Читать книгу «Әсәрләр. 8 томда / Собрание сочинений. Том 8» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

«Исәнме, туганкай! Язуы бик кыен!»

(Язучы хезмәте турында уйланулар)

I

Егерменче елларда яшь совет язучыларын туплаган бер әдәби оешма әгъзаларының пароле әнә шулай булган. «Язуы бик кыен…» Бу берләшмәгә сугышны, тормыш баскычларын узып, дөньяның ачысын-төчесен татыган Вс. Иванов килеп керә. Һәм яза башлый, әсәрләре белән бер кат танышкач, М. Горький аңа хат аша болай ди: «Сез әгәр үзегез турында: «Мин, Вс. Иванов, фактларны, сүзләрне (соңгыларын бигрәк тә) бик артык кулланып язам. Бу минем дөньяны күп күрүемнән, тәэсирләргә бай булуымнан, ә алар минем ихтыярымнан башка кәгазьгә үрмәлиләр», – дип әйтсәгез, хакыйкать белән бер рәткә баскан булыр идегез. Алай язу бик җиңел ул, һәм җиңел булганга күрә дә алай язарга ярамый».

II

Язуы ник кыен? Чөнки талант кирәк. Ә талант кешедә йә бар, йә юк. Рәсүл Гамзатов шулай ди. Язучылык талантын еш кына матур җөмлә, матур сүз куллана белүдә дип уйлыйлар. Менә тема, менә конфликт… Менә чишелеш. Производствода яңалыкка комачау итүчене урыныннан алдылар, азып-тузып гаилә бозып йөргән ир яки хатын акылга утырды, ире ташлап киткән балалы хатынның зур көч куйган диссертациясен, ниһаять, расладылар, ул арада балалар да әтиле булды, һәм әсәр тәмам. Матур җөмлә белән шуларны язып чыксаң, әсәр язуның нәрсәсе бар? Өй салуның нәрсәсе бар – мүклисе дә чутлыйсы…

Әмма күпләр белеп бетермиләр: язучы тормышта бүген нәрсә бар яки электә нәрсә булган, шуларын гына язып утыра алмый, һәм алай булырга тиеш тә түгел. Теләсә нинди әсәр үткәнгә таянырга, бүгенгене сизәргә, киләчәккә юнәлергә тиеш. Кыены – әнә шул. Җөмлә төзергә әллә ни зур талант кирәк түгел, анысын аның графоман да булдыра, кыены – әнә тегесе. Язучыдан бит әле тормыш барышын бераз гына алданрак сиземләү, «прогноз» төзү сәләте дә таләп ителә. Анысы – кыен. Бу таләпне заманында Г. Ибраһимов куйган иде. Әдәби процесс моның шулай икәнен раслады. Дәрдемәнд Беренче бөтендөнья сугышын ул сугыш башланырга алты ел элек тойды. «Кайсы упкын тарта безне җан сорап…» дип иңрәде. Дөнья әдәбиятында фашизмга каршы юнәлтелгән беренче роман – Генрих Манның «Верноподданный» әсәре иң реакцион политик агым – фашизм рәсми төс алудан биш ел алда язылып бетте. Карл Чапекның «Саламандралар белән сугыш» әсәре дә гитлерчыларның нинди кабахәтлекләр эшләячәген алдан сизеп, алдан күреп тасвирлаган әсәр иде.

Н. Тихонов 1935 елда Польша, Австрия, Франция, Бельгия, Англиядә йөри. Германия өстенә инде фашист свастикасы иңгән, әмма Европа әлегә тыныч күк астында. Ләкин шагыйрь зур афәт якынайганын, катастрофаны гадәттән тыш сизгерлек белән тоя һәм бу турыда «Дустым шәүләсе» исемле шигырь яза…

1937 елда К. Симонов «Боз өсте сугышы» поэмасын язды. Һәм шагыйрь Европа туфрагын таптаячак фашист итеген алдан күрде:

 
Когда-нибудь, сойдясь с друзьями,
Мы вспомним через много лет,
Что в землю врезан был краями
Жестокий гусеничный след,
Что мял хлеба сапог солдата,
Что нам навстречу шла война,
Что к западу от нас когда-то
Была фашистская страна.
 

Муса Җәлил, халык, Ватан язмышы, бөтен бер халыкның икенче бер халык тарафыннан бетерелү мөмкинлеге турында уйланып, кырыгынчы елларда «Алтынчәч» әсәрен язды. «Алтынчәч»тә күтәрелгән масштаблы тарихи проблеманы озак та үтми язмыш көн тәртибенә куйды: ул көн кырык беренче елның егерме икенче июнь таңы иде.

Киләчәкне бераз гына алдан күрү. Поэтик сиземләү. Кыены – әнә шунысы…

III

Язылган әсәргә тиешле бәя бирү – тагын да кыенрак. «Тиешле» бәя турында сүз бара. Әдәбиятның иң зур дошманы – уртакул әсәрне белә торып мактау. Дөрес, тәнкыйтьнең бурычы яманны гына эзләү түгел. Тәнкыйть беренче чиратта, әлбәттә, язучы әсәрендәге идеянең алга таба үстерелүе формасында, әсәрнең матурлыкларын ачу юнәлешендә барырга тиеш. Әнә шуны тормышка мөнәсәбәтле формада гына алып барырга тиеш. Шуны ачу процессында, һичшиксез, кимчелекләр, югалтулар да күренәчәк. Тик тормышка мөнәсәбәтле генә бәя бирелсен. Уртакул әсәрне мактау әдәбиятның дошманы булса, әдәби процесстагы сыйфат үзгәрешләрен тоймау, иске аршын белән эш итү – тәнкыйтьнең дошманы. Безнең соңгы еллардагы тәнкыйтьтә бик дөрес әйтәләр: бүгенге татар әдәбиятының дәрәҗәсен үз кысаларыннан чыгып түгел, бәлки бөтен совет әдәбияты ирешкән дәрәҗә таләбеннән бәяләргә кирәк. Ә моның өчен язучының да, тәнкыйтьченең дә, редакторның да әдәби яңалыклардан бик нык хәбәрдар булуы, гомумәдәби процессны белүе, кыскасы, консерваторлык итмәве кирәк. Кайвакытта шулай да була әле: язучы үзенең әсәрендә нинди проблемалар күтәргән икәнлеге турында сөйләшәсе урынына тәнкыйтьче аны җөмлә төзергә, сүз кулланырга өйрәтә башлый. Язучы әлеге әсәрдә сәнгатьчә нинди югарылыкка ирешкәне турында сөйләшәсе урынына тәнкыйть бу әсәрнең жанры турында бәхәскә керә. Янәсе, бу роман тарихимы, түгелме? Янәсе, бу әсәр повестьмы, әллә романмы? Ул юнәлештә китсәң… М. Горький үзенең «Ана» әсәрен «повесть» дип атаган, без исә балачактан аны роман дип йөрибез, әсәрнең кыйммәте аңа карап кимеми. Гоголь «Үле җаннар» әсәрен «поэма» дип атаган, ә без аны роман итеп рәхәтләнеп укыйбыз. Пушкин «Евгений Онегин»ын «шигырь белән язылган роман» дип атаган, без исә аны гомер-гомергә поэма дип йөртәбез. Жанрлар билгеләмәсенә Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев, Толстой, Горькийлар бервакытта да ябышып ятмаганнар. А. Т. Твардовский жанр төшенчәсе тирәсендәге бәхәсне гомумән яратмый иде. Бу мәсьәләгә ул еш тукталды. «Толстой белән Тургенев, – дип язды ул, – яшь чакларында очрашып бер сөйләшкәндә мондый фикерне әйткәннәр: рус әдәбиятындагы иң күренекле әсәрләрнең берсе дә жанр билгеләмәсенә төп-төгәл туры килми». Алар Толстойның «Балачак» белән башланган трилогиясен, Тургеневның «Аучы язмалары»н, Гогольнең «Үле җаннар»ын, Лермонтовның «Безнең заман герое»н телгә алганнар.

«Мин үзем дә, – дип искә ала Александр Трифонович, – «Василий Тёркин»ны язганда жанрының төгәл булмавын сиздем, әмма озак баш ватып тормадым. Поэма була алмады бу, ярар, булмаса булмас, дидем. Әсәрнең баш өлеше юк – аны уйлап торырга минем вакытым юк; кульминациясе билгеләнмәгән, ахыры нәрсә булачагын белмим – әйдә, ярар дип уйладым, җанда нәрсә янса, шул турыда языйм, аннан күз күрер… Шуларга кул селтәгәч, мин иркенләбрәк язып киттем…»

Жанрлар арасындагы мөнәсәбәтләр, стиль яңалыклары соңгы вакытта тәнкыйтьчеләрнең игътибарын бик еш җәлеп итә. Хәзер әдәбиятта роман-сәяхәтнамә, роман-хроника, хикәяләрдән торган повесть, роман-пунктир… тагын әллә ниләр бар. Даниил Гранин әйткәнчә, әдәбиятта элеккеге ныгыган формаларның мутациясе бара, жанрларның күрше территорияләргә «бәреп керүе» күзгә ташлана. С. Крутилин («Липяги»), Р. Гамзатов («Минем Дагыстаным»), М. Кәрим («Озын-озак балачак»), Г. Бәширов («Туган ягым – яшел бишек»), М. Әмир («Без бәләкәй чакларда»), Ш. Маннур («Агымсуларга карап»), Ә. Баянов әсәрләре – әнә шул процессның бер мисалы. Боларга әле В. Конецкий, В. Катаев, В. Астафьев, А. Гыйләҗев, В. Солоухин иҗатларын китереп өстәргә мөмкин. Мондый төрлелек – заман күренеше, бу – файдалы яңалык. Безнең әдәби тәнкыйть бу яңалыкны сиземләүгә әле якынлашып кына килә, язучылар үзләре шуңа күрә бу мәсьәләдә оперативлык күрсәтеп, кисәтеп куялар. С. Крутилин «Липяги» әсәреннән бер хикәясен «Кое турында баллада» дип, В. Быков лирик-героик повестен «Альп балладасы», И. Юзеев «Сандугачлар килгән безгә» әсәрен «моңсу комедия» дип, В. Астафьев хәрби повестена һич тә көтмәгәнчә «заманча пастораль» дип куя. Ч. Айтматов та «Ак пароход»ына «Әкияттән соң» дип кисәтү бирә, Ә. Баянов бер әсәрен – «Тау повесте» дип, А. Гыйләҗев «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» дип кисәтеп, искәртеп куялар. Болар – традицион булмаган жанрлар яки шуңа тартымнар… Сюжет, композиция, жанр кысаларында стандарт була алмый. Һәм бу эзләнүләрне заман таләбеннән чыгып бәяләргә кирәктер.

IV

Вл. Маяковский язучылык хезмәтен корыч кою, алмаз кырлау белән бер куярга, каләмне штыкка тиңләргә чакырган иде. Штык – винтовкага матурлык өчен түгел, ә дошманга каршы көрәшер өчен, димәк, Ватаныңны, Ил-ананы, бала-чаганы бәла-казадан, дошманнан саклау өчен куела. Маяковский теләге буенча фикер йөртсәк, язучы хезмәте дә шулай кирәкле, Ил-Ватан өчен гаять әһәмиятле бер шөгыль икән.

Озынга киткән бу мәкаләдә әйтергә теләгән төп фикер дә шулай киңрәк, ахрысы: язучы заман рухын тоеп, ил-xалык язмышы белән яшәсә, заман таләпләренә үзенең әсәрләре белән җавап бирсә, язучы исеменең дәрәҗәсенә кызыгып кына язучы буласы килүдән түгел, ә яза алмый калмавы аркасында кулына каләм алса һәм аның әсәре китап киштәсеннән чират торып алып бетерелсә, китапханәләрдә аның китабы тузып, хезмәткәрләрнең укучылар арасында никадәр «тәрбия эше» алып баруына карамастан, почмаклары ашалып, төбе төшеп бетсә, әлеге әсәр белән бөтен бер буынга тәрбияви йогынты ясаса – шул язучының гына каләмен штыкка тиңләргә кирәктер. Ә әйбәт әсәр язуы бик кыен. Тихонов, Слонимский, Вс. Иванов, М. Зощенколар кергән оешмада зерәгә генә әлеге парольне уйлап тапмаганнардыр…

Социалистик Татарстан. – 1979. – 23 май

Язучы һәм тәнкыйтьче37

Әйтик, прозаик үзенең кулъязмасын өенә алып кайтты… «Эчке рецензиядән соң карап чык, төзәтеп бастыр, озак тотмыйча китереп бир», – диделәр аңа.

…Кешеләр хөкеменә тапшырганчы, язучы бу әсәренә берничә ел гомерен – көннәрен һәм төннәрен сарыф иткән иде. Ул инде үз әсәрендәге геройлар язмышы белән яшәгән, сулаган, әсәренә ияләнеп өлгергән иде. Инде менә беренче тапкыр аның әсәрен чит кеше укыган. Язучы, үз текстына, үз сюжетына инде ияләнгәнлектән, әсәренең җитешсез, йомшак якларын инде тоймый башлаган иде. Менә хәзер беренче булып укыган чит кеше аңа бу җитешсезлекләрен күрергә ярдәм итәчәк, рецензент хәзер бу әсәрне тудыручы соавторга әйләнәчәк. Рәхмәт аңа…

Әмма «рәхмәт»не язучы әле ашыгыбрак әйтте. Чөнки кулъязма читендәге беренче карандаш эзе үк аны сискәндерде. Кәгазь читләрендәге сүзләрнең бер төрлесе әдәби әсәрнең үзенә бөтенләй мөнәсәбәтсез, икенче төрлесе авторны сүгү, шәхесен рәнҗетү, өченче төрлесе, авторның тел үзенчәлекләрен бетереп, текстны тигезләүгә кайтып кала иде. Автор белән рецензент арасында беренче биттән үк менә мондый «яшерен сугыш» башланган булып чыкты. Автор текстында «Атларны төз лапас астында туардылар» дигән җөмлә бар икән. Рецензент: «Ха! Лапасның кәкресе дә була икән!» Автор: «Ат сбруеннан чыккан күн исе, дегет исе…» Рецензент: «Дирбия» кирәк! Ат дирбиясе!» Автор: «Аның янында утырган интеллигент кыяфәтле бер карт». Рецензент: «Укымышлы» дигән сүз бар!» Автор: «Мал-туарны камыл басуына чыгардылар». Рецензент: «Йа, тел! Камыл басуы буламыни?!» Автор бер урында фәлсәфәгә бирелгән иде. Кырыенда: «Автор үз-үзенә сокланып ята. Ычкынды. Автор боелыксыз38 икән…» Язучының гаҗәпләнүенә чик-чама юк иде. Әсәрнең кулъязмасын бик күп кеше укыган булса кирәк. Карандашлар төрле, почерклар төрле. Берсе авторны яратмый гына түгел, әсәрдә тасвирланган бүгенге колхоз тормышыннан үзенең бөтенләй бихәбәр икәнлеген күрсәтә, шулай да әсәргә бәя бирә! Ярый, телне һәм әсәрдә тасвир ителгән тормышны белмәсен ди, бәлки, ул сәнгать законнарын яхшы белә торгандыр, һәм монысы инде авторга, бәлки, чын-чынлап ярдәм күрсәтер. Ләкин монысы кулъязма кырыйларына менә нәрсәләр сызып барган: «Нәкъ авторның үзе икән бу!.. Автор моны үз тормышыннан алып яза икән!.. Фельетон бит бу!.. Бу образда автор …ны күздә тотамы?» һ. б., һ. б. Тискәре бер персонаж турында сүз барган урында рецензент болай дип тә язып куйган: «…хатыны була инде бу!», «Пүчтәк!», «Ха, ха! Мине көлдермәкче була, имеш!», «Ну и ну!», «Автор да тел беләм дип уйлый инде, ә!»

…Автор авыр сулап кулъязмасын читкә этеп куйды, күзләрен йомды. 1938 еллар тирәсендә «Чаян» журналында бер рәсем чыккан иде – автор ул вакытта әле бала гына иде, әмма менә хәзер шул рәсем аның күз алдына килде. Анда бер кибетнең жалоба кенәгәсенә теркәлгән дәгъвалар һәм сельпо председателенең боларга җаваплары язылган иде. Дәгъва: «Ни өчен кибеттә тоз юк?» Җавап: «Күзең чыкканмыни, бүген генә бер йөк алып кайтып аудардык бит». Дәгъва: «Ни өчен кибет вакытында ачылмый?» Җавап: «Ачылмый калганы юк бит әле, атаң башы кирәкмени тагын!»

Бер-береңә сәламәт мөнәсәбәт, профессиональ ихтирам, игътибар язучылар арасында норма булып кабул ителергә тиеш. Язучы, әгәр ул үз халкының вәкиле икән, һәр яңа әсәр, аның авторы белән кызыксынырга, аның уңышларына шатланырга, аңа ярдәм кулы сузарга әзер торырга тиеш. Рус язучыларында шул сыйфат көчле. Узган елда миңа бик күп рус язучылары белән аралашырга туры килде. «Сез нинди бәхетле, сезнең Абрамовыгыз бар», – дим. «Юк, безнең Абрамов кына түгел, Распутин да бар әле», – дип шатланып, горурланып әйтәләр. Бездә – шагыйрьләр арасында ничектер, прозаиклар арасында исә эш болайрак тора: яңа проза әсәре язган кеше бер-бер гаеп эшләгән сыман йөри, аның әсәреннән беренче чиратта гел кара якны гына эзлиләр, аңа ярдәм, киңәш бирәсе, җылы сүз әйтәсе урында яңа әсәр авторы белән коридорда келәт баскычында очрашкан мәчеләр кебек сыртны кабартып узалар. Иң әйбәте – бер кеше дә укымый торган сәнгать-әдәбият дөньясына ярты тиенлек тә яңалык, файда өстәми торган суррогат хикәя бастыру – аны укымыйлар да, тотып та карамыйлар, аның каруы җаның тыныч була. Алай да эшләп караган бар. […]

…Бераздан язучының әсәре дөньяга чыгарыр өчен эшкәртелә башлады. Аның текстындагы сүзләрне алыштырдылар, җөмлә ахырындагы «иде»ләрне сыздырттылар, «матур яңгырамый» диделәр. Фигыльләрне, исемнәрне үзгәрттерделәр. Дөп-дөрес, төп-төгәл җөмләләр ясалды, ул җөмләләр шома, укырга җиңел иде, һәм алар барысы да конвейердагы заготовкалар кебек бертөсле иде.

Автор үзе белән эш иткән рецензент, редакторлар кулына Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан килеп керсә, аларның теленнән нәрсә калыр иде икән дип уйланды. Ш. Камал телендәге үзенчәлекләрне бүгенге рецензент, редактор «таләпләре»ннән чыгып сыза, төзәтә башласаң, менә боларны беренче чиратта «шомартырга» кирәк булыр иде. «Үзеңме чәй ясыйсың?», «Ишекне чалт итеп кенә ябып куя», «Әткәй кем белән сөйли?», «Анда күрерсез, кая түгәләр» («Акчарлаклар» әсәреннән). Г. Тукай җөмлә конструкциясенең менә мондыен да кулланган:

 
Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та,
Бик нык суга гөнаһы юк бутылкага.
 
(«Суык»)

Ф. Әмирханда, мәсәлән, мондый җөмләләр бар: «Төн яктырак кына, шатырдаган суык төн иде. Бит урталары суыктан оялып кызаралар; аяк астындагы кар да, йөрүчеләр баскач, тапталып кимсетелүдән зарланып шыгырдый иде («Хәят»). Г. Ибраһимовның әсәрләренә генә күз салыйк. Ибраһимов – һәр җирдә үзе! Җөмлә – аның үзенеке. Менә бер биттән берничә җөмлә: «Имеш, корсагына кыйнадылар», «Шул талаштан бераз үткәч…», «Ике еллар вакыт бит инде» («Татар хатыны ниләр күрми», курсивлар барысы да безнеке. – М.М.).

Бүгенге рецензент, редактор менә боларның берсен дә уздырмый, авторны «сындырып», ул аларны төзәттерә һәм шуның белән Газизәнең Газизәлеген, Шәрәфи картның Шәрәфи картлыгын бетерә, ә җыеп кына әйткәндә, язучының тел-стиль үзенчәлеген бер кысага кертә һәм бер үк төрле чырайсыз, әмма төзек җөмләләр ясатып, «шома» әсәр яздырта.

«Нам нужны доподлинно новые слова, созданные революцией, и новаторство в литературной форме, и новые книги, рисующие величайшую из эпох в истории человечества. Но только тогда сумеем мы, писатели, создать такие произведения, которые будут стоять на одном уровне с эпохой… когда научимся и новые слова тащить в литературу, и книги писать… чтобы девяносто пять слов были отличными, а остальные пять – хорошими…»39.

Рецензент авторның яки геройның эчке дөньясына кагылышлы бөтен фикерләрне сызып бара: «Кайда вакыйга? Тагын сүз китте! Вакыйга бир!» –дип, кәгазь кырында дулый, авторны сүгә, мәсхәрәли ул. Хәлбуки Г. Ибраһимов үз геройларының рухи кичерешләрен бишәр-унар бит буенча яза, үзе катнаша, укучыга дәшә, әмма әлегә вакыйга бирми (мәсәлән, «Яшь йөрәкләр» романында), ә Г. Ибраһимов кадәр яза алу турында хыялланып йөрибез түгелме соң? Г. Ибраһимовның «Уты сүнгән җәһәннәм», «Мәрхүмнең дәфтәреннән», «Сөю-сәгадәт» хикәяләрендә нинди зур вакыйга бар? Ф. Әмирханның «Картайдым», Ш. Камалның «Көзге яңгыр астында», «Курай тавышы», «Шәкерт» хикәяләрендә нәрсә бар соң? Вакыйга түгел, кеше бар!

Стандарт – прозаның куркыныч дошманы. Техника, көнкүреш әйберләрендә уңай, файдалы булган стандарт әдәби әсәргә зарар гына сала. Рус язучыларының – бүгенге көндә иң зур бәхәс уята торган һәм иң яратылып укылган язучыларның – бер генә әсәре дә стандартка туры килми. Русларда гына түгел, башка халыкларда да. Р. Гамзатовның «Минем Дагыстаным», Ч. Айтматовның «Хуш, Гөлсары!», «Ак пароход»ы стандарт түгел. Бондарев өч романында өч төрле үлчәүдә, өч төрле ачкычта язды: «Тишина» – сугыштан кайткан яшь офицерның тышкы тормышта үзенә урын эзләве, җәмгыятьтәге гаделсезлек күренешләренә каршы яшьләрчә протесты, сугыштан соңгы тынлыкка колак салуы формасында иде. Бу тирән психологик, эчке бунт белән тулы герой иде. «Горячий снег»та автор окоп төбен, блиндаж тормышын, солдат рухын бирде. «Берег»та бөтенләй көтмәгәнчә чыкты. Болар берсе дә стандарт түгел иде. Чөнки Л. Н. Толстой әйткәнчә, «предметларны ничек күрергә тели шулай күргән кеше художник түгел. Ә ничек бар шулай күргән кеше генә художник». Бондарев әнә ничек бар шулай күрде. Ә без сугыш темасын прозада бирә алмадык. Бу зур теманы без югалттык. Х. Камалов бер роман язган иде, һәм ул Бондаревча, Быковча («Его батальон») иде, әмма безнең тәнкыйть шуны күтәреп алмады, чөнки ул безнең стандартка туры килми иде. Сугыш темасы хәзерге вакытта да иң актив тема. Белоруссиядә Адамович, Колесник, Брыль шулай исәплиләр һәм яшьләрне тәрбияләүдә әһәмиятле чара дип карыйлар. Хатынь. Рус әдәбиятында хәзер моның яңа алымы туды – чын документка таянып язу иллюзиясен тудыру (стиль под документ) – В. Богомолов. Бездә анысы да юк.

Совет әдәбиятында хәзер лирик проза туды.

Лирик прозаның стиле һәм тематикасы бик чуар. Бу юнәлештә дә доминантлар юк түгел. Бу – беренче чиратта авторның уйлануларын, укучы белән киңәш-табыш итүләрен, тәэсирләрен үзе тудырган геройлар аша бирү. Мондый стиль стихиясе Р. Гамзатовның «Минем Дагыстаным», В. Конецкийның «Морские сны» әсәрләре өчен хас булды. Ләкин шул ук нәрсә Ю. Бондаревта да, С. Крутилинда да, Ф. Абрамовта да күзәтелә.

Әмма лирик проза безнең татар әдәби тәнкыйтенә һәм прозаның бүгенге гадәт-таләбенә туры килми. Бик кызганыч, заманында Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г. Ибраһимовта бу бар иде. Әхсән Баянов, мәсәлән, татар әдәбиятында Әмирханнар, Камаллар, Ибраһимовлардан башланган лирик прозаны яңартты. Яхшымы бу, начармы, әдәби тәнкыйть моны ачып бирмәде, гомумән, прозаиклар да, тәнкыйтьчеләр дә бу мәсьәләне читләтеп узарга тырыштылар. Чөнки Ә. Баянов әсәрләре без күреп өйрәнгән стандартка туры килми, ә дөп-дөресе – безнең кулда ике аршын, үлчәп-үлчәп карыйбыз да буталабыз, сүз әйтергә белемебез җитми. Кызыклы гына художник әнә шулай читтә, обоймага кермичә кала.

Бүгенге рецензент-тәнкыйтьче, язучының иҗат үзенчәлеген бетереп, аңа шартлар куя: бер үк җөмләне кабатламаска, бер үк фикерне кабатламаска, ди. Г. Ибраһимовка мөрәҗәгать итик: «Яшь йөрәкләр»дә «Мәхдүм алынды!» дигән җөмлә ничә тапкыр кабатлана икән? Яки «Юк, булмый, өмит бетте» җөмләсе ничә тапкыр кабатлана? Бер урында Ибраһимов аны рәттән өч тапкыр (!) кабатлый. Ни өчен? Кирәк булганга. Бүгенге рецензент, белмим, бу урында Г. Ибраһимов кулъязмасына нинди сүзләр генә язып бетермәс иде икән.

Эчке рецензия, редактор белән автор эше – әдәби тәнкыйтьнең үзенчәлекле бер формасы ул. Монда һәр өч якның зур игътибары, бер-беренә ихтирамы, ахыр чиктә әдәбиятчының этикасы хәлиткеч роль уйный. Явызлык, авторга дошманлык беркайчан да әдәби тәнкыйть арсеналында мактаулы ысул булмады… В. И. Ленин, тәнкыйтьченең этикасына кагылып, кимчелекләрне тәнкыйть иткәндә чама белергә, гайбәткә чыгып китмәслек дәрәҗәдә чикне белергә һәм «сак булырга» киңәш биргән иде40