Читать книгу «Әсәрләр. 6 томда / Собрание сочинений. Том 6» онлайн полностью📖 — Мухаммета Магдеева — MyBook.
image

Менә шулай 23 нче февраль көнен билгеләмәкче булганнар Әнәс Камал, Абдулла Әхмәт, Гамир Насрый. Йөргәннәр, йөргәннәр болар шәһәр буйлап – юк. Йөри торгач, боларның башында бер план туган. Директоры татар булган берәр гастрономга керергә, язучы икәнеңне әйтергә. Тыңламый калмас. Нибары бер ярты кирәк бит, нибары.

Татар директор кайда, кайсы магазинда була? Әлбәттә инде, коопторг системасында. Барып керәләр болар Кольцодагы Татсоюз кибетенә һәм ялгышмыйлар. Директор – татар егете.

Абдулла Әхмәт сүз башлый:

– Энем, без – язучылар, – ди ул. – Мин – солдат кеше, бүген бәйрәм итәсе килә. Бер шешә табып бирә алмассызмы?

Тегесе карыша, җыерыла. Юк, димәкче була. Әмма Абдулла агай бирешми:

– Энем, драматург Камалны беләсеңме?

– Беләм, – ди директор, – театрга йөрибез бит.

– Белсәң, менә синең алдыңда шул басып тора.

Әнәс Камал, бер күзен бөтенләй эчкә кертеп бетереп, гөлдерәп бер көлеп ала.

– Ә менә бусы – Насрый абыең булыр, – ди Абдулла агай, Гамирга күрсәтеп. Аны да беләсеңдер?

– Беләм, мәктәптә укыганда, гел сөйлиләр иде, – ди инде йомшаган директор һәм шкафыннан бер шешәне алып та бирә. Тегеләр акча түләп, рәхмәт әйтеп чыгып китәләр. Әмма директорның күңеленә шөбһә төшә. Болар моны алдамадылармы? Һәм ул туп-туры обкомның бер бүлегенә чылтырата:

– Менә әле генә Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри кереп, бер ярты сорадылар, алар һаман да яшиләрмени әле?

Обкомнан – Союз рәисе Шамовка:

– Бу нинди безобразие, анда сезнең Галиәсгар Камал белән Каюм Насыйри аракы эзләп йөриләр икән…

Афзал ага белеп ала: Абдулла Әхмәт оештырган эш бу, белә ул аны, Япониягә каршы сугышта Абдулла Әхмәт белән бергә йөргәннәр алар, шул шаянның эше бу…

Гомумән, бераз шуклыгы булмаса, кеше әсәр иҗат итә аламыни?

(Бу – бик популяр бер мәзәк. Моны миңа кадәр инде кемнәрдер язды. Мине плагиатта гаепли күрмәсеннәр. Әдәбиятта иң сөймәгәнем – сюжет урлау. Иң беренче булып бу турыда язган автордан алдан ук гафу үтенәм. Бу серия әлеге мәзәкне үзе сорап тора. – М.М.)

Мин моны үземдә укып чыгып язучы булып киткән егетләрдә дә күзәттем. Арада миңа иң ошаганнары Азат Ганиев белән Фәрит Гыйльми иде. (Азат, бичара, тормыш мәшәкатьләренә чумып, әдәбияттан китте, югыйсә бик өметле прозаик иде.) Шулай да башта Фәрит турында сөйлим әле.

Фәрит – таза битле, таза муенлы, киң җилкәле егет – «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталарында кечкенә-кечкенә хикәяләр бастыргалый иде. Хәтерләмим инде: аның диплом эшенә мин әллә җитәкче булдым, әллә оппонент. Һәрхәлдә, эше кызыклы гына иде, «дүрт»леме, «биш»леме куйдылар. Мин аны котладым да кайтып киттем.

Өйдәгеләр барысы да дачада иде, кичке якта мин дә шунда китәсе, кайтышлый, ашханәгә кереп ашап чыктым. Өйгә кайтып, чишенеп, ял итәргә дип яткан идем – ишектә кыңгырау. Ачам – Фәрит. Кулында портфель. «Ысып-ысып» килә, нәрсәдер әйтмәкче була, тартына.

– Син, дим, бүген бик сак йөр, бик зур шатлыклы көнең, транспорт-фәлән астына керә күрмә.

Ул тагын бераз ысылдап алды да әйтте:

– Җиденче троллейбус белән бәрелештек инде, – ди.

– Ничек? – мин курка калдым.

– Шулай, диплом яклаганнан соң, Красная Позициягә кайтып барам. Уйланып кына, юлны аркылы чыга идем, яңакка нәрсә беләндер китереп сыладылар. Карасам – җиденче троллейбус.

– Имгәнмәдеңме? – дим.

– Юк, – ди Фәрит, «ысы-пысы» килеп. – Но, троллейбусның алгы ягы бераз яньчелде бугай, водитель, чыгып, мине эт итеп сүкте…

Моны Фәрит чын күңелдән сөйли иде. Мин дә ышанып тыңладым. Булыр, булыр, Фәритнең бит муен бик таза, аңа бәрелсә, троллейбус кына түгел, МАЗың, КРАЗың да имгәнер сыман. Ул вакытта КамАЗлар юк иде әле.

Фәрит, нефть якларына китеп, шундагы бер идарәгә мәсьәлә хәл итүче бер эшкә урнашкан. Еллар узгач очрашабыз, сөйләшәбез.

– Косыгин янында булырга туры килде, – ди Фәрит бик җитди генә. Аның «Косыгин» дигәндәге «с» авазын бирү өчен, немец грамматикасының сәләте кирәк. Немецларда «ч» авазын, аптырагач, дүрт хәреф белән бирәләр: tscһ. Фәритнең «с» авазын биреп бетерерлек хәрефләр татарда юк.

– Косыгинда булдым. Ул бит инде Министрлар Советы председателе. Алексей Николаевич, дидем, мин Әлмәттән, нефть башкаласыннан. Шундый-шундый эшләр белән килдем. Сөйләп бирдем. Бер ярты сәгатьләр чамасы утырганбыздыр. Ярый, хушлашып чыгып китим дигәндә генә, саф татарча әйтә куйды бу миңа:

– Әйдәле, Фәрит, аз гына үзебезчә дә сөйләшеп алыйк әле.

Мин тынып калдым. Алексей Николаич – татар?

Сорашты бу:

– Синең, – ди, – Мәскәүдә булганың бармы?

– Юк, – мин әйтәм, – юк, иптәш Косыгин, юк, иптәш Алексей Николаевич…

Ул шунда өстәл тартмасын тартып ачты да миңа акча алып бирде: нәкъ йөз сиксән сум (бу фразадагы өч «с» авазын Фәрит шундый юешләп әйтә, моны бернинди немец грамматикасы бирә алмый, моны бирү өчен, дүрт хәреф – кая ул – моңа ун-унике хәреф кирәк).

Алдым мин теге акчаны, рәхмәт әйтеп, кесәгә салдым. Косыгин әйтә:

– Син, – ди, – Мәскәүдә беренче тапкыр икәнсең. Карап йөр. Кызыл мәйданны күр, Фәрит. Аннан Третьяковкага кереп чык. Мәскәү – бик матур шәһәр ул, Фәрит.

Менә шулай, Алексей Николаевич, торып, кулын бирде. Ишеккә хәтле озата килде.

– Ярый, Фәрит, бигайбә, Мәскәүгә килгәндә кергәләп йөр, – диде.

…Моны тыңлавы күңелле, моңа ышанасы килә, хыялый матур әкият булганга күрә ышанасы килә. Ләкин мәсьәләнең бер ягы бар: чит илләр өчен бер дә гаҗәп түгел бит бу. Без генә бит шундый системада тәрбияләнгән: аз гына, бәләкәй генә дәрәҗәсе булган түрә янына син керә алмыйсың. Атналар буе йөрисең.

– Үзендәме? – дип, дер калтырап сорыйсың.

– Үзендә, – ди таш йөзле секретарь кыз. – Нинди мәсьәлә буенча?

Шуның белән сине үтерә.

Ә менә мин 1954 елгы бер тарихны беләм. Җаваплы эштә эшләгән бер иптәшне райком бюросы партия сафларыннан чыгара. Теге иптәш үзен гаепле санамый, моны бары тик райкомның беренче секретаре белән ике арада дошманлык туу аркасында үч алу акты буларак килеп чыккан эш дип исәпли. Һәм, гаделлек эзләп, Мәскәүгә китә. Сугыш узган кеше бит, үҗәтлек зур, нәкъ бер ай буе Георгий Максимилианович Маленковка керергә чират көтеп йөри. Ә теге – Сталин урынына калган кеше. Керә бу, сөйләп бирә. Үзенең гаепсез икәнлеген, фронтта кан коюын, фронтовик буларак, сугышка бармыйча тылда үзеннән патша ясаган райком секретарен шушы сыйфаты өчен тәнкыйть иткәнгә, тегенең үчегүен сөйли.

– Утыр, дип әйтү юк, ишек катында басып торам. Түрдә тубал кадәр баш, кительле калын күкрәк, түбән караган да нәрсәдер сызгалап утыра. Ун минутлар сөйләдем. Нәкъ бер сүз әйтте: «Идите…» Әһә, булды, хәл ителде, мин әйтәм. Кош тоткандай кайтып киттем үземнең Шәмәрдәнемә. Көтәм. Бер ай, ике ай. Һәм менә инде ничә ел. Партиягә кире алмадылар. Ул арада Маленков та очты. Менә, энекәш, миннән сиңа васыять: теләсәң кем белән конфликтка кер, әмма райком, обком секретарьлары белән конфликтка кермә. Изәчәкләр, бетерәчәкләр.

Йә, әйдәгез, күңелсез теманы ташлыйк әле, Фәрит янында күңеллерәк шулай да. Күпмедер еллар узгач, тагын очрашабыз. Сөйли:

– Бер елны хәрби сборга алдылар. Запастагы лейтенантлар бит инде без барыбыз да. Җибәрделәр Оренбург янындагы Тоцк лагерьларына. Армиядә зур үзгәрешләр: әллә ниткән «прапорщик», «өлкән прапорщик» исемнәрен керткәннәр, званиеләрен дә, погоннарын да аерып бетермәссең.

Менә беркөнне, ике солдат биреп, мине патрульгә чыгардылар. Йөрибез гарнизон буйлап, тәмәке тартабыз. Җәйге кич. Гарнизонда болай тәртип үзе, тынычлык. Бер почмакта сыра саталар. Шул тирәне күзәтәбез. Самоволкага чыккан солдат юкмы? Безнең төп максат – шуларны тоту. Юк, әлегә очрамый. Әмма сыраханә янында бер өем хәрбиләр ыгы-зыгы килә: нидер бар, нәрсәдер булган. Без шунда элдердек… Менә әйтеп ышанмассың, бервакыт… Сугыш. Чын мәгънәсендә сугыш, ике хәрби бәргәләшә. Фуражкалары тәгәрәгән. Якынрак килеп аерып алыйк дисәк… Йөрәгем туктап калды. Сугыш чукмарлары – ике генерал. Берсенең авызы каный. Берәү дә араламый. Генерал булгач, якын килергә куркалар инде. Мин дә уставны белмим түгел, беләм: андый очракта безгә катнашу тыела. Безнең бурыч – шундук комендантка хәбәр итү. Һәм мин шул мизгелдә үк телефоннан хәбәр дә иттем:

– Иптәш майор, сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша.

Комендант тынып торды. Трубка кытырдады. Бераздан:

– Кабатлагыз әле, – диде майор.

– Иптәш майор! Өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов докладывать итә: сыра сата торган җирдә ике генерал сугыша, берсенең авызы каный, – дидем. Майор әйтә:

– Сез катышмагыз, хәзер үзебез килеп җитәбез.

Без бер читкәрәк китеп тәмәке кабыздык. Тегеләр һаман ыгы-зыгы килә иде әле. Өч минут үттеме икән, территориягә, үкереп, уазик килеп керде, туп-туры сыра сата торган почмакка юнәлде. Кырт туктады машина. Карыйм – эченнән өч офицер сикереп коелды: берсе – майор (комендант шулдыр инде), икенчесе – подполковник, өченчесе – яшь, таза – капитан. Сикереп тә төштеләр болар, йөгереп килеп, теге ике генералны, каерып алып, машина эченә тыгып та куйдылар. Капитан белән подполковник кереп тә утырдылар, машина үкереп борылды да территориядән чыгып та китте. Күрәм: комендант күзләре белән кемнедер эзли. Сизәм: мине. Менә ул карашы белән мине тотып та алды. Мин, солдатларымны ияртеп, тиз-тиз аның каршына киттем, оперативлык өчен рәхмәт ишетәсем килә бит инде. Хәрби кешегә ул бер рәхмәт, ай-яй, кыйммәт – үзегез беләсез.

Килеп бастым каршына, честь бирдем.

– Иптәш майор, өлкән патруль лейтенант Гыйльметдинов, – дидем.

Майор карчыга күзләре белән мине аркылыга-буйга бер тапкыр үлчәп алды да (ә комендант итеп бары тик шундый кешене генә куялар, күзе белән кешене үтәли тишәрлекне генә) минем солдатларга карап әйтә:

– Барыгыз әле, тәмәке тарта торыгыз.

– Ясно, есть, – дип, малайларым китеп барды.

Майор, карчыга күзләре белән мине тагын бер кат бораулап, бер читкәрәк алып китте. Як-якта кеше югын чамалап алгач, миңа иелебрәк, чын йөрәгеннән рәнҗеп, болай диде (дусларча):

– Ты! … майть! Идиот! Прапорщикны генералдан аера алмаган офицер белән безнең армия кая барсын!

Ул тагын бер мәртәбә хәрбиләрчә шәп итеп сүгенде дә китеп барды. Минем ни гаебем бар, генерал погоны белән прапорщик погонын бертөсле итеп чыгаргач? Ну инде, шунысы бар: безнең филолог галимнәр гел фәлән язучының, фәлән шагыйрьнең теле дип диссертация яклыйлар. Менә алар хәрбиләр теле турында берәр диссертация язып карасыннар иде. Вәт, күпме байлык әрәм ята!..

Фәрит турындагы хикәят шуның белән тәмам. Хәер, берсе калган икән. Имеш, 1985 елның җәендә, ирләр өчен афәт иңгән җәйдә, Фәрит Казанга килгән, кунакханәдә төнгә кадәр дуслары белән утырган. Андый чакта иң зур кайгы бер генә була: бетә. Әйе, бетә… Имеш, шунда Фәрит республиканың икенче дәрәҗәдәге кешесенең өенә телефоннан чылтыраткан. Имеш, алар ничектер таныш…

– Карале, – дигән ул, ысып-ысып килеп, – карале. Ни бит… безнең бетте бит. Бетте… Нишлибез?

Имеш, теге абзый әйткән:

– Юк инде, Фәрит, хәзер соң бит инде. Мин берни дә эшли алмыйм.

– Ну, ярар алайса, – дигән Фәрит, – әле мин сине сынап кына карамакчы идем…

Шундый матур әкият йөри.

Мин ихтирам иткән, сокланган Фәрит Гыйльми 1993 елның 14 октябрь көнендә бу фани дөньядан китеп барды, «дарелфәнадан дәрелбәкага рихләт әйләде», ягъни бетә торган йорттан мәңгелек йортка күчте.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! (Без – Алланыкы вә шуның хозурына барачакбыз!)

1994 ел
1
...
...
12