«Хәтердә калган минутлар»ы белән әдәбият тарихына кыйммәтле материаллар биргән өлкән әдипнең «Яшьлек эзләре буйлап»2 исемле бу яңа китабын кулга алганда аннан тагын да тирәнрәк мәгълүматлар өмет итү – бик табигый нәрсә, билгеле. Автор әсәренең беренче битләреннән үк үзенең тормыш фәлсәфәсе – тормышының Казангыл сыртлары һәм Чагыл түбәләре белән укучының күңелен җәлеп итә, дөресен әйтик, язучы безнең күңелне бөтенләй көтелмәгән яктан яулап ала.
Казакъ даласы… Без бу сүзнең мәгънәсен бөтен тирәнлеге белән аңламыйбыз икән ләбаса. Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәрен (әдәбият теоретиклары кашларын җыермаса, без моны мәхәббәт турында поэма дип атар идек!) әле илленче еллар ахырында
гына укып, без, яшьләр, тугандаш халкыбызның дала кебек киң күңеленә, шигърият белән тулы гореф-гадәтләренә, Карлыгач-Сылуларына гашыйк булган идек. Казакъ әдәбиятының аксакаллары Сабит Моканов, Мохтар Ауэзовларның әсәрләрендә без бу олы җанлы халыкның ничек итеп мәгърифәт яктылыгына, социаль азатлыкка омтылуларын күреп сокланган идек. Ә менә Сәйфи ага Кудаш казакъ даласының безнең өчен тагын бер әһәмиятле ягын ача: бу далада, бу шагыйрь җанлы халык арасында безнең татар, башкорт әдәбиятының баһадирлары әдәбият мәйданында киләчәк көрәшләр өчен кылыч кайраганнар икән. Акмулла, М. Гафури, Ш. Бабич, Д. Юлтыйлар үзләренең каләмнәрен беренче мәртәбә казакъ даласында тибрәтә башлаганнар, Г. Тукай, Г. Ибраһимов кебек талант ияләре казакъ фольклоры хәзинәләре эчендә алдагы иҗатлары өчен потенциаль энергия туплаганнар. Әйе, танылган журналист Шакир Мөхәммәдьяров әйткәнчә, казакъ сахрасы шул заманның күп кенә татар яшьләре өчен матди һәм рухи ризык чыганагы булган.
Шагыйрьнең яшьлек эзләре – үзенә күрә бер энциклопедия кебек. Без монда татар иҗтимагый фикер тарихында шактый зур роль уйнаган Курсавилар, Мәрҗаниләрне бөтенләй яңача күз алдына китереп бастырабыз. Мәгълүм сәбәпләр белән озак еллар буенча «дин реформаторы» исемендә генә йөргән Мәрҗани, Г. Ибраһимов тарафыннан «таңыбызның чулпаны» дип аталган Мәрҗани, күптән инде үзенә фәнни бәя биргәнне көтә. С. Кудаш истәлекләрендә бу галимнең эшчәнлеге турында безгә киң мәгълүмат бирелә, һәм моны киләчәктә Мәрҗани турындагы тикшеренүләрнең нигезендә ятар дип өмет итәргә мөмкин. Ш. Мәрҗани эшчәнлеге тирәсендә фикер йөртеп, автор хәзерге яшьләргә мәгълүм булмаган күп кенә тарихи эшлеклеләрне, белем ияләрен телгә ала, аларның теге яки бу хезмәтләрендәге игътибарга лаек урыннарны, уңае чыккан саен, әйләнешкә кертә. Үзенең фикерләрен тарихчы Хәсәнгата Габәши, Риза Фәхретдинов, әдәбият, тәнкыйть дөньясында кайнаган Габдулла Гыйсмәти, Габдрахман Сәгъди, Җамалетдин Вәлидиләрнең сүзләре белән дәлилләп, автор бик дөрес эшли: безгә Мәрҗани турында гына түгел, алар турында да белергә бик, бик кирәк.
Тарих бернәрсәне дә атлап үтүне, күмеп калдыруны гафу итми. Ничә еллар буенча онытылуга дучар ителгән талантлы шагыйрь Шәехзадә Бабич белән дә шулай булды. Г. Ибраһимов тарафыннан түбәсе болытларга тигән таулар арасындагы шашкын елгага охшатылган Бабич соңгы елларда әле бер, әле икенче ягы белән ялтырап ала. С. Кудаш истәлекләрендә без бу шагыйрьнең революциягә мөнәсәбәтен тагын да ачыграк күрәбез һәм аның революция алды елларында Тукайлар, Ибраһимовлар мәктәбенең – халыкчан реалистик әдәбиятның бер вәкиле булганлыгына тирәнрәк ышанабыз. Бабичның С. Кудашка язган хаты бу шагыйрь турында тикшеренүчеләргә, һичшиксез, кыйммәтле булыр. Дөресен әйтик, кырыс елларда әдәбият, культурабыз тирәсеннән читләшергә мәҗбүр булган кайбер кешеләрне без әле дә читенсенеп кенә телгә алабыз. С. Кудаш бу истәлекләрендә андый зарарлы «тыйнаклык» белән үзен богауламый. Шундый урыннарның берсе журналист, язучы Мәхмүт Бөдәйли турында. Автор бик хаклы рәвештә, юмористик, сатирик әдәбият турында сүз барганда, андый әдипләрне искә алмау мөмкин түгел, ди. «Акмулла», «Кармак» журналларында актив язышкан, татар совет журналы «Чаян»ның беренче оештыручыларыннан булган М. Бөдәйли эшчәнлеге әдәбият тарихында искә алынырга бик лаек.
Бездә, татар әдәбиятчыларында һәм тарихчыларында, элегрәк зарарлы бер мавыгу бар иде: янәсе, Бөек Октябрь революциясенә кадәр татарның сәнгате дә, мәгърифәте дә, уку йортлары да булмаган, барысы да унҗиденче елда гына барлыкка килгәннәр. Бу – догматикларча фикер йөртү иде. Хәзер мондый карашның ялгыш икәнлеген исбат итеп тору, ихтимал, кирәк тә булмас. Тик шуны гына истә тотыйк: әгәр революциягә кадәр бернәрсәбез дә булмаса, революция көннәрендә безнең Вахитовларыбыз, Якуповларыбыз, Ибраһимовларыбыз, Сәетгалиевләребез дә булмас иде; революциягә кадәрге демократик әдәбиятыбыз булмаса, Такташлар, Җәлилләребез дә тумаган булыр иде. «Греция һәм Рим тарафыннан салынган фундамент булмаса, – дип язды Ф. Энгельс үзенең мәшһүр «Анти-Дюринг» дигән хезмәтендә, – хәзерге Европа да булмас иде… Антик колбиләүчелек булмаган булса, хәзерге социализм да булмас иде».
Безнең аерым тукталырга теләгән мәсьәләбез – татар мәдрәсәләре турында. Мәдрәсәләрне без күп сүктек, озак сүктек. Схоластик мәдрәсәне дә сүктек, җәдит мәдрәсәне дә сүктек. Әйтергә кирәк, белеп тә, белмичә дә. Тик шул мәдрәсәләр эчендә өлгерә башлаган демократик фикер, хөррияткә омтылыш, демократик әдәбият тудыруга омтылышның беренче адымнарын гына искә алмадык. Татар җәдит мәдрәсәләрендә белем алган Г. Ибраһимов, Г. Нигъмәти, С. Сәетгалиев, Ф. Сәйфи-Казанлы һәм башка бик күпләрнең коммунистлар партиясенә кереп азатлык өчен көрәшеп йөргәннәрен, совет-партия аппаратларында эшләгәннәрен искә алмадык. Ниһаять, татар мәдрәсәләре турында фән сүзе әйтер вакыт җитте. Сәйфи ага Кудаш үзенең мемуарларында әнә шул турыда әһәмиятле сөйләшү башлый, һәм китапның бу урыны аеруча игътибарга лаек. Уфаның «Галия», Әгерҗенең «Буби» мәдрәсәләре һ. б. бик күп уку йортларының тарихы, татар яшьләре арасында ислах хәрәкәте белән башланып, турыдан-туры азатлык хәрәкәтенә килеп тоташты. Моның шулай икәнлеген Галимҗан Ибраһимов һәрвакыт әйтеп килә иде. Бөек әдипнең «Аң» журналында «Галия» җитәкчесе Зыя Камали турындагы мәкаләсен генә хәтерлик. Моннан аңлашылганча, Зыя Камали (дини уку йорты җитәкчесе!) шәкертләренә шундый итеп белем биргән ки, аның дәресләрен яхшы үзләштергән шәкертләр, «Галия»не тәмамлаганда, диннең ялган икәнлеген аңлап китә торган булганнар! Татарская учительская школаның да мөгаллимнәре Ш. Мәрҗани һәм Таип Яхиннарны алыйк. Ш. Мәрҗани һәр адымында диндарлыкны түгел, ә кешенең акылын беренче планга куйган. Ул шәкертләрдән «Шәригать ничек куша?» дип түгел, «Ә син үзең ничек уйлыйсың?» дип сорарга яраткан. Учительская школа Таип Яхиннан да уңмаган: дин мөгаллиме имтихан вакытында шәкертләренә «нәрсә белсәләр, шуны мыгырдарга» кушкан, һәм тәбарәк укырга тиешле шәкерт инспектор каршында ясин укып җибәргәндә, Таип карт «Һай, бәрәкалла, менә рәхмәт төшкере, әйбәт җавап бирәсең» дип, мыек астыннан көлеп утырган. Теге патша чиновнигы шәкертнең нәрсә сөйләгәнен барыбер аңламый бит! С. Кудашның мемуарында кызыклы гына саннар китерелә: «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган 1500 кешенең нибары 37 се мулла булып киткән. Ә авторның шул мәдрәсәдә укыган 100 сабакташы арасыннан 59 кеше коммунистлар партиясенә кергәннәр. Аларның зур күпчелеге социалистик төзелеш фронтларында намуслы хезмәт күрсәткәннәр. «Галия»дә укып чыгып, соңыннан галим, язучы, журналист булып киткән Урта Азия шәкертләренең дә саны 242 икән. Кыскасы, өлкән әдип яшь тарихчыларга йомгакның очын биргән, шул җеп буенча эчкә таба тарихка керү инде фән эшлеклеләренең алдагы, кичектергесез бурычы. Җае килгәндә шуны әйтеп үтик, Җамал Вәлиди 1923 елда болай дип язган иде: «Бездә хәзер һәркем әдәбият тарихы чыкканны көтә… Әмма… гыйлем тарихын һичбер искә төшергән кеше юк, аны язарга әзерләнгән, хәтта кирәксенгән кеше дә күренми. Безнең өчен үзебездәге гыйлем тарихының әһәмияте әдәбият тарихыныкыннан артык булмаса да, бер дә ким түгел… Хәтерләр саф чакта, ул иске дәверне яза башларга вакыт3. С. Кудашның истәлекләре – әнә шул зур эшнең башлангычы.
Әдипнең истәлекләре татар демократик әдәбияты һәм сәнгате вәкилләренә, төрки халыкларның мәгърифәтче акыл ияләренә тирән ихтирам белән сугарылган. Шагыйрь Акмулла, мәгърифәтче-язучы Ибрай Алтынсарин, Абай турындагы язмалар XIX йөз әдәбияты тарихы өчен искиткеч кыйммәтле материал булачак. Алдарак әйткәнебезчә, автор моңа кадәр әдәби язмаларда, тикшеренүләрдә тиешенчә урын тапмаган әдипләрне, аларның хезмәтләрен әйләнешкә кертә. Истәлекләрдә, мәсәлән, 1912 елдан Җ. Вәлиди тарафыннан чыгарылган «Татар әдәбиятының барышы» дигән әһәмиятле хезмәт телгә алына (ни өчендер унынчы еллар әдәбияты турында сөйләгәндә без бу хезмәтне файдаланмыйбыз), заманында татар матбугатында матур гына шигырьләр белән күренеп, ахырдан совет эшлеклесе, журналист булган Галә Ходаяровның шигыре дә монда үзенә урын тапкан.
Әлеге дә баягы теге үткән заман мирасын инкяр итү тенденциясе белән мавыгып, без моңа кадәр татар сәнгатенең беренче эшлеклеләре турында да җылы сүз әйтүдән бизә язган идек. Шундый тенденция революциягә кадәрге татар сәхнәсенең җырчыларына, музыкантларына карата мөнәсәбәттә дә сизелде. Хәлбуки бишенче ел революциясе белән илһамланган татар халкы үз җирлегендә демократик яшьләр арасыннан халык талантларын да мәйданга чыгарган иде. Унынчы елларда безнең сәхнәләребездә инде Фәттах Латыйпов, Мирфайза Бабаҗанов, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Солтан Рахманколый кебек җырчыларыбыз, Козлов кебек скрипачларыбыз бар иде. Ә Фатима Мохтарова дигән кыз, Эрмитаж бакчасында татар көйләрен җырлап бөтен Казан җәмәгатьчелеген таң калдыргач, мәшһүр Шаляпин белән бергә дебют ясаган иде! Сәйфи Кудаш бик урынлы рәвештә әнә шундый җырчыларның берсенә – Мирфайза Бабаҗановка туктала һәм бик дөрес эшли. Автор сүзләре белән әйткәндә, андый җырчылар, чыннан да, реакцион динчеләр җырның хәрәмлеге турында кычкырып торганда, демократик җыр һәм музыканың беренче пропагандистлары булганнар. Болар турында язарга, аларны искә алырга кирәк.
Мемуар әдәбият – иҗат эшенең үзенчәлекле тармагы. Ул автордан үзе яза торган чор вакыйгаларын фәнни аңлауны, чын мәгънәсендә намуслы булуын таләп итә. Шул ук вакытта мемуар әдәбият үз тормыш юлыңны гына язу дигән сүз түгел. Намуслы художник кулында мемуар әдәбиятның мөмкинлекләре бик зур: анда автор фәнни-тарихи дөреслек белән шул эпоханың бөтен картиналарын укучыларның күз алдына китереп бастыра ала. Бары тик шул шартларны үтәгәндә генә бу истәлекләр тарихи һәм әдәби яктан кыйммәткә ия булалар.
Авторның «җидегәнчелек» дигән уйдырма оешма турындагы язмалары әнә шул уңайдан бик әһәмиятле. Әйе, ялгышларны тәмләп сөйләр өчен, авыз чайкар өчен түгел, ә алардан гыйбрәтле сабак алыр өчен искә алырга кирәк… Әдәби тәнкыйтьтә аерата зур саклык таләп ителә, чөнки монда тәнкыйтьче иҗат кешесе, художник белән эш итә. Уйдырма «җидегәнчелек» заманында җиңел кулдан гына Ибраһимовлар, Кутуйлар, Кудашлар, Исәнбәтләр һ. б. яшьләргә ябыштырылып, әдәби тәнкыйть дөньясын шактый болгаткан иде. Шуңа күрә авторның бу турыдагы истәлекләре әдәбият тарихының безгә аз билгеле бер чорын яктырта.
«Яшьлек эзләре буйлап» дигән әсәрнең чыгуы татар, башкортлар өчен генә түгел, тугандаш казах халыклары өчен дә әһәмиятле вакыйга. Россия халыклары арасындагы, бигрәк тә татар-башкорт-казах халыклары арасындагы какшамас дуслык бу хезмәтнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузыла. «Мин барлык казах язучыларын да кардәш итеп тоям», – ди автор һәм бу дуслык сәхифәсендә казах халкының талантлы улы, шәхес культы корбаны булган Баембәт Мамлиннан башлап, үзенең һәр чыгышында татар халкына ихтирамын белдереп килгән аксакал Мохтар Ауэзов, «жарықтық» Сабит Моканов һ. б. язучыларны олы йөрәкле итеп, чын мәгънәсендә халык уллары итеп тасвирлый. Болардан тыш, язучы тирән җылылык, ихтирам белән революционер Амангильде тормышына кагылган мәгълүматлар, казах халкының этнографиясе, фольклоры буенча әһәмиятле фикерләр яза.
Истәлекләр арасында кызыклы гына биографияләр, иске тормышның котчыккыч трагедияләре һ. б. материаллар да шактый гына. Авторның авылдашы Мәгалим Сабаевның язмышы турында тетрәнеп укыйсың. Уйчан егет Мәгалим ничектер драма әсәрләренең герое булып күз алдына килә. Февраль һәм Октябрь революцияләре арасындагы катлаулы чорда үз кыйбласын таба алмый газапланган башкорт шагыйре Җамалетдин Юмаевның биографиясе шулай ук кызыклы. Әйе, бу чорда мондый юлны үтүче татар-башкорт зыялыларының саны аз булмады…
Тугандаш казах халкы совет власте елларында тоташтан грамоталы, культуралы, промышленностьлы, фәнле милләткә әверелде. Бүгенге казах әдәбияты – совет әдәбиятының авангардында баручы алдынгы отряд ул. Казакъ милли әдәбиятының формалашуына заманында татар демократик әдәбияты уңай йогынты ясаган. Татар әдәбиятының бу күркәм сыйфатын казахның барлык өлкә буын әдипләре әйтеп киләләр. Сәйфи Кудаш үзенең истәлекләрендә академик Сабит Моканов белән әнә шул турыда булган әңгәмәсен китерә. «Бу йогынты, – ди Сабит Моканов, – бөтен галәмгә билгеле бер нәрсә». Казахның өлкән галиме, каләм остасы тарафыннан әйтелгән бу сүзләр татар һәм казах халкы арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга хезмәт итәләр.
«Яшьлек эзләре буйлап» – киләчәктә әдәбият тарихы, мәгърифәт тарихын өйрәнергә тиешле галимнәргә бик зур мәгълүмат бирә. Монда күп кенә псевдонимнар ачыла, кайбер әһәмиятле кулъязмаларның кайларда сакланганы әйтелә, безнең буынга билгеле булмаган бик күп язучы-журналистлар белән таныштырыла. Троицкида чыккан «Айкап» журналы турындагы мәгълүматлар гына да ни тора!
Әлбәттә, китапның әһәмияте әдәбият тарихы белгечләре өчен генә түгел. Моны мемуар әдәбият кына дип исәпләү дә, бәлки, дөрес үк булмас. Язучының истәлекләре җиңел телдә, әдәби яктан оста эшләнгән хикәяләр җыентыгына бик нык охшый. Әдәбият белгечләре генә түгел, киң катлау укучылар массасы да моны бик шатланып каршы алды һәм яратып укыды.
СССР Фәннәр академиясе соңгы вакытта илебез халыкларының әдәбият тарихын киң планда тикшерү, өйрәнү эшен башлап җибәрде. Әдәбият галимнәре өчен хәзер бер нәрсә ачыклана бара: рус һәм совет әдәбиятларының Россиядәге һәм СССРдагы милли әдәбиятларга уңай йогынтысы булган кебек, милли әдәбиятларның үсеше дә рус һәм совет әдәбиятын баетуга китергән. Әдәбиятларның әнә шундый гомум уртак йогынтыларын өйрәнү фонында әдәбият тарихына кагылышлы бу әсәрнең әһәмияте тагын да күтәрелә төшә.
Сәйфи Кудашның бу әсәре – өлкән әдипнең тормыш юлыннан бер сукмак кына. Безгә бу әсәрне әле кулъязма хәлендә үк укып чыгарга туры килгән иде һәм, әйтергә кирәк, кабат укыганда кулъязманың кыскартылган урыннарын сизү кыен булмады. Сәйфи аганың татар әдипләре турындагы яңа истәлекләре, әлбәттә, киләчәктә дөнья күрерләр дип ышанырга кирәк. Үзенә хас энциклопедистлык белән бервакыт ул, мәсәлән, шагыйрь Дәрдемәнд биографиясенә караган яңа материаллар, Фатих Кәриминең безгә билгесез хатлары һәм аларның язмышы, әдәбиятка кагылышлы башка бик күп нәрсәләр турында сөйләгән иде. Әдәбият тарихы белән шөгыльләнүче галимнәребез өчен андый мәгълүматлар, шиксез, архив материаллары дәрәҗәсендә кыйммәтле булыр иде. Киң катлау укучылар өлкән әдиптән тагын да яңа хезмәтләр көтәләр.
Партиябезнең ХХ съезды тормыш, тарихыбызны марксистларча объектив яктырту өчен киң мөмкинлекләр ачты. Соңгы биш-алты ел эчендә өлкән әдипләребезнең истәлекләр белән чыгулары бер дә очраклы хәл түгел: бүгенге культура һәм әдәбиятыбыз ул – озак еллар буенча эзлекле рәвештә салынып килгән бер бина. Мемуарчылар әнә шул бинаның нигез ташларын салган язучылар, шагыйрьләр, акыл ияләре турында безгә сөйләп бирәләр икән, моңа «афәрин» дияргә генә туры килә.
Казан утлары. – 1966. – № 3
О проекте
О подписке