авылына барып, тозлы кыяр, тозлы кәбестә алып кайта…

Татар авылларында элек-электеннән урамда шундый тавышлар ишетелеп торган:

– Самавыр, комганнар ямы-ы-йм!

– Кумган түзятам, кумга-а-ан!

– Чүлмяк сатам, чүлмя-а-ак!

Татар агаеның руслардан булган беренче ветеринарга, земский врачка, почта хезмәткәренә ихтирамы зур булган. Хәер, хезмәт халкы өчен бик табигый сыйфатлар бу. Казан университеты адъюнкт-профессоры М. Рыбушкин бу турыда болай дип язган: «С первого взгляда на здешних жителей должно казаться, что вероисповедания всего более отличают их друг от друга, но сие заключение совершенно будет ошибочное, поелику татара казанские относительно общежития столько сблизились ныне с русскими, что даже самые празднества, увеселение и гульбища тех и других посещаются взаимно, где различие вер становится почти неприметным. Образованные, как более знающие общежитие татара любят посещать театры, маскарады и прочие публичные места, равно как и празднества общественные, где поступают точно так же, как и русские, исключая немногих, противных вере их обычаев, подобным образом и русские с своей стороны, посещая праздники татар, нередко принимают в оных участие». «На Сабане бывает часто большое стечение русских из всех состояний».

Татар агае мәйдан таралганда башка авылдан килгән кешеләрдән үзенең дусларын өенә алып киткән. Өенә кунак алып кайту – татарлар арасында бик дәрәҗәле, мактаулы эш. Татар агае, моны аңлап, үзен бик эре, вәкарь белән генә тоткан. Ә мәйданнан рус кунагы алып кайту – анысы инде бөтенләй югары дәрәҗә исәпләнә. Рус агае белән мәҗлестәш булу ул – дөнья күргәнлек, тәҗрибәлелек, тормыш итүнең ибен, җаен белгәнлек билгесе. Әнә шуңа күрә татарның Сабан туен яратып килгән рус агайга ул көнне урын түрдән…

Мәйдан таралып берәр сәгать узуга, йортларның тәрәзәләре ачылган, урамга тәмле токмач ашы исе таралган һәм, озак та үтми, татарның әдәп белән генә җырлаганы ишетелә:

 
Урысларның сөйгән исме
Иван белән Ыстапан.
Эчмим дисәң дә эчәрсең,
Дустың бир(е)гән стака-а-ан…
 

Бераздан Иван агайның да тавышы ишетелә:

 
Когда б имел златые горы…
 

Әдәплеләр бәйрәме

Әйе, Сабантуй – әдәплеләр бәйрәме. Борынгы заманнардан бирле килгән традиция буенча мәйдан уртасына исерек кешене бөтенләй кертмиләр. Көрәшкә керү турында уйлыйсы да юк. Мәйдан уртасына кызмача баштан килеп керү ул – халыкны, тәртип саклаучы аксакалларны ихтирам итмәү дигән сүз. Халык мондый кешене гафу итми, исерек күренсә, таза егетләр аны тиз генә мәйдан уртасыннан алып чыгып китәләр. Элек-электеннән шулай килгән. Татарларны теләгән кадәр мыскыл итеп язган реакцион «Казанский телеграф» газетасы да хәтта Сабантуйның аракысыз гына узуын күрсәтми кала алмаган. Газета болай дип язган: «Справедливость требует отметить, что несмотря на такое многолюдство, на «Сабан»е редко можно встретить пьяных или вообще хулиганствующих. Порядок образцовый и ревниво оберегается самими гуляющими. И в этом случае татар лишь можно похвалить, что они разумно пользуются своим отдыхом»4.

Татарның кунак сыена аракы дигән нәрсә бөтенләй кермәгән. Хәтта Сабантуйга да аракы алынмаган.

Татар фольклорында эчкечеләр, аракы яратучыларга багышланган бик күп җыр, бәет, мәкаль бар. Ул әсәрләрнең барысында да эчкечелек халык алдындагы бик зур начарлык буларак бәяләнә һәм тәнкыйтьләнә. Сабантуйның әнә шундый аеклар бәйрәме булуы өчен аны рус галимнәре бик яратканнар. Казан университеты профессоры К. Фуксның рус газеталарында Сабантуй бәйрәменең самимилегенә, андагы тәртипкә сокланып язган мәкаләләре басылган. Бу бер дә очраклы хәл түгел. Чөнки Сабантуй – гади хезмәт кешесенең дини йолалардан, социаль җәбердән азат булган иң демократик бәйрәме. Ул бәйрәмдә сәламәт рух, крестьянча хөрлек патшалык иткән. Ул – халыкның үзенеке булган. Әнә шуңа күрә ул бәйрәм гасырлар буенча яши һәм әле дә булса Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә бәйрәме буларак үткәрелә.

…Әгәр сез татар авылындагы Сабантуйга кунак булып килсәгез, игътибар итегез: ул – хезмәт кешесе бәйрәме. Анда сез тәртип бозучыларны күрмәссез. Сабантуй – дуслык бәйрәме, саф күңеллеләр бәйрәме. Чөнки саф әхлаклылык – хезмәт кешесенең төп сыйфаты…

Киләсе елга кадәр…

Сабантуй атнасы тәмам. Бәйрәмгә кайткан кунаклар да инде китә башлыйлар. Сабантуй рухы кунаклар белән шәһәргә күчә. Андагы җырлар, биюләр шәһәр сарайларының, театрларының сәхнәләрендә әле озак яшәр…

Колхозчы-крестьян да инде Сабантуй мәйданындагы озын колгага түгел, еш-еш кына иген басуына карый. Арыш басуы инде кара-кучкылланып дулкынлана, арыш серкә очыра. Арыш басуы инде тигезсез сулый, кичләрен иген басуы өстендә аҗаган уйный. Тиздән-тиздән кыр-болын эшләре башлана.

…Картлар тәҗрибәсе буенча, инде шушы атнадан соң озак та үтми русларның Петров день дигән көннәре җитә, татарлар аны «Питрау көне» дип йөртәләр. Ә татар агаеның ышануынча, Питрау көненнән соң «үлән арасына ут керә», ягъни үлән инде үсүдән туктый һәм, арасына чалгы кергәнне көтеп, язмышына буйсына…

Авыл җәйге кыр эшләренә әзерләнә. Ә Сабантуй булган мәйданның бер кырыенда әле генә үткән хезмәт бәйрәменең матур истәлеге булып зәңгәр күккә ашкан ак колга җәйге җилдә чайкалып утыра – җиңелчә сызгырып, тыныч хезмәткә гимн җырлый. Ул колга шулай җәй буе кояшта ялтырап утырыр, иген басуындагы комбайн штурвалындагы егет тә, иртән фермага баручы кыз да аңа карап күңелле хезмәт бәйрәмен хәтергә алырлар, матур хисләр аларны гүзәл хезмәткә рухландырыр.

Җилдә чайкалып утырган ул колгага вакыт-вакыт авылның ак сакаллы карты да күз салыр: ул колга аның типсә – тимер өзәрдәй таза вакытын, кызыл башлы сөлгеләрне бөтереп бил алышкан чакларын хәтерләтер…

Әнә шулай кадерле, бик кадерле йола ул Сабантуй дигән халык бәйрәме!

Социалистик Татарстан. – 1974. – 21 июнь

Сиксән ел элек…
(Районыбыз тарихыннан)

Россия дәүләтендә гомуми переписьның (1897) уздырылганына быел 80 ел тула.

Сиксән ел элек безнең як нинди хәлдә булган? Нинди авылларда күпме кеше яшәгән, мәктәпләр, медицина, ветеринария, почта-телеграф кайларда булган?

1897 ел переписеның нәтиҗәләрен Казан губернасының Земская Управасы члены К. П. Берстель 1908 елда аерым китап итеп бастырып чыгарган. Бу китапта Казан губернасына кергән өязләр буенча китерелгән мәгълүматлар кызыклы гына. Хәзерге Арча районына кергән авыллар 1897 елда Казан һәм Мамадыш өязенә бүленгән булганнар. Казан өязендәге Арча, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр, Кармыш (Казанбаш), Мүлмә волостеның Урта Аты, Әрнәш, Сәрдә авыллары, Яңа Кишет волосте, Мамадыш өязендәге Яңа Чуриле волостеның 13 авылы (калганнары хәзерге Саба районында) хәзерге Арча районы территориясен тәшкил иткән.

1897 елгы перепись буенча иң зур авыллар түбәндәгеләр: Олы Әтнә (2986 җан), Яңа Кенәр (1998), Олы Мәңгәр (1775), Яңа Кишет (1326), Иске Кишет (1203), Югары Курса (1197), Иске Ашыт (1138), Утар Аты (1103), Казанбаш (1091). Мамадыш өязеннән кергән авыллар алай зур түгел. Алар арасында халык саны буенча иң зур авыллар Сикертән (956 җан), Чөмә-Елга (824), Яңа Чуриле (798), Сеҗе (ул вакыттагы исеме – Мурья Мусич, 541), Гөберчәк (Кечкенә Му – 506) исәпләнгән.

Бу тирәдә иң кечкенә авыллар Му Казаклары (184 җан), Вознесение Понигы (127), Күкчә (40) күрсәтелгән. Соңгысы Мөрәле тирәсендә яки Гөберчәк белән Сикертән арасында урнашкан булырга тиеш.

Кармыш волостенда иң кечкенә авыллар Таш заводы (Четыре Двора – 55 җан), Талчишмә (60) исәпләнә. Талчишмә хәзерге «Известия» колхозы территориясендәге авыл булган. Бу волостьта зур авыллар: Казиле (669), Күпербаш (656).

Перепись нәтиҗәләрендә мәдрәсәләр яки мулла өендә әлеф-би өйрәнүләр «мәктәп» графасына алынмаган. «Мәктәп», «школа» дигән графаларга бары тик дөньяви фәннәрне уку-язу, арифметика, география һ. б. укыта торган үзәкләр генә кертелгән. Патша хөкүмәтенең хезмәт халкына мөнәсәбәтен бу статистика бик төгәл күрсәтә: Кармыш волостенда 1897 елда бер генә мәктәп тә юк! Яңа Чуриле волостенда нибары 2 мәктәп (Поч. Поник, Ключище) күрсәтелгән. Яңа Кишет волостенда – 2, Олы Әтнә волостенда – 1, Арча волостенда 11 мәктәп булган (Түбән Бирәзә, Бирәзәбаш, Кәче, Наласа, Яңасала, Божа, Урта Бирәзә һ. б.). Бары тик Олы Мәңгәр волостенда гына картина башкача: монда 16 авыл булып, шуларның барысында да «мәктәп бар» дип куелган. Яңа Кишет волостенда 18 авыл булып, шуларның нибары икесендә генә «мәктәп бар».

Мәгълүм булганча, патша хөкүмәте 1878 елда авылларда янгын сарайлары салу, насослар, янгын вакытында сугу өчен чаңнар булдыру турында махсус указ чыгара. Татар авылларына килеп, бу указны патша түрәләре халык җыеннарында укыйлар. Әмма указда татарлар арасында кабул ителгәнчә «авыл», «мәхәллә» сүзләре булмый, түрәләр ул терминнарны «епархия», «приход», «село» дип укыйлар. Указда авылларга «колокол» куйдыру турында да сүз була. Халык арасында «хөкүмәт көчләп христианлыкка чыгара» дигән хәбәр тарала. Нәтиҗәдә Олы Мәңгәр авылында халык восстаниесе күтәрелә. «Бу восстаниеләр, – дип яза Таҗи Гыйззәт, – авылларга янгын сарайлары салдырып, чаң куйдыруга каршы – дини мотив белән башлансалар да, асылда, милли изүгә, самодержавиенең рәхимсез кысуына, талавына чыдаша алмыйча күтәрелгән крестьян восстаниеләре булалар». Мәгълүм булганча, бу восстаниеләр мотивы буенча Т. Гыйззәт «Ялкын» («Фәрхиназ») исемле драмасын яза.

1927 елда галим һәм язучы Гали Рәхим, Олы Мәңгәр авылына килеп, бу восстаниедә катнашкан сиксән яшьлек бер картны эзләп таба һәм восстаниегә кагылышлы бик күп истәлекләр язып ала. Мәңгәр карты аңа граф Скарятинның татар халкын ничек җәзалавы турында сөйли. Солдатлар авыл картларын, стройга тезеп, сакалларыннан өстерәп егып, камчы белән кыйнаганнар.