Читать книгу «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Ул кабызган утлар

Тинчуриныбыз бар иде…

Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде. Тинчуриныбыз – мәдрәсәдән революциягә, аннан сәхнәгә аяк басып кулына каләм алган культура эшлеклебез, эрудицияле артистыбыз, драматургыбыз бар иде…

Тинчуринның мирасы һәм намуслы исеме безгә партиянең ХХ съездыннан соң кабат әйләнеп кайтты. Аның барлыгын, Татар академия театрында бөтен бер Тинчурин чоры, Тинчурин мәктәбе булганлыгын без, яшьләр, интуиция буенча сизә идек. Безнең буын авыл сәхнәләрендә «Зәңгәр шәл» һәм «Кандыр буе»н куйган кешеләр арасында тәрбияләнеп үсте. «Кандыр буе»ның көен:

 
Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә… –
 

дип җырлыйлар иде. Әле кырыгынчы елларда гына мәктәп коридорында шыңшып узган укытучылардан ишеткән бар иде:

 
Дусларым, сагынып кайттым…
Дусларым, ерак илләрдән…
 

Моның нәрсә икәнен белми идек, ләкин ниндидер сихри-лирик интонация безне әсәртә иде.

– Ни өчен «Зәңгәр шәл»не куймыйбыз?

Скрипкада уйнаучы ак чәчле укытучы, елмаеп:

– Килер вакыт, куярлар, – диде. Аннан, көрсенеп: – Их, Булатны уйнаган заманнар бар иде, – дип, скрипкасын сызып җибәрде.

Шулай Кәрим Тинчурин дәшми генә безнең күңелләрдә яшәп килде. Безнең хыялларда Тинчурин күләгәсе яшәп килде. Шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек (мин бу урында Тинчуринны шагыйрь дип атыйм – пьесаларындагы барлык җырларны аерым туплап китап итеп чыгарсаң, «шагыйрь Тинчурин» дигән исемне алырга ул һичшиксез лаек булыр иде). Әйе, шагыйрьнең күңеле күбәләк кебек, дорфа тәнкыйтьчеләр «Зәңгәр шәл» өчен утызынчы елларда аңа нәрсә генә әйтмәделәр! Имеш, Тинчурин иске авылның гармониясен мактап җырлый… Имеш, драматург авылдагы сыйнфый көрәшне күрсәтмәгән. Аның күңелен имгәтергә маташкан вульгар социологлар булып уздылар, ул нечкә хисле сизгер шагыйрьне тупас сүзләр белән мәсхәрә итәргә тырышулар булды… Ләкин ул бер-бер артлы әсәрләрен сәхнәгә бирә килде.

Еллар узды. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен күрү бәхетенә ирештек. Закир Һади, Габдулла Тукай башлаган эш – татар тормышындагы феодализм калдыгы – ишанчылыкны тәнкыйть итү мәсьәләсе К. Тинчурин тарафыннан сәхнәгә китерелде. Хезмәт халкының җор күңеле, крестьян яшьләренең саф әхлакый сыйфатлары Тинчурин тарафыннан сәхнәдә сурәтләнде. Бер талант яхшы, ике талант бергә эшләсә, алар инде шедевр тудыра. Тинчуринның танылган композитор С. Сәйдәшев белән бергә эшләве һич тә очраклы түгел иде. Әнә шулай бер-бер артлы татар совет әдәбиятының классик әсәрләре дөньяга килде.

«Кандыр буе»ның ничек язылуын Арча районы Казанбаш авылы халкы әле дә искә алып сөйли. «Кызыл Казанбаш» Татарстанда иң беренче колхозларның берсе булган, анда башта коммуна да төзеп караганнар. Тинчурин белән Сәйдәшев бергә әнә шул авылда җәй уздырганнар һәм, Казанбаш халкының ышанып сөйләвенчә, «Кандыр буе» пьесасындагы күп персонажлар Казанбашта әле дә яшиләр икән…

Тинчурин мирасы бик бай. Без әле аның мирасын 1956 елда дөньяга чыккан зәңгәр тышлы сайланма әсәрләре буенча гына беләбез.

Тинчуринның халыкчан иҗаты Советлар Союзында шулкадәр киң таралган – һәр драматургның әсәре шулай Казаннан алып Байкалгача тарала алса иде… Казан университеты студентлары белән фәнни экспедициядә йөргәндә, Себер татарлары безне күп мәртәбәләр адаштырдылар. Без алардан халык иҗаты әсәрләре өмет итәбез, ә алар безгә Тинчурин җырларын яздыралар икән. Шулай Томск өлкәсе Кызылкаш авылында бер карттан тырышып-тырышып җыр язабыз. Кулда дәфтәр-карандаш, картның янында шыпырт кына портатив магнитофон әйләнә. Җырның сүзләренә, аһәңенә гаҗәпкә калабыз:

 
Тамбур инәләре көмеш саплы,
Немец илләреннән алынган…
 

Казанга кайткач тикшереп карасак, бу җыр Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ыннан икән. Хәер, бу җыр Горький, Рязань якларында йөрүче фольклорчыларны да күп мәртәбә адаштырган һәм халык иҗаты китапларына кабат кергән.

Тинчурин-драматург хакында соңгы елларда гел телгә алына, языла. Тинчурин-прозаик турында гәрчә 1960 елда тугыз мең тираж белән чыккан «Мәрҗәннәр» сатылып бетсә дә, нигәдер аз беләбез әле. Әйе, Тинчурин оста хикәяче дә иде. Печән базары каһарманнарын, мондагы мещанлыкны, каралыкны прозада тагын кайда күрә аласыз? Бары тик «Мәрҗәннәр»дә генә. Яки үзе турында күп легендалар тудырган кавказлы Шамил гаиләсенә кагылышлы мәгълүматларны кайда таба алырсыз? Шәех Шамилнең улы Казан тарихына турыдан-туры бәйле иде бит. Тукай урамында кешеләр әле дә булса «Шамил пулаты» яки «Шәфи пулаты» дип йөрткән бер йорт бар. Петербург аристократиясе каршында уенчыкка әйләнгән мундирлы Шәфи Шамил язучы Тинчурин тарафыннан искиткеч калку фигурага әйләндерелгән. Мәдрәсә каравылчысы самими күңелле, саф әхлаклы Әсир Черкес бу купшы генералдан никадәр югары тора! Кавказлы әсир белән фаэтонда узып барган кавказлы генерал арасында никадәр аерма, никадәр тирән упкын. Шулай… Аристократлар интересы бар, һәм гади халыкның үз юлы, үз ватаны бар – Тинчурин моны сәнгатькярләрчә тотып алган һәм оста тасвирлаган.

Татар мәдрәсәләрендәге шәкертләр хәрәкәтен бары тик Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романы буенча гына белә идек. Тинчуринның «Мәрҗәннәр»ендә бу хәрәкәт – шәкертләрнең урам сугышларында катнашуы, полициягә, патшаның кораллы көчләренә каршы сугышулары – искиткеч җанлы картиналар аша бирелгән. Әйе, бишенче ел революциясе меңләгән татар шәкертләрен үз дулкыннары эченә алды, аларның күзләрен ачты. К. Тинчурин әнә шул меңләгән шәкертнең берсе иде, һәм бишенче ел революциясе белән күзе ачылган егет шул юл белән халыкка хезмәт итүгә килде. «Мәрҗәннәр»дәге төп герой Сөләйман, катлаулы, каршылыклы юлларны узып, революция ягына чыга. Ихтимал, язучы Тинчурин үзе Сөләйманның прототибыдыр. К. Тинчуринның хикәяләрендә революциягә кадәрге татар шәкерте үткән авыр юл төп сызык булып бара.

«Мәрҗәннәр» – К. Тинчуринның язылып бетмәгән әсәреннән бер өзек. Тинчурин дөньядан иртә китте, аның язасы хикәяләре, повестьлары, драма, комедияләре әле күп иде. Ә калдырган мирасы белән ул татар совет культурасы тарихында иң мактаулы кеше булырга лаек. Татар совет әдәбиятында, татар театрында Тинчурин кабызган утлар беркайчан да сүнмәс!

…Тинчуриныбыз бар иде.

Кадерен белеп искә алу, мирасын хөрмәт итү, таланты алдында баш ию гадәт булып китсен иде…

Социалистик Татарстан. – 1967. – 3 сентябрь

VIII класста борынгы әдәбият укыту буенча кайбер методик күрсәтмәләр8

Яңа программада татар әдәбиятының иң борынгы истәлекләреннән алып ХХ йөз башында иҗат иткән, драматургиядә критик реализмга нигез салган Г. Камал иҗатына кадәр булган чор өйрәнелә.

Программага борынгы татар әдәбиятын өйрәнүне кертүне хупларга кирәк. Югыйсә дистәләрчә еллар буе татар әдәбияты М. Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» әсәреннән генә башлана дигән фикерне, теләпме-теләмичәме, укучыларыбызга җиткереп килә идек. Борынгы әдәбият буенча башлангыч мәгълүматлар белән укучыларны таныштыруның әһәмиятенә тукталуны алгарак калдырып, борынгы әдәбият укытуда очраячак кыенлык- лар турында берничә сүз әйтик.

Башта ук шунысына басым ясыйк: борынгы әдәбият курсын үтү укытучыдан шактый зур хәзерлек сорый. Идел буе халыкларының ХII гасырдагы әдәби истәлекләре турында сүз алып бару өчен, укытучыдан гомуми тарих, бөтендөнья әдәбияты тарихы белән таныш булу сорала.

Борынгы әдәбиятны өйрәнгәндә укытучы нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш соң? Безнеңчә, болар түбәндәгеләр.

Яңа әдәбият буш урында барлыкка килмәде. Аның тамырлары бик тирәнгә, эчкәрегә китәләр. Муса Җәлил, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек шагыйрьләр Тукай, Гафурилардан килгән әдәбияттагы халыкчанлык сыйфатларын, гражданлык хисләрен үстергән булсалар, үз чиратларында Тукай, Гафури кебек шагыйрьләр дә бу сыйфатларны үз элгәрләреннән алып үстергәннәр. Мәсәлән, Тукай поэзиясендә XIX йөз шагыйре Габделҗәббар Кандалый поэзиясе белән аваздаш мотивлар шактый гына. Кандалый исә борынгы шагыйрьләрнең уңай сыйфатларын үзенә алып, аңа үз заманы сулышын өргән һәм, элеккеге уңай традицияләргә таянып, поэзиядә үз тавышын биргән. Борынгы шагыйрьләрнең дә һәрберсе – үз эпохасының бер вәкиле. Алар поэзиядә халык авыз иҗатына, халык рухына таянганнар. Кыскасы, әдәбиятның үсеше чор, закончалыклар белән тыгыз бәйләнештә бара.

Без югарыда халыкчанлык турында сөйләдек. Укытучы халыкчанлыкны теге яки бу әсәр мисалында конкрет аңлатырга тиеш. Халыкчанлыкның беренче һәм иң мөһим шарты – әдәби әсәрдә гомумхалык әһәмиятле булган проблема куелган булуы. В. И. Ленин Толстой әсәрләрендә «бөек мәсьәләләр»нең киң һәм тирәнтен күтәрелүен югары бәяләде, Толстойның үз эпохасындагы иң характерлы каршылыкларны чагылдыруына әһәмият бирде.

Әсәрдә куелган проблеманы халык интересларына туры китереп чишү «әдәбиятта халыкчанлык» дигән төшенчәнең икенче төп шарты була.

Хәзер әсәрнең халыкка аңлаешлы яки аңлаешсыз булуы мәсьәләсе килеп баса. Әйтик, теге яки бу язучы әсәрендә гомумхалык әһәмиятле булган проблема өстенлек алды ди. Шул проблеманы халык интересларына туры китереп чиште дә ди. Ләкин әсәрнең формасы, теле киң халык массаларына аңлашылмаса, бу әсәр әле халыкчан була алмый. В. И. Ленин, сәнгатьнең халыкчанлыгы турында сөйләгәндә, сәнгать массалар тарафыннан аңлашылырлык булырга тиеш, диде. Димәк, әдәби әсәр үзенең формасы белән демократик, киң халык массаларына аңлаешлы булуы халыкчанлыкның тагын бер шартын тәшкил итә.

Инде хәзер шул үлчәү белән борынгы татар әдәбиятына кереп карыйк. VIII класс укучыларына тәкъдим ителә торган «Кыйссаи Йосыф» поэмасында нинди әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә соң? Бу әсәр киң халык массаларының зәвыгына җавап бирәме, туры киләме? Моның нигезенә бит дини мифология алынган. Дәреслектә бу сорауларга җавап бирергә тырышылды. Ләкин дәреслек – укучы өчен.

Тезмә белән язылган, көйләп укыла торган әсәрләр, әлбәттә, бер «Кыйссаи Йосыф» белән генә чикләнмәгән. Халыкның шүрлегендә «Бәдәвам» да, «Мөхәммәдия» дә булган. Ләкин халык күңелендә «Бәдәвам» да, «Мөхәммәдия» дә түгел, ә нәкъ менә «Кыйссаи Йосыф» кебек әсәрләр сакланган. Моның төп сәбәбе әнә шул халыкчанлыктан килеп чыга. «Бәдәвам» – көйле, рифмалы әсәр. Рифмасы да төгәл, иҗеге дә ыспай, теле дә аңлаешлы. Ләкин анда кеше күңелен кузгатырлык әһәмиятле проблема куелмаган. Анда әдәби образ-герой да юк. Ул дини вәгазьдән гыйбарәт. Бу әсәр кешене дөньяның бөтен ләззәтеннән баш тартып, гыйбадәт белән генә шөгыльләнергә куша. «Кыйссаи Йосыф» та дини идеологиядән азат түгел. Анда да Хак Тәгалә кешегә алдан нинди язмыш билгеләсә, кеше шул юлдан чыга алмый дигән караш уздырыла. Ләкин поэманың авторы үзенең дөньяга карашларында шулкадәр бутала – ахырда анда гуманистик караш җиңеп чыга. Поэмадагы гуманистик караш – кеше күңеленең сафлыгында. Кешегә явызлык эшләгән бөтен кеше бу поэмада җәзалана. Хәтта Йосыфның әтисе Йагъкуб та моннан котыла алмый. Йосыфны коега ташлап киткән агалары бәлагә дучар була. Йосыфка ялган бәла яккан Зөләйханың да язмышы шулай… һ. б. Бу инде заманы өчен гуманистик караш, чөнки дини әдәбият дөньялыкта явызлык эшләсәң, ахирәттә газабын күрерсең дип өйрәтә иде. Шул ук вакытта бу җәзадан котылу юлы да бар иде: тәүбә итсәң, гыйбадәт кылсаң һ. б. Әсәрдә Йосыфның, дини мифология герое булудан бигрәк, гади, саф күңелле, тыйнак, гадел бер егет икәнлеге күренә. Аннан соң Зөләйханың үз хисләренә, мәхәббәтенә турылыклы булып гомер кичерүе сокланырлык. Шулай итеп, Кол Гали, теләпме-теләмичәме, дөньяви, гуманистик караш уздыра: кешенең табигый хисләрен мактый, әсәрнең теле дә бик гади, махсус белеме булмаган гади укучы яки тыңлаучыга аңлаешлы. Дини идеология өстенлек иткән бер чорда Кол Галинең шундый дөньяви карашларны күтәреп чыгуы зур батырлык иде. Әсәрне озак еллар яшәткән көч – аның гуманизмы.

«Гуманизм» төшенчәсен укучыларга ныклап аңлатырга кирәк. Чөнки бу төшенчәне белү – борынгы әдәбият курсы буенча үтеләчәк Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Утыз Имәни әсәрләрен аңлау өчен ярдәм итәчәк. Гуманизм – кешегә, кешелек сыйфатларына ихтирам белән сугарылган дөньяга караш. Гуманизмның нигезендә, гомумән, кешеләргә яхшылык теләү, кешеләр тормышының яхшыруы өчен көрәш, теләктәшлек ята. Бу сүз үзе дә латинча humanitas – «кешелеклелек» мәгънәсен аңлата. Борынгы шагыйрьләрнең күп кенә әсәрләрендә без дини карашлар арасында гуманистик карашларның ялтырап-ялтырап алганын күрербез. Безнең өчен ул әдәбиятның әнә нәкъ шул сыйфатлары кыйммәт тә. Шундый ук сыйфатлары булган өчен программага ХVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр кертелгән. Чөнки Мөхәммәдьяр, аның иҗатын махсус тикшергән Ш. Абилов әйтүенчә, «талантлы шагыйрь булу өстенә Урта гасырларда гади хезмәт кешеләрен зурлаучы, аларга дан җырлаучы гуманист, явызлыкка каршы сүз кузгатып, яхшылыкка өндәүче нәсыйхәтче моралист». Никадәр генә каршылыклы булмасын, аның поэмаларында кешенең иң күркәм сыйфатлары беренче планга куелган урыннар байтак. Мәсәлән, «Төхфәи Мәрдан» поэмасында автор батырлыкны, илгә турылыклы булуны мактый. Шагыйрь фикеренчә, егетлек – кешеләргә игелек күрсәтүдән, яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Хрестоматиядә шагыйрьнең нәкъ әнә шул карашлары чагылган урыннар сайлап бирелгән. Текстны укыгач бу нәтиҗәне укучылар үзләре чыгарсалар, әлбәттә, отышлырак булыр иде.

Борынгы поэмаларда, әгәр укучы аны тулысы белән укыса, тагын бер-ике нәрсәдә буталуы мөмкин. Борынгы шагыйрьләр үзләренең әсәрләрен Алла исеме белән башлыйлар. Бу – бик табигый хәл. Гуманистик карашларны уздырган өчен бу шагыйрьләрдән атеист, материалист ясарга ашыкмаска кирәк. Алар Аллага ышанганнар, аңа табынганнар. Ләкин, талант, акыл иясе буларак, аларның әсәрләрендә гуманистик, дөньяви карашлары өстенлек алган һәм Аллага, пәйгамбәрләргә дәшүләр, багышлаулар кайвакыт гади ширма гына булып калалар. Борынгы шагыйрьләрнең кайбер әсәрләре конкрет шәхесләргә, гадәттә, ханнарга багышланган. Монда да гаҗәпләнерлек урын юк, чөнки шагыйрьләр, күз өстендәге каш кебек, хөкемдарларының игътибар үзәгендә булганнар. Һәм шагыйрь, үзенең гуманистик идеясен замандашларына җиткерү өчен, әсәрен хөкемдарга багышлый икән, бик табигый. Бу да шулай ук тышкы бер форма, олы хисләрне укучыларга белдерү өчен бер алым гына. Шагыйрь бит хуҗаның – ханның заказын үтәгән! Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасы әнә нәкъ шулай корылган. Бу поэма Кырым ханы Сәхибгәрәйгә багышланган. Ләкин анда йөкче образы бар: бу кеше, бик фәкыйрь булса да, гомере буе үзеннән дә начаррак яшәгән кешеләргә ярдәм итә. Шагыйрь моннан шундый нәтиҗә чыгара:

 
Кем егылганда кулын тот моңлының,
Ул тәкый тоткай кулың бер көн сәнең, –
 

ди. Димәк, шагыйрьнең дөньяга карашын билгеләгәндә, аның әсәрен кемгә багышланган икәненнән чыгу дөрес булмас иде.

Мәүла Колый, Утыз Имәни иҗатлары турында сүз алып барганда да шулай: бу шагыйрьләрнең дә иҗаты катлаулы. Монда диннең тагы да нечкәртелгән формасы – суфичылык белән гуманистик карашлар бергә буталганнар. Укытучының бурычы – алар иҗат иткән әсәрләрдәге дөньяви, гуманистик сыйфатларны аерып алу һәм калку итеп бирү. Суфичылык Аллага гашыйк булуны, матди дөньядан ваз кичеп, рухи дөнья белән генә яшәүне мактый. Мәүла Колый шигырьләрендә моны күрү, аерып алу кыен түгел. Ләкин шагыйрь бервакытта да үзе яшәгән тирәлектән, җәмгыятьтән абсолют азат була алмый. Шигырьләрендә ул никадәр генә үзенең нечкәртелгән рухи дөньясына табынмасын, аңа билгеле бер тирәлектә кешеләр белән мөнәсәбәткә керергә, ашарга-эчәргә, киенергә кирәк – кыскасы, Мәүла Колый матди дөньяда яшәргә мәҗбүр. Мәсәлән, ул игенчелек хезмәтен мактап шигырьләр яза. Дәрестә аның бу сыйфатына аеруча басым ясарга кирәк. Мәүла Колыйның шигырьләре арасында наданлыкны, начар эшләрне тәнкыйть иткән юллар бар. Хрестоматиягә нәкъ әнә шулар сайлап алынды. Реалистик картиналар Утыз Имәни шигырьләрендә тагы да киңәяләр.

Борынгы шагыйрьләр шигырь техникасына бик зур әһәмият биргәннәр. Алар рифманы бик төгәл төзегәннәр. Рифма өчен берничә телнең (татар, фарсы, гарәп) сыгылмалылыгыннан файдаланганнар. Текстларны укыган вакытта чит тел сүзләренең дөрес әйтелешенә игътибар бирелергә тиеш. Сүзләрнең безнең хәзерге телдә әле дә йөри торганнарын һәм бүгенге лексик фондтан төшеп калганнарын аерып алырга кирәк. Мәсәлән:

 
Суфилык мивәләре пешеп йетмеш
Мән андыен берин-берин татсам иде,
Ул мивәнең ләззәтидин мәст улубән,
Уздин китеп, иссез булып ятсам иде.
 
1
...
...
16